🕙 15 minut uku

Таш Сандык - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 1981
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 975
41.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Александр Александрович. Здравствуйте, Осип Исакович.
  Йосыф Исхакович. Сан Саныч, извините пожалуйста. Я не Осип, Иосиф та түгел. Минем атам кушкан исемем бар. Мин Йосыф, отчеством да Исхакович. Исем, отчествомны бозма­выгызны үтенәм.
  Александр Александрович. Извините, пожалуйста. Вы всегда пред-ставлялись Осипом Исаковичом.
  Йосыф Исхакович. Ну и что. Хәзер Йосыф.
  Александр Александрович. Извините.
  Вәли Галиевич. Нигә сез пас­портыгызда Иосиф Исакович түгелме соң?
  Йосыф Исхакович. Паспорт нәрсә ул. Паспорт кемдер язып биргән кәгазь ведь ул. Сез минем туу турындагы таныклыгымны карагыз.
  Нуркае ы им. Әйе. Әйе, җәмәгать. Мин аның атасы урынына калган иң зур дядясы буларак шуны әйтә алам. Аның митрәкәсенә Йосыф дип язылган. Алла тарафыннан арттырылган, өстәлгән дигән төшенчәне аңлата.
  Йосыф. Күркәмлек, гүзәллек иясе. Легендар Йосыф пәйгамбәр исеме.
  Сәли Садриевич. Иптәшләр. Без бирегә исем тикшерергә килмәдек. Төлкегә күпме генә бүре дисәң дә, төлке булып кала. Хикмәт исемдә түгел. Хик­мәт Казан каласының беренче казыгын табуда. Мин "Казык" фәнни тикшеренү үзәге булып формалашкан "Казык" тик­шеренү институтының, комиссия рәисе Сәли Садриевич. Бу югары дәрәҗәле урынны мин үзем сорап алмадым. Үзегезгә мәгълүм ки, бу югары постны миңа хөкүмәтебез ышанып тапшырды. Комиссияның сәркатибе итеп архео­логия фәннәре докторы, профессор, академик Гали Вәлиевичны билгеләргә дигән тәгъдим белән чыгам. Кем дә кем мин әйткән, мин күрсәткән кандидатура белән килешә, Гали Вәлиевичны, "Ка­зык" фәнни тикшеренү институтының баш сәркәтибе итеп сайларга дип тавыш бирүләре сорала.
  Гали Вәлиевич (кулынкүгәреп). Мин риза!
  Вәли Гәлиевич (кулынкүтәрә). Риза булырга мәҗбүрмен.
  Александр Александрович. Мин тоткарланам.
  Сәли Садриевич. Мин рәис буларак ике тавышка ия. Мин риза.
  (Кулын күтәрә.) Каршылар юкмы?
  Нуркасыйм. Мин каршы.
  Йосыф Исхакович. Мин риза.
  Сәли Садриевич. Ә сез колле­гия әгъзалары түгел. Димәк, күпчелек тавыш белән иптәш Гали Вәлиевичны институтыбызның баш сәркәтибе итеп билгеләргә дигән карарга килдек. Про­токолга язып куегыз.
  Вәли Гәлиевич. Протоколны кем яза?
  Сәли Садриевич. Билгеле инде, сәркәтиб Гали Валиевич. (Өстәлгә олы ап-ак кәгазь җәеп сала.) Барыбыз да белгәнебезчә, сандыкны ачарга сакаулы көннәр калып килә. Хөкүмәтебез безнең өскә зур җаваплылык тапшырды. Тиз арада сандыкны ачканчы, Казанның беренче казыгын табу мәсәләсен. Кем­нәрдә нинди фикерләр барын. (Гали Вәлиевич кулын күтәрә.) Рәхим итегез, Гали Вәлиевич.
  Гали Вәлиевич. Сүзбашыитеп, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. (Күңеле тулып.) Миңа ышанып шушын­дый зур пост—"Казык" институтының баш сәркатибе итеп сайлавыгыз белән барыгызга да рәхмәтлемен. (Дымланган күз төбен кулъяулыгы белән сөртеп ала.) Кичә министрлар кабинетында бу эшкә лаеклы галим дип минем исемемне фән­ни тикшеренү институтына керткәч, мин шул ук минутта эшкә керештем.
  Вәли Галиевич. Йә, йә...
  Сәли Садриевич. Нинди фике­регез бар? Иптәшләр, бүлдермәгез.
  Гали Вәлиевич. Казык юк!
  Мөстәкыйм. Юк?
  Йосыф Исхакович. Ничек юк?
  Мөстәкыйм (дисбе тартуыннан туктап). Казык бар!
  Гали Вәлиевич (Мөстәкыймгә). Гафу итегез, казык юк!
  Мөстәкыйм. Казык бар!
  Сәли Садриевич. Мөстәкыйм әфәнде, гафу итегез, авыр булса да әй­тим, сез әле бу мәсәләдә бик надан.
  Александр Александрович. Сезгә безнең арага керү өчен бер пот тоз ашарга кирәк.
  Мөстәкыйм. Казык бар!
  Гали Вәлиевич. Казык юк!
  Сәли Садриевич. Ниндиистоу-никка таянып казык юклыгын фаразлый аласыз?
  версиягә таянып, нигезләнеп, бу фикергә килдегез?
  Вәли Гәлиевич. Минем версиям шул. Моннан мең ел элек Казан каласы­на хан казык какканда тимер булгандыр­мы, юктырмы, анысын беребез дә әйтә алмыйбыз. Беребез дә барып күрмәгән. Тик шунысын беләм, мең ел эчендә агач та, тимер дә череп юкка чыга. Ә таш?! Таш мәңгелек!
  Йосыф, Нуркае ы им. Афәрин, афәрин Вәли Гәлиевич.
  Нуркае ы им. Болай булгач, сан­дык ачыла!
  Йосыф. Болай булгач, милләт яши!
  Йосыф, Нуркае ы им. Браво, афәрин, Вәли Гәлиевич! (Кул чабалар.)
  Гали Вәлиевич. Яхшы. Сез­неңчә казык таш булган ди. Мина шуны аңлатып бирегез. Сезнең әйтүегезгә ка­раганда тимер булмаган. Булмагач, таш казыкны ничек эшкәрткәннәр?!
  Александр Александрович. Әйе. Ничек очлаганнар?
  Вәли Галиевич. Кем, кем сез, Александр Александрович, мондый со­рау бирерсез дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Гали Вәлиевичка ярый инде. Ни әйтсәң дә ул мылтыксыз кырда куян аткан кеше. Казык кагарга тимере булмаган хан, елга буеннан билендәге үткен тимер балтасы белән тал кисеп ала да, казык итеп җиргә кага. Ә син... Син бит зур галим. Сиңа мондый сорау бирү килешми. Очларга, шомартырга өйрән­гән халык очлау мәсәләсен күршесеннән кереп сорамый.
  Сәли Садриевич. Яхшы. Казык таш булсын ди. Алга китик.
  Мөстәкыйм. Юк инде. Казык таш та, агач та, тимер дә түгел. (Барысы ды шаркылдап көләләр.)
  Йосыф Исхакович, Нурка-с ы й м. (Мөстәкыйм янына киләләр дә, пышылдап.) Тик кенә утыр инде.
  Йосыф Исхакович (пышыл­дап). Намазлык өстендә утыра-утыра саташа башлагансың.
  Нуркае ы им (Мөстәкыймгә пышылдап). Көтүләре белән эшләрен калдырып безнең өчен, синең өчен ка­зык эзләп утыралар. Ә син?
  Мөстәкыйм. Ә мин нәрсә?! Үз­ләре өчен, милләт өчен. Казыкны бүген эзлисе түгел иде. Адданрак эзлисе иде.
  Казык таш та түгел, тимер дә түгел, агач та түгел. (Барысы да кычкырып көләләр.)
  Сәли Садриевич. (Йосыфбелән Нуркасыймнан.) Бу энегезнең тамагына ашаганы бармы? Врачка күрсәткәнегез бармы?
  Нуркае ы им, Йосыф Исха­кович. (Мөстәкыйм янына киләләр. Пышылдап.) Төш, төш намазлыктан. Саташа башладың.
  Нуркае ы им. Йосыф, энекәштән хан оныгы ясыйбыз дип, үзеннән җүләр ясыйбыз лабаса. (Мөстәкыймгә.) Төш, төш энем, намазлыктан, төш. Харап буласың.
  Мөстәкыйм. Төшмим! Тәмам җе­легемә төштегез. Җиде тапкыр намазым­ны бүлдердегез. Колагымда агач та таш, тимер дә агач, агач та таш! Шул казык белән үземне бастырыклап куйдыгыз. Җиттеме сезгә, юкмы?!
  Сәли Садриевич. Алайса әйте­гез. Сезнеңчә казык нинди материалдан?
  Мөстәкыйм. Агач та түгел, тимер дә түгел, таш та түгел. Вакыты җиткәч, күрсәтермен.
  Гали Вәлиевич. Ә син безгә хәзер күрсәт.
  Вәли Галиевич. Безнең тотып карыйсыбыз килә.
  Мөстәкыйм. Кызыкмыни?
  Александр Александрович. Әйе, кызык.
  Мөстәкыйм. Вакыты җиткәч, тотарсыз!
  Гали Вәлиевич. Юк. Безнең хәзер тотып карыйсыбыз килә.
  Мөстәкыйм. Ашыкмагыз. Күп калмады. Озакламый тотарсыз. Татар тотып карамый ышанмас.
  Йосыф. Иптәшләр, аңа игътибар итмәгез.
  Сәли Садриевич. Күрәсез, егет­нең таш сандык күргәч зиһене таралган. Алмашына ук башлаган.
  Гали Вәлиевич. Байлык харап итә ул.
  Мөстәкыйм. Миңа сезнең казыгы­гыз кирәкми. Кадалып китегез.
  Барысы бергә (җайлап кына, әкрен генә). Сиңа нәрсә кирәк соң?
  Мөстәкыйм (түшәмгә төртеп күрсәтеп). Ай!
  Барысы бергә (түшәмгә карый­лар). Ай?
  Мөстәкыйм. Әйе. Ай!
  Сәли Садриевич (Гали Вәлие-вичтан). Нәрсә ди?
  Гали Вәлиевич. Ай, ди.
  Вәли Галиевич (СанСанычтан). Ай диме?
  Александр Александрович. Ай, ди.
  Нуркае ы им (Йосыфка). Харап иттек энекәшне.
  Мөстәкыйм (намазлыкта тезлән­гән килеш түшәмгә карап ике кулын югарыга күгәреп). Миңа ай кирәк. (Ба­рысы да җайлап кына Мөстәкыйм янына киләләр дә, аны тотып бастыралар.)
  Нуркае ы им. Булыр. Булыр энем, ае да, кояшы да булыр.
  Йосыф Исхакович. Мөстә­кыйм энем, әйдә, диванга ятып тор.
  Мөстәкыйм. Миңа ай кирәк.
  Сәли Садриевич. Булыр. Бу­лыр, ае да булыр.
  Вәли Галиевич. Син ятып тор.
  Мөстәкыйм. Әгәр ул көнне айны болыт капласа?
  Александр Александрович. Капламас. Капламас, борчылма.
  Мөстәкыйм. Ай бабам казыгына эленеп калмаса...
  Йосыф Исхакович. Эленер. Эленер, энем.
  Мөстәкыйм. Милләт нишләр? Таш сандык эчендәге халкым мирасы нишләр?
  Александр Александрович. Борчылма, энем, борчылма.
  Гали Вәлиевич. Без барда ба­рысы да тәртиптә булыр.
  Мөстәкыйм (Гали Вәлиевичка). Рәхмәт, агач галим абзый. Рәхмәт!
  Диванга илтеп салалар. Өстенә юрган каплыйлар.
  Сәли Садриевич. Җәмәгать, өстәл янына килегез. Безгә хәзер казык­ның урынын табарга кирәк.
  Гали Вәлиевич. Нигә?
  Сәли Садриевич. Нигә, нигә?! Казыкның урынын эзләп табып, казык­ның ташмы, агачмы, тимерме икәнен белү өчен!
  Сәли Садриевич. Кемдә нин­ди фикерләр бар? Казыкны каян эзли башлыйбыз?
  Александр Александрович.
  Миндә бер фикер бар.
  Сәли Садриевич. Йә, әйтеп карагыз, Сан Саныч.
  Александр Александрович. Минем фикер йөртүем буенча, казыкны Яңа бистәдән эзләргә кирәк. Татар халкы Яңа бистәдә генә калды.
  Мөстәкыйм (юрган арасыннан башын чыгарып). Фикерегез ялгыш! (Юрганын бөркәнә.)
  Вәли Галиевич. Юк инде. Ка­зыкны Кремльдән эзлибез. Казан каласы шуннан төзелә башланган.
  Сали Садриевич, Гали Вә­лиевич, Нуркае ы им, Йосыф. Дөрес! Казан Кремльдән төзелә баш­ланган.
  Сали Садриевич. Ә ничек эзлибез?
  Александр Александрович. Минем бер фикерем бар.
  Сали Садриевич, Гали Вә­лиевич, Вәли Гәлиевич. Йә, йә нинди фикер?
  Александр Александрович. Кремльның почмакларыннан капма-каршы бау сузабыз.
  Вәли Галиевич. Шуннан...
  Александр Александрович. Бау, кайда кисешә. Казык шунда була.
  Барысы бергә. Дөрес!
  Мөстәкыйм. (Юрганнан башын чыгара). Кремльның коймасы мең ел эчендә туксан тугыз тапкыр үзгәртелгән. Койма бабам төзегән чактагы халәтен югалткан. Бау, җеп киселеше дөрес түгел! (Юрганын бөркәнә.)
  Сали Садриевич. Башына зәгыйфлек килсә дә, аның сүзендә дөрес­лек бар.
  Александр Александрович. Ә без бау кисешкән урынын киңерәк итеп казыйбыз.
  Йосыф. Анысы дөрес. Ә җепне ничек тартабыз?
  Нуркае ы им. Җеп тартырга бит Кремль эчендәге йортлар мешать итәчәк! Ягъни мәсьәләң Сөембикә манарасы...
  Александр Александрович. Сүтү мәсәләсен күтәреп, түрәләргә хат язабыз.
  Сали Садриевич. Риза бул­маслар...
  Гали Вәлиевич. Ни әйтсәң дә үткәнебезнең тарихы, борынгы мира­сыбыз.
  Александр Александрович. Бу мәсьәләне үз өстемә алам.
  Мөстәкыйм (юрганнан башын чыгарып). Ул булдыра. Олы абыйлардан зур акча сорап ала да, иске Казанны сүт-тергән кебек, башында торып Кремльне сүттерә. Ә сез авызыгызны ачып, шатла­нып үзегезгә яна йорт салырга урын көтеп торырсыз. Юк инде. (Урыныннан сикереп тора да диванга баса.) Минем борынгы бабам зиһенле һәм зирәк булган. Казан казыгы нәкъ менә шушы җирдә. Тереклек, үсемлек, яшәеш кояшка тартылган кебек, минем борынгы хан бабам да бирегә, менә шушы урынга тартылган. Яшәешнең ка­заны нәкъ менә шушы урында. Кояшның иң уңдырышлы нуры нәкъ менә шушы җирдә. Кояшның җылысы, назы ком сәхрәләрендә, йә булмаса' Себер коты­пларында түгел. Моны борынгы бабам бик яхшы белгән. Тереклеккә ял итәргә йокы кирәк булган кебек безне тудырган җир анабызга да ял кирәк. Ямьле җәйдән соң, таянып торырга көз кирәк, йоклап алырга кыш, сулыш алыр өчен яз кирәк. Кояшның төп ноктасы биредә. Ямьле җәе дә, җир ананы-ял иттерүче карлы, буранлы ап-ак юрганлы кышы да булган уңдырыш­лы җир кирәк. Минем борынгы хан бабам үз-үзенә сорау биргән.—Тереклеккә, адәм баласына яшәр өчен ни кирәк?
  Барысы бергә. Һава.
  Мөстәкыйм. Адәм баласына те­реклек итәр өчен нәрсә кирәк?
  Барысы бергә. Су!
  Мөстәкыйм. Адәм баласына те­реклек итәр өчен нәрсә кирәк?
  Барысы бергә. Ризык!
  Мөстәкыйм. Ризык табар өчен нәрсә кирәк?
  Барысы бергә. Уңдырышлы җир, кояш кирәк!
  Сигезенче күренеш
  Ут янганда сәхнәдә—зур мәйдан. Балкып Колшәриф мәчете күренеп тора. Шәһәр халкы, килгән кунаклар Казанның меңъеллыгын бәйрәм итәләр. Уен-көлке, җыр-бию, төрле уеннар уйныйлар. Әкренләп уен-көлке, җыр-бию тына. Сәхнә караңгы­лана. Сәхнәдәгеләр барысы да намазлыкка утыралар. Бар белгәннәрен укыйлар. Күктә кызарып тулы ай калка. Айның яктысы багана булып халык өстенә төшә. Халык аптырашта калып, гөр килеп шаулаша:—Казык, казык! Хан казыгы!—дигән сүзләр яңгырый. Ха/1ык уртасында Мөстәкыйм. Кулында таш сандык. Янәшәсендә Касыйм Сабирханович, Вил Вилданович басып торалар. Айдан килгән яктылыкның очы Вил Вилдановичның аяк астына төшә.
  Мөстәкыйм. Ул ризыкны пеше­рер өчен нәрсә кирәк?
  Барысы бергә. Казан!
  Мөстәкыйм. Ул казанны асар өчен нәрсә кирәк? Вакытында җил дә исеп, яңгыры да ява торган, карлы, буранлы кышы да, кояшлы җылы җәе дә, ямле язы да булган—борынгы бабам казык каккан, җир кирәк.
  Нуркае ы им. Син боларны каян беләсен?
  Мөстәкыйм. Намазлыкка менеп, күзем кыйблага төшкәч, мәрхүм атам сүзе искә төште. Бер кешегә күршесе кергән ди. Хуҗа өстәлгә ботка куйган ди. Ботканың уртасына кашык йөзе белән чокыр ясап май салган ди. Ком­сыз күрше телгә килгән:—Минем туган авылда елга менә шушылай үргә ага иде,—дип, боткадагы майны кашыгы белән ерып үзенә агызган ди. Казан аскан хуҗа, янәшәсендә күзләрен мөл­дерәтеп боткага карап утырган ач ба­лаларына күз сирпеп алган да, ә менә мин үскән авылда елга менә шушылай борылып-борылып, болганып ага иде дип, ботканы болгатып куйган,—ди. Минем хан бабам, казык кагарга, казан асарга урынны дөрес тапкан. Боткасы да, мае да булган җирне сайлаган. Ботканы болгатырга гына өлгермәгән. Киләчәк буынга калдырган. Киләчәк буын йок­лаган. Ботка мае елга булып күршегә аккан. Борынгы бабамның оныклары ач калган. Алар май елгасы буйлап бәхет эзләп чәчелгәннәр, сибелгәннәр. Тилме­реп, диннәрен, гореф-гадәтләрен, татар булуларын онытканнар. Майлы боткадан мәхрүм калганнар.
  Музыка. Ут сүнә.
  Вил Вилданович (Мөстәкыйм­гә). Ач, ач инде сандыкны. Казык үзенең
  урынын тапты. Күрәсеңме, минем аяк астында. (Ай яктысы аның аяк астыннан күчеп, Касыйм Сабирхановичка килә башлый.)
  Касыйм Сабирханович. Күрә­сезме, сизәсезме, казыкның төбе минем аяк астымда. Мөстәкыйм туган, әзерлән, әзерлән сандыкны ачарга. (Якты Касыйм Сабирхановичтан узып китә.)
  Вил Вилданович. Аңлашылды. Син җиндең, Мөстәкыйм. Казык синең кулда. Казык синең аяк астында. (Якты­лык Мөстәкыймне дә узып, Колшәриф мәчетенең аена килеп куна.)
  Вил Вилданович, Касыйм Сабирханович, һәм башкалар. Сандыкны ач! Ач инде, таш сандыкны ач! Ай казыкка эленде!
  Сәхнәдә бар халык гөр килеп ала.
  Бар халык бергә. (Колшәриф мәчетенең аена карап). Хан казыгы! Казан казыгы! Ач инде, ач!
  Мөстәкыйм. Миңа сандыкны ачуның кирәге бетте. Сандык эчендәге серне мин болай да беләм.
  Бар халык бергә. Нәрсә? Таш сандыкта нәрсә?
  Мөстәкыйм. Өмет!!!
  Бар халык. Өмет!!!
  Музыка. Ут сүнә.
  ПӘРДӘ
  «Казан утлары» № 10, 2008.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.