Latin

Сөйгәнем — «Куркак Куян»

Süzlärneñ gomumi sanı 947
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 636
44.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Зариф хатыны Саниянең «Куркак куян» дигән даны авылга гына түгел, бөтен районга таралгандыр, мөгаен. Зариф үзе моңа инде күптән күнеккән, әллә Саниясен бик яраткангамы, хатын-кызда була торган андый гына җитешсезлекләр «гүзәл затлар»ыбызны тагын да серлерәк, мөлаемрәк итә дигән карашка чын күңеленнән ышанып йөргән мәле.
Егет-кыз чагында да Саниянең сәер гадәтләре аркасында аңа әллә никадәр матур мизгелләр кичерергә туры килде. Ходай рәхмәте белән, я берәр каз каңгылдап куя, я чыбык-мазар сынган тавыш ишетелә дә, куркуыннан Зарифның кочагына тагын да ныграк сыена иде Сания. Башка егетләрнең борын төбендә капка-коймалар шартлап ябылганда да, Зариф сөйгәнен өйләре ишегенә үк озатып куя иде. Куркак куяны дөм караңгы ишек алды буйлап, капкадан өйгә кадәр араны ни йөрәге җитеп ялгызы үтсен ди! Бу сыйфатның үзенә күрә файдалы яклары да шактый булып чыкты. Форсаттан файдаланып, җан сөйгәнеңне шунда бер «пәп» итеп тә алмагач, егет исеме күтәреп, кызлар озатып йөрүеңнән ни фәтуа ?
Менә шул. Өйләнешеп бергә яши башлагач, Саниянең тагын башка яклары да ачыкланды: базга бәрәңгегә дип төшкән кадерле хатынын кулларына күтәреп менәргә туры килде аңа. Әллә бака, әллә тычкан күренгәнме шунда күзенә, кыскасы, куркудан дер-дер калтыранган Саниясе ярты сәгатьтән соң гына тотлыгудан туктады. Кош-корт ашатырга кетәклеккә керү, сыер саварга абзарга чыгу кебек көндәлек эшләрне дә бергә-бергә парлап башкарырга күнегеп китте алар.
Сөйгәнеңнең үзеңнеке генә булуын тою горурлыгы янәшәсендә мондый гына вак-төяк мәшәкатьләрне кем исәпләп торсын ди! Зариф бер айга сузылган командировкаларга да тыныч күңел белән рәхәтләнеп чыгып китә ала хәзер, чөнки белеп тора, Куркак куяны үзе генә төн үткәрергә шүрләп, күрше Бибиәсма түтәйне кунарга чакырачак.
Ә Бибиәсма түти-и-и-и-и!.. Һәр авылның була бит инде шундый «аяклы барометры!» Ул барында, әллә ниткән «охраналарың», «импортный сигнализацияләрең» дә бер читтә торсын. «Отчет»ны да карчык бик төгәл һәм «компактно» җиткерә белә:
— И-и-и, Зарифкаем! Синдәй бәхетле берәр ир заты бар микән бу дөньяларда! Ул Санияңнең сине сагынып көтүләре! «Зарифкаем кайткач, моны пешерәм, тегенең белән сыйлыйм», дип әзерләнүләре... Ул аның караңгыда ялгызы гына ишек алдына чыгарга куркулары... (Бибиәсма түти кеткелдәп көлеп куя). Бергә-бергә мал-туар караган чакларыгызны куанып искә алулары ...
Түтиебез әнә шулай китә тезеп, китә тезеп, ә Зариф исә, Саниясенә булган мәхәббәтенең тагын да үсә баруына куанып, аның белән үткәрәчәк рәхәт минутларны уйлап канәгать елмая бирә ...
... Әмма дә ләкин тормышның бер үзенчәлекле ягына Зариф һаман да ияләшеп җитә алмады: Саниясе үлепләр мунча ярата иде!
— Ике кулыңа ике пиннекне тотып, сигез рәт ләүкәгә менеп чабынмагач, мунча керү буламыни ул! — дип кенә җибәрә Куркак куян.
«Я, шуннан ни?» — диярсез. Бөтен хикмәт тә шунда шул менә! Дөньяда мунча керүне җене сөймәгән ике кеше була калса, аның берсе, мөгаен, Зариф үзедер! Мунчада юынуның ни икәнен белмәгән чукча халкыннан көнләшеп, аны уйлап тапкан җүнсез адәмнәрн сүгә-сүгә, Саниясенең бер, ике ... җиде, сигез!!! тапкыр чабынганын санап, Куркак куянын саклап өялдында утырган көннәре еш була аның.
— Сания дим... Сигез тапкыр булды түгелме соң инде?
— Юк әле, Зарифкаем, алты ярым гына ...
Һәм тагын бер чүмеч кайнар суны «ялт!» мунча ташына. Теге кайнар дулкын, мунчага гына сыеша алмыйча, ишекләрне киереп ачып, өялдына да «һөҗүм» итеп, сакта торган Зарифны да куырып ала.
Сабырлыкның да бер ахыры була!
— Фсү! Бетте! Бүльше утырыр хәлем юк!
Зариф үз гомерендә беренче тапкыр әнә шулай «бунт» күтәрде. Ишекне тибеп ачып, бу «эссе тәмугтан» урамга атылды.
Саниясенең:
— Зариф, бәгърем, әле мин юынмаган да бит... — дип еламсыраган тавышын ишетмәмешкә салышты ул.
Диванда кырын ятып, телевизорны әле бер, әле икенче каналга күчерә-күчерә, шактый мәшәләнде егетебез. Әллә йокымсырап та киткән инде, сикереп торса — Сания һаман да юк! Кызу сугып, бер-бер хәл булып куймасын тагын! Элдертте генә Зариф мунчага.
... Ә анда — тынлык. Каушавыннан, ишекне ачарга да шүрләп, Зариф бермәл өнсез калды. «Вәт дурак! Куркак куянкаемны ялгыз калдырган мин — җүләр!»
Кинәт ишекнең теге ягында Саниянең кеткелдәве ишетелде:
— Я инде ... кытыклыйсың бит ...
Зарифны «ток тотты»мыни, сулыш алалмыйча, бер мәлгә тораташ булды.
Хатын бераздан шаркылдый ук башлады.
— Уф, үләм, кытыгымны китерәсең лә!
«Кем булыр бу? Бәреп кереп, икесен дә сытарга!» — дигән уй йөгереп узды баштан. Әмма аяклар кузгалмады. Бу көтелмәгән хәлдән алар да тораташ каткан иде.
Саниянең назлы тавышына «берәү!» мөгрәп җавап кайтарды.
«Әхәт! Уң як күрше! Ах, кабәхәт!!!» Зариф мунчага су китергәндә, мыек астыннан көлемсерәп карап торган иде, хайван!
— Ай-яй, мунчаны яратасыз да! Бер атнаны да якмый калмыйсыз, име? — дип, ыржайган булды тагын, Кәрлә тәре!
«Менә хикмәт нидә икән! Димәк, элек тә элемтәләре булган! Кайчан, кайда очрашып йөрделәр икән?»
Фикерләү сәләтен югалткан баш мие мунча ташыдай «чаҗ-чоҗ» килде.
Ишекнең теге ягына тагын «җан керде».
— Аркамны тагын бер кат ышкы әле, — диде Сания, ымсындыргыч тавыш белән. — Синең мускулларыңның көчен тоясым килә.
«Хәзер, тойдырам мин сезгә мускул көчен!»
Тик Зариф тагын бер секундка тоткарланды. Күршесе Кәрлә Әхәтнең тавык күкәе кадәр мускулларын исенә төшереп, аптырап калды.
«Юк! Кәрлә булмаска тиеш! Тик кем?»
Теге яктагы билгесез зат тамак кырып куйды.
— Кһһ-һ-һ-еммм!
«Ат күз Шамил! Тәгаен шул, заразы! Хатынша сыман «кһемм-кһемм» килеп, шуннан башка кем йөрсен?»
Зариф, печән өешергә, ел саен күршесе Шамилне дәшә иде. Ә ул, дуңгыз, «кһемм-кһемм!» килеп, аның Саниясен чамалап йөргән! Имеш, аллергия! «Менә күрсәтер хәзер Зариф икегезгә дә аллергиягезне!»
... — Бәгыркәем, шул чүмечне генә алып бирче!
«Нәр-сә-ә-ә? Бәгырькәем диме?»
Моңарчы үзенә генә атап әйтелгән «бәгырькәем»гә хәзер Ат күз Шамилнең дә хуҗа булуына рәнҗеп, Зарифның ике күзеннән яшьләре атылып чыкты.
— Э-э-ххх! — дип ыңгырашты бәхетсез ир.
Калтыравык куллар, соңгы көчне җыеп, мунча ишеген ачып җибәрде ...
... Мунча ләүкәсенә сеңеп, почмакка сыенган Саниясе дер-дер калтырый иде. Үзе күзләрен чытырдатып йомган, ә үзе һаман сөйләнә:
— Бәгырькәем, берәр чүмеч кайнар су өстәче ...
Зариф, буш мунчаны яңгыратып, рәхәтләнеп шаркылдады. Куркак куянының кечкенәдән драмтүгәрәккә йөрүен, театр җене кагылган бер хыялый булуын онытып җибәрүен күрче!
Саниясе аның саен акланды:
— Мунчада минем ялгыз гына булуымны белмәсеннәр өчен ...
Зариф хатынын кысып-кысып кочаклады, ә тегесе аңа тагын да сыенарак төште ...
... — Әйдә, күтәреп кенә алып кайтам үзеңне, Куркак куяным ...
— И-и-и ... Рәхәтләнеп сигез тапкыр да чабынмагач... — дип турсайды Сания.
Бәхетле ир сызгырына-сызгырына мунча алдында җанашын көтә, ә ләүкәдә исә хуш исле каен пиннеге патшалык итә иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.