Latin

Шул Кирәк Аларга!

Süzlärneñ gomumi sanı 367
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 292
50.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмористик хикәя) Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Бүген минем сәхнәдән беренче тапкыр чыгыш ясавым, шуңа күрә беренче тапкыр кияүгә чыккандагы кебек дулкынланам, гафу итәрсез. Сез инде бу әллә ничә тапкыр кияүгә чыгып караган икән дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, юк, һаман шул беренчесе белән яшәп яту. Аерылып, иргә рәхәт күрсәтәләр диме! Әнә, Хәмдия аерылган булган иде, каш ясыйм дип күз чыгарды. Мүкләк Әнәсе үзе яшь, үзе чибәр кызга өйләнде дә куйды. Җитмәсә, йорт та салып керде, машинасын да алды. Ята хәзер Хәмдия әнисенең бер бүлмәле фатирында төннәрен ялгыз мендәр кочаклап. Без бит, хатыннар, җүләр, кияүгә чыгабыз да, бездән яхшы хатын юк сыман кыйланабыз. Хәерсез, аның аерылгач кибет төбендә мәңге айнымый ята торган сәрхүше дә шифалы су гына эчә башлый! Хәзер ирләргә аерылам дип авыз ачарга да ярамый. Элек куркытып була иде ул. Судка аерылам дип барасың, башта 6 ай көтәргә кушалар, аннан соң 3 айдан килергә диләр. Шулай йөри торгач үпкәләр онытылып бетә. Ә хәзер бүген гариза бирәсең, иртәгә аералар да куялар. Ирләр – алар лотерея билеты кебек, кемгәдер отышлысы эләгә, кемгәдер отышсызы. Мәктәптә укыганда классыбызда иң чибәре Миләүшә икегә-икене куша белми дип Рәшитне ни читкә кагып йөрде, уку алдынгысы Илсурга кияүгә чыккан булды. Казанда интегәләр әнә хәзер аспиранты белән тулай торак бүлмәсендә сохари кимереп. Ә Рәшит – эшмәкәр, икегә икене кушып бише белән чыгара. Унга бар, уңганчы бар дигәннәренә дә алданмагыз. Мәкаль ул ике яклы. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган... Әйе, әйе, мәңге уңасы юк. Ә хәйләкәр хатыннар бар инде ул! Безнең күрше Сылу апа яз җит дисә кияүгә чыга. Бакча эшләре тәмамлангач, аерылыша. Җүләрме әллә ул кыш буе чит ир тәрбияләп ятарга? Ә эшебездә Мәдинәкәй! Иреннекен ашый, сөяркәсенекен кия. Вәт бәхетле ичмасам! Җитмәсә ире, җүләр: «Шушы кадәр чүпрәккә каян акча аласың?»-дип җикеренә икән. Аңардан алмый бит, ник шул кадәр холыксызланырга инде, әйеме? Шуңа күрә ирдән аерылам дип юк белән башыгызны катырмагыз. Җаен белгән яши белә ул ир белән дә, мир белән дә. Хезмәт хакы азмы? Ишектән җилдә чайкалган камыштай бөгелеп-сыгылып кайтып керәме? Кырык эшең кырыкка ярылганда моң-зарыңа колак салмый диванда телевизордан футбол карап ятамы? Туган көнеңә 30 ел яшәп бер чәчәк тә бүләк иткәне юкмы? 30 ел түзгәч, әзгә генә түзәргә инде! Ниндидер яшь бичәгә чәчәк ташыганчы, ятсын шунда синең караңгы чыраеңа, тишек халатыңа, тәмсез ашларыңа түзеп. Шул кирәк аларга!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.