🕙 24 minut uku

Син бик серле, язмыш - 4

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 3145
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1574
44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Шәүкәт вакыт уздыра алмый бик озак таптанды, урамга чыгып тәмәке пыскытты, тагын кереп Рәйханны ашыктырды, бертуктаусыз сәгатенә карады. ә сәгать уклары үч иткәндәй бик әкрен кыймылдадылар.
  Була бит шулай: кайберәүләр үзенең килеш-килбәте, күз карашы, елмаюы белән әсир итә. Шәүкәт тә акыллы коңгырт күзләре, уйчан карашы белән Рәйханны үзенә буйсындырып, үзе белән ияртте. Рәйхан карышмады.
  —Кая барабыз?—дип кенә сорады.
  —Сания апаларга.
  Рәйхан Саниянең өенә керү белән, ишек төбендә туктап калды, өйдәгеләр сөйләшүләреннән туктап, барысы Рәйханга карадылар, аның затлы күлмәге, күлмәгеннән дә затлырак нәфис йөзе, кашы-күзе өстәл тирәли утыручыларны битараф калдырмады. Кемдер хәтта яшь хатынны күреп:
  —Аһ!—дип куйды.
  Ә Шәүкәт үзен бик иркен тотты. Рәйханны кулыннан тотып, түргә таба әйдәде.
  —Менә, диде,—мулла белән абыйстайны алып килдем, Шәһитләр бар, безгә никах укыячаклар.
  Рәйхан көтелмәгән бу күренешкә нинди бәя бирергә белмәде, чыгып та китмәде. Ул Шәмседохага таба атлады:
  —Мин бер нәрсә дә аңламыйм, Шәмседоха апа, нинди кәмит соң бу?—диде.
  Шәмседоха аптырап калмады:
  —Аңлыйсы-нитәсе юк, бу бернинди кәмит түгел, үзебезнең мөселман йоласы. Шәүкәт белән сиңа мулла никах укыячак, Аллаһы боерса. Бик пар килгәнсез. Улым эчми, бәхетле булырсыз. Ул ялгыз, син ялгыз, каңгырап йөрмәгез.
  Рәйхан берәүгә дә күтәрелеп карамады, берәүне дә күрмәде. Өйдә бик эссе һәм тынчу иде.
  Бу инде Рәйханның чын-чынлап кармакка эләгүе булды...
  * * *
  Менә шулай Рәйханның яңа тормышы башланды. Ул ир канаты астына керде. әмма аның күңеле гел Мулланурда булды. Ул аны һаман төшләрендә күрде. Мулланурны оныта алмады. Аның өчен якты кояш, меңәрләгән чакрым арадан үзенең җылы энергиясен җибәреп, яктысы белән Рәйханны куандырып тора. Ә Шәүкәт Рәйхан өчен төннәрен генә күзгә күренә торган салкын ай булды. Ай да бит бер караганда сызылып кына киткән урак булып, күзгә чалыныр-чалынмас, икенче караганда нур сипкәндәй тоелса да, кояш яктысыннан гына ялтырап торган күк җисеме.
  —Ярата алмыйм, Сания апа, җылысы җылытмый, ялкыны салкын,—диде Рәйхан беркөнне Саниягә, күзләрендәге кайнар яшьләрен яшермичә.
  —Ияләнерсең әле, җаным. Бик уңган бит ул Шәүкәт, кулыннан килмәгәне юк, бар эшкә оста. Яратырсың, яратырсың. Ирле гомер—иркә гомер ул. Ирле кеше—чинлы кеше.
  Рәйхан дәшмәде, үзбәкләр бәйләнүеннән туеп, башын үзе бәйләде бит бу иргә, беркемгә дә үпкәләр, рәнҗерлеге юк. Язмышка күнәргә, яшәргә, гомер итәргә туры килер. Сания дәвам итте:
  —Чибәрлеге бар, баһадирдай гәүдәсе, дисеңме, килеш-килбәте, дисеңме? Аның кай җире яратмаслык? Ир—ир инде ул. Менә бәбкәчләрегез булыр, уртак куанычлар бәйләр үзегезне.
  * * *
  Шәүкәт Шәмседоханың бердәнбер улы булып, иркә үсте. Укуны өнәмәде, яхшы укымады. Ике сыйныфтан соң мәктәпкә башка бармады. Аның каравы бик иртә кулына балта, чүкеч алды.
  Шәүкәт чыннан да эшкә оста, нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшли, өлгер. Балта эше, дисеңме, тимер-томырмы—барысын да булдыра. Ике ел кеше өстендә фатирда яшәгәннән соң, алар Фирганә читендә йорт сатып алдылар, аны адәм рәтенә кертеп, каралты-кураны яңартып, мунча салып, җай гына яши башладылар.
  * * *
  Рәйханның беренче баласы үле туды.
  —Авыр тартмалар күтәреп, баланы харап иттең,—диде Шәүкәт һәм эшен ташлап, Рәйхан эшли торган кибеткә йөк ташучы булып керде.
  Берсе балта эшенә, икенчесе аш-суга оста. Алар шулай килешеп кенә тормыш итә башладылар. Тагын бер елдан Рәйхан кыз тапты.
  Бергә яши башлагач, икесе бергә сатып алган кыйммәтле зур әйбер—телевизор булды. Аны Шәүкәт тиз генә рәтләп, антеннасын урнаштырды. Бу көнне алар үзенә күрә бер бәйрәм ясадылар. Балалар түземсезлек белән зәңгәр утның кабынуын көттеләр. Рәйханга ни өчендер экраннан Алмалы урамнары күренер сыман тоелды.
  Шәүкәт телевизорның кабызгычын борды, бүлмәгә матур гына үзбәк музыкасы таралды. Шулчак Рәйханның күңелендә көчле сагыну хисе кабынды. Аның “Рәйхан“ көен ишетәсе килде. Бу—татлы бер сагыну иде. Рәйхан телевизор каршысына утырмады, өстәлгә самавыр, кәсәләр һәм кайнар пәрәмәчләр куйды. Үзe күңеле белән еракта калган Алмалы урамнарында, су буйларында йөрде.
  Эштән арып кайткач, кичләрен алар дүртәүләп зәңгәр ут каршысында уздыра башладылар. Балаларга кызык, төрле тамашалар, цирк, концертлар. Ләкин Шәүкәт белән Рәйхан арасындагы суык бушлыкны берни белән дә тутырып булмады. Араларындагы бу суыкны Шәүкәт күптән сизде. Кайчандыр шат күңелле Шәүкәт тора-бара сүзгә саранланды, кызып китүчән булып китте. Салып та кайткалый башлады. Андый көннәрдә Рәйхан аны бөтенләй танымый. Шәүкәт мактана, мин герой, дип күкрәк кага, түрәләрне, әллә кемнәрне сүгә, хатын-кызга булган нәфрәтен төрле тәмсез сүзләр белән бизәкләп аңлата.
  Андый көннәрдә Рәйханның кемнәрдәндер ярдәм сорап кычкырасы килә. Аның йөрәген үкенү яндырып ала. Болай яшәп булмый. Нишләргә?..
  * * *
  Еллар шулай үтә торды. Бер караганда уңай гына барган тормыш икенче караганда кара тавыш, сугыш-талашка әйләнде. Шәүкәт көн-төн эчә, сугыша. Рәйханның тормышы тагын тәмугка әверелде. Җил-давыл үтә, тагын көйле генә тормыш дәвам итә.
  Рәйханның бар куанычы—балалары. Энҗе урта мәктәпне тәмамлап Казанда югары уку йортында, Эльвирасы Алмалыда медучилищеда. Ялгыз калган вакытларда Рәйхан балаларын юксына. Аларны күреп сөйләшү теләге үзәкне өзә.
  Ләкин иң аянычы—Шәүкәтнең түбән тәгәрәве. Ул кешелек сыйфатларын югалтып, яшәүнең тәмен, ямен югалтып бара. Аны ничек бу халәтеннән коткарырга?
  Ул көнне Шәүкәт айнык иде. Рәйхан аның белән сөйләшергә булды.
  —Шәүкәт, Алмалыда зур төзелешләр башланган икән. Төпләнеп эшләр эшең юк, әллә без дә шунда кайтабызмы? Эшләрбез, фатир алырбыз.
  * * *
  Алар, өйләрендә кеше калдырып, Алмалыга кайттылар. Шәүкәт яңа төзелешкә балта остасы булып эшкә керде, Рәйхан кибеткә урнашты.
  Алмалы урамнары һәрвакыттагыча тып-тын, ара-тирә таш йортлар күләгәсеннән бер-ике кеше үтеп китә, әллә җәйге тынчу һава аларны таш пулатларына куып керткән.
  Менә кайнар кояш астында йомшара төшкән асфальттан кәс-кәс атлап, таш диварларда яңгыраган аяк тавышын тыңлый-тыңлый, урам буйлап Рәйхан бара. әле бер, әле икенче якка карангалап ала. Сагынылган. Ул өрфия челтәрләр эленгән зур-зур тәрәзәләрдә үзенең гәүдәсен күреп елмая.
  Көтмәгәндә ул ерактан җил-җил атлап килүче Мулланурны күреп алды. Күксел чалбар, кыска җиңле шакмаклы күлмәктән, култык астында кара папка. Ул хәзер зур начальник, күрәмсең.
  Рәйханның йөрәге бер мизгелгә тибүдән туктады, тыны кысылды. Каршы барыргамы, юкмы? Юк, Рәйхан, син аның белән очрашырга тиеш түгел, диде аның аек акылы. Берни уйлап тормый Рәйхан ачык капка эченә омтылды. Мулланурның үтеп киткәнен капка артында көтеп торды һәм артыннан карап калды. Рәйхан бу юлы үзенең тиле йөрәге белән көрәштә җиңеп чыккан аек акылына куанды.
  Ничә еллар инде алар күзгә-күз очрашмадылар. Икесенең дә гаиләләре бар. Мулланурның өч улы тупырдап үсә, Рәйханның ике кызы.
  * * *
  Очрашу көтмәгәндә булды. Шәүкәт юк-бар эш белән өйдә калды. Рәйхан кибетләргә чыкты. Сеңлесенең кызы кияүгә чыга, бүләкләр кирәк. Ул уйчан гына үзәк урам буйлап атлады. Бер өйнең тәрәзәсеннән үзәкне өзеп татарча көй яңгырый:
  “...Әй, исемең матур, кемнәр куйган?..“
  Рәйхан әллә нишләп китте, аның җыры, яшьлек җыры. Аңа кайчандыр канатлар куйган, күкләргә ашырган җыр.
  Рәйхан кибеттән бүләкләр алып урамга чыкты, кулында зур гына төргәк. Шулвакыт аның янына ук юл кырыена бер җиңел машина килеп туктады. Машинадан теге көнне күргән шул ук шакмаклы кыска җиңле күлмәк кигән Мулланур килеп чыкты.
  Ул! Рәйхан бер мәлгә каушап калды, туктады. Күңелен ниндидер шатлыклы иләс бер хис биләп алды.
  Мулланур туп-туры Рәйханга таба атлады.
  —Рәйхан! Синме соң бу?
  Рәйхан оялчан гына елмаеп аңа карады, колагы шаулады, күз алды караңгыланып китте.
  —Ничә еллар сине күрмәгәнгә! Кайчан кайттың?
  —Кайттыгыз, диген, мин берүзем генә түгел, ирем Шәүкәт белән.
  —Кая соң Шәүкәтең? Машинага утыр, өеңә илтеп куябыз.
  —Юк, юк, рәхмәт, утырмыйм.
  —әллә куркасыңмы?
  —Яхшы түгел бит, Мулланур.
  Рәйхан Мулланурның машинасына утырмады.
  —Көт, мин килермен.
  —Килмә, кирәкми.
  Берничә көннән, чыннан да, Мулланур аларга килде. Шәүкәт белән Мулланур таныштылар, сөйләштеләр. Яшерен сер юк иде. Мулланур аларны ял көнгә табигать кочагына чыгарга чакырды.
  * * *
  Көннәр бер-бер артлы шулай агылдылар да агылдылар. Бер көн икенчесенә охшамады. Кышкы көннәр бигрәк күңелсез булып тоелды Шәүкәткә. Бу да булдымы тормыш?—дип уйлап ята иде ул төннәрен. Еш кына аның күз алдына киң урамнары, парклары, чәчәкле бакчалары белән Ташкент килеп баса. Анда калган дуслары исенә төшә. Мәрхүмә беренче хатыны, аерып җибәргән икенче хатыны күңеленә килә. Аны кыйнаган, җәберләгән чаклары исенә төшә. Ә Рәйхан? Рәйхан аны яратмый, түзә генә. Ул чибәр, уңган, үткен һәм шаян. Ташкентта яшәгәндә, мәҗлесләрдә Рәйхан аның турында җыр җырлый иде. Шәүкәт ул җырны исенә төшереп, елмаеп куя.
  —Аклы ситсы күлмәгенең
  Якалары бумажный.
  Үзе болай ничава да,
  Характеры неважный...
  Төнге тынлыкта комод өстендәге будильникның бертуктаусыз текелдәгәне ишетелә. Шәүкәт бик озак йоклый алмый, уйланып ята. Тамагы кытыкланып, аракы эчәсе килеп куя. Кем белән эчсен соң ул? Дуслары еракта калды, Мулланур белән әллә ничек.
  Ул әкрен генә урыныннан торып, ишегалдына чыкты, тәмәке кабызды. Ул соңгы вакытларда үзен читлектәге кош кебек хис итте. Талпынасы иде, очып китәсе иде Ташкентка...
  Табигатьтә инде яз. Күкне томалап шыксыз болытлар йөзә, йолдызлар күренми. әллә шуңа, әллә башка сәбәптән аңа тагын да күңелсезрәк булып китте. әллә соң, чыннан да, хыялларда гына була торган матур тормыш аны читләтеп үткәнме? Ул үзен бик ялгыз, беркемгә кирәкмәс кеше итеп хис итте.
  Аларга сирәк кенә булса да Мулланур килгәли.
  Рәйханның туган көне иде. Мулланур, зур гына сумка тотып, аларга килеп керде. Исәнлек-саулык сорашты. Шәүкәт белән кул биреп күреште. Ни өчендер өйдә бәйрәмчә ямь юк иде.
  —Сез нәрсә, әллә ызгыштыгызмы?—диде шаяртып.
  —Бездә көн дә ызгыш, көн дә талаш,—диде Рәйхан кыенсынып кына.
  —Ник? Ни бүлешәсез?
  —Бүлешер нәрсә безнең һаман да шул Ташкент инде.
  —Ташкент?
  —Шәүкәтнең Ташкент, Ташкент диюләре минем үпкә-бавырга таш булып утыра инде.
  Иелгән башын ике кулы белән учлап утырган Шәүкәт шунда телгә килде:
  —Мин, Мулланур, Ташкентка кайтып китәм. Рәйхан теләсә нишләсен, мин монда калмыйм, китәм. Рәйхан сүзе белән монда килеп, кыш буе каткан сырма кидем, олтанлы ката сөйрәдем. Туйдым, җитте. Ул тюремщик киемнәрен бүтән өстемә саласым юк. Китәм булгач, китәм.
  —Я, ярар, Шәүкәт, уйлашырбыз, сөйләшербез. Тик бүген Рәйханның туган көне бит. Бераз гына шәраб исе чыгарыйк, тәбриклик.
  —Рәхмәт, Мулланур, алай да син килеп кердең әле. Югыйсә, кая барып бәрелергә белми йөри идем. Шәүкәткә аңа Ташкенттан башка берни кирәкми.
  Шул арада Рәйхан мичтән кайнар бәлеш чыгарып куйды, өстәлгә тәлинкәләр китерде. Мулланур сумкасыннан колбаса, балык консервысы һәм бер шешә шампан шәрабе алды.
  —Шәүкәт, сал әле эш киемнәреңне, ки әнә яңа күлмәгеңне,—дип елмайды Рәйхан иренә. Шәүкәтнең дә йөзе яктырып китте.
  —Ягез өстәл янына!—тиз генә Рәйхан өстәлгә бәллүр бокаллар куйды, Мулланур аларга чемердәп торган шәраб койды.
  —Шәүкәт,—дип башлады Мулланур басып, кулына шәрабле бокалны тотып,—минем сезгә беренче килүем түгел, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, сүзләремне гаепкә алмассың. Мин бүген үземнең яшьлек дустым Рәйханны туган көне белән котларга дип монда ашкынып килдем. Син, Шәүкәт, бик бәхетле кеше, син...—Мулланур матуррак сүзләр эзләде, малайларча каушады.—Гомер юлдашы булырлык менә дигән кеше тапкансың—Рәйханның керсез күңеле, кайнар олы йөрәге бар. Ул аны сиңа бүләк иткән. Сакла син бу изге хатынны. Ярат. Мин Рәйханны туган көне белән, ә сине бәхетле булуың белән котлыйм.
  —Рәхмәт, Мулланур,—диделәр Шәүкәт белән Рәйхан беравыздан.
  Озак кына сүзсез торганнан соң, Шәүкәт телгә килде:
  —Без Фирганәдә бераз яшәгәннән соң, Рәйхан белән Ташкентка күчтек. Ташкент зур, матур шәһәр генә түгел, ул минем туган шәһәрем. Сагынам мин, Мулланур, Ташкентны. Үзең уйлап кара, оҗмах кебек җирне шушы йолкыш, ярымҗимерек Алмалыга алыштыр инде. Монда тормыш бик авыр бит, ярый инде, кышны ничек кирәк алай чыктык. Яз килде. Тик яз да монда Ташкенттагыдай түгел. Ямь юк миңа монда, мин монда саргаеп үләчәкмен.
  Бу көннән соң алар озак та тормый китәргә җыендылар. әйберләрен контейнер белән озаттылар. Мулланур аларны ерак юлга якын дусларча озатып калды. Саубуллашканда шатлыгы эченә сыймаган Шәүкәт Мулланурга:
  —Ярый, дус, без синең изгелекләреңне беркайчан да онытмабыз. Җәй саен кайтырбыз. Киләсе елга күрешкәнгә кадәр хуш!—диде һәм алар ирләрчә кысып кочаклаштылар.
  —Кайтыгыз, ел да кайтыгыз!
  —Кайтырбыз, һичшиксез, кайтырбыз,—диде Шәүкәт,—шулай бит, Рәйхан.
  әмма Шәүкәткә кабат Алмалыга кайту насыйп булмады. Ул Ташкентка кайткач, озак яшәмәде. Башына кан савып вафат булды. Аны соңгы юлга озатканда Рәйхан:
  —Ташкент, Ташкент,—диде, җирседе. әҗәле тартып кайтарган икән,—дип елады.
  * * *
  Югалтулар—табу түгел шул. Кешене югалту сары сагыш, кара кайгы тудыра. Рәйхан да, Шәүкәт вафат булгач, аны җирләгәч, бик ямансулады, йөрәге сулкылдады. Кулы эшкә бармады. Ул үз-үзенә урын таба алмас дәрәҗәдә авыр кичерешләр белән яшәде. Шәүкәт бик яшь иде бит әле. Яшәргә дә яшәргә иде. Юк шул, тыңламады. Сөенечтән дә эчте, эше аз гына кире китсә дә эчте, кан басымы күтәрелде, тыны кысылды. Тора-бара күзләре күрмәс булды, аяк-куллары хәрәкәтсез калды. Йә, Хода! Нинди аяныч үлем! Ходай биргән гомереңне яшәп бетерергә теләмичә, үз теләгең белән үлем тырнагына барып кер инде. Рәйхан шундый уйлар белән газапланды.
  Уйлар, уйлар... Хәзер ул япа-ялгыз, бары уйлары гына тынычлык бирми. Шәүкәт белән яшәгән елларны, балаларның кечкенә чагын, кызы тугач Шәүкәтнең куануларын исенә төшерде. Ничек кенә күз алдына китерсә дә, бер генә яман гадәте дә, әйткән начар сүзе дә килмәде аның күңеленә. Бары тик яхшы якларын, сирәк кенә булса да әйткән ягымлы сүзләрен исенә төшерде. Яратам бит мин сине, дия иде, кадерлем, дия иде. Әллә соң Рәйхан үзе аның кадерен белмәдеме? Ник бик яшьли китте соң ул дөньядан?
  Шәүкәттән башка аңа бик ямансу иде. Рәйхан үзенең йомшак мендәрендә бераз уйланып ятты. Аннан торып утырды, сузылып кына радионы ачты. Шунда, ни гаҗәп, яшьлеген, туган ягын искә төшереп, аның өчен бик тә кадерле булган көй яңгырады. Ул тын да алмый җырны тыңлады:
  “...Әй, исемең матур, кемнәр куйган?..“
  Бу көнне Ташкент эфиры татар җырларын яңгырата иде. Рәйханның бераз гына күңеле күтәрелеп китте. Бөтен кайгыларын селкеп җибәреп, җилгә очырып, яңадан яши башлау хисе биләп алды аны. Исәннәргә яшәргә кирәк!
  Алдагы тормыш Шәүкәтсез генә дәвам итәчәгенә күнегергә кирәк иде аңа.
  Эчпошыргыч иртәләр, шундый ук көн, кич, төннәр кабатланды. Нинди аяныч тормыш! Шундый көннәрнең берсендә тагын туган як дигән үзәк өзгеч хис дулкын булып Рәйханның күкрәген ярып керде. Арып-талып, эсседән әлсерәп ул эштән кайтты. Йомшак урынына башын төртүе булды, инде күзенә йокы эленә дигәндә генә, күкрәк эчендәге йөрәге убылып киткәндәй булып, калтыранып алды. Ул урыныннан сикереп торды һәм ачык тәрәзәдән караңгыга төбәлде. Җылы якның йомшак киче аны әллә нишләтте.
  Җир исе, агачлар, җимешләрнең хуш исе аны исертеп җибәрде. Ул төнге йолдызлы күккә карады һәм кинәт күңеле җилкенеп, аның очар кош буласы килеп китте, бу хистән аның йөрәге кысылып куйды. Еракта калган туган җире, яшьлек кичләре, дуслары, Муллануры тагын искә төште. Тора-бара мондый әсәрләнүләр ешайганнан ешайды. әллә кайчан булып узган хәлләр, шулар белән бәйле кичерешләр, кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләре күңелендә яңарды.
  Мулланур Шәүкәтнең вафат булуын белми бит, хәбәр итәргә кирәк, дип уйлады Рәйхан, күңеле түренә җыелган әрнүләрдән бушанасы килеп. әгәр телефон аша сөйләшергә заказ бирсәм, сөйләшеп булырмы?
  * * *
  —Алло!—телефон мембранасын калтыратып, Мулланурның карлыккан тавышы яңгырады.
  Рәйханның телефон трубкасын тоткан кулы калтырады, тез буыннары йомшарды, менә авам, менә авам дигәндәй, ул бераз чайкалып алды да, урындыкка утырды.
  —Алло! Алмалы! Алмалы!
  —Алло! Рәйхан! Синме соң бу?
  —Мин бу, Рәйхан. Мин, алло, алло!
  —Саумы? Син кайдан, Рәйхан?
  —Ташкенттан.
  —Үзең генәме?
  —Үзем генә. Шәүкәт...—Рәйхан сүзен дәвам итә алмады, кычкырып елап җибәрде.
  —Елама, Рәйхан. Нәрсә булды?
  Рәйхан Шәүкәтнең кайчан һәм нинди хәлләрдә вафат булуын сөйләде, үзе елады, үзе ничек тә үзен кулга алырга тырышып, бераз тынычлангач:
  —Нишлим, Мулланур? Киңәш бир,—диде.
  —Бирешмә, Рәйхан, син нык кеше. Булдыра алсаң, илгә кайт, ташламабыз,—диде Мулланур.
  Озак уйланды Рәйхан. Кайт, дисең син, Мулланур. Бу кадәр әйберне, өйне нишләтергә? Ул өй эчен күздән кичерде. Менә Шәүкәт белән бергә сатып алган әйберләр: комод, шкаф, диван, карават, суыткыч, телевизор. Аларны Шәүкәт уенчык әйберләр кебек кенә кузгатып төягән иде. Шәүкәттән башка аларны ул ничек йөртер.
  Кайгырма, диде шунда күңеле, төяүчеләр табылыр. Бөгелеп төшмә, син нык кеше, диде бит Мулланур да. Никадәр кайгылар күрдең, никадәр күңел авыртуларын җиңдең бит. Монысын да җиңәрсең.
  Бу уйлар Рәйханның күңелен юып җибәргәндәй булды, аңа бераз җиңелрәк булып китте. Күңелендә якты, ныклы хис—үз-үзенә ышаныч хисе уянды.
  Шәүкәт вафатыннан соң ел ярымнан Рәйхан чыннан да Алмалыга күченеп кайтты.
  * * *
  ...Мулланурның танышы Taһиp Шакирович Рәйханның кечкенә фатирының матурлыгына хәйран калды. Оҗмахтай җылы, якты бүлмә, дип уйлады ул, тәрәзә пәрдәләре, өстәл, карават җәймәләре, вазадагы чәчәкләрне күздән кичергәч.
  —Кунаклар, ник сүзсез калдыгыз? әйдәгез өстәл тирәсенә,—диде Рәйхан җиңелчә каушый төшеп.—Менә кәнәфи, урындык. Мулланур, кая утырасың?
  —Мин кая утырсам да ярар. ә олы кунакны—кәнәфигә. Алар өчәүләп түгәрәк өстәл тирәли утырдылар.
  —Рәйхан, мин сезне таныштырмадым бит әле. Бу—Таһир Шакирович, Казаннан. Без Казанда бергә укыган идек. Ул Казанда хәзер, зур кеше. Менә безнең районга газ җибәрү тантанасына килгән, шунда очраштык. Ул синең минем өчен кем икәнеңне белә, минем аңардан яшерен серем булмады. Яшь чак, сине сагынып, саргайган еллар иде... Менә безнең мәхәббәткә быел Сабан туе көннәрендә илле ел тулды. Белгән кебек ул да Алмалыга килгән. Нинди кызыклы очрашу. Бу газ җибәрү тантанасы гына түгел, бу—юбилей! Шулаймы, Рәйхан?
  Мулланур Рәйханның күзләренә карап елмайды. Ул карашта яшьләрчә шашып сөю дә, бәхетле куаныч та, үткән гомер өчен үкенү, барысы өчен гафу үтенү хисләре—барысы да бар иде.
  Дуслар ипле генә гәп кордылар.
  —Без, Таһир Шакирович, шул еллардан бирле Сак белән Сок кебек бер-беребезне бер күрергә зар-интизар булып, сагынышып яшәдек. Мин бик күп төрле эшләрдә эшләдем. Без танышканда, мин трактор хисапчысы гына идем. Шулай бит, матурым?
  —әйе, шулай иде бугай.
  —Исеңдәме, егерме чакрым араны кичләрен синең белән бер күрешү өчен чабып кайта идем.
  —Исемдә, исемдә...
  —Аннан кара таңнан торып, тагын шул араны чабып үтә идем. Яшь чакта йөрәк кайнар иде минем...
  Рәйхан ипле генә елмаеп куйды.
  —Көнче идең, усал идең...
  —Йә, йә, аларны искә төшермә, шул көнләшү дигән явыз аерды да бугай безне.
  Мулланур бераз уйланып утырды.
  —Хисапчыдан бригадирга, бригадирдан колхоз рәисенә күтәрелдем. Аннан институт, менә хәзер зур хуҗа,—диде дә Мулланур, затлы текә маңгаен сыпырып алды.—әле ялга чыгарга уйламыйм, көчем, гайрәтем бар.
  —Ярар, ярар, мактанып та җибәрдең инде. Мактанмый булмыймы?
  —Юк, Рәйхан, бу минем тормыш юлым, мин үткән гади дә, катлаулы да юл.
  Мулланур тагын сүзсез калды һәм, тирән сулыш алып, сүзен дәвам итте.
  —Сине уйлап, сиңа омтылып, синсез җанны кая куярга белми йөргән еллар... әйе, мин гомерем буе мәхәббәт эзләдем.—Мулланур кунакка таба борыла төшеп сүзен дәвам итте.—Рәйханны югалткач, аңа аз гына булса да охшаган кеше эзләдем мин. Күп хатыннар күрдем, яшермим. Берсе дә Рәйханны алыштыра алмады. Мәхәббәт бер генә мәртәбә була икән ул, мин шуны аңладым.
  —Ә хатының?—дип сүзгә кушылды тыныч кына тыңлап утырган кунак.
  —Хатын? Хатын—хатын инде ул. Яратсаң да—хатын, яратмасаң да—хатын. Балалар анасы. Зарланмыйм, минем хатын сабыр, эшчән, йорт хуҗасы... димме? Ул—башка.
  Мулланур озак кына башын иеп сүзсез утырды. Дулкынлануданмы, аның бите буйлап тире агып төште. Ул кесәсеннән кулъяулык алып битен озак-озак сөртте һәм ярымпышылдап кына тагын сөйли башлады.
  —Без Рәйхан белән бик күп еллар бер-беребездән ерак идек. Ул Үзбәкстанда, мин—монда. ә күңелләребез белән без гел бергә булганбыз. Ул да мине уйлаган, сагынган, мин дә гомерем буе аны юксындым. Без бер-беребез өчен яратылган булганбыз, тик язмыш дигән усал өермә безне рәхимсез рәвештә аерган...
  —Йә, ярый, дуслар, үткәннәрне иске төшерү—изге эш. Сезне юбилей белән котларга кирәктер бит,—диде Таһир Шакирович.
  Мулланур “Шампан“ шешәсен ачып бәллүр бокалларга шәраб койды.
  —Я, фәрештәм! Я, матурым,—Мулланур бер бокалны Рәйханга сузды.
  Таһир Шакирович кулына шәрабле бокалны алып аягүрә басты:
  —Дөресен әйтим, ничә еллар яшәп, нинди тантаналарда булып, мин беренче мәртәбә мондый юбилейда сүз әйтәм. Бу—гадәттән тыш күренеш. Нинди генә сүзләр табарга соң олы мәхәббәткә мәдхия җырлар өчен?
  Кунак күңел дәфтәреннән актарып чыгарып, күп кенә күренекле затларның, философларның мәхәббәт турындагы искиткеч матур, тирән мәгънәле сүзләрен мисал итеп китерде. Чемердәп торган шампан шәрабе аларның күңелен ачты, йөзләрен нурландырды.
  Рәйхан бераздан комод өстендә торган магнитофон төймәсенә басты. Бик матур көй яңгырый башлады. Һәм искиткеч йомшак тавыш белән яшь җырчы җыр сузды:
  —Ничә еллар үткәч,
  Онытылып беткәч,
  Очраштырдың нигә
  Син, язмыш?
  Ул төзәлгән яра
  Инде тагын яңа,
  Күзләреңдә бары тик
  Сагыш...
  Рәйхан җырчыга кушылып җырлый башлады:
  —Эзлим, сүзләр эзлим,
  Ни дип җавап бирим?
  Язмыш, моны
  Ничек аңларга?..
  Калын матур тавыш белән Мулланур да җырга кушылды. Аларның тавышлары шулкадәр бер-берсенә тәңгәл килә, гүя алар гомер буе шулай җырлап кына яшәгәннәр!
  —Инде гомер үткән,
  Без бүтәннәр икән.
  Син бит минем
  Яшьлек хатам ла...
  Җыр дәвам итте. Алдагы сүзләргә Мулланур үзе генә кушылды.
  —Син бик төрле, язмыш,
  Син бик серле, язмыш.
  Синдә минем
  Керсез үткәннәр...
  Аннан Рәйхан кушылды. Кунак җыр сүзләренең тирән эчтәлеген, нәкъ алар язмышы турында булуын уйлап тын гына утыра иде.
  ...Олы хисләр сүнми,
  Онытуны белми.
  Бер очраша икән көткәннәр...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.