- 9nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Төхфәи Мәрдан
🕥 34 minut uku
Таң Җиле (Романнан өзекләр) - 1
Süzlärneñ gomumi sanı 4404
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(Романнан өзекләр)
Читтән караганда, аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде: кардай ак озын күлмәк, кардай ак лулык астыннан кардай ак чәчләр күренеп тора... Әнә ул, ак фарешта сыман, ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгән чүәкләрен янәшә китерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде... Кошлардан кала бар җиһан татлы йокыда. Пыяладай шома су өстеннән урыны-урыны белән аксыл пар күтәрелә. Ык аръягындагы яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклыйлар. Нуриасма бераз башын күтәрде дә, карашын Ык аръягы өстеннән йөгертеп, еракка — зәңгәрсу өрфия артында күкләргә ашып торучы Чия тавына юнәлтте... Кояшның алтын бишеге тау итәгенең әнә шул бил турына асылгандыр кебек тоела Нуриасмага... Таң беленә, таң ата... Таң, таң, таң... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора.
Нуриасма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды, аның өчен илаһи нәрсәләр шул булды.
— Хәерең белән кил, — дип кабатлады ул тагын бер мәртәбә.
Әмма аның теләге кабул булмады. Хәере белән килмәде бу көн.
***
Сәгать тугызлар тулып киткәч, Нуриасма, оныгы Маратны ияртеп, агач бакчасына чүп утарга чыкты. Бераздан, машинасы белән җир селкетеп, Гарифҗан кайтты, аңа Мизхәт тә ияргән иде.
.Гарифҗан исерек иде... Ул кесәсеннән Мизхәткә нидер алып бирде дә, чайкала-чайкала барып, Бәрияләргә кереп китте... Нуриасма, бакчадан чыгып, урамның каршы ягына атлый-атлый:
— Гарифҗаннан нәрсә алдың? — диде, малаеның күзләренә текәлеп.
Мизхәт кәлеп җибәрде һәм, кесәсеннән җиз төсле бер кечкенә озынча калай алып, әнисенә сузды.
— Ә минем котым очты: аракы алырга акча бирде дип торам.
— Син нәрсә, әни... Нишләп мин аракы алып йөрим ди...
Шулчак мотоциклда Рәмзи белән аның хатыны Мәдинә килеп туктады. Рәмзи матаеннан төште дә иң элек Нуриасма белән, аннары
Мизхәт белән ике куллап күреште, хәл-әхвәл сорашты. ә.Рәмзи аның иренең туганы иде. Сәгыйдулласы үлгәндә әйтте:
«Карчыккаем, — диде,— берүк туганнар белән араны суытма, балалар аралашып үссеннәр», — диде. Нуриасма аның сүзен тотты. Нуриасма белән Мизхәткә Рәмзи бигрәк тә якын иде. Чөнки бу өйне үзенең ике иптәше белән ул эшләде, тиешле акчанын да яртысын гына алды, калганын Сәгыйдулла абый рухына багышлыйм, диде. Рәмзи тирә-юньдә иң яхшы балта остасы буларак кына түгел, игелеклелеге белән дә халыкка танылган иде...
...Мотоцикл бер тибүдә кабынды, алар кузгалып киттеләр. Кырыкилле атлам бардылармы икән, Рәмзи артына борылып тагын елмайды, кул болгады. Рәмзинең керәсе килгән икән, кыставым җитмәде, кыстасам керәсе булган дип ачынып куйды Нуриасма...
— Ярый, улым, син дә эшеңә бар, — диде ул кискен генә.
Мизхәт кузгалып киткәндә, Гарифҗан кыяр кимерә-кимерә чыгып килә, Бәрия дә аңа ияргән иде. Аны өенә озаткач, Бәрия Нуриасма янына килде.
— Ни хәлләрең бар, җиңгәчәй?
— Ару әле...
Бәриянең яшькелт күзләре гадәттәгечә туктаусыз хәрәкәтләнә иделәр. ...Нуриасма кешенең күзенә карау белән, аның күңелендә ни ятканын чамалый иде, ә менә Бәриянең эчендә ни яшеренгәнен ул гомер буе белә алмады.
— Бәрия, харап итәсең бит кешене, — диде ул, — аракы эчкәч ни булмас, ул бит рульдә.
.““Шулчак ак «Нива»сы белән колхоз председателе Хөснуллин килеп туктады. Бәрия тиз генә кереп шылды да күзен капка ярыгына терәде. Ул да булмады, капкадан җиннәре сызганулы Хәдичә, аңа ияргән Гарифҗан күренде.
— Иптәш Хөснуллин, бу юньсез тагын эчкән бит. Ун көн айныганы юк. Штраф салыгыз, теләсә ни эшләтегез, машинасына гына утыртмагыз.
— Миңа аның эчүе турында бу арада беркемнең дә әйткәне юк иде әле, — диде ул, үз-үзенә сөйләнгәндәй. Аннары карашын Гарифҗанның йөзенә күчерде дә: — Әллә праваңнан колак кагасың киләме, егет? — дип өстәде.
— ...Берлеккә гафу итегез инде, — дип ялынды Гарифҗан.
Ул Хөснуллинның кичерүчән икәнлеген белә... Идарә членнары каты җәза бирүне сораганда да, Хөснуллин каршы чыга, кешеләрне эш белән төзәтүне алга сөрә иде. Ләкин халык шунысын аңлады:
Хөснуллинның миһербанлык күрсәтүе иң каты җәзадан артып китмәсә, бер дә аннан ким булмый. Гаепле кешенең җиде тиресен тунап эшләтә белә Хөснуллин.
— Синең хакка гына калдырам, Хәдичә апа, — диде Хөснуллин.
Гарифҗанга кырыс кына эндәште: — Урманчыларны утыртып идарә каршына кил!
«Нива» артыннан Гарифҗан да кузгалды, Хәдичә аңа йодрык селкеп калды. Нуриасманың кулы бик озак эшкә бармады. Ошатмады ул аларның сөйләшүен.
Урманга барған машинаның авариягә очравы һәм шунда Рәмзинең үлүе турында хәбәр әйтәләр.
Малаеның өйдән чыгуын да, машинасын үкертеп кузгалуын да Нуриасма сизмәде. Кая гына караса да, Нуриасманың күз алдына
Рәмзинең бая мотоциклда китеп барышлый борылып, шикәрдәй ак тешләрен күрсәтеп елмаюы, Маратка кул болгавы килде дә басты...
Нуриасма битеннән тәгәрәп-тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртмәде, урамга чыкты, тау битләреннән әйләнеп кайтты, бераз күңеле утыргач, зиһенен җыйгач, кибеткә барырга булды. Урамда да, кибеттә дә бөтен кешенең телендә шул хәлләр, Рәмзинең үлеме иде.
— Менә, улым, күпме бәхетсез, күпме ятим, — диде Нуриасма, йөрәгенең януына чыдый алмыйча. — Моңа синең белән мин дә гаепле.
— И әни! — диде Мизхәт, өзгәләнеп. — Айнык баштан да әллә нинди аварияләр килеп чыга.
— Исерек баштан булган бит...
— Мин аңа әйттем, арыгансың, утырма машинаңа, сүндер дә куй, дидем. Тыңламады. Әгәр Хөснуллинның үзенә бүрәнәгә барасы булмаса, ике аягымның берсен дә атламас идем, диде...
Әллә дөрес ишетмәдемме икән дип, Нуриасма кабат сорады:
— Хөснуллинның үзенә дисеңме?
— Әйе, Чирмешән ягында әтиләренә өй салдыра ди бит. Гарифҗанны да больницага үзе илтешкән.
Халык, авылның әле дүртенче дистәсен ваклый гына башлаган иң игелекле кешесен мәңгегә салкын гүр куенында калдырып, зираттан чыкты.
Юлдан акрын гына кайтып баручы кешеләрнең өстенә тузан бөркеп, Хөснуллин машинасы узды.
Халык өйләренә таралышты.
Шуның белән эш тә бетте.
Шушы вакыйгалардан соң, Нуриасманы тикшеруче чакърта.
Гарифҗан исерек түгел дигән документка кул куярга куша. Нуриасма намусына каршы бармый, үз сүзендә тора. Мизхәт тикшерүче кушканча эшли.
Нуриасма тикшерүче яныннан бик авырлык белән генә кайтып җитте. Авызы кипкән иде, чәй куярлык рәте булмады, башта ятып торды, йокымсыраган кебек тә итте, гәүдәсенә бераз хәл керсә дә, башы чуен кебек авыраеп калды. Чәй эчмичә җибәрмәс бу, дип уйлады ул һәм самавыр куйды. Өстәл әзерләп йөргәндә, ишектә Хәдичә күренде.
— Минем Гарифҗанны.... — Хәдичә төкереген йоткандай туктап алды,— ни дидең соң?
— Күргәнчә инде, Хәдичә.
— Ничек күргәнчә?
— Үзең шунда идең лә. Миннән тәкрарлап сорап торасың юк.
Хәдичә чынаягын ачу белән этеп җибәрде, чәенең, чайпалып, клеёнкага түгелүенә дә игътибар итмәстән:
— Их, Нуриасма, Нуриасма!— диде.
Нуриасманың да йөрәге урыныннан купты, күңелендә әллә кайчангы рәнҗешләре белән хәзергеләре кушылды да өермә булып бөтерелде.
— Гарифҗан эчкән өчен хәзер мин гаеплемени?
— Син миңа фәлсә сатма!— диде Хәдичә. — Сиңа ни пычагыма аның эчүе, әчмәве? Күрми калсаң ярамадымыни?
— Сиңа яхшатлы булам дип, дөреслекне яшерә алмыйм мин. Ачулансаң ачулан, үпкәләсәң үпкәлә.
...Ул кисәк кенә Нуриасманың колагына иелде дә битенә кайнар сулышын бөркеп пышылдады:
— Ал син аңлатмаңны, кеше көлдермә!
Нуриасма, нәкъ аның төсле елмаеп:
— Ул риза түгел шул,— диде.
— Кем?— Хәдичәнең күзләрендә өмет чаткылары кабынды.
— Йөрәк, — диде Нуриасма тыныч кына.
Хәдичә ачудан башын артка чайкап җибәрде.
— Әйе, йөрәгең миңа ачулы синең!— диде ул, ярсуын тыя алмыйча. — Миңа кайгы килүе кирәк сиңа!Ә дөреслек дигәнең халык арасына чыкканда биткә сөртә торган кершәнең генә.
Хәдичә, урамны аркылы чыгып, өенең бусагасын атлап кергәнче,
Нуриасманы каргады. Алар мәңге килешә алмадылар. Моның төп сәбәпчесе Нуриасма иде. Ул гомере буе башкалардан аерылып торырга омтылды... Ул шулай көчәнгән саен, Хәдичәнең аңа котырып ачуы килде.
Мизхәт төшлектә үк Гарифҗан янына барып кайтырга ниятләгән иде, өлгермәде.
Ул басуга барып җиткәндә, комбайннар эшкә керешеп кенә маташалар иде. Мизхәт, машинасын туктатып, бункер тулганны көтә башлады һәм шунда гына аңа Гарифҗан бик кызганыч булып китте... Мизхәт әлеге уйларының эченә үк керергә өлгерә алмый калды,
Хөснуллинның яшел «УАЗ»ы килеп чыкты һәм салам өеменә борынын төртеп туктады.... Алар кул бирешеп күрештеләр.
— Эшлар бер дә шәптән түгел бит әле, Мизхәт дус, — диде ул, шаккатырып.
.Мизхәт тәмам чыгырыннан чыкты.
— Мәҗит Харисович, турысын гына әйтегез: ни бар?!
— Гарифҗанны батыра торган аңлатма биргәнсез дип ишеттем.
Дөресме?.. Бүген-иртәгә яңа машина кайтып җитә. Үзегезгә үзегез аяк чалмасагыз, яхшы булыр иде.
«УАЗ»ның кузгалып киткәне ишетелде. Председатель әйткән хәбәр башта аны аптырашка калдырса да, хәзер ул бәйләнгән яраны чишеп, ертып җибәргәндәге шикелле әрнү белән алышынды... Әнисенең бүтәнчә язмаячагын Мизхәт белергә тиеш иде бит!
...Ул өйгә атлыгып кайтып керде.
—...Ни булды, улым?
— Әни, нигә син Гарифҗанны... — аның фикере өзелде, кирәкле сүзләр теленә килмәде. — Нигә... әйттең?.. Башкаларга яраган бер сиңа гына ярамады. Гомергә шулай... Син генә үзеңә бертөрле...
...Тик Нуриасма керфеген дә селкетмәде. Ниһаять, ул авыр итеп сулады да, җыр көйләгәндәй сузып:
— Мин дөрес яшәмәгәнмен икән, алайса, — диде. — Мине яшәргә өйрәт әле, улым, әйдә, өйрәт...
— Әни, Гарифҗан хакына! — диде. — Коткарырга кирәк аны! Бер генә мәртәбә...
—Нәрсә бер генә мәртәбә?! Я, әйт, нәрсә?! — Нуриасма кычкырып җибәрүен сизми калды.
Мизхәт ялт итеп борылды һәм әнисенең кырыс карашы белән очрашты, нишләптер эсселе-суыклы булып китте.
...Ниһаять, Нуриасманың чытырдатып кысылган иреннәре хәрәкәткә килде:
— Без әтиең белән гомер буе саклаган изге әйбергә син тап төшердең! — диде ул.
Мизхәт күзләрен тутырып аңа карады, әнисенең карашы рәхимсез иде. Ул үзенә бернинди кичерү юклыгын аңлады.
— Мин исән чакта безнең өйдә ялган була алмый. Син моны белә идең бит...— Нуриасма малаена сораулы карашын юнәлтте, ләкин
Мизхәт башын читкә алды. — Менә шул: я мин... — Әнисенең калтыраган тавышы, Мизхәтнен бәгырен кисеп, бик нык акрынаИды, — я... и син... Аптап-әчәр урын да тапкансың...
Мизхәт, күзенә берни күренмәгән хәлдә, өйдән чыгып йөгерде.
Табигатьтә барысы да үз чираты белән, җай гына дәвам итә.
Ә менә кешеләр тормышында... Бөтенесе катлаулы, әллә ничә мәгънәле, аңлаешсыз; бер калыпка кертә торган түгел.
Мизхәт су өстенә карап уйланды да уйланды. Уйлар әле үткәнгә, әле бүгенгегә йөгерде, хәзер аларны берничек тә туктату мөмкин түгел иде. Әле уйлыйсы уйларның очы-кырые юк иде... Тикшерә, бизмәнгә сала башласаң, кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнлегенең очына чыкмалы түгел. Гарифҗан Рәмзинең һәм үзенең әти-әнисе, хатыны, балалары каршында гаепле. Хөснуллин белән Бәрия дә шулай.
Әнисе Хәдичә апа, Гарифҗан, аның хатыны һәм балалары каршында гаепле кебек. Мизхәт, гаиләнең иң изге нәрсәсен бозган өчен, әнисе һәм мәрхүм әтисе каршында гаепле. Ныклабрак уйлый башласаң, бөтенесе алдында аерым-аерым да, бергә дә гаепле. Кем генә гаепсез соң? Кайда иң гадел хөкемче? Әйе, әйе, әнисе хаклы! Хөкемче бер генә: Дөреслек!
Ул төнне Нуриасма да йокламады.
Мизхәт Ык буенда күзәткән йолдызларны, айны ул тәрәзә аша карап ятты... Уе кая гына йөгерә башласа да, йөрәк «син гаепле» дип аваз бирде. Әйе, аның улы алдында берничек тә җуеп бетерә алмаслык олы хатасы, гаебе бар, һәм ул Зөбәрҗәт белән бәйле иде... Үз гаебен үзе исән чакта йолып бетерә алса иде Нуриасма! Әгәр Зөбәрҗәт авылга килмәсә, бәлкем, болар берсе дә булмас та иде. Аны, турысын әйткәндә, Нуриасма үзе дә яратты. Авыл халкы да үз итте кызны.
Ләкин, Мизхәт белән дуслыклары көчәя барган саен, Зөбәрҗәт турында гайбәтләр ишәя башлады. Иң беренчесе кызның шәһәр баласы булуына, артык чисталыгына, пөхтәлегенә, берүзе бертөсле аерылып торуына бәйле иде... Авылда тормаячакмын, үзебезнең Алабугага китәм,
Мизхәтне дә алып китәм, дигәннәре дә өстәлде, җитмәсә. Ул ирдә булган, аерылып кайткан икән...
Улын югалтудан коты алына иде Нуриасманың. Авыл кешесе шәһәрдә кем инде ул? Мескен чәүкә ул. Шәһәрдә үскән кеше дә авылда шул ук чутта. Ул үз гомерендә бер нәрсәгә җаны-тәне белән инанды: бәндә җирдән аерылса, нәсел агачы корый, кавем-кабилә үлә.
Авыл гына һәммәсен саклый, хәтерли. Ә шәһәрнең хәтере юк.
...Дүрт баласының берсен генә булса да шәһәргә бирмәскә хакы бардыр бит аның?! Шул рәвешле малаен коткару уе үскәннән-үсә барды... Башы катып, ни кылырга белми йөргәндә, Мизхәтнең гаскәргә алынуы Нуриасманы бу уйлардан коткарды. Бер яктан, ялгыз калуына борчылса, икенче яктан, күпмедер сөенде: ике ел вакыт шактый, шул чорда Зөбәрҗәт я авылдан китеп барыр, яисә башка ни дә булса килеп чыгар.
Ахырдан түзмәде, беркөнне кичкырын Зөбәрҗәтне мәктәптән кайтышлый очратып, өенә алып керде.
— Мизхәт ниләр яза соң, кызым? — диде Нуриасма, ягымлы гына итеп.
— Солдатның ни булсын инде, Нуриасма апа...
Бу сөйләшү аның өчен шулкадәр көтелмәгән иде, ул коелды да төште... Нуриасма кызның уң кулын үзенең кытыршы кулларына алды да, ялварулы карашын аның күзенә төбәп:
— Кызым, зинһар өчен, мине ятим итмә син, — диде, үзе туктаусыз аның кулын сыпырды. — Сез икегез ике кеше, ике дөнья өчен яралгансыз. Зинһар, алып китмә аны! Калдыра күр... Мин сиңа гомерем буе рәхмәт укырмын...
Зөбәрҗәтнең куллары калтыранып куйды, күзләренә мөлдерәмә яшь тулды, иреннәре дерелдәде. Ул акрын гына торды да:
— Нуриасма апа... зинһар, борчылмагыз... Хушыгыз! — диде һәм елый-елый чыгып йөгерде.
Мизхәт армиядән кайткач, колхозда шофёр булып эшли башлады, өйне дә кузгалтты. Әмма Нуриасма Мизхәтнең ничектер боеклыгын тоеп-сизеп йөрде. Аның эшләве ачу белән эшләү кебек иде. Күзеннән нур, шатлык качты баланың. Нуриасма моңа Зөбәрҗәт сәбәпче икәнен сизенә иде... «Я Аллам, мин бит бала гомеренә кергәнмен!» дигән хәтәр уй аның йөрәген өттереп, куырып алды. Ник кирәк булган миңа алар арасына тыкшыну?! Йөрәге башта ук каршы иде ләбаса! Ә ул, кеше коткысына бирелеп, Зөбәрҗәтне ничек тә булса Мизхәттән кисеп ташларга теләде. Үз балаңны үзең бәхетсез итү шушы буладыр инде.
Нуриасма ашаудан, йокыдан калды, ни уйларга да белмәде.
...Бәлкем әле, Зөбәрҗәт кияүгә чыкмагандыр, ялгыздыр дип өметләнде ул... Нуриасма ары бәрелде, бире бәрелде, әмма үзенең гаебен әйтерлек көч тапмады. Ахырда бер карарга килде: Алабугага барырга да кайтырга.
— _...Мизхәт сине оныта алмый, кызым.
Нуриасма, куркып, Зөбәрҗәткә карады. Ни дияр ул?
— Мизхәт мине беркайчан да гафу итмәячәк, Нуриасма апа.
Нуриасма авыр сулап куйды.
— Итәр, кызым...
Димәк, Зөбәрҗәтнең ник киткәнен әнисе Мизхәткә сөйләмәгән.
Димәк, ул берни дә белми, аны гаепли...
— Нуриасма апа, син кайчан сөйлисең соң ана? — дип сорады.
— Син кайткач, — диде Нуриасма. — Хәзер булдыра алмыйм...
Әгәр мина ышансаң кайт... Каитырсынмы?..
Зөбәрҗәт аның соравын җавапсыз калдырды, һаман тәрәзәдән күзен алмады.
Ни генә булса да, аның йөрәген баскан авыр таш әз генә читкәрәк шуышкандай булды. Зөбәрҗәт исән, әле кияүгә чыкмаган, Нуриасмага да ачулы кебек түгел, димәк, әле өмет сүнмәгән дигән сүз иде...
Ниһаять, автобус үргә менеп җитте... Егерме елдан артык Донбасс шахталарында күмер тузаны эчкән елларында, кунакка кайткан саен, аның шушы үрдән күтәрелеп авылны күрүгә, күзләреннән мөлдерәп яшь чыга иде. Аны күңелсез уйларыннан Нәсимә бүлдерде:
— Юкка телеграмма бирмәдек, — диде ул Фәриткә, үпкәләгәндәй. — Автобустан төшүгә, Марат белән әни басып торса, ничек күңелле булыр иде...
..Хатларына караганда, борчылырлык берни булмаса да, Фәрит тә, Нәсимә дә, бер-берсенә әйтмичә, эчтән сызалар, көяләр иде. Дүрт яшенә кадәр ун-унбиш сүз әйтә алмаган, башы чирдән чыкмаган
Марат, узган ел авылда калдырып киткәч, сихәтләнгән дә, сөйләшә дә башлаган.
...Автобус нәкъ кибет каршына килеп туктады. Алар, чемодан-сумкаларын тоткан килеш кырын-кырын атлап үтеп, Күкеле туфрагына төштеләр.
...Фәриткә дөньялар киңәеп киткәндәй булды. Беләләр, таныйлар бит! Онытмыйлар аны авылдашлары. Олысы да, кечесе дә.
...Менә ул газиз нигез. Күңел мөлдерәмә тулган...
— Исәнме, әнкәй! Исән-сау тордыгызмы?
— Исән, улым, исән!
Гомер буе, көн саен туфрак, су, үлән, тоз, камыр белән эш итүче бу куллар, җир төсле яргаланган булсалар да, бишектәй йомшак, күкрәк сөте кебек җылы иделәр.
...Алар, исәнлек-саулык сораша-сораша, өйгә үттеләр.
— Әнкәй, Марат кайда соң? — диде Нәсимә, борчылуын яшерә алмыйча.
— Уенда ул, уенда, — диде Нуриасма, тәрәзәгә ишарәләп.
Нәсимә белән Фәрит атылып ишегалдына чыктылар. Кычыткан арасыннан ниндидер баш түбәсе сизелер-сизелмәс кенә күренде. Ничек кергән ул анда? Нәсимә килә-килешкә:
— Марат!— дип кычкырып җибәрде...
...Малай яланаяк, аяклары кап-кара иде. Ул зур гына шестерня тоткан уң кулын аска төшерде дә сулын каш өстенә куйды һәм әнисе белән әтисенә авызын ачып карап тора башлады. Нәсимә тагын дәште:
— Марат, улым, танымыйсыңмыни, бу бит без — әтиең белән әниең!..
— Мин чеҗне чагындым, — диде Марат, аларның икесенә дә бик җитди карап.
Куанычларыннан башлары күккә тигән ата белән ана улларын икесе ике кулыннан җитәкләп өйгә юнәлделәр.
Әниләре өстәл әзерли иде инде.
...Әнисе белән Нәсимә өстәл янында гәпләшәләр иде.
— Эни, — диде Фәрит, алар янына утырып. — Ничек Маратны терелтә алдың син? Без бит инде өметне өзеп бетерә язган идек.
— Белмим, — диде Нуриасма, көлеп. — Кайткач бераз авырып йөрде дә үзе тернәкләнеп китте.
Нәсимә дә сүзгә кушылды:
— Бик интектермәдеме соң?
— Нәрсәсе интектерсен инде аның! Рәхәтләнеп яшәдем, бер елым бер көн кебек кенә үтте. Үзегезгә охшатып сөйдем, икегез дә янымда кебек тоелдыгыз.
— Ничек шулай ныгып китте икән соң ул?
— Бала туфракта аунап, шуны ашап үссен ул. Туфракта нидер бар.
Үзегез дә шуннан лабаса!
Бу сүзләргә каршы берни әйтеп булмый иде.
Нуриасма әле һаман йокламаган иде. Ул Мизхәтнең кайтканын ишетте, аның өйгә керүен көтте.
Мизхәт, әнисе эндәшә күрмәсен дип, тиз-тиз генә чишенде һәм одеял астына чумды. Әйтерсең одеял аны барлык күңелсезлекләрдән, бәла-казалардан саклый иде... Аны әнисенең күзләренә карау куркытты. Ул әтисеннән үк, бәлкем, әби-бабаларыннан ук канун булып калган, әнисе шуны гомер буе күз карасыдай саклаган изге, илаһи нәрсәгә кара тап төшерүен аңлады. Иң хәтәре шунда: ул нәрсәне бозмау хакында Мизхәт әнисенә күптән ант биргән иде. Моны беркем белмәсә дә, бөтен авыл халкы тоя иде. Мизхәтнең әлеге адымы халык алдында әтисенең дә, әнисенең дә йөзенә төкерү иде... Ул көне буе тикшерүчене күрергә, аңа язып биргән курсәтмәсен үзгәртергә теләде, әмма һич тә җай чыкмады. Аннары ул моны җай чыкмаудан түгел, ә бу эшкә батырчылыгы җитмәүдән икәнлеген аңлады... Хөснуллинның машина белән кызыктырып, аны үз кулына алырга теләве Мизхәтнең ачуын чыгарды һәм әлеге нәтиҗәгә килүен тизләтте. Тикшерүчене күрү, татын әллә нинди комачаулар килеп чыкмаса, иртәгесе көнгә калды...
— Әнкәй, — диде ул ниндидер ят, тонык тавыш белән. — Син миңа аңлаттың... Яңадан беркайчан да онытмам...
Мизхәткә оят иде, Нуриасма моны яхшы аңлады.
— Рәхмәт, улым, анлагач...
Фәритләр киткәч, Нуриасма казларын Ыкка куып төшерде... Яр башыннан ук борылып кайтып китәм дигән уен онытты, кер чайкый торган басмага керде, култыксага тотынган хәлдә судан күзен ала алмады. Җилнен әсәре дә юк, су өсте көзге кебек тигез иде... Зәңгәр күк үзенең анда-санда Иозуче болытлары белән су өстенә төшкән. Шулар уртасында Нуриасманың да шәүләсе чагыла. Бу яшеллекләр, бу сулар, бу зәңгәр күкләр — һәммәсе дә кешенең тормышын ямьләндерү өчен яратылганнардыр. Бөтенесе бөтенесенә бәйле, берсе икенчесендә чагыла, һәммәсе кеше йөрәгенә тоташкан.
.“Кинәт Нуриасма үзен бик тә, бик тә ялгыз хис итте. Әйтерсең лә ул берүзе Хәдичәләр яши торган тормышның аргы ягында йөри һәм аларча яшәмәгәнгә гаепле иде. Аның эш-гамәлләре алар өчен аңлаешсыз, әшәке булып күренәләр, ул берүзе, алар бөтенесе бергә иде. Хәдичәләр аңа гомергә бәддога укыдылар, аны гаепләделәр, ә ул гаепләүләрне күпме генә тырышса да юкка чыгара алмады. Гаепсездән гаепле булып болай яшәү коточкыч газаплы, йөрәкне туктаусыз телгәли иде. Башкалар кебек тыныч кына рәхәтләнеп яшәмәве өчен ул гомере буе үзен үзе ашады, ләкин үзгәрә алмады... Кемнәр генә нинди генә хурлыклы сүзләр белән тамгаласалар да, кемнәр генә, нинди генә ачулы күз карашлары белән чәнчесәләр дә, Нуриасма үзенең алар өчен буй җитмәс биеклектә торуын анлады. Бу — аның күптәннән төзелгән сафлык дөньясы, аңа ул үзе генә патша, күпме генә, ничек кенә һөҗүм итмәсеннәр, бу патшалыкка беркемнең дә теле дә, кулы да зарар сала алмаячак иде.
...Нуриасма Ык буеннан кайтып яту белән йокыга киткән иде.
Күпме йоклагандыр — анысын хәтерләми, күкрәге коточкыч авыртуга уянды... Нуриасма гомере буе бер әйбергә инанып яшәде: кеше баш белән түгел, йөрәге белән уйлый. Шулай булмаса, шатлык я кайгы киләсен ничек сиземләмәк кирәк? Ул менә хәзер дә ап-ачык тойды: йөрәге аны кисәтә, теләмәсәң дә, аны тыңларга кирәк иде.
Шушыны аңлаган хәлдә ул ние беләндер карышып тагын бер мәртәбә кузгалмакчы булды — күкрәгендә нәрсәдер чатнап сынды, күз алды караңгыланды, һәм ул каядыр еракка очты...
Аңына килгәндә, килене аның маңгаена, яңакларына сулы чүпрәк тидерә иде.
...И гомеркәйләр! дип уйлады ул. Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. Бик кыска гына арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә... Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша-сугыша нидер эшли һәм шушыларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш үзе бәхет. Әгәр кешеләр шуны аңласалар, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәрләр иде.
***
Мизхәт, алар янына килеп, әнисенең хәлен белеште дә урындык алып утырды.
— ...Әйтергә теләмәгән идем дә бит... Шулай туры килде инде...
Мизхәт улым, Зөбәрҗәтнең теге чакта армиядән кайтуыңны да көтмичә китүенә ачуланма син. Ул баланың гаебе юк. Гаеп миндә булды... Булдыра алсагыз, кичерегез.
Әниләре туктап калды.
— Нинди гаеп инде ул, әнкәй, — диде Мизхәт.
— Начар булды шул. Бик үкендем дә бит соңыннан. Үзем исән чакта бергә булуыгызны курсәм, тыныч күңел белән китәр идем. Бу минем соңгы васыятем...
Өчесе дә тып-тын калып, ни әйтергә белмичә башларын иеп утырдылар.
— Аннары бит... адәм баласының кендеге әнисе карыныннан өзелү белән җиргә тоташырга тиеш.
Бөтенесенә шәһәр гаепле, балаларымны шәһәр урлады дип яшәгән
Нуриасма моның сәбәбе бүтән нәрсәдә икәнен аңлый башлады... Җиденче классны бетергәч, Фәрит техникумга укырга кермәкче булды, авылга агроном булып кайтам дип хыялланды. Шуңа колхоздан китәргә рөхсәт сорап, Нуриасма райком секретарена кадәр барып җитте, әмма ләкин булмады... Бернинди документсыз авылдан чыгып качты мескен бала. Әнә кая барып чыкты, күмер вата. Ярый, ватсын, ил өчен анысы да кирәк. Ə татарча белмәүче ике кызы? Шәрифҗанның өч баласы? ПТәрифҗанны бигрәк тә җәлли Нуриасма. Оч ел авыл хуҗалыгы институтына имтихан бирергә барды, өчесендә дә рус теленнән үтмәде. Күп тырыша торгач, хәрби училищега җибәрделәр, марҗага өйләнде, анысы рус теленнән имтихан алып тормаган үзе тагын... Шәрифҗан ялгызы гына кайтып килә дә «ара ерак бит» дип аклана. Ара ерак түгел, күңел ерак — монысын Нуриасма яхшы аңлый һәм, улын кызганып, кайнар яшь түгә. Ичмасам, үзебезнең туфракка кайтып үлә дә алмый бит инде ул. Илсөяре врач булам диде, рус мәктәбендә укып, теләгенә иреште. Институт бетергәч, Урал ягына җибәрделәр. Шунда Үзбәк исемле үзбәккә тормышка чыкты, шунда төпләнделәр. Кияү дә әйбәт, фатирлары да әйбәт, тик балалары ни татарча, ни үзбәкчә юньләп белми. Соң, шулай булгач,
Нуриасманың төпчек баласын авылда калдырырга хакы юкмыни?!
Ата-бабаларыбызның телен, гореф-гадәтләрен белүче, моңын-җырын аңлаучы оныклары шушы нигездә дөнья көтәчәгенә ышанып үләргә хакы юкмыни аның?!
Иртән Мизхәт, эшкә киткәнче әниләре янына кереп, туйга кемнәргә әйтү, ашау-эчү, бүләк алу кебек нәрсәләрне сөйләштеләр. Ул һәммәсенә дә хәер-фатихасын биргәч кенә чыгып киттеләр...
— Әнкәй, әбине чакырабызмы соң? — диде Фәрит, Нәсимә өйдән чыгып киткәч.
Нуриасма бераз сүзсез торды.
— Үзегезгә карагыз, улым. — Аның йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыкты.
— Минем туемда булмаса, әйбәтрәк булыр иде...
Бу «минем мәетем өстендә дә булмасын» дигән сүз иде.
Гыйльменур кодагый авылга бик еш кайтты. Кайткан саен бик ошатып, күңеле булып китте. Гыйльменур авылны ошатты, авыл кодагыйны ошатты. Кодагый да тар күңелле түгел иде. Кайткан саен туган-тумачаларны да, Нуриасманы да кунакка чакырды. Сеңлесе
Кифая да бик кыстагач, тәки риза булды бит Нуриасма. Әмма аны йорт-җирен ташлап Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр иткән нәрсә:
Маһинурның пенсиясен арттыру уе иде... Кыскасы, күчтәнәчкә каклаган каз, чәкчәк, кипкән җир җиләге, балан, карлыган каклары алып,
Нуриасма юлга чыгарга әзерләнде.
Җылы май иртәсендә Уфа — Мәскәү поездыннан төшкәч, ул таксига утырды, унбиш минуттан такси кодагыйлары яши торган йортның каршында иде инде.
Нуриасма бик кыенсынып кына звонок төймәсенә басып алды.
— Ник хәбәр итмәдең, каршылаган булыр идек бит, — диде кодатые, аның плащын элеп.
— Такси китерде, туп-туры килеп кердем, — диде Нуриасма, нишләптер күңеле төшә башлавын сизеп.
.ә Нуриасма бушап калган чемоданын алып кулрга да өлгермәде, бер хатын елмаеп килеп чыкты.
— Исәнмесез, — диде ул, ике куллап күрешеп.
Нуриасма кодагыеның килене марҗа икәнен күптән белә иде.
Аның татарчалап эндәшүе Нуриасманы әллә нишләтеп җибәрде.
— Исәнме, кызым, исәнме, — диде ул, аның йомшак кулларын озак итеп кысып...
Нуриасма чынаягына үрелмәде, чәнечкесен итенә кадады да пычак белән ышкырга кереште... Моны күргәч, Рафаиль (Гыйльменурның улы) ризыгын капкан килеш көлеп җибәрмәс өчен тешләрен кысты, күрше бүлмәгә чыгып китте, анда аның пырхылдап көлеп җибәргәне ишетелде. Моңа үзенең сәбәпче булуын аңлаган Нуриасмага коточкыч кыен иде... Рафаильнең хатыны ни эшләргә белмәде, мактый-мактый ашады, аңа рәхмәтләр укыды. ә:ПТулаи итеп, Мәскәүдә дүртенче көн башланды.
Гыйльменур иртүк:
— Бүген җомгага барабыз, — диде.
— Әллә татар карчыклары янына? — дип сорады Нуриасма, түземсезләнеп.
.«Аларны бик матур ике татар карчыгы каршы алды. Карчыкларның һәрберсе хәер өләште, һәрберсенең хәеренә дога кылдылар.
Доганы иң озак кылучы, бөтенесе бетергәч кенә битен сыпыручы
Гыйльменур кодагые булды. Нык белә икән, башкалар моңа җитә алмый икән, дип горурланып утырды Нуриасма.
Карчыклар белән Нуриасма якын туганнар кебек аерылышты.
— Минем Анна исемле дус карчыгым бар, аның янына кереп чыгыйк инде, — диде кодагые. — Иртәгә калдырырга ярамый, аларның бүген бәйрәме икән.
...Табындагыларның ачык йөзле булуы, кунакчыллыгы ошаса да, аларның Гыйльменур кодагыйга Галина Михайловна дип эндәшүләрен өнәп бетермәде Нуриасма... Руслар әйтә алмаслык исемнәр түгел, нигә кодагые болай өйрәтте микән? Ул шулай дип уйлап та бетерә алмады, бөтенләй көтелмәгән хәл булды.
Гыйльменур, рюмкасын күтәреп:
— Әйдә, кодагый, аларның бәйрәмен хөрмәт итмәгән кебек була бит, — диде.
Капчык сакаллы карт нидер укыды, барысы да өч мәртәбә чукындылар, ә кодагые дүртне чукынды, аннары алар белән бергә рюмкасын ялт кына каплап куйды да өстәлдәге ысланган дуңгыз маен чәнчеп капты.
Нуриасма бер сүз дә әйтмичә сикереп торды, беркемгә күтәрелеп карамады, беркем белән дә саубуллашмады, аягына чүәген киде дә урамга атылды. Гыйльменур аны куып җитте.
— Нишләп саубуллашмыйча да чыгып киттең, кодагый? — диде ул, берни булмагандай.
Иң хәтәре шунда иде: тузан бөртеге кадәр дә тап төшермичә, каргыш, бәддогалар ишетә-ишетә, адәм баласы күтәрә алмаслык газаплар кичерә-кичерә гомер буе төзегән һәм саклаган үзенең сафлык дөньясы пычранган, тапланган кебек тоелды Нуриасмага.
...Шуннан бирле аларның очрашканы да, хат алышканнары да булмады. Аның үз мәете янында торуын, карчыклар белән бергә дога кылуын, алдап хәер өләшүен теләми иде Нуриасма.
...Бәрия кече якка чыгып булышырга тотынса да, Нуриасманың аңа күңеле эри алмады. Ул бер Нуриасманы гына түгел, авылның барлык халкын рәнҗетте. Сугыштан соң авыл өчен киим дисә— киеме, ашыйм дисә, ризыгы булмаган иң авыр еллар иде бу. Бәрия исә халыкның әнә шул мохтаҗлыгыннан файдаланды. Урта Азия якларыннан чүпрәк-чапрак алып кайтып, биш-алты бәясенә сатты.
Җитәкчеләр белән Бәрия уйнады-көлде, кирәк-яракларын ташып торды, ә ачлыктан-ялангачлыктан җәфа чигүче халыкны күзенә карап алдады... Ул оялу, тәүбә итү дигән нәрсәне белмәде, торган саен оятсызрак, мәрхәмәтсезрәк була барды.
Сәгыйдулла Нуриасмага өйләнгәч, Бәрия әнисен аңа каршы котыртты, аларны өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итте. Әнисе параличланып егылгач, аны юньләп карамады, Нуриасма бианасын ун елдан артык урын өстендә килеш тәрбия кылып, соңгы юлга озатты.
Сәгыйдулла җан бирергә ятканда, Бәрия Казанга чыгып китте, җирләп бер атна торгач кайтты, үксеп-үксеп елаган булды. Нуриасма аның күз яшьләрен үз күзе белән күрсә дә, елавына барыбер ышана алмады...
Бер кышны Бәрия басудагы каеннарны төнлә кистереп, үз ихатасына ташытты. Иртәнгә биш төп каен утырып калган иде... Авыл бөтенесен дә хәтерли, авыл Бәрияне кичерә алмас. Шулай булгач,
Нуриасманың җаны ничек эресен соң?!
Аны уйлары ерак елларга алып китте
Сәгыйдулла белән Нуриасманың өйләнешүе дә кешечә булмады. Сугышка китәсе елны Сәгыйдулла, вечердан-мазардан кайтканда, Хәдичә белән Нуриасманы култыклап кайткалады, шаярып сөйләште.
— Сәхипҗамал апасы Нуриасманы үзе белән Горький (Тубан Новгород) шәһәренә алып китте, бер заводка эшкә урнаштырды. Аның бәхетсезлегенә каршы, Сәхипҗамал апасы йөрәге ярылудан кинәт вафат булды, Нуриасманы фатирдан чыгардылар. Ул заводта бертә эшләүче Газия исемле кызның фатирына кучте. Нәкһ шул чакта
Сәгыйдулладан беренче хат килеп тә төште... Хат аның өчен сугыш газапларын оныттыручы, шатлык китерүче бер тылсымлы кәчкә ия иде.
(Ax, ул тилмереп көткән көн! Күзләрне күгәртеп, җаннарны суырып көткән көн! Килде ул кән — ниһаять, бетте сугыш. Сәгыйдулла исә июнь башында килгән хатында, мин исән, синең янга кайтам, өйләнешик, дип язды. Ул бу вакытта Нуриасманың бала күтәреп йөрүен белми иде, әлбәттә. Нуриасманың җаны кебек кадерле, әле бер генә атналык Фәрите бар иде. әГазил бер вер егетнең башын әйләндерде, үртәде, алдады. Нуриасманы да чакырды, иярмәгәч, юләр, үкенерсең әле, дип тиргәде.
Нуриасма Газиядән өстен калуына куанып яшәде. Башкаларның тубан төшүе — аларның үз эше, ә менә ул үзе ничек кенә булса да саф калырга тиеш дип уйлады. Ләкин Газия балага узгач, йөри торган егете, моны сизү белән, юкка чыкты. Ул бит моның яхшылык белән бетмәсен белеп, күреп торды, үзе читкә китте, ә Газияне йолып кала алмады... Үзенең читкә тайпылуын, саф булып калу дип уйлавы белән ул тиран ялгышканлыгын соңыннан, эш узгач кына анлады...
Хаты артыннан Сәгыйдулла үзе дә кайтып төште. Я Хода, аның белән очрашканда Нуриасманың кичергәннәре! Сәгыйдулла урындыкка лып итеп утырды, бик озак телен әйләндереп, сүзен әйтә алмады.
— Нуриасма, син кияүгә чыктынмыни? — дип сорады ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
— Юк, болай гына, — диде Нуриасма, ут булып янган йөзен кая борырга, күзләрен кая яшерергә белмичә.
«Бу баланы Газия тапты, ләкин мин аны коткарып калдым, бала хәзер минеке!» — дип ничек әйтәсең?!
Алар шактый сүзсез утыргач, Сәгыйдулла болай диде:
— Мин сине яратам, өйләнешик.
— Син мине бала белән алырга риза буласыңмыни?
— Баланың ни гаебе бар, Нуриасма?
— Син, ичмасам, сорашыр идең!
— Сорашмыйм. Теләсәң, үзең сөйләрсең. Теләмәсәң, беркайчан да бер сүз дә сорамам.
Һәм алар өйләнешеп яши башладылар.
Инде аш-су мәшәкатьләре бетүгә якынайды. Өй эчләре җыештырылды, ялт итеп юылды. Урамнарны, ишегалларын тузаны чыкмаска сулар сибә-сибә себереп алдылар. Инде Мизхәтләрнең кайтып керүен көтәсе калды.
— Миҗхәт абый катын алып кайта! — дип кабатлады оныгы, аның одеялын тарткалап.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 9nçı Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Төхфәи Мәрдан