Latin

Тәкъдир Хөкеме

Süzlärneñ gomumi sanı 3374
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1830
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Повесть
«Вәлиулланы бәхет күмде!» — дип сөйләнде авылдашлары. Хактан да шулай булса иде!..
Бәхет дигәнең сугыштан соң чатан калып кайткан, метр да кырык сигез буйлы һәм чытык йөзле бәндәне генә күмә алырлык булырга тиеш иде тиешен. Пленда, фашист тоткынлыгында ат караучы булып эшләгән дигәч тә, җиңү китергән шатлык-сөенеч, окопларны үтеп, яралы хәлдә әсир төшкән сугышчыны да урап узмаска, бере белән бирәсен бише белән кайтарырга бурычлы түгелме соң ул?
Бурычлы-бурычлы. Һай заманалар. Мужик кадеренең дә арткан, ә хатын-кызның тиенгә генә калган чаклары да була икән!
Вәлиулла үзе, фашисттан чыккач, Сталин урманнарын аударганда, агач астына эләгеп, аяк сындырудан соң ирек алды, язның иң матур чагында, май уртасында илгә кайтып төште. Ил дигәне — туган авылы иде. Бихисап иксез-чиксез Рәсәй җирләре, тегеләре-болары да барсы бергә каләм тибрәтүчеләр телендә ил исемен йөртсә дә, халык «ил» дигән чагында үз төбәген генә күз алдыңда тота, калганы — ватанмы, чёртыммы шунда.
Ил һавасы тәнгә сихәтлек, җанга рәхәтлек алып килә!
Вәлиулла, титаклап-чатанлап йөрүенә карамастан, очып-канатланып ук кайтты. Аны олы һәм зур куаныч-бәхет көтеп торадыр шикелле иде. Үрдән туган авылы күренүгә, күңеле ярсып кузгалды, сөенече эченә сыймады, җырлап та җибәрде. Тавышы-моңы булмаса да, үзенә ярый шунда, күршегә керәсе түгел. Немец атларын караганда Вәлиулла җырлап җибәрсә, абзарның теге башындагы аранда ярым йоклап торган карт айгыр (нәсел өчен генә тотканнар үзен), яшәреп киткәндәй, башын югары калкыта да, чыдамын югалтып, кешни-кешни диварга тибә торган иде. Яратуы идеме аның җырчыны, әллә башкамы? Әмма Вәлиулла ул тирәгә килергә көне буе куркып йөри иде, белмәссең, хайванның башында нинди уйлар бардыр бит?..
Көн кичкә авышып, сәгать дүртләр-бишләр чамасыдыр. Бөгелмә комендатурасында озак тотмаган булсалар, ике көн алданрак та кайтып җитешер иде дә, ярар, аларны ачуланып булмый. Документларын тәртипкә керткәч тә бик җиткән, үз эшләрен башкардылар бит, Хода бәндәләре шул. Зонадагы әфисәрләр төсле усал кыланырлармы дип көткән иде дә, юк, тыныч сөйләштеләр: «Предписание килеп җитсен, хәл итәрбез!» — генә диделәр дә бетте, сабыр итәргә туры килде. Шундый язуны айлар буе көтүчеләр дә бар икән. Вәлиулла ике көндә алгач, озын буйлы, кылыч борынлы бер мишәр татары:
— Катыгың каты икән, пәхетең куерган,— дип көйләп, хикмәтле сүз дә катып куйды.— Без, пряме, ай сузабыз, сезгә көндә китерә. Танышларыңдыр, ниушто?!
Нинди танышлык ди инде ул, каян килсен. Шулай килеп чыкты Вәлиулланың, әмма дә мишәргә сер биреп тормады. Дәшми-тынмый китеп барды. Ике көн булды дигәндә Бөгелмәдән Дүсемгә, Минзәлә елгасының башланган җиреннән җиде-сигез чакрым түбәнгә урнашкан авылына кайтып иреште менә!
Үрдән төшкән саен, салам түбәле йорт-кураларның киртәләре вә агартылган диварлары, дөньяга текәлеп утырган тәрәзәләре ачыграк күренә башлады.
Урам тын иде. Тәрәзә төпләрендәге берән-сәрән яран гөлләр кояшны күзли. Нигәдер эт-мәче ише җан ияләре күренми. Сугыш зәхмәте аларны да кырган булса кирәк. Тирә-юньдә бүре ише корткычлар күбәйгән, диделәр бит. Аларның эше бу.
Әмма эт һәм мәчеләрнең дә юкка чыгуларына сәбәпче — ачлык-түбәнлек, авыр тормыш мәшәкатьләре икәнлеген уйларлык түгел иде Вәлиулла. Чөнки сугышка алынган көннән бирле туган авылын сагынып офтанды, монда рәхәт, бәхет-сәгадәт төсле тоела иде аңа.
Башта ындыр артлап, бакча башыннан гына кайткан иде ул. Аннан соң тыкрык юлын таптады, урамга кереп, сулга борылды. Инде хәзер атасы йортына да килеп җитә. Ни бер-бер этле җан очрасын, әллә бар да качып беткәннәр? Бакча-кырда да адәм-фәлән күренмәде. Ни булыр бу?
Туып үскән нигезләре каршына килеп туктагач, Вәлиулла ирексездән елап җибәрде. Ни алга, ни артка бара алмады. Хикмәтле бер көч аны урам уртасына кадаклап куйгандай иде.
— Сагынып-очынып кайткан туган туфрагым, йортым-җирем!..— дип пышылдады ул. Хәле сәер иде.
Тәрәзә каршында болай кыланып торганчы, авыл башында ук кара туфракны кочып еласа ни булган иде? Юк шул, анда очынып кайтты, ул хакта уйламады. Менә хәзер туфрак тотты, сагышын чыгарта күңеленнән.
Ихаталар әлегә нык икән. Әмма барсы да ничектер җиргә сеңеп беткән шикелле күренәләр. Кая ди ул немецлардагы төсле киң амбарлар вә абзарлар, биек йорт-җир һәм текә кыеклар? И мескен, гарип, җимерек, кечкенә татар авылы, и шыксыз, тишек-тошык абзар-кура, өй-ни. И сөекле, кадерле, йөрәк түрендәге җылы учак — туган ил, туган авыл!
Вәлиуллаларның җилкапкасыннан чандыр, гәүдәгә калкулырак һәм җилкәлерәк, хәтта йөз-биткә дә шактый күркәм бер ир егет чыгып басты. Өстендә солдат киеме, аягында чабата иде.
— Абый, синме бу? — дип эндәште ул.
Таныды, энекәше Җаббар бит. Таныды, танымый димени? Кара, ничек үзгәргән, өйләнгәндер дә инде.
— Сәлам дип әйтимме, энекәш? Мин идем әле бу,— дип, каушаган тавышы белән сөйләнде Вәлиулла. Инде күзеннән яшь кипкән, күңеле утыра башлаган иде, тагын зиһене таралып төште. Кочаклашып күрештеләр.
— Абый... Абый... Исәнмени син, абый?!— дип сөенде энесе Җаббар.— Абый!..
— Исәнмени дип, исән шул, нишләп исән булмыйм, ди. Яшибез әле,— дип үртәлде Вәлиулла, кинәт тупаслана башлап. Шушы рәвешле үртәлеп-киреләнеп куюы файда бирде, күңеле урынына утырды.
— Нигә, күмәргә булган идеңме? — диде ул, ачуланып, җилкапканы үзе ача-ача.
— Юк ла инде, хәбәрсез югалуыңнан соң бит...— дип аклана калды урам ягында Җаббар.
— Без югалмыйбыз, белеп тор!— диде әкәмәт тавышы белән Вәлиулла.— Без югалмыйбыз!
Чатанлап ихатага узды, өй ишегенә кул сузды. Ишелеп китәрдәй торган өйалдының, ни хикмәт, тупса астындагы җыештырылган саламнар өстендә утырган кыртлый тавык усалланып чәрелдәде, нигез өсләрендә иске чыпта, урын-җир, кием-салым киптерергә җәеп салынган иде. Шушыдыр инде татарның бар булган кырык ямаулы олуг мал-мөлкәте, и бәрәкәтсез Чыңгыз токымы, и йоклаган ханнар нәселе, чабаталы морзалар...
Чинап кына ишек ачылды. Аннан Вәлиулланың әнисе Миңҗамал түти күренде. Бу тәбәнәк карчык кайчандыр кыздырылган шома борчак шикелле тере вә каты иде, хәзер куырылып-бөрешеп калган, күзләре һәм аяклары да бетерешкән күренә, кулында — таяк, күптәннән хезмәттәдер, шомарып-сөякләнеп беткән.
— Әни!— диде тыныч кына Вәлиулла.
Артыннан кереп килгән Җаббар куанычын белдерергә кодрәт таба алмыйча калды.
— Әни!..
Вәлиулла белән әнисенең күзләре очраштылар. Икесе дә калтырый башлады, Җаббар бер-бер артлы аларны күзәтте.
— Әни!
Әни кеше алга тартылды, аяк астына салынган такта башына чалынып китте һәм Вәлиулланың кочагына ауды:
— Улы-ы-ым! Улы-ым!—диде ул, берөзлексез кабатлап.
Сулышы утырды, хәле кайтты. Әмма һаман да шул сүзен кабатлады:
— Улым!
Җаббарын да болай ук дастаннарда җыру итәрлек рәвештә каршы алмаган иде. Вәлиулласы сөеклерәк иде микәнни? Биш ел хәбәр-хәтерсез, югалганнар хисабында йөргән һәм инде үлеләр исемлегендә атала торган улы бит бу. Ничек болай? Каян?
— Улым? Кайттыңмы? Улым, кайттыңмы?— диде ана, кабат хәлсезләнеп.— Улым?
— Кайттым, әни, кайттым! — диде Вәлиулла.— Тынычлан. Исән-сау мин!
Миңҗамалның йомышы булып тышка чыгуы иде, барысы да онытылды.
Ике ягыннан ике улы тотып өйгә алып керде. Сулышы кабат кайтты. Самавыр куйдылар.
Чәй янына Вәлиулла эре кисәк шикәр, кала икмәге һәм кәнфит боламыгы бирде.
— Болары — күчтәнәч,— диде ул, биштәреннән өч төргәк чыгарып.— Бөгелмә базарыннан авыз тәменә алдым.
Эндәшми-тынмый гына чәй эчтеләр. Араларыннан кара мәче йөгереп үтмәгән иде, юкса нигә болай телсез калдылар соң? Әллә Вәлиулланың сорауларга төксе генә җавап кайтаруларыннан куркыбрак калдылармы икән?
«Югары оч Вафа улы Германнан алтын сәгать, әнисенә шәльяулык, тагын әллә никадәр байлыклар төяп кайтты, өч көн бәйрәм иттеләр. Безнекеләр каткан шикәр белән җебегән кәнфиттән башка сөендерер нәрсә таба алмаганнар» дип сукрансынмыни инде Миңҗамал карчык? Нинди ахмаклык булыр иде. Юкка үпкәләп утыра бит, юкка!
— Улым, биш ел буена бер дә хатың-хәбәрең килмәде,— дип әйтергә җөрьәт итте ул.— Бер дә исеңә кермәдекмени соң?
— Аннан монда хәбәр йөрми иде шул,— дип әйтә куйды Вәлиулла.— Плен төшеп, әсирлек ачысын татырга туры килде.
Ана эндәшмәде, моның ни-нәрсә икәнлеген аңлый иде булса кирәк ул. Улы Җаббар белән сугыштан соң очрашкан минутлардан ук аларын гына төшенгән иде, шунлыктан дәшми-тынмый гына утырды.
— Аннан соң ике ел урман кистерделәр. Менә аягым сынып, чатан калмаган булсам, әле кайчан очрашыр идек тә күрешүләр насыйп итәр иде,— диде Вәлиулла һәм артык башка сүз сөйләмәде.
Ана кеше дә барысын аңлап алды, намазсыз башына дога да укып куйды. Исән-имин күренгән икән, шөкер Ходайга, мең шөкер!
Вәлиулла юлдан ватылып кайтса да, сузылып яткач, күзенә йокы кермәде. Көрәк-сәнәк саплап-яңартып маташкан энесе янына чыгып утырды.
— Әни бик бетерешкән. Нигә бу гомергә кадәр килен алып кайтмадың? — диде ул, Җаббарның күңеленә гүяки ике җәпле күзенең сорау сәнәге белән китереп кадап.— Кызлар юкмы әллә?
— Нигә кызлар булмасын? — диде энесе, сорау катыш җавап белән.— Бөтен дөньясы тол хәзер. Җиләк кебек кыздан телисеңме, тулып торган килен-кыркыннанмы, ирсез хатыннарданмы— һәммәсе дә бар. Вафа абзый улы Галимулланы хәтерлисеңдер. Әйе-әйе, үзеңнән бер яшькәме кече, каладан гаскәргә алынды. Көн дә хатын алыштыра дип сөйлиләр. Нәрсә инде, сөйлиләр дип, үзем дә белеп торам анысы. Хатын-кыз, солдаткалар тәмам ачыкканнар ир затына, ир-ат кочагына, хәмерен дә, башкасын да әзерләп көтеп кенә торалар. Галимулла гармунын тибрәндергәли, сызып җибәрә дә, и всү...
Җаббарның эш майтарган җиреннән коралы төшеп китте, татлы кыланчык сүзе өзелде. Вәлиулла, ихластан дәртләнеп, ирлеге уянган җиреннән айныгандай, пешмәгән энесеннән, аның уңышсыз фигыленнән көлеп утыра бирде. Авылда елап калган, кулъяулыклар чигеп озаткан асыл кызы булмады, мәхәббәт сәгадәтенең татлы кояшы әлегә насыйбы белән тау артыннан чыкмаган иде. Шулай да һәркемдә дә җан дигәннәре бар бит ул.
— Нәрсә, бөтен кызлар-хатыннар да бер калыптанмыни хәзер?—дип сорау бирмичә калмады Вәлиулла, күңеленнән моның шулай икәнлегенә ризалык белдереп һәм өйләнмичә, мәхәббәт газапларын чикми генә солдатка китүенә куанып. Менә шулай ул. Анда күпме батыр башлар, асыл егетләр калды. Мәхәббәт бәхете белән тулы иде бит күңел чүлмәкләре!
— Юк,— диде Җаббар, йөзенә сәерлек билгесе чыгарып.— Алай да күп түгел. Югары очтан бер-ике, түбән очтан берничә, дигәндәй,— дип, берьюлы өч-дүрт хатын-кызны атады. Вәлиулланың хәтере яңарып утырды. Җаббар телендә Фатыйма исеме аталуга, хәтта оятсыз балкыш белән күзләре уйнап куйды. Аһ, бу текәнең дә буе сынган икән. Һо, ничек йөртә иде үзен, ничекләр саклый иде?! Дөнья бу! Бервакыт шулай, уенда чакта, артыннан килеп кочкан өчен яңагына ничек суккан иде Вәлиулланың? Исенә төшерәсе булыр, чёрт! Белсен үз кадерен хәзер. Галимулла олтырагы диген, ха-ха-ха!
Вәлиулла ниятләп тә куйды: Фатыйма бу кичтә аныкы булачак, әйе, әйе, Вәлиулланыкы. Галимулланы дуслык хисе янына кушып, бәйрәм хисабыннан, кайту хөрмәтенә бер ярты — урыс малае белән сыйларга да...
— Монда аракы бармы соң, авылда? — дип сорап куйды ул Җаббардан. Аннары: «Эһ, юлда ук, каладан алып кайтасы калган»,— диде үзалдына офтанып.
— Кибеттә иң ходовое шул инде, башка һични юк. Аракы — вүле,— диде Җаббар, елмаеп.— Алып кайтыйммы?
— Кирәк булыр. Мин — юлдан төшкән кеше, артык күренеп йөрү килешмәс бүгенгә. Әллә чыннан да барып кына киләсеңме?
— Рәт бар икән, нигә бармаска?
Вәлиулла берәмтекләп кенә кызыл, сары, яшел, зәңгәр кәгазь акчаларын күкрәк кесәсеннән чыгарды. Күп булмаса да, җитәрлек иде. Икене алырга дип кызыл-сары кәгазьлеләрне сузды. Болар үз кулына күчүгә, әмер үтәп күнеккән яхшы солдат төсле «честь» биреп, Җаббар чыгып та китте. Вәлиулла үзе керешеп, энекәше этләнеп маташкан унбиш минутлык эшне өзми-куймый башкарып та ташлады. Көрәк-сәнәк сап тапты.
Юк, Вәлиулла әвеш-тәвеш йоклап йөрмәс. Болайга барса, иң шәп кызны кочагына кертер, тешләшсә тешләшер. Әмма дә ләкин үз дигәне булыр. Европаны күргән, сугыш вә әсирлек ачысын татыган, дөньяны үз зиһененә җитәрлек дәрәҗәдә таный-белә башлаган, утыз яше дә тулмаган ир-егет өчен гүзәл кыз бастионын алу бер уен гына бит ул. Аксак аяк һәм буй тәбәнәклеге комачау итсә итәр, әмма дә хатыны чибәр һәм калку булыр. Вәлиулла, сайлагач-сайлагач, метрдан түгел, метр да сиксән чамаларындагыны табар, үзенә туры килмәде, балалары буй белән масаерлар. Бетте, уйланды-ниятләнде һәм шулай хәл ителергә тиеш, башка төрле юлга бармаячак.
Урам якта Җаббар белән кемнеңдер сөйләшкәннәре ишетелде. Озакламый алар ишегалдына уздылар. Ияреп кергәне очып диярлек капланырдай иде үзенә шул чакта.
— Сәлам, Вәлиулла, кайттыңмы? Исән-сау гына кайттыңмы?— дип күреште энесе артыннан атлаган көр тавышлы кеше, уң кулын бер дә галәмәт җәеп җибәреп.
Култык астына кыстырган гармуныннан һәм бераз сакланып калган
чалымнарыннан бу олуг ирләр кыяфәте белән ныгыган затның шулай да Галимулла икәнлеген чамаларга мөмкин иде. Һай өс-башлары, бер дә галәмәт икән: аякларында ялтырап торган яхшы хром итекләр — трофей, буй-сынына килешеп торган гәләфи чалбар һәм күтәрмә изүле, утыртма җилкәле әфисәрләр гимнастеркасы, ут чәчеп торган дүрт түгәрәк медаль... Кызыл Йолдыз ордены. Болар өстәмәсенә, җитмәсә, калын кара мыек (бераз буяган булса кирәк), артка җибәреп таралган кара чәч (бераз кояш йөгергән), әрсез күзләр, метр да сиксән ике, әллә тагын метр да сиксән биш чамалары буй, киң күкрәк, көрәктәй таза куллар һәм, иң шәбе, шәпләрнең шәбе — хатын-кызны юешләтә торган калын вәкарьле тавыш... Да-а-а, иң шәп хатыннар моныкы инде!
Шушы рәвешле күз йөртеп һәм зиһенендә фикер йөгертеп өлгерде Вәлиулла, шунлыктан кәефе дә кырыла төште. Гомере буе һәммә кешедән өстен чыгарга өметләнгән, үзен мескен итеп танырга теләмәгән бәндәне Галимулла ишеләрнең сурәте дә чыгырдан чыгара, саруын кайната шул. Аһ, якаларын...
— Исәнме, дим, Галимулла!— диде Вәлиулла, сүзне икенче тапкыр кабатлаган төсмер чыгарып.— Кайттым әле менә. Карап-карап торам, йорт-җир таушалып беткән. Әни дә олыгайган,— дип, көрәк-сәнәкләрне җыештыра башлады.
— Баш исән кайткач, бүтәне — дөнья эше. Һәммәбезнең дә ихата бертөсле, күтәрелер әле,— диде Галимулла, җәелеп киткән кулын кесәсенә җыеп, авызын ерган хәлдә.
— Сез күтәрерсез анысы,— дип белдерде нәфрәт нәҗесенә буылган Вәлиулла.— Бу аяклар белән нәрсә эшләп булыр икән!
«Аяк белән түгел, кул белән эшлиләр аны»,— димәкче иде дә Галимулла, акылы куәт алып өлгерде һәм ул мондый вакытта иң кулай сорауны борчылганлык белән әйтеп куйды:
— Кайсы фронтта?
— Кайсы дип, Сталин фронтында,— диде Вәлиулла, Галимулланың моны барыбер аңламаячагын тәгаен гына төшенеп. Әмма Сталин дип әйтте әйтүен, тик күңеленә курку йөгерде. Бу исемне телгә алмаска ул үзалдына ант иткән иде югыйсә. Башны бетерәчәкләр, Себер җибәрәчәкләр!..
— Ә-ә, Сталинград...— дип сузды кунак.
Вәлиулла канәгать елмайды, үзен шулай дип танытуына күңеле булды, үпкә-турсаюлары коелып төште. Галимулланы шушы сүзеннән якын итә башлап, аның белән сыйланасы килде. Ни дисәң дә, чордашлар вә бер урам малайлары иделәр бит.
— Җаббар, кая, бәрәңге-ипи ише нәрсәләр юкмыни? Алып кайткансыңдыр бит? — дип, сорау-әмер тавышы белән әйтә куйды.
— Хәзер, абый,— дип, тегесе үз эшендә булды.
Ул арада әниләре Миңҗамал түти болдыр башына чыгып тотынды. Әллә нинди әкәмәт ялагай тавыш белән:
— И-и, Галимулла улым, кердеңмени? Менә сөенеч! Вәлиулла улым кайтты бит. Югалган җиреннән. Әле догадан гына кузгалдым. Хәл белешеп керүеңә рәхмәт яусын. Бергә уйнап үстегез бит. Алты яшәр юлдан кайтыр, алтмыш яшәр хәл белешә керер. Йә, чәебез дә кайнап утыра. Нигә өйгә узмыйсыз? Чакыр, улым, кунакны,— дип сөйләнде дә сөйләнде.
Бергә уйнау, дигәннән, алай ук түгел иде инде ул түгелен. Галимулла малай чактан таза һәм нык бәдәнле булды, Вәлиулланы кыйнап кына үстерде. Бер дә тынгы бирми иде. Аныңча түгел икән, бетте, касык төбенә берне генә төртә, бөгәрләнеп очасың.
Болары Галимулланың хәтерендә дә бик шәп сакланган булуга карамастан, ул, тәмам җайга алып:
— Шулай шул, шулай,— дип, җөпләгәндәй итеп куәтләндерде Миңҗамал түтинең сүзләрен.— Хәзер дә бергә йөрербез. Вәлиулла иң затлы, иң чибәр кызны алып кайтыр, түр башына утыртып куяр! Шулай бит, Вәлиулла? — диде дә көрәктәй куллары белән аның җилкәсенә суккалады.
Миңҗамал түтинең сөекле-сөексезе сер бирмәскә тырышты, сынын катырып куйды. Әмма Галимулланың кулына кем чыдасын? Изелеп китте. Әнисе моны сизмәде, Галимулла аңламады. Шулай да Вәлиулланың күңеленә татлы хисләр яккан, сары май булып ягылган сүзләре ни җитте бәндәне дә биһуш итәрлек һәм авыртуны оныттырырлык иде. Миңҗамал түти дә куанды. Галимулла белән дуслык тотса, югалмас улы, югалмас.
— Бик шулай, Галимулла улым, бик шулай,— диде ана, куанычы тагын да куш килеп.— Гел юк җирдән ике малай үстердек бит, гел юк җирдән.
Җаббар өйгә чакырды. Эссерәк иде. Берәр стаканны бушатып, суык бәрәңге белән таза телем арыш ипиен бөкләп куйгач, «отставной»ларга җан керде. Галимулла, тез башына гармунын җайлап, әллә кай тарафлардан урап-урап килеп, «Кара урман» көен сыздырып ук җибәрде һәм сузып җырлый башлады. Тавышы шәп, уены яхшы иде егетнең. Бирсә бирә икән Ходай тәгалә!
Алар озак шушы рәвешләре белән утырдылар. Вәлиулла, ахырга таба исереп китеп, үзенең аһ-зарларын сөйләп ташлады. Галимулла һәм Җаббар аның сүзләрен тыңладылар да, тыңламадылар да. Күргән баш күргән инде. Әйе, егет сөйләвен сөйләде, әмма әсирлектән соң урман аударганда үзен агач басуы хакында гына ләм-мим эндәшмәде. Белми генә торсыннар әле. Авылга солдатлар күп кайткан, ә асыл ир-егетләрдән шактыйлары хәбәрсез югалган, һәлакәт тапкан, чит-ят туфракта ятып калган. Әсирләрдән илдә күренгән беренче кеше әлегә Вәлиулла гына икән. Шунлыктан арада бу хәлләрне аңларлык бәндә әллә булыр, әллә юк?..
Икенче яртыны төгәлләгәндә Җаббар ләх булган, Вәлиулла, әллә юл газабыннан арып, әллә башка сәбәптән, сәкегә үк түнеп йоклап киткән иде. Галимулла үз өлешенә тигән стаканны күтәреп аударды, Миңҗамал түтигә рәхмәт әйтеп, җай гына «шуып» чыгып китте. Югары очка таба менгәндә гармунын «Урам көе»нә сыздырып җибәрде. Ераклашканнан ераклашты. Инде авылга төн төшкән иде.
Кемнең-кемнең, әмма Галимулланың әйләнә-тирәдә абруе зур. Колхозда счетовод булып эшли, кичләрен дә йоклап ятмый, яшь килен һәм кызларның күңелләрен күреп йөри. Фатыйма «явыз» аны кунарга да калдыргалый дип элгәрерәк сөйләштерә иделәр, хәзер андый-мондый гайбәтләр ишетелми башладылар бугай?
Галимулла бер атна буена күренмәде. Отчет белән район үзәгенә киткән диме шунда? Ә Вәлиулланың туган авылында эшләре пешмәде. Ни өчендер ят күрделәр үзен. Кәкре аяк Миңсылуга тикле, сүз катып белештерә башлауга, кырт кисте, якын да җибәрмәде:
— Пленный! — дип мыскыллады.
Моның сәбәбен Вәлиулла кайткан көнендә үк артык сөйләшеп ташлавыннан, Галимулладан күргән иде, менә юкә чыбык буйлап аларның йортларына да хәбәр иреште. Авыл советына комиссариаттан кеше килеп, Вәлиулла хакында аны-моны белешеп, фашист кулында әсир ятканлыгын сөйләп, уң-сул күзне аек тотарга кушып, халыкны колаклы итеп киткән икән.
Моны ишеткәч тә Вәлиулла хәлләрнең бик үк шәптән түгеллеген төшенеп алды. Дүсемдә кыз чыкмаячак аңа, әйе, әйтте, диярсез. Хәтта Минзәлә елгасын кирегә борып агызсын, барыбер юк.
Үз авылларында рәт тапмаган егет күршегә йөгерә инде ул.
Ә Вәлиулла арырак карады. 12-15 чакрымнар гына ераклыкта булмае, Рангазар авылына төбәп юл алды. Эш белешеп, каралты-куралар төзекләндерергә ялланачак ул. Балта эшен кулы белә төсле генәме соң, ятып та тора инде менә. Татар белән Германда гына туа ул шундый осталар, төгәллек кирәк, төгәллек, җитди караш!
Рангазар ачык күңеллелек белән таң аттыра торган авыл булып чыкты. Вәлиуллага һичбер кыңгыр караучы очрамады. Эше дә табылды тагын. Колхоз утарларын төзекләндерәсе, кайда тотка сугасы, анда киртә тотасы, монда түбә ямасы икән.
Квартирга дип бер тол хатын йортына төшерделәр. Әмма хуҗабикә буласы бу юан вә тупас зат алдан ук шарт куйды:
— Мунчасын ягармын, ашарына пешерермен, әмма йоклавын лапас сәндерәсендә йоклар, җаен табар, сузылып ятар, беләм мин аларны. Буе җитәме-юкмы, хәзер ата үрдәк төсле үрмәлиләр. Юкса мин күршеләрдә кунармын!
— Юк ла инде,— дип, канәгатьсезлек белдерде Вәлиулланы китерә килгән бригадир.— Ким-хур булмассың!
— Алай түгел, кеше бар, тел бар,— диде тол хатын.— Алай түгел ул, энем, кем!..
— Ярар,— диде Вәлиулла, күңеленә яшергән хәлдә генә уй йөртеп.— Печәнлектә урын иркен, һавасы саф дигәндәй, шунда йоклармын. Бер генә атнага чыдарлыктыр әле.
Шулай килештеләр. Вәлиулла бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләде, арып-тынып кайта да, печәнлектә изрәп йоклый торган иде. Тол хатынның кулы тәмле, ризыгы туклыклы икән. Көннән-көн Вәлиулланың сын-беләкләре тыгызлана барды.
Әмма шушы өченче төннең икенче яртысында шәп кенә итеп яңгыр яуды. Печәнлек дигәннәренең салам түбәсе бетешкән шул, Вәлиулланың бар җире лач су булды. Барып, хуҗабикәнең өй тәрәзәсен какты. Эшне аңлатып бирде. Колхоз эшендәге кешегә мондый вакытта ишек ачмау ярыймы соң инде? Башка чарасы калмагач, тол хатын Вәлиулланы эчкә уздырды. Әмма егет әрсез булып чыкты, хуҗабикәнең урынына менеп, җылыга кереп ятты һәм үз дигәнен эшләде. Әллә шулай килеп чыкты? Баштарак киреләнсә дә, бара-бара, ир кулы тиеп китүгә, сынды хатын, сынды. Сынды һәм төпләнде. Вәлиулла шул төннән соң печәнлектән җылы кочакка, йомшак урын-җиргә чумды. Күңеле эштән кайтты, этлеге артты.
Шулай соңгы көннәренең берсендә утарлар ягыннан, киртә тотып бетергәч, иртәрәк кайтып килә иде, чишмә буена махсус юлыгып, бер матур гына кызга тап булды. Буе, уенда йөрткәнчә үк булмаса да, метр да җитмеш-сиксәннән чак кына ким иде. Һәрхәлдә, Вәлиулланың үзенә шул чама күренде.
Һай, нәкъ шушындый хатын кирәк бит аңа. Аһ, буе да буе. Ул гынамы соң әле? Ну, егетләр! Озын кара чәч толымнары, туры гәүдәсе, таза аяк вә беләкләре, калку күкрәкләре! Кем кызы икән ул? Егете бармы?
Кемнән диген әле, хуҗабикәнең үзеннән белеште Вәлиулла. Кияүдә түгел, ди. Шәрифулла кызы Сабира икән ул. Йөргән егете сугышта хәбәрсез югалган. Бик асыл зат булган. Башка очрашкан кешесе-нәрсәсе юк икән.
Бу хәбәрне ишетүгә, Вәлиулланың күңеле гөлбакча кебек чәчәккә күмелде. Күктән көткән бәхетен җирдә тапты һәм бу кичтә кабат печәнлеккә менеп ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Клубка чыгарга ниятләде. Түбән сикереп, егетләрчә җәһәтлек белән урам капкасын гына ачкан иде: «Кайда соң боларның клуб дигән нәрсәләре?» — дигән уй акылын чорнап алды. Ничә көннәр торып та, әллә нинди сәер хыялларда йөзеп тә, шуның кайдалыгын белешмәгән бит, ахмак. Кирәге чыкмады шул.
Вәлиулла кузгала алмыйча бераз басып торды. Хуҗабикәнең тәрәзәсенә күз салды. Әллә кем, убырлымы карап торадыр төсле булды. Күңеле шикләнеп, аркалары чымырдап куйды. Тәрәзәдән йолкып диярлек күзләрен алды да урамның икенче башына шылды. Бу өркүеннән озак айный алмый барды. Күптән, бик күптән андый курку хисен кичергәне юк иде бит. Балалык хатирәсе кебек булды ул аңа. Дерт итеп курку-шикләнүнең дә яхшылыгы бар икән.
Вәлиулла ничә озын вә авыр еллар буена изелүне тоеп яшәде. Германда да, Советта да аны шушы мескенлек ташламады, «кара сакалына» әверелде. Ә менә авылда яшәве, чибәр һәм буе метр да сиксән чамалары булган кызны яр итеп хыялланулары Вәлиуллага шул изелү тойгысыннан котылырга ярдәм итеп, ким-хурлыкларны оныттырганнар иде.
Болар урынына гадәти кешеләрдә була торган хисләре уянып, алар бала чагын исенә төшерделәр, ул үзен сабый кебек хис итә башлаган иде. Хәтта ялгыз хатынның җылы кочагы һәм симез күкрәкләре дә аннан ана баласы ясаган булган икән. Әмма хәзерге өркүенең яхшы бер гамәл икәнлеген әлегә ул төшенә алмый, малай чагындагы төсле шушылай бичураданмы качып баруы иде.
Тәрәзәдә чыннан да бер зат бар иде шул. Ул — озын толымнарын туздырган хуҗабикәнең сыны-йөзе иде. Вәлиулла аны күргәч куркып китте. Хуҗабикә бу хакта башына да китермәгән, йокысыз җиреннән торып, квартирантының урамга чыкканын күрүгә, күңелендәге кызыксынудан: «Кая бара бу бәндә?» — дип карап кына калуы иде. «Әллә соң Шәрифулла кызы Сабира артыннан китүеме, аксак хәерсезнең? — дип пошаманга төшми калмады ялгыз башы.— Булыр, асыл зат кызларны да карачкылар кулына калдырды бу сугыш!»
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.