Latin

Син бик серле, язмыш - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4512
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2207
37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Рәйхан Рәсимәгә карап күзләрен дә кыскалады, янәсе, сөйләмә, дәшмә, кулы белән дә ишарә ясады, янәсе, ул өйдә бит, аның алдында сөйләмә. ә тегесе әллә сизмәде, әллә сизсә дә юри күрмәмешкә салынды, такылдады да такылдады.
—Мөнирә бәбәйләгәч, Мулланур аның янына бармаган, ди! ә авылда әллә ниләр сөйлиләр. Мулланурны бит аны кыстап кына, куркытып кына өйләндерделәр...
Габделхак дәшми-нитми генә залга үтте, лап итеп диванга егылды һәм колагын торгызып тегеләрнең сөйләшкәнен тыңлап ятты.
Рәсимә дәвам итте:
—Өйләнешкәндә көмәне биш айлык булган. Дүрт ай тулар-тулмас Мөнирә сарык кебек... Рәсимә кычкырып көлеп җибәрде.
—Карале, Рәсимә! Син безгә шушыны сөйләргә дип килдеңме?—дип кычкырды Габделхак яткан җиреннән.
Бик озак ни әйтергә белми торганнан соң, Рәсимә:
—Йә, дускаем, мин киттем. Сау булыгыз,—дип китәргә ашыкты.
Рәсимә артыннан ишек ябылу белән башланды коточкыч гарасат. Өйдә аумаган чиләк, ватылмаган савыт-саба калмады.
Исерек Габделхак кырды, җимерде. Ватар нәрсә калмагач, ул Рәйханга ташланды. Рәйхан бик җайсыз диван кырыена барып төште. Габделхак аны ике кулы белән муеныннан буып алды:
—Үтерәм, үз кулларым белән буып үтерәм, менә шушында мәче кебек җан бирерсең.
Габделхакның акайган күзләре коточкыч иде, кан баскан күзләре белән Рәйханга төбәлеп дәвам итте:
—Авызыңны җәеп, селәгәеңне агызып, Мулланурыңның маҗараларын тыңлап утырасың. Сөйгәннәрен сагынып утыралар минем өемдә,—дип җикерде.
Рәйхан аның кулыннан ычкынып, хәлсезләнеп идәнгә егылды, тыны кысылды, борынына җиткән корсагы таш кебек катты, бугазына менгәндәй булды.
Ике көннән Рәйханны "Ашыгыч ярдәм" машинасы бала тудыру йортына алып китте. Ул үле бала тапты.
* * *
Авыр булса да, тормыш дәвам итте. Рәйхан шәһәрнең үзәк урамында урнашкан "Галантерия" кибетенә эшкә урнашты. Ул хәзер бөтенләй башка кешегә әйләнде. Матур җыр ишетсә дә, нәфис чәчәк күрсә дә, кошлар сайраса да, күңеле тулып, күзләренә яшь тула. Андый минутларда ул Мулланур белән булган көннәренә кайта. Ул аны оныта да, күңеленнән җуя да алмады. Онытырга, исемен искә алмаска дип ант итсә дә, яшь йөрәк үзенекен итте. Аңа әмер биреп буламыни? Кайвакыт әллә каян, күңел түреннән айкалып хәтта шигъри юллар да чыга:
—Бакчадагы гөлләрем—син,
Яшьлегемнең ямьнәре.
Тормышымның хыялы—син,
Язмышымның бәйрәме...
Шигырьме ул, юкмы, аңа барыбер. Ул шигырь Мулланур турында, алар йөрәк тибешеннән туган сүзләр.
Эшкә барганда да, кайтканда да Рәйхан ялгыз атлый, ә күңеле белән гүя Мулланур янәшә, гүя ул аның белән сөйләшә, кайгыларын уртаклаша.
—Менә, Мулланур, син дә өйләндең, улың туган... Бәхетледер инде син...
—Белмим, Рәйхан... Нәрсә соң ул—бәхет?
—Бәхет—сөю, сөелүдер ул.
—Мин, димәк, бик бәхетсез...
—Ник алай дисең? Мөнирәне яратасыңдыр бит.
—Минем күңелемдә, йөрәгемнең иң тирән урынында син, бары син генә, мин сине генә яратам.
—Юкны сөйләмә. Хыянәтеңне ничек аңлатырсың?
—Рәйхан, син елыйсың түгелме соң?
—Елыйм, кан-яшь түгәм. Барысын да сиңа сөйләр идем, син ерак. Син аңлар идең.
—Сөйлә, Рәйхан, бушат күңелеңне.
Рәйхан уйчан гына гүя сүз башлый.
—Тыңла, алайса. Кичә генә булган хәлне сөйлим. Нурсыз, ямьсез тормышымны бераз бизәмәсме дип, тәрәзәм төбенә роза гөле утырткан идем. Ул шундый тиз тамырланып, җете кызыл чәчәк атты. Һәp көн иртән хуш исен исним, күңелемә нур тулгандай була, күзләремә сөенеч яшьләре килә, шул гөлдән үземә көч ала идем. Габделхак шул роза чәчәгеннән дә көнләште. Кичә эштән кайтсам, ни күрим, гөлемнең коры төпсәсе генә тырпаеп калган. Артыма ава яздым. Чәчәге бер якта, яфраклары икенче якта идәндә аунап ята. Күзләремә ышанмадым, аптырадым, хәйран калдым. Гөлнең соң ни гаебе бар?! Яфракларын, чәчәген учыма алып, үксеп-үксеп еладым. әй, гөлкәем, нинди гаепләрең өчен болай рәнҗетте ул сине?—дидем. Менә шундый минем тормышым, Мулланур...
* * *
Тагын бер елдан Рәйхан кыз тапты. Ике тамчы су кебек үзенә охшаган кызын Габделхак та яратты, сөйде, учларына утыртып сикертте, матур-матур киемнәр алып кайтты. Ата булу хисе тудымы, ул ничектер басынкырак, тынычрак кешегә әйләнде, гүя аны алыштырып куйдылар.
Тик бу озакка бармады. Еш кына ул төнге бер, икеләрдә генә кайта башлады. Берсеннән-берсе яхшырак костюмнар тектерде. "Майский костюм", июнь, июль айлары өчен костюмнар булдырды. Эшкә китә башласа, "майский костюм"ны бир, тегене бир, моны китер, дип ваклана, көйсезләнә. Кабат ул элекке Габделхак булды да куйды.
Рәйхан, бала караучы табып, эшкә чыкты. Эштә күңеле күтәрелә, күңелдәге төерләр чишелә, кайгы-хәсрәт онытылып тора.
Беркөнне кибеткә посылка белән товар кайтып төште.
—Кызлар, карагыз әле нинди матур мендәр япмалары!—диде кибет мөдире посылканы ачып.—Карагыз әле, күз явын алырлык бит.
Рәйхан ике мендәр япмасы алды да, бәхет кошы тоткандай сөенә-сөенә өенә алып кайтты. Урын-җирне өр-яңадан җәеп, мендәрләрен кабартып, нейлон япмаларны ябып куйды. Өй яктырып, ямьләнеп киткәндәй булды. Ул ике кулын кушырып, бөтен күңелсезлекләрне онытып, сокланып үзенең караватына карап торды...
* * *
Эш сәгате тәмамлангач, үз уйларына чумып, ул урам буйлап тагын ялгыз гына атлады. Биек баскычтан күтәрелеп, өйгә керде. Чәй куеп җибәрде. әллә ничек күңеле шомланып куйды, аңа никтер өй эче караңгырак сыман күренде. Нидер җитми, нидер урыныннан кузгалган кебек тоелды. Нәрсә юк соң? Өстәл урынында, тәрәзәләр, пәрдәләр... шкаф... урын-җир... Мендәрләр. ә мендәр япмалары кая соң? Кая булганнар? Аларны мендәр өстеннән кем алган? Кая куйган?
Рәйхан мендәр япмаларын эзли башлады, карават астына иелеп карады, комод тартмаларын тартып-тартып, андагы чүпрәк-чапракны кузгатты. Бер җирдә дә нейлон япмалар юк иде. Кара коелып Габделхак кайтып керде.
—Мендәр япмалары юкка чыккан. Син алып каядыр куйдыңмы әллә?—диде Рәйхан тыныч кына.
—Утка яктым, мичкә ыргыттым,—диде Габделхак дорфа гына.
—Мине дә утка ташлыйсың калды инде,—диде Рәйхан үрсәләнеп һәм караватка капланып елый башлады.
Габделхак ашык-пошык киенеп, каядыр чыгып китте. Рәйхан бераз тынычлангач, кызы Энҗене алып кайтты. Су җылытып, бала күлмәкләрен юып элде. Бишек җырлары җырлап, кызын йоклатты. Утны сүндереп үзе дә урынга ятты. Күзенә йокы кермәде. Тәрәзәдән мөлдерәмә тулып, балкып ай карап тора иде. Кинәт Рәйхан сикереп торды. Тагын Әнисә апасының сүзләре исенә төште. Тулган айга карап...
Гүя ул яшьлегенә кайтты. Мулланурны ул каргый алмаган иде. Каргарга теләмәде, йөрәге кушмады.
Ул тәрәзә янына килеп, тулган айга карады. Бернинди икеләнүсез, йөрәген сыкрата-сыкрата, тирән рәнҗеш белән күз яшьләре аша каргый башлады.
—И, Ходаем, ишет ялваруларымны... Кара каргышым иясен тапсын, ул Габделхак дигән явыз булсын. Матурлыкка бәя бирә белмәгән, хәтта күрә алмаган бу мокытны каргыйм, күр, ишет, Ходаем. Мин барыбер аның белән яшәмәячәкмен, килер бер көн, мин аннан котылырмын. Ул башка минем чәч бөртегемне дә, керфегемне дә күрә алмас, бер күрергә тилмерер. Теләгем шул: миннән соң матурлыкны аңламаган, сукыр, чукрак, аксак, бөкре хатын белән гомере үтсен! Бар байлыгы җилгә очсын! Соңгы көне хәерчелектә үтсен!
* * *
Беркөнне Рәйхан эштән кайтышлый Һәдия апасы янына керде. Апасы кичке өстәл әзерли иде, тәлинкәләргә салып, мичтән яңа чыккан вак бәлешләр китереп куйды.
—Әйдә, сеңелем, утыр, өеңдә әле пешкән ризыгың юктыр,—диде.
Рәйхан апасына үзенең сөенечен сөйләргә ашыкты. Бәлеш ашый-ашый алар бераз серләштеләр.
—Трюмо алдым, апа, кредитка, өй эче яктырып, матурланып киткәндәй булды. Тумбочкалы, калын пыяласының читләре сырлап эшләнгән, бик матур.
—Куанычлы әйбер булсын. Кияү ошаттымы соң?
—Аңа нәрсә? Ул әйбер алганны бик яратмый, акча җыя, кием тектерә. Мин үз акчама алдым, кредитка, үзем түләячәкмен. Энҗегә бик ошады. Яныннан да китми, мәктәпкә китәр алдыннан бөтерелә генә. әйдә, апа, безгә, күреп китәрсең.
Һәдия яңа алган трюмоны барып карарга булды.
Капка төбендә күз яшьләренә манчылып, үксеп, Энҗе басып тора. Ул әнисен күрү белән, ашыгып, аңа таба йөгерде.
—Әйдә, әни, тизрәк, өйдә что творится!—дип әнисенең кулына килеп ябышты.
—Тагын нәрсә булды?
—Кергәч күрерсең, анда папа котыра.
Биек баскычны йөгереп менеп, Рәйхан ишекне ачып җибәрде. Ни күрсен: идән тулы көзге ватыклары, Габделхак котырган ерткыч җанвар кебек, тешләрен шыгырдата-шыгырдата, ах-вах килеп, көчәнә-көчәнә, калын табанлы итекләре белән көзге пыялаларын таптый, сыта, тибеп-тибеп җибәрә. Пыяла ярчыклары әле өстәл өстенә, әле урын-җиргә барып төшә, стенага барып бәрелә.
—Син нишлисең, Габделхак!—дип кычкырды Рәйхан.—Нишләвең бу? әллә котырдыңмы?
Габделхак шашкан күзләрен акайтып, Рәйханга карап алды да, тагы да кызуланыбрак көзге ватыкларын изә башлады. Үзе бертуктаусыз:
—Менә сиңа! Менә сиңа! Менә сиңа көзге! Менә сиңа чибәрлек!—дип акырды.
Рәйхан, ишектән өй эченә узарга теләп, бусаганы атламакчы булды. Ул арада бу мәхшәрдән коты очкан Һәдия Рәйханның кулыннан тотып алды һәм артка сөйрәде.
—Син нәрсә? Юләрләндеңме? Кая керәсең? Ул хәзер синең башыңны өзәчәк, шушы пыялалар кебек сытачак бит!—дип өзгәләнде.
Чыннан да, бу тетрәндергеч күренеш эченә керү үзе зур хата, төзәлмәслек фаҗига белән бетү мөмкинлеге көн кебек ачык иде.
Һәдия Энҗе белән Рәйханны үзенә ияртте.
—Тизрәк, тизрәк, әйдәгез, китик,—дип кабатлады.
Рәйханның Габделхак белән яшәгән елларда күргән җәбер һәм кыйналулардан елап инде күз яшьләре гүя агып беткән, бу юлы ул еламады, аның бәгыре каткан иде.
* * *
Ул китәргә, мөмкин кадәр ераграк китәргә, дигән фикергә килде.
—Апа,—диде Рәйхан,—мин Казанга китәргә уйлыйм. Бер баланы ничек тә туйдырырмын.
—Казанга?—дип гаҗәпләнде апасы.—Казаннан барып тапмас дисеңме? Ул икенче көнне үк артыңнан килеп җитәчәк, юхаланачак, ялыначак. Син тагын җебеп төшәчәксең. Ничә мәртәбә тасма теленә ышанып кайттың, гомереңне саттың. Китсәң, ераграк кит.
italki
—әнием, әйдә, еракка, еракка китик,—дип, анасының муенына асылынып елады Энҗе.
Рәйхан уйга калды. Кая китәргә? Кеме бар соң аның? Канаты астына сыендырырлык беркеме дә юк. Ул атасыз ятим үскән, бала карап җәберләнгән, кан-яшь тулы үсмер елларын исенә төшерде.
Олы апасында бала караганда булды бу хәл. Көз иде, сулар чираган чак. Ишек алдында таста түгелми калган су туңган иде. Олы апасы Рәйханны гаепләде:
—Су калган таста! Тасның төбе төшсә! Ник түкмәдең? Ник калдырдың?—дип Рәйханның аягына бик каты китереп типте. Рәйхан аягы авыртуга түзә алмыйча, елый-елый икенче аягында сикергәләде дә, баскычка барып утырды.
—Тор, нишләп утырасың?—дип тагын башына китереп сукты.
Кичкә Рәйханның аягы гөбе кебек шешеп чыкты. Авыртулардан елау авыр, әмма рәнҗетелүдән күз яшьләре бигрәк ачы икән...
* * *
Рәйхан, кайчандыр Урта Азиягә китеп, берничә ел аннан хатлар, котлаулар җибәреп яткан Маһирә исемле бер танышын исенә төшерде. Ул хатларында җылы якларны бик мактап яза иде: эш күп, тормыш яхшы, урамнарда җимеш агачлары үсә...
Дөрес, бу хатлар, котлаулар туктаган иде инде. Шулай да Рәйхан кәгазьләр арасыннан Маһирәнең адресын табып, аны сөйләшүгә чакырып, телеграмма сукты...
* * *
—Алло, Фирганә, Фирганә!
—Әйе, бу мин—Маһирә. Телефонда кем? Рәйхан, синме? Син кайдан?
Рәйхан сүзен әйтә алмады, яшьләренә тыгылды, теле тотлыкты. Һәдия Рәйханның кулыннан телефон трубкасын алды да, кыскача гына Рәйханның хәлен аңлатты, Фирганәгә, аның янына юлга чыгарга ниятләвен әйтте.
Фирганәгә поезд бик иртә килеп җитте. Энҗене җитәкләп, икенче кулына зур чемодан тотып, Рәйхан Лиза Чайкина урамын эзләп тапты.
Маһирә әле эшкә китмәгән иде. Алар бик җылы күрештеләр, кочаклаштылар, елаштылар.
Менә шулай яшьлеген, Мулланурын, авыр кайгыларын туган якларында калдырып, Рәйхан бу таныш түгел җиргә килеп чыкты. Ун-унбиш көн дигәндә, авырлыклар белән эшкә урнашты, ниндидер яңача җилкенү белән эшли башлады. Яңа шөгыль, яңа кешеләр, яңа танышлар.
Башта аңа монда бик кызык кебек тоелды. Ул үзендә өлгерлек, кыюлык, хәтта бераз хәйләкәрлек, әрсезлек сыйфатларын да ачты. Эчтән генә горурланып та куйгалады. Дуслары күбәйде, мактау сүзләре ишетте. Ул бүтән бервакытта да үткәннәрне искә төшермәскә, Мулланурны да бөтенләйгә онытырга булды. Әмма бу халәт озакка бармады. Рәйхан бик еш үзендә эчке сызлану, өзгәләнү сизә башлады, кайвакыт аны коточкыч сагыш яулап ала, ә бу күз яшьләренә сәбәп була. Бу хәлдән котылу өчен ул әллә ниләр кылырга әзер иде. Күңел бушлыгыннан, ризасызлыктан ул мондагы матурлыкны күрми, җимешләрнең хуш исен тоймый, җылысында туңа, кичләрен моңая, көндезләрен сыкрана, төннәрен саташа башлады. Ул бернигә гаҗәпләнми, аны бер нәрсә дә сөендерми. Кайчак үзенең бу халәтне җиңәрлек көче калмаганын тоеп, куркуга кала, бушлык сөремен берни дә юкка чыгара алмас кебек тоела башлый.
Иртәләрен уй-теләксез генә уяна, ашык-пошык чәй капкалап эшкә чаба, эшен теләр-теләмәс кенә башкарып көн уздыра. Ярый, кызы, Энҗесе бар. Ул аның белән кичләрен китап укып, дәрес хәзерләп, бераз күңелен тынычландыра.
Илдә чакта ул юк-юк та Мулланурны очрата, берничә генә минут сөйләшеп тора, шушы минутлар да аның өчен зур юаныч була иде. Ул өзелеп Мулланурны сагына, аны бик еш төшләрендә күрә.
...Мулланур аның янына килгән, имеш.
—Гафу ит, Рәйхан, күптән синең яныңа килергә җыенам, тик нидер тота, нидер җибәрми,—ди.
Рәйхан аны куа:
—Бар, кит, күземнән югал. Минем бу көнгә калуыма син генә гаепле,—дип кычкыра.
—Кума, Рәйхан, кума. Син бит мине әле дә яратасың, сагынасың. Кума, ялгышма, үкенерсең. Яратасың бит, яратасың...
Мулланур аны үбә, имеш.
—Яратам, яратам!..
Рәйхан елый башлый, имеш...
Рәйхан уянып китте. Күзләре яшьләнгән, йөрәге дөп-дөп тибә, үзе шыбыр тиргә баткан. Ул кызы Энҗегә таба борылып, йоклаган баланы кочаклап, төшендә түгел, өнендә, төн караңгысында яшеренеп, бик озак елап ятты. Байтак кына күз яше түккәч, тагын йоклап китте.
Ул уянып, өйдәге тынлыкны тыңлап, йөрәк тибешен ишетеп, кузгалмыйча бераз ятып торды. Тәне һәм җаны искиткеч киеренке халәттә, тагын нигәдер борчыла башлады. Менә хәзер ишеге ачылыр да, кояш нурларына уралып иң якын кешесе—Муллануры килеп керер сыман тоелды.
Тукта, төшендә ул аны күрде бит. Ничек итеп күрде әле ул аны? Менә шушында гына басып тора иде түгелме? Әйе, әйе. Ул аны куды, кит, күземә күренмә, диде, хәтта кычкырды.
әллә кайда, күңеленең иң тирән җирендә яшеренеп яткан хис-тойгылары уянды да, сусызлыктан шиңә башлаган чәчәккә су бөркегәндәй, аның бөтен барлыгын ниндидер йомшак дулкын биләп алды. Ул да булмады, соңгы көннәрдә аны газаплаган эч пошу, күңел җилкенү, өметсезлекнең эзе дә калмады. Ул яткан көе генә башын борып, кояш төшкән тәрәзәгә карады. Анда да елмаеп кояш чыккандыр, бәлки кояшлы яңгыр явадыр. Аның инде бер ел рәтле-башлы яңгыр күргәне юк.
әллә соң, барысын ташлап, туган илгә кайтып китәргәме?
Туган туфракка аяк тидерсә, Рәйханга һичшиксез яңа җан иңәр иде. Китәргә! Китәргә!
* * *
Поезддан төшеп, алар Казан пристанендә пароход көттеләр. Ташбака кебек әкрен йөрүче пароходта егерме сәгать буе зарыгып, ниһаять, Рәйхан кызы Энҗе белән Алмалы пристаненә якынлашты.
Бер ел вакыт узып та киткән, тик аның туган яклары нәкъ ул киткәндәге кебек, үзгәрмәгән, гүя ул кичә генә шушы җирдән узган. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән бу текә ярлар! Җил-яңгырларда түбә калайлары уңып, ян-яклары чәрдәкләнеп беткән дебаркадер һаман шул ук икән. Кыя ташка язылган "Саша+Маша" дигән язуны да яңгырлар юып төшермәгән, әллә кайлардан күренеп тора. Яр өстендәге тәртипсез сибелгән ярым-җимерек корылмалар, сарайлар, өем-өем бүрәнәләр, утын әрдәнәләре—барысы да нәкъ ул киткәндәге кебек моңсу һәм кызганыч.
Тик аның бер ел гомерен генә чит-ят җир үзенә йоткан, сызып ташлаган.
Бу җирдә һаман үзгәрмәс моңсу тормыш, анда аның ачы яшьлеге калган.
Ярга чыгып бастылар. Рәйхан үзенең йөрәгендә күптән онытылган җилкенү хисе, тәнендә җиңеләю сизгәндәй булды. әллә ул үткәннәренә кабат җилкенәме?
Пароходтан төшүчеләр бик аз булды, төштеләр дә, кайсы кая сибелделәр.
Пристаньгә йөри торган кечкенә автобуска этешә-төртешә кереп утыргач, Рәйхан тәрәзәдән карап тирә-якны күзәтте, болын, түгәрәк-түгәрәк таллыклар, ватык көзге ярчыклары кебек сибелгән вак-вак күлләр, Чулман буендагы киң комлыклар аның күңелен дәртләндерде. Нинди хозурлык аның туган ягында! Ул моннан соң беркая да китмәскә, гомергә туган-үскән җирендә калырга дип күңеленә беркетте. Ул арада әллә каян болыт чыгып, автобусның тузанлы тәрәзәсен юа башлады.
—Әнием, нинди яңгыр!—диде Энҗе.
Ул теге якларда яңгырны да сагынган, күрәмсең.
—Әйе, кызым, туган якның хәтта яңгырларын да сагындык шул без.
* * *
Рәйхан туган-үскән җиреннән беркая да китмәскә ничек кенә антлар эчмәсен, барыбер анда озак яши алмады. Яхшы гына фатирга урнашып, кыш өчен утыннар әзерләп, кистереп өйде, эше якын гына иде. Тик ул кайту белән бер генә көн дә тынычлык күрмәде.
Габделхак һаман өйләнмәгән. Беркөнне Рәйхан янына кибеткә Габделхакның сеңлесе килеп керде. Аны-моны караштырып йөргән, хаклар сорашкан булды, аннан Рәйхан эшли торган бүлеккә килеп, аның сатып алучылардан бераз арынуын көтеп, сүз башлады:
—Күптән кайткансың икән, Рәйхан. Күзгә-башка чалынмадың. Кереп чыгар идең. Хәл-әхвәл сорар идең.
—Сорашкан, белгән кадәресе дә хәттин ашкан, әминә.
—Абый элеп киптергәндәй булды инде, син димәгән сәгате, сине искә алмаган көне юк. Эчә башлады.
—Эчә башлады!? Эчүен ташлаганы булдымы соң аның? Сүз сөйлим дип сөйлисеңме, әминә?
—И, Рәйхан, син аны күрсәң, жәлләр идең. Саташа хәзер, ялгыша башлады. Гел синең исемеңне атый, "Рәйхан!"—дип кычкырып җибәрә, "Син кайда? Китәрмен дә, кискән тырнагымны да күрмәссең, дигән идең, син кайда?"—дип сөйләнә, саташа. Кайт аның янына, бөтенләй юләрләнмәгәе, үзенә кул салыр, үләр дип куркабыз.
—Андый кешенең яшәмәве яхшырак, әминә. Минем аны күрәсем дә, беләсем дә килми. Соңгы сүзем шул: миңа андый сүзләр сөйләргә башка килеп йөрмә,—диде дә, Рәйхан эчке якка кереп китте.
Габделхак үзе дә әле Рәйхан эшли торган кибеткә, әле кичләрен аның фатирына килеп, аны акылына килергә, баланы ятим итмәскә өнди, ялына-ялвара.
—Ялынма, Габделхак, ялынма, юхаланма. Мин синең сүзләреңә, ялган вәгъдәләреңә күп ышандым. Ышандым да, күпме гомеремне синең белән саттым, сәламәтлегемне бетердем. Менә бу экземалар—син канечкечнең бүләкләре.
—Бала хакына, Рәйхан!
—Бала ятим булмас, мин аны ятимлеген сизмәслек итеп үстерермен, бөтен көчемне биреп укытырмын, кеше итәрмен. Беләсеңме, ул синнән киткәннән бирле бер мәртәбә дә сине искә алмады. Аңа син кирәк түгел, ерткыч ата түгел, чын ата кирәк.
Рәйхан инде нигә кайтканына үкенә башлады. Ул туган җир дип ah итүенең, яшьлек хисләренең мираж гына булуын аңлады. ә Габделхак белән бер шәһәрдә яшәп, аның Рәйханны тынычлыкта калдыруына исәп тоту мөмкин түгел. Ул булган юк-барны бер чемоданга тутырды да, кызы Энҗене алып, тагын озын юлга чыкты. Китәргә, башка кайтмаска! Ул тагын дүңгәләк кебек җил-давыл шаукымы белән җылы якларга китеп барды.
* * *
Рәйхан кабат Фирганә шәһәренә килде, тагын зур авырлыклар белән кибеткә урнашты. Аның тормышы җиңеләймәде, сагыш-кайгылары бетмәде, күз яшьләре кипмәде. Ул үзенең үткән гомерен тагын искә төшерә. Кечкенә утраучык булып калган Мулланур белән булган көннәр искә төшә. Ул әле елмая, әле ерак-еракларга күзен текәп, уйга чума. Ялгыз калуының сәбәпләрен эзли, кайда, кайчан язмыш хатасы җибәрелгән? Ул шул сорауга җавап эзли. Сагыш, әрнү, кемгәдер үпкә—барысы бергә буталып, күз яшьләренә сәбәп була. Ул мендәренә капланып, үксеп-үксеп елый башлый. Ул үзенең яшьлек хаталары өчен, Габделхак белән язмышын бәйләгән өчен ачы үкенү хисе белән бәргәләнә. Ул фәкать Мулланурны сагына, аның белән бергә булса, мәхәббәт тулы тормышта яшәр иде кебек тоела.
Менә бүген дә шулай булды. Ул эштән кайтты, өстен алыштырды, яраткан җиңел зәңгәр чәчәкле халатын киде һәм чәй куеп җибәрде. Энҗесен кочаклап үпте, ашатты, дәрес хәзерләтте, йоклатты да, Рәйхан озын караңгы төн белән ялгыз калды. Фотоальбомын кулына алып, тагын Мулланурның рәсеменә карады. Ул яшь каен күләгәсендә, каядыр уйчан караш ташлап, басып тора. Тере кебек, менә кузгалыр да Рәйханга таба атлар кебек. Их, Мулланур! Ниләр эшлисең икән хәзер? Рәйханны оныткансыңдыр инде син. Кайтты, бер генә мәртәбә дә күрә алмады бит. Син кайда идең соң?
Гомере буе ул хатирәләр белән генә яшәр микәнни? Үткәннәре исенә төшеп, бертуктаусыз аны эзәрлекләп, тынычлыгын алырмы? Рәйхан җансыз рәсемгә үзенең коры иреннәрен тидереп алды. Аның шушы минутта Мулланурның күкрәгенә сыенасы килде. Тик ничек кенә теләк көчле булмасын, гомер арбасын кире борып, язмышны үзгәртеп булмавын аңласа да, ул шул хисләрнең аның көннәрен матурлавына сөенде. әле ярый, аның юлында кыска гына вакытка булса да ул очраган. Югыйсә, нәрсәгә куаныр иде, нәрсәне җылы итеп исенә алыр иде? Аның күңеле йомшап китте, йөрәге тагын әрни башлады. Еллар уза, ә аның киләчәге билгесез. Өметсезлек шундый чиккә җитте, ул үз-үзен белештерми тагын үксеп елап җибәрде...
* * *
Рәйхан эшли торган кибеттә эшләүче җыйнак гәүдәле, бик өлгер, сөйләшергә ярата торган җыештыручы хатын Сания менә ничә көннәр инде Рәйханга сүз ката алмый йөрде. Бу беркемдә дә кабатланмаган сөрмәле, уйчан, серле күзләрне аның кайдадыр күргәне бар, күргәне бар, тик кайда, кайчан? Шуны искә төшерергә теләп, ул бөтен гомер юлын күз алдына китерде. Кайда гына соң? Кайчан? Шул сорау бер генә минутка да аңа тынычлык бирмәде. Күргәне бар! Менә бүгенгедәй, якында гына күргәне бар.
Сания таяк башына чорнаган чүпрәген арлы-бирле таш идәннән сөйрәп, башын иеп әле бер, әле икенче якка таба үтте дә, түзмәде, Рәйханга якын ук килеп сүз башлады:
—Карале, сеңелем, мин сине моңарчы кайдадыр күргәнем бар бит,—диде.
—Белмим шул, Сания апа,—диде Рәйхан уңайсызланып.
—Кайда гына күрдем соң мин сине? Һич исемә төшерә алмыйм бит.
—Безнең Алмалы шәһәрендә булганың юкмы соң?
—Юк, булганым юк. Ул якларга аяк та басканым юк.
—Минем дә бу якларга беренче килүем.
—Карале, сеңелем, әтиең, әниең кайсы яклардан соң синең?
—әтием Алмалыдан ерак түгел авылдан, әнием Кайбыч дигән районнан. Синең ул якта булганың юктыр шул, Сания апа.
Саниянең күзләре очкынланып китте, ул ашыга-кабалана:
—Кайбычтан, дисеңме? Кайсы авылдан?—дип кычкырып җибәрде.
—Кошман дигән авылдан.
—Соң аны нигә әллә кайчан әйтмәдең? Мин дә Кошманнан бит. Кемнәрең бар анда? Кайтканың бармы ул якларга?
—Туганнар бар. әнинең энесе Миргалим абый...
—Миргалим, дисеңме? Укытучы Миргалимме?
—әйе, Миргалим абый укытучы булган, Кошманда укыткан.
—Менә, менә. Синең күзләрең нәкъ менә Миргалим абый күзләре. Шундый ук очкынлы, якты, сөрмәле. Ул шул күзләре белән керфекләрен сирпеп бер караса, кызлар һуштан язалар иде,—Сания кеткелдәп көлеп җибәрде...—Мин бит Миргалим абыйда укыдым, җаным. Миргалим абый күзләре инде, бәгырькәем.
—Ә син үзең бу якларга ничек килеп эләктең, Сания апа?—дип сорады Рәйхан.
—Мин күптән инде монда, җаным. Ирем сугышта һәлак булды. Җанымны кая куярга белми йөргәндә, бу яклардан Кошманга туганнар кайттылар. Кызым Гөлсинәне ияртеп, ике дә уйламый, шулар белән авылдан чыктым да киттем.
Бу сөйләшүдән соң Сания Рәйханны туганы кебек якын итте.
Беркөнне ул Рәйханга тагын сүз кушты:
—Карале, сеңелем Рәйхан, карап-карап торам да, сине жәлләп куям. Кибеткә кергән hәp ир синең яныңда туктала, ашардай булып карый, җаныңа тия, селәгәен агыза, кайчак шушы таяк белән сылыйсым килә. Чибәр булу да бик читен икән, дип куям. Шул шакшы ирләрнең корбанына әйләнүеңнән куркам, җаным. Кара инде теге "Волга" йөртүчене. Килмәгән көне юк, кабып йотардай булып сиңа карап тора, менә гел юлбарыс инде, күзләре яна, йөзе комачтай кызарып бүртенә.
Рәйхан үзе дә моны күрә. Ул мондагы мут күзләрне, ыржаеп торган озын сары тешләрне, елык-елык иткән кап-кара чәчләрне, тир белән керләнгән сырлы муеннарны күрә алмый, җене котыра, ачуы чыга.
Әмма ул сатып алучыга елмаергә тиеш, кара коелырга ярамый. Эшләргә кирәк, яшәргә, бала үстерергә, фатирга түләргә акча кирәк.
Кай көннәрдә, бер дә уйламаганда, күңеленең әллә кайсы киртәләре эченә яшеренгән, инде онытылып, югалып бара торган уй-хисләре тагын баш калкыта. Ул кешеләрнең йөзендә Мулланур чалымнарын эзләп иза чигә. Сагыну, саргаю аны соңгы чигенә җитеп газаплый.
Беркөнне шулай, арып эштән кайтканда, ул алда бара торган бер кешене Мулланурга охшатып, үзе дә сизмәстән, "Мулланур!" дип дәште. Ир борылып карамады. Мулланур булса, сискәнеп борылыр иде, елмаер иде. Ул түгел. Шуңа да карамастан, Рәйхан, аруларын онытып, аның артыннан атлады да атлады. Нәкъ шундый ук базык гәүдә, киң җилкә, юанча нык муен, тырпаеп торган колаклар. Атлавы да нәкъ аныңча, салмак, ышанычлы, ныклы, горур адымнар. Ул үзен Мулланур артыннан баргандай хис итте, тик теге ир тукталышта автобуска кереп күздән югалды...
* * *
Сания Рәйханны туганы кебек күреп, еш кына кызы Энҗе белән үзенә кунакка чакыра. Алар төннәр буе серләшәләр, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашалар.
Шундый очрашуларның берсендә Сания белән Рәйхан ничектер озак кына сүзсез утырдылар. Һәркайсының башында үз уе иде. Шулай да Рәйхан бүген үзен бик бәхетле хис итте. Сания апа аңа чын дус, якташ, сердәш, туган якның бер якты шәме сыман тоелды. Еш кына аның күңелен уйлар шундый итеп чорный, икеләнүләр, борчылулардан ул шундый арый, алардан ничек котылырга, бушанырга белми газаплана.
Кайчакта кем беләндер парлап урамнар урыйсы, яки менә бүгенге кебек сүзсез генә утырасы килә.
Ә Сания үзенең сүзен ничек башларга белми: үпкәләтмәмме, рәнҗетмәмме, ачуланып кайтып ук китмәсме? Ул сүзен башлый, уйларга чумган җиреннән Рәйхан сискәнеп китеп, аңа туры карый.
—Карале, Рәйхан җаный, тыңла әле мине, рәнҗемә, үпкәләмә, күрәм: үзең чибәр, үзең акыллы, җитез, эшчән, ни гомер инде япа-ялгыз гомер сөрәсең. Яраткан кешең юк, сердәшең, дустың, димме.
—Син, Сания апа, минем турыда әле бик аз беләсең, йөрәгемнең кем дип тибүен дә, кемгә гомерлеккә табыныр дәрәҗәдә гашыйк икәнемне дә белмисең.
Шунда Рәйхан үзенең бердәнбер тыңлаучысына берни дә яшермичә үзенең Мулланурны, фәкать Мулланурны гына яратуын һәм аның белән булып үткән катлаулы мөнәсәбәтләрен сөйләп бирде, бөтен күңелен ачып салды.
—Менә, җаным, Мулланурыңны оныту өчен сиңа кияүгә чыгарга кирәк,—диде Сания.
—Кияүгә? Кемгә?—дип кычкырып көлде Рәйхан.—Үзбәккәме? Теге "Волга" йөртүчегәме? Кемгә? Юк инде, Сания апа, мин сөю-мәхәббәтсез, күземне йомып бер мәртәбә упкынга ташландым. Мин ул хатамны башка кабатларга теләмим. Сөймәгән кеше белән яшәүнең нәрсә икәнен мин бик яхшы беләм. Сөттә пешкән, суны да өреп каба, диләр бит.
Сания әле серне чишәргә ашыкмады. Ул әллә кайчан инде Ташкент шәһәрендә яшәүче туганы Шәмседохага хат юллаган иде. Хатында ул Татарстаннан баласы белән бик яхшы бер хатын килүе, үзе эшли торган кибеттә эшләве турында язган иде.
Шәмседоха Корбан гаете уңаеннан Сания белән Рәйханны үзләренә кунакка чакырды. Белмәгән кешегә тора салып кунакка бару әллә ничек кыенрак тоелса да, туган якларны сагыну, ямансулау, эч пошулар бераз онытылып тормасмы, дип, Рәйхан риза булды.
Аларны поезддан төшүгә бер егет каршылады. Ул такси белән килгән. Рәйхан егетнең аксыл-көрән төстәге ыспай дҗемперы аша күзгә ташланып торган киң җилкәләрен һәм тыгыз мускулларын чамалады. Туры бәдәнле, куе кара чәчле, кара күзле бу егет Рәйханга үзен артык нык кызыксыну белән күзәтә сыман тоелды. Егет Рәйханга кулын сузды:
—Күрешик, минем исемем—Шәүкәт,—диде.
Рәйхан кыенсынып кына аңа кулын бирде:
—Рәхмәт, мин—Рәйхан.
Шәүкәт кечкенә Энҗене иң беренче итеп таксига кертеп утыртты, аннан хатыннарга дәште:
—Уңайлап, жайлап утырыгыз, юл ерак...
Сания белән Рәйхан Ташкентта өч көн булдылар. Иксез-чиксез, гөрләп торган Ташкент базарын карадылар, бер кичне циркка бардылар. Корбан гаете үткәч, кабат Фирганәгә юл тоттылар.
Уйламаганда, көтмәгәндә Рәйхан Ташкенттан, Шәүкәттән хат алды. Вак кына хәрефләр белән язылган тулы бер дәфтәр бите. Рәйхан бу хатны зур кызыксыну белән укып чыкты да, кычкырып көлеп җибәрде. Нәрсә дигән бу:
"Бәхетсез язмышымда бер бүләк", "кызың да бик ягымлы", "үзең дә бик чибәр"...
Хатны кабат укып тормады, чөнки хаттагы күп кенә сүзләр аның ачуын чыгарды: "кайчан очрашабыз", "зинһар, кире какма", "без бергә булырга тиеш"...
Рәйхан яшь вакытта Мулланурдан алган беренче хатын искә төшерде. Аның хаты гел шигырьләр, җырлардан гына иде. Нинди җырлар иде соң әле ул? Рәйхан озак уйлады. Мулланурның бер генә җыры хәтерендә калган булып чыкты:
—Биек тау башына менеп
Чечең тарасаң иде.
Йөрәгемнең янган җирен
Ярып карасаң иде...
Их, Мулланур! Менә син бүген Рәйханның йөрәгенең янган җирен ярып карасаң иде. Күрер идең анда нинди ялкын, нинди яра барын. Сине бер генә күреп сөйләшер иде, серләшер иде. Сорар иде: Шәүкәтнең хатына ни дип җавап бирим? әйт, Мулланур, дияр иде...
Ул кичке тынлыкны тыңлап бик озак утырды да, моңлы итеп әкрен генә җырлап җибәрде:
—Өй алдындагы бакчадан
Өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек
Чит җирләрдә берүзeм...
Шәүкәткә җавап хаты язасы урынга, ул кайчандыр эче пошкан минутларда күңел нурын, сагышларын тапшыра торган көндәлек дәфтәрен кулына алды. Ул бу дәфтәргә күбрәк өзелеп юксынган мизгелләрдә теленә килгән сүзләрне язып куя иде. Дәфтәр битләрен актарып укый башлады:
"Көндезләрен сагынып уйланам,
Төннәремдә күреп уянам,
Сагынам юлларда барганда,
Сагынам ялгызым калганда.
Сагынам, чөнки бик яратам.
Сагынмый булмый шул яратсаң..."
Менә берничә генә көн элек язылган юллар:
“Минем күңелдә көчле мәхәббәт канат кага, Мулланурым, мин сине генә яратам. Җаныма никадәр сөю сыйса, шулкaдәр яратам. Син минем күңелемә яшен уты булып, күкрәгемне яндырып кердең. Без бер-беребез өчен генә яратылган.
Яшем узды инде диеп
Ник әле көенергә?
Беркайчан да соң түгел бит
Сөяргә, сөелергә."
Шушы юлларны укыгач, ул тагын каләм алды һәм дәвам итте:
“Синнән еракларга китүемә инде ничә еллар. Тик тормышымдагы үзгәрешләр сиңа булган мәхәббәтемне үзгәртә алмады. Мин кайда—син шунда булдың. Шәүлә булып түгел, нур булып, җылылык, ялкын булып син минем гел янәшәмдә яшисең. Мин сине тоям, сиземлим. Миңа башка кеше кирәкми".
Әллә каян шигыре дә телгә килде:
"Үкенечле мәхәббәтем—
Әрнүләрем ачысы.
Бик еракларга аерган
Безне язмыш кайчысы".
* * *
Көн әллә нишләп бик озак үткән кебек тоелды. Рәйхан төштән соң бөтен рухын ашкындырып торган яшьлек көннәрен хәтеренә төшерә-төшерә бер елмаеп, бер моңаеп, кибеткә керүчеләргә теләр-теләмәс кенә хезмәт күрсәтте. Аларның әрсез күз карашлары аны тәмам туйдырган, гүя ул берни күрми, исе дә китми.
Кинәт ул бөтен күзәнәкләре белән ерактан очкынлы, үтәли тишә торган карашны тойды. Тойды, ләкин күзен күтәрмәде, борылып карамады. әмма шул карашны күтәрә алмыйча, тәне чымырдап, кулы калтыранып куйды. Битарафлык күрсәтеп, озак кына үз-үзе белән тарткалаша торгач, түзмәде, теге якка борылды. Аңа ниндидер таныш күзләр текәлгән иде.
Рәйханга куркыныч булып китте. Кем соң әле ул? Кайда күрде ул бу коңгырт моңсу күзләрне?..
Ул эшләвендә булды. Тик аны алыштырып куйганнар иде. Уйлап-нитеп тормый гына әйбер үлчәде, акча алды, санамый гына тартмага салды. Гүя ул бу минутта кибет сатучысы түгел, дрессировщик кулындагы кечкенә җәнлек, аңсыз рәвештә ул кушкан әмерне үти, хәрәкәтләнә, хәрәкәтләр төгәлме, түгелме, анда аның эше юк.
Рәйхан тагын борылып карады. Бу юлы ул күзләрне генә түгел, елмайган иреннәрне дә шәйләде. Кара каш һәм куе кара чәчләр аны аңына китерде. Бу бит—Ташкенттагы танышы, аңа хат язган Шәүкәт. Аңа, чыннан да, томырылып, гашыйк күзләре белән Шәүкәт карап тора иде.
Рәйхан тирәсендә сатып алучыларның азаюын көтеп торды да, Шәүкәт бөтен кыюлыгын җигеп аның янына килде.
—Саумы, Рәйхан...
Рәйхан аңа елмаеп җавап бирде.
—Әйдә, Рәйхан, яп кибетеңне. Мин сине алырга килдем,—диде.
Рәйхан тиз генә кулындагы сәгатенә карап алды, кибетне ябарга иртәрәк иде әле.
—Юк, Шәүкәт, мин кибетне иртә яба алмыйм, әле егерме минут вакыт бар.
—Безне көтәләр.
—Кем көтә, кайда көтә?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Син бик серле, язмыш - 4
  • Büleklär
  • Син бик серле, язмыш - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4443
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2146
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4512
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2207
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3145
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1574
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.