Latin

Спутник

Süzlärneñ gomumi sanı 638
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 442
56.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Үземнең аңлавымча, инде мин Наиләне яхшы беләм кебек иде.
Педагогия институтын тәмамлап кына килгән вакытында, ничектер, бик кыланчык һәм кирәгеннән артык иркә кебек күренә иде ул миңа. Хәтта аның олыларга карата бик кече күңеллелек күрсәтүе дә ясалма шикеллерәк, үзен башкалардан аерып кую өчен генә эшләнәдер кебегрәк аңлашыла иде. Соңгы ун ел эчендә ул басынкыланып, олыгаеп киткәндәй булды. Хәзер инде укучылар да, укытучылар да “Наилә Галиевна” дип кенә йөртәләр аны. Аңарда укып мәктәпне тәмамлаган кызлар һәм егетләр хәзер колхоз алдынгылары, Совет армиясе офицерлары, врачлар, укытучылар...
Ләкин бүген иртә белән күргәнем кебек итеп мин аны күргәнем дә юк, андый итеп белми дә идем әле. Аның өстендә кызгылт плащ, башында дебет шәл иде. Ә электән дә алсу йөзе уттай янып тора, аннан кояшның иртәнге балкуы вакытындагы матур нурлары бөркелә кебек иде. Ул, китап һәм дәфтәрләр тутырылган өрь-яңа сары сумкасын ике кулы белән күкрәгенә кысып тоткан хәлдә укытучылар бүлмәсенә килеп керде дә, сумкасын тиз генә өстәлгә куйды. Уң терсәге белән өстәл кырыена таянып утырды. Кабынып барган ялкынны сүндерергә теләгәндәй, маңгаен учы белән кысып куйды. Аннан соң:
– Күрдегезме? – дип сорады.
Тиз генә торып, плащ һәм шәлен салды, аларны ишек артына илтеп элде һәм, әлеге урындыгына яңадан килеп утырды да:
– Ах, мин күрдем!.. Ничек бит әле! Кинәт! Бөтенләй көтмәгәндә! – диде. – Укучыларга консультация үткәреп, тышкы һавада озаграк булу өчен җай гына кайтып бара идем. Башта акрын гына кыймылдаган, аннан соң, миңа якынлашкан саен, нык оча башлаган бер йолдызга, гадәттәгедән яктырак йолдызга күзем төште. “Ах, спутник! – дип кычкырып җибәрдем. Кулымнан сумкам төшеп китте. Аның ачылганын, китапларның кар өстенә сибелгәнен сизәм, ләкин спутниктан күзләремне ала алмыйм. Югалтырмын да, туйганчы карый алмам кебек тоела. “Бәй, башкалар күрми кала бит!” – дип сөйләнәм.
Бу чын мәгънәсендә балаларча беркатлылык белән шатлану иде. Туган илебезнең куәте никадәр чиксезлеген, аның фәнни казанышлары һәркем өчен никадәр мөкатдәс икәнен аңладым һәм күрдем мин бу чын йөрәктән, ихлас күңелдән булган дулкынлануда. Бу минутта, әйтерсең лә, мин Наилә белән ун ел буенча бергә, бер үк мәктәптә эшләп килмәгәнмен, ә аны кайчандыр күреп калганмын да, хәзер әнә шул яхшы күңелле танышымны яңадан очратканмын кебек тоела иде.
Моннан соң берничә көн үтте. Карт комбайнчы Гыймади спутникны моңа кадәр күрмәгән булган икән. Урамда кешеләр “Спутник!” дип шаулаша башлагач, күрми калам дип куркуыннан ашыгып, Гыймади агай чолан баскычыннан тәгәрәп-тәгәрәп барып төште, һәм ул спутникны күреп кала алу бәхетенә иреште. Аның колхоз басуларындагы уңышлары өчен алган “Кызыл Йолдыз” орденын ялтыратып, күктәге илебез йолдызын күзәтеп торуын, шул вакыттагы аның канәгать йөзен мин гомеремдә дә оныта алмам кебек.
Ә менә сөтчелек фермасы мөдире Нәҗми агай вакыйгасы бөтенләй башка, бу инде беркадәр әкияткә дә охшап кала. Ул, кинәт күтәрелеп киткән көчле буран вакытында авылдан унбиш километр ераклыктагы фермадан кайтырга чыга һәм адаша. Күп йөри торгач, чанасын яланда ташлап калдыра да, атын җитәкләп китә. Бераздан безнең өй янына килеп туктый һәм ишек кага. Каршы чыгам. Атын абзарга урнаштырып һәм печән салып, үзен өйгә алып керәм... Чәй эчкәч тә, ял иткәне өчен рәхмәт әйтә-әйтә, Нәҗми агай зур һәм авыр толыбын кия һәм өенә кайтып китә. Ләкин ул, ничектер, авылдан читкә чыгып китә, тагын киң яланнар кочагына ташлана, төннең-төне буе буран белән алышып йөри дә, бездән ун километр ераклыктагы Ардат авылына барып керә. Менә шул Нәҗми агай: “Шундый күз ачкысыз көчле буранда спутникны күрдем, ул миңа яп-якты итеп юл ачты да, шул юл белән Ардат авылына барып кердем”, – дип сөйләгән.
Нәҗми агайның җор кеше булуын белә идем. Аның кешеләрне гаҗәпкә калдыру өчен әйтелгән сүзләре астында нинди дә булса берәр мәгънә, тирән акыллылык ятарга тиеш иде. Нәҗми агайны урамда очратуым белән аңа үзем кызыксынган сорауны бирә салдым. Ул исә, гадәтенчә, авызын киң җәеп елмайды да:
– Бу – бик дөрес, – диде. – Тик аны, спутник юл күрсәтеп барды, дигәнне, болай аңларга кирәк: илебез кешеләре шундый зур эшләр эшли, алар кулы белән ясалган спутниклар йолдызлар арасында очып йөри. Мин дә шул ук илнең кешесе, нигә әле буранга бирешеп югалырга, дип уйладым да, бирешмәдем, авыр хәлләрне җиңеп чыктым...
13 апрель 1958 ел, Күгәрчен авылы, Башкортостан
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.