🕥 36 minut uku

Сиртмәле Кое - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4617
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2224
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Тынлыкны ярып, коры ботак сынды. Кием өстеннән яфраклар шуып узгандай булды. «Немец» арты белән килеп чыкты. Вакыт! Әйләнеп караса, соң булачак. Булат шым гына аңа якынлашты. «Немец»ның аркасына агач автоматын терәп: «Тр-р-рт!» – дип кычкырды. Тегесе, көтелмәгән бу хәлдән дертләп китеп, чүгәли башлаган иде, шул ук мизгелдә үзен кулга алып, кире басты.
  – Син үлдең, егыл! – дип боерды Булат, «үләргә» теләмәгән «дошман»ына ачуы килеп.
  – Үлмәдем мин, синең патроның юк, – дип бәхәскә керде тегесе. – Ә менә син үлдең, – диде, Булатның күкрәгенә агач кинжалын төртеп.
  – Син чыннан да аңгырамы, әллә кыланасың гынамы? Кем инде сугышка патронсыз йөри?
  – Йөри икән шул әнә, миңа бабай сөйләде.
  Шулвакыт агачлык буеннан үтеп баручы кызларның берсе:
  – Булат, әтиең аю атып алып кайткан, – дигән хәбәр ыргытып китте.
  Җавапка, ичмасам, «шылт» иткән бер генә тавыш ишетелсен! Берәүнең дә яшеренгән урынын ачасы килми иде.
  Вакыт сагыз кебек сузыла башлады. Сузылды, сузылды... Ниһаять:
  – Малайлар, – дип кычкырды «безнекеләр»нең командиры, – бүгенгә берәү дә җиңмәде дип исәплик, дәвамы иртәгә.
  – Иртәгә бит Сабантуй, – дип исләренә төшерде берсе.
  – Булса ни, Сабантуйдан соң уйнап булмыймыни?
  Монысына инде берәү дә каршы төшмәде. Ә бу – вакытлы солыхка кул куелды дигәнне аңлата иде. Барысы да бер кубып, инде күздән югалып өлгергән кызлар артыннан Булатларның өенә таба чапты.
  ...Арбада, җансыз гәүдәсен күлләвек кебек җәеп, зур йөнтәс аю ята иде. Шул ук арбаның артына чылбыр белән аю баласы бәйләнгән. Ул тарткалана, бәргәләнә. Арт аякларына баса да, бернәрсә дә аңламыйча, хәрәкәтсез яткан әнисенә карап тора. Шуннан, бала-чаганы куркытып, кызларны чәрелдәтеп, чылбыр мөмкинлек биргән кадәр арада тегеләй-болай йөренеп ала.
  Аюның күз алмасы өстендә, хуҗаларча атлап, чебен йөри. Менә ул безләп күтәрелде дә, монысы да минеке дигәндәй, аның танавына барып кунды. Булат үзен чит кешеләрнең ишегалдына килеп кергәндәй тойды. Чәбәләнеп этләре өрә иде. Ат тугарып ятучы әтисе белән күзләре очрашты. Булат белә иде: бу аю бик күп кешеләрнең малына зыян китерде. Шул аюны әтисе, ниндидер хәйләкәр юллар белән алдап, үтерә алган. Кешеләр аңа рәхмәт әйтәчәк. Ләкин малайның карашы: «Нигә кирәк булды инде бу?» – дип сорады. Әтисе моңа җавап бирә алмады, күзләрен читкә борды.
  ...Сабантуйның җаны, аның үзәк тамашасы булган көрәш яланаяклы, ялан башлы кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уен-көлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет кебек әйберләр белән бүләкләделәр. Кешеләр беркадәр көлешеп, күңел ачып алганнан соң, мәйданга зурракларны чыгара башладылар. Менә чират Булатка да килеп җитте. Бу тугыз яшьлек бала, үзен бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, әле халыкка, әле үзе белән көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да, кулындагы сөлгене тиз-тиз беләгенә чорный башлады. Кешеләр аның хәрәкәтләрен кызыксынып күзәтә иде. Көрәшне алып баручы:
  – Яле, энекәш! – диде дә, Булатның аркасына төртеп куйды.
  Булат, тиз генә иелеп, каршысында басып торган баланың биленнән эләктереп алды. Алар, бер-берсен кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп йөри башладылар. Озакламый Булат тегене күтәреп тә ташлады.
  Шулчак бөтен аланны яңгыратып:
  – Качты! Әнә чаба, әнә! – дигән тавышлар ишетелде.
  Шул ук мизгелнең эчендә, муенындагы чылбыр кисәген чыңгылдатып, көрәш мәйданына аю баласы тәгәрәп килеп керде. Булатка каршы чыккан көрәшчедәй, малайның алдына ук барып, арткы аякларына басты. Халык «ах!» итте. Кемдер көлеп:
  – Менә сиңа! Мә! Я, батыр егет, аю баласы белән көрәшеп кара инде, – диде.
  Аю баласы бер генә секунд шулай катып торды да, яңадан дүрт аякланып ары тәгәрәде. Булатның әтисе аның артыннан йөгерә иде. Ләкин ерткыч җитезрәк булып чыкты. Ике сикерүдә юан бер тирәк янына барып та җитте, туктап та тормастан үрмәләп менеп тә китте. Хәзер инде аны тотып кара. Кем батырчылык итеп ерткыч янына менәр?
  Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек. Шул ук кояшлы матур көн. Елга ягыннан искән җил дымсу-рәхәт һава алып килә. Агач күләгәләрендә җыелып-җыелып утырган кешеләр сөйләшәләр, көлешәләр... Шулай да аю баласының иректә йөрүе, көтмәгәндә килеп чыгып өстеңә ташлану мөмкинлеге күңелләргә беркадәр шом сала. Кешеләр вакыт-вакыт тирә-якларына карангалап куя башлады.
  Булат үз тиңнәре арасында җиңүче булып чыкты. Бүләккә бирелгән пәке аны күкләргә чөйде: нәкъ шундый пәке турында күпме хыялланып йөргән иде бит. Ләкин көрәш мәйданы эченнән чыгу белән ул аю баласын исенә төшерде. Аю баласы менеп киткән агач янына барып, өскә карады. Анда бернинди җан иясе дә күренми иде. Кайда соң ул? Менә бу куаклык артындамы? Әллә әнә теге үлән арасындамы? Капыл килеп чыгып өстеңә ташланса... Пәке онытылды, бердәнбер чынбарлык булып аю баласы калды. Чөнки ул, тик ул гына малайның барлык кичерешләре белән идарә итә башлады, ул гына аларга хуҗа булып алды. Булат мәйданда ирешкән югарылыгыннан егылып төшкәндәй булды.
  Шулвакыт кемдер:
  – Әнә ул! Әнә! Урманга таба чапты! – дип кычкырды.
  ...Бу вакыйгалардан соң елдан артык гомер узды.
  Булат капка төбендә басып тора иде. Бер тәгәрмәчле өрь-яңа кул арбасына энесен утыртып, күрше малай килеп чыкты. Масаюыннан Булатка әйләнеп тә карамыйча, җил тизлегендә үтеп тә китте. Булатта шундый ук арба ясау теләге туды.
  Ярты көн тәгәрмәч эзләде.
  Тәгәрмәч һич уйламаган җирдән, абзар буендагы кычыткан арасыннан табылды. Шулчак капкадан, зур корсагын киереп, әтисе килеп керде.
  – Әти, – диде улы үпкәләүчән тавыш белән, – теге аю баласын карарга барырбыз дидең дә, һаман бармыйбыз.
  – Әйе шул, – диде әтисе уйчан гына.
  Шулай диде дә тупсага барып утырды.
  – Әйдә, иртәгә барыйк, – диде ул җанланып. – Бүген җыеныйк та. Акландагы солы башакланган ди, шунда күргәннәр аны.
  Булат куанычыннан сикереп үк куйды. Кулындагы тәгәрмәчен кире кычыткан арасына атты. Әтисе янына йөгереп килде.
  – Әти, әти! – диде тыны кысылып. – Мин үземнең бәләкәй рюкзакны алам, яме?
  Әхтияр үзенең шушындый ук балачагын хәтерләде. Ул сәяхәтче булырга, җир шарын аркылыга-буйга айкап чыгарга хыяллана иде. Әмма аның хыял дулкыннары тормышның таш кыяларына килеп бәрелде. Бәрелде дә ярсып-ярсып аларны җимереп ташларга теләде. Ә кыялар бирешмәде, алар үз гомерендә андый гына дулкыннарны күп күргән иде инде. Һәм менә ул – география укытучысы. Хәзер үкенми дә кебек. Ләкин вакыт-вакыт йөрәк дигән нәрсә ашкынып-актарып тибәргә тотына. Андый чакларда йә балыкка, йә сунарга барып кайтырга кирәк, башка дәвасы юк. Улын да өч яшеннән үзе белән ала башлады. Хатыны үпкәли иде: «Улын ала да чыга да китә. Үз рәхәте рәхәт. Ә мин? Мин сезгә кем? Аш пешерүче дә кер юучымы? Минем дә дөнья күрәсем килмимени?» Әхтияр, берәр көн хатыны көенә йөргән булып, аның уяулыгын йоклата да, түземлеге шуннан да артмый, тагын улын ияртеп чыгып китә.
  ...Урман юлы, гаять зур елан шикелле бөгелә төшеп, тау башына үрмәли. Юл буйлап ике сәяхәтче килә. Икесенең дә аркасында рюкзак. Өстәвенә, ир кешенең муенына мылтык асылган. Аның артыннан атлаучы малайның җилкәсендә таяк, һәм ул кулларын шул таякның ике башына салган: шулай итсәң тауга менүе җиңелрәк була, дип, аны әтисе өйрәткән.
  Урман эче инде шактый караңгы. Ә күктәге самолет, күзләрне камаштырып, ялтырап күренә. Димәк, андагы кешеләр өчен кояш әле баемаган.
  – Әти, – диде Булат, – ошамый миңа башкалар кебек яшәү.
  – Ә ничек яши алар?
  – Үзең беләсең. Мәгънәсез, ничек туры килде шулай.
  – Ә син ничек яшәр идең?
  – Белмим, тик башкалар кебек түгел.
  Бераз дәшми барганнан соң:
  – Ә синең башыңа шундый уй килмиме, – диде янә улы, – бәлки, кеше булганчы, хайван булып тууың яхшырак булыр иде?
  «Үз фикерләре микән бу, каяндыр ишеткәнен кабатлыймы? – дип уйлады әтисе, улының соравына җавап бирергә онытып. – Ә шулай да кайдан бу уйлар?»
  Юлчылар, тау башына менеп җиткәч туктап, алларында җәелеп яткан тауларга, тауларның күрке булган урманнарга сокланып карап тордылар.
  Алар басып торган тау Җәнлек Сырты дип атала иде. Ул, чыннан да, сыртын авыл ягына салып, аякларын Саратүлгән чишмәсенә таба сузып яткан ниндидер ерткычны хәтерләтә иде. Ерткычның алгы аяклары белән арткы аяклары арасында урманнан азат киң генә уйсулык булып, аның урта бер җирендә ялгыз каен утыра.
  Берничә ел элек кенә ялгыз түгел иде әле ул. Янындагы мәһабәт имән җил-давылдан саклый иде, аның куенына ук кереп сыенган каен күренми дә иде. Аучылар, урманга таралыр алдыннан: «Ауга «нәтиҗә» ясар өчен шушы имән төбендә очрашабыз», – дип сүз куеша иде. Яшен атты имәнне. Хәзер ул, каен алдында гафу үтенгәндәй, урталай бөгелеп төшкән хәлдә катып калган.
  Сәяхәтчеләр юл буйлап уйсулыкка төште. Әлеге күпне күргән пар яныннан уздылар. Шуннан, урман эченә кереп китеп, юлсыз-нисез бара башладылар. Ботаклар астыннан сак кына иелеп уздылар. Җиргә авып, инде яртылаш черегән һәм көлсу мүк белән капланган агачлар аша атлап чыктылар. Булат өчен бу урыннар ят булса да, әтисе һәр агачны белә иде.
  Зур гына аклан янына барып җиткәндә бөтенләй караңгы төшкән иде инде. Аклан кырыендагы куаклар артында туктап, киемнәрен җәеп утырдылар.
  – Килсә шушында килә инде, – диде әтисе пышылдап кына, – сөтләнеп кенә бүрткән солы башагын ярата алар.
  Акланның теге башында коры яфрак кыштырдаганга охшаш тавыш ишетелде. Сагаеп, тыңлап тордылар. Тавыш кабатланмады.
  Кичке салкын төште. Җылы киемнәрен киеп алдылар. Тирә-як тып-тын. Ниндидер кош кына, йокы китергеч бертөрлелек белән, үзенең зарын сөйли.
  – Әти, – дип дәште Булат, – ә нигә кеше яши? Барыбер үләргә бит.
  Әхтиярнең тәне буйлап чемердәп ток үткәндәй булды. Ул бит укытучы кеше, укучыларның сорауларына шунда ук җавап бирә. Нигә әле үз баласының бер соравына да җавап юк? Улы, бәлки, бик мөһим сайлау алдында торадыр, менә-менә язмышы башка юлдан китәргә тиештер. Ә әтисе аңа берничек тә булыша алмый. Ул, улына таяныч була торган кеше, гомер буе шушы бала тирәнлегенә дә җитә алмый яшәгән икән бит.
  – Яшә әле, улым, дөнья күр, әллә нәрсәләр турында уйланып, баш ватып йөрмә, – диюдән дә ары китә алмады.
  – Үлгәннән соң да кеше яшидер ул, нәрсә дә булса аңардан калырга тиеш, – диде улы, үзен-үзе тынычландырырга теләгәндәй.
  Төн уртасы узып киткәнгә дә байтак булды. Булатның башы торган саен авырая барды. Ияге күкрәгенә килә дә төшә, килә дә төшә.
  – Син, улым, ят та йокла, – диде әтисе, ниһаять. – Килсә, мин сине шунда ук уятырмын.
  ...Булат төш күрә. Имеш, авыл урамы буйлап мылтык тоткан аю килә. Муенында чылбыр чыңлый. Кешеләр, төрлесе төрле якка чәчелеп, йөгерә. Ыгы-зыгы, куркып кычкырулар. Кемдер өенә кереп бикләнә, кемдер кар базына төшеп котыла. Ләкин аю аларга әйләнеп тә карамый. Ул турыдан туры Булатлар өенә таба бара...
  – Булмады инде, килмәде, – диде шулчак кемдер. – Тор, улым, кайтабыз, килмәде аю, – диде әтисе, куфайка кигәч бигрәк тә юанаеп киткән гәүдәсен күтәрә башлап.
  Тирә-юндә ап-ак томан иде. Томан аша таң яктысы беленеп килә. Булат, иренеп кенә, саф һавада уяну ләззәте белән киерелә башлады. Әтисе тураеп басты. Басуы булды, урманны көчле шартлау тавышы яңгыратты. Булат, бу тавыштан нык куркып, әтисенә борылып карады. Әтисе мылтыктан атты, дип уйлады. Ләкин әтисенең кулында мылтык юк иде. Әтисе, гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән гөрселдәп, җиргә ауды.
  «Төшемме бу, өнемме, уяндыммы мин, юкмы?» - дип уйларга да өлгермәде Булат, акланның икенче башыннан:
  – Нишләдең син! Кеше булды бугай бит ул, – дигән пышылдау колакларны ярырдай булып ишетелде.
  Булатның тыны кысылды, тамагына төер утырды. Моның өн икәненә ышанасы килми иде. «Кайчан уянам? Нигә һаман йоклыйм?» – дип кычкырасы килде. «Әти!» – диде, үз тавышын үзе танымыйча. Җавап бирүче булмады.
  
  
  КАЙТАВАЗ
  1.
  Чалгы астыннан фырр итеп боҗыр томырылды. Ирексездән туктап, егет аның очуын күзәтеп торды. Кош, зур булмаган дуга ясап, аклан кырыендагы әрәмәлеккә чумды.
  Йокымсырапмы, үзалдына уйланыпмы утырган чәчәккә, жуылдап, төклетура килеп кунды. Хортумы белән аның керфекләрен кытыклап алды, колагына нидер пышылдады. Чәчәк, күңеле булып, кеткелди генә башлаган иде, төклетура аны этәреп җибәрде дә, үзе һавада асылынып калды. Менә ул егет янына очып килде. Баш очында әйләнгәләп алды, гашыйк булгандай, күзләренә карамакчы булды. «Бу чибәркәйнең кызыксынуы нәрсә белән бетәр?» Сорауны ачык калдыруың хәерлерәк иде. Егет чүгәли төште. Арткарак чикте һәм күпереп торган печән тезмәсе өстенә утырды.
  Яңа гына чабылган печән исе кызларның хушбуй исен хәтерләтә иде. Шәһәрдә укыган чагында, шул исләргә исереп, әле бер кыз янәшәсеннән, әле икенчесе артыннан атлаулары, сүз юктан сүз табып, алар белән сөйләшеп барулары хәтеренә төште. «Эх! – дип гадәттәге уйларына бирелде егет. – Өзелеп сөйгән ярың булса иде ул. Йөрер иде шушында учак ягып, аш пешереп, аюдан куркып. Ә син... Озак түзәр идең микән аның шулай үртәп йөрүләренә? Мөгаен, чәй дә кайнарга өлгермәс иде, чалгыңны атып бәрер идең дә куак артына, барып, кочагыңа алыр идең үзен. Иреннәр иреннәргә сарылыр иде, курыкма мин барда, дип пышылдар идең һәм, җәйге нәзек күлмәге аша сыгылмалы тәннең терекөмеш урынына йөрүен тоя башлап...
  Шулчак:
  - Илсур абы-ый! – дигәндәй бер һава селкенүе булып алды. Кызның тавышы, агачларга бәрелә-сугыла тауга үрмәли торгач тәмам арып, хәле бетеп килеп иреште.
  - Гөлша-ат! Кайттыңмы, сеңле-ем?
  Тау башыннан ыргытылган ташлар ничек бер-берсенең шатлыклы кайтавазы булып тәгәри, бу сүзләр дә шулай әүмәкләшә-әүмәкләшә аска төшеп киттеләр.
  Илсур, төшеп барышлый бозавы янына килеп, аның казыкка уралган бавын сүтеп китте. Тегесе, азат ителү куанычыннан тегеләй-болай йөгергәләп, хуҗасы китү белән үк берничә тапкыр уралып та өлгерде.
  - Әйдә, улым, юына тор, - диде әнисе, өйдән кашык-аяк күтәреп чыгып килешли Илсурны күреп. – Кызлар елга буена киткәннәр иде, хәзер кайтырлар.
  - Кызлар?
  - Гөлшат дус кызы белән кайткан.
  Шулвакыт урам яктагы ян капка ачылып китте. Башта сеңлесе, аның артыннан ук таныш булмаган кыз күренде. Сеңлесе йөгереп килеп абыйсының җилкәсенә асылынды.
  Гөлшат үзенең ниндидер куанычлары белән уртаклаша башлады. Нәрсәләр турындадыр сорашты. Тик Илсурның җаваплары «әйе-юк»тан артмады. Ул сеңлесенең иңбашы аша кунак кызны күзәтә иде. Кофтасының өске төймәсен эләктерергә оныткан әлеге чая кыз да карашын вакыт-вакыт егеткә сирпеп ала. Ә сеңлесе сөйли дә сөйли... Ниһаять:
  - Ә бу Фәния, - дигән сүзләр егетнең аңына барып җитте.
  - Кызым, бар, Мирхәйдәр бабайны чакырып кер, - диде әнисе. – Дипломыңны бөтен авыл белән «юыйк» әле.
  Карт, гадәтенчә, бал күтәреп керде. Банкасын алмагач төбендәге өстәл өстенә куйды да:
  - Юкә балын аерганга ничә көн, Әкълимәне очратып кына булмый бит, - диде.
  - Авылыбыз зур шул, - диде хатын, - буш йортларның исәбе-саны юк. Әйдә, Мирхәйдәр бабай, утыр әле. Әнә тегеннән.
  - Буш димә-ә, - дип сузды карт. – Һәр йортның үз тарихы бар бит аның. Сөйләргә телләре генә юк. Әнә теге, елга буендагы ялгыз йортны гына ал. Дәмин исемле бабай яши иде анда. Шул бабайның әле сәнәген, әле көрәген урлап алып китәләр икән. Дәмин бабай, моңа бер дә исе китмәгән кебек кенә: хәзер кешеләр оялчан, сорарга оялалар, сорамыйча гына ала да китәләр, ди иде.
  - Кызык хәлләр күп булды инде ул, - дип, бу юлы Әкълимә дә карт белән килеште. – Коймагыннан үрел әле, Мирхәйдәр бабай... Әнием мәрхүм минем иннә дә кино ярата иде бит. Шулай бервакыт бик бирелеп кино карап утыра икән клубта. Ватан сугышы турында була кино. Менә бер немец яшь кенә кызны кулга алырга килә. Әнием шултикле өзгәләнеп утыра, сикереп тора да: «Атаңның башын карап торасыңмы, йөгер!» дип кычкырып җибәрә. Халыкның сыны ката. Әнием, оялып, ике ай кинога бармадым, дип сөйли иде.
  Гөлшатның чын күңелдән бирелеп, тәмләп көлүенә елга аръягындагы кыятау да кушылды. Үзәнне көлү тавышлары күмеп китте.
  Илсур кунак кызга карамаска тырышты. Караса, бөтен уй-кичерешләре ачылып салыныр кебек тоелды. Ләкин күзләре аңа буйсынмады. Миллион еллар буе җир шарында тереклекне өзми килгән инстинктлар аңардан көчлерәк иде. Давыл якынлашкандагы кебегрәк хисләр кичерде ул: куркыныч та, карыйсы дә килә.
  - Фәгыйлә әби турындагысын беләсез инде, - дип сүзгә кушылды Гөлшат. (Фәниягә таба борылып): - Бервакыт шул әби кунакка барган. Ару гына сыйланып кайткан да ятып йоклаган бу. Кич булган, көтү төшкән. Шунда Фәгыйлә әби дә уянган. Иртәнге як дип уйлап, көтү куарга чыккан бу. Сарыкларын чыгара икән дә, кереп китә дә, сарыклары борыла да кайта икән. Тагын чыгара, тагын борылып кайталар. Ахирәтләре кычкырып көлә икән: «Фәгыйлә, сарыкларыңны яп», дип.
  - Әбес бабай үзе бер дөнья иде бит инде, - дип әңгәмәне дәвам итте Мирхәйдәр карт. – Бик ачык, шул ук вакытта алдап хәбәр сөйләргә ярата иде. Бервакыт шул бабай үзенең урам як эскәмиясендә утыра икән. Янына күршесе Ниязбәк килә. Хәл-әхвәл белешеп, тегесе-монысы турында сөйләшеп утыра болар. Шуннан Ниязбәк: «Әбеснә абзый, я, бер нык кына итеп алда әле», ди. Әбес бабай бераз эндәшми утырганнан соң әйтә бит: «Әй, Ниязбәк, миндә алдау кайгысы юк әле. Менә әле генә казларны суга төшергән идем, карасам, сузылып яткан бер бозау күзгә чалынды. Янына барсам, малкай бахыр үлеп ята. Менә шуңа, үз малын карап та алмаган хуҗасына җаным көеп утырам». Тамгасы шундый-шундый дип әйтеп бирә. Ниязбәк тыңлап утыра да, тамга бит аның тамгасына туры килә, ә бозау кичтән кайтмаган була. Ниязбәк әйтә: «Ярый, Әбеснә абый, мин кайтыйм әле», - ди. «Ник ул чаклы кабаланасың, утыр азырак», - ди Әбес бабай. Ниязбәк сизә бабайның алдаганын, шулай да кайтып, тиз генә бакчасы буйлап елгага төшә. Карамаган җире калмый, ә бозау юк. Шунда тегенең исенә килә, Әбеснә абзый, бер нык кына алда әле, дигәне. Үзе дә көлеп җибәрә: вәт, Ниязбәк, Әбес карт сине алдады соң алдады, ди. Ә «үлеп яткан» бозау кич сөт эчәргә акырып кайтып керә.
  Әйтерсең, авыл терелде. Һәр өйдә гаилә, һәр гаилә өстәл артына җыелган, һәм алар сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар шикелле тоела башлады. Алмагач төбендәгеләр шуларның берсе генә кебек булып калды.
  Күзләр күзгә терәлде. Илсурның йөрәге колак төбенә үк килеп тибәргә тотынды. Ул, өченче чынаягын ашык-пошык кына эчеп бетерде дә, урыныннан торды. Сарайга кереп, тырма белән сәнәк алып чыкты.
  - Без дә синең белән, - диде Гөлшат, аның бакча як капкага юнәлүен күреп.
  - Кигәвеннән курыкмасагыз... («Шәһәр кызына төрттерүеңме инде бу?» дип уйлап алды үзе шундук).
  - Ярар, без үз җаебыз белән барырбыз, - диде сеңлесе, әйләнеп тә карамыйча юлын дәвам итүче абыйсы артыннан.
  Егет үзен гадәттәгечә тотарга тырышты. Шул ук вакытта: «Бу серле караш, бу гаять зур күзләр нәрсәне аңлата?» – дигән сорау тынгы бирмәде.
  Кызлар печәнлеккә күтәрелгәндә тезмәләр әйләндереп бетелгән иде инде.
  - Абый, әйдә алайса тау куышын карап килик, - диде Гөлшат.
  Уйсулыкка төшеп, икенче тауга яртылаш күтәрелгәч тә агачлар артында тау куышының караңгы авызы күренде.
  Гөлшат, алдан ук хәстәрен күреп, шәм белән шырпы алган икән. Керә башладылар. Ниндидер ташка абынып, Илсур чак егылмый калды. Шәм сүнде.
  - Бу аю башы һаман ята икән әле монда, – диде ул, әтисенең кайчангыдыр шаяртуын кабатлап.
  Кызлар «ай, ой!» диешеп артка сикерделәр. Кире үк чыга башладылар. Илсур, шәмне яңадан кабызып, юлын дәвам итте. Балачагында әтисе белән җиткән урынга кадәр кереп карыйсы килде аның. Тау куышы шулкадәр тәбәнәкләнде, егет чүгәләп бара башлады. Кызлар билгесезлектә калды. Шәм яктысы да күренми иде инде. Кинәт «А-а!» дигән тонык тавыш аларны сискәндереп җибәрде.
  -Абый? – диде Гөлшат.
  Эндәшүче булмады. Бераздан егет үзе күренде.
  - Әтинең аягы төшкән чокырга минеке дә төшеп китте, - диде ул. – Тар гына, аяк сыярлык кына чокыр ул үзе, ә тирәнлеге... Таш ыргытсаң «чулт» иткән тавыш ишетелә иде. Әле ыргытып карадым, су юк. Нәрсә булгандыр.
  - Абый, төптәрәк ташка уелган рәсемнәрме, ниндидер тамгалармы бар диләр. Борынгы кешеләр яшәгәнмени бу тау куышында? – дип сорады Гөлшат.
  - Син һаман шул мәктәп дәреслегендәге уйдырмага ышанасыңмы? Кыргый хайван булып, ул да үзенә оя ясый белә бит инде. Кеше аңардан да ахмагырак булганмыни? Җир шары буйлап әзер тау куышлары эзләп йөргәнме? Менә язу: «Здесь был...» Синеңчә, бу тинтәк тә монда яшәгән инде?
  Кич җитте, караңгы төште. Бетмәгән эшләр шул бетмәгән көе генә калып торды.
  - Аллага шөкер, бүгенгә дөнья түгәрәкләнде, - диде әниләре.
  Кичке чәйдән соң Гөлшат:
  - Абый, фотога төшерергә өйрәт әле, - диде.
  - Нәрсәгә ул сиңа?
  - Эшемдә кирәк булачак. Журналист булып урнаштым дидем бит.
  Илсур, гадәте буенча, бераз ялындырып алды. Шуннан:
  - Синнән котылып булмас инде, киттек, - диде.
  - Кайда?
  - Фотолабораториягә, кайда тагын.
  Гөлшат, дус кызына мәгънәле генә караш ташлап: «О-о...» дип куйды. Ике өйне калдырып, өченчесенең капкасын ачтылар.
  - Бу бит Эшемне Кырдым өе, - диде Гөлшат.
  - Корбан бәйрәме алдыннан кайтып, сарык алып китте ул, - диде Илсур. – Өй миңа барыбер кирәкми, файдалан, диде. Эшмәкәр икән ул хәзер, бал сату белән шөгыльләнә. (Авылдашының: «Квартирам бар, дөньям бөтен, хатын гына табып булмый», дигән сүзләрен дә җиткерер өчен авызын гына ачкан иде, үзенә ошый башлаган кыз алдында моны әйтергә һич тә ярамаганлыгын аңлап, тыелып калды).
  Өйгә керделәр. Электр утын кабызу белән Фәния шаккатты: «Могҗиза-а...» Өй стеналары, обой урынына, бетеп иске акчалар белән ябыштырып чыгылган иде.
  - Монда яшәгән кеше умартачы иде, - диде Гөлшат. – Акчалар алышынган чакны белми калганмы...
  - Нинди белми калган! Төкердем мин ул Мәскәү уеннарына диде дә, бармады да, йөрмәде дә ул, - диде Илсур. – Бүген фотоаппаратка пленка куярга өйрәнәбез. Ә бу дөм караңгыда эшләнергә тиеш. Башта күрсәтәм, карагыз.
  Күрсәткәч, фотоаппарат белән пленканы сеңлесенә тоттырды. Утны сүндерделәр. Бераздан Гөлшат, булды, диде. Илсур, утны кабызмыйча гына, капшап тикшерде. Пленка дөрес куелган иде. Чират кунак кызга җитте. Егет, кыз утырган якка таба борылып, караңгыда аның кулларын тапты һәм... Язгы ташкынның ургылып-ургылып нәрсәдер әйтергә теләве идеме бу, беренче үбешүнең эссе ялкынымы, әллә упкынга очканда гына була торган йөрәк кубумы? Куллардан шундый наз агыла иде... Алар барысын да әйтте. Барысын да. Сүзләрнең бернинди кирәге калмады.
  - Әй! Сез кайда? – диде Гөлшат, артык озакка сузылган тынлыкны күтәрә алмыйча.
  Утны кабыздылар.
  - Ярар, абый, борынгы фотоаппарат белән эш итү ысулын күрсәткәнең өчен рәхмәт, - диде сеңлесе. – Хәзер бит инде фотоаппаратларда пленка бөтенләй юк.
  
  2.
  Хатын, төнлә яуган карны туздыра-атлый барып, туп-туры сарай кыегы астына керде дә, малларына печән төшерде. Аннары, көянтәсенә чиләкләрен элеп, елга буена китте.
  Мирхәйдәр карт бәкенең бозын ватып куйган иде инде. Су алып кайткач, хатын миченә ягып җибәрде. Шуның белән иртәнге эшләре бетте дияргә дә була иде. Берүзенә пешеренәсе дә, ашыйсы да килми иде аның. «Тиле кеше сыман, үзеңне-үзең сыйлап утыр имеш». Такы-токы ашау биздерә башласа, Мирхәйдәр картны чакыра. Аны кунак итү сылтавыннан үзенең дә тамагы туеп кала. Карт исә, рәхмәт йөзеннән, йә ава башлаган койманы торгызып китә, йә сарай ишеген юнәтә. Дөрес, көттереп кенә килә торган тагын бер кунагы бар Әкълимәнең...
  Хатын тәрәзә янына килде. Җиргә төшкән болыт өемнәредәй таулар, бәскә төренгән урманнар... Тирә-як ап-ак. Бу ак патшалыкның ишегенә охшап, авыл очындагы таш кыя гына каралып күренә. Чү! Кыя янында ниндидер хәрәкәт чагылып узгандай булды. Әйтерсең, әлеге ишектән кемдер керде. Хатын текәлебрәк карады. Чанага җигелгән ат килә иде.
  Мизгел эчендә яшәрде дә китте Әкълимә. Ялт кына көзгегә күз ыргытып алды, иңенә дебет шәл салды һәм тупсага чыгып басты.
  Ат, аның өе турына җитеп туктады да, шунда ук кузгалып та китте. Капка төбендә Гөлшат басып калды. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, әнисе кызы янына таба йөгерде, аны кочаклап алды:
  - Ишкилде абыең нигә кермәде? – диде.
  - Вакыт булганда бер керермен әле, ди... Әни? Син кемне каршыларга чыккан идең?
  - Сине инде кызым, кемне булсын. Сине көтәм көн дә.
  Өйгә җан керде. Самавыр гөжли башлады, плитә өстенә таба менеп утырды. Радиодан җыр агылды: «Җырга тиң, исәнме, диюең. Бер бәйрәм елмаеп көлүең...» Таба өстенә чаж да чож күз яшьләре тамды...
  Чәй эчәргә утырдылар.
  - Абыеңнар ни хәлдә соң, кызым?
  - Ничек дип әйтим... Турысын гына әйткәндә, әни, җылы юк өйләрендә. Өшим мин аларда.
  - Ничек инде җылы юк, якмыйлармыни?
  - Күрәсең... Бервакыт абый белән фотолар карап, балачакны искә төшереп утырабыз. Шулчак кухнядан Фәния тавышы: «Нигә пычаклар үтми?» Абый бара: «Кичә генә үткерләгән идем бит, шушы ук пычак белән таба кырасың да...» Фәния аны кырт бүлеп: «Мә, үзең кис алайса!» – диде дә, пычакны «шап» өстәлгә бәрде. Тәки абый кисте токмачны. Киемен дә үзе кул белән юа икән, кер юу машиналары була торып. Бер барганда ишекне Фәния ачты. Әйдә, телевизордан кызык тапшыру бара, абыең коена әле, ди бу. Коенуны кер юудан аермаска мине кем дип белгәндер.
  - Балага узганмы соң әле?
  - Юк. Нагуляться итмәдем әле ди.
  - Нәрсә була ул?
  - Көн дә танцы, ресторан, кемнеңдер туган көне... Әни, нәрсә инде? Гайбәт саттырып утырасың.
  - Нинди гайбәт тагын? Үз балам турында белергә хаклымы мин?
  - Белдең ни дә белмәдең ни инде, ярдәм итеп булмый бит...
  
  3.
  Көзге яңгырның салкын тамчылары шабыр-шобыр тәрәзә калаена бәрелде. Шул тавышка уянып, Илсур күзләрен ачты. Төн урталары иде. Йокы аралаш егет тыңлап ятты. «Яңгыр ява бугай, ә нигә әле яңгыр шавы юк?» Асфальт өстендәге күлләвекне ярып, машина үтте. Шунда гына Илсур үзенең шәһәр фатирында икәнен аңлады.
  Башын күтәрә төшеп, янында йоклап ятучы кызына карады. Караңгыда аның почык танавы тагын да мәзәгрәк күренә иде... Илсурның бердәнбер сүзеннән туган бала бит ул. Бервакыт, хатынын кочаклый һәм үбә башлагач, тегесе: «Тукта әле, Илсур, минем таблеткалар беткән икән, бүген булмый инде», – диде. Егет туктамады, аның саен шашынып үпте, назлады, иреннәре тыгыз күкрәкләр арасындагы хәтфә үзәнгә төшеп чумды... «Син әллә бала булуын телисеңме?» – дип пышылдады хатыны. Илсур, ике дә уйлап тормастан: «Әйе», - диде... Шунда «юк» дигән булса? Бу турыда ул хәзер уйларга да курка. Уйласа, йөрәге әллә нишләп китә.
  «Кайда соң бу Фәния? Нигә һаман юк?» Шулчак йозакта акрын гына ачкыч борылды.
  - Кино шулкадәр озак булдымыни?
  - Юк инде. Кайтышлый бер шагыйрьнең иҗат кичәсенә алып керделәр.
  - Кайчаннан алып шигырьләр белән кызыксына башладың әле? Нәрсә турында яза инде?
  - Ник син, татар, һаман йоклыйсың, уянырга вакыт түгелме, дигән фикерне сөрә.
  - Кем инде, аныңча, йоклый?
  - Кем булсын?.. Менә сине алыйк. Эш, өй, кызың, эш... Шул боҗрадан чыкканың бармы?
  - Ә-ә, аңладым. Уянган татар хатыны, димәк, бала тәрбиялисе урынга...
  - Башланды-ы. Бердәнбер гомеремне дүрт стена эченә бикләнеп үткәрмәм бит инде. Мин тудырдым, нәрсә тагын?
  - Жәллим мин сине, Фәния. Нинди дискотека миңа кызым биргән канатны бирә ала, йә? Нинди ресторан эчемлеге авылым чишмәсеннән учлап эчкән суга тиң? Шәһәр урамнары, аның ясалма чаралары урман һәм тауларны, алар биргән ирекне алыштыра аламы?
  - Ой, син инде шагыйрь бөтенләй күздә тотмаган тирәнлекләргә кереп киттең.
  Тәрәзә артында караңгы төн. Хатынның ачып куелган зонтигыннан шап та шоп тамчы тама. Күлләвек әкрен-әкрен Илсурның аягына таба якынлаша. Ул аны күрми.
  
  4.
  Тынычлык урамындагы алмагачларның шау чәчәктә утырган чагы иде. Илсур, эштән кайтып килешли аларны күреп: «Матурсыз, матурсыз, сүз дә юк, - дип куйды. – Әмма безнең ишегалдындагы карт алмагачны берегез дә алыштыра алмый шул инде... Эх, Чымбырлый акланы уртасына ятып бер үләндә аунарга».
  Лифтның кирәк төймәсенә басу белән, «әти, әти!» дигән шатлыклы авазларны ишетә дә башлаган шикелле, елмаеп җибәрде. Менә ул алдан ук әзерләп тоткан ачкычын йозак тишегенә җайлаштыра башлады. Шулчак, бозлы су белән коендыргандай, эсселе-суыклы булып китте. Йозак ватык иде. «Нәрсә бу? Кызым!» – ишек тоткасын үзенә йолкыды.
  Кызы күрше апа белән кухняда утыра иде. Әтисен күрү белән аңа атылды. Кочаклап алды, елый башлады. Илсур, кызы бераз тынычланганнан соң:
  - Нәрсә булды монда? Әниең кайда? – дип сорады.
  - Монда шул булды, - диде хатын. – Минем бүген ике генә дәрес иде, эштән иртәрәк кайттым. Сезнең ишек артында бала елый иде. Моңа мин улкадәр игътибар итмәдем. Әнисе өйдә, нәрсә тагын. Бераздан кибеткә барырга чыктым. Ишетәм, бала һаман елый. Сагаеп калдым. Кыңгырауга басам, ишекне кагам, Фәния, Фәния, дим. Ачучы да, эндәшүче дә юк. Ә бала тагын да кычкырыбрак еларга тотынды. Башка бер чара да калмагач, сантехникны чакырттым. Кызыгыз үзе генә иде. Ә сезгә, әнә, язу бар.
  «Кадерлем! – диелгән иде язуда. - Синең бит алда ике ялың? Шуннан файдаланып, Мәскәүгә барып кайтыйм әле. Шундый өч көнлек экскурсия бар икән».
  Аның шар ачык күзләре таң атканчы караңгы бүлмәнең түшәменә текәлеп ятты. Нәрсә турында гына уйларга тырышмасын, бер уй, бер сорау килде дә телде, килде дә буды: «Ничек мин шулкадәр сукыр булганмын? Ничек, ничек?..»
  - Кызым, без әбигә кайтабыз, - диде ул, кызы уянгач.
  - Әбигә, әбигә! – дип, шатлыгыннан сикергәли үк башлады кыз.
  Өстәлдә язу калды: «Фәния! Син хаклы булгансың, соңгы дүрт елымны мин йоклап үткәргәнмен. Бүген, ниһаять, уяндым... Син ирекле. Теләсәң, бөтен дөньяны урап чык».
  
  5.
  Аяк астыннан фыр-р итеп боҗыр томырылды. Шул ук мизгелдә чалгы, ниндидер каршылыкка очрап, җиңеллеген югалтты, туктап калды. Илсур чалгыны кирегә йөретә башлады. «Нигә шулай авыр?»
  Менә чалгының ялтыравык йөзе дә күренде. Ләкин чалгы очына, нигәдер, печән эләгеп килә. Илсур, шул печән учламын алып ташлыйм дип, чалгысын күтәрергә уйлады. Ни күзләре белән күрсен, чалгы очында йодрык кадәр генә боҗыр баласы иде. Чалгы аны үтәли тишеп чыккан.
  Учак янында утыручы кызы күрмәде микән дип, әйләнеп карыйсы килде. Ләкин, аңарда шик-шөбһә тудырмас өчен, моны эшләмәде. Тезләнеп, үлем алды куркуыннан калтыранучы нәни боҗыр өстенә иелде. Аны кисәк кенә чалгыдан тартып алды. Чалгы очы кып-кызыл кан иде.
  - Ничек болай килеп чыкты соң әле, нигә сине әниең саклап кала алмады? – дип пышылдады егет.
  - Әти, нәрсә булды? – дип сорады кызы.
  Илсур дертләп китте. Кызына ничек дип тә җавап кайтарырга белмәде. Ниһаять, тавышындагы алдашу ноталарын сиздермәскә тырышып:
  - Гадәти хәл, кызым, - диде. - Чалгы җиргә кадалды. Уйна, уйна...
  
  
  ТАШКЫН
  Галәм киңлекләрен айкап, радиодулкыннар очты: «Сугыш бетте! Сугыш бетте!» Кешеләрдә нибары бер теләк, бер омтылыш калды – туган җиргә кайтып егылырга. Авыл очындагы чишмәдән туйганчы бер су эчәргә. Балачактан таныш урманнарның һәр каенын, һәр имәнен кочаклап, үбеп йөрергә.
  Вагон тәгәрмәчләре, кешеләрнең йөрәк ялкынын басарга теләгәндәй, акрын, бик акрын тукылдыйлар. Ләкин аларның бу тырышлыгы нәкъ кире нәтиҗә бирә – ялкын аның саен көчәя, түземсезлек аның саен арта.
  Тамбурга яшь кенә сержант чыгып баскан. Озын буйлы, уйчан йөзле. Күкрәгендә «Дан» ордены ялтырый. Хром итекләрдән. Шинеле ярыйсы гына таушалган. Таушалмаска, тынчу, кысынкы вагоннарда, вокзал эскәмияләрендә атналар буе ауна да.
  Поезд койрыгы баеп баручы кояш белән уйный: битләреннән сыйпаган булып, аны әле бер якка, әле икенче якка тәгәрәтә. Тирә-юньдә аклы-каралы басулар, яшел чапаннарын әле киеп өлгермәгән шәрә урманнар. Телеграф чыбыкларында, ниндидер бик таныш көйнең ноталарын хәтерләтеп, сыерчыклар утыра.
  Тәгәрмәчләрнең тонык кына тукылдавы яңгырабрак, тимер-томыр өеменә барып менгәндәй ишетелә башлады. Күперне чыгуга, елга куенына сыенып утырган авыл күренде. Читән сарайлар, салам түбәле өйләр. Ауропаның таш йортлары, чирәп түбәләреннән соң бу хәерчелек бигрәк тә котылгысыз, мәңге шулай булган һәм булачак кебек тоела иде.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.