Latin

Татар Әдәбияты Тарихы - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3684
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1716
20.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
32.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
40.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
(1920-1930 еллар)
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Хәзерге татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы

Методик кулланма

Казан-2010

Төзүче: филология фәннәре кандидаты, өлкән укытучы Р.Р.Сабиров

Фәнни мөхәррире: филология фәннәре докторы, профессор Т.Н.Галиуллин

Бәяләүче: филология фәннәре кандидаты, доцент Н.М.Йосыпова

Татар әдәбияты тарихы (1920-1930 еллар): «Филолог» белгечлеге буенча белем алучы студентлар өчен методик кулланма / Төз. Р.Р.Сабиров. – 2нче басма, үзгәрешләр белән. - Казан: 2010. – 74 б.

Аңлатма сүзе

Татар сүз сәнгате тарихында ХХ йөзнең 20-30 еллар әдәбияты үзенә бер мөһим урын алып тора. Бу чорда татар әдәбиятының эчтәлеге яңара, язучыларның күпчелеге идеология таләпләренә буйсынып иҗат итә башларга мәҗбүр була. Шул ук вакытта әдипләр гасыр башы сүз сәнгате традицияләрен дәвам итеп, яшертен-астыртын булса да хакыйкатьне белдерү чарасын эзли. Чоры катлаулы булган кебек, бу еллар әдәбияты шактый катмарлы һәм каршылыклы. Сүз сәнгате кешене, аның яшәешен, иҗтимагый тормыштагы урынын тасвирлауның яңа принципларын, алымнарын үзләштерә башлый, язучылар, шагыйрьләр үзгә агым-юнәлешләр, стиль-форма төрлелеге белән мавыгып ала. Утызынчы еллардан исә әдәбиятта социалистик реализм методын үзләштереп, шуңа буйсынып иҗат итү башлана. Тоталитар режим шартларында күренекле әдипләребез репрессия корбанына әверелә, күбесенең исеме Сталин үлгәннән соң гына халкына кире кайта.

Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында 1920-30 еллар татар әдәбиятына укыту төп курсларның берсен тәшкил итә. Әлеге курсны төгәлләгән студентлар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- әдәби процессның барышын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын язучы иҗаты, әсәрнең иҗтимагый-фәлсәфи һәм әдәби фикер белән бәйләнешен аңларга;

- әдәби процесс, әдәби төр һәм жанр, әсәргә анализ ясау юллары, иҗат юнәлешләре, төрләре, агымнары турындагы теоретик мәгълүматны үзләштерергә;

- әсәргә мөстәкыйль анализ ясарга, әдип иҗатына, әдәби барышка бәя бирә белергә.

1920-30 еллар татар әдәбияты тарихы буенча төзелгән кулланма сүз сәнгатен шул дәвернең әдәби-фәлсәфи фикере, иҗтимагый вәзгыяте белән бәйләнештә бербөтен процесс буларак өйрәнүне күздә тота. Әдәби барыштагы төп тарихи чорларны, аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын, әдипләр иҗатын, әдәби әсәр, иҗади юнәлеш, агымнар белән бәйле нәзари проблемаларны өйрәнә. Төзелеш ягыннан ул күзәтү характерындагы һәм монографик пландагы темаларга бүленде. 1920-30 еллар татар әдәбиятын өйрәнүне, аның эчтәлеге белән танышуны тирәнәйтү һәм тулыландыру максатыннан, мәҗбүри һәм мөстәкыйль уку өчен әдәби текстлар, өстәмә фәнни-тәнкыйди, нәзари хезмәтләр исемлеге тәкъдим ителде. Кулланманың икенче өлешендә студентларның белемен тикшерү өчен кирәкле якынча зачет-имтихан һәм тест сораулыклары бирелде.

Кереш

1920-30 еллар татар әдәбияты тарихы курсының предметы, максат-бурычлары. Башка фәннәр, аеруча тарих белән бәйләнеше. Татар әдәбиятының үткән дәверләренә күзәтү, чорлар арасындагы бәйләнеш, традиция һәм новаторлык. 1920-30 еллар сүз сәнгате – хронологик чикләре бик кыска булуга карамастан, әдәбият тарихында тирән эз калдырган үсеш дәвере.

Илдәге тарихи вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси хәл. Февраль революциясе, аның милли-азатлык хәрәкәте көчәюенә китерүе. 1917 елгы Октябрь инкыйлабы, сәяси үзгәрешләр. Илдәшләр сугышы, ил һәм халык тормышына китергән фаҗигасе. Марксизм-ленинизм тәгълиматының бердәнбер идеологиягә әверелүе. Әдәбият-сәнгать алдында куелган яңа бурычлар.

Инкыйлаб һәм татар әдәбияты. Иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр белән нисбәттә 1920-30 еллар татар әдәбиятын шартлы рәвештә чорларга бүлү. 1917-1921 еллар – гражданнар сугышы, төп тема – көрәш; 1922-1929 еллар – илнең аякка басу чоры, яңа шартларда үзгә тема, проблема, стиль эзләү; 1930-1937 еллар – соцреализм иҗат методы игълан ителүгә бәйле үзгәрешләр чоры; 1937-1941 еллар – репрессияләр чоры, әдипләрнең кулга алынуы, сугыш куркынычы көчәю.

Татар әдәбиятында барган әдәби-эстетик, рухи эзләнүләр, тәҗрибәләр, әдәби ачышлар ясарга омтылу, социалистик реализмның әдәбиятка ясаган тәэсире. Модернистик агымнар һәм аларга татар әдәбиятының, тәнкыйтенең мөнәсәбәте.

Әдәбият өлкәсендә идеология хакимлеге һәм партия сәясәте. «Татар әдәбияты» төшенчәсенең «пролетар әдәбият», «татар совет әдәбияты» атамаларына алмашынуы. Цензура һәм репрессияләр. Совет хакимияте алып барган сәясәт, иҗади ирекне кысу белән килешмәү сәбәпле илдән куылган яки үзләре киткән әдипләр язмышы.

1920 елларда әдәби төркемнәр барлыкка килү, РАПП һәм ТАПП оешу. «Җидегәнчелек», «солтангалиевчелек» кебек советка каршы хәрәкәтләрнең уйлап чыгарылуы һәм нәтиҗәләре.

1920-30 елларда әдәби тәнкыйть. Бу өлкәдә Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбайский, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм башкаларның эшчәнлеге. Әдәбиятта «буржуаз тенденцияләр» белән көрәш, вульгар социологизм тәнкыйте.

Чор әдәбиятының өйрәнелү тарихы, этаплары, һәр дәвернең үз табышлары һәм кимчелекләре, теге яки бу күренешне бәяләүдә берьяклы караш, аларның заман сәясәтенә бәйле булуы. Бу юнәлештә үзгәртеп корудан соң барлыкка килгән яңа карашлар һәм хезмәтләр. Чор әдәбиятын өйрәнүнең бүгенге торышы.

Гражданнар сугышы чоры әдәбияты

(1917-1921)

1917 ел инкыйлабына һәм гражданнар сугышына объектив бәя. Язучыларның Октябрь инкыйлабына каршылыклы мөнәсәбәте: берәүләрнең үзгәрешләрне берсүзсез яклавы; идеологиягә хезмәткә күчүе; икенчеләренең урталыкта бәргәләнүе, асыл хакыйкатьне таба алмавы; калганнарның, яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, әдәбияттан читләшүе яки мөһаҗирлеккә китүе.

Инкыйлабтан соң татар әдәбиятының идеологиягә буйсындырылуы. Поэзия һәм драматургиянең беренче планга чыгуы, сәбәпләре. Совет хакимиятенең беренче чоры әсәрләрендә, бигрәк тә, шигърияттә инкыйлаб идеяләрен гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү, сыйнфый көрәшне идеаллаштыру. Сыйнфый көрәш идеясендә вату-җимерү, көч куллану, үч алу, көчләп тигезләү, тартып алу кебек мотивларның яңгыравы.

Гражданнар сугышы елларында поэзия. Шигъриятнең яңа эчтәлек алуы. Аның гамәли әһәмияте арту сәбәпле, яшәү мәйданы киңәюе (газета-журналлар, театрлар, концерт заллары, мәйданнар митинглар һ.б.). Революцион чынбарлыкны күтәренке хис-тойгы аша җырлау, лириканың эмоциональ яңгырашында оптимистик, шатлыклы аһәңнәрнең өстенлек алуы. Революцион аскетлык. Поэзиядә яңа тормышны хуплау бәрабәренә көрәшнең җиңү тантанасын күрсәтү өчен абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Таң, көн, яз, кояш, көрәш, киләчәк символларының үзәккә куелуы. Кичәге белән бүгенгене, искелек белән яңалыкны гәүдәләндерүдә антитеза алымының актив кулланылуы. Эчтәлек алгы нәүбәткә чыгу нәтиҗәсендә әсәрләрнең сәнгатьчә йомшаклыгы.

Жанрлар системасы: публицистик-агитацион, сатирик-комик шигырьләрнең тернәкләнүе. Электән үзәк мотивларның берсе булган мәхәббәт шигъриятенә, идиллик поэзиягә үсү мөмкинлекләре чикләнү, сәбәпләре.

Төрле буын шагыйрьләрнең яңа сәясәткә һәм революцион үзгәртеп-коруга, көрәшкә каршылыклы мөнәсәбәте. Иҗатларын Тукай чорында башлаган өлкән әдипләрнең катлаулы хәлдә калуы, иҗат куәсләренең сүлпәнәюе. Алтын базлар хуҗасы Дәрдемәнднең (1859-1921) инкыйлабны ихластан кабул итә алмавы, 1917 ел борылышын «шайтан төкереге» белән чагыштыруы, үзен үткән гасыр кешесе итеп тасвирлауы («Куанды ил...»).

Н.Думавиның (1883-1933) үз тормышына, ХХ йөз башында милли хәрәкәттә катнашкан татар зыялыларының күбесе өчен уртак язмышына бәя бирүче «Тәрҗемәи хәл урынында» язмасы.

Романтик рухлы С.Рәмиевның (1880-1926) инкыйлабны хуплап каршы алуы, аңа зур өметләр баглавы. Көрәштә узган язмышына һәм иҗатына гомуми бәя буларак яңгыраган «Сүзем һәм үзем» шигыре. Яңа тормышка җайлашып язылган «Азатлык мессиясе», «Саботаж», «Иблис тә дерелдәде» кебек әсәрләренең сәнгати яктан йомшаклыгы, ясалмалылыгы.

С.Сүнчәләйнең (1880-1941) 1919 елда большевиклар партиясе сафларына керүе. Яңа сәясәткә ышанычын белдергән «Ихтилал шигырьләре» (1918) һәм «Революцион шигырьләр» (1920) исемле җыентыклары. «Интернационал»ны тәрҗемә итүе. Соңрак, хаксызлыктан күңеле сынып, иҗат дәрте сүнүе, ахыр чиктә, үзе данлаган сәясәтнең корбанына әверелүе.

Ш.Бабич (1895-1919) иҗаты һәм шәхси фаҗигасе. Шигърияте өчен үзенчәлекле «югалткан кояшын» эзләү, тормыштагы яктылыкка сусау, дөрес юл таба алмыйча өзгәләнү мотивлары. Революцион үсеш-үзгәрешкә татар кешесенең мөнәсәбәтен күрсәткән «Шәмсия кисәге», «Хөррият бүләге» шигырьләре. Мәсәлләр язу осталыгы. Милләт язмышын шартлы-символик формада чагылдырган «Утрау» мәсәле. Татар һәм башкорт милләтләре хакында сүз алып барган бүген дә заманча яңгыраган «Ике аккош» мәсәле. Сугышларга тискәре мөнәсәбәт, кан-коешның барлык фаҗигасен үзенчәлекле образлар белән ачып биргән «Сугыш шәүләләре», «Сугыш» шигырьләре.

М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш, Ә.Сәгыйдиләр шигъриятендә якты киләчәккә ышану, кан коюга, көрәшкә чакыру идеясенең беренче планга чыгуы. М.Гафуриның «Кызыл байрак», «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз» шигырьләрендә шатлык, көрәшче каһарман белән горурлану һәм дошманнан үч алу хисләренең гәүдәләнүе. Мәхәббәт хисен сурәтләүгә багышланган «Мин», «Барчасыннан син матур», «Яңа танышым», «Көлде», «Бүләк», «Сулган чәчәк» һ.б. шигырьләрендә романтик уйланулар, традицион алымнарга яңа эчтәлек салу.

Ф.Бурнашның гражданнар сугышы елларында яңа хакимият яклы газета-журналлар оештыруы, революцион эшләр башкаруы. Иҗатына хас романтизм. «Чәчәктән һәйкәл», «Ак каен», «Әҗәл» поэмаларына салынган яңа эчтәлек, инкыйлаби идеяләрне чагылдырган шартлы сурәтлелек, символлар. Революцион юлга басса да, иҗатында дини мотивларның дәвам иттерелүе.

ХХ гасыр башы әдәбияты һәм 1917 елгы инкыйлабтан соңгы сүз сәнгате арасында уртаклыклар һәм аерма, сәнгатьле фикерләүдә үзгәрешләр.

Гражданнар сугышы чорында драматургия. Драма әсәрләренә ихтыяҗ үсүнең сәбәпләре. Тарихи-революцион һәм героик драмаларның алга чыгуы. Конфликт һәм образлар бирелешендә бертөрлелек, сюжет корылышында схемачалык.

Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр» (1920) пьесасында инкыйлаб нәтиҗәсендә туган яңа кеше образларының бирелеше, аларга хас сыйфатлар. Драмадагы төп һәм ярдәмче конфликтлар. Шәфкатьлелек хисенең нәфрәт, үч алу хисеннән өстен чыгуы. Гражданнар сугышына әхлак кагыйдәләреннән чыгып бәя бирергә омтылу, Шәйбәк картның киная белән әйтелгән сүзләренең мәгънәсе.

Ш.Усмановның «Канлы көннәрдә» (1919) драмасында кешенең рухи үсеше проблемаларын революцион вакыйгалар яссылыгында тасвирлау. Драма конфликтында идеяләр бәрелеше. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешендәге җитешсезлекләр. Большевиклар идеологиясен шәфкатьлелек, миһербанлык, туганлык эчтәлеге белән баету.

Мәхәббәт темасына багышланган драма әсәрләрендә элеккеге традицияләрнең дәвам иттерелүе. М.Фәйзинең «Урал суы буенда» (1917), «Асылъяр» (1918-20) романтик мелодрамаларында илаһи мәхәббәт матурлыгын сугыш дәһшәтенә каршы кую. «Ак калфак» (1922) драмасындагы мәхәббәт тарихының куе романтик буяуларга төренүе. Конфликт чишелешендә үзгәреш. Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» (1917) трагедиясендә Таһир образына салынган яңа эчтәлек.

Комедия жанрының активлашуы, иске тормышны сатира аша сурәтләгәндә төсмерләргә байлыгы. Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» (1917), К.Тинчуринның «Йосыф-Зөләйха» (1917) һәм «Сакла, шартламасын» (1918) пьесалары.

Гражданнар сугышы чоры драматургиясендә элеккеге традицияләрнең дәвам итүе, яңа җәмгыять төзү шартларында үзгә эчтәлек белән баетылуы.

Әдәбият

Әдәби мирас: Беренче китап. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – Б.74-101.

Галиуллин Т. Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре / Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.9-20.

Гайнетдин М. Татарская литература зыбких времен (1917-1929 гг.) / М.Гайнетдин. - Казань: Татар.кн.изд-во, 2001. – 135 с.

Госман Х. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан: КДУ нәшр., 1960.

Думави Н. Тормыш сәхифәләре / Н.Думави. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.

Мусабекова Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество / Р.Мусабекова. – Казань: ООО изд-во «Уңыш», 2001.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фән, 1996.

Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма / А.Яхин. – Казан, Мәгариф, 1995.

1920 еллар әдәбияты

1920 елда татар халкына автономия рәвешендә бәйсезлек бирелү, 1921 елда татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе. Яңа икътисади сәясәт. 1921 елгы ачлык һәм аның татар әдәбиятына йогынтысы. Г.Ибраһимовның «Адәмнәр» повестенда, М.Гафуриның «Кеше ашаучылар», Һ.Такташның «Күләгәләр» поэмаларында, Ф.Әмирханның «Тәгъзия» нәсерендә ачлыкның дәһшәтле чынбарлыгын тасвирлау.

20 еллар уртасына вакытлы матбугат эшенең җанлануы. Яңалифкә күчүнең мәдәни һәм әдәби тормышка тәэсире, татар әдипләренең әлеге үзгәрешләргә мөнәсәбәте. Дәүләт театры ачылу. Төрле әдәби түгәрәкләр, күмәклекләр оешу («Завод», «Часовой», «Октябрь», «Сулф»). Имажинизм, символизм, футуризм кебек әдәби күренешләр барлыкка килү, аларның күренекле вәкилләре. 1928 елда ТАПП оешу, аның эшчәнлеге, максат-бурычлары. Пролетариат мәдәнияте («пролеткульт») төзү хыялы, яңа тема, эчтәлекне сурәтләү өчен үзгә формалар эзләү белән мавыгу. Әдәбиятта иске мирасны кире кагу, әдәби кануннарга каршы чыгу. Үткәнне сүгеп, бүгенгене мактау тенденциясе. Сүз сәнгатенең иҗтимагый заказ үти башлавы. Шәхес омтылышларын сыйнфый көрәшкә буйсындырып аңлату.

Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне. Иҗат методы, өслүб мәсьәләләрен аңлатуда берьяклы карашлар. Татар әдәбиятының рус әдәбиятына, мәдәниятенә йөз тота баруы.
italki

Татар әдәбиятының зур югалтулар кичерүе (Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Ф.Әсгать, М.Фәйзи), мәйданга килгән яңа көчләр (Х.Туфан, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Г.Кутуй, К.Нәҗми һ.б.).

Әдәбият

Галимуллин Ф. Әле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.

Галиуллин Т. Шигърият баскычлары / Т.Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2002.

Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч. пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

Поэзия

Илдә башланган үзгәрешләр, икътисади сәясәт нәтиҗәсендә шигърияттә хезмәт темасының үсеше. Эш һәм эшче образының эчтәлеге үзгәрү. Игенче образын тудыруда традицион сурәтләр, эшче хезмәтенә мәдхия укылу (Н.Исәнбәт, Г.Камал, К.Нәҗми, М.Гафури һ.б.). 20 еллар шигърияте һәм сәясәт мөнәсәбәте.

Х.Туфанның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы, иҗатында завод эшчеләре темасының күтәрелүе: «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бибиевлар» поэмалары.

Гыйсъянчылык күренеше, тамырлары белән классик көнчыгыш әдәбиятына барып тоташуы. Егерменче еллар гыйсъянчы героена хас сыйфатлар: Һ.Такташ «Гыйсъян», «Нәләт», «Мәңгелек әкият», «Такташ үлде», А.Шамов «Ләгънәтләр әйтәм..!», К.Нәҗми «Ике ант» һ.б. Сурәтләүдә романтик шартлылык, гипербола, ясалмалылык.

Романтик сурәтлелек чарасы буларак мифологик символизм, аның яңа эчтәлек белән баетылуы. Дини-мифологик сюжет һәм мотивлар тирәсендәге бәхәсләр, «яңа шигырь» тарафдарларының тискәре мөнәсәбәте. Һ.Такташ «Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Җир уллары трагедиясе», М.Җәлил «Кабил һәм Һабил», «Яңа тарихы әнбия», М.Гафури «Күк җырлары», К.Тинчурин «Зар» һ.б.

1921 елдагы ачлыкның поэзиядә чагылышы. Ачлык күренешен сурәтләүдә шартлылык, символлар, натурализм: М.Гафури «Кеше ашаучылар», «Ачлык», Һ.Такташ «Күләгәләр», «Җир уллары трагедиясе», Ә.Сәгыйди «Ачлык көннәрендә».

Әхлак, гаилә, мәхәббәт проблемалары турында уйланулар, поэзиядә барган бәхәсләр. Т.Ченәкәй («Алимент»), Г.Теләш («Көн тәртибендә семья турында») шигырьләрендә мәхәббәткә тупас караш. Х.Туфан һәм Һ.Такташ арасындагы шигъри бәхәс. Такташның хатын-кызны ана буларак данлавы.

Лиро-эпик поэзиянең үсеш алуы, поэма, балладаларда яңа сыйфат үзгәреше барлыкка килү. М.Гафури, Һ.Такташ, Ә.Фәйзи, Х.Туфаннарның поэма жанрын үстерүгә керткән өлеше.

Егерменче еллар шигъриятендә урын алган иҗат методлары, алымнар. Реализм, романтизм, модернизм, натурализмның аралашып, бер-берсен тулыландырып яшәве.

Егерменче елларның икенче яртысында шигърият мәйданына М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Ә.Исхак, С.Баттал, Ә.Ерикәй һ.б. шагыйрьләрнең килүе, алар иҗатында өслүб һәм образ төрлелеге.

Әдәбият

Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.47-91.

Госман Х. Егерменче елларда татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан: КДУ нәшр., 1964.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой / Г.Халит. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971.

Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы / Г.Халит. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980.

Һади Такташ (1901-1931)

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле.

Башлангыч чор иҗаты (1916-1922), шагыйрьнең эзләнүләре, иҗат юнәлешендәге үзгәрешләр. Әсәрләрендә романтизм, символизм. Авторның дини-мифологик, космик образларга мөрәҗәгать итүе, җирдәге хаксызлыкка рәнҗегән, күк рәхимсезлегенә каршы чыккан бунтарь лирик герой («Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Үтерелгән пәйгамбәр»). Башлангыч чор иҗатында матурлык, мәхәббәт хисләрен чагылдыруда романтик шартлылык, символлар («Таң кызы», «Урман кызы», «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр»).

Дини сюжетка корылган «Җир уллары трагедиясе»ндә (1921) чор проблемаларын күтәрү, модернистик әдәбият йогынтысы. Трагедиянең субъектив эчтәлеге. Кабил, Алла, Идея, хәнҗәр образларына салынган эчтәлек. Байронның «Мистерия» («Каин») әсәре белән чагыштырма анализ.

Тормыш гаделсезлеге белән килешмәүче гыйсьянчы герой («Гыйсьян», «Такташ үлде», «Нәләт» һ.б.).

Иҗатының икенче чоры (1923-1931) өчен хас үзенчәлекләр. «Сыркыды авылы», «Әйдә, энем!», «Ай кебек без озак яшәмәбез», «Ак чәчәкләр», «Сукин сын», «А, партия» шигырьләрендә тормыш авырлыгын сурәтләгән образлар: кыш, төн, буран, салкынлык. Такташның чынбарлыкка гадел бәясе. Авторның өмете: яз, шомырт чәчәкләре. Объектив һәм субъектив эчтәлек. Чорны сурәтләгәндә автор кулланган символлар һәм алымнар.

Дәвер сәясәтен хуплау нәтиҗәсендә туган әсәрләре: «Провокатор», «Пионерлар маршы», «Байрак тегәбез», «Син дошманым минем» («Партияле» һәм партиясез солтангалиевчеләргә һ.б.)

Һ.Такташның поэма жанрындагы эшчәнлеге. «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» әсәрләрендәге матурлык белән башлангыч чор иҗатындагы матурлык арасындагы аерма. Ирекле мәхәббәтне инкарь итүе. «Киләчәккә хатлар» поэмасының үзенчәлекле формасы, пролетариат идеологиясе белән кешеләр аңында туган каршылыкның чагылышы, заман тудырган гаделсез күренешләрне фаш итүе. Поэма исеменең метафорик яңгыраш алуы. «Мокамай» поэмасында яңгыраган дуслыкка тугрылык идеясе. Әсәрдә күтәрелгән шәфкатьлелек темасы.

Һ.Такташ драматургиясе. «Камил», «Югалган матурлык», «Күмелгән кораллар» драмаларындагы конфликт бирелеше.

Такташның шәхси фаҗигасе. Вульгар социологизм тәнкыйте. Такташ иҗатына бүгенге көн бәяләмәсе. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңачалыгы. Яңа образлар, фикерләү, сурәтләү чаралары, аларның татар әдәбияты өчен әһәмияте.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Яңалык алып килгән драмалар / А.Әхмәдуллин // Офыклар киңәйгәндә. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – Б.54-59.

Бәйрәмова Ф. Үтерелгән пәйгамбәр / Ф.Бәйрәмова // Аргамак. – 1995. - №10-11. – Б.66-84.

Гайнетдин М. Хакыйкать юлыннан / М.Гайнетдин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – Б.267-306.

Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра / Т.Галиуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.9-17.

Госман Х. Егерменче еллар татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан: КДУ нәшр., 1964.

Кудрецкая Э. Такташ мәхәббәте: Гөлчирә белән Гөлчәһрә / Э.Кудрецкая // Сөембикә. – 2001. – №1. – Б.12-15.

Рәхим Г. Нәләтләр шагыйре / Г.Рәхим // Мирас. – 1996. - №1-2.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.138–156.

Халит Г. Шагыйрь. Чор. Герой / Г.Халит. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.

Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма / А.Яхин. – Казан: Мәгариф, 1995.

1920 еллар прозасы

Егерменче еллар – татар прозасы өчен мәгънәви борылыш чоры, реализм өстенлек алуы өчен кискен көрәш еллары булуы. Бу көрәш нәтиҗәсендә татар әдәбиятында социалистик реализм методының барлыкка килүе һәм формалашуы. Чор сүз сәнгатендә чагылыш тапкан проблемаларның сыйнфый көрәш белән аерылгысыз бәйләнештә баруы.

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы темасы, яңа шәхес һәм чор концепциясе. Ш.Усмановның «Краском мәхәббәте», «Ил кызы», «Митинг» хикәяләрендә көрәш һәм мәхәббәт романтикасы, революцион аскетлык чагылышы.

Авылларда күмәк хуҗалыклар барлыкка килә башлау белән бәйле коллективлаштыру темасы, әдәбиятта яңа тема һәм геройлар (Г.Ибраһимов «Тирән тамырлар»).

Инкыйлабка кадәрге татар тормышын тасвирлаган әсәрләр. Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» романы, М.Гафуриның «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьлары.

Социалистик реализм методына буйсынмаган әсәрләр. 1921 елгы ачлыкның татар прозасында чагылышы. Г.Ибраһимов «Адәмнәр» повесте, К.Нәҗми «Тукран даласы» хикәясе, Ф.Әмирхан «Тәгъзия» нәсере.

Ф.Әмирханның идеологиянең яшәп килүче гореф-гадәтләргә, шәхескә тискәре тәэсирен сурәтләгән «Шәфигулла агай» хикәясе һәм яңа системаны фаш иткән публицистикасы. Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Ирония һәм гипербола алымнары аша әсәрдә күтәрелгән проблемалар, яшь аралаш көлү. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социологизмга үткен сатира булуы.

Г.Рәхимнең «Идел» повестенда авторның үз халкын «канаты сынган акчарлак»ка тиңләве. Әсәрдә хронотоп, психологик, фәлсәфи һәм иҗтимагый катламнар, символлар. Иҗат методы.

Бу елларда юмор һәм сатира өлкәсендәге эзләнүләр. Сатирик тәнкыйть объектлары. Г.Газиз «Скрипкачы Хөсәен», «Әхмәт байный тәһарәте», «Фаҗигале төннәрдә», Г.Толымбайның «Фамилия ясаучылар», «Саматов», «Ослан манаралары», «Әтәчләр сугышы» хикәяләре.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Ф.Әмирханның «Шәфигулла агай» повесте / А.Әхмәдуллин // Офыклар киңәйгәндә. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – Б.161-170.

Заһидуллина Д. Кереш сүз / Д.Заһидуллина // Рәхим Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – Б.7-35.

Рахман Р. Җитмеш елдан соң очрашу / Р.Рахман // Толымбай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 2000. – Б.5-23.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.156-181.

Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда / Ф.Хатипов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.5-23.

Галимҗан Ибраһимов (1887-1938)

Г.Ибраһимовның Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатына хас үзенчәлекләр. Революциядән соңгы чорда идея-эстетик карашларындагы үзгәрешләр. Г.Ибраһимовның татар әдәбиятын, мәдәниятен, фәнен һәм матбугатын үстерүгә керткән өлеше. Гыйльми үзәк җитәкчесе буларак эшчәнлеге.

Совет чоры иҗатында сыйнфый тигезсезлекне һәм революцион көрәшне сурәтләү. «Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр», «Тирән тамырлар» әсәрләреендә иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү.

«Алмачуар» хикәясендә сурәтләнгән Сабантуй күренеше. Кабатланып килгән вакыйгалар аша әсәрнең идеясен табу. Закирга бәя. Әсәрнең тәрбияви ягы. Балыкка бару вакыйгасы.

«Кызыл чәчәкләр» повестенда вакыйга-метафора. Геройлар язмышының, холык-фигыленең социаль чыгышка бәйле тасвирлануы. Дуслыкка тугрылык һәм хыянәт. Ярдәмчәнлек, шәфкатьлелек хисенең сыйнфыйлык сәясәтеннән өстенлеге. Повестьта реализм белән романтизмның синтезы.

«Тирән тамырлар» романының исеменә салынган берничә катлам эчтәлек. Нәгыймә һәм җәмгыять каршылыгы. Бюрократиянең чәчәк атуына авторның мөнәсәбәте, партия җитәкчеләренең эшчәнлеген тасвирлауга зур урын бирелү. Иҗат методы.

Язучының кайбер әсәрләрен үзгәртеп эшләве. «Татар хатыны ниләр күрми» повестенда вакыйга-метафора; кабатланып килүче вакыйгалар, фаҗигалелек. Иҗтимагый һәм психологик катламнар. Гореф-гадәт, йолаларның мул бирелеше. «Казак кызы» романында кеше язмышы һәм милли кануннарның үзара бәйләнеше. Әсәрнең проблематикасы. Социаль һәм психологик анализ тирәнлеге. Тел-өслүб үзенчәлеге.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Г.Ибраһимов һәм татар драматургиясе // А.Әхмәдуллин // Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1980. – Б.165-177.

Баттал Г. Миражга алданган язучы: Г.Ибраһимов турындагы хатирәләрдән / Г.Баттал // Татарстан. – 1995. - № 7-8.

Бәширов Ф. Ачыла тарих битләре / Ф.Бәширов // Әдәби мирас. Дүртенче китап. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – Б.128-130.

Галимҗан Ибраһимов һәм XXI гасыр: Тууына 120 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2007. – 332 б.

Мостафин Р. Г.Ибраһимовның соңгы көннәре / Р.Мостафин // Казан утлары. – 1990 - №7.

Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда... / Ф.Хатипов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.5-27.

Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов / М.Хәсәнов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964.

Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучы өчен кулланма / А.Яхин. - Казан: Мәгариф, 1995.

Мәҗит Гафури (1860-1934)

Шагыйрь, прозаик һәм драматург М. Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты. Идея-эстетик карашларындагы үзгәрешләр. Мәгърифәтчелектән милли һәм социаль азатлык ихтыяҗы фикеренә килүе. Шигъриятендә революцион чынбарлыкны мактавы, сыйнфый көрәшкә чакыруы («Кызыл байрак», «Хөррият иртәсе», «Курыкмагыз», «Эшче» һ.б.). Публицистик өслүбнең көчле булуы.

Прозада үткән тормышка мөрәҗәгать итүе. Тема һәм жанр төрлелеге. Иҗат методы. «Кара йөзләр» (1927) повестенда усаллык һәм шәфкатьлелек темасының яңача ачылуы. Төп геройларны драматик хәлгә китергән сәбәпләр. Әсәрнең психологизмы. Дин әһелләрен сурәтләүдә чор тәэсире.

«Шагыйрьнең алтын приискасында» (1930) повестенда автобиографик җирлек. Әсәрдәге вакыйгаларның уртак темасы: игелеклелек. Вакыйгалар катламы. Идеясе. Авторның Дәрдемәндкә мөнәсәбәте. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

М.Гафуриның татар драматургиясе һәм татар операсы үсешенә керткән өлеше.

Әдәбият

Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык / М.Мәһдиев. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. - Б.3-28.

Хатипов Ф. Күңел дөньясы һәм иҗтимагый тормыш / Ф.Хатипов // Татар әдәбияты мәсьәләләре. Җиденче җыентык. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. – Б.17-21.

Шәриф Камал (1884-1942)

Язучының Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗатына кыскача күзәтү. Әдәби, иҗтимагый һәм публицистик эшчәнлеге.

Әсәрләрендә сыйнфый көрәшне, заман темаларын яктыртуы. «Таң атканда» (1927) романында татар крестьяннарының революциягә килү юлын күрсәтүе. Әсәрнең сәнгатьчә яңалыгы. Реализм белән сатираның табигый синтезы.

Яңа тормыш өчен көрәшне сурәтләгән «Матур туганда» (1937) романы. Чор идеологиясенә өстенлек бирү. Геройларны сыйнфый күзлектән чыгып бәяләү. Иҗат методы. Роман исеменә салынган мәгънә. Әсәрдәге урын һәм вакыт вазифалары. Матурлык туганда барлыкка килгән яманлык: бюрократия. Композиция һәм стиль үзенчәлеге.

Ш.Камал – драматург. Образлар тудыруда сыйнфыйлык принцибының өстенлек итүе. Конфликтлар кору үзенчәлеге. «Козгыннар оясында», «Габбас Галин», «Таулар», «Ут» драмаларында вакыйгаларны тасвирлауда схемачылык.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда: Т.IV.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.401-416.

Нигматуллина Ю. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литературы / Ю.Нигматуллина. - Казань: Фән, 1997.

Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучы өчен кулланма / А.Яхин. – Казан: Мәгариф, 1995.

Шамил Усманов (1898-1937)

Тормыш юлы, революцион көрәш җырчысы булуы. «Канлы көннәрдә» (1919) драмасында шәхес белән революциянең үзара мөнәсәбәтенә корылган конфликт. Пьесаның агитацион рухлы әсәр булуы.

«Фабрика анасы» хикәясендә шәфкатьлелекнең усаллыкны җиңүе. Стиль күренеше буларак урын һәм вакыт (хронотоп). Кайтаваз метафоры. «Ил кызы» (1923), «Краском мәхәббәте» (1923) хикәяләрендә хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын, мәхәббәтне көрәш белән бәйләп карау. Әсәрләрдәге көрәш романтикасы. «Ил кызы» хикәясендә метафора буларак мич образы. Мич образы аша Әхмәткә бирелгән бәя.

«Гает корбаны» (1924) хикәясендә Хәйрүш агай образы, аның дөньяга карашының үзгәрү сәбәбе. Сәнгать чарасы буларак вакыт.

Гражданнар сугышы чынбарлыгын романтик буяулар аша тасвирлаган «Легион юлы» (1921-1935) повесте. Язучының шәхси фаҗигасе.

Әдәбият

Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында / А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – Б. 234-241.

Гыйзәтуллин И. Язучы – каһарман: Ш.Усмановның тууына 100 ел / И.Гыйззәтуллин // Казан утлары. – 1998. – №12.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.- Б.225-239.

Яхин А. Шамил Усманов / А.Яхин // Казан утлары. – 1988. - №12.

Драматургия

Кәрим Тинчурин (1887-1938)

К.Тинчурин – талантлы драматург, артист, режиссер һәм прозаик.

Иҗатының инкыйлабтан соңгы чоры үзенчәлекләре. Октябрь борылышыннан соң татар профессиональ театрын оештырудагы һәм үстерүдәге эшчәнлеге. Сатира һәм комедия остасы булып җитлегүе.

«Американ» (1923), «Җилкәнсезләр» (1926) иҗтимагый–сәяси драмаларында сатирик типлар. Әсәрләрдәге конфликтлар. Сәнгатьчә эшләнеше. «Американ»да авторның персонажларга мөнәсәбәте. Субъектив эчтәлеге.

Музыкаль драмалар иҗат итүдәге активлыгы: «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Ил», «Кандыр буе». К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев арасындагы иҗади хезмәттәшлек. «Сүнгән йолдызлар» драмасында конфликтларның мәхәббәт өчпочмагында ачылуы. Эчке конфликт. Төш күрү вакыйгасы, әсәр исеменә салынган мәгънә. «Зәңгәр шәл» мелодрамасында социаль төркемнәр. Конфликтлар. Куркаклык проблемасының үзенчәлекле ачылуы. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

«Зар» (1922-1923) трагедиясендә дини-мифологик образларның фәлсәфи эчтәлеге. Гүзәллек категориясе. Романтизм юнәлеше.

»Конфликтсызлык теория»сенең К.Тинчурин иҗатына тәэсире: «Хикмәтле доклад» (1928), «Кандыр буе» (1931), «Алар өчәү иде» (1935) пьесаларында шул чорга хас проблемаларның чагылышы. Вульгар социологизм йогынтысы.

К.Тинчурин – хикәя остасы. «Хәкимҗан агай» (1916), «Искәндәр» (1917) хикәяләрендә фаҗигалелек. «Юбилей» «Ак чирбик» әсәрләрендә сатирик алымнар. «Мәрҗаннар» автобиографик әсәре, проблемалар, шәхес һәм дәвер каршылыгын күрсәтү ягыннан Сөләйман образы.

Әдәбият

Батулла Р. Аның белән янәшә... / Р.Батулла // Казан утлары. – 1997. - № 9.

Игламов Р. Выдающийся драматург / Р.Игламов. – Казан: Татар. книжн.изд-во, 1987.

Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан, 2007. – 336 б.

Нуриев Р. «Зәңгәр шәл» мелодрамасында конфликтлар төенләнеше. // Р.Нуриев // Татар классик драматургия поэтикасы. – Казан: «Мастер Лайн», 1999. – Б.174-179.

Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фән, 1996.

Җәләлиева М. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре / М.Җәләлиева. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б.42-47.

1930 еллар әдәбияты

Ил күләмендә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, масштаблы төзелешләр чоры. Бу дәвернең тискәре яклары. Үзгәрешләрнең әдәби барышта чагылышы.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Татар Әдәбияты Тарихы - 2
  • Büleklär
  • Татар Әдәбияты Тарихы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3684
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1716
    20.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    32.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    40.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Татар Әдәбияты Тарихы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3747
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1410
    23.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    35.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Татар Әдәбияты Тарихы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1990
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 711
    30.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.