🕙 2 minut uku

Тапты әби әмәлен

Süzlärneñ gomumi sanı 202
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 152
51.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Сәхәбине әйтәм, әбисе берәр йомыш кушса, шундук хәйлә эзли башлый. Көннәрдән бер көнне Шәрифҗамал әби үзе дә әмәлен тапты.
  — Әйдә, Сәхәби, болай килешик, — диде ул, — мин сиңа табышмак әйтәм, ә син шуңа җавап тап. Әгәр табалмасаң, җиңеңне сызганасың да мин кушкан йомышны үтисең. Килештекме?
  — Фи!— диде Сәхәби.— Таптың куркытырлык нәрсә! Синең ул табышмакларыңны симәнкә кебек ярам бит мин!..
  — Алайса, әйдә ярып кара, — диде әбисе.— Менә сиңа беренче табышмак: «Таяк, таяк очында маяк. Маяк өстендә кибет. Кибет эчендә дүрт мең егет».
  — Һи-и! — дип шаркылдады Сәхәби.— Шуны да белмәскә! Көнбагыш ич!
  — Ярый, инде икенчесен тыңла: «Чибәр апама карыйм да елыйм, карыйм да елыйм».
  — Суган!
  — Ә менә бусы...
  — Җитте, әби. Вакытым юк минем — малайлар көтә.
  — Ярый, алайса, менә соңгысын гына тыңла да, аннары... «Таянадыр бөергә, тотынадыр биергә». Монысы нәрсә?
  — Эһем... эһем... Сәхәби тотлыгып калды.
  — Ул табышмакның икенче төре дә бар: «Билен буган Биктимер ишектән түргә сикерер». Я? Сәхәби тамагын кырды, башын кашып алды, әмма тиешле җавабын таба алмады. Ул күзләрен челт-челт иттереп тә, иреннәрен чәйнәп-чәйнәп тә карады,
  әмма нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ниһаять:
  — Җиңелдем, әби. Белмим! — дип әйтергә мәҗбүр булды.
  — Җиңелсәң — шул, — диде әбисе, — әнә билен буып почмакта утырган Биктимерне күрәсеңме? Шуны кулыңа ал да кереш эшкә: себерә башла идәнне:!.. Шул булыр синең җавабың!..
  
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.