Latin

Шушымы Дүртенче «А»? - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4471
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2230
35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Беренче сентябрьнең килеп җитә, җәйге ялның сиздерми генә төкәнә баруы безнең оч малайларының котын ала. Тагын мәктәптә укулар, ялыктыргыч дәресләр башлана инде. Кешегә әйтергә дә оятлы була торган билгеләр куя башлаячаклар. Мин аларыннан курыкмыйм да кебек. «Бишле»гә үк укымасам да, «дүртле»дән сирәк кенә төшкәләп, «көчле өчле»ләрне дә алгалап куйгалыйм. Әмма күрше малайлары һай интегәләр дә соң. Шул «икеле»ләре белән аптыраплар бетәләр.
— Дәрес — кызык нәрсә түгел!— ди Вазыйх.
Мин дә аның белән килешәм:
— Шуны кызыклы итеп булмый микәнни?
Дустым үзенең чикләвек борынына күрсәтә:
— Моның өстенә күзлек тә утыртырлык түгел, ичмасам! Белемлерәк булып китмәс идемме?
— Әнә Гомәрнеке озын, аңа карап барыбер күзлек кимәячәк!
Без өчебез дә: Вазыйх та, Гомәр дә, мин дә — быел дүртенче сыйныфка барачакбыз. Башлангыч мәктәпне бетердек инде!
Безгә Түбәнләшәү һәм Сарайлы-Бикмәт авылларыннан яшьтәшләребезне китереп кушачаклар. Вазыйх белән миңа «А» сыйныфына, Гомәргә — «Б»га, ди. Беребез дә каршы түгел. Ничек теләсәләр, шулай кыландырсыннар, укытучыларыбыз бит алар, белеп-уйлап эшли торганнардыр. Әмма шунысы да бар: «А» белән «Б» һичбер вакытта да дус булмаячак. Һаман да аларны үзара ярыштырачаклар, чагыштырачаклар, ә без — сугышачакбыз. Әнә Вазыйхның абыйсы Барий һәм Гапсаттарныкы Такташ та «А»да укыйлар, ә Җабир — «Б»да. Бездән ике генә сыйныфка өстеннәр. Җабирга һаман да эләгә тора, әле Барий, әле Такташ кыерсыталар үзен. Аны кызганып, элекләрне бәләкәйләр яклый торган идек, хәзер безнең дә «А»да буласы билгеләнгәч, аңа кырын күз белән карый башладык. Гомәргә дә моннан соң тынгылык тәтемәячәк. Бездән инде хәзер үк курка башлады ул. Нинди генә сүз чыкса да мин Вазыйх яклы булып алам, ул да шулай эшли: аркадашлык итә. Ә Гомәр дөрес сүз әйтсә дә, уйлап та бирмибез, ялганчыга чыгарабыз. Моны шулай кирәк дип абыйлар белдереп үстерделәр, башкача эшләү хаталы гамәл икәнлегенә һичбер шигебез юк.
— Әйдә балыкка барабыз, бүген кызылканатлар яхшы чиртергә тиеш! — дибез, көнне ничек уздырачагыбыз хакында киңәшләшеп.
Гомәр үз ягына каера:
— Юк ла инде... Ындыр табагына төшәбез. Анда басудан иген ташыйлар, машиналарга утырып йөрибез!
Аның тәкъдиме — яхшы, рәхәтләнеп уйнарга, дөнья күрергә, кызык табарга юл ача. Күңел шул якка каера, әмма без балыкка баруны куәтләп чыгабыз. Менә шулай! «А»лар белән «Б»лар ярышырлык түгел, белеп торсын!
Гомәрне «Б»дан «А»га күчермәячәкләр, чөнки ул — Вәлишин. Ә Вәлишинныкылар гомергә «Б»да гына укыдылар һәм укыячаклар, безнең мәктәптә аның кануны шундый, башкача була алмый.
Ә, әйе, тагын шунысы да бар бит: быел аларның казлары юләрләнгән иде. Миңа каз бәбкәләре сакларга туры килсә дә, Гомәр «трай тибеп» йөрде. Инә казларының болай юләрләнү сәбәбен пычак астына кереп чыгуыннан күрә иделәр. Имеш, әтиләре Габделхак абзый, көзлектә үк инде, ялгышлык беләнме, буталыпмы, инә казларының канатларын каерып тоткан да кар өстенә сузып салган, үткен пычагы белән муеныннан ышкып җибәрмәкче икән. Ярый әле «бисмиллаһ» әйтергә тиешлеге исенә төшкән, ул арада хатыны Өммә апа аңа ябышырга өлгергән:
— Надан тәре, исерек, әлкәш, сукыр тавык, инә казымны суясың бит, юньсез! Кемдә бар андый? Унбиш бәбкә үстерде!
Габделхак абзый күзен тәреләндереп аяк астына караса, чыннан да канатлары каерылган бу мескен кош — казларының инәсе икән.
Җәллад мәрхәмәткә килгән, инә казны аяк астыннан азат иткән. Белмәгән шул, алай ярамый ул! Инә казны бутагансың, суярга әзерләнгәнсең икән — бетте, акылыннан яза инде ул! Шулай Гомәрләрнең дә казлары юләрлеккә чыкты.
Бер-бер артлы олыдан-олы күкәйләр сала да сала икән бу. Февраль кергәндә үк башлаган, июль ахырында гына туктаган. Йөз дә егермегә үк җиткергән диме шунда? Әүвәле сөенгәннәр, аннары хәйраннар калганнар. Ә Гомәргә — рәхәт, йодрык кадәрле каз күкәен ашап чыга да әллә кем булып корсак киереп йөри, булдырган, имеш.

II
Шулай итеп, быел дүртенче сыйныфка күчәбез. Әмма дә бер оя булып өере белән йөргән малайларны тәмам аерып-бутап бетергәннәр. Хәзер инде иске дуслар белән төртешкә күчәчәкбез. Ә шулай да без әлегә дуслар, бергә йөрибез, әмма кырын-кырын караштыргалап та куйгалыйбыз: «Б»ларга ышаныч юк, имеш.
Дөньялык гүяки яратылышыннан бирле дуслык һәм дошманлыкка гына корылган сыман. Әнә бездән югарыраклар та, яшьләре һәм буйлары, көчләре һәм хәйләкәрлекләре үзләре кебек үк зур булуга карамастан, берләренә икенчеләре дошманлык итәләр, төркем-төркем бүленешеп башланган уеннары ахырга таба төртешү, хәтта кыйнашу белән тәмамлана. Хәер, кечерәкләрнең дә шулай инде ул, анысы, яшереп торасы түгел. Әмма без алар кебек үк түгел, канга батышып бетмибез. Әллә, үскәч, шулар кебек булырга туры килерме?
Элекләрне Гомәр белән Вазыйх дуслар иделәр. Кая барсалар да бергә йөрделәр. Гомәрнең әтисе күмхуҗ фермалары тирәсендә төрле җайланма-корылмаларны караштыручы механиклардан исәпләнә. Һаман да урыны — ат арбасында, ул аннан төшеп тә тормый бугай. Кайвакыт төннәрен дә шунда гына йоклый. Арбасы да киң, олы. Аты да таза. Фермалардагы механизмнар эшләвен эшләмиләр инде, анысы. Күгәреп, ватылып, җимерелеп беткәннәр. Әнә былтыр, сыер савучыларга коммунизм булачагына дәлил итеп хикмәтле үзсаугычлар кайтарткан иделәр. Чиләкләрен электрга гына тоташтырасы икән. Шунда ук сыерларны савып куя, ди. Шундый да аппарат, имештер, гаҗәепләр дә яхшы, нәкъ әмерекәнчә икән. Ни хикмәт, шуны көйләп куярга гына теләмәделәр. Ындыр табагының почмагында агач тартмаларда кыш чыкты, җәйгә таралып төштеләр. Шөрепләрен, калайларын, тимерләрен кирәк саен ала-бора торгач, чәчелеп үк беттеләр. Әле дә күгәрешеп яткан әйберләрен шул тирәләрдә очратырга була. Тимер-томыр җыючы пионерлар аларны мәктәп ишегалдына да сөйрәп китергәләгән иделәр, Габделхак абзый тавыш чыгаргач, урынына кире илткәннәр бугай. Вазыйх әйтә:
— Кайтарып куюларына, ишекләре, улаклары, чиләкләре коелышып төшкәннәр,— ди.
Әмма Гомәргә бу сүзе ошамады:
— Юк сүз!— диярәк кире какты.— Әти дә шунда булган... Нигә китердегез, дигән. Барыбер эшкә ярамыйлар инде болар дип ачуланган. Юкка интеккәннәр! Металлоломга «уптым илаһи» төяп җибәрәселәр...
Моңарчы башын гына кашып утырган күрше малае, бездән бер яшькә генә түбән Гамир яныбызга килеп утырды. Ияреп йөрүенә әлегә бер-ике генә көн булуын онытып җибәреп, зурлар арасына керәрәк сүзгә үк керешмәсенме!
— Күтәмәле авылында шундый аппаратны җайлаштырып куйганнар. Савучы халкы рәхәтләнә, ди. Сөтләр чишмә булып ага икән аларда!
Гамир дөресен сөйләми калмас. Беренчедән, укытучы малае ул, әтисе мәктәптә хезмәт дәресләрен алып бара, икенчедән, ялганнарга аңа иртәрәк әле, абыйларын узарга хакы юк!

III
Гафу-гафу, мең гафу!.. Онытканмын, ул бер искә алынды да инде, таныш булыгыз, бусы — Гапсаттар. Шулай ук башлангыч сыйныфларны узып, быел Дүртенче сыйныфка барасы, ягъни урта мәктәпкә. Безнең очтан. Тишекбаш! Менә аның хакында сөйләргә була! Әйе-әйе, чын мәгънәсендә тишек баш! Иң әүвәле аның башын быел абыйсы Такташ йодрык кадәрле тимер белән бәреп тиште. Шундый каты итеп сукты, Гапсаттар үлгәннән калды. Аннары шушы ук башка дим, күршесе, теге, укытучы малае инде, Гамирдан икенче юлы эләкте. Чиләк кадәрле калай повидло савыты белән ул да аңа шундый каты итеп тондырды, мәкерле рәвештә артыннан килеп, кизәнеп торып, төбе очарлык куәттә... Гапсаттарның башы урталай ярылып китүдән чак калды.
Алар янына тагын да борынын югары оч малайлары җимереп киттеләр. Бер дә юктан. Мин кем дә син кем дип бәхәс кылып маташа иделәр, этештән төртешкә үсте. Ахрыл-әмер, Гапсаттарның борыны ишелү белән бәхәсләре чишелде. Ул китте кан, ул китте кан, шушы кадәр дә елгалар булып агар дип башларына да килмәгән югары очныкылар куркуларыннан тынсыз калдылар, авылдан ук чыгып шылдылар, өч көн һәм төн булыр, урманда качып яттылар. Имеш, Гапсаттарның әнисе кирәкләрен бирмәсен, усал, диләр аны.
И адәм баласы, күрсә дә күрә икән. Гапсаттар шул җимерек борыны белән кан агызып өйләренә кайтып кергән икән, әнисеннән тагын эләккән, иш өстенә куш булган.
— Елама!— дип ачулана икән әнисе.— Үзең гаепледер әле. Теләсә кемне тотып кыйнамыйлар аны. Шул кирәк, йөрмәссең!
— Алар бит, алар бит... үзләре...— Гапсаттар кан агызган, суган суы сыккан.
Башын Гамир белән үз абыйсы Такташ бер-бер артлы тишкәндә дә аңа әнисе шулай дигән иде. Гапсаттар, зарланасы итеп, урам уртасындагы су колонкасы янына, хатын-кызлар, апалар янына килде. Әнисе дә шунда. Гапсаттар ыкы-мыкы килде, абыйсын да, Гамирны да гаепләде. Аның әйткәненчә, алар әнкәсенең тәүфыйклы һәм сөекле улын бинахакка рәнҗеттеләр. Аһ хәлләр, ваһ хәлләр! Ә әнисе тыңларга да теләмәде:
— Ну шушы малайларны, бер генә дә утырып тора белмиләр,— диде.— Тәртипсезләрнең тәртипсезләре!.. Елама монда килеп! Бар, олак! Көянтә белән тондырганчы!
Гапсаттарын ул сыендырмагач, хәлләре мөшкелнең мөшкеле, харапларның харабы иде.
— Кайчан акыл керә боларга!
Әнисе аны шушы сүзләре белән артыннан кычкырып озатып калды. Гапсаттар бакча артларына шылды. Анда бихисап олы ябалдашларын җәеп әрекмәннәр үсә иде. Ул гарьлегеннән шулар арасына кереп качты һәм үксеп-үксеп елады. Каны гына агу җитмәгән, күз яшьләрен дә тамыза торгач, тәмам арып, онытылып йокыга китте.
Ул уянганда кич иде. Аны эзләп чыккан кече апасы, ерак басу юлына карап, күренмәсме дип энесен күзләде. Гапсаттар, чакыруларын ишетеп булыр, әрекмән ябалдашлары арасыннан мыштым гына чыкты да апасы янына килеп басты. Бераздан:
— Кемне көтәсең? Киявең киләсеме әллә?— диде.
Янында кемнеңдер басып торуын уена да китермәгән апасының коты ботына җитте. Аһ итте, йөрәген тотты. Хәзер егылачак иде. Әмма, теленә куәт килеп:
— И юньсез малай, җанымны алдың!— дип, әле генә энесенә йомшак телен дә кызганасы булмаган җиреннән ачулы сүзләргә күчте. Шулай аның сулышы кайтты, коты ботыннан күкрәк читлегенә күтәрелде.
— Син, малай актыгы, өйгә кайтасыңмы-юкмы?!— диде, бераздан соң Гапсаттарга, кулында күсәк булса, шуның белән орырдай булып.— Сине эзләп укытучы апаң килгән!
Гапсаттар ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Әмма тәне буйлап калтырану йөгерде. Бүген генә мәктәп бакчасына кереп, аннан ике алма урлап чыккан иде. Күреп калган булырлар, менә хәзер кирәген бирәчәкләр инде! Ачылыклары белән телен көрмәкләндергән ул алмаларны басу ягына томырганын да хәтерли әле ул. Инде хараплар гына булды.
Ул шул басу ягын күзе белән айкап чыкты. Дулкынланып утырган яшь игеннәр арасыннан кая ди инде ике кыерчык алманы эзләп табасың?
Әллә артыннан берәрсе шымчылык итеп йөргән дә барып әләкләгәнме? Булыр да, дөнья тулы куштан кызлар, малайлар. Ялагайлык белән бәхет кунакчасына менеп утырмакчылар. Кирәк бит ә? Кунакча бер нәрсә, һәйкәл пьедестале — икенче. Кунакчада йолкыш тавыклар белән мескен әтәчләр урыны гына инде ул, анысы!
Әмма Гапсаттарны апасы юри, куркытыр һәм тыңлатыр өчен генә алдый иде. Каян дип әле аның энесен укытучысы эзләп йөрсен? Инде аның кайгысы — башкаларда. Беренче сыйныфта укытырга дип бала-чагаларны җыю белә мәшгуль ул хәзер Галина Дмитриевна. Гапсаттарларны әллә кайчан оныткандыр инде, котылдым болардан дип сөенәдер.
Шулай бервакыт быел Вазыйхның әнисе Камилә апа, кибеткә баргач, сүз ара сүз чыгып, тел тегермәнен әйләндергәнендә әйтә икән:
— Ул Гәлинәне сөйләмәс тә идем инде, бер күркәмлеге калмаган. Минем малайны «өчле»гә төшереп бетергән. Укыта та белми!— дип.
Бу кадәр төрттерелгән сүзләр пычак кебек бәгырьләргә кадалмый калмый инде. Корбан үзе андый вакытта кул астына кереп керүчән була. Чыннан да улының «башлангыч»тагы укытучысы Галина ханым Дмитриевна ачык ишектән күренә. Тел тегермәне бер кузгалып китәргә өлгергән, әмма шунда ук күчәре сынып, җимерелеп төшәргә җыенмаганлыктан, Камилә апа тезеп салмасынмы:
— Бер дә яратмады үзен, бер дә үз итмәде укытучысын! Менә котылды да инде!
Галина ханым шул мизгелдә аның күз алдында пәйда булгач, сүзләрен башларга өлгерми калган хатыннар борын-авызларын яулыклары астына төрткәннәр. Туктала белмәгән Камилә апа гына:
— И Гәлинә, сине сөйли идек әле... Безнең күрше малае Гапсаттарны беләсең бит инде, ул әйтә икән, укытучыбызны бер дә яратмый укыдым дип... Ничек «башлангыч»ны алдынгылар сафында тәмамлады икән ул?
— Синең Вазыйх та бетерде түгелме?— дигән Галина ханым, әлегә сүзләрнең җаен аңларга өлгермичә, әмма Гапсаттарның колагын, әгәр монда күренсә, борып ук ташларга күңеленә килеп.
Малайның бәхете — аның кул астына эләкмәгән. Һәрхәлдә Гапсаттарның бу сүзләрне әйтү түгел, уйларга да башына килмичә, ул бары тик Камилә апаның яласы аркасында гына гөнаһлы булды, гаепле Вазыйх чиста калды. Әмма укытучысы Галина ханым шул ишеткән сүзләрен колагына киртләп куярга өлгергән, мокыт укучысын акылга утырту уенда калган.
Бу хакта авылның юкә телефоныннан хәбәрне Гапсаттар да ишетеп алган иде. Әнисе итәгенә кача алмавы мәгълүм, әтисе вакланып тормаячак, сыртына каешы белән генә орачак.
Шул вакыйга исенә төшеп, Гапсаттарның йөрәге жу итеп куярга тиеш!.. Апасы аны ничек куркытырга белә иде.
— Нинди укытучы апа килде? Кайсысы?— диде Гапсаттар, әмма апасы:
— Кайткач күрерсең!— дип белдерде дә аны өйләренә таба җилтерәтүендә булды.
— Кайтмыйм!— диде, киреләнеп Гапсаттар, ике аягын да хәрәкәтсез калдырып.
Әмма апасы аны гайрәт белән алга таба тартты, Гапсаттар чак кына йөзтүбән юл тузанына чуммады.
— Сарык!— диде апасы, аны мыскыллап.
— Сыер!— диде Гапсаттар, еларга әзерләнеп һәм үчекләнеп.
Әмма үзен кулына алырга өлгерде. Апасыннан ычкынуыннан файдаланып, тыкрыкка таба йөгерде. Биш минут та узмагандыр, ул инде су буенда иде. Апасының куып тота алмасына ышанып, ул шунда гына тукталып калды.
Тик дустыбыз болай качып кына бер нәрсә отмаганлыгын әлегә белми иде. Шулай да Гапсаттарның борыны ис сизүчән, корсак эчендәге тегермән ташлары тешәүле аның. Бу вакытта өйләрендә пар бөркеп утырган самавыр өстәл башына менеп кунаклаучан, казан өсте күтәрелүчән. Димәк ки, һәммә әһеле гаилә табын тирәли тезелешеп утырып, рәхәтләнеп сыйланачаклар. Ә Гапсаттар нишләп әле монда кайгырып йөри? Аның урыны өстәл башында түгелмени?
Малай шулай уйларга өлгермәде, аяклары аны шактый зур тизлек белән өйләренә таба алып киттеләр ки, гүяки артыннан күче белән умарта кортлары куалар диярсең, машина, үгез, кәҗә, мотоцикл, трактор тавышлары чыгарып, ул үкертүләрен бер дә галәмәт олы осталыклар белән башкарып, ябылган капларын ачып узарга да өлгерми, выжлап килеп, мизгел эчендә болдырга, болдырдан ишеккә, ишектән өйалдына, өйалдыннан өй эченә чумды. Чыннан да пар бөркеп утырган самавыр өстәлгә менгән, казанның капкачы ачылган, әһеле гаилә ризык нигъмәтен җыюга керешеп маташа иделәр. Гапсаттарның утырырга урынын күзләвен күреп алган әлеге дә баягы кече апасы:
— Кайтты!— дип аваз салды.
— Кулыңны юарга!— дип әмер бирергә өлгерде әнисе.
— Кайда йөрисең бу гомергәчә?— дип усал караш ташлады әтисе.
Абыйсы Такташның авызы ерык иде. Ну хәйләкәр дә инде, ну ялагай да инде, ну иркә дә инде! Гапсаттар аның шулай май ашаган мәче кебек куанып утыруыннан үртәлергә дә өлгерде. Җитмәсә олы кашыкны эләктергән бит! Абыйсы кирәк чакта ялагай песи дә, теләгәнендә хәйләкәр төлке дә, җае чыкканда усал эт тә була белде. Ә менә энесе Гапсаттардан, ничекләр генә тырышмасын, кирелектән гайре һичнәрсә килерлек түгел иде. Менә шушы барлык әшәке яклары белән бергә, аның мәктәптән һаман да «дүртле» һәм «бишле» алып кайтулары барчабыз өчен дә гаҗәп, бик гаҗәп иде дә, хәер, абыйсының дәрес фәннәрен «өчле»дән артыкка белмәве тагын да хәйранга калдырырдай түгелмени? Төскә-биткә дә кытай чәйнүге кебек, буйга-сынга да ыспай, тәртиптә дә йон да очырмаслык шул ул Такташ, энесе Гапсаттар ише генәме соң? Бер генә үзара охшашлыклары юк. Шуңа да, әниләренә икесе бергә ияреп барсалар, күрше авылныкылар, хәер, чит-ятлар гына түгел, хәтта тирә-күрше апалар да бит:
— Бусы да синең малаймыни?— дип, Гапсаттарга бармак төртеп күрсәтәләр дә:— Йа Ходаем!— диярәк, авызларын учлары белән каплыйлар. Ул аларның күзенә җен баласы кебек күренәдерме инде, әллә бөтенләй дә дию пәрие сыманрак ишеме?
Гапсаттар җимерек борыны, тишкәләнгән башы, анда-монда бәрелүдән, сугылудан, кыйналудан бозылып, ярылып, ишелеп беткән чырай-йөз шәрифләре, җитмәсә һәркайсы кутырлап, кат-кат гәҗит кисәкләре чәпәлүдән кабарып, кан саркып торганы сәбәплеме затсызланган кыяфәте, хатын-кызлар күзенә чалындырып гайрәтләрен чигерердәй генә түгел, хәтта җайлы-җайсыздан ялгызын очрата кала күрсәләр, ни усаллык иясе авыл малайларының да котын качырырдай иде. Бу килбәтсезлекләрен ун тапкыргадыр ишәйтүче кирелеге бигрәкләр дә яман. Юк, Гапсаттар ни абыйсына, ни апаларына охшамаган, гүяки бөтенләй башка, хәтта адәми зат исәпләнергә тиеш түгел сыман.
Һәм менә шушы малай быел дүртенче «А» сыйныфына укырга барачак, тирә-күрше авыллардан мәктәпләренә җыелачак укучылар белән бергә дәресләргә йөриячәк. Аларның көндез генә түгел, хәтта төннәрен дә котларын алачак. Төшләренә кереп интектермәгәе!

IV
Бусы, таныштыгыз, — Вазыйх, минем дуслардан икәнен беләсез. Дөрес, аның «Бүлтерек» дип аталуы өчен һичбер сәбәп юк иде. Әмма кушамат, дөрескә килсә, йогучан була ул. Аның шундыйлары да килеп чыга, бөтенләй хәйран итәрлекләре. Җисемеңә тагылып йөри-йөри дә, кайсылары төшеп кала, онытыла, гүяки иясе төсен югалткандыр кебек тоела башлый.
Җәмәгать, кушамат ул исем генә түгел, сыйфат та, фигыль дә, хәтта рәвеш тә. Шаярттыра да, җитдиләндерә дә. Кушамат хәйран да калдыру көченә ия, сокландыра да.
Элекләрне адәм балалары арасында балалык чорында «Бүлтерек» кушаматын алмый калганнар аз була иделәр. Замананың чире кебек иде. Кайсыларына шушы кушамат ябышып кала да, гомере буйларына тагылып йөри торгач, мәгънәви исеменә әверелә, икенчеләренә аны йоктырып-буяштырып карыйлар, бер-ике көн тел очында әйләндерелә дә тәмам онытыла. Ә күршем Вазыйхта «Бүлтерек» кушаматы бу җәйне җәйләде. Гүяки алар үзара килешеп, төстә-мәгънәдә бер-берсенә ярашып тора иделәр кебек.
Вазыйх үзенең башлангыч мәктәпне тәмамлавын олылап билгеләп узарга карар итте. Асылда моның өчен казан да асмады, аш табынын да кормады, әтисенең мич шүрлегенә кибәргә дип куйган бер тартма папиросын чәлдереп чыкты. Ни җитте генә түгел, ул хәзер өлкән балалар да укый торган сигезьеллык мәктәпкә күчте түгелмени?
Әмма кыңгыр эш беленергә тиеш иде. Күрше малайлары белән авыл клубы тирәсендә бик еш мәтәлүләре, көнгә берничә мәртәбә югалып торулары әти-әнисен дә сәерсендергән. Вазыйх белән Гамир кара көйдереп төтенләтеп, өлкәннәр сыйфат теш арасыннан гына төкереп, олыдан кубып дөнья хәлләрен сөйләшеп маташалар икән, өсләренә Барий килеп чыккан. Тегеләр, котлары очып, ни бар мөлкәтләрен ташлап, су буена шылганнар. Анда Гапсаттар балык каптырып ята икән. Болар килеп чыгуга, ни хикмәт, моңа кадәр селкенеп тә карамаган калкавычы уңнан-сулга, сулдан-уңга таба йөгерә башлаган. Тик һич кенә дә төпкә китми, ди.
— Тарт, тарт!— дип кычкыра икән Вазыйх.— Балыгың ычкына бит!
— Ал, ал!— дип дәрт бирә Гамир.— Калкавычыңа ут кабыза хәзер!
Боларны куа килгән Барий, тукталып, су буен яңгыраткан сүзләреннән мәгънә чыгарырга өлгергән. Имеш, тартып кал, әллә кабызырга ут юкмы дип аңа әйтүләре бу. Бер иңкү урынга тиз генә сеңеп, энесе Вазыйхтан кулына төшкән папиросны кабызып, авызына капкан, төтенен суыруы булган, тоякларын ыргыткан. Ләх булып ята икән.
Гапсаттар кармагын судан суырып чыгарган. Буйга ярты беләктән ким булмаган кызылканат, аңа ияреп, яшел үлән өстенә леп итеп килеп төшкән.
— Бер табалык!— дип әйтә икән Гамир.
— Бетәр бер таба белән генә!— ди икән Вазыйх, үлчәм хисен онытып.
«Мине тәпәләмәкчеләр!»— дип ишетә икән аларны Барий, тик берни дә эшли алмый, тәмәке төтененең әшәкесеннән башы әйләнеп, һаман да хәлсез ятуында инде.
Ул да түгел, Гапсаттар, кармагына яңа селәүчен утыртып, тиз арада суга ташлаган. Калкавычына шунда ук җан да кергән. Малайларның күзләрендә ут уйный башлаган. Калкавыч уңга китә, болар — аның артыннан, калкавыч сулга китә — алар шул якка!
Гапсаттар тагын балык тартып чыгара. Мескен кызылканат нәкъ Барий тәмәке пыскытып яткан якка оча. Күктән шапылдап балык килеп төшүгә, тегенең коты оча, малайлар аның янына килеп җиткәндә ул, җан тәслим кылгандай, аякларын тагын да ике якка ташлап, аңын югалткан хәлендә кыланып ята.
— Үтерде!— дип кычкыра Гамир.— Башына төшкән булырга кирәк!..
Малайлар аптырашып торганда Барий кырын күзен ача, аннары:
— Үлмәдем әле мин,— ди.
— Балыкны кая куйдың?— дип, Гапсаттар аңа ябыша.
— Йоттым!— ди Барий.— Авызымны ачып күккә карап утыра идем, килде дә төште балыгың. Ходай үзе биргәч, каршы килмәдем инде, чәйнәми генә йоттым!
Ә Гапсаттар риза түгел:
— Кос минем балыкны!— ди.
— Әтиеңә әйтәсеңме?— дип үрти бирә аны Барий, авызын ерган хәлендә.
Малайлар кыйнашып китәләр. Инде тәмам арып туктагач кына күрәләр: ә балык шунда гына, иңкүлек төбендә ята, изеп бетергәннәр.

V
Ул заманнарда шушы авылның урта бер җирендә генә мәктәп бар иде. Сугыш елларында да, аннары да анда балалар йорты эшләгән. Тәрбияләнүчеләре дә урыслардан булып, авылда яши-яши татарлашып беткәннәр икән дә, болай ярамыйдыр дипме, аларны моннан каядыр башка җиргә күчергәннәр. Урта сыйныф укучылары өчен аның бинасыннан әүвәле җидееллык, аннары сигезьеллык мәктәп ясаганнар. Ишетеп тагын да шуларны беләбез: элегрәк елларда безнең әти-әниләр, утызынчы елларда ук булыр, чөнки сугышка кадәр иде дип сөйлиләр, тау артындагы Сарайлы-Бикмәт авылына барып укып йөргәннәр. Мактанып та алыйк әле: минем әткәй бик матур яза торган булган, аның дәфтәрләрен, бүтән укучыларга да өлге буларак, һәрдаим күргәзмәгә куя торган булганнар. Монысын әнкәйнең сөйләгәне бар, әткәйдән сүзе чыкмады. Һи, мин әйтәм, тырышсам, үзем дә шулай язачакмын әле, хәрефләрне гөлләр кебек тезеп кенә... Әмма барып кына чыкмый әлегә!
Безнең кичке уенга Гапсаттар сәпәен иярләп килде. Алдына ут куйган. Гөлт итеп яна, челт итеп сүнә.
— Иртәрәк әле, караңгы төшеп җитмәгән,— ди,— шуңа яктысы сизелми. Хәзер төнлә дә йөреп була, юлны уты яктыртып барачак.
Шунда ук аны уратып алдык:
— Ничекләр болай итеп ясый белдең?— дибез.
— Һи, аның нәрсәсе бар?— мактана Гапсаттарыбыз.— Су буена болынга төшкән идем, анда, үзегез дә беләсез, Фаикъ абыйның иске машинасы тора, череп бетә бугай инде. Шуның кечкенә фарасын тартып алдым да... Барып чыгармы дигән идем. Менә бит, күреп торасыз!
— Анда тагын бармы?— дип кызды Гамир.— Миңа да кирәк!
— Юк, берәү генә иде!— ди Гапсаттар, күзен дә йоммыйча алдалап.— Мондый кечкенә фаралар борылуны күрсәтер өчен, машиналарның алдында икәү булалар. Уңда һәм суында. Артларында гына башкача.
— Икәү иде анда!— дип буза куптара Вазыйх, Гапсаттарны ялганында тотарга теләп.— Икесен дә үзеңә эләктергәнсең!
— Нәрсә, сиңа бирергә тиеш идемме?— диярәк, бәхәскә ябыша Гапсаттар да, тәмам күзләрен чекрәйтеп.
— Миңа бир, миңа!— ди Гамир.— Миңа кирәк!
— Бушка бирдем юк!
— Синеке түгел бит ул!
— Кемнеке?
— Фаикъ абыйныкы!
— Аныкы булса, бар, кереп сора, бәлки яңа машинасыннан алып бирер!
— Ә мин синең алганыңны әйтәм!
— Әйтә тор. Исем китте. Ул җимерек машинаны су буена төшереп ташламас иде, үзенеке булса... Күмхуҗ үләксәсен...
Гапсаттарны мантыйкта җиңеп буласы түгел, әйләндерә дә каплый. Өлкәннәрне дә аптырашта калдыра ала торган кодрәт иясе шул ул. Теленә-теле йокмый. Дәлилләр кирәксә, уйлап чыгарырга да күпне сорамый. Әллә чыннан да ул сөйләгәнчә булганмы дип хәйранга каласың.
Бервакыт Гапсаттарны әнисе ачулана:
— Син нигә мәктәп бакчасына караклыкка кердең?— ди.
Улы күзен дә йоммый:
— Кайсы мәктәп бакчасына?— ди.
Чыннан да шулай сорарлык инде. Безнең очта да мәктәбебезнең кыйпылчыгы бар. Анда башлангыч сыйныфлар һәм интернат. Күрше Түбәнләшәү һәм Сарайлы-Бикмәт авылларыннан йөреп укучы балалар атна арасында шунда яшиләр. Ә аның биналары янында — мәктәпнең хезмәт дәресләре мастерскойлары, ә артында — ике-өч гектарлык олы бакча. Алмасы да, кыяры, кишере, шалканы — һәммәсе үсә. Анда Гамирның атасы Әхмәт абый хуҗалык итә, инде искәрткән идем: хезмәт дәресләре уздыра. Авыл уртасындагы теге урта сыйныфлар класслары булган мәктәп бинасы янында да бакчасы бар. Иренмәгәндә, аңарга да кереп чыккалыйбыз, алмасына-җиләгенә кинәнәбез.
Гапсаттарның әнисе боларны исенә төшерә дә аптырап кала. Уйлый инде: «Кайсы бакчага керде икән?» Ә улыннан сорарга башына да килми, без дә аңа ярдәм итә алмыйбыз. Чыннан да кайсы бакчага керде икән Гапсаттар? Әйтәм аның көне буе кесәсе тулы алмалар булды. Безне дә дәшеп тормаган бит!
Шунда Гапсаттарның абыйсы усал Такташ та урамда күренде. Кулында майлы кабартма иде, үзеннән алда тәмле исе килеп җитте. Изә генә. Сорап кара, кыйпылчыгын да бирмәячәк. Андый вакытта аның сүзе бер генә:
— Теләнчеләр, тамак ялына башта эш күрсәтегез!
Кемнең аңа ат кәмите ясыйсы килсен? Күңеленә килсә, бер кабартма кыйпылчыгы өчен авылны йөгертеп биш әйләндерәчәк, әмма барыбер тамак ялына дигәнен дә бирмәячәк. Энекәше Гапсаттар да аннан соранырга кыймый.
— Бир, сәпәеңне тотып торам!— диде энесенә Такташ, көтелмәгән җирдән хезмәтен күрсәтергә җыенып.— Бар, йөгереп кенә үзеңә дә кабартма алып чык, юкса өйдәгеләр ашап бетерәчәкләр!
Мондый хәлнең әлегәчә алар арасында күренгәне юк иде. Такташка акыл кергән диярәк безнең авызлар ачылдылар. Хәйран идек. Әмма Гапсаттар гына шиген яшерә алмады:
— Алдыйсыңдыр әле! Соңгы кабартманы эләктереп чыккансың да...
— Кайт та кара, бик кирәге бар иде менә!— Такташ кабартмасының соңгы кисәген йотты.— Әллә тагын берне алып чыгарга инде?— диде. Аннары баш түбәсен кашып куйды, энекәшенә әмер бирде: — Бар, миңа да тагын берне сора!
Бу юлы Гапсаттар аның кармагына эләкте. Сәпәен абыйсына калдырды да:
— Мин хәзер!— дип, өйләренә таба йөгерде. Ул капкалары артына кереп чумуга, Такташ тиз генә сәпәйгә атланды да, утын челт кенә итеп кабызып, син күр дә мин күр — юкка да чыкты. Гапсаттарның чыннан да алдануын шунда гына аңлап алдык.
Такташ үзенең сәпәен ике-өч көн генә элегрәк сүтеп ташлаган иде, җыеп, йөретер хәлгә дә китерә алганы юк. Ә энесенеке — майланган, ясалган, көйләнгән, бер-ике генә әйләндерәсең, авыл башына барып та җитә. Гамир белән Вазыйхны да йөрергә өйрәтеп аптырады әле, әмма һаман остарып җитә алганнары юк. Гапсаттар алардан көн дә көлә:
— Мин,— ди,— сәпәйгә беренче утыруымда ук йөреп киттем!
Алдый. Өйрәнерсең алай җиңел генә! Аллаһының бирмеш көне килеп җиткәндә дә бәхетең узып китәргә мөмкин, сәламен дә бирмичә.
Гапсаттарның буе да бар, анысы, Гамир белән Вазыйх ише генә түгел, алардан ике башка калку ул. Бер кормалар булсак та, әткәй әйтмешли, төрле агач җимешләре шул без.
Такташ сәпәйдә сызды, ул арада Гапсаттар да урамда күренде. Кулында ике кабартма иде.
— Абый кая?— диде ул, шунда ук хәйлә тоткыны булуын аңлап алып.— Сәпәйне урлап качтымы?
— Ай күрде, кояш алды!— диде Вазыйх, әлегә күк йөзенә айның чыгарга өлгермәвен, кояшның югалып бетүен, кичнең иңә баруын да исәбенә алмыйча.
— Бүген дә ай чыгармы икән?— дип Гамир әйтеп куймасынмы, күзләрен күрсәтә башлаган йолдызларга таба күтәрелеп карап.— «Чулпан» калыкты инде!
— Кая?— диде Гапсаттар, умырып кабартмаларын сыта-сыта.— Әллә безнең Гамир йолдызларны таный башлаганмы?
Бу мәсьәләдә дә кем-кем, әмма Гапсаттар белән ярышып булмый иде. Ул бихисап йолдызлар арасыннан «Чулпан»ны гына түгел, әллә ниндиләрен, кеше колагы ишетмәгәннәрен дә әйтеп бирә ала. Башкалар белгән «Чүмеч йолдызлыгы»н да ул «Олы җидегән», ди. «Кечесе»н дә белә, «Казык йолдызы»н да. Имеш, бөтен йолдызлар да шул «Казык йолдызы» тирәсендә бауга бәйләнгән бозаулар кебек, төнге күкнең болынында утлап, әйләнеп йөриләр икән, ычкынып китә дә алмыйлар. Шуңа күрә дә аны кайбер якларда «Тимер Казык йолдызы» дип үк атыйлар, ди.
— Абыйның кирәген бирәм!— диде Гапсаттар, майлы кабартмасының берсен иптәш малайларга сузып.— Монысы — сезгә, абыйга — «кәҗә тоягы»!
Белә идек, Такташка көч җитә торган түгел. Уйнап кына төртешкәндә дә кызып китә һәм изеп кенә ташлый. Гапсаттармы инде аның кирәген бирәчәк? Кулын күтәреп карасын, абыйсы аның «авыз иләге»н ишеп ташлаячак, яки «ипи шүрлеге»н кузгатачак.
Менә әйләнер дә килер дигән идек, Такташ күренмәде. Гапсаттардан гайре һич кайсыбыз бу мәсьәләдә борчылмадык. Абыйлы-энеле икесе генә хәл итә ала торган эштә безнең ни катнашыбыз бар инде?
Ул арада күктә айның борын чите күренде. Менә хәзер йөгереп тауга менсәк, аның түбәсенә утырып, галәмне бер әйләнеп чыга алырбыз сыман иде. Шунда Вазыйх һәммәбезне шаккаттырды:
— Әмерекәннәр нишләп йөриләр икән анда?
— Кайда?— дидек бераздан, аның нәрсә хакында әйтүен аңларга теләп.
— Айда!— диде ул.— Кичә әмерекәннәр ракета белән айга менделәр, белмисезмени?
— Биш былтыр булды түгелме соң ул хәл?
Вазыйх безне ишетергә дә теләмәде, үзенекен сөйли бирде:
— Алтын эзлиләр, ди, дегет!
— Нишлиләр икән алар аның белән?— Гамирның бу соравы урынлы иде.
— Әмерекәннәр — капкорсак, туя белмиләр инде алар. Торба сузачаклар, ди, айдан җиргәчә, үзләренең илләренә агызмакчылар!
Кайдан белә бу Вазыйх һәммәсен дә? Айда алтын-көмеш тә күптер инде ул, энҗе-мәрҗәннәр, алмазлар белән түбәсе түшәлмәгәнме икән? Әнә бит — ялтырап тора. Ну бу әмерекәннәр, бигрәкләр дә афәрин халык инде. Айга да менеп җиттеләр, байлыгын да ала башлаганнар! Дөрес, безнекеләрнең дә «Луноход»ы йөреп төште анда. Айның туфрагын да алып кайткан, диләр. Тик нинди икән аның туфрагы — бернинди хәбәр юк. Хәрби сер, диләр. Хәрби сер булырлык ние бар икән инде аның?
— Дегет артыннан йөрмәсләр, булмас!— диде шунда Гапсаттар, һәммәбезне шаккаттырып.— Әнә, бездә янып ята ул, түгелеп, чәчелеп! Алар...
Ул хаклы иде. Мин үземне белә-белгәнемнән бирле бөтен басуларыбыз, чокыр-чакырлар, елга-күлләр дегет белән тулы. Әле көтүдән сыер-сарыклар аңа чумып кайталар, әле казлар-үрдәкләр су буеннан аңа батып кайталар. Бетә торган нәрсә булмады ул. Су да кереп булмый торган иде, Минзәлә елгасын кап-кара итеп, тәмам каплап дегет ага иде. Ярый әле соңгы елларда бу хәлләр азайды, инешләрдә балыклар да ишәйде.
Гапсаттар әйтәсен такылдап бетермәгән иде, без аның дәвам итүен көттек һәм:
— Нәрсә алар?— дип сорадык.
— Алар-р...— дип сузды ул.— Зөһрә кызны айдан алып төшәргә менгәннәр.
— Алдалый!— диде Гамир, шунда ук эсселәтми-суытмый, Гапсаттарның сүзләрен аста калдырып.— Нинди Зөһрә кыз айда булсын ди?
— Әллә белмисең? — Гапсаттар шунда ук элеп алмакчы һәм сүзләрен егып салмакчы.— Әнә, күрәсеңме, ике чиләге, көянтәсе, Зөһрә кыз үзе — җиргә карап сагышланып тора!
— Айның борыны белән күзләре ул!— диде Гамир, бер дә сүзләренең билен бирергә теләмичә.— Безгә карап тора! Күрмисеңмени?
Аптырашта калабыз. Чыннан да, бер карасаң — айның күзләре, борыны да бардыр сыман. Гапсаттар да алдамый кебек: чиләкләрен күтәргән Зөһрә кыз басып тора! Андый әкият тә бар әле. Ничек анда барып эләккәне хакында өлкәннәрдән ишетеп белгәнебезгә күрә, монысына да ышанасы килә!
— Таптыгыз сүз!— диде Гомәр, гомергә мыштым гына утырган җирендә теленә сүз килүдән авызын ачып.— Айда Зөһрә кыз да юк, башкасы да. Болар — әкият! Ул борын, күз дигәннәре дә — белмим инде!
— Әмма әмерекәннәр бар!— дип, Вазыйх шунда ук кистереп куярга өлгерә.— Әнә, күрәсезме, йөгерешеп йөриләр! Безнең карап утырганны сизделәрме икән?
— Юк,— ди Гапсаттар.— Бездә — караңгы, күрмиләр! Ут яндырып карасалар гына инде!
Хәйран калабыз. Ну бу Гапсаттарда баш, әллә ниләрне хәтерли, әллә нәрсәләрне белә!
Озак та үтми, урам башында ялгыз ут күренә. Аның Такташ булуында бәхәс юк. Рәхәтләнә Гапсаттарның сәпәендә. Дустыбыз без утырган капка төбендәге эскәмиядән шунда ук сикереп тора. Исәбе — абыйсын эләктерергә. Юлына аркылы чыкмакчы.
Ул арада сәпәй килеп тә җитә.
— Кит, егасың!— ди, бер кыз чәрелдәп кычкырып. Гапсаттар читкә атылып өлгерә, сәпәе узып китә.
— Кем булды бу?
Гапсаттарның соравына Вазыйх җавап бирергә алына:
— Асфальт яныннан, Сәкинә әбиләргә кайткан кунак кызы! Абыең шулар тирәсендә әйләнә инде. Болай булса, сиңа көн бетә. Тиздән килен алып кайтачаксыз! Сине торырга мунчага куып чыгарачаклар! Холкың да начар...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шушымы Дүртенче «А»? - 2
  • Büleklär
  • Шушымы Дүртенче «А»? - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4471
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2230
    35.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шушымы Дүртенче «А»? - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2845
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1533
    40.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.