🕥 36 minut uku

Сынау – Сыналу Ул... - 2

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4624
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Ләкин Мөхәммәтнең бер дә үләсе килми иде. Яшәүнең тәмен генә белә башлады бит ул. Шулаен шулай да... Әнә шул үләсе килмәгәнлектән, якты дөньяны калдырып китәргә теләмәгәнлектән чын тормышны исенә төшерде ләса ул... Менә сиңа мә! Очына чыгып булмый торган уйлар да була икән! Төрмә тикле төрмәдә дә мондый баш бирмәс, буйсынмас уйлар булмый торган иде. Күпме генә кыйнасалар да, ике кабырга арасына пычак тыгып тотсалар да, салкын, юеш идәннәрдә кан төкереп ятканда да ул үз уеның очын югалтмады, аңыннан, зиһененнән язмады. Ә менә хәзер килеп әллә нишләде, яшәүнең кадерен ныграк белгән саен, аның мәгънәсен ныграк югалта бара иде ул...
  Шунда Мөхәммәт врач Таһир Йосыповичны исенә төшерде. (Дөресен генә әйткәндә, ул аны онытканы да юк, врач биргән ак, сары таблеткаларны капкан саен, аны исенә төшереп, хәле яхшыруга сөенеп, рәхмәтләр укый иде.) Көн саен, сәгать саен авырулар белән, үлем белән күзгә-күз очрашып торган бу Хода бәндәсе яшәүнең мәгънәсен белә дә белә инде... Аңардан башланды бу галәмәт, аңарда төгәлләнсен дә...
  Таһир Йосыпович Мөхәммәтне, берни булмагандай, тәмле сүз белән каршы алды:
  — Күреп торам, барысы да тәртиптә синең, ә? Кайчан туеңа чакырасың соң?
  — Көлмә, Таһир абзый. Кабер читендә торган кеше соңгы туена әзерләнергә тиеш. Ә мин тормыштан кәмит ясап йөрим... Әнкәй димләп, өйләндереп тә куйды инде, әнә сүзе сезгә дә килеп җиткән...
  — Юк, көлмим, Мөхәммәт энем. Сөенәм генә. Әнә бит ничек сау-сәламәт йөреп ятасың. Яле, кил әле, тыңлап карыйм. Анализларыңны күрше бүлмәдә биреп калдырырсың, ә хәзер йөрәгең белән сөйләшеп алам да... Шул җитеп торыр. Яле... Тә-ә-әк... Әһә! Йөрәгең нормада. Әнә бит — “яшим”, “яшим” дип тибә... Яшисең әле, Мөхәммәт энем, утыз өч яшьтә кеше үлә димени?!
  — Пәйгамбәр яше бит. Пәйгамбәр булып пәйгамбәр дә үлгән...
  — Мөхәммәт түгел бит ул.
  — Кем?
  — Йосыф... Иисус, ягъни...
  — Ә Мөхәммәт пәйгамбәр ничәгә кадәр яшәгән?
  — Алтмыш өчтә җан тәслим кылган безнең бу изге затыбыз.
  — Таһир абзый.
  — Нәрсә?
  — Кешенең исеме җисеменә туры килә бит, әйеме?
  — Вообщем-то, туры килә...
  — Алайса... үлмим әле мин.
  — Үлмисең.
  — Чынлапмы? Каян беләсең?
  — Беләм... Анализларыңа карамыйча да әйтә алам. Син, хатының белән сөешеп, балаларың белән чөкердәшеп, әнкәң нигезендә озын гомер яшәячәксең.
  — Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Таһир абзый, мәңге онытмам. Тик...
  — Нәрсә — тик?
  — Тик бу хакта иртәгә сөйләшербез, яме, анализларны алгач...
  Мөхәммәт күрше бүлмәгә кереп китте. Күңелендәге теге йокымсырап яткан өмет тәмам уянып җитеп, ул әнкәсен, Нәзирәне исенә төшерде, елмаеп куйды. Ишек катында Якуп белән бәрелеште. Нишләптер, мәңге күңелчән Якупның йөзе агарып каткан иде. Ул хәтта Мөхәммәт белән дә исәнләшеп тормады, Таһир Йосыпович утырган түр өстәл янына юнәлде. Якупның ялварулы: “Ничек тә исән каласы иде, врач иптәш. Үлем тими уза торган бер юл була ул барыбер...” — дигән сүзләре генә килеп иреште Мөхәммәтнең колагына. Ул сүзгә Таһир Йосыпович һич иренмичә җавап кайтарды: “Бар, Якуп туганкай, бар андый юл. Әйдә, уз, хәзер шул хакта сөйләшеп алырбыз...”
  3-4 май, 2004 ел.
  
  
  
  
  КАРА ТӨН
  (Кыйсса)
  Иң гадәти тарих: Тәңгәрәй, хатыны белән әрепләште-әрепләште дә, гомер буе бергә яшәгән кешегә әйтергә мөмкин булган иң соңгы сүзләрне әйтеп, тышка, дөресрәге, кышка чыгып китте. Ә быел кыш карлы, буранлы һәм салкын булды. Мең еллык алышынганда шулай була, диләр. Кем белгән инде, мең ел яшәгән кеше юк ласа.
  Машинасына чыгып утырды утыруын, тик кая барачагын әлегә белеп бетерми иде Тәңгәрәй. Аның барыр урыны да юк. Сәбәбе дә юк. Бер сәбәп бар икән. Ул үзенең хәләл җанына урын таба алмый бүген. Әллә нәрсә генә булды. Урамдагы буран тавышына кушылып, көне буе күңеле сызылды, йөрәк өзгәләнде, җаны үрсәләнде...
  Ел ахырында гел шулай була аның белән. Бүген – гасырлар алышынган мәл. Яңа меңъеллыкка күчәргә азапланып яткан вакыт. Бу инде вак-төяк түгел. Аның Фәридәсендә ул вак-төяк... Ире кайтып керергә дә өлгермәде, чәпчергә тотынды:
  – Бөтен кешенең ирләре ир кебек. Өйләрен кайгыртудан башлары чыкмый... Кем өй сала, кем яңа фатир юнәтә, кем акча җыя, кибет ача, чит илгә йөри... Ә син!.. Әйтер идем инде... Көне буе руль артында утырып, тәмам дөнья гамен онытасың... Дөнья башка хәзер, яшәү башка!!! Тормышка ябышып ятмасаң, хәзер артыңа тибеп чыгара ул. Шулай түгелмени? Әйтер идем инде!..
  Тәңгәрәй белә: быел ул чынлап та әлләни кыра алмады, әллә ничек кенә, күз ачып йомган арада үтте дә китте егерменче гасырның соңгы елы. Агач юнәтәм, җир алам, дигән иде. Машинасын алыштырырга да нияте бар иде. Акчалырак эш карарга иде исәбе. Хатынына тун, олы малаена яхшы велосипед алырга да уйлаган иде... Бер җаен китереп, мәчеткә кереп чыгарга иде исәбе, хәер биреп, дога укытып кайтырга иде. Кая ул мәчет, улы укый торган мәктәпкә дә кереп чыга алмады. Сентябрьдә үк укытучысы: «Әтиең белән сөйләшәсем килә», – дип җибәргән әнә. Их, нишләптер барып чыкмый әле бу тормыш дигәннәре... Язмыш та мәрхәмәтен күрсәтәм дип тормый... Тик... Нәрсә соң ул язмыш?.. Күргән кеше юк ласа аны...
  Тәңгәрәй, авылның соңгы урамын чыгып, олы юлга борылганда да кая барасын төгәл белми иде әле. Шулай да, тынгысызланып борчылган күңеле аны сигез чакрымдагы күрше авыл юлына алып кереп китте. Дөресрәге, ул ниндидер чокырга, упкынга төшеп киткәндәй булды. Юлның як-ягына өелгән кар таулары аша берни күрерлек түгел. Кырга чыккан саен усаллана барган буран, шул кар өемнәренә менеп, муеннарын боргалый-боргалый улый да, кинәт юашланып, кабат юл өстенә шуышып төшә, аннары кабат ярсынып машина тәрәзәсенә килеп сылана...
  Юлда кар калын. Машина көчәнә-көчәнә, соңгы көрчегенә бара. Тәңгәрәй буранга каршы юлга чыгуына үкенә дә башлаган иде инде. Көн дә күзгә күренеп кичкә авыша, ичмасам – офыктагы эңгер бөтен күк буенча тартылырга әзерләнеп беткән. Шул эңгер пәрдәсен ертып, алдагы уйсулыклар артыннан ниндидер ут җемелдәп киткәндәй булды. «Әһә! Әҗем авылы бит бу! Димәк, юлның тап уртасы... Борылып азапланганчы, барырга да барырга инде... Юл биргәнгә юнь бирә ди бит...»
  Әҗемдә аның җан дусты яши. Мансур. Механик булып эшли. Бергә үстеләр. Бергә армиядә булдылар, бергә өйләнештеләр. Фәридә белән Наилә – Мансурның хәләле – бертуганнар. Җәй көннәрендә күрешмәгән көннәре сирәк була. Карлы-буранлы кыш кына араларын өзебрәк тора – менә бер атналап инде очрашканнары юк. Ә бит Яңа ел бәйрәмен бергәләп каршы алырга уйлашканнар иде... Ул хакта да сөйләшәсе бар. Чынлап та, нигә дисә, шул Яңа ел хакында килешергә бара бугай Тәңгәрәй.
  Бара да, бармый да. Юлда кар калынайды. Буран көчәйде. Машина ешрак туктый башлады. Тәңгәрәй берничә мәртәбә, тышка чыгып, кар көрәп алды. Ләкин барыбер ерак китә алмады. Ике авыл урасындагы иңкүлектә, машина борыны белән көрт өеменә төртелеп, туктап калды. Үч иткәндәй, машинасы да сүнде. Гомердә булмаганча, сүнде дә куйды. Җансыз, өнсез калды. Бу юлы Тәңгәрәй ишекне ачып тышка чыга алмады. Битләрне кисеп-кисеп камчылаган буран аны кабат эчкә куып кертте. Башын руль өстенә куеп, эченнән сыза-сыза, уй гаменә бирелде.
  «Нәрсә инде бу? Күз күреме аралыкта юлдан калын, япа-ялгызы утырсын әле, ә?! Фәридә нишләп йөридер анда? Аның тавыш-тыны булмаса, чыгып китәр иде мени ул бу пәри туена?
  Гап-гади кеше ләса ул. Миллионлаган кешеләрнең берсе. Шундый ук гади генә тормышта яши. Артык кайгысы да, үтереп мактарлык шатлыгы да юк. Иң мөһиме һәм иң кирәге бар аның – хатыны Фәридә белән ике улы бар. Шул уллары өчен яши дә хәзер ул. Ходай насыйп иткән шушы тыйнак, гади тормыштан һич чыга алмый, чыгарга теләп тә тормый...
  Барга канәгать булып яшәргә күнеккән ул. Бөтен теләкләре дә шул хакта: сабырлык кирәк, разыйлык кирәк, бәхиллек кирәк...
  Тәңгәрәй, машина эчендә утыра торгач, өши башлады. Ул, ишек ярыкларыннан ыжылдап кергән кыштан да түгел, күбрәк күңелендә талкынган чуар уйлардан өшеде, ахры. Ләкин бу салкынлык артында ниндидер шом, дөресрәге, моң туа барганын тойды Тәңгәрәй. Әлеге талгын, сихри моң аны бик тиз иләсләндереп җибәрде. Тәненә, җанына, йөрәк түренә сихри җылылык, хәтта кайнар сулыш җиле бөркелеп керә башлады. Шул җылыга ойый барган Тәңгәрәй, маңгаен руль өстенә куеп, күзләрен йомды...
  Ләкин ул күңелендәге җылы белән озак юана алмады. Җанын тынгысызлап торган теге моң аны кабат уятты. Уятты да, алдында көрткә күмелә барган машина тәрәзәсенә күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Ә анда... Ниндидер кар бөртеге пыялага ябышып каткан да җемелдәп балкып тора... Юк, кар бөртеге дә түгел бу, ут бөртеге. Тәрәзә артындагы ул ут ай-һай серле иде.
  Күңелләрне, язмышларны ышандырып, үзенә чакырып торучы бу ут бөртегеннән күзен алмыйча гына Тәңгәрәй машина ишеген ачты. Ишек төбенә сырыла башлаган кар көртен этә-төртә тышка чыкта да теге ымсындыргыч җемелдәвеккә таба китте. Быел кар тирән, бот төбеннән карга чумып, кармаланып, хәтта йөзеп барырга туры килә.
  Ләкин һич кенә дә якынаймады. Тәңгәрәй инде, үрдән төшеп, үзәнлекне үтеп чыкты, каршындагы Әмәт тавына барып төртелә язды... Тау төбенә урнашкан изге чишмәләрнең челтерәвек тавышы да ишетелгән кебек хәтта...
  Серле җемелдәвек янына ул көтмәгәндә килеп чыкты. Җемелдәвек дигәннәрең дөрләп янып яткан учак икән. Агач ялгашы буйлап ургылып-ургылып аккан чишмәгә терәп үк дөрләтелгән учак. Кышкы салкынга, буранга да исе китмичә, басылып кына янып ята. Менә хикмәт, монда буран да юк. Хәтта кар да юк. Учак тирәсендә урыны-урыны белән чирәмлек җәйрәп ята...
  Монда җылы, рәхәт булса да, кышның авызыннан килеп чыккан Тәңгәрәй исә нык кына өшегән иде. Ул шундук учак каршына чүмәләп, суыкка, салкын дымга күшеккән кулларын учак өстенә сузды... Сузды да, утта пешкән кебек, тартып та алды. Аның зиһененә дөнья гаме белән бәйле уйлар керә башлаган мизгел иде бу. «Тукта! Нинди учак соң бу? Иясе кем аның? Кышның иң озын бер төнендә, кыш буе кеше аяк басмый торган аулак бер җирдә нинди серле учак бу? Нинди могҗизалы урын? Әнә бит – тирә-якта бер эз дә юк. Кеше-мазар йөргән җир түгел бу... Алайса, каян соң бу учак? Кем яккан аны? Нигә? Ни өчен?..
  Тәңгәрәй, үзен-үзе белештермичә, иреннәре читенә учларын бөрештереп, тирә-якка тыйнак кына өрән салып куйды:
  - Э-һе-һей!.. Э-һе-һей!..
  - Һе-һей!..
  Юк, кайтаваз түгел бу. Ниндидер чит тавыш... Җир астыннан чыккан кебек, гөрелдәп ишетелә. Әллә?.. Әллә күк катларыннан ук килеп ирешәме ул Тәңгәрәй колагына?
  - Һе-һей!..
  Тавыш тагын кабатланды. Тәңгәрәй, куркуыннан, чүгеп үк куйды. Як-ягына каранды.
  - Кем син? Әй! Син кайда? Ә?..
  - Мин монда, адәм баласы. Курыкма, мин сиңа тимим...
  - Ә? Кайда? Кем син?..
  Тәңгәрәй, күпме каранса да, барыбер берни күрә алмады. Аңы гына түгел, күз аллары томаланган иде аның бу вакытта.
  - Утка кара, адәм баласы...
  Шулвакыт ут-учак гөлтләп балкып китте, күпереп, өскә – кире караңгылыгына томырылып менеп китте. Шул бер мизгеллек балкышта учак янәшәсендә таягына таянып басып торган бер карт шәйләнеп калды. Итәк-чабулары җиргә кадәр ап-ак җилән кигән. Башында – түбәсе очлаеп торган, шундый ук ак башлык, йөз-битен ап-ак сакал-мыек баскан, куе кашлары астыннан, утлы күмер кебек җемелдәп, бер пар кара күз карап тора...
  Кеше дисәң, кеше түгел, рух дисәң...
  – Рух мин, рух... Шушы җирнең рухы, иясе...
  - Рух? Син – рухмыни? – Бу сорауны Тәңгәрәй акылдан шашмас өчен генә бирде.
  - Әйе, мин син яшәгәр җирнең рухы, син торган җиһанның изге карты.
  - Син дөнья картымы? Димәк, син язмыш белән дә дус?
  - Язмыш – минем ихтыярда. Әмма мин аңа әмер бирә алмыйм... Мин аңа әмер бирсәм, көчемне югалтам. Ә нигә сиңа язмыш?
  - Миңа бик кирәк ул. Тормышым бер дә рәтләнә алмый. Өйдә хатын үртәлә. Эшемдә дә әллә ни алга китеш юк. Өй салам дидем, ел буена бер бүрәнә дә юнәтә алмадым. Ни тынычлыгым юк, ни акчам... Аптыраганнан әйтәм инде, берәр нәрсә хәл итеп булмыймы, дип соравым гына.
  - Аңладым мин сине, адәм баласы. Бүген нинди төн икәнен беләсеңме?
  - Бүгенме? Бүген... Бүген иң озын төн бит... Нардуган бүген! Кара төн!
  - Әйе, бүген – кара төн... Төннең нәкъ уртасында шушы учак тирәсенә дөнья рухлары җыелачак... Изге төн хакына мин сиңа ярдәм итә алам, – бүген рухларның изге мәле, язмышның итәгатьле, игелекле чагы...
  - Рәхмәт сиңа, кем...
  - Кем дисәң дә ярый. Чын исемем минем – Тәңрух. Ә син Тәңгәрәй, шулаймы?
  - Әйе, каян белдең? Әй, онытканмын, син бит рух, ә рухлар барысын да белә...
  - Синең исемең генә түгел, күңелең дә изгелеккә ачык, адәм баласы. Син – рухлар бәхиллегенә ирешә алган сирәк адәми затларның берсе. Бар инде, кайт. Үз динеңдәге догаларыңны укы да юлга кузгал. Барысы да әйбәт булыр, гаиләңдә тынычлык, татулык урнашыр, балаңа тәүфикъ, тырышлык иңәр, өй салырсың, тормышың бөтенәер, озын гомер яшәрсең...
  – Рәхмәт сиңа, изге рух... Мин сине бервакытта да онытмам. Мин сиңа дога кылып торырмын. Күңелемдә яшәтермен. Моннан соң мин үз тормышыма катырак ябышырмын, гаиләмне ныграк карармын, балаларымны әйбәтрәк тәрбияләрмен, хатынымны күбрәк кадерләрмен, тормышның да, яшәүнең дә кадерен күбрәк белермен...
  Тәңгәрәй, башын иеп саубуллашты да, кырт борылып, килгән эзе буйлап юлга таба китте. Артына борылып карамады, эзгә-эз басып бара торгач, кар күмеп китә язган машинасы янына килеп тә чыкты. Көч-хәл белән ишеген ачып, кереп утырды. Маңгаен руль өстенә куеп, күзләрен йомды... Әле генә күз алдыннан үткән вакыйгаларны онытылырга теләде, аң-зиһенен сарган шомлы да, тантаналы да уйларны куып җибәреп, үзенең эчке асылына, җан түренә кереп бикләнергә, аннары җәһәт кенә күңел бикләрен төшерергә ашыкты...
  Ләкин бу барып чыкмады, ниндидер хәтәр гөрелдәвек аны сискәнеп уянырга мәҗбүр итте. Күңеленә килгән иң беренче уй «Әллә теге рухлар учак тирәсенә җыела башладымы инде?» дигән уй, дөресрәге, шом булды.
  Ниндидер көчкә буйсынып, Тәңгәрәй башын күтәрде һәм ... күзләрне әрнет-кеч дәрәҗәдә көчле, шаукымлы ниндидер нур балкышына тап булды...
  Тәңгәрәй теләсә-теләмәсә дә баягы учак балкышы хакында уйлады. Нишләп монда күчкән соң әле ул ут-учак? Рухлар үзләре дә мондамы? Әнә, әнә – шунда... Кулларын болгый-болгый бу таба киләләр...
  Тәңгәрәйнең җаны, куркуыннан, аяк астына ук төшеп ятты. Күңелдәге уйларның тарткалашына түзәрлек әмәл юк... «Нигә бу болай булды әле? Рухларны рәнҗетерлек нинди ярамаган эш эшләде соң ул? Бары тик язмышыннан мәрхәмәтлерәк булуын, тормышының бөтенәюен сорады. Шул гына... Калдырыгыз, тимәгез, какмагыз машинаның тәрәзәсен...»
  - Әй! Тәңгәрә-ә-әй! Ач ишегеңне! Син исәнме анда? Тәңгәрә-ә-әй!...
  Менәтерә, баҗасы ласа бу. Мансур! Әллә Мансур кыяфәтенә кереп килгән рухмы? Алдап, Тәңгәрәйне тышка чыгармакчы буламы? Үзенә йолып алырга телиме?
  - Тәңгәрә-ә-әй! Ач ишегеңне! Бу мин – Мансур!.. Баҗаң! Наиләнең ире!..
  Ярсып тәрәзә төйгән бу зат чынлап та Мансурга охшаган. Рухлар машина тирәсендә бу кадәр өзгәләнеп йөрмәс иде.
  Тәңгәрәй, салкында ойый башлаган тәнен чак-чак кыймылдатып, машина ишеген ачып җибәрде, әмма шундык тышка чыгарга кыймады әле...
  - Нишләп утырасың монда, баҗай?
  - Менә, карга күмелеп калдым... Сиңа бара идем... Яңа елны сөйләшергә...
  - Бәй, мин дә сезгә шул хакта сөйләшергә барам ласа! Наилә куып җибәргәндәй җибәрде. Юл булмагач, гаражга кереп, трактор алып чыктым... Әйдә, тагабыз, утырма болай, чык, катып беткәнсең бит инде...
  Тәңгәрәй дәшми-нитми генә чыкты да Мансур кулындагы көрәккә барып ябышты, тәгәрмәчләре тирәсенә түшәлгән көрт өемен көри дә башлады...
  ...Өйдә Тәңгәрәйне югалтканнар. Фәридә елап-шешенеп беткән. Ишектән күренү белән иренең күкрәгенә капланды, үкси-үкси тәкърарларга кереште:
  - И Тәңгәрәйкәем, рәнҗеттем мин сине, кичер зинһар, шайтан котырткандыр, шул гына телемне бозгандыр, әллә нәрсәләр әйтеп бетердем бит... Булганга разый булып яшәргә кирәк тә соң...
  Тәңгәрәй хатынының су кебек йомшак чәченнән сыйпады, аны, үз итеп, кадерләп, куенына кысты.
  - Ярый, булды инде, булды... Әллә нәрсәләр уйлама... Нинди рәнҗү ул... Без бит бер гаилә, бер язмыш кешеләре...
  - Чыгып кына киттең... Йөрәгемдә бер тамыр кылт итеп өзелде дә куйды... И курыктым инде... Бер-бер хәл булмадымы, дип уйладым, бөтен тормышыбыз искә төште, барысын да кабат кичереп чыктым...
  - Мин дә... Мин дә күп уйландым, Фәридә. Хәзер безнең барысы да әйбәт булыр, яме... Мин моны сиңа вәгъдә итәм.
  Ир белән хатын очрашуының серле шаһиты булып янәшә басып торган Мансур үзен кая куярга да белмәде. Бер-берсен кадерләп, сөеп-назлап, аерылыша алмыйча торган хәләл җаннарга карап, үзе дә иләсләнеп китте, ахры, тамакларын кыргалап, күз төпләрен сөрткәләде...
  - Мин ни... Яңа ел турында әйтәм дә китәм... Наилә көтә анда... Югалткандыр бәгырь... Ни... Килерсез, яме. Бергә каршыларбыз...
  Мансурны барыбер чәй эчермичә җибәрмәделәр. Наиләгә күчтәнәч төрделәр. Тау кадәр трактор, утлары белән авыл урамын тутырып, буран эченә кереп югалган гына иде, өстендәге карны кага-кага, чаттан улларының укытучысы килеп чыкты. «Бу дөм караңгы төндә нишләп йөри икән», дип уйлап та бетерә алмадылар, Камил Рәхимович йомышын әйтеп тә өлгерде:
  - Туры килүегез әйбәт булды. Үз классымны барлап йөрим. Әйбәт укыганнары өчен безнең балаларны кышкы каникулда бер атнага чит илгә җибәрәләр. Шуңа сезнең ризалыгыгыз кирәк. Җибәрәсезме?
  - Җибәрәбез, җибәрмибезме соң?! Барсын, күрсен, кеше белән аралашсын... Әзрәк җыйган акча да бар... Барыбер өйгә кертеп булмады, тик ятмасын...
  - Сез аңламадыгыз мине, Фәридә ханым. Бушка баралар алар. Хөкүмәт исәбенә. Әйбәт укыган өчен...
  - Алаймыни? Һай әйбәт була икән... Безнең малай шулай яхшы укыймыни?
  - Акыллы егет үстергәнсез сез. Моның өчен рәхмәтән башка сүз юк...
  Барысы да канәгать булып аерылыштылар. Ләкин кунаклар моның белән генә бетмәде әле. Төн уртасы якынлашып килгәндә, тыштагы буранның иң котырган бер вакытында, Тәңгәрәйләрнең капка төбенә ниндидер «УАЗ» машинасы килеп туктады.
  Колхоз рәисе Марат Абдуллович икән. Йомышын шундук әйтмәде. Ике чынаяк чәй эчеп, шулкадәр үк мәй төшереп алгач кына әйтәсе сүзенә кереште:
  - Хәтерлисеңме, Тәңгәрәй, теге вакытта, син шәһәргә китәм дип һавалана башлагач, мин сиңа нәрсә дигән идем?
  - Әллә... Каян хәтерлисең инде аны? Егерме еллап вакыт үткән бит инде...
  - Во! Егерме ел шул! Нәкъ егерме ел! Ну? Исеңә төштеме?
  - Юк, нәрсә булды соң егерме ел элек? Йә, әйт инде, болай да башым тубал кебек, хет син җәфалама, Марат Абдуллович...
  - Нәкъ егерме ел элек мин сиңа әйткән идем. Колхозда калсаң, егерме ел әйбәт кенә эшләсәң, өй салып бирәм, дигән идем. Вот! Аңладыңмы инде?
  - Юк, аңламадым...
  - Өйле итәм мин сине, Тәңгәрәй. Гыйнварда ук буралык агач кайтачак, язга бура әзер булачак, ну, көзгә күтәреп тә куярбыз, насыйп итсә... Ә? Син моңа ничек карыйсың?
  - Ничек дип... Әйбәт карыйм. Рәхмәт сиңа... Сезгә... Марат Абдуллович...
  - Синең өчен генә тырышуым түгел. Алай уйласаң, нык ялгышырсың. Колхозга кеше җитми. Синең йортлы булуыңны күреп, яшьләр авылда кала башламасмы дип өтәләнүем...
  Шулай итеп, бер кичтә Тәңгәрәйнең тормышы бөтенәйде дә куйды. Әмәт тавы буендагы изге чишмә янында очраган Тәңрух әйткәнчә килеп чыкты. Бөтен тормышы, хәтта язмышы кискен үзгәрде Тәңгәрәйнең. Бер төн эчендә үзгәрде. Үзгәрер дә шул. Төннең ниндие бит?! Иң озыны, иң карасы! Рухлар төшкән төн!..
  Ничек кенә күңеленә үрмәләп керергә тырышсалар да, Тәңгәрәй бу сәер уйларны читкә куарга тырышты. Нинди Тәңрух? Нинди кара төн? Боларның барысы да уйдырма, әкият бит! Ул руль артында йоклап кына киткән иде, төш кенә күргән иде, башка берни дә түгел... Дөнья, тормыш, язмыш мәсьәләсенә килгәндә, барысының да очы очка ялгана: хатынына яратып өйләнде ул, яшәвен дә яратып яшәде, балалары кечкенәдән әйбәт, акыллы булды, ә инде яңа йортка килгәндә, анысы колхоз рәисенең намус эше, вәгъдә биргән икән, үтәсен!..
  х х х
  Бер атнадан Мансурларга Яңа ел бәйрәме каршыларга киттеләр. Кәефләре күтәренке. Нишләп күтәренде булмасын. Малайлары Англиягә китеп барды. Ике көн элек кенә пилорам янында тәгәрәшеп яткан агачларны карап кайттылар, бурага дигәннәренә билге салып чыктылар... Барысы да тәртиптә. Ничек теләделәр, шулай килеп чыкты. Кешечә, барысына да канәгать булып яшәсәң, Ходай тәгалә үзе китереп куя ул юлыңа. Боларның барысы да Тәңгәрәй белән Фәридәнең тырышлыгыннан һәм Ходай тәгаләнең игелегеннән туган бәрәкәтләр...
  Әмәт тавына якынлашкан саен Тәңгәрәйнең йөрәге тынгысызлана барды. Бер атна элек булган хәлләргә ышанмаса да, ул вакыттагы күңел тетрәнүләрен исенә төшереп, ул әледән-әле сагаеп, шомланып куя.
  Юлдагы кар көртләрен як-якка эттереп чыкканнар. Теге чакта Тәңгәрәйнең машинасы тукталып калган урында аеруча кар күп. Әмәт тавы төбендәге изге чишмәгә алып төшә торган үзәнлек чак-чак кына күренеп тора. Шул үзәннең тап уртасыннан чишмәгә таба бер тасма сузылып китә... Ниндидер сукмак... Бу шомлы мәлдә кем генә кереп йөрде икән соң ул аулак урынга?
  Шулвакыт Тәңгәрәйнең йөрәге тибүдән туктады. Сулышы буылды. Зиһене ялгышты. Күңеле исәнгерәде... Очсыз-кырыйсыз кар диңгезендә аның нәкъ бер атна элек үткән, хәтәр бураннар да күмеп китә алмаган эз-сукмагы җәйрәп ярылып ята иде...
  25 март, 2006 ел.
  
  
  
  
  
  ӨЧЕНЧЕ ИШЕК
  (Хикәя)
  1.
  Гаян уянып киткәндә дөнья баш-аяк әйләнгән – күк җиргә төшеп, җир күккә убылган иде. Адәми затлар да баш-аяк йори. Космонавтлар кебек. Карале, чынлап та космонавтлар бит болар! Галәм ич бу! Әнә, күзләрне камаштырып, йөзләрне назлап, йолдыз җиле исеп китте... Әнә, йолдыз-планеталар, боҗра-түгәрәккә тезелеп, әйлән-бәйлән уйный... Шунысы гына: монда Кояш та, Җир дә юк. Бу йолдызларның барысы да бер зурлыкта - сихри-комеш утларын җемелдәтеп, күзләрне иркәләп яналар да яналар...
  Кешеләр дигәнең кеше түгел икән. Ниндидер серле, хәтта илаһи затлар сырып алган Гаянны. Баштанаяк актан киенгәннәр, йөз-битләренә дә ак япмалар каплаганнар, тар аралыктан күзләре генә нурланып-балкып тора... Берсенең генә йөзе ачык, сөт кебек ап-ак сакал мыеклары йомрыланып, күпереп тора... Бу Ак бабай тагын да серлерәк, илаһирак, ахры... Ап-ап сакал-мыеклары өчен генә түгел, күзләре ай-һай хикмәтле аның – күмердәй янып, җем-җем килеп камашып тора...
  Ачык йөзле бу затның теле, сүзе тагын да хикмәтлерәк булып чыкты. Менә ул, ак сакалын алгарак чөеп, тирә-юндәгеләргә нидер әйтте, тегеләр тыз-быз килеп йөгерешә башлады. Кайсыдыр, тотлыга-тотлыга, нидер аңлатырга кереште. Ачык йөзле зат, аны тыңлап та бетермичә, Гаян өстенә иелде... Гаян берни дә аңламады. Кайда ул? Нинди җирдә? Җирдәме соң ул? Әллә күктәме, берәр космостамы? Каян килеп эләкте соң мондый тылсымлы да, шөбһәле дә җиргә?.. Ул бит улы белән хатынын каршыларга аэропортка ашыга иде...
  - Гаян Биктимер улы бит әле? Синең белән нәрсә эшлибез соң? Әйбәт кеше дә кебек үзең... Әмма... Менә шул, Адәм галәйһе-әс-саләм улы, син фани дөньяда чакта оҗмахка җибәрерлек бер изгелек тә кылмагансың, тәмугъка салырлык явызлык та эшләмәгәнсең...
  Ак бабай кулларын артка бөрештереп, киң коридор буйлап йөреп китте. Гаян шунда гына аның артында пәйда булган өч киң ишекне шәйләп алды. Аларның як-яктагыларына эре хәрефләр белән “ОҖМАХ” һәм “ТӘМУГЪ” дип язылган, уртадагысында бер язу да юк. Язу булмагангамы, Гаянның игътибарын әнә шул өченче ишек җәлеп итте: “Аның артында нәрсә икән?”
  - Бик авыр очрак, - дип дәвам итте Ак бабай кыяфәтендәге Ходай Тәгалә, үзе бертуктаусыз арлы-бирле йөренде. Синдәй адәми затның күптән күренгәне юк иде минем департаментта. Ни бу якка, ни теге якка... Шулай да, бер юл бар. Сынау юлы. Савап юлы. Шул юлны үтә алсаң, оҗмахка керерсең, үтә алмасаң, тәмугъка эләгерсең... Аңладыңмы, Гаян Биктимер угылы?
  Гаян җавап бирергә өлгермәде, урта ишек шар ачылып китте дә аның артында күпереп яткан ак болытлар дөньясы пәйда булды. Шунда ук бу ак-саф дөньядан, күзләрне чагылдырып, җаннарны иләсләндереп, алтынсу нур көлтәсе килеп керде... Керде дә Гаянны үзенә суырып алды. Җил кебек җиңел иде шул Гаян, җан кебек якты, үтә күренмәле иде. Бәй, чынлап та җан бит инде ул! Рух! Фани гомерендә мәрхүм булып, Ходай Тәгалә каршына килеп баскан рух!..
  Җил кебек исеп, нур кебек балкып бик озак тирбәлде ул ак болытлар куенында. Бишектә тирбәлгән бала кебек... Шулай тирбәлә-тирбәлә, Гаян туган авылында пәйда булды. Аңына килгәндә ул балчыгы эшерелмәсен өчен сипләп кагылган нигез такталары өстендә утыра иде. Утыра микән? Ул бит инде кеше түгел. Алайса, рухмы? Әйтүе генә җиңел. Рухларның да төс-кыяфәте буладыр бит?
  Гаян кузгалып, калкынып куйды. Кулларын як-якка сузып җибәрде. Сынын турайтмакчы булды. Шунда гына ул үзенең кулсыз, сынсыз һәм сансыз булуын аңлап алды. Шулай да, куллары урынында яралып, як-якка җәелгән киң канатлары шактый җайлы булып тоелды аңа.
  Гаянның рухы туган якларына күбәләк булып кайткан иде. Моңа ул сөенергә дә, көенергә дә өлгерми калды, аның каршында авылда япа-ялгызы яшәүче әнкәсе пәйда булды. Әнә ул алъяпкыч итәкләрен билбавына бөреп кыстырган да тавык-чебешләренә җим юнәтеп йөри.
  - Чеп-чеп-чеп-чеп...Чеп-чеп-чеп-чеп... Килегез кил, аппакларым, йомшакларым... Тәмле тамакларым!.. Чеп-чеп-чеп-чеп...
  Шулай җим табагын күтәреп килә-килә, хуҗабикә Гаян-күбәләк кунган нигез буена якынлашты. Һәм,”ах” итеп, табагын кулыннан төшереп җибәрә язды...
  - Бәракалла!.. Кара нинди матурлык... Ходай Тәгалә кулы уйнагандыр монда, болай ук матур булмас иде...
  Гаян үзенә төбәлеп карап торган әнкәсенә: “Мин бит бу, мин – Гаяның... Танымыйсыңмы әллә?” – дип әйтергә теләгән иде дә, әйтә алмады. Канатларын җәеп, моңга, нурга, яшькә мөлдерәмә тулы күзләре белән карап тик торды...
  Гаянның үзәге өзелгән бу минутта ана карчык, кырт борылып, кош-кортлары белән сөйләшә-сөйләшә, ярым җимерек абзарлары ягына китеп барды. Җан-күбәләк исә, авыр уйлары белән, җәйге кояшта җылынып өлгергән нигез тактасында япа-ялгызы торып калды.
  “Картайган, - дип уйланды Гаян, һаман әле әнисе белән очрашу шаукымыннан котыла алмыйча. – Картаймый нишләсен?!. Казанда яшәүче бердән-бер улы да дүрт ел кайтканы юк бит инде авылга. Хәзер бөтенләй кайтмас инде. Кайтса да... рух булып, күбәләк булып кайтыр... Бүгенге кебек... Әнә ул ничек утыра хәзер күзләрен акайтып... Игелексез...”
  Әллә инде күбәләк-улының уйларын сизенде – ана кеше, кош-кортларыннан аерылып, тагын йорт нигезенә якынлашты.
  - И-и, күбәләккәем, бер дә бу тирәдә очмый идең бит, каян гына килеп чыгасы иттең әле? Минем Гаяннан берәр хәбәр бармы әллә? Ә? Ник дәшмисең, Ходай ишарәсе?..
  Гаянның үксеп елыйсы килде. Ләкин рухлар елый белми шул. Алар бары тик гыйбадәт кенә кыла белә. Менә ул күңеленә килгән иң беренче догага кереште. Аның изге ниятен сизенепме, ана кеше дә, нигез почмагына чүгәләп, алдына кулларын кушырып куйды...
  - Раббанә гофирли үә лиүәлидәййә үә лил-мү мининә йәүиә йәкүиүл-хисаб... - Әй Раббыбыз, хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм барлык мөселманнарны гафу ит!
  2.
  Гаян үзенең бу юлы гөнаһлы җир өстенә сынау өчен, дөресрәге, сыналу өчен җибәрелгәнлеген бик тиз аңлап алды. Җан тамырлары өзгәләнәчәк сәгатьләр алда икән әле. Дөньялыкта калдырган гөнаһ-гыйбрәтләре өчен күрәселәре бар икән... Боларның барысы да – үзенең алдагы илаһи язмышы хакына. Анысын гына аңлый ул. Тик Ходай Тәгалә ихтыяры белән күбәләк булып кайтып, бу якты дөньяда нишләр соң ул? Ул бит бар да, юк та. Тоташ гамь, тоташ моң...
  Ул очты. Авыл урамнары буйлап, аннары урманнар-кырлар өстеннән очты. Бер көнлек гомереннән туеп, гамен, сагышын кая куярга белмичә очты... Бу кыска гомерендә дә мәңгелек мизгелләр булырга мөмкин икәнен белепме, белмичәме очты да очты... Тукта! Көнме соң бу, төнме? Каян бу караңгылык? Бу төн каян?
  Төн түгел, зират өсте икән бу. Аның өсте җем-җем килеп тора. Гүргә иңдерелгән бәндәләрнең җан-рухлары шулай җемелди икән... Шулар арасында әтисенең рухы да бар. Кайсы икәнен белеп кенә булмый. Бик иртә китеп барган шул ук якты дөньядан. Гаян аның йөз чалымнарын да хәтерләми хәзер... Кызык, Гаян да шушы җемелдәвек дөньяга кайтыр микән? Әтисе янына. Бәлки, әтисе улының тәмугъ белән оҗмах арасында бәргәләнеп йөрүен инде беләдер дә?
  Авылны узып, киң кырларга таба очкан Гаян-күбәләк әле генә уңышы җыеп алынган басу өслегендә җемемлдәп торган тагын бер ут йомгагын шәйләп алды. Ут йомгагы да түгел икән бу җемелдәвек – басу сөреп йөрүче тракторлар икән... Әллә каян гына килеп чыгып, күк йөзен каплап алган кара болыт астындагы эңгер-меңгердә аларның фара утлары шулай җәйге көнне телгәләп йөри икән...
  Ул да булмады, басудагы җемелдәвекләрнең берсе, ут йомгагыннан аерылып, тирә-якта даны чыккан Яманкул чокырына таба китте. Бәла-казага тарган кешеләр күп булды бу якларда... “Бу зәхмәтле чокыр адәм җаны белән туенып тора икән... Кешеләрне ул, сихерләп, үзенә тартып китерә, имеш...” дигән сүзләр дә йөрде халык арасында. Саташкан трактор Яманкул чокырына җитеп килә иде инде. Ләкин ул бар дөньясын йотардай булып ыржаеп торган чокырга тиз генә төшеп китмәде әле, бер якка тайпылып, ярның читеннән бара башлады. Ләкин болай озак бара алмаячак ул. Алда – тагын да тирәнрәк, тагын да хәтәррәк чокыр убылып төшеп китә...
  Гаян шул тракторга табан атылып төшеп китүен сизми дә калды. Басу читендә эленеп торган рәшә пәрдәсен ярып, котылгысыз һәлакәтенә барган корыч атның алгы тәрәзәсенә барып та кунды ул.
  Тимерҗан абыйсы ласа бу! Арган башын ян як тәрәзәгә куеп, җиденче төшенә, юк-юк, мәрткә үк китеп бара... Бөтен тәне белән калтыранып, дөнья бетереп баручы тимер эчендә йокы шулкадәр тәмле булыр икән!
  Гаян, бар егәрлеген җыеп, канатлары белән тәрәзә пыяласын кыйнарга кереште. Бәргәләнә торгач, теләгенә иреште – Тимерҗан-тракторчының басу тузанына каткан керфекләре кыймылдап, калкынып куйды. Менә-менә кузләре ачылып китәр кебек... Тик... нидер җитми, бу күзләр уянсын өчен нидер җитми иде...
  Трактор котылгысыз рәвештә һәлакәтенә ашкынды...
  Гаян үзе дә сизми калды - бар көченә иңрәп кычкырып җибәрде:
  - Тимерҗан абый!.. Уян!.. Бетәсең бит!..
  Ишетте, ишетте аны Тимерҗан абыйсы. Әнә ул сискәнеп уянды да, башын калкытып, ал тәрәзәгә капланды. Иң элек Гаян-күбәләкне, аның җилпенеп торган ал шәүләсен күреп алды, аннан соң гына якынлашып килүче упкынны шәйләде... Шундук, бөтен гәүдәсе белән капланып, тормоз таякларын күкрәгенә таба тартты...
  Алагаемга җир ертып, үкереп килүче корыч ат соңгы мәртәбә кешнәп куйды да, берара карышып, калтыранып торганнан соң, яр читендәге калкулыкка борынын төртте.
  Күбәләккә шул җитә калды – канатларын офыктагы таң кояшы нурларына манчып, авыл ягына очты... Аның артыннан әле генә үлемнең үзе белән очрашып, ниндидер сихерме, тылсыммы аркасында исән калган Тимерҗанның догалы сүзләре иярде:
  - Әлләһүммә гиндакә ахтасибу мусыбати фа-аҗирни фиһа үә габдилни инһа хайра... - Әй Аллаһы, шушы кыенлыкның савабын насыйп ит. Әҗерен насыйп ит һәм хәерле шатлыклар китер шушы кыенлыкларны күргән өчен...
  3.
  Гаян-күбәләк тагын авыл өстендә пәйда булды. Бу юлы аның алсу канатлары күзләрне чагылдырып нурланган көнне иркәли иде. Һәр җирдә тормыш кайный. Әнә - бөтен халык эштә, бөтен бала урамда. Бигрәк тә балалар кызык – сүз куешкандай, дәррәү кузгалып, төркемнәре белән әле бер якка, әле икенче якка йөгерешәләр... Арада өч-дүрт яшьлек бер сабый гына каршы якка йөгерә. Менә ул, төркемнән аерылып, авыл читендәге фермалар ягына китте. Шул юлдан кайтасы әнисен исенә төшерде, ахры.
  Тик нәрсә бу? Ферма ягыннан шул ук юлга атлар төркеме чыкты түгелме? Тузан болыты туздырып, җан фәрманга чабып килүче атлар белән олы юлдан ялтыравык ташлар җыеп баручы бала арасында ара якынайганнан якынайды. Гаянның җаны өшеп китте. Ул хәтта канат җилпеп очуын да онытып, җиргә егылып төшә язды...
  Атлар көтүе белән бала арасы күзгә күренеп якынайды. Маллар дәртләренә тулышып чабуларында булды, сабый бала исә күзләрен учларына җыйган җемелдәвек ташлардан күзләрен ала алмый иде.
  Гаян тагын аска томырылып төшеп китте. “Ә” дигәнче сабый бала каршында пәйда булды. Аның баш очында уйнап оча башлады. Бала кешегә шул җитә калды. Ул, күбәләк куа-куа, бик тиз арада юл читендә пәйда булды. Шулвакыт, кара болыт кебек, бар дөньяны тетрәтеп, ферма ягыннан килүче ат көтүе үтеп китте...
  Күбәләк булып уйный-уйный, Гаян бала кисәген авыл урамына алып керде. Тегесе шундук үз өйләрен күреп алды һәм: “Әннә!Әннә!” – дип, үз капкаларына таба йөгерде.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.