Latin

Таң Кызы - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2353
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1288
44.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Шунда Зариф, югалып утырган җиреннән айнып, көтелмәгән сүз әйтеп куйды:
— Бозылып, диген!
Егетләр инде, күзләрен уйнатып, гүяки күлмәк алыштыргандай гына бер кыз артыннан икенчесен кочып ятуларын хыял итә башлаган иделәр, менә сиңа мә, бозылу, имеш!
— Коткы таратып утырма әле монда, суган суфиы!— диде Мирвәли, Зарифны элеп алып, селкеп салгандай мыскыллап.— Шуңа күрә Зәринәңне дә башкалар карый, ә син ирен ялап кына йөрисең!
Шунда Зариф сикереп торды һәм, өстәлне ташлап, бүлмәдән чыгып китте. Мирвәли аның артыннан киерелеп көлеп калды, хәтта:
— Бар! Зәринәңнән үзең барып сора, йөгер!— дип кычкырды.
Табынны Мирвәли әзерләткәнлектән, аңа хуҗа да ул иде. Янындагы иптәшләре, без, сыеның хөрмәтенә йөз күрсәтеп, әйткәннәре белән килешеп, барчабыз бергә каһкаһалап утыра бирдек.
Зарифның уенда Мирвәлинең әйткәннәрен үтәп Зәринәгә сорау белән йөгерү, мәгънәсез кылану гамәле юк инде, анысы, беләм. Ярый әле ул көнне егетен сагынып Зәринәсе дә килмәде. Хәер, килә калса, Мирвәли тарафыннан котыртылган егетләр аны мөгаен куып ук чыгарган булырлар идек. Ул безнең күз алдыбызда хәзер Таң кызы кебек түгел, тутыккан, бозык калай консерва савыты сыман тоела башлады.

VI
Икенче көнне иртәннән Зариф авырый иде. Бүлмәдәшләренә:
— Яңгырга эләгеп салкын тидердем,— диде.
Бу хәле икенче һәм өченче көннәрне дә кабатланды. Ул хәтта лекцияләргә йөрү кирәклеген дә онытты. Ашамады, эчмәде. Караватында ятты да ятты. Аның кинәт салкын тидереп, урын өстенә ауганлыгы хакында хәбәр тиз арада таралып өлгерде. Әмма, ни хикмәт, теге ялтыравык калай консерва савыты сыйфатындагы Зәринә дә бу араларда һаман күренмәде. Хәер, аның хәзер кирәге дә шулкадәр генә иде.
Ә дүртенче көнне, иптәшләре лекциягә йөгергәндә, Зариф аяк өстендә калды. Мирвәли, бу хакта ишеткәч:
— Үлмәдемени әле ул?— дип, тагын уен сүз өстәп көлде. Аның бу сүзләре башкаларга да ошап куйды.
Студент халкы шундый инде ул: юктан гына да мәгънәсезләнеп көлке таба. Ә Мирвәли булган җирдә шаян сүзсез калу мөмкин түгел. Әмма бу вакытта Зәринә Зарифның авырып китүе хакында ишеткәнен һәм хәлен белешергә тулай торактагы бүлмәсенә йөгергәнен беркем дә уйламый, башына да кертә алмады. Дөнья гел шулай инде ул: берәүләр тел тегермәнен тарта торалар, икенчеләр эш-гамәлдә булалар.
Зәринә килеп кергәндә Зариф, өс киемнәрен алыштырып, киелгәннәрен юарга дип әзерләнеп маташа икән. Кыз аны, йөгереп диярлек килеп, кочып та алган, башларын, кулларын тотып-тотып карарга да алынган, җитмәсә:
— Ни булды, җаным? Әллә суык тидердең? Ничек болай булды?— дип сораштырырга да тотынган.
Аннары:
— Мин сиңа дарулар, әче балан кагы, варенье алып килдем,— дип, өстәлгә, сумкасыннан чыгарып, барысын-барысын тезә-тезә әйтә икән:— Болай температураң юк та сыман, пульсың да нормада. Кайчан авырый башладың?
Егетнең ул арада әле башын, әле кулын тота Зәринә. Әмма Зариф аның сүзләренә җавап бирми. Үпкәләгән кыяфәттә бүртенеп кала бирә, караватына барып утыра. Зәринә чәй кайнатып алып керә. Ашыгып өстәл ясый. Ә Зариф һаман да бер хәлдә кузгалышсыз кала бирә. Зәринә түзми:
— Әйт, Зариф җаным, ни булды? Өзмә үзәкләремне! Зинһар өчен, үтенеп сорыйм!— дип ялына, шунда аның каршына килеп тезләнә, кабат кулларыннан тотып, пульсын карый.
Шунда гына егет, бераздан акылына килгәндәй, урыныннан кузгала, аякларына баса, кызны да торгыза һәм аңа үтергеч сорау бирә:
— Әйт дөресен, Зәринә! Син мине алдап кына йөрисеңме, әллә чынлапмы?— ди.
Кыз аның бу сүзләреннән әүвәле аптырап калган, аннары зиһенен җыйган һәм авыр тын алуы аша:
— Яратып, гомеремне дә синең өчен бирергә әзер булып!— дигән.
italki
Зариф ышана алмый, моны кызның бер-бер хәйләсе генәдер дип уйлый. Шунда тагын да үтергеч икенче соравын бирә:
— Равис белән төн уздыруларың хакмы? Бик мактап сөйлиләр, вагоннары белән поезд кереп китәрлек, диләр. Шулаймы?
Зарифтан мондый юләр һәм кабахәт сүзләрне ишетергә теләмәгән Зәринә кабат тезләренә егыла. Йөзе, кыяфәте бозыла, бераз башын салындырып утырган хәлендә тик кенә шулай кала бирә. Аннары аякларына баса, егетнең күзләренә туп-туры карап, өстендәге ак плащын салып, аны идәнгә ташлый, зәңгәр кофтасын да, чәчләрен сүткәннән соң, салып ыргыта. Һәм шулай чишенә-чишенә, тәмам шәп-шәрә хәлендә кала. Мондый гүзәллекне гомерендә дә күргәне булмаган Зариф өнсез була. Зәринә аңа әмер бирә:
— Чишен, ят! Кем мин, күрерсең!— ди һәм егеткә таба чын мәхәббәт хисләреннән шашынган йөрәген-башын кая куярга белмичә килә башлый.
Ә аннары дөнья-ахирәт, җир-күк, идән һәм түшәм саташканнар. Бу хәл хакыйкать мизгелләреннән берсе, ә бәлки дә бердәнбере буларак аларга насыйп ителгән.

VII
Таң кызы киткәндә Зариф йокыда калган. Ул һаман да, саташып булса кирәк, башы астындагы мендәрен кочкан хәлендә, әллә сөенеп, әллә елап:
— Зәринә, җаным, бәгырем, мин сине бик тә, бик тә яратам!— дип, һәр сүзен аерым-аерым әйтеп сөйләнгән, ахрысы.
Кыз тыныч кына киенгән, үзенең нинди адым ясаганлыгын акылы белән дә, күңеле белән дә аңлый, тоя, моны бернинди хатага санамаган булыр.
Чыгып киткәнендә йокылы хәлендә сөйләнеп саташкан Зарифка олы кара күзләрен тутырып карап ала. Аны үбәсе, кочасы, яратасы килсә дә, янына бармый. Ишекне кысып кына яба. Егетнең өстәлендә язу да калдырмый шунда. Ул әлегә тормышында алга таба ниләр эшләсен, Зариф белән нинди мөнәсәбәттә булачагын да күз алдына китерми. Үз юлы белән атлый бирә. Зариф моны гүяки төшендә күргәндәй йоклап ятуында сизенә әлбәттә, әмма уянып җитә алмыйча, саташулы сөйләшүендә кала бирә.
Аның мондый халәткә кергәне һичкайчан булмаган икән. Бу турыда кешеләрдән дә ишетеп белмәгән, китаплардан укыганында да игътибар итмәгән. Бары тик зәңгәр күкне, кызарып чыгуын, кояш бата баруын һәм ярым алсу төстәге ап-ак болытларны гына шәйли, шулар арасында ялгыз аккош булып, ярын эзли-эзли оча, кычкыра:
— Зәринә, җаным, бәгырем, мин сине бик тә, бик тә яратам! Зәринә, бәгырем!
Аның тавышы каңгылдап ишетелә. Әллә шуңа Зәринәсен таба алмый инде? Әнә кара кошлар, козгыннар, тилгәннәр очып үтәләр. Алар Зарифка, аның аккош икәнлеген күреп, һөҗүм итәрләр, канатларын чукырлар сыман. Менә аларның берсе нәкъ аның яныннан очып уза. Олы, сары каймалы, оятсыз күзлесе. Ә Зариф аның янында үзен кечкенә коштыр сыман сизә. Шундый куркына. Менә икенче, өченче кара кошлар гүяки аны, канатлары белән сугып, очкан җиреннән бәреп төшерергә телиләр.
Һәм шунда еракта-еракта икенче бер аккошны күрә. Аның тирәсендә тилгәннәр уелып-уелып очалар, әллә талыйлар да инде. Зариф шунда таба талпына. Әмма мондагы кара кошлар аңа ирек бирмәскә маташалар. Аларга карамый, ул тагын талпына, араларыннан аралап чыга. Әмма теге аккош күренми дә инде. Зариф һаман:
— Зәринә, җаным, бәгырем, мин сине бик тә, бик тә яратам!— дип кычкыра-кычкыра аваз сала. Әмма нигәдер тавышы бик зәгыйфь чыга.
Шунда кемнәрдер шаулаша башлыйлар. Әллә кара кошлар, әллә кешеләр инде? Әмма берсенең тавышы бигрәкләр әшәке ишетелә. Таныш тавыш. Зариф бит аны белә!
Без кайтып кергәндә ул хәйранлыкта күзләрен ачты. Нигәдер Мирвәли дә бүген безгә ияргән иде. Лекциядән кайтып киләбез. Ул барчабыздан да алдарак йөрергә ярата. Зариф, аны күрергә теләмичә, йоклагандай кабат күзләрен йомды. Зәринә турында уйлап: «Ул китте микәнни?»— дип уйлап алгандыр мөгаен.
— Һо, егетләр, бу монда сыйланып кына ята, авырганга сабышып!— дип шаулый бирде Мирвәли.— Мин сездә чәй эчеп чыгам!
Зариф шунда, тагын күзләрен ачып, бүлмәдәгеләрне карап алды, араларыннан Зәринәне эзләде. Аның идәндәге киемнәре дә юк иде. Ә өстәлдә үзе белән алып килгән барча ризыкларны калдырган. Егетләр, ач козгыннар сыман, аларга комсызланып ябырылдылар. Кайсы, сындырып алып, авызына күмәч тутырырга өлгерде, аны тыгыла-тыгыла, чәйнәргә итенеп, иреннәрен генә кыймылдатыр хәлдә теле белән әйләндерә башлады. Икенчесе чәй яңартырга дип чәйнек тотып чыгып китте. Өченчесе өстен-башын салып маташа әнә. Ә Мирвәли, нигәдер монда безгә ияреп кереп, аш кашыгы белән чумырып алып, авызына варенье кабып маташа, киемнәренә тамыза-тамыза сосканын да сизми.
Ул арада чәй кайнатылып, аны алып керделәр. Пешә-пешә диярлек эчеп, ашап тәмам туйгач, киерелеп, студентлар корсакларын тоттылар. Аларның чопыр-чопыр ашаулары инде кабат күзен йомып тыңлап яткан Зарифның ачуын китерә башлагандыр, хәрәкәтләнеп алды. Шунда Мирвәли:
— Булды бу, егетләр, шәп сыйландык! «Больной» анда ни хәлдә икән?— дип, караватлар ягына мыскыллы сорау ташлады.
Шунда Зариф урыныннан торырга булды. Ул шәрәтән иде. Юрганын кайтарып куйды да, болар ашап туя белмәде инде дигән уй белән ахрысы, караватыннан торды. Киенә башлады. Шунда тәнендә һәм аякларында кипкән кан ерымнары күреп алды. Урын-җиренә карады. Анда да бер учма кан җәймәсе иде. Егетләр дә бу хәлне күреп алдылар. Мирвәли, кинәт хәсрәткә бирелеп:
— Син нәрсә, Зариф? Әллә кан костыңмы? Бу нәрсә?— диде, хәйран иткән кыяфәттә артистланып.— «Скорый» чакыртырга кирәк, юкса үлә бу, егетләр! «Живо»!
Зариф хәвефкә бирелмәде, ул бары тик:
— Кирәкми, егетләр!— диде.— Бу минем кан түгел, Зәринәнеке! Ул бүген монда булды. Без, аның белән, менә шулай... Йокладык!
Сүзләре бик тә ямьсез иделәр.
Егетләрнең хәйранлыкта авызлары ачылып калгандай иде. Зариф, киенеп бетеп:
— Мирвәли, ә син гайбәт таратып йөрмә, хәшәрәт козгын! Сүзләреңдә грамм да хаклык юк икән синең!— дип, кинәт кенә ачулы тонга күчеп әйтә башлаган иде (бәлки аның йөз шәрифләренә дә сугарга исәбендә булгандыр?):— Җирбит!—диде, кулын кизәнеп күтәреп.
Һәм шунда ук Мирвәли, букчасын эләктереп, бүлмәдән юк та булды.
Зарифтан мондый ук хәлне көтмәгән иптәшләре телсез хәлләрендә урыннарында калдылар. Аларга оят булырга тиеш иде. Бүген бүлмәләрендә Таң кызы Зәринә һәм аның зат егете Зариф арасында нинди мәгънәле сөешү вакыйгасы хакыйкатьне фаш итеп узганлыгын, инде дә шуның нәтиҗәсенең шаһитлары икәнлекләрен студентлар аңламый калмадылар, билгеле. Хәер, моны яшерү дә кирәк түгел иде шикелле.
Зариф, бүлмәдәшләрен шул хәлләрендә калдырып, юарга әзерләп куйган киемнәренә өстәмә итеп караватыннан җәймәләрен дә җыеп алып салды да, чиләге-ние белән күтәреп, кулына кер сабыны һәм «Лотос» кер уу порошогы тартмасын да эләктереп, үз эшләре белән чыгып китте. Газ плитәсендә кайнатып, керләрен ашыгып-ашыгып ышкып юды. Мунчага да барып кайтырга исәпләгән иде. Ерак түгел, тимер юлның аргы ягында гына ул. Кичке унга кадәр эшли. Ә вакыт әле кичке җиделәрме тирәсе генәдер?
Ә аннары, хәле яхшы булса, Зәринәсен күреп кайтыр. Сөйгәне кая, ни өчен китеп барды икән аны калдырып? Эһ Зариф, Зариф! Кеше сүзләренә ышанып, гайбәткә бирелеп, шушындый оятсыз гамәл кылырга ярый идемени? Кыз баланың бәхетенә кул сузарга ни хакың бар иде синең? Аның әнисе, әтисе, туганнары алдында гөнаһыңны кая куярсың? Кечкенәдән карап, егылмасын, ватылмасын, авырмасын дип, тәмам утлар һәм хәсрәтләр йотып үстермәделәрме алар аны? Хәзер дә бәхете өчен кайгыртып торалар, уйламаган, искә төшермәгән, юлында изге бәндәләр генә очрасын дип теләкләрдә калмаган минутлары бармы? Ә син, оятсыз, үзеңнең чуар күңелең аркасында шушы кабахәт гамәлне башкардың бит. Кеше сүзенә ышандың, имеш. Гайбәткә бирелерлек, баш бирерлек булгач, нинди егет инде син, йә? Эһ Зәринә, Таң кызы, син бит дөньяда бердәнбер гүзәл зат!
Зариф үзе кер юа, үзе уйлый, вакыт-вакыт сытылып елап та ала. Ул шунда гомерендә башка бер генә тапкыр да кеше сүзенә, гайбәтенә колак салмаска, карамаска үз алдында, Зәринәгә карата йөрәгендә туган мәхәббәт хисләре белән горурланып сүз бирә. Шуннан соң гына җаны бераз тынычлана.
Керләрен чайкап элгәч, чәй кайнатып эчте. Бүлмәдәшләре инде күптән кайсы-кая таралышып беткәннәр, Зарифның күзенә чалынмас өчен качкан иделәр булса кирәк. Банка төбендә генә калдырылган варенье, сынык икмәк кисәкләре егеткә тамак ялгарга ярап куялар.
Аннары, киенеп, шәһәр мунчасында юынып кайтырга дип чыгып китте ул.

VIII
Зәринә белән Зарифның мәхәббәте әкияттәге кебек, адәмнәр һәм хәтта җеннәр дә көнләшерлек иде. Әйе, гүзәл дә иде. Әмма ул аларны бәхетле итә алмады.
Юк, ялгышам, шушындый мәхәббәт кенә кешеләрне бәхетле итә ала! Әмма моңа без, дуслары, танышлары комачауладык. Мирвәли дә, Равис та алардан үлә бетеп ничек көнләшсәләр, без дә, аларга кушылып, нәкъ шулай эшләдек. Үзебездән андый ярата белү булмады. Хәер, Зарифка караган кызлар безгә күз дә салмас иделәр, хәтта шуңа да ачуыбыз килгәндер. Югыйсә минем дә ул вакытта яратып йөргән кызым бар иде бит, мең чибәркәй арасыннан сайлап алынганы. Әмма безнең сөю хисләребез бөреләнделәр дә корыдылар. Әллә соң шул ачудан башкаларның бәхетен күрә алмас хәлгә килгән чагым идеме, и ахмак, дивана баш!
Зәринә белән Зарифның мәхәббәтләре чыннан да дастаннарга тиң була ала иде шул. Һәм без, хәшәрәт җаннар, үт куыкларыбыз сытылгандай, алардан кырауга эләккән чәчәкләр кебек каралып-каралып көнләштек. Әле менә шунда да Зәринәнең мәхәббәте дигән сүз генә тел очына килә, гүяки Зарифны монда чын итеп катнаштырасы килми. Бу да шул көнчелектән калган теләк түгелме? Эһ без, кешеләр, үз кулыбыздан килми, ә башкаларның хисләреннән, башкаларның бәхетеннән күпсенергә генә торабыз. Нигә соң аларга карата хөрмәт хисләребез тумый? Андый затларга без мәдхияләр укырга, андый танышларыбызның булуына сөенергә, хәтта шул сәбәпле үзебезне дә бәхетле итеп тоярга тиешле идек тә бит югыйсә!.. Әмма ни гамәлебездән, ни җаныбыздан, рухыбыздан, зиһенебездән — бер нәрсәбездән дә килмәде. Инде гомер юлымның шактый өлешен узгач кына мин моны аңладым: менә ни өчен түбән җаннар җәннәтле була алмыйлар икән! Намазда, уразада, хаҗда да түгел ул хикмәт, хәтта җыйган белемең дә бер файдасызга китәргә мөмкин. Түбән рухлы була торып, адәмнең хөрмәткә дәгъва кылуы оятсызлыкның аргы ягы инде ул! Үзегезне «үлчәп» карагыз! Гөрс-мәрс гәүдәдәмени хикмәт, әгәр син кешелекле түгел икәнсең, әгәр дә син гадел уй һәм гамәл йөртә белмәсәң, әгәр дә син вак җан икәнсең, димәк ки, үлчәмең дә хәтта бер карышлык та түгел. Хәер, мондыйларга урынны тәмугтан да бирергә ашыкмагыз, анда керү өчен дә лаеклы булырга кирәк әле ул!
Ә Зариф белән Таң кызы Зәринәнең мөнәсәбәтләре башка яңармадылар. Ничә барып та, егет кызны эзләп таба алмады. Очраганда да Зариф яныннан Зәринә «танымыйча» узып китә торды. Егет үзенең кемлеген менә шунда аңлагандыр бәлки?
Дөрес, Зарифны башка кызлар һич тә тынычлыкта калдырмаячаклар иде. Ул шулай булды да. Әмма аның йөреп китәргә маташкан бер генә яңа танышы да Зәринәнең хәтта чәч бөртегенә тормый иделәр. Әгәр сез бүген Зәринә янында өмет белән берәр ирнең койрык болгап йөрүен күрсәгез, белеп торыгыз, аларның берсе — Мирвәли, икенчесе мөгаен да Равис булыр, яки шуларның адашлары. Әмма коры авыз булулары шиксез.
Әле бүген генә телевизордан Зәринәне күрдем. Аның да йөзенә бераз сызыклар сызылган, чәчләренә аксыл төс йөгерә башлаган. Әмма шулай ук чибәр, шулай ук затлы. Сүзләрен дә төгәл белеп, аңлатып сөйли. Аның министр итеп билгеләнүен газеталардан укып белә идем инде. Өч бала үстерәләр икән. Ире зур заводта директор, диләр.
Ә Зариф аңа, шушындый дәрәҗәләргә күтәрелә барганында, чын терәк була алыр идеме? Белмим. Иргә — хатыны, хатынга — ире ышаныч һәм таяныч түгелләр икән, төрле гайбәтләргә салынып, бер-берсенә җәбер тудырсалар — ничек алар олы хөрмәтләргә ирешерләр иде соң?
Мирвәли әле һаман «борын сызгыртып» йөри. Аның сайлау комиссияләрендә элекләрне җитәкче кебегрәк бер зат булып эшләгәнлеге хакында танышларымнан берәү сөйләгән иде. Инде ул хәбәрдән соң да ничә еллар үтеп китте. Хәзер кайдадыр, белмим.
Зарифның бүлмәдәшләре ул елны тәмам бер-беребездән туеп бетеп, башка һич кенә дә бергә яшәмәс хәлгә килдек. Уртак уйларыбыз, сүзләребез дә юк идемени? Иң беренче булып мин алар яныннан күрше бүлмәгә күчендем. Май ахырында Зарифка да күрше караватта урын табылды. Бишенче курсны тәмамлаган студентның урыны бушап калган иде.
Зарифтан Зәринә хакында бик тә сорыйсым килә иде, әмма кыюлыгым җитмәде. Сагына, көтә идеме ул аны, аралары киселүгә риза идеме, белмәдем. Ә мин ул Таң кызын озак вакытлар оныта алмадым. Ул бит чыннан да кояш-ай кебек иде, ниндидер изге сәгадәт нурлары бөркеп тора иде аңардан.
Хәер, әле һаман да шундый икән! Бәлки Зариф, үзенең уйлап чыгарган «беренче мәхәббәте» Бәрия кебек үк, андый бәхетне күтәрә алмаган, Зәринәгә лаеклы түгелмен дип уйлаган булгандыр?
Эһ Таң кызы, Таң кызы!
Ярар, Зариф — Зариф инде ул, ә мин исә шулай гомерем буе сине сагынырмын һәм юләрләргә ияреп синнән көлгәнем өчен мыскылланып елармын микәнни? Гафу ит, гаеп Зарифта түгел, мин — аның дустында, аркадашы, терәге, таянычы була алмаучыда!
3 февраль, 2007 нче ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Таң Кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4586
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2250
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Таң Кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2353
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1288
    44.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.