Latin

Таш Сандык - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4252
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1709
32.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Йосыф Исхакович, Нур­касыйм. (Икесе ике якка югарыга, почмакка карап тезләнәләр. Кулларын ияк астына куеп.) Не надо!. Не надо. Мы больше так не будем...
Микрофоннан тавыш. Воль-но!
Йосыф И-с хакович, Нур­касыйм. (Тезләнгән килеш честь бирәләр.) Есть!
Микрофоннан тавыш. По местам.
Йосыф Исхакович, Нурка­сыйм. (Сикереп торалар да, үрә катып честь бирәләр.) Есть!
Йосыф Исхакович (үз-үзенә мыгырданып). Шушы почмактагы гла-зокны уйлап тапкан инженерның күз­ләрен чокып алыр идем!
Нуркасыйм. Ярый әле аннан күзәтеп торалар. Юкса үтерәсең син мине. Валлаһи, үтерәсен. Иртәгә үк ап­парат җитәкчеләренә җалоба язам.
Йосыф Исхакович (үз-үзенә сөйләнеп). Тырный тагын. Биткә сикерә. Чалып ташланган көзге әтәчмени. (Нур-касыймга.) Яз! Син гомер буе жалоба язган кеше, анонимчик!
Нуркасыйм. Үзеңне бел. Аңгыра баш. Жалоба язарга да грамота кирәк. Кояш дигән сүздә биш хата ясап, жалоба язып булмый ул.
Йосыф Исхакович. Кем?! Минме? Әллә саташа башладыңмы, тинтәк?
Нуркасыйм. К, ы, й, я, а, ш. Мягкий знак! Син язганча кояш.
Микрофоннан тавыш. Җитте­ме сезгә, юкмы? Иртәгә үк икегезне дә уволю. Почетлы каравылга куйганга рәх­мәт юк, сугышалар тагын. Шатланыгыз! Халык, милләт мирасын саклыйсыз. Сөенегез!
Нуркасыйм (ялагайланып). Ай рәхмәт, ай рәхмәт. Сәламәт булыгыз!
Йосыф Исхакович. Бетерәм мин бу почмактагы глазокларны. Шарт­латам, матери! (Мылтыгын почмакка төзи.)
Нуркасыйм (аның аяк астына тез­ләнеп, кулларын аңа суза). Чү, энекәш, кирәкми... Икебезне дә харап итәсең... Мирассыз калдырасын. Акылыңа кил.
Йосыф Исхакович (мылтыгын төшерә). Өелеп торган байлыгым була торып, шушы каһәр суккан таш сандык янында айлар буе йокысыз төннәр уздыр инде.
Нуркасыйм. Уздырма. Кем сине мәҗбүр итә. Кайт та йокла!
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм булып). Кем сине мәҗбүр итә... (Пауза­дан соң. Ишеккә бармагы белән төртеп.) Син һәм ул. Юк инде. Еллар буе утыр­сам утырам, китмим. Икегез генә бүлер идегез бугай. (Эчке бүлмәдән Суфияның чыркылдаган тавышы ишетелә.)
Нуркасыйм (авызын зур итеп ачып, иснәп). Уяндылар бугай.
Йосыф Исхакович (авызынзур итеп ачып, иснәп). Ниһаять тагын таң атты. (Янә чыркылдашу ишетелә. Йосыф Исхакович сискәнеп.) Бар әле, бар, кара. Нишлиләр анда?..
Нуркасыйм. Үзең кара. Сиңа кирәк. Ни әйтсәң дә синең хәләл хаты­ның—Софочкаң түгелме соң анда.
Йосыф Исхакович. Кызлар сорады бит.
Нуркасыйм. Сораса. Артык юмартланмаска иде. Хатын тикле хаты­ныңны бирмиләр аны. Хотя, энекәшкә, Мөстәкыймгә җәл түгел дигәнсеңдер инде.
Йосыф Исхакович. Көлмә. Кая барасың. Яшь кызлар сорады бит. Кертеп кара син аның янына чит кызлар. Беләм мин ул хәзерге яшь кызларны. Аларга Мөстәкыйм кирәкми, аларга хан сандыгы, таш сандык, мирас сан­дыгы кирәк. Төн чыкканчы ун тапкыр кияүгә чыгып, ун тапкыр ЗАГСка алып баралар алар. Аннары көтеп утыр хан сандыгыннан миңа да өлеш чыгар дип. Болай ичмаса ышанычлы.
Нуркае ы им. Үз хатыным дисең инде.
Йосыф Исхакович. Кая бара­сың. Түзәсең. (Чыркылдашкан аваз янә кабатлана. Йосыф Исхакович түзми, бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлый. Нуркасыймга.) Бау бир. Асылынам. Бар инде, кара, нишлиләр?
Нуркае ы им (ипләп кенә тавыш килгән бүлмәнең ишеген бераз гына ачып, ишек ярыгыннан карый). Булдыра Мөстәкыйм энекәш.
Йосыф Исхакович. Нишли?
Нуркае ы им. Нишли, нишли!?. Бар да кара!
Йосыф Исхакович. Йә, әйт инде, нишлиләр?..
Нуркасыйм. Нишләсеннәр... Мөстәкыйм аркасына массаж ясата.
Йосыф Исхакович. Ходай бар икән. Ныклап карадыңмы, массаж гынамы?
Нуркасыйм. Массаж гына бул­мый... Син, энекәш, бигрәк. Как будто син Мөстәкыймне белмисең.
Йосыф Исхакович. Ышан. Абый хатыны, җиңги дип тормас.
Нуркасыйм. Мин Мөстәкыйм энекәшкә ышанам. Менә синең хатының Софочкага гына шигем зур.
Йосыф Исхакович. УлСофоч-ка түгел, ул Суфия. Аңлыйсыңмы—Су­фия.
Нуркасыйм. Аңлыйм, аңлыйм, энекәш. Бүген ул Суфия, иртәгә Софоч-ка, берсекөнгә—Сонечка. (Бүлмәгә тау­шалган кыяфәттә Суфия килеп чыга.)
Суфия (дорфа). Җитте, хватит мин­нән. Башка булдыра алмыйм!
Йосыф Исхакович (Суфия янына килә дә шикләнеп пышылдый). Нәрсә? Издеваться итте, да?
Суфия. Сорыйсын тагын. Төне буе йоклатмады.
Йосыф Исхакович. Сволочь! Түз, үз өлешебезне генә алыйк. Күр­мәгәнен күрсәтәм әле мин аның. Төне буе азаплады дисен инде.
Суфия. Төне буе... Атна буе диген!
Йосыф Исхакович. Нишлисең бит. Түзәргә туры килә, җаным. Хан байлыгыннан баш тартып булмый.
Суфия. Юк. Башка түзә алмыйм. Хет ас, хет суй, башка түзә алмыйм. Адәм бала-
сы бер суткы, ике суткы, конца да концов өч суткы йокламый түзә ала. Ә мин...
Йосыф Исхакович. Түз, җа­ным, түз. Озак калмады. Озакламый ханбикә буласың.
Суфия. Ханбикә булганчы үтерә әле ул мине.
Йосыф Исхакович. Вот маньяк!
Суфия. Маньяк кынамы, зверь! Юкса бит аяк очына гына ятам. Тибә дә төшерә, тибә дә төшерә. Йокыга гына төнәләм, тибә дә төшерә.
Йосыф Исхакович. Тибә дә төшерә?..
Суфия. Әйе. "Син нәрсә, мине кемгә саныйсың. Абый хатыны белән йоклап ятарга син мине кем дип уйлый--сың. Хан нәселенең оныгы Йосыфның хатыны булуыңны онытма. Безгә, хан нәселенә тап төшерергә ничек җөрьәт итәсең", ди. Булды җитте, хватит! Бүген үк өйгә кайтып китәм. Әнә, сменага Нуркасыйм хатыны Миңлениса калсын. (Пыр тузып чыгып китә).
Йосыф Исхакович (артыннан кычкырып кала). Суфия, Суфия, Софоч-ка, нишләвең бу.
Нуркасыйм (шаркылдап көлеп). Нәрсә, капитуляцияме?
Йосыф Исхакович. Авызың­ны җәеп ыржайма, аңгыра. Авызыңны ябарга да өлгермәссең, хан бабаңның мирасыннан колак какканыңны сизми дә калырсың. Әнә, сменага остабикәң­не чакыр. (Бүлмәгә Мөстәкыйм килеп чыга.) Нихәл, энем?
Мөстәкыйм. Әбиеңнеке кебек!
Нуркасыйм. Нәрсә булды, энекәш?
Мөстәкыйм. Нәрсә булды, нәрсә булды. Белмисең инде как будто. Әгәр бүген төнлә тагын берәрегезнең ха­тыны минем бүлмәгә, мине сакларга керсә, белеп торыгыз. Йә—асылынам, йә—тәрәзәдән сикерәм. Йокыга гына төнәләсең, мәче кебек куенга керергә генә торалар. Настоящий ханга әверел­сәң, нишләмәсләр.
Йоыф Исхакович. Соң бит, энекәш, өстән шулай куштылар. Төнлә синең белән берәр хәл булса, күз-колак булырга кирәк, диделәр.
Мөстәкыйм. Дисәләр. Без бит өч бертуган. Менә шушында сабый чактагы кебек идәнгә сузылышып ятып, өчәүләп йокласак ни булган.
Нуркае ы им. Без бит сандык саклыйбыз.
Мөстәкыйм. Ә хатыннарыгыз мине саклыймы?
Йосыф Исхакович. Нишлисен, өстән килгән положения шундый.
Мөстәкыйм. Төкерәм мин алар-ның положенияләренә.
Нуркае ым, Йосыф Исха­кович (икесе бергә пышылдап). Чү, энекәш... (Түшәмпочмагындагы глазок-ка ымлап.) Тыңлап һәм күреп торалар.
Мөстәкыйм. Сез бәхетле, сезгә мешать итүче юк.
Нуркае ы им. Алай дип әйтмә әле, энекәш. Йокысыз төннәр уздыру бик рәхәт түгел ул.
Йосыф Исхакович. Минем үземә ошый.
Нуркае ы им. Ошагангамени йо­кымсырап өч тапкыр урындыгыңнан егылып төштең. Микрофоннан кычкы­рып кына уяттылар.
Мөстәкыйм. Төне буе Осип абыйны кызганып чыктым.
Йосыф Исхакович. Осиптүгел мин, энекәш, Осйп түгел...
Мөстәкыйм. Ә, әйе бит әле, Ио­сиф абыйны.
Йосыф Исхакович. Мин Ио­сиф та түгел.
Нуркае ы им. Ярар инде, кем энекәш, Мөстәкыйм... Джузеппе абы­еңны үртәп утырма.
Йосыф Исхакович. Каянулисем-нәрне табасын да, каян башыгызга килә.
Нуркае ы им. Нигә? Үзең бит, үзең мактанып йөрдең. Минем сигез исемем бар, дип.
Йосыф Исхакович. Кайчан?
Нуркасыйм. Әткәй кушкан исе­меннән ваз кичеп, паспорт алмаштырып йөргән чагында. Атам кушкан исе­мем—Йосыф, русларда—Иосиф, Осип, инглизләрдә—Джозеф, французларда— Жозеф, испаннарда—Хосе, итальяннар­да—Джузеппе, полякларда—Юзев дип. Мин алдасам, әнә, Мөстәкыйм энекәш үлмәгән. Ул дөресләр.
Йосыф Исхакович. Ну бу та­тар, ну бу татар... Шул кадәр тар күңелле булырга кирәк бит, ә?! Үз туганыннан көнләшә.
Нуркасыйм. Хатын кадәр хаты­ныңны сатып та ярап булмый.
Йосыф Исхакович. Сатмадым. Нәселебез турында кайгырттым. Нәсе­лебезне мин дә кайгыртмасам, син дә кайгыртмасаң, ул да кайгыртмаса, кем кайгыртыр. Әйт, энекәш, нишлибез?! Нәсел сандыгы белән нәрсә эшлибез?!
Мөстәкыйм. Нәрсә эшләргә ку­шасыз, шуны эшлим.
Йосыф Исхакович, Нурка­сыйм. Сандыктан баш тарт.
Мөстәкыйм. Мирастан?!
Йосыф Исхакович, Нурка­сыйм. Әйе, мирастан.
Мөстәкыйм. Ничек итеп?
Йосыф Исхакович. Васыят-намәдә борынгы бабабыз доверенность турында бер сүз дә әйтмәгән. Минем исемгә доверенность яз!
Нуркасыйм. Юк инде. Минем исемгә яз!
Мөстәкыйм. Була ул. Кая кәга­зегез, кая каләмегез?
Музыка. Ут сүнә.
Пәрдә.


ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Дүртенче күренеш

Пәрдә ачылганда Мөстәкыйм белән Нуркасыйм идәндә, Йосыф Исхакович өстә: алдына кәгазь куйганнар да язарга җыеналар.

Мөстәкыйм. Башлыйбызмы?
Йосыф Исхакович, Нурка­сыйм. Башлыйбыз!
Йосыф Исхакович (Мөстә­кыймгә). Нәрсә, энекәш, әллә үз-үзеңә доверенность язасыңмы?
Мөстәкыйм. Әйе. Нигә, әллә ярамыймы?
Йосыф Исхакович. Ярый.
Нигә ярамасын. (Тамашачыга.) Дурак-ларны чәчеп үстермиләр.
Нуркасыйм. Ну баш бар да инде үзендә, Мөстәкыйм энекәш.
Йосыф Исхакович. Сөйлисе юк инде, сөйлисе юк. Шушы яшемә җи­теп үз-үзенә доверенность язган кешене • беренче тапкыр күрәм.
Мөстәкыйм. Нигә алай дисең? Сезнең халыкны, начальство халкын әйтәм, бер үзләренә ике оешма ачып, ике пичәт ясатып, үз-үзләренә доверенность язып утыралар түгелме соң?
Йосыф Исхакович. Син, энем, тирәнгә кермә. Чыга алмый азапланыр­сың.
Мөстәкыйм. Ходайга тапшырып, башлыйм.
Йосыф Исхакович. Башла.
Мөстәкыйм. Әйтеп торыгыз. Ми­нем грамыт бәләкәй. Мин доверенность яза белмим.
Йосыф Исхакович. Мин әйтеп торам.
Нуркае ы им. Ни өчен син?!
Йосыф Исхакович. Минюгары белемле. Мин өч институт бетердем.
Нуркае ы им. Мин риза. Кояш кебек елмаеп әйтеп тор әле.
Йосыф Исхакович. Көлмә, аңгыра! Сез әзерме?
Мөстәкыйм, Нуркае ы им. Әзер!
Йосыф Исхакович. Мин, дип язып куй Мөстәкыйм энекәш.
М ө с т ә к ы й м. Яздым, абзыкай.
Йосыф Исхакович. Моло-дец! Булдыргансың Хәзер мин язам. (Иҗекләпяза.) Ми-н. Булды бу. Икенче сүзне язабыз. Мөстәкыйм, яз. Үз исемең­не яз. Мөс-тә-кыйм, дип яз.
Мөстәкыйм. Аңлашылды, абый. Димәк, үз исемнәребезне язабыз. Мин кыскартып кына үз исемемне "Мин", дип яздым.
Нуркае ы им (Мөстәкыймгә). Нәрсә минем кәгазьгә карыйсың. Үзең яз. Күчермә миннән.
Мөстәкыйм. Исемеңне дөрес язасың микән дип карыйм.
Нуркае ы им. Син мине ул кадәр аңгырага санама инде. Үз исемемне дә яза белмәскә. Менә, кара. Нур-ка-сыйм. Шәпме?
Йосыф Исхакович. Изуми-тельно! Өченче сүзне язабыз. Үземнең, дип языгыз.
Мөстәкыйм. Яздым, абый.
italki
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм-га). Син яздыңмы?
Нуркасыйм. Яздым инде, яздым. Колакка акырма. Чукрак түгел.
Йосыф Исхакович. Хәзер үзем язам. (Яза.) Ү-зем-нең. Булды бу. Хәзер, борынгы,—дип языгыз.
Нуркасыйм. Нигә борынгы?
Йосыф Исхакович. Борынгы булганга борынгы! Беренче булмаганга борынгы. Как бу кадәр аңгыра син.
Нуркасыйм. Ярар телеңә салын­ма. Яздым. Синеңчә булсын. Борынгы дип яздым. Хан булгач, дураку ясно, борынгы була инде ул. Язмыйча да аңлашыла.
Йосыф Исхакович. Хан, дип языгыз!
Нуркасыйм (иҗекләпяза). Ха-н...
Йосыф Исхакович (Нуркасыймга). Өч хәрефле җөмләне иҗекләп язмасаң булмыйдыр. Син яздыңмы, Мөстәкыйм энекәш?
Нуркасыйм. Җөмлә түгел, сүз.-Аңгыра кояш.
Мөстәкыйм. Яздым. Мин әллә кайчан яздым инде, абзыкай.
Йосыф Исхакович. Молодец! Үзем дип язып куйым әле. (Яза.) Хан! Олы хәреф белән яздыгызмы?
Нуркасыйм. Нигә олы хәреф белән язарга?
Йосыф Исхакович. Хан бул­ганга олы хәреф белән язарга. Аңгыра­каем, тәти баш, өстәвенә надан!
Нуркасыйм. Нигә акырасың, акырма! Төзәтеп була бит аны. (Төзәтә.) Менә төзәттем. Сизелми дә.
Мөстәкыйм. Мин төзәтмим. Мин надан. Миңа, аңгырага, ничек тә ярый.
Йосыф Исхакович. Дальше киттек.
Нуркасыйм. Кая?
Йосыф Исхакович. Бөгел­мәгә!
Нуркасыйм. Нигә?
Йосыф Исхакович. Әйттерер­сең әллә ни.
Нуркасыйм. Әйт. Эчеңдә кал-масың.
Йосыф Исхакович. Башка бер сүз дә әйтмим. Мыскыл итеп утыра. Үзе әйтсен.
Мөстәкыйм. Ярар инде, кечкенә абый, үпкәләмә. Арабызда иң грамотные син бвд.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Үп­кәләмә инде. Мин бит карт. Зиһен тарала.
Йосыф Исхакович. Зиһенең та­ралгач, ни пычагыма сиңа хан сандыгы. Кәфенлек алырлык кына акчаң бардыр бит. Булмаса, үзем биреп торам.
Нуркае ы им. Ашыксаң, үзең бара тор. Синнән әҗәткә акча алып торсаң, каберемә төшеп азапларсың.
Йосыф Исхакович. Дүртенче җөмләгә киттек.
Нуркае ы им. Дүртенче җөмләне язабыз, диген. Тапкан сүз: киттек!
Йосыф Исхакович. Ба-бам-ның.
Мөстәкыйм. Ба-бам-ның.
Йосыф Исхакович. Үземә,дип языгыз.
Мөстәкыйм. Ү-зе-мә. Булды бу.
Нуркае ы им. Атап,—дип языгыз.
Нуркае ы им, Мөстәкыйм. (Иҗекләп.) А-тап.
Йосыф Исхакович. Җи-бә-рел-гән.
Нуркае ы им. Кем җибәрелгән?
Йосыф Исхакович. Син!
Мөстәкыйм. Сандык... Сандык җибәрелгән, дәү абый.
Йосыф Исхакович. Үтерә бу мине.
Нуркае ы им. Үзен бит әллә нинди сүзләр эзләп табасың. Җибәрелгән, дигәч башка әллә нинди уйлар килә.
Нуркае ы им, Мөстәкыйм: Җи-бә-рел-гән.
Йосыф Исхакович. Ашыкмагыз. Хәзер үзем дә язып куям. Җи-бә-рел-гән. Точка.
Нуркае ы им. Беттемени?
Йосыф Исхакович. Нигә?
Нуркае ы им. Точка, дисен бит.
Йосыф Исхакович. Ни эшләп бетсен инде, аңгыра. Яз!
Нуркае ы им (яза). Яздым, точка, дип.
Йосыф Исхакович. Нәрсә язасың син?! Нигә точка дип язасың?!
Нуркасыйм. Үзе точка дип яз, ди. Үзе җенләнә.
Йосыф Исхакович. Мирас,— дип яз! Мирасны дөрес языгыз. (Нур-касыймга.) Бигрәк тә сиңа әйтәм.

Ми-и-и-рас дип өч "и" белән язма. Бу сиңа "аять" түгел.
Нуркасыйм. Өйрәтмә! Башың яшь! Ничек язарга кирәген белермен.
Йосыф Исхакович. Кемгә тапшыра?
Нуркасыйм. Миңа!
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм булып). Миңа... Сиңа гына түгел шул, безгә тапшыра.
Нуркасыйм. Аңладым инде, аңладым. Безгә тапшыра. (Яза.) Без-гә. Булды.
Йосыф Исхакович. Ашыкмагыз. Хәзер мин язам. (Яза.) Менә шулай.
Мөстәкыйм. Хәзер исемнәребезне куябыз, әйе бит, дәү абый. (Иҗекләп яза.) Мөс-тә-кыйм-гә.
Нуркасыйм (аңаияреп). Мөс-тә-кыйм-гә. Булды бу.
Мөстәкыйм. Дәү абый, минем кәгазьгә кара әле, исемемне дөрес язганмынмы?
Нуркасыйм. Эчемне пошырып, секунд саен сорап утырма инде. Тот та миннән күчереп яз.
Йосыф Исхакович. Тап-шы-рам,—дип языгыз.
Нуркасыйм, Мөстәкыйм. Тап-шы-рам.
Йосыф Исхакович. Бүгенге числоны, айны куярга онытмагыз.
Нуркасыйм. Өйрәтмә. Аңа гына башыбыз җитәр.
Мөстәкыйм (Нуркасыймнынкәгазенә күз ташлый). Дөрес икән.
Нуркасыйм. Нәрсә дөрес икән?!
Мөстәкыйм. Исемеңне дөрес язгансың икән.
Нуркасыйм. Мин бит, энекәш, армиядә писарь булган кеше. Йосыф Исхакович шикелле өч диплом сатып

алмасак та, төшеп калганнардан түгел. Аллага шөкер. Кояш дигән сүздә биш хата җибәрмибез. (Йосыф

Исхаковичка.) Нәрсә сырлаган буласың инде. Кайсы исемеңне язарга белмисенме әллә? Кыскарагын яз.

Хатасы азрак булыр. Хосе, йә булмаса Осип дип куй. Юзев дип яза күрмә. "Е" белән "и"не бутарсың.

Менә мин атам кушкан исемемне Нуркасыйм дип, тутырып язып куйыйм әле. (Яза.) Нур-ка-сыйм! Булды

бу. Менә хәзер настоящий точканы куйсаң да була. Точка!
Йосыф Исхакович. Өйрәтмә аңгыра башын белән. (Язган кәгазенә карап.) Булды бу, Мөстәкыйм

энекәшнең кулы гына кирәк. (Кәгазьне Мөстәкыймгә суза.) Ал, энем.
Нуркасыйм. Ашыкма энем. Чиратсыз кермә. Атаң урынына калган дәү абыеңның барлыгын онытма.

(Мөстәкыймгә кәгазен суза.) Мә, энем. Башта үзеңә—үзең кул куй да, аннары миңа куярсың.
Мөстәкыйм. Китер. (Нуркасыйм-нең кәгазенә кул куя.)
Нуркае ы им (кәгазен алып). Ниһаять, булды бу.
Мөстәкыйм. Кая, кечкенә абый, сиңа да куйыйм.
Йосыф Исхакович. Мә. Ал, энекәш.
Мөстәкыйм (кәгазьне алып кул куя). Булды бу.
Нуркае ы им. Димәк, Мөстәкыйм—беренче, мин—икенче, син Хосе—өченче!
Йосыф Исхакович. Хикмәт беренчедәмени...
Мөстәкыйм. Зато өчебездә дә доверенность бар. Әйдә, дәү абый, укып җибәр үзеңнең доверенностеңне.
Нуркае ы им. Була ул, энекәш. (Укый.) Мин, Нуркасыйм, үземнең борынгы хан бабамның үземә атап җибәргән
мирасын безгә Мөстәкыймгә тапшырам. Беренче число, ай, ел. Нуркасыйм.
Йосыф Исхакович. Фамилияңне дә куй инде. Нуркасыйм Февральский дип.
Нуркасыйм. Нәрсә?
Йосыф Исхакович. Аңгыракаем! Син бит үз-үзеңә доверенность язгансың. Менә тыңла. Доверенностьны ничек язалар аны. Мин Мөстәкыйм, үземнең борынгы хан бабамның үземә атап җибәрелгән мирасын Йосыф Ис-хаковичка тапшырам. Беренче число, ай, ел.
Йосыф Исхакович (Аптырап озак кына кәгазьгә карап торганнан соң.) Тукта әле. Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу. Үземә... Йосыф Исхакович-ка... Йосыф Исхаковичка дип язганмын. Мөстәкыйм кул куйган.
Музыка, ут сүнә.

Бишенче күренеш
Ут янганда бүлмәдә Мөстәкыйм, Касыйм Сабирханович, Вил Вилданович, Нуркасыйм, Миңлениса, Йосыф, Суфия.

Вил Вилданович. Хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде!
Мөстәкыйм (тамашачыларга). Кызык бу дөнья. Кичә генә адәм калдыгы идем, ә хәзер... (Вил Вилданович-ка.) Мөстәкыйм генә диегез. Әфәндесе миңа килешеп бетми.
Касыйм Сабирханович. Алай димәгез Мөстәкыйм иптәш. Сез милләтебезнең йөзе!
Вил Вилданович. Иптәшләр. Мин сезгә важный яңалык ачам. Кичә безнең егетләр кабаттан ханның васыятьнамәсен тикшергәннән соң, шундый мөһим җөмләгә тап булдылар.
Нуркасыйм. Ягъни мәсәлән?
Вил Вилданович. Ягъни мәсәлән... Тыңлагыз. Васыятьнамәдә шундый юллар бар. Исәнме минем нәсел җебемне, нәсел шәҗәрәмне дәвам итүче ерак-ерак туганым, төпчек углым.
Касыйм Сабирханович. Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз?
Вил Вилданович. Васыятьнамәнең ахырына ихтибар итегез. Мин синең исемеңне, кем атлы икәнеңне белмим. Шуңа күрә бу сандыгымны нәселемне дәвам итүче, ишетәсезме, дәвам итүче,
ихтибарлы булыгыз, ир-ат затыннан булган төпчек торыным, ягъни оныгым, сиңа калдырам диелгән.
Касыйм Сабирханович. Нәселебезне дәвам итүче... Вил Вилданович, кабатлап шул җирен укыгыз әле.
Вил Вилданович. Нәселне дәвам итүче ир-ат затыннан булган...
Касыйм Сабирханович. Мин сезгә тик торганда гына васыятьнамәнең өтеренә кадәр өйрәнегез дип бюджеттан акча бирдермәдем. Күрәсез, васыятьнамә төбендә нинди фикерләр ята.
Йосыф Исхакович. Кич ни аңламыйм.
Нуркасыйм. Мин дә.
Суфия. Йөз сиксән тапкыр укыган җөмлә.
Миңлениса. Алай димәгез. Монда бик мөһим мәсьәлә ята.
Йосыф Исхакович. Ха, ха, ха... Мөһим мәсьәлә ди...
Мөстәкыйм. Юк инде, туганнар, уйларыгыз барып чыкмас. Мин өйләнмим. Үз тамагымны туйдыра алмаган килеш, кеше баласын алып, бәхетсез итеп, хәерче тудырасым юк.
Вил Вилданович. Ялгышмагыз, Мөстәкыйм әфәнде, Мөстәкыйм Исхакович.
Касыйм Сабирханович. Хан бабагыз сезне хөрмәт итеп, мең еллар элек сезнең бу якты дөньяга киләсегезне сизеп, сезгә шундый дәүләт калдырган икән, сез инде борынгы бабагызның йөзенә кызыллык китермәгез.
Вил Вилданович. Бабабыз диегез, Касыйм Сабирханович.
Касыйм Сабирханович. Сез инде хан нәселен дәвам итәргә алынгансыз икән, давай, өйләнегез. Күреп торасыз, нәселемне дәвам итүче, дигән. (Мөстәкыймгә.) Ә сез дәвам итәсезме? Юк. Бүгенгә кадәр өйләнмәгәнсез. Үзегезгә шактый яшь.
Йосыф Исхакович (пышылдап, Суфияга). Син авырлы. Син авырлы.
Суфия (пышылдап, Йосыфка). Ничек авырлы?
Йосыф Исхакович. Син корсаклы!
Суфия. Ничек корсаклы?
Йосыф Исхакович (пышылдап). Аңгыра! Син корсаклы. Мин нәрсә әйтсәм шуны җепләп бар. Иптәшләр, гафу итегез. Ул өйләнде!
Касыйм Сабирханович (аптырап). Ничек өйләнде?
Вил Вилданович. Өйләнде?
Йосыф Исхакович. Әйе, өйләнде.
Нуркае ы им, Миңлениса. Кайчан өйләнде?
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм белән Миңленисага пышылдап). Тик торыгыз, аңгыралар. Сизмисезмени, хан мирасын кулдан тартып алмакчы булалар. Мин нәрсә әйтсәм, әйе, дип торыгыз. Җәмәгать, Мөстәкыйм өй-лән-де!
Касыйм Сабирханович. Кемгә?
Йосыф Исхакович. Суфияга!
Вил Вилданович. Ничек Суфияга?
Касыйм Сабирханович. Суфия бит синең хатының.
Йосыф Исхакович. Элек минем хатын иде, хәзер энекәш хатыны.
Касыйм Сабирханович (Мөстәкыймнән). Җиңгәңә өйләндеңмени?
Мөстәкыйм. Белмим шул. Күптәннән эчкәнем дә юк инде...
Вил Вилданович. Үзенең җиңгәсенә өйләндеме?
Йосыф Исхакович. Әйе. Үз җиңгәсенә.
Касыйм Сабирханович. Ә син Суфия белән кайчан аерылыштың?
Вил Вилданович. Әйе. Судыгыз кайчан булды?
Йосыф Исхакович. Ә без суд белән аерылышмадык, шулай бит дәү абый, Нуркасыйм.
Нуркасыйм. Нәрсә дип әйтергә дә белмим шул.
Йосыф Исхакович. Без хәзер шәригать законнары белән яшибез. Без хан нәселе. Борынгы бабабыз законы белән яшибез. Суфия белән Мөстәкыйм төнлә икәүдән икәү генә калгач, мин Суфияга өч тапкыр талак, талак, талак дидем. Шулай бит, җиңги, Миңлениса?
Миңлениса. Әйе, әйе, өч тапкыр талак дидең.
Йосыф Исхакович. Әйттем бит, Нуркасыйм абый.
Нуркасыйм. Әйттең, энекәш, әйттең. Әле өстәвенә үзеңә әйттем, хатын кадәр хатыныңны да җәлләмисең инде, юмарт булсаң да булырсың икән, дидем.
Касыйм Сабирханович (Суфияга). Ә син аның талак дигәнен ишеттеңме?
Суфия. Ишеттем, ишетмичә.
Вил Вилданович. Ябык ишек аркылымы?
Суфия. Ул кычкырганда мин ишекне тибеп ачтым.
Вил Вилданович. Нигә?
Нуркасыйм, Миңлениса, Йосыф Исхакович. Шатлыктан.
Касыйм Сабирханович. Аерылышу Шатлыгыннанмы?
Нуркасыйм, Миңлениса, Йосыф Исхакович. Кавышу шатлыгыннан.
Касыйм Сабирханович. Һични аңламыйм. (Вил Виддановичка.) Син берәр нәрсә аңлыйсыңма, юкмы?
Вил Вилданович. Юк.
Нуркасыйм. Аның нәрсәсен аңлыйсың. Энекәш Йосыф өч тапкыр талак әйтүгә, мин указлы мулла буларак, Мөстәкыйм белән Суфия киленгә никах укыдым. Шулай бит?
Миңлениса. Шулай, шулай.
Вил Вилданович. Ә син.Мөстәкыйм, ризалыгыңны бирдеңме?
Мөстәкыйм. Сез бигрәк. Ниш­ләп мин ризалыгымны бирим. Абый хатынына өйләнергә сез мине кемгә саныйсыз.
Йосыф Исхакович. Син, энекәш, давай не паникуй. Сүзеңнән кире кайтма. Хан оныгы икәнеңне онытма.
Касыйм Сабирханович. Дөрес, Мөстәкыйм әфәнде! Хан оныгы буларак үз сүзегездә нык торыгыз! Иртәгә үзеңә хатынлыкка кандидатлар конкурсы оештырабыз. Шәһәребезнең иң гүзәл, иң
затлы кызлары сезнең алдыгызда, сезнең йөрәгегезне яулап алыр өчен көч сына­ячаклар. Әзер булып торыгыз.
Мөстәкыйм. Карагыз аны, күбрәк чакырыгыз. Мин үзем төскә-биткә, буй-сынга алама булсам да, хатын-кыз мәсәләсендә бик нәзберек.
Касыйм Сабирханович (та­машачыларга). Сасы көзән! Татар баеса хатын ала, урыс баеса чиркәү салдыра. Хак икән.
Музыка. Ут сүнә.
Алтынчы күренеш
Ут янганда сәхнәдә шул ук бүлмә. Әмма ул бик матурлап бизәлгән. Бәйрәм төсе алган. Сул порталда тәбәнәк кенә үзбәкләр чәйханәсенә охшаган, келәм капланган сәке. Сәкедә аш-су. Уртада аякларын бөкләп Мөстәкыйм, аның уң ягында Нурка-сыйм һәм Йосыф Исхакович, ә сул ягында Касыйм Сабирханович, Вил Вилдано-вичлар. Каршыларында затлы, ялтыравыклы чалма-чапаннан яшь чибәр егет курай уйнап утыра. Аның алдында зур бизәкле кувшин. Егет уйнавыннан туктала.
Егет. Хөрмәтле Мөстәкыйм әфән­де, хөрмәтле шәһәребез кунаклары. Кувшиннан елан чыгарып булмады. Бүгенге бәйрәмнең шарты елан чыгару түгел. Бүгенге мәҗлесебезнең максаты, күңел ачу белән генә чикләнмичә, бо-рын-борыннан килгән мирасыбызның, милләтебезнең асыл кызларын барлау, хан нәселен дәвам итүче, хан оныгы Мөстәкыйм әфәнде Исхакетдин улына яр эзләү. (Егет уң кулын сузып.) Хан оныгы, хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде галиҗәнабләре беренче номерлы чибәр, яшь сылу кызны бирегә чакыра. Музыка. (Шәрык музыкасы көчәя. Бүлмәгә ярым шәрә шәрык кызларына хас киенгән, уң кулына беренче номер таккан кыз чыга да бии башлый. Ара-тирә, килеп, Мөстәкыймгә сырыша.)
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм-га пышылдап). Ничек тә сайлатмаска ты­рыш. Хан мирасын үзләренә калдырыр өчен уйлап табылган хәйләләре.
Нуркае ы им (кул чаба). Булды, булды, хватит! (Музыка кими, кыз би­юеннән туктый да, матур кыяфәт ясап, бүлмәдән чыгып китә.)
Мөстәкыйм. Нәрсә булды. Нигә туктаттыгыз? Дөньямны онытып карап утырган җирдән, шапы-шыпы кул чабып матурлыкны, гүзәллекне туктаттыгыз.
Йосыф Исхакович (Мөстәкыйм-
нең колагына пышылдап). Исең китмә­сен. Күрмисеңмени, аяклары кәкре.
Мөстәкыйм. Булса соң. Сиңа кыз сайлыйбызмы, әллә миңамы?!
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм-га). Әйт әле шуңа берәр сүз.
Нуркае ы им. Күзең чыкмагандыр бит, энекәш. Кендегенә кара.
Йосыф Исхакович, Мөстә­кыйм. Кендегенә нәрсә булган?
Нуркае ы им. Нәрсә булган, нәрсә булган? Борчак кадәрле генә калган.
Касыйм Сабирханович (Мөс­тәкыймнең колагына). Абыең хаклы. Борчылма. Алда әле аның затлылары.
Егет. Хөрмәтле Мөстәкыйм әфән­де, хөрмәтле кунаклар! Сезнең алда чыгыш ясаган беренче номерлы асыл зат турында кыска гына мәгълүмат. Исе­ме—Декабрина! Алдагы гасырда туган, нәселе затлы. Кичә үзен урыс миллә­теннән санаса, бүгенгесе минутта татар милләтеннән саный. Буе бер метр да кы­рык тугыз сантиметр. Чәче сары, кашы кара, күзе яшел. Пони нәселеннән. (Уң кулын сузып.) Хәзер икенче номерны чакырабыз. Рәхим итегез икенче номер! Маэстро, музыка. (Музыка көчәя.)
Касыйм Сабирханович (Мөстәкыймгә). Минем үземә иң ошага­ны менә шушы икенче номер. (Бии-бии икенче номер чыга. Мөстәкыйм шаркылдап көлеп җибәрә.) Нигә көләсез?
Мөстәкыйм. Кызык бит.
Касыйм Сабирханович. Нәрсәсе кызык?
Мөстәкыйм. Көйгә баса белми.
Касыйм Сабирханович. Көй­гә басу нәрсә ул. Йөрәккә баса. Кара син аның фигурасына. Фигурасы шәп бит, ә?
Мөстәкыйм. Тяжеловес!
Касыйм Сабирханович. Че­беш түгел инде.
Мөстәкыйм. Ялгыш салып кай­тып моның йодрыгына эләксәң, бер сугуда накаут ясый бу.
Касыйм Сабирханович (Вил Вилдановичка). Сиңа ошыймы?
Вил Вилданович., Шәп бу. Аркалыгын чамадан тыш күтәргән ат шикелле.
Касыйм Сабирханович. Син­нән сораган мин дивана. Хатын-кыз аерган кеше сыман сөйләшеп торган буласың. Мөстәкыйм туган, тукта шушы кызга, алдатмассың. Минем бу мәсәләдә опыт зур. Мин җиде хатын алып аерган кеше буларак, хатын-кызны мичкә керсә дә арт саныннан таныйм.
Мөстәкыйм (кул чабып туктата). Җитте, булды. Азапламагыз баланы. Бар, сеңлем, бар, кер. Бии белмәгән кешегә биюдән дә авыр әйбер юк.
Касыйм Сабирханович. Нәрсә, сиңа бу кызның бер җире дә ошамадымени?
Мөстәкыйм. Бер җире дә дип инде... Күкрәкләре ошады да соң, но бит күкрәккә генә карап яшәп булмый бит әле. Тормыш булгач, бераз гына муены да, арт саны да, бил дигән нәрсәсе дә булырга тиештер бит.
Егет. Хөрмәтле туганнар. Хәзер сез­нең рәхсәт белән икенче номер хакында кыскача гына мәгълүмат. Исеме—Нур-касимә... Буе ике метр да...
Нуркае ы им. Булды, булды, мәгълүмат кирәкми. Өченче номерны чакыр.
Егет. Хөрмәтле әфәнделәр, хөрмәт­ле галиҗәнап Мөстәкыйм әфәнде. Хәзер сезнең ихтибарыгызга күп милләтле илебезнең иң гүзәл затларыннан берсе, өченче номерлы илаһи затыбыз, татар һәм урыс тырышлыгы белән дөньяга туган, ике милләтне дә уртак күреп, үзенә Элеонора исеме алган Чибәркәйне
чакырабыз. (Бүлмәгә бии-бии өченче номер чыга.)
Вил Вилданович (кул чаба). Браво, браво! Афәрин! (Мөстәкыймгә.) Менә бу ичмаса асыл. Кара син аның аякларына. Аяклары колактан төшкән. Ә ул муен, ул күкрәкләре.... Сезнең урында, Мөсткыйм әфәнде, үзем булсам, ике дә уйламыйча шушы асыл затка тукталыр идем.
Мөстәкыйм. Да.. Дөрес әйтәсең. Миңа да ошый бу гүзәл.
Касыйм Сабирханович. Бра­во, браво! Афәрин! (Кул чабып туктата.) Рәхмәт, сеңлем. Сез Мөстәкыйм әфәнде­гә ошагансыздырмы, юктырмы, анысын белмим, но әтиегез Вил Вилдановичка искитмәле ошадыгыз. Рәхмәт сезгә. (Өченче номер бии-бии чыгып китә.)
Егет. Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле әфәнделәр. Хәзер бирегә дүртенче но­мерны чакырабыз.
Касыйм Сабирханович. Постой, постой, энем. Өченче номер турында мәгълүматны ишетмәдек.
Егет. Гафу итегез, хөрмәтле Мөстә­кыйм әфәнде. Извините, господа. Әле генә сезне каршыгызда булып, сезне таң калдырган өченче номерлы гүзәл зат, Элеонора Вилевна егерменче гасырның азагында туып, егерме беренче гасырның башында күпләрне таң калдыручы Эле­онора, урыс һәм татар милләтенең гүзәл өлгеләреннән берсе.
Касыйм Сабирханович. Рәх­мәт. Безгә башкасы кирәкми.
Вил Вилданович. Нигә бүл­дерәсез. Сөйләсен, сөйләсен.
Нуркае ы им. Сөйләмәсен. Без­гә саф татар кызы кирәк. Шулай бит, Мөстәкыйм энем?
Мөстәкыйм. Шулай, абый.
Йосыф Исхакович. Дүртенче номерны чакырсыннар. Дүртенче но­мерны.
Егет. Хөрмәтле кунаклар. Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде. Хәзер сезнең сора­выгыз буенча шәрык музыкасына кое­нып, шәрык музыкасында йөзеп, бүгенге мәҗлесебезгә тагын да якты нур өстәп, дүртенче номерлы Мәгърүфкамалны алкышларга күмеп бирегә чакырабыз. (Музыка көчәя, бүлмәгә, бии-бии, ярым шәрә Суфия чыга.) %
Нуркае ы им (шаркылдап көлә). Охшаса да, охшар икән. Ка...а...ра әле, ка...ра. Монысы гел безнең Суфия ки­ленгә охшаган.
Йосыф Исхакович. Кая оша­сын инде. Суфия янында бу курчак. Аннары Суфия янында бу бит әле сабый гына.
Нуркасыйм. Ха... ха... ха... Кара инде, кара. Сикереп, сикереп куямы? Әй бичара. Байлык адәм баласын ниләр генә эшләтми. Ха... ха... ха... Иелеп аягыңны дә күгәреп күрсәт инде.
Мөстәкыйм. Ха... ха... ха... Афә­рин, афәрин! Молодец, булдырасың.
Йосыф Исхакович (Мөстәкый­мгә). Әллә ошыймы, энекәш?
Мөстәкыйм. Класс! Во, абый. Вот это номер! Браво! Браво! Бис!
Йосыф Исхакович. Афәрин! Афәрин! (Онытылып китеп.) Әйдә, әйдә, Суфия.
Нуркасыйм. Кем дисең?! Суфия дисеңме?
Йосыф Исхакович. Син үзең Суфия. Колагыңны чистарт. Мәгъруфка-мал димен!
Мөстәкыйм. Уф, үтерә бу мине. Әйдүк, әйдүк әйтергенәсе, сыгылмасмы идәне! (Барысы көлә-көлә кул чаба башлыйлар. Суфия бии-бии кереп китә.) Рәхмәт абый. (Йосыф Исхаковичка ку­лын суза.) Молодец абый. Синең башка гына мондый юмор килә ала. Менә ичмасам бу номер. Алайса скучно була башлаган иде. Җәмәгать! Мин болай хатын сайлый алмыйм.
Касыйм Сабирханович. Нигә?
М ө с т ә к ы й м. Нигә, нигә. Беренче чыккан кызның йөзен онытып та өлгер­дем инде мин. Сез каршы килмәсәгез, барсын да бергә чакырыйк. Сез каршы түгелме?
Вил Вилданович. Мин каршы түгел.
Касыйм Сабирханович. Мин дә каршы түгел.
Йосыф Исхакович. Мин кар­шы.
Касыйм Сабирханович. Нигә каршы?
Йосыф Исхакович. Потомучто энекәш Мөстәкыйм арыды. Ялгышып үзенә охшамаган хәләл, ягъни кәләш, хатын сайлавы бар. Ни генә әйтсәгез дә без ханбикә сайлыйбыз.
Нуркасыйм. Мин дә каршы.
Мөстәкыйм. Юк инде. Көн дә хатын сайлап утырып булмый. Бүген эшне бетерәбез.
Касыйм Сабирханович (егет­кә). Барысын да бирегә чакыр. = »
Егет. Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде. Хәзер сезнең йөрәгегезгә матур чәчәк булып кадалырга ут йотып торган хур кызларын чыгарам. Музыка! Хөрмәтле мөхтәрәм туганнар. Хан оныгы сезне көтә. (Бүлмәгә җиде кыз чыгып бии башлыйлар. Алар янына Мөстәкыйм дә чыгып кушыла.)
Мөстәкыйм (биепбетергәч). Хөр­мәтле туганнар. Сезнең рөхсәт белән мин сезгә шуны җиткерәм. Шушы минуттан бу җиде асыл затларның барысын да минем кәләшләрем дип уйлый аласыз.
Нуркасыйм, Касыйм Са­бирханович, Йосыф, Вил Вил­данович. Барысы дамы?
Мөстәкыйм. Әйе барысы да!
Нуркасыйм, Касыйм Са­бирханович, Йосыф, Вил Вил­данович. Берүзеңәме?
Мөстәкыйм. Әйе, берүземә. Бо­рынгы бабайлар көтүе белән хатыннар тотканнар, ә мин алардан киммени. Җиде хәләл, җиде хатын, җитмеш бала, җитмеш татар!
Музыка. Ут сүнә.
Җиденче күренеш
Ишектә звонок тавышы.
Мөстәкыйм. Очтым. Хәзер ачам. Сабыр итегез. (Ишеккә юнәлә. Ишекне ачып җибәрүгә бүлмәгә өч галим: Гали Вәлиевич, Вәли Галиевич, Сали Сад-риевич, Александр Александрович һәм Нуркасыйм килеп керәләр.)
Гали В., Сәли С., Вәли Г. Исәнмесез?
Александр Александрович. Здравствуйте?
Йосыф. Саумысыз.
Гали В., Сәли С., Вәли Г. О... Иосиф Исакович. (Күрешәләр.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Таш Сандык - 3
  • Büleklär
  • Таш Сандык - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4251
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1903
    32.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Таш Сандык - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4252
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1709
    32.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Таш Сандык - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1981
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 975
    41.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.