Latin

Табышмаклар - Шәүкәт Галиев

Süzlärneñ gomumi sanı 144
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 122
42.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Көзме, кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый, нишләтәсең —
Кар-буранда, җил-яңгырда
Салмый ул эшләпәсен.
(Кадак.)
Авызына башны тыгып
Карадым, курыкмадым.
Аннары, башына менеп,
Рәхәтләнеп йокладым.
(Мич.)
Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш монда:
Түгел никтер урынында
Мөгезе — борынында!
(Мөгезборын.)
Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый булган.
Парикмахерга кермәгән,
Сакалын кистермәгән.
(Кәҗә.)
Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин,
Иң тирән җирдән үтәм,
Өз генә дә батмыйм мин.
(Боз өстендә.)
Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас.
(Таң.)
Бик күп телләрне белсә дә
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
(Сүзлек.)
Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкеләп,
Җан-фәрманга йөгерә ул,
Тормый бер дә үпкәләп.
(Футбол тубы.)
Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
— Тик торганым юк, юк, юк,
Шуңа күрә мин тук, тук!
(Тукран.)
Ешне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр —
Үзе килми туена.
(Сабан.)
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.