Latin

Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4792
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1983
40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
- Шаяртмагызчы, зинһар, участок инспекторының сездән башка да эшләре бик җитәрлек, - дип елмайды милиционер. Аннан соң җит­диләнеп, Бикташевка честь бирде: - Борчуым өчен гафу үтенәм. Ми­нем сезгә берничә генә сүзем бар иде...
- Миңа?.. Үземә генәме? - диде гадәттән тыш гаҗәпләнгән Бик­ташев. Шаһин эләктереп алды:
- Оһо! Монда детектив әсәр сюжетлары күренә башлады. Ми­лиция... Яшерен сүзләр... Исән чакта табанны ялтыратырга кирәк!
- Юк-юк, бернинди дә яшерен серләр юк, - дип акланды инспектор. - Сезне борчуымның сәбәбе шул гына иде, иптәш Бикташев... Ки­беттә ишеткән идем, сезгә ниндидер кыз фатирга кергән икән... Мороженое ярата, диләр...
- Әйе шул, мороженое ярата, диләр... - Бикташев, каушап, бары тик шулай гына дип әйтә алды.
- Мин әле, иптәш Бикташев, бу участокта күптән түгел генә эш­лим. Кешеләрне бик белеп бетермим. Шуңа күрә туп-туры үзегезгә керергә булдым...
- Соң, әйтеп сөйләшегез, эш нәрсәдә?
- Ул чакта, турыдан-туры әйтәм, - инспектор авыр сулап куй­ды, - күрше урамдагы ике йорттан шундый жалоба килде: ниндидер бер яшь кенә кыз, фатирга урнашкан булып, хуҗаларның кыйммәтле әйберләрен урлап качкан. Сез... Сез үзегезгә урнашкан кызны яхшы беләсезме?
- Сезгә ни дип әйтим икән... - дип сузды кабат каушап калган Бикташев.
- Яхшы беләсезме дип, аны менә әни керткән фатирга, - Рабига, ханым сөйли генә башлаган иде, аны Шаһин бүлдерде:
- Ул кыз, иптәш милиционер, Тәнзилә исемле. Тәнзиләкәй-гөлкәй! Матур исемме?! Матур бит, әйеме? Ул кыз, иптәш милиционер, сәнгать училищесында укый. Рәссам булырга хыяллана.
- Әйе шул, минем улым да художник бит, - дип сүзгә катышты Зарифатти.
Инспектор киткәч, барысы да тынып калдылар.
- Ай-һай, бер дә юкка гына түгел бу! - Рабига ханым беренче булып тынлыкны бүлде. - Әйтте диярсез, юкка гыиа түгел. Ишетәсең­ме, Бикташев, син ул кызны милициядән яшереп калдың. Күңелем сизә, шул карак кыз кергән безнең өйгә. Валлаһи дип әйтәм, шулай!..

8
Тәнзилә урамга атылып чыкты да, кая таба барырга белмичә, бер урында басып калды. Кичәге ап-ак карлы буран да, урам үзе дә ты­нып калган иде. Бары тик җил генә, үзенә бер иптәш табылганга сө­енгәндәй, җиңнәрдән тарта, бүрекне йолкый.
Урамда кешеләр дә, машиналар да сирәгәеп калган. Еракта җемелдәшкән утлар гына «Без - монда! Без - монда!» дигән сыман, күз­гә керә.
Тәнзилә, әкрен генә атлап, урам буйлап китте. Ул үзенең кая бар­ганын да, ник барганын да аңламаган хәлдә, һаман атлый бирде. Әйтерсең кызны башындагы уйлар ияртеп бара, тукталырга ирек бир­ми иде.
Әйе, менә ул, ниһаять, әтисе белән күреште. Ниһаять, әтисе аңа беренче тапкыр эндәште. «Әйе-әйе, хәерле кич!..» Тәнзилә шушы кы­рыс тавышны яңадан ишеткәндәй булды. Бик тә кырыс, ачулы иде аның тавышы. Ни өчен? Ә бит бу очрашуны Тәнзилә гел бүтәнчә күз-алдына китергән иде. Ничек итеп, ничегрәк - монысын Тәнзилә бел­ми. Әмма, барыбер, бүтәнчәрәк, башкачарак булырга тиеш иде бу очрашу.
Тәнзилә монда, әтисе яшәгән шәһәргә, килүенә ныклап үкенеп куйды. Юк, уйламаган аның турында беркем дә. Көтмәгән аны бу шәһәрдә берәү дә. Уйлаган булса, көткән булса, болай каршыламас иделәр аны...
Туктале! Әтисе бит аның Тәнзилә икәнен - нәкъ менә Тәнзилә икәнен каян белсен? Ничек соң әле Тәнзилә монысын хәтердән чыга­рып җибәргән? Әгәр әйткән булса: «Мин - Тәнзилә, сезнең кызы­гыз», - дисә, әтисе аны бөтенләй бүтәнчә каршылар, бүтәнчә сөйләшер иде. Юк инде, уйнарга булгач - уйнарга! Ул - Тәнзилә, фатирсыз калган кыз. Ул сәнгать училищесында укый...
Ә бәлки, әтисенең ачуы аңа түгел, башкага булгандыр? Бәлки, аның ачуы хатынына килгәндер? Ә ул хатын, чыннан да, ачу китерер­лек шул. Гел үчекләшеп кенә тора. Шәп итте әле Тәнзилә аңа бүген каты әйтеп. Ә теге портретны, әнисенең портретын, элеп куеп та дөрес итте. Әй, кычкырыштылар да соң инде! Шул кирәк аларга! Яткырма­сыннар әнисенең рәсемен тузан эчендә! Ә нигә элеп куйды соң әле аны Тәнзилә? Ул рәсемне бит кире шунда, тузан эченә ташлау һич тә озак түгел. Иң яхшысы - алырга да чемоданга салырга иде!
Тәнзилә үзенең, шактый ерак киткәнен тойды. Әмма тукталмады. Башындагы уйлары аны үзләре белән ияртеп, тукталырга ирек бир­мичә, әйдәп-әйдәп алып баралар сыман иде. Тукта! Кая бара соң әле ул болай? Иң яхшысы - вокзалга бару да кайту юлына билет алу бит! Тик соң инде хәзер, соң... Нигә дип шунда ук жыенып чыгып китмәде соң әле Тәнзилә? Нигә дип чемоданын, әйберләрен алмады? Хәзер менә вокзалга барыр иде дә, теләсә кайсы юлдаш поездга утырып, кайтып китәр иде. Өйгә кайтыр иде дә әнисенә: «Экскурсия тәмам, мин кайттым!» - дияр иде. И, шатланыр иде әнисе, кочып алыр иде Тән­зиләне!
Аны бу шәһәрдә нәрсә тотып калды - Тәнзилә моны үзе дә аңла­та алмас иде. Тик Тәнзилә шуны гына тойды: ул әле әтисе белән сөй­ләшергә өлгермәгән, аны күреп-белеп өлгермәгән иде.
Урам читеннән бакча башлана икән. Кайдадыр еракта, бакчаның аргы башында шаулашкан, көлешкән тавышлар ишетелә, этләр өреп куя. Яшүсмерләр - малайлар-кызлар овчаркаларын кичке биләмгә алып чыккан. Тәнзилә бакча эченә үтте. Янәшәдәге утыргычка иңеп, этләрнең өреп, куышып уйнаганнарын күзәтә башлады. Ул үз бакча­ларын, өйләре янындагы бакчаны исенә төшерде. Анда да шулай: «Эт­ләрне йөртү тыела!» дип язу булуга карамастан, кичләрен овчаркала­рын алып чыгалар. Тик анда күңеллерәк: анда үз шәһәрең, үз бакчаң, этләре дә үз шәһәреңнеке...
Тәнзилә әнисен күз алдына китерде. Нишли икән ул хәзер? Бүген дә өстәлгә ике аш тәлинкәсе куйгандыр. Ә Тәнзилә менә кичке ашны да ашый алмый калды, Кыз тамагы ачыкканын тойды. Күзләреннән кайнар яшь бөртеге атылып чыкты. Тик ул аны шунда ук сөртеп алды да, үз-үзен шулай кызганып утыруына ачуы килеп, сикереп торды. Ниндидер бер эчке тавыш аңа кире кайтырга кирәклекне сиздерде. Әмма ул кузгалмады, кире утырды. Хәзер Бикташевлар фатирында ни­ләр сөйләшкәннәрен, нишләгәннәрен күзалларга тырышты кыз. Ләкин бу аның өчен мөмкин түгел иде.
Ә анда менә мондый сөйләшү булды.
Рабига ханымның: «Безнең өйгә шул карак кыз кергән, валла­һи!» - дип каударлануы Шаһин өчен бер сәбәп-сылтау булды, шаяр­тып та, үчекләп тә:
- Өеңдә карак кызлар асрыйсың, Бикташев, ә?! - дип, үзе дә сизмәстән, утка май сипте. Рабига ханым тагын кызып китте:
- Шул кыз аркасында өйдә күпме тавыш чыкты. Әле бит, җит­мәсә, мине өйрәтеп тора, хәерсез! Керләрегез, юылмыйча, өелеп ята, ди!
- Анысын бик дөрес әйткән! - диде Бикташев, кырт кисеп, ан­нан соң, Шаһинга ымлап, үз бүлмәсенә кереп китте.
- Менә шундый хәлләр бездә, дускаем, - диде ул авыр көрсенеп. Нишләргә дә белгән юк... Бер тынгылык юк, бер мөмкинлек юк, тәмам аптырашта калган, нишләргә?
- Ничек инде «нишләргә?» Шылтырат милициягә. Әйт, өемә ка­рак кергән, диген! - Шаһин үчекләшүен дәвам итте.
- Әйе шул, хәбәр итәргә кирәк! Нишләп әле без ул кызны яше­реп калдырырга тиеш? - Аларның артыннан ук ияреп кергән Рабига ханым сүзне эләктереп алды. - Әнә бит, участок милиционеры үзе эзләп кергән. Әйтербез, башта белмәгән идек диярбез...
Бикташев утырган урыныннан сикереп торды:
- Безнең икебезне генә калдыруыңны үтенәм! Ишетәсеңме, ү-те-нәм!
- Кара, кара моны, котырган үгез кебек кылана бу! - Рабига ханым, стенадагы портретка күзе төшеп, һөҗүмгә күчте: - Алып таш­лыйсыңмы менә бу рәсемне, юкмы? Ташламасаң, үзем чыгарып ыр­гытам!
- Кызмагыз, Рабига ханым. Бу рәсем мин киткәнче генә булса да эленеп торсын.
- Ничек инде, син киткәнче генә? Сиңа тагын аның ни кирәге бар?
- Беләсезме, хөрмәтле Рабига ханым, бу рәсемдәге кыз минем өчен бик тә кадерле кеше иде. Мин аңа багышлап җырлар яза идем... - Шаһин көрсенеп куйды да Бикташевка төртеп күрсәтте. - Ә менә бу кеше миннән бәхетлерәк булып чыкты. Сәрия минем җыр­ларымны түгел, аның рәсемнәрен яратты. Дөресрәге, үзен яратты. Ә бит ул минем беренче мәхәббәтем иде...
Рабига ханым, ышанырга-ышанмаска белмәгәндәй, Шаһинга ап­тырап карап торды. Мөгаен, аның Шаһинны беркайчан да болай моң­су кыяфәттә күргәне булмагандыр.
- Соң, шулай булгач, - диде ул Бикташевка борылып. - Биреп җибәр кешегә үз мәхәббәтен! Алып китсен бездән бу каһәр суккан рә­семне!
- Безгә комачауламавыңны үтенәм! - дип кычкырды тәмам яр­сыган Бикташев. - Ишетәсеңме?!
- Кычкырма миңа! - Рабига ханым, йөзенә җиңүче кыяфәте чы­гарып, әкрен генә артка таба шуды. - Ә рәсемеңне бүтән күземә күр­сәтәсе булма!
- Менә күрдеңме? - Бикташев, кулларын җәеп, Шаһинга сорау­лы караш төбәде. - Нишләргә менә шундый кешеләр белән, ә?
- Хатының белән нишләргәме, әллә бу рәсем беләнме? - Ша­һин үчекләшүен яшермичә, елмаеп куйды.
- Ташла әле шулай сөйләшү гадәтеңне! - дип кызды Бикта­шев. - Кеше синең белән чынлап сөйләшә. Бүтән бер-бер киңәшерлек кешем бармы минем синнән башка?! Ә син һаман шул чәнечкеләреңне кабартасың!
Шаһин Бикташевның иңенә кулын салды:
- Минем дә бер чынлап сөйләшкәнне ишетәсең киләме, картлач?
- Соң, күптәннән әйтеп торам лабаса мин сиңа!
- Ул чакта менә шул: бир син миңа Сәриянең бу портретын?! Беләсең килсә, мина нидер җитми... Юк, гаиләдә бәхетле мин. Бар да бар, тик кайчакта нидер җитми, йөрәк ялкаулана, кул бармый. Эш­ләп, иҗат итеп булмый. Шуңа күрә дә әче телле, төрткеле телле бу­лам мин. Сез мине үзегездән көлә дип уйлыйсыздыр. Юк, сездән көлми Шаһин, үзеннән көлә, үзен шулай битәрли ул... - Шаһин сулышын җыеп торды да: - Мин шушы рәсемгә карап, иң матур җырларымны язар идем. Ул мине бу торгынлыктан коткарырга тиеш. Мин сизәм... Бир син мина аның портретын?! - дип әйтеп салды.
Бикташевның сүзсез торганын күргәч, Шаһин янә дәвам итте: - Әйе... Сизәм, бирмисен син аны миңа, бирмисең. Чөнки, синен үзеңнең дә хәлең шул чама, минеке кебек. Хәтта минекеннән дә яманрак. Эшлисең-эшлисең дә, үз-үзеңнән риза булмыйча, Сәрия портретын тартып чыгарасың. Тузанын сөртәсең дә, ясаган рәсемнә­рең белән чагыштырасың. Юкка интегәсең, Бикташев! Андый рәсемне син бүтән ясый алмаячаксың! Син моны үзең дә беләсең, шуңа үртәләсең.
Син хәтта үзеңнең хыянәт ясаганыңны да беләсең. Юк, Сәриягә генә түгел, үз иҗатыңа да хыянәт иттең син ул чакта. Син җиңел юл сайладың: Рабига ханымның туганнарыннан алачак ярдәм синең кү­зеңне каплады, акылыңны томалады. Шулар ярдәмендә син зур иҗат юлына омтылдың. Әмма алдандың. Син моны яхшы беләсең: иҗат хыянәтне кичерә белми... - Шаһин бер генә минутка тынып торды. - Ачуланма, дускай, боларны әйтергә уйламаган идем мин сиңа, «чын сүз сөйлә» дип, үзең әйттердең.
- Рәхмәт... - дип сузды моңарчы тын гына утырган Бикташев. - Рәхмәт, рәхмәт, дус кеше, минем бәйрәмемә син дә һәйбәт бүләк әзерләгәнсең икән...

Кинәт көчле җил чыкты. Тәнзилә өйгә кайтырга кирәклеген аң­лап, тоеп утыра иде инде. Шулчак янәшәдә ишетелгән тавышка сискә­неп китте:
- Что, тесто-невеста, одна скучаешь?
Тәнзилә ялт итеп күтәрелеп карады. Утыргыч унында ике яшүс­мер егет белән бер кыз басып тора иде.
- Чего молчишь? Свободна что ли? - егетләрнең берсе, тәмәке­сен сүндереп, Тәнзиләнең уң ягына утырды. - А то у нас есть место, где развлечься!..
Тәнзилә, куркып, ни әйтергә белмичә, күтәрелә төште.
- Сядь! - егетләр белән килгән кыз аның иңенә басты, аннан соң, сул ягына утырып, ысылдаган тавыш белән өстәде: - Синең белән әйбәтләп сөйләшәләр икән, тавышыңны чыгарасы булма!..
Егетләрнең икенчесе, каршыга басып, тәмәке кабызды. Тәнзиләнең йөзенә төтен җибәреп:
Кайсы урамныкы? - диде. Сул якта утырган кыз кабыргасына төртте:
- Каян дип сорыйлар синнән!
- Ә!.. - Тәнзилә сикереп тормакчы иде, ике яктан тартып, кире утырттылар. Уң яктагы егет кулын Тәнзиләнең иңбашына салды:
- Тыныч кына утыр... Менә шулай...
Янәшәдә генә овчаркалар иярткән яшүсмерләр үтеп китте. Алар бу якка таба борылып та карамадылар. Карасалар да, утыргычта тыныч кына сөйләшкән кебек утырган бу төркемгә игътибар итмәсләр иде.
Тәнзилә чиктән тыш курыкты. Үзенең дер-дер калтырануын да тоймады, сизмәде. Ул бу минутта бернәрсә дә тоймый һәм уйламый кебек иде.
- Йә, кайсы урамнан? - дип кабатлады сул яктагы кыз.
- Мин... Мин бу шәһәрнеке түгел... - Тәнзилә, көч-хәл белән те­лен әйләндереп, җавап кайтарды. - Мин монда кунакка гына килдем...
Каршында басып торган егет пырхылдап көлеп җибәрде:
- Кунакка?! Ишетәсезме, ул бит кунак кызы икән!
- Кемнәргә килдең инде кунакка?
- Мин... Әтием янына килдем...
- Әтисенә килгән! - тегеләр исә берсен-берсе куәтләп пырхылдаштылар. - Ишетәсезме, ул әтисенә кунакка килгән.
- Аңлашылды! - диде сул яктагы кыз. - Ул әтисенә кунакка килгән. Димәк, әтисе аның белән бергә яшәми. Ә андый чакта әтиләр нишли? Кунакка килгән кызын тәмле кәнфитләр белән сыйлыйлар! Акча бирәләр!..
Кызның кулы кай арададыр Тәнзиләнең кесәсенә кереп китте.
- Малайлар! Монда нәрсәдер бар! - Кыз, шатланып, кыланып акча салынган кечкенә янчыкны каршыдагы малайга сузды.
italki
- Менә монысы шәп! - диде тегесе. Аннан соң кесәсеннән вино шешәсе тартып чыгарды. - Курыкма, тесто-невеста, без бушка гына алмыйбыз. Үзеңне дә сыйлыйбыз!..
Тәнзиләнең кулларыннан каерып, авызына вино коймакчы булды­лар. Тәнзилә бар көченә карышты. Шәраб аның муенына, битенә тү­гелде. Шулчак уң яктагы егетнең кулы Тәнзиләнең пәлтә эченә, куе­нына үрелде.
- Җәмәгать! Монда тагын нәрсәдер бар! - дип пырхылдады ул, Тәнзиләнең күкрәген авырттырып кысып.
Тәнзилә кинәт кычкырып җибәрде. Каяндыр туган бер көч белән каерылып, сикереп торды. Аның бар куркуы, калтырануы шул мизгел­дә юкка чыкты. Әйе, аның тәнендә туган бу көч бик тә яман көч - үз-үзеңне саклау инстинкты иде. Ул, күз ачып йомганчы, каршыдагы егеткә ташланды, аның йөзенә, күкрәгенә йодрыклары белән бәргәләде. Егет, күрәсең, моны көтмәгән иде: артка таба тайчанып, үз аякларына үзе чалынып, мәтәлеп китте. Әлбәттә, Тәнзилә үзе моны күрмәде. Ул хәтта үзенең нишләгәнен, ниләр кыланганын да тоймады, хәтерләмә­де. Ул әлеге өч хулиганның өч якка ташланып, үзеннән качып йөге­рүләрен дә аңламады. Күрәсең, ул әле аларны шактый гына куа да барган: исенә килгәндә утыргычтан шактый ераклашкан иде инде. Шунда гына ул, үз-үзен аңлап, тукталып калды. Хулиганнар һаман йөгерә иде әле. Бакча башына җиткәч кенә, тукталып, әкренрәк атлый башладылар. Артларына еш-еш карангалап алдылар. Ә араларында­гы кыз, борылып карады да, Тәнзилә ишетелерлек итеп:
- Сумасшедшая!.. - дип кычкырды. Үзе егетләре артыннан чапты.
Тәнзилә үзенең бөтенләй хәлсезләнгәнен тойды. Аның башындагы бүреге юкка чыккан, сәдәфләре коелган иде Ул, абына-түнә, бүреген эзләп йөрде. Иреннәрен тешләп, ике битеннән аккан яшьне, күңелен­дәге рәнҗүне тыярга тырышты. Ниһаять, бүреген табып алгач, түзеп-тыелып кала алмады: бүрегенә капланып, салкын кар өстенә егылып, үкседе дә үкседе. Аның, бу үксү тавышын бакча буйлап йөгергән җил генә ишетте...
Төн уртасында Бикташевны Зарифатти уятты:
- Улым!.. Килен! Тормассыз микән? Тәнзиләнең хәле авыр... Бикташев кузгалды. Аның артыннан Рабига ханым да сикереп
торды:
- Тәки бер бәла булды бу кыз...
Рабига ханымның сукрануы юкка гына түгел иде. Алар инде бу төндә икенче мәртәбә шушы кыз өчен кузгалалар. Хәер, алар бу төн­дә бөтенләй керфек какмадылар диярлек. Көч-хәл белән кайтып кер­гән Тәнзиләнең кыяфәтен күрүгә:
- Балакаем!.. Ни булды сиңа? - дип кычкырып җибәргән Зари­фатти өйне аякка бастырды. Кызның кыяфәте, чыннан да, кот очарлык иде шул: тузгыган чәчләре бүрек астыннан салынып төшкән, күзләре елаудан шешенгән, сәдәфләре коелып беткән. Барысы да, аптырашып, гаҗәпләнеп, сораулы карашларын кызга текәделәр. Ләкин Тәнзилә күтәрелеп карамады, беркемгә бер сүз әйтмәде, Зарифатти бүлмәсенә кереп китте дә урынга ауды. Өйдәгеләр аңлады: сораштырудан мәгъ­нә юк иде...
Зарифатти керфек какмады, Тәнзиләнең аяк очына утырып, мең төрле уйда калды.
Рабига ханым, әйләнеп-тулганып ята торгач, иренә төртте:
- Бар, әйләнеп кер әле... Төнлә торып, әйберләрне алып чыгып китмәсен!
- Йокла! - дип кырт кисте Бикташев, ә үзе һаман күрше якка колак салгалады.
- Ярар, миңа нәрсә? Мин үземнең кыйммәтле әйберләремне җы­еп куйдым, - диде Рабига ханым. - Үзегезне үзегез карагыз!..
Шулай исе китмәгән кыяфәттә әйтсә дә, Рабига ханым бераздан тагын Бикташевны кузгатты.
- Сугышып кайткан ул, беләсең килсә. Үз ишләре белән сугыш­кан. Аларда шундый тәртип икән, сүзне үтәмәсәң, шәйкедә үзләрен тукмыйлар, ди. Кичә үк урлашып чыга алмаган өчен тукмаганнар аны, менә күр дә тор!
- Йокла! Дәшмә... - диде Бикташев бу юлы әллә ни җикеренми­чә генә. - Иртәгә үзем сөйләшәм мин аның белән...
- Һәй, сөйләшәм, имеш! Нәрсәсен сөйләшеп торырга? Беләсең килсә, авызыннан вино исе килә иде аның! Шул бу, шул карак кыз! Милициягә хәбәр итәргә кирәк. Аның белән кәнфитләнеп торырга әле моңда.
Ир белән хатын шулай шактый озак сөйләшеп ятты. Бер үк сүз­не кат-кат сөйләшү үзләрен дә туйдыра башлаган иде инде. Зарифатти аларны нәкъ менә шул вакытта кузгатты: «Тәнзиләнең, хәле авыр», - диде.
- Нәрсә булды?
- Белмим, - Зарифатти кулларын җәеп куйды. - Тәне уттай кайнарланды. Кинәт кенә. Эндәшкән идем, җавап бирми. Үзе саташа, ыңгыраша...
Кыз, чыннан да, манма тир эчендә ята иде.
- Температурасын үлчәдеңме? - диде Рабига ханым.
- Үлчәмәдем шул, килен. Үлчисе дә юк инде, ут кебек яна.
- Үлчәргә кирәк, - диде Рабига ханым һәм Зарифатти алып кил­гән градусникны кызның куенына тыкты. Барысы да, тын калып, шул градусникка текәлделәр. Әйтерсең аларның барлык сорауларына, бу көннәрдә булган вакыйгаларга нәкъ менә шушы градусник җавап би­рәчәк, шушы градусник ачыклык кертәчәк иде. Тынлыкны бары тик Тәнзиләнең, еш-еш сулавы, башын кырын салып ыңгырашып куюы гына боза...
Рабига ханым градусникны кулына алды:
- Кырык та сигез... - диде ул шул ук катгый тавыш белән. - Бикташев! «Скорый» чакырырга кирәк! Алай-болай берәр хәл бул­са, җавап бирәсе...
Бикташев ашыгып киенде. Күпме еллар чиратта торып та, өенә телефон кертә алмавына сукранып куйды. Чаттагы телефон будкасына кадәр әле шактый ерак барасы иде. Урамга чыгуга аны көчле җил эләктереп алды. Бүреген генә түгел, үзен дә каядыр очырмакчы, ая­гыннан екмакчы булып маташты. «Бозылды һава... - дип сукранды Бикташев эчтән генә. - Кәеф бозылды, көндәлек тормыш бозылды, барысы да бозылды, шайтан алгыры!..»
Ул, телефон будкасына кереп, җилдән ышыкланды да, «03» санын җыйды. Колак төбендә озын-озын гудоклар аермачык ишетелде, әмма җавап бирүче булмады. «Йоклыйлар, каһәр! - дип уйлады Бикта­шев. - Мондый төндә «скорый»лар үзләре дә рәхәтләнеп йоклый. Ә мин, җүләр, куып чыгарылган эт кебек, урамда йөрим...»
- Тыңлыйм. «Ашыгыч ярдәм»тыңлый! - дигән тавыш аны сискәндереп җибәрде. - Сөйләгез, тыңлыйм!..
Бикташев бу «сөйләгез» сүзенә әзер түгел иде. Нәрсәсен сөйләргә? Ни дип сөйләргә?
- Тыңлыйм сезне. Сөйләгез! - дип яңгырады таләпчән тавыш.
- Температура! Аңарда югары температура! - дип кабатлады, ниһаять, исенә килгән Бикташев. - Сезнең ярдәм кирәк... Темпера­тура!..
- Ашыкмагыз! Аңлатыбрак сөйләгез, - тавыш тагын да таләп­чәнрәк була барды. - Кем авырый? Аңа ничә яшь? Температурасы күпме? Кем шылтырата?
- Бу мин - Бикташев! Мин шылтыратам! - дип кабатлады Бик­ташев һәм шул мизгелдә үз фамилиясенең «ашыгыч ярдәм» өчен бер ни дә аңлатмавы турында уйларга өлгерде. - Аңа... ундүрт яшьләр ча­масы... Кыз бала... Температурасы кырык та сигез!..
- Кызның исеме?
- Исеме? Тәнзилә...
- Кызның фамилиясе?
- Фамилиясе?..— Бикташев тукталып калды.
- Фамилиясе? — дип кабатлады тавыш.
- Фамилиясен белмим...
- Ничек инде белмисез?! Сез аның кеме буласыз?
Бикташев аңлады: сүз озакка сузылачак яки «ашыгыч ярдәм» бөтенләй килмәячәк иде. Әйе-әйе, аның ишеткәне бар: шулай «ашы­гыч ярдәм»не шаяртып та, алдалап та чакыручылар бар икән. Бикта­шев котылу юлы эзләде һәм тапты.
- Минем фамилиям ничек булса, аныкы да шулай: Бик-та-шева! — диде ул тавышын күтәрә төшеп. - Ишетәсезме, Бик-та-ше-ва!
- Димәк, сез - кызның әтисе? - дип төпченде тавыш.
- Әйе-әйе, кызым ул минем, кызым!
- Адресыгыз?
Бикташев, ниһаять, жиңел сулап куйды. Адресын атады.
«Ашыгыч ярдәм» тиз килде. Врач кызның температурасын яңа­баштан үлчәде. Градусникны куйгач, тиешле вакыт үткәнне көтеп, бүлмә эченә. Зарифаттигә, Рабига ханымга, Бикташевка күз ташлап алды. Бикташев инде «рольгә» кереп өлгергән иде. Ул, үз кызы өчен борчылган әти кеше сыман, врач янында янәшә басып торды. Әгәр дә Бикташев белсә... Әйе-әйе, әгәр дә ул нәкъ шушы минутта Тәнзиләнең керфекләре чак кына ачылуын һәм кызның ярым саташып нинди ха­ләттә ятуын аңласа иде. Тик ул әле бер ни дә белми, бер ни дә аңла­мый. Ул бары тик Тәнзиләнең бөрчек-бөрчек тир кунган борын очла­рына, дерелдәп-дерелдәп алган керфекләренә, калкып-күтәрелеп тор­ган күкрәгенә карый һәм шушы яшь кенә сылу сабый кыз баланың ничек итеп начар юлга басуы турында уйлый иде.
- Әнием... - Тәнзилә, кулын чак кыймылдатып, ак халатлы врач­ка үрелеп куйды. Әйе, кызның әнисе медсестра булып эшли һәм кыз ак халатлы врачны күреп саташа иде. Менә аның әнисе якынрак кил­де. Кулын Тәнзиләнең башына куйды.
- Сөйкемле кыз, - диде әнисе. - Күз тимәсен үзенә. - Сестра, укол әзерләгез!..
«Укол» сүзен ишетүгә, Тәнзилә сискәнеп китте. Керфекләрен кү­тәреп карады: әнисе кинәт юкка чыкты һәм каршында врач пәйда булды.
Ярдәм күрсәтелеп, Тәнзилә янында бераз утырганнан соң, врач Бикташевка дәште:
- Әгәр сез таләп итсәгез... әлбәттә, без кызыгызны үзебез белән алып китәбез. Тик, үзегез беләсез, елның шундый вакыты... Больница­ларда буш урыннар бик сирәк... авырулар еш кына коридордагы кой­каларга салына...
«...Таләп итсәгез... алып китәбез...» - Бикташев башта бу сүзләр­гә бик шатланды. Ләкин бу уйны шул мизгелдә икенче уй алыштыр­ды Һәм Бикташев кабаланып:
- Юк-юк, әгәр аның хәле ул кадәр куркыныч булмаса... Аны өй­дә генә дәвалау мөмкин булса, минемчә, яхшырак булыр иде, - диде.
- Шулай яхшырак булыр дип уйлыйм, - диде врач һәм рецепт кәгазьләрен чыгарып өстәл янына утырды. - Аптекадан менә шушы даруларны табарга тырышыгыз. Кызыгыз аякка тиз басар дип уй­лыйм. Яшь тән, көчле тән чирне тиз җиңә ул.
Барысы да тынып, йокы бүлмәсенә чыккач, Рабига ханым иренә ташланды:
- Бозау тек бозау икәнсең! Үзләре әйтеп торды лабаса сиңа: алып китәбез, диделәр. Ә син?!
- Кычкырма, надан баш, - диде ачуы килгән Бикташев. - Әз генә башың булса, уйлап кара: ул бит больницага минем фамилиям, минем исемем белән керәчәк. Документларга шулай теркәләчәк! Ә анда бер-бер хәл булса, җавап бирәсеңне көт тә тор! Аңладыңмы?!

10
Иртәнге чәйне сүзсез генә эчтеләр. Бикташев бары бер генә тап­кыр кызның хәле турында сорашып алды.
- Йоклый, тәне ут янмый, - диде Зарифатти, һәм яңадан тын­лык урнашты. Мондый сәер тынлыкның Бикташевлар өендә күптән булганы юк иде инде. Менә алар өчесе - Бикташев, Рабига ханым һәм Зарифатти табын янында утыралар. Бер-берсенә күтәрелеп кара­маска тырышалар. Әйтерсең алар бу мәлдә өчесе дә нәкъ бер үк ха­ләттә, бер үк хәлдә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чын­лыкта исә, аларның һәрберсенең үз халәте, үз уе. Ана, ир һәм хатын бу иртәнге сәгатьтә ни хакында уйлый? Әйтүе кыен. Әмма, ни хакын­да гына уйласалар да, аларның уйлары бер ноктага килеп кисешә: фатирга килеп кергән бу сәер кыз белән нишләргә?
Рабига ханымның фикере, йөзеннән, чәй-шикәргә үрелгәндә яса­ган кискен хәрәкәтләреннән үк күренеп тора: «Милициягә хәбәр итәр­гә кирәк! Әнә бит, участковый үзе эзләп килде!..» Бикташевның йөзе кырыс. Әмма күпме генә кырыс булмасын, Бикташев беркайчан да милициягә хәбәр итү ягында булмаячак. Беренчедән, ул белә: Шаһин­ның иң мәсхәрәле уклары аны гел чәнчеп торачак. Икенчедән, Бикта­шев каты бәгырьле кеше түгел: китсен, үз юлы белән китә бирсен. Тик Бикташев ул кызга үз сүзен әйтеп җибәрәчәк. Ныклап сөйләшә­чәк әле ул аның белән. Җир тишегенә керерлек итеп оялтачак. Ундүрт яшендә диген бит әле! Ундүрт яшендә шулай үзен мәсхәрә кылып йөр­сен кыз бала! Терелеп, аякка гына бассын, әйтәчәк аңа үз сүзен Бик­ташев, бик һәйбәтләп әйтәчәк!
Зарифатти гаебен сизә: барысына да ул үзе генә гаепле. Ул алып керде өйгә әлеге кызны, Тәнзиләне. Ул аңа беренче булып якты чырай күрсәтте. Анысына үкенми Зарифатти. Улы белән килененә мәшәкать, борчу-хәсрәт тудырганына үкенә. Ә Тәнзиләне күңеленнән кызгана ул. Ата-анасы бар микән соң, мескенкәемнең, ди. Кызларының болай итеп фатирсыз калып, начарлыкларга юлыгып йөргәнен беләләр микән, ди. Әйе, Зарифатти үзен гаепле сизә. Шуңа күрә дә ничектер акланырга тырышып сөйләшә:
- Улым, син ашыгасың бугай инде, үзем генә барып кайтырмын аптекага.
- Ә өйдә кем кала? Мине дә эш көтә ләбаса! - Рабига ханым ялт итеп урыныннан күтәрелде. - Син инде, әни, өйне ташлап чыгасы булма! Бу кызны өйдә ялгыз калдырсаң, шыр бүлмәгә кайтып керүең­не көтә тә тор!
- Әй, килен, ни сөйлисең син? Башын да күтәрәлми ята лабаса!
- Кем белә аның ни уйлап ятканын? Ә бәлки, юри шулай ятадыр. Безнең чыгып киткәнне генә көтеп?
Бикташев урыныннан кузгалды. Тамак кырды. Табынга рәхмәт әй­теп тормый гына, кием элгеченә таба китте. Кискен хәрәкәтләр белән өс-башына киде. Аннан соң, «Ни телисез, шулай эшләгез!» дигәндәй, ишекне кисәк ачып, чыгып китте. Рабига ханым да, мин әле кемнән ким дигән сыман, нәкъ шул ук кыланышларны кабатлады.
Зарифатти Тәнзилә йоклаган бүлмәгә керде. Кызның тигез сулы­шын тыңлап торды. Аннан соң, кичә врач язып калдырган рецептлар­ны алып, аптекага чыгып китте.
Тәнзилә шактый вакыт үз-үзен аңышмыйча торды. Тәне авыр, башы җиңелчә әйләнә иде. Ниндидер кыңгырау тавышы ишетелә. Кинәт кичә төнлә бакчада булган хәлләр күз алдыннан йөгереп үтте. Кыз бөтен тәне, гәүдәсе белән калтыранып куйды. Ә нәрсә шулай шылтырый сон? Ниһаять, ул моны ишектәге кыңгырау тавышы икә­нен аңлады. Торып утырды. Йомшак башмакларны эзләп тапты, ан­нан соң, ишек ачарга китте. Ишек төбендә балкып, авызын ерып, мольбертын, каләмнәрен тотып Нәҗип басып тора иде.
- Ну, симертәсең син йокыны! Портретыңа бер штрих!
Тәнзилә Нәҗипне күрүенә шатланды. Күңеле күтәрелеп, тәне җи­ңеләеп китте. Үзе, моны сиздермәскә тырышып:
- Чит-ят кешегә ишек ачмаска куштылар. - дигән булды.
- Китсәнә, нинди чит кеше булыйм мин?! - Нәҗип, мольбертын күтәргән килеш, өйгә узды. - Күрше ич мин, күрмисеңмени?
- Күршенең дә төрлесе була! - Тәнзилә урынына барып ятты.
- Портретны ясамый булмый инде, - диде Нәҗип, бераз апты­рап торгач.
- Ә син күрмисеңмени: кеше авырып ята, - диде Тәнзилә үз-үзенә төртеп күрсәтеп. - Аңа хәзер тулаем тынычлык кирәк.
- Нәрсә булды? Әллә салкын тигердеңме?
- Салкын тигердем.
- Ә... мороженоены күп ашадыңмы?
- Күп ашадым.
- Барысын дамы?
- Барысын да.
Нәҗип, башын иеп, тынып калды. Аннан соң гына:
- Син миңа ачуланасындыр инде алайса, - дип авыр сулады.
- Нәрсә өчен?
- Мороженое өчен. Минем аркада бит. Әгәр мин мороженое алып кермәгән булсам, син болай авырып китмәс идең.
- Ә мин авырмыйм!
- Нәрсә? - Нәҗип чын-чынлап гаҗәпләнеп, карап торды. - Әл­лә нинди кәмит кеше син, әле генә үзе, авырыйм, диде. Ә хәзер, әнә... аңлап бетермәссен сине, дөрес дип әйтәм.
- Ә синең анлап бетерәсен киләме?
- Соң, аңлап бетермәгәч, ни кызыгы бар?
- Аңлап бетергәч, кызыкмы?
- Белмим. Минем аңлап бетергәнем юк әле.
- Бәхетең бар икән, алай булгач. Ә кешеләр бер-берсен бик тиз аңлап бетерәләр дә, аннан соң бик тиз туялар. Кызыгы калмый.
- Каян беләсең?
- Мин барысын да беләм.
Нәҗипнең янә авызы ерылды:
- Вундеркинд икәнсең алайса. Портретыңа бер штрих!
- Ах, әле син шулаймы, үртәшә дә беләсеңме?! - Тәнзилә ялт итеп урыныннан сикереп торды да Нәҗипкә ташланды. Аны күз ачып йомганчы аягыннан чалып егып, өстенә үк менеп утырды. - Әйт, үр­тәшмәссеңме бүтән, юкмы?
Нәҗип, бу көтелмәгән хәлдән каушап, юри дә, чынлап та ычкы­нырга тырышты. Ләкин Тәнзиләнең куллары аны нык эләктергән иде.
- Йә, әйт, үртәшмәссеңме бүтән? - дип кабатлады ул, Нәҗипне идәнгә кысып.
- Юк, юк, үртәшмәм, җибәр!
- Дөрес дип әйтәсеңме?! - дип үчекләде Тәнзилә.
- Дөрес дип әйтәм! Үртәшмәм.
Тәнзилә Нәҗипне кулыннан тартып торгызды. Кызның йөзе алсу­ланып, яктырып, ачылып китте. Әйтерсең ул әле үткән төнне генә янып-пешеп, уттай кайнарланып ятмаган да, хәлсезләнеп, башы авы­раеп, тәне ватылып уянмаган иде.
- Ну көч синдә! - дип сузды Нәҗип. - Безнең урамның теләсә кайсы малаен тотып кыйнарлык.
- Кирәк икән кыйнармын да! - дип батырайды Тәнзилә. Ә үзе, кичәге хәлне исенә төшереп, калтыранып куйды. - Мин бит малайлар белән кыйнашып үстем.
- Малайлар белән кыйнашып? Ә нигә кыйнаштың алар белән?
- Якларлык кешем юк иде. Шуңа кыйнаштым.
- И, мин булсам, сине яклаган булыр идем. Дөрес дип әйтәм.
- Кирәкми. Кызлар үзләре көчле булырга тиеш.
- Алай бер дә кызык түгел. Малайлар көчлерәк булырга һәм кызларны якларга тиеш.
- Ә якламаса? Әгәр, шул көче белән масаеп, кызларны гына кыерсытып йөрсә? Юк инде, минем үземнең көчле буласым килә! - Тән­зилә юри кыланып «баһадир» кыяфәткә кереп, Нәҗип каршына килеп басты. - Йә, ясыйсыңмы, минем менә шундый портретымны?
- Юк, алай түгел! - Нәҗип кызны урындыкка утыртты. - Менә шулай. Башыңны күтәрә төш. Миңа таба борылыбрак кара. Курыкма, күп булса, шул бер генә сәгать утырып торырга туры килер сиңа.
- Бер сәгать? - Тәнзилә урыныннан сикереп торды. - Син нәр­сә, мин бер урында ярты секунд та тик утырып торалмыйм!
- Соң, тырышып кара инде бераз? Бик кирәк бит миңа синең рәсемең.
Тәнзилә баскан урынында бөтерелеп куйды:
- Ә син мине биегән килеш төшер! Мин бер урында сәгатьләр буена биеп тора алам!
- Китсәнә, андый портрет буламыни?! - Нәҗип шулай дип кул селтәде, ә үзе кызның хәрәкәтләренә сокланып карап торды.
- Йә, биюче кыз рәсемен ясыйсыңмы, Нәҗип?! - дип көлде Тән­зилә. Ә Нәҗип аның каршына ук килеп басты:
- Булды бу, Тәнзилә! Таптым!..
- Нәрсә югалткан идең, Нәҗип?!
- Таптым мин, таптым, дөрес дип әйтәм!
- Алтын таптыңмы әллә, Нәҗип?! - Тәнзилә, биюеннән кинәт туктап, ике кулы белән башын тотып, идәнгә чүгәләде. - Ай!..
- Нәрсә булды? Тәнзилә, ник дәшмисен, Тәнзилә?
Тәнзилә башын артка ташлап, рәхәтләнеп, иркенләп, көлеп җи­бәрде:
- Уф! Башым әйләнеп китте... Егылам дип торам.
Нәҗип аны караватка утыртты:
- Ну, куркыттың син мине. Шулай шаяралармыни?!
Тәнзилә башын мендәргә салды да Нәҗипкә карап тын калды.
- Син гел шундыймы, Нәҗип?
- Нинди?
- Син... Син кешене бер дә рәнҗетмисен, шулаймы?
Көтелмәгән бу сүздән Нәҗип башын түбән иде. Авыз эченнән генә:
- Рәнҗүнең ни икәнен беләм мин... - дип сузды.
- Син бер дә алдаша белмисең, шулаймы?
-Алдашканны яратмыйм.
- Ник?
- Яратмыйм. Менә шул.
- Ә сине алдаганнары бармы?
- Бар.
- Кем?
- Ә син теге чынаякны Бикташев абыйга бирмәдеңмени?
- Юк. Ә нәрсәгә ул аңа?
- Бернәрсәгә дә түгел. Мин ана ябыштырып кертермен дип әйт­кән идем. Бир син аңа, яме?
- Ярар сон... Ә ник ябыштырдың син ул чынаякны?
- Болай гына. Шулай гадәтләнелгән.
- Гадәтләнелгән?
- Минем «архитекторлык» та шул ватык чынаяклардан башлан­ды инде, дөрес дип әйтәм.
Тәнзилә Нәҗипкә сәер генә карап куйды.
- Син үзең бик кызык: аңлап булмый.
- Нәрсәсен аңлап булмый инде?.. - Нәҗип кул гына селтәп куй­ды. - Барысы да аңлашыла. Кем алдады дип сорыйсың син миннән. Кем булсын, әти белән әни. Алдадылар алар мине, алдадылар. Рән­җедем мин аларга...
Нәҗип күзләренә җыелган яшьне күрсәтмәс өчен, күзләрен читкә төбәде. Күрәсең, аның бу сүзләре күптәннән җыелып-тулып килгән, ул аларны уртаклашыр-сөйләр кешесен генә тапмаган. Нәҗипнең бу хакта сөйлисе килми, әмма ул аны менә бүген, шушы ят бер кызга, Тәнзиләгә сөйләми дә кала алмый кебек иде. Нәҗип ничектер килеш­сез итеп кенә көрсенеп куйды:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 4
  • Büleklär
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4726
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2052
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4900
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1851
    39.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4792
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1983
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1454
    43.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.