Latin

Сиңа кол булганым – солтаннан артык

Süzlärneñ gomumi sanı 142
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 109
32.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
42.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Сәнең дәрдең бәңа дәрмандин артык,
Сәңа кол булгам – солтандин артык.

Сәнең ядыңны әйсәм[13] чүл эчендә,
Булыр ул чүл мәңа бостандин[14] артык.

Сәнең ядың әгәр китсә телемдин,
Вөҗүдем корыйур (корыр. – X. М.) вәйрандин артык[15].

Мәнең хар[16] булмышым үз гафләтемдин[17],
Мәгәр кыйлсаң нәзар-ихсандин артык[18].

Газиз хар кый лгуны солтан сынуксән,
Сәнең лотфың каму әлвандин артык[19].

Нә хуш бу дөньяда иман вә "Коръән"!
Ни булгай дөньяда имандин артык!

Мәнем дәрдеме һич кемсә белмәс,
Әгәр белсә хәким Локмандин[20] артык.

Бу йаңлигъ гасый иркән[21] Кол Сөләйман,
Гыйнаять уманыр барандин артык[22].
_________________________
[13] Сәнең ядыңны әйсәм – сине исемә төшерсәм.
[14] Бостан – бакча, гөлбакча.
[15] "Яшәешем корыр хәрабәләрдән дә артык".
[16] Хар – түбән, гөнаһлы.
[17] Гафләтемдин – ваемсызлыгымнан, пошмаучанлыгымнан.
[18] "Мәгәр күз ташласаң (карасаң) – ярдәмнән (игелектән) артык".
[19] "Синең мәрхәмәтең барлык (төстәге) чәчәкләрдән (нигъмәтләрдән) артык".
[20] Хәким Локман – Шәрык дөньясының легендар акыл иясе.
[21] "Мондый гөнаһлы икән".
[22] "Ярдәм көтәр яңгырдан артык" (ягъни: аннан яңгырдан да артык мул шәфкать, мәрхәмәт көтәр).
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.