🕙 21 minut uku
Шул Балакайларны Жәлләдем... - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 2686
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1426
44.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
...Битараф кына төсле карап үтеп китәм дә мин менә шундый берәр моңсу күренеш яныннан... Төнлә йоклый алмый яткандамы, уйга сала торган берәр талгын эш эшләгәндәме, ялгызым юлга чыккандамы - күңел күзем белән шуны кабаттан күреп, тирәннән кичереп, аның моңарчы башка да килмәгән яңа якларын ача башлыйм... Шуннан әллә нинди серле, символик мәгънәләр табып, җаным телгәләнә... Шәмсия әбинең шул ятим өен, инде ерактан торып, тагын бер уйладым да әле менә: “Кайгылары-михнәтләре, сагышлары-кимлекләре һичбер китапларга сыймас озын-озак гомердән дә шундый бер гамьсез, котсыз чөгендер бакчасы гына кала микәнни соң?” дип, мәңге дә җавабы табылмый торган сорау белән аптырандым...
...Ялгыз кешеләр, бигрәк тә гомере буе ялгызлар, бигрәк тә хатын-кызлар, ничектер барысы да бериш чамада, күзгә ташланып бармыйлар, ипле генә, тыйнак кына булалар бит алар. Шәмсия әби дә, мин беренче тапкыр урамга чыкканнан алып аны соң мәртәбә күргәнгә кадәр, гел бертөрле диярлек булды: иске генә киемнәрен киеп, я суга бара, я кәҗәләрен куалый, я бәләкәй арбасына төяп үлән, печән яисә чыбык-чабык алып кайтып килә... Гел шулай булып торган, алга таба да гел шулай булыр төсле иде... Үзе исән чакта аның шул тормышын уйлап артык борчылганны, аны кызганганны, күңел аша кичергәнне дә хәтерләмим... Әле генә, менә, үземне шул урынга куеп уйлап-исәпләп карадым... Бер ярдәмсез, таянычсыз, соң чиккә җиткән ярлылыкта, өс-башыңны һәм тамагыңны тәэмин итәр өчен генә дә таңнан төнгәчә бетмәс-төкәнмәс эшләр эшләп, һәр кирәгеңне кул арбасында тартып, яшь кыз чактан алып хәлсез карчыкка әйләнгәнче берөзлексез шулай яшәп кара әле син... Юк, мин үзем түзәр идем бугай түзүен, ә менә башкалар, иркә тормышка күнеккән бәхетлерәк, “заманча”рак бәндәләр - түзәрләр иде микән, әй!
...Өс киемнәре гел диярлек искедән булса да, җәй көне башында бик матур, зәңгәр җирлеккә вак чәчкәләр сибелгән ефәк яулык була торган иде аның. Затлы булганга күрәдер, еллар үтеп әлләни уңмады да, тузмады да ул, шулай ук гел булган, гел булыр төсле иде... Шәмсия әби үзе гүр иясе булгач кына, тарихын ишетеп белдем... Сугыш башланганда ул 19-20 яшьләрендә булган, яу кырына башта әтисен озаткан, ә аннары, озак та үтми - йөргән егетен... Бик яратышканнар икән, инде кавышасы, туй үткәрәсе дә булганнар, ниятләре сугыш чыгу аркасында гына өзелгән икән дип сөйләделәр... Әтисе дә, егете дә кире әйләнеп кайтмаганнар, һәлак булып калганнар... Теге зәңгәр яулыкны исә сугыштан соңгы беренчеме-икенчеме елгы Сабан туенда Шәмсиягә шул егетнең әнисе бүләк итеп биргән. “Улымны төштә күрдем, балакай, кулында нәкъ шушының сыман яулык иде, шуны сиңа тапшырырга үтенеп сорады”, - дигән... Әйе, гади генә түгел шикелле иде шул ул яулык. Затлы булуы өстенә, үзенә әнә нинди язмыш ачыларын да сеңдергән булган икән бит... Белмәгән идем... Һәм, белмәгәнем урынлы - андыйны теләсә кем белергә тиеш түгелдер... Без ул сугышның рәсми даннарга күмелгән Мусаларын, Газинурларын уйлап күпме хисләндек, жәлләсәк тә күбрәк шуларны жәлләдек... Ә күршедә генә торган әбекәйнең зәңгәр яулыгын... бары тик ул үзе, бер ялгызы күз яшьләренә чылаткандыр... Ничек кенә гаделсез тоелмасын, бу дөньяда шулай тиеш, шулай дөрес - яшәешнең иң нечкә якларына һичбер чит-ятның жәлләп тә кагылмавы яхшы. Ялгыш катырак кагылулары, саксызлык белән тап төшерүләре ихтимал. Гомер үтеп киткәч, үлгәннең соңында гына ярыйдыр...
...Яшьлеген сугыш елларында заяга үткәреп җибәрүе өстенә, шуннан соң күп тә үтми каты чирләп урын өстенә яткан әнисен озак еллар буе караган Шәмсия. Ялгызы калуына шул да бер сәбәп булган... Бик бәләкәй чагымда, койма ярыгыннан гына, тирән шомланып, үз гомеремдә беренче тапкыр җеназа йоласын карап торганымны хәтерлим - аның әнисенең җеназасы иде...
...Җәй көннәрендә Шәмсия әби янына шәһәрдән сеңлесе кайта, үзе белән бергә бездән аз гына олырак яшьтәге улы белән кызын да алып кайта иде. Үзе озак тормыйча кире китә, ә малай белән кыз берәр айлап авылда кунак булалар иде. Шулар белән урамыбыз ничектер бермә-бер ямьләнеп китә, чөнки, мәсәлән, алар шәһәрдән без белмәгән яңа уеннар алып кайталар иде. Бәләкәй бинокль, калейдоскоп, авыз гармуны, теннис тубы, волан һәм ракетка кебек нәрсәләрне дә беренче башлап шулар кулында күрдек, шулардан алып уйнап карадык... Шәмсия әбине инде әйтәсе дә юк - шул балалар кайткач ул ничектер яктырып-җанланып китә, тавышына кадәр икенче төрлегә үзгәрә иде...
...Авылдагы туганнан-туганы, ягъни атасының сеңлесенең улы да аны онытып бетерми, кайчакларда ирләр кулы сорый торган эшләрен эшләп китә иде, хәтта ат белән печәнен, утынын да алып кайтып биргәне булгалады. Ләкин, “менә, ярдәм иттем әле, ялгыз кешегә ярдәм итү зур савап бит ул” диебрәк, соңыннан сөйләнеп йөрергә бик ярата иде. Шуңа күрәдерме, Шәмсия әби үзенең кул арбасын күпме тартса да тартты, ул туганына ярдәм сорап бармаска тырышты. Тегесе үзе белеп, исенә төшеп килсә генә инде... Исенә төшүләре, мәгәр, сирәк булды...
...Шулай озын гына гомер яшәп, инде бик картайгач, әбекәйне теге сеңлесенең балалары үз яннарына шәһәргә алып киткәннәр. Онытмаганнар, ялгызын караучысыз калдырмаганнар, ниятләре изгедән булган... Ләкин, дөньядыр ки бу... Гөнаһысына кермим, җитди сәбәпләре булгандыр бәлки - берме-икеме елдан соң алар Шәмсия әбине, “карарга хәлебездән килми, үзебез дә көч-хәл торабыз” дип, картлар йортына илтеп тапшырганнар. Күп кешеләр үз анасын да карамый торган замана бит, ни дисәң дә... Авылдагы туганнан-туганы да - шул картлар йортына бер барып кайткан, андагы шартларны күреп исе киткән, кайткач теге сеңелкәшне һәм аның балаларын ачы каргап, тиргәп сөйләнеп йөргән... Үзенә алып кайтырга да бик теләгән ди дә, әмма инде үлем көтеп кенә яткан әбине кузгатып интектереп йөртергә кыймаган, янәсе... Әбинең соңгы әманәтен генә әйбәтләп тыңлап, үтәргә вәгъдә итеп кайткан...
...Бервакытны, үзе әле авылда чагында, кич көтү кайткач урамда җыелып сөйләшеп утырганда, Шәмсия әби үзенең бер күргән төшен шаярта-көлә сөйләп алган иде... Имеш тә, авыл зиратында бөтен тирә-күршеләр өчен кабер казып куйганнар, бер аның өчен генә казымаганнар... “Барыгыздан озак яшим икән әле, болай булгач!” - дигән була әби, төшен яхшыга юрап... Шунда икенче бер әби: “Алла сакласын диген, Шәмсия, чит-ят җирләргә китеп үләргә язмасын, диген”, - дип әйтеп куйды. Кыска бер мәлгә бөтен кешегә уңайсыз булып китте, чөнки чын тормыштан юрасаң, шуңа тартым килеп чыга иде... Әбинең үләргә озак та калмый әйткән соңгы әманәте дә әнә шул мәсьәлә турысында булган икән... Үзен авылга алып кайтып, әнисе яткан зиратка җирләүне сораган... Туганнан-туганы исә, никадәр генә кыен булмасын, әманәтне үтәгән...
...Соңгы гасырларда авыл шактый киңәю сәбәпле, иске зират өйләр, урамнар арасында кысылып калган иде - ниһаять мәетләрне анда күмүне туктатып, авылдан читтәрәк яңа зират ясаганнар. Беруңайдан иске зиратны да яңа койма белән әйләндереп алганнар. “Үз туганнары янына күмелергә теләүчеләр булса” дип, шул яңа койма белән искесе арасында тар гына буш аралык калдырганнар. Әмма, “тагы да күп еллар үткәч иске зиратны бөтенләй бетерерләр, урынын авыл итәрләр” дип шикләнә торгандыр, күрәсең, халык - шул аралыкта яңа каберләр тәки барлыкка килмәгән иде... Анда бүген бары тик Шәмсия әбинең әле өстенә үлән дә үсеп өлгермәгән кабере каралып тора... Аеры кабер... Бер үк вакытта зират эчендә дә, бер үк вакытта аннан тышта да... Бер үк вакытта әнисе белән янәшә дә, бер үк вакытта аеры да...
...Ходайның сөекле бәндәседер... Әле күптән түгел икенче бер язмамда башка уңайдан нәкъ шулай дигән идем, инде менә тагын кабатладым... Белмәгәннәр белсен, аңлатмасын да бирим әле. - Халыкта, әгәр тормышы берәр җитди яктан кимлекле булган кеше я бик җиңел үлем белән үлсә, я дөньядан изге бәйрәм көнне, һич югы матур аяз көнне китсә, яисә үлеме башка берәр яктан “тамгалы” булса, шулай дип әйтәләр. Ягъни, иң актыкта Ходай ул кимлекле бәндәнең оҗмахка керәчәгенә бер ишарә ясый... Шәмсия әбинең ничек-ничек үлгәне билгесез, әмма “мәңгелек йорты” аерата бер тамгалы икән, шулай итеп... Ходайның сөекле бәндәседер...
З.МИФТАХОВ.
НӘСЕР-ЮМОРЕСКА
КӨН САЕН ТЫЧКАН ТОТМЫЙБЫЗ...
Көзге кич иде, сәгать тугыз тулып узган иде... Шәһәрнең Энтузиастлар бульвары аркылы өйгә таба кайтып барам... Фонтан тирәләре күңел ачып йөрүче яшь-җилкенчәк белән туп-тулы дисәң дә арттыру булмас... Ерып үткесез... Фонарьдан ераграк җирләрдә юлны чак шәйләп барам үзем, җитмәсә, чөнки күзләр шәптән түгел...
...Шулвакыт фонтан читендәге үләнлектә нәрсәдер селкенеп куйгандай булды... Ни бу дисәм - бәләкәй генә бер тычкан йөгергәләп йөри икән! Турыга начар күрсәм дә, күзнең иң кырый чите ару гына үткен бит минем... Аяк юлын күрмим, ә урам тулы халык күрмәгәнне - күрәм дә куям! Кирәкмәгәнне күрәм, әйе, дөрес уйлыйсыз... Шундый бәлале бер гадәтем бүтән чакта да бик бар...
...Шуннан ни... Мин инде мин түгел: кем һәм кайда икәнлегем баштан җилдәй очып югалды, иң борынгы инстинктларым дөрт итеп кабынды да китте - тиз генә сикерә-атлап, ике кулны алга сузып, шул тычкан өстенә ташландым! Ә ул да хәйләкәр - тоттым дигәндә генә юк булды... Аннары икенче үлән куагы артында тагын сырты күренеп китте... Тагын өстенә ташландым - ә ул тагын юк булды!..
...Чигә чәчләре агарган олы кешенең яшь-җилкенчәк күз алдында, мәдәният үзәгендә шулай иелә-бөгелә сикеренеп йөрүе мөмкинме? - диярсез бәлки... Шәһәр хакимияте системасында җаваплы вазифа башкаручы хезмәткәрнең... Әмма бик мөмкин, чөнки, ни өчен дигәндә, ул кеше - мин... Минем кебек кеше исә дөньяда башкача юк... Әйе!.. Күреп калыгыз!
Өстенә өченче ташлануда, тотып алдым бит тәки теге тычканны! Тотып алдым да, ипләп кенә учка утыртып, икенче кулның бармаклары белән ипләп кенә сыртыннан басып, бер бармак бите белән башыннан ипләп кенә сыйпап, басып торам шулай... Күңел ачып йөргән яшьләр арасында, үзәк мәйдән уртасында, ялт итеп янган фонарь төбендә... Егетләр-кызлар сәер генә борылып карап үтәләр, сәер генә көлеп куялар... Ләкин, мин нишләргә тиеш соң бу очракта? Кесәгә тыгып куеп кына булмый бит хәзер ул тычканны... Тоткач-тоткач инде, аның башыннан һәм сыртыннан сыйпарга кирәкме? Сәйләндәй күзләренә тутырып карарга кирәкме? Яфрак хәтле колакларына сокланырга кирәкме? Бәй, ни өчен тоткан мин аны, шулай да итмәгәч... Без бит авыл кешесе түгел, көн саен тычкан тотмыйбыз...
“Песигә алып кайтырга моны” дигән уй башыма тиз генә керде дә, тиз генә чыгып та китте... Чөнки, эш шунда ки... тычканның бәләкәй генә, йомшак кына, җып-җылы гына гәүдәсе дер-дер калтырый... Бик нык курыккан, мескен... “Бу хәзер мине нишләтә инде” дип уйлый... Ә нишләтим - чыдый алмыйм андыйга мин, җебим дә төшәм, нибарысы шул... Тычкан булмагае әллә ни булсын... Хәзер моны каядыр куярга, каядыр бер тынычрак җиргә җибәрергә кирәк бит инде... Аптырап басып тора бер адәм Энтузиастлар бульвары уртасында, шулай итеп, тычкан тоткан да - шуны нишләтергә белми... Кире урынына куйсаң - анда аның качар тишеге юк, шуңа күрә тотылды да... Бер як чит үләнлеккә барган идем - анда төнге песиләр җыелып тулган... Кайтыр якка таба арырак китеп, куерак үләнле һәм караңгырак җир табып, кулдан ычкындырдым бахырны... Җибәрү белән үк китми тора әле, җитмәсә, шулхәтле коты алынып беткән...
...Юк, сирәк-мирәк була торган мондый “җүләрләнеп алу”ларым өчен кешеләрдән оялмыйм мин... Үзләре шундый булып карасыннар, булдыра алсалар әгәр... Өйгә кайткач песи алдында гына бик уңайсыз булды... “Тычкан урынына” дип, суыткычта булган иң тәмле сыйлар белән туйганчы сыйладым үзен...
КҮСЕГӘ ХӘЙРАН БУЛДЫК...
Эволюция барышында бер-бер сәбәп белән әгәр кеше барлыкка килмәгән булса, аның урынына югары аңлы зат буларак... күсе үсеп җитешер иде дип саный галимнәр. Шул яктан караганда күсе - безнең конкурент ул. Аз гына уңышсызрак язмышлы тиңдәшебез ул... Һәм, димәк - хас дошманыбыз ул... Өстәвенә, өйдәш паразит... Аны яратмыйбыз, күралмыйбыз, кайда ничек мөмкин, шулай юк итәбез... Әмма ләкин... Аңлы җан иясе булганга күрә, үз дөньясында ул да яратырга яки күралмаска, шатланырга яки кайгырырга, төрле башка хис-тойгылар белән янарга сәләтле бит... Кайчагында исә шундый да югары гамәлләр күрсәтеп куя ки - явыз дошманы булган кешене дә ирексездән сокланырга мәҗбүр итә...
...Узган көз көне без, әти белән икәү бакчада чөгендер алганда, нәкъ әнә шундый бер очракка юлыктык... Гадәттәгечә эшләп йөри идек: чөгендерне тамырыннан көрәк белән кубарабыз да, йолкып алып якындагы түгәрәк өемгә илтеп салабыз... Бер чөгендерне кубарганда, шуның төбе янында гына булган күсе оясы ачылып китте... Ояда күзләре дә ачылмаган, аксыл-алсу ялангач тәнле, безнең карашка үтә дә ямьсез сигез-тугызлап күсе баласы ята иде... Әти белән мин, билгеле инде нишләгәнебез - күреп алуга ук, күсе оясына икебез ике яктан бер-бер артлы көрәкләр белән китереп суктык!..
...Ә бу эшне кырыйдагы бер чөгендер артыннан ана күсе карап тора икән... Шулчак көтелмәгән бер хәлдән сискәнеп-чирканып киттек: таза гына гәүдәле шул ана күсе, кинәттән йөгереп килеп чыкты да, ялт итеп көрәкләр астына ташланды! Һәм әле һаман исән калган бер баласын тешләре белән эләктереп алып, янәшәдә яткан чөгендер яфрагы астына кереп качты! Качып бетә алмады - арты белән озын койрыгы ап-ачык күренеп тышта калды... Көрәк белән шул төшкә тагын берне сугасы гына иде инде безгә, югыйсә...
...Әмма сукмадык, карадык та шак каттык... Бер мизгел шулай шаклар катып торгачтын, үзара бер сүз дәшмәстән, шыпырт кына кузгалып, бакчаның икенче төшенә табарак китеп бардык... Чөгендер йолкуны дәшми-тынмый гына шунда дәвам иттек. Әти, белмим, нигә бер сүз дәшмәгәндер, ә миңа шул бакча корткычын жәлләгәнем, шул дошманга сокланып йомшаклык күрсәткәнем өчен уңайсыз иде... Шуңа дәшмәдем...
Кич белән, эш беткәч, ятар алдыннан бераз ишегалдында хозурланып утырганда гына, әти тиктомалдан болай дип куйды:
- Теге ана күсе әле дә исән микән? Коткарган баласын имезә микән?
- Исәндер инде... Имезә торгандыр инде... - дип куйдым мин дә.
...Әле һаман шул турыда хәйран идек...
Зөбәер МИФТАХОВ
ФӘРЕШТӘЛӘР ДӘ СОКЛАНАДЫР...
Үз тормышымның, үткәннәремнең бик үк мактаныч булмаган, яисә аерата сентименталь булган якларын язуым беренче тапкыр түгел, һәм мондый жанр кешегә бәлки бераз сәеррәк тоеладыр... Ләкин, бердән, бу бөтенләй тугарылып, “чишенеп” бетә икән дип уйламагыз - “ир-егетнең күңелендә җигүле атлар ятыр” ди бит халык - язып чыкканнарым әнә шул “атларның” колак очы да дуга башы гына әле ул... Икенчедән, алай язуның иң матур үрнәген безгә Габдулла Тукай биреп калдырган, бөтен милләтебез әлегә кадәр аның “Исемдә калганнар”ын укып үсә... Өченчедән - үткән гомер бигрәк жәл... Шуның кайбер мизгелләрен кәгазьгә төшереп куйсаң әгәр - алар бөтенләй үк узып китеп юкка чыкмагандыр, тукталып калган кинокадр шикелле булып, кайдадыр элекке заманда әле дә бар килеш торадыр сыман тоела башлый...
...Мин узган гасырның 50нче еллары башында, бик ярлы гаиләдә туганмын. Кимлекле гаиләдә дип әйтүем түгел, ул заманда чиктән тыш ярлылык, ач-ялангачлык бөтен халкыбызга диярлек хас күренеш булган бит әле... Дүрт кенә почмаклы бәләкәй өй, өй эчендә олы мич белән сәкедән һәм такта өстәлдән башка нәрсә юк... салам түбә, җил капка... абзарда берничә сарык белән кәҗә, берничә тавык... Көндәлек ашауга - әнә шул кәҗә сөте, җитәр-җитмәс ипи дә бәрәңге (әл дә колорадо коңгызы булмаган әле)... Тавык күкәе кебек затлы сыйны бәйрәмдә дә ашау юк, чөнки ул авылда бердәнбер диярлек акча чыганагы булып тора... Әнә шундый, иң гадәти авыл гаиләсендә мин өченче бала идем... Хәтеремдә иң баштагы булып калган, фәнчә әйткәндә “импринтинг” булып сеңгән бер күренеш - тәрәзә пыяласына туңып ясалган бик матур боз “чыршы”лары... Сокланып карау өчен генә яраклы, җылы тын өрү белән үк эреп югала торган, әмма искитмәле гүзәл матурлык... Шул күренеш миңа кайвакыт бөтен бу фани дөньяның, һәм бигрәк тә үз гомеремнең символик чагылышы шикелле тоелып китә...
...Һәм, мөгаен аннан да иртәрәк, иң иртә уелып калган тагын бер “импринтинг” - ике куллап “чытырдатып” ябышып күкрәк сөте имгәнне томанлы гына хәтерлим... Һич көтмәгәндә күңелнең иң читендә генә чагылып китә дә ул кайвакыт, шундук юк та була... Әйтерсең лә күктәге фәрештәләр, “тукта, онытма!” дигәндәй, ни сәбәптер искәртү ясап алалар... Үзеннән-үзе шулай чагылып китмәсә, теләгән чагыңда һич искә төшереп булмый аны... Элегрәк: “мин шундый вундеркинд инде, нинди иртә чорымны хәтерлим бит” дип, әз генә горурланып та йөри идем. Әмма, аның шулай “уеп сеңдерткән” аерым бер үз тарихы бар икән... Мин ана сөтен икенче бер ананың үземә яшьтәш баласы белән уртактан бүлешкән булганмын икән... Ә ул сөт безнең икебезгә дә җитмәгән... Дөньялыкта иң беренче ачы хәсрәтебез дә шул булган икән...
...Мин туып ике айлап үткәч, безнең очта, үзебез шикелле бертиң ярлы гаиләдә икенче бер малай дөньяга килә. Әмма ләкин, моңа кадәр инде бер баласын бөтен шартына китереп өч яшенә кадәр үстергән ананың бу юлы нишләптер имиенә сөт төшми... Сәбәбен шул икенче бала туар алдыннан гына диярлек аның ире фаҗигале төстә һәлак булудан күрәләр. Шул кайгыга тагын туйганчы ашамау белән авыр кул хезмәте өстәлүне исәпкә салып та тормыйлар инде, чөнки анысы һәркемгә дә хас нәрсә бит. Кара кайгы - менә нәрсә ачлыктан да, зәһәр агудан да көчлерәк... Сөт төшмәве билгеле булу белән үк, ягъни бала туганнан соң бер сәгатьләп үткәч тә, ул баланы йөгереп кенә югары урамнан минем әнигә алып төшеп китәләр... Әни ягыннан исә карышып-нитеп тору юк - чөнки алай күрәләтә кеше үтерү булыр иде бит... Сатулашып тору да һич башка килә торган эш түгел - чөнки ул бахыр анадан ни сорыйсың да, ни йөзең белән сорыйсың... Әнә шул көннән алып, без ике бала бер ананың ике күкрәген ике яктан имә башлаганбыз... Сөт җитмәсә җитмәгән, әмма нәтиҗәдә икебез дә исән калганбыз, әле бүген дә исән-имин яшәп ятабыз...
Бер караганда, моның ис китәрлек ягы һич тә юк кебек, кешеләр игезәк бала табып та үстерәләр бит әле, ана сөте икесенә дә бик җитә. Шулай... Чит бала имезүне дә, шуңа күрә, мин биредә әлләни батырлык дип атамыйм. Фәкать игелек дип атыйм. Үз балаңны гына имезүдән зур аермасы да булмас иде, әгәр дә мәгәр... ачлы-туклы замана гаебе белән бер ана күкрәгендә бөтенләй кипкән сөт икенче анада да кибәр-кипмәс кенә булмаса... Шуны дәлилләү өчен, менә, әни үзе сөйләгәннәрдән бер гыйбрәтле күренеш...

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.