🕙 22 minut uku
Сөлчә–Таити - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 2819
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1572
37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Тагын юк-бар турында бераз сөйләшеп бардылар. Ләкин Чистайның Сочидан аермасы турында төне буе лыбыр-лыбыр фикер алышып бару Ринатның бер генә планына да керми иде. Йоклатырга Гөлинәне, ничек булса да йоклатырга! Ә моның бик ышанычлы бер ысулы барын бар инде... Ул – сканвордлар чишү. Аның ише газета кулына эләксә, Ринат үзе көннәр, төннәр буена баш ватып утыра ала. Аеруча мунчада сканворд чишәргә ярата ул.
Кереп башта җылына, парлана, аннары, әлбәттә, чабына, шуннан соң бер таз салкын су белән коена да ял бүлмәсенә чыгып утыра. Кулларын сөртә, өстенә җәймә ябына. Шуның өчен махсус диярлек чыгарып куелган диванга җайлап утыра. Газетасын журнал өстәленә җәеп сала. Сканворд сорауларына җавап эзли башлый. Карандашының әле бер башы, әле икенчесе белән тезенә чукый-чукый уйлый. Әлегә кадәр башка тулып, башны ярып торган дөнья мәшәкатьләре әкренләп онытыла, ул башындагы энциклопедиясенә чума. Күңел тынычлана. Гөлинә беренче елларны “тагын шул вакыт үтергеченә ябышкан!” дип сүгенә иде, ләкин соңрак аңлады: ир-атка уенчык кирәк!.. Ә үзе соң, үзе! Тора-бара башваткыч Гөлинә өчен парамедол ролен үти башлады, Ринат белән бергәләп сканвордның бер-ике соравына җавап эзләү аның башына укытучы указкасы булып, күзләренә йокы кәҗәләре булып барып керә башлады. Әллә Ринатның сканворд чишкәндәге тыныч бионурлары тәэсир итә, әллә башны интенсив эшләтә башлау оета, ләкин нинди генә сере булмасын – Гөлинә йокыга тара. Ә менә хәзер аның бу гадәте бик кирәк.
- Ал әле бардачоктагы гәҗитне, - диде Ринат “әй, иртә бит әле” дигән сүзләрнең авторына.
Гөлинә карышмады, машина сикергән уңайга, машина белән бергә утыргыч чайкалган җайга селкенә-селкенә гәҗитне тартып чыгарды.
- Һи, тагын шул! – дисә дә, кире ташламады.
- Сырауларны кычкырып укы! Бергә “таптыйбыз” мыны хазер, - диде Ринат...
Эңгер-меңгер булуга карамастан, юл буендагы “Каргалы авылы” дигән күрсәткеч төбендә посып утырган ГАИ машинасы күзгә чалынып калды. Ринатны туктатмыйлар алар, чөнки ул машинада йөриме, ризык чәйниме – тизлеге һәрвакыт чамалы.
Җиденче сорауда, Канада башкаласының атамасын искә төшереп азаплана торгач, “Әй, иртә бит әле” диюче йокы патшалыгының ишеген шакый иде инде. Ринатка шул гына кирәк.
Гөлинәсе яраткан Салаватны, кассетниктан тартып чыгарып, арткы утыргычка алып атты.
Атылган кассета анда йоклап ятучы Карапушның корсагына барып төште. Машинада йоклап йөргәндә аристократка әйләнә торган мәче исә башын да күтәрмәде. Салаватны ярата ул чөнки. Магнитолага инструменталь оркестр кертелде, аның аркаларны чемердәргә мәҗбүр итә торган моңы машина эченә тулды.
Әйе, Ринатка Гөлинәнең йокыга китүе генә кирәк. Хәзер ул куасы килсә куа машинаны, өстерәлеп барасы килсә өстерәлә, туктап каласы килсә туктый. Тели икән – Урал тауларына кадәр барып җиткәнче бер дә туктамый. Ә тели икән – кире борыла да...
***
Гадәттә, елның бу вакытында көндезге һава төнлә дә суынып бетми торган була, ә бүген ул төнлә тагын да кыза төшкән шикелле – бөркүлек басылмады.
Хатыны йоклап киткәч, Ринат машинаның бер кече тәрәзәсен генә булса да ачып караргамы әллә дип тә уйлаган иде, ләкин вентиляторның режимын үзгәртүдән узмады.
Барды да барды аның машинасы. Нишләсен, акселераторыңнан аягын алмыйча, бугазыңа басып дигәндәй, бензин эчертеп торгач, барасың да барасың инде. Үкереп тә барасың, җырлап та барасың – моторың гына чыдасын! Ярый, радиаторда су кайнап чыгарлык эссе түгел әле төнлә. Ярый, хуҗаң тизлекнең чамасын белә әле!
Өч сәгать чамасы бер тапкыр да туктамыйча барды Ринат. Һәм әллә кайчан сызып куйган маршрутының соңгы пунктына килеп тә җитте. Ниһаять, туктарга да була. Хәзер Гөлинә уянса да ярый. Уянмаса да зарар юк... Йокласын иртәнгә кадәр.
Йоклыймы соң?! Машина туктаганны сизмиме соң?!
Бөтен гәүдәсе белән утыргычның артыннан аерылып торып та утырды, йокламыйча бөтен маршрутны күзәтеп, бөтен тавышларны ишетеп барган кеше кебек сөйләнергә тотынды:
- Мыннан Казахстан чиге дә ерак тегелдер инде – бигрәк елы! – диде, Ринатка карап.
Аннары, ире “Соң, ни... шул тирәдер инде” диеп мыгырданган арада, үзенең география укытучысы булуын раслап куйды. – Бездән биш йез чакрым тирәсе бардыр, шәт...
- Шул чамадыр, - диюдән узмады Ринат.
Табигый фәннәр укытучысы һаман уянмаган Акпушын үзенең итәгеннән күтәреп алды да машина ишеген ачып җибәрде. Йоклаганны уята, арганны шундук йоклата торган саф һава килеп керде салонга. Бу һавада чыкка әйләнә башлаган салкынча дым исе дә, тын гына аккан инеш исе дә, иңкүлекне кояштан саклаучы камыш исе дә, якынлашып килүче таң исе дә бар кебек. Һәрхәлдә, цивилизация вәкиле булуга караганда күбрәк табигать баласы булып калган Ринатка шулай тоелды.
“Кемгә – нәстә, кәҗәгә – кәбестә” дигәндәй, Ринатка машина гына булсын! Ә караңгыда палатка кору кемгә булса да башкага калсын! Ләкин моны Гөлинәгә әйтү үзең җае чыккан саен “егет кешегә җитмеш һөнәр дә аз” дип мактанган принциптан тайпылу, үз булдыксызлыгыңны тану булыр иде. Шуңа күрә Ринат хәйләгә кереште:
- Син дә аргансыңдыр, минәтәм, миндә дә бар әзрәк – әдә, берәр сәгать машинада гына черем итеп алыйк!
- Чыгып керик баштан бер минутка!
Машинаның икесе ике ягына “чыгып керделәр”. Мәчеләрне дә чыгардылар. Ләкин ни галәмәт, машинадан чыгуга, хайваннар караңгы бушлыкка кереп югалдылар.
- Кара, кара, кая киттеләр былар? – дип карап калды алар артыннан Гөлинә.
- Әй, - диде Ринат, исе китмәгәнне күрсәтеп, - пычагыма да китмәсләр әле! Мачы бит ул, кая барганын белә... Әдә, арткы утыргычтагы кайбер әйберләрне чыгарып, җиргә куеп тырыйк әле, ятырга җайлырак булыр...
- Ырлап китсәләр...
- Чуртым ырласынмы мында?! Без бит сиңа зур автотрасса буенда тегел...
- Ә син кайда икәнлегебезне тегәл беләсеңме сың? Бәлки берәр криминаль райондыр бу, мафия биләмәсе яисә бандитлар ыясыдыр...
Ринат борын астыннан көлеп кенә куйды. Һа, имеш, мафия, бандитлар!..
Утыргычларының аркаларын, урыннарында утырган килеш кенә, горизонталь рәвешкә төшерделәр; бу урын ошамаса, иртә таңнан тагын бераз барырбыз, дип сөйләнә-сөйләнә киерелделәр, сузылдылар...
Гөлинә беренче уянды. Иң беренче булып башына суккан уй аны торгызып утыртты: йоклап калынган! Үгез белән кәҗә көтүдән калган! Йоклап калынган! Йоклап калынган!.. Күзләр ачылды; куллар битне сыпырып алды, башны тотып карады. Уф-ф! Юк икән! Машинада икән! Искә төште: көтү дә юк бүген, үгез дә юк, кәҗәсе дә юк. Менә, Ринат бар, машина бар. Кичтән чыгып качкан мәчеләр каядыр шул тирәдә булырга тиеш.
Ишекне ачып, качкыннарны чакырды:
- Пес-пес-пес!
Ләкин мәчеләр күренмәде.
Аның каравы, машина каршында җәелеп яткан гаҗәеп матур болынга күзе төште. Менә, ичмасам, күренеш! Бар да бит инде дөньяда җәннәт почмаклары! Табигать дисәң дә табигать! Менә кайда икән ул оҗмах почмагы! Урал итәкләре генә димәссең дә – Таитидыр бу! Ну, Таити ук булмаса да... Таң инде аткан, чирәм өстендә чык ялтырый.
Җанга рәхәт. Тыныч. Тирә-юньдә ник кенә бер тавыш ишетелсен дә, ник кенә бер җан иясе бу дөньяның ыбыр-чыбырлы икәнлеген искә төшерсен!
Ринат та уянып чыкты. Икесенең дә башмаклары салынды, яланаяк чирәмнән атлап, иңкүлек үзәгенә юнәлделәр.
Кияүгә чыкканнан бирле терәлеп калган адресыннан гомерендә беренче тапкыр ычкынып, иркен дөньяга чыккан Гөлинә соклануын яшермәде – бу якларның табигатен үзебезнеке белән чагыштырып, шул темадан Ринатының игътибарын чыгармыйча, сөйләнде дә сөйләнде.
Бирсә дә бирә икән ходай кемнәргәдер матур табигатьне. Бу шул синең күнегеп бетелгән урманлы, гап-гади кырлы-болынлы, туйдырып бетергән күлле-инешле Сөлчә буйларың түгел инде. Бу шул башка җирләр! Гөлинәгә беренче чиратта менә шунысы ошый да инде аның – бу шул синең гадәти туган ягың түгел, ә башка җирләр, башка яклар! Монда һавасы да бөтенләй башка бугай. Әйе, әйе, шулай! Бу болындагы чәчәкләрен генә кара син! Бездә мондыйлар булмас. Ә бу бассейнны кара – әкият бит, ә!..
Ринат күп сөйләми, тагын бер кат исәпне генә искә төшереп алды:
- Ике нуль!
Тагын мәчеләр искә төште:
- Пес-пес-пес...
Кошларның иртәнге тавышлары ишетелә башлады, берән-сәрән чебен безелдәде, әмма мәчеләрдән хәбәр килмәде...
Шул матур урыннан китмәскә, берничә көн шул оазиста ял итеп алырга булдылар.
Кичен Гөлинә, күптән хыялланганча, көндәлек яза башлады.
"Беренче көн. Икенче июль, җомга.
Йокыдан торгач, палатка кордык. Махиянның матрасы шәп икән: теләсәң – палатка эчендә шуны салып ятасың, теләсәң – кояш астында. Бүген ярты сәгать кенә кызындык. Югыйсә, тире янарга мөмкин.
Төшке аштан соң йоклап алдык. Көндез йоклап ятарга өйрәнмәгән – йоклап булмый икән.
Ринат йоклады, ә мин чәчәкләр җыеп йөрдем. Бу болын чәчәкләре бездәге кебек икән – биш минуттан шиңә башлыйлар. Суга салмасаң да шиңәләр, салсаң да салынып төшәләр.
Көн кызу шул... Бу якларда гел шулайдыр инде ул – көньяк бит! Мәчеләр югалды. Ринат гаепле – мине тыңламады, алды бит шуларны ерак юлга. Мескеннәрем, адашканнардыр инде. Чит җирләр ич! Матур як булса да, чит җир чит җир инде ул. Әмма климат безнекенә бик нык охшаган, хәтта һава торышы да бездәгечә үк. Көне буена ник бер җан әсәре күренсен, ник бер техника тавышы ишетелсен! Юк! Ярый, кечкенә газ плитәсен алганбыз әле, юкса, бу тал чыбыклары белән генә чәй дә кайнатып булмаган булыр иде.
Ә таллар монда искиткеч матур икән, аларның төсе дә бүтәнрәк кебек – куе яшелрәк бугай, яфраклары куерак. Бассейнда су бик җылы булмаса да, өч тапкыр коенып чыктык.
Кырык яшемдә, бала-чага сыман, чишенеп сулар кереп ятармын дип уйламаган идем – туры килде. Рәхәт тә икән! Ринат бөтенләй бәйдән котылды – чишенә дә, шәп-шәрә килеш төшеп ята шул инешкә, чишенә дә кереп ята. Кергән саен мине үгетли, оятсыз. Тәки күндерде бит. Бер караганда, рәхәт тә, икенче яктан, барыбер әллә ничек, кемдер карап торган кебек, шикләндерә... Шулай да, халык белмичә йөрми икән көньякларга”.
Ринат көндез үк чамалап куйган иде, учак ягып, кич утырырга бер талның үз авырлыгыннан сынып төшкән зур гына ботагын утрауның уртасына өстерәп китерде.
Балтаның да, пычкының да кирәге чыкты. Төн караңгысында күңелләрне тынычландыра, дәвалый торган ялкынның яшелле-зәңгәрле үзәгенә карап байтак серләшеп утырылды...
Ходайның “амин” дигән чагына туры килгәндер, күрәсең – боларның “курорт сезоны” икенче көнне дә чалт аяз булды.
Гадәт белән таңнан уянып, Ринат озак киерелеп-сузылып та тормады, киенеп тә азапланмады – Гөлинәне уятмаска тырышып, палаткадан шуышып чыкты да инеш күленә кереп басты. Тирәнлеге күкрәктән генә булган бассейн, үз чиратында, дулкыннары белән яр буендагы камышларны уятты. Шулай бер-берсен тыңлап, күзәтеп биш минутлап тордылар: Ринат, инеш, камышлар. Менә дөнья рәхәте кайда ул! Йөрсеннәр башкалар, әллә кайларга җәһәннәм тишегенә барып, өч-дүрт көн ял итәргә урын эзләп йөрсеннәр!
Шул кирәк аларга! Туган якларының кадерен белмәгәннәргә, ямен күрмәгәннәргә! Шул кирәк! Барсыннар! Йөрсеннәр тилмереп, чит җирдә җан тынычлыгы эзләп! Бер-ике тәүлек алҗып, әлсерәп, хәлдән таеп, зур юл ыгы-зыгысыннан курка-курка барсыннар башта, аннары үзләре кебек йончыган, тирләгән, исләнгән, психланган усал кеше көтүе арасында урын эзләп тапсыннар; шуннан соң әллә кояшта кызын, диңгездә коен, әллә урыныңны сакла, машинаңны сакла; инде биш көнлек сәяхәтеңнең янә бер-ике тәүлеген кайту юлына калдыр... Шул да буламы ял?! Юк инде, Ринатка андый ял кирәкми, гафу итегез, күршекәйләр! Канарларны, Таитиларны якыннанрак та табарга була, күрә белергә генә, күңел күзе белән эзли белергә генә кирәк...
Гөлинә, уянып, палаткадан чыкканда кояш Ринатка эшләпә кидерткән иде инде.
- Хаерле Урал иртәсе, әнәсе! – дип сәламләде ул хатынын.
- Хаерлесен хаерледер дә, - диде Гөлинә, кулларын билгә куйган килеш “раз!два” көенә уңга-сулга бөгелә-бөгелә. – Тик ни бит әле...
- Тик нәрсә инде ул?
- Бу тирәдә берәр шәһәр кебек нәрсә булса, барып килмибезме дим. Кешечә ресторанда утырып шында...
Юк инде, андый экскурсия Ринатның планына кермәгән. Нинди шәһәр? Нинди ресторан? Бу бит, бәгърем, сиңа кеше ташкыны кайнап торган Кара диңгез яры түгел!
- Булмаса сың! Барыбер биш кен беркая да чыкмыйча шында ятмабыздыр бит инде? – диде Гөлинә.
- Ник, монда сиңа ышамыймы?
- Ышавын ышый да бит. Кешеләр белән аралашмыйча яшәргә эрәнмәгән...
- Анысы дерес инде... Ярар сың, әләнеп ерегәндә тагын бер урын күреп килгән идем, иртәгә шында барырбыз...
Караңгы төшәр алдыннан Гөлинә көндәлегенә бу көн турында да берничә җөмлә теркәп куйды:
“Ринатка алты тапкыр погон суктым. Ахырдан санап карасак – колодада бер карта җитмәгән булган икән, черки валеты. Шул килеш уйнаганбыз. Черки дигәннән, бу якларда ул хәшәрәтләре дә бик ерткыч түгел кебек, йомшаграк тешлиләр. Кигәвеннәр күренми.
Чебеннәре бездәге кебек. Көндез бер болыт кисәге килеп чыкты. Берничә тамчы тамызып үтте. Ринат маладис минем, шундый яхшы урын тапкан. Бер белмәгән, гомер күрмәгән якларда бит ул! Бәхетебезгә бу урын очраган инде, бәхетебезгә. Ничектер юлын хәтердә калдырырга да, киләсе елга монда Сәрбиләрне алып килеп күрсәтергә кирәк әле. Алар да белсен оазисның нәрсә икәнен! Йөрмәсеннәр, ял итәбез дип, газап чигеп, әллә кайларда адашып! Бүген бер сәгать кызындым, биш кат коендым. Һава чиста монда – тын юллары ачылып бетте, ике көн эчендә тәмам тынычландым. Башлар яктырып китте. Бил дә сиздерми. Ни дисәң дә, Көньяк Урал һавасы шул инде! Бу якларда аның магнит кыры да кеше организмына шифалы тәэсир итәдер әле мөгаен. Шуңа ошаган. Тагын бер нәрсә: минем имгәк теге зур ботакны ботарлаганда балтасы белән үзенең ботына да эләктереп алган. Күлнең ышык ягындагы бака үләнен ябыштырып куйган идек – момент төзәлде.
Әкәмәт! Монда үсемлекләр бигрәк шифалы икән. Экология шул, экология!”...
Кич дисәң – кичтән, иртән дисәң таңнан торып та юлга чыгып китә ала Ринат – бу аның өчен чүп тә түгел. Хатынны бу вакытта уятып карау, әлбәттә, нервыңны уйнатып карау гына ул. Чөнки аның күзе ачылуга карамастан, баш сөяге эчендәге массасы да йоклый, скелетын чорнап алган гәүдәсе дә йоклый. Шуңа күрә күтәреп диярлек палаткадан чыгарасың, машинаның арткы утыргычына кертеп саласың. Шунда бөгәрләнеп сигезгә бөгелсә тугызга кәкерәя, әмма аннан йокысы тагын да тәмлерә төшкән кебек кенә була.
Хәзер инде рәхәтләнеп юлга җыена башлыйсың. Барысы да алдан уйланылган, планы корылган. Баштан инеш бассейнына кереп коенып чыгасың – башлар ачылып, тәннәр язылып китә. Аннары Махиян матрасын бөтерәсең, палатканы бөкләп-бөкләп җыясың, бөтен хуҗалыкны багажникка дыңгычлап тутырасың, аландагы чүп-чарны, чокыр казып, күмеп куясың, учак урынына бер чиләк су китереп актарасың – шуннан соң гына “булды бу!” дип табигатькә рәхмәтеңне игълан итәсең дә машинаңа кереп утырасың.
Кузгалып китәсез.
Ике көн эчендә Ринат тарафыннан биш-алты тапкыр порошоклап юылган, поролон белән яланган, коры бамази чүпрәк белән ялтыратылган, утыргыч япмаларыннан алып багажниктагы соңгы чүпрәк кисәгенә кадәр җиде кат тузаны кагылып, сигез кат кояшта киптерелгән машина шатлыктан җырлый-җырлый алга томырыла. Аңа да рәхәт бит. Бу сиңа таш яки асфальт өстеннән, даңгырдый-доңгырдый, “моторыңны рамага беркеткән шөрепләрең кайчан коелып кала инде” дип курка-курка, “кайсы почмакта кайсы күчәрең сынып калыр икән” дип шикләнә-шикләнә, көпчәкләреңне саклый-саклый өстерәлү түгел шул инде! Мондагы юл – мендәр кебек. Сикәлтәсе булса да – ул зыянлы түгел, бишек кебек чайкалдырып кына куя. Аннан шөрепләрең түгел, хәтта сумкадагы эш коралларың, шөреп ачкычлары да зыңгылдарга өлгерми, ә амортизаторлар, үзләрен җәлләп баручыга рәхмәт әйткән сыман, “фзиңк! фзиңк!” дип җырлап кына торалар.
Хатын-кызга бәхет бер елмайса елмая бит ул. Гөлинә “курортка барганда” йоклады, инде менә тагын машинада йоклаган килеш тагын юлга кузгалды. Ире аны кая алып бара –
Айгамы, Кытайгамы – аңа мөһим түгел, кая булса да барсын гына! Шулай, әле тирән йокыга талып, әле уяна башлап та дөньяга чыгып бетмәгән бер халәттә селкенеп, чайкалып барасың да барасың... Үзең эшләгән мәктәпкә барып керәсең. Анда Сәрби, Кеша исемле попугайга әйләнгән дә, 6Б классының ата-аналар җыелышын уздыра икән:
- Сезнең качян да булса Таитида булганыгыз бармы? Һо, Таитимы?! Таити ул...да-а!
Машинаның пибелдәп кычкырган тавышы булмаса, төш бүленмәс тә иде бәлки. Әмма клаксон бүлә, һәм Гөлинә, һич йокламаган кеше кебек, утыргычның аркасыннан аерыла, тураеп утыра да аңына килгән беренче сорауны чыгарып сала:
- Нәрсә, Таитимы әллә?
Ринатка кызык:
- Әйе, - ди ул, көлмәскә тырышып, - Таитида да кетү иртә чыга икән.
Авыл көтүенең юл аша чыгып беткәнен көтеп тордылар. Кузгалып киткәч, тирә-як ничектер таныш кебек тоелып китте Гөлинәгә. Ниндидер бер авылга кереп баралар икән.
Соры шифер түбәле төзек йортлар, өйне урам тузаныннан саклап торучы бакчалар, электр баганаларыннан биегрәк үсеп киткән алмагачлар-шомыртлар, тыйнак кына сырланган-буялган капкалар, күкләргә сузылган биек-биек антенналар – болар бөтенесе Чистай, Сөлчә якларында да шул, монда Урал буйларында да шул ук икән ләбаса! Татар авылы булса кирәк, чөнки бик чиста.
Шул фикерләрен Ринат белән уртаклашып барды Гөлинә. Ир-ат исә “әйе шул”, “чынлап та”, “ыһы” кебек репликалардан тыш әллә ни актив кушылмады әңгәмәгә. Аның үз уйлары туй иде. “Танымады, Тәмсәне танымады, - дип тантана итте аның күңеле. – Өч ноль.
Минем файдага”.
Шикләнмәде түгел Гөлинә, шикләнде. Бу юллары, урамнары, әнә теге буасы, урман борыны әллә ничектер таныш урыннарны хәтерләткән кебек булды аңа. Күргәне бар шикелле. Әллә ничә тапкыр. Булганы бар сыман бу кырларда, үткән бар сыман шундый ук кояш астында...
Ләкин ышанмады. Ышана алмады. Чөнки аның иманы камил иде: Балсудан да, Чистайдан да алар бик ерак. Урал-башкорт якларында кайчан йөргәне булсын аның... Шулай диде дә үз-үзенә, тынычлангандай булды.
Тагын ярты сәгатьләп баргач, юл биеклек сыртын узып китте дә, алда бер манзара ачылды. Гөлинә үз күзләренә үзе ышанмады. Бу күренеш ул туып-үскән Балсуның копиясе иде. Нәрсә бу? Ни тамаша?! Юк, юк, булмас! Бер-берсеннән биш-алты йөз чакрымда торган ике авыл шулай охшаш була аламы соң! Берсе кайда да, икенчесе кайда?.. Бу төштер. Уянып бетелмәгәндер әле... Әмма алай дисәң...
Алай дисәң, бу шикләр сыртлыктан төшкәндә тагын да көчәйде генә. Чөнки авылның урман кочагына сыенып утыруы да, бер урамның ике ягына кара-каршы тезелешеп киткән йортлар да, шуларның барысын да тирә-яклап чолгап алган таллары да нәкъ Балсуныкы... Юктыр ла сана! Булмас!..
Булмас ди сиңа!
Әнә бит клубы! Менә бит Сания апаларның өе яныннан узып барасың. Кулына озын тал чыбыгы тоткан карт Хафизулла абзый түгелме соң?!. Ну!.. Нәрсә, ике көн буена Сөлчә буенда ял итеп ятылганмыни?
Гөлинә шул соңгы соравын бөтен тирәнлеге, гаҗәп катыш уфтанышлы эчтәлеге һәм күзләрдән чаткылар чыгарган формасы белән Ринатка чәпәгәндә, алар таныш йорт каршына борыла иделәр инде.
- Без нәрсә, ике кен буе шул инеш буенда гына кызынып яттыкмыни?!
Ләкин Ринатның җавабы пешеп җиткәнче, бакча коймасы буендагы эскәмиягә карап, үзе үк кычкырып та җибәрде:
- Ой, Илшат, улым!
Бу сүзләргә җавап итеп, Ринат үзалдына сөйләнеп куйды:
- Дүрт ноль!
- Нәрсә?
- Шул-шул менә, мин әйтәм. Авылыгыз үзе курорт зонасы булгач, нигә сиңа Таити, дим...
Машинадан чыктылар.
- Нишләп иртүк урамда утырасың, улым, - дип сорады Гөлинә улыннан.
- Терлекләрне кетүгә ызатып катьтым әле. Әхмәт әзиләр үзләре кичә Булчыкка туйга киткән иделәр. Катеп гитерләр инде шәт, - диде тегесе, ялкау гына урыныннан торып.
Шул чак каяндыр аның аяк арасыннан мәчеләр килеп чыкты. Алар туп-туры машинага таба йөгерделәр.
Гөлинәнең тагын эмоцияләре ташып чыкты:
- Акпуш! Карапу-уш!.. – диде дә, улыннан сорау алуны дәвам иттерде. – Әбиең белән бабаң үдәдер бит?
- Булса сың! Аларны егыртмам бит инде кетүгә...
- Биш нуль! – дип, шап иттереп машинасын ябып куйды Ринат. – Сөлчә файдасына 5:0.
("Безнекеләр бит ул!" китабыннан)

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- Büleklär
- Сөлчә–Таити - 1
- Сөлчә–Таити - 2