Latin

Штаттан Тыш - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4476
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2278
29.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
40.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бишенче власть кем кулында?
“Авыл хәбәрләре” газетасы редакторы Мәүли белән профсоюзның райком рәисе Гаптери арасында бәхәс еш кына нәкъ шул турыда барыр. Аларны ул эшләреннән яңа килгән хакимият башлыгы бәреп тә төшерсен ди, әмма ул урыннарда кем генә эшләмәсен – шул турыда бәхәс булмыйча тормас. Чөнки авыл районнары өчен дөнья кендеге санала торган урыннар бу.
Ярый. Бәхәс әлегә шул Мәүли белән Гаптери арасында барсын. Редактор бүлмәсендә икәү генә бикләнеп утыра торган гадәтләре булыр, бу юлы да шундадыр болар. Өченчегә бик сирәк кенә райпо рәисе Агафунны чакырсалар чакырырлар, ләкин бүген аның урынына
өстәл өстендә реадктор сейфыннан чыккан “Чистай малае” гына утырадыр. Йә кайчак
Минзәләнеке булгалый, йә Бөгелмәнеке. Мәүли белән Гаптери дусларның кадерен белә булыр. Бер-берсен кимсетерлек сүзләр ычкыныр авызларыннан:
- Һәй, прафсаюзыңның тишегенә текерим! Нәстә сүлисең син? – дип ярсыр берсе. – Райун газитыннан башка кая пычагыма китәсең сың? Райун газиты булмасамы? Райун газиты булмаса бит, бетенегез ни...
- Нәрсә “ни”? Нәрсә “ни”? – дип каршы төшәр икенчесе. – Ват минем кулда бетен придларыгызны, дириктырларыгызны кулда тыта тырган эканамисски ричак бар исмасак.
Мына прафсаюз булмаса, диствитылны, ни... Мин кая бегәм – бетенегез шында бегелә дә тешә. Авылларыгыз белән. Райуныгыз белән. Закон белән...
Редактор түзмәс – аны тыңлап бетермәс. Бирешә торганнардан түгел бит.
- “Ричак” имеш! Мужыт ул быт арасындагы ричагың белән минем алында тегел, хатыннарың алнынды мактанырсың.
Зәһәр килеп чыккан реплика икесен дә рәхәтләнеп көлдерер. Үпкәләш булмас – дуслар лабаса. Каршы тагын да ачырак берәр сүз әйтелер, билгеле, ләкин үпкәләш булмас.
Бәхәсе дә аның болай гына, эшсезлектән арып ял итү өчен килеп чыккан нәрсәдер. Чын бәхәс түгел.
Власть бүлешә-бүлешә, редакторның өстәл тартмасындагы “күп санлы укучылардан” килгән бер-ике хатны алып укырлар. Шулар яткан “архив”тан закускага ипи сыныгы да килеп чыгар. Ә райкумпроф кесәсеннән яшел суган табылырга мөмкин (колхоз түтәлләрендә көтүли бит). Шул байлык ярдәмендә әкертен генә “Чистай җенен” шешәдән иреккә чыгарырга керешерләр.
Андый редакторның редакциясе дә үзе кебек булыр аның: ике фатирлы бетон тартма, түбәсе – ямаулы шифер, тәрәзәләре – ватык пыяла, коймалары – ватык-сынык рәшәткә. Бу
әле яңа бина үзенчә. Искесе, утызынчы еллар уртасында агачтан буралганы, җимерелеп төшеп, черек бүрәнәсе белән көпә-көндез җаваплы сәркатибнең аягын сындыргач, редакцияне ашыгыч рәвештә монда күчергәннәрдер. Аның чыны да шуңа охшаган. Чөнки
Мәүлинең беренче урынбасары Хайруш Абдулы биредә суны да, электрны да, канализацияне дә берүзе үткәреп йөргән кеше. Ул шулай ди.
Редакциянең бусагасын беренче кат атлап кергән бер генә кешенең дә керешли абынып егылмыйча калганы юктыр. Чөнки бинаның эчке периметры буйлап сузылган җылылык системасының аскы торбасы бусагадан ике генә сөям биеклектә уза. Белмәссең, проекты ук шундый булганмы, әллә Хайруш Абдулы ул проектка үзеннән өлеш керткәнме – ләкин керү юлы цензурага әйләнгән.
Абынып егылган кеше торып басканчы идәннең буялмаган кәкере дә бөкере каен тактасыннан икәнлеген дә күрмәс – коридорда ут юк бит. Бер ишектән саркып торган яктылыкка мүкәләр ул бичара. Ә ул ачык ишек хуҗасы стенадан буй-буй ертылып төшеп салынып торган обойлар арасында утыручы бухгалтер булыр. Шуннан корреспондент
Йосыповны сорасаң, аның кабинетының “анягынак янәшәдә” булуын, ләкин “бер биш кенә минут элгәре Йысыпыфның каседыр идарәгә киткәне” турында быгырдык ишетерсең. Дубляж буенча урынбасар Дамираны эзләүчеләргә дә бу бүлмә типографиягә юл күрсәтер. Фотокор чуашның кайсы колхоздан нәрсә урларга киткәнлеге турында да шул бүлмәдән тулы информация алырга мөмкиндер. Андагылар күп белә булыр. Тик менә редакторның гына кайчан, кайда, кем белән, нишләп утыруын белмиләр. Ишеткәннәре дә юк! Башларына да китермиләр! Аларча, редкатор “каядыр райсоветта” булырга тиеш. Гел шунда!
- Син эконамисски ричагың белән катының алнында, йә теге ниең... кафеда эшли бит... кем әле?.. теге мунчалаң алнында мактан инде, йәме, - дип, тагын кабатлар редактор
үзе уйлап чыгарган анекдотны.
Билгеле, “мунчалалар”, “үрдәкләр”, “укылган һәм укылмаган китаплар” турында , аларның “тытып карарлык теге ниләре” турында бихисап күп сүз сөйләнелер. Мондый очракларда шәп сөйләнелә инде ул. Нәрсә, мактанышырлыклары юкмы әллә?!
Сөйләнерлекләре юкмы? Ничек кенә әле!
Мәсәлән, “Революция уты”ндагы Тиле Рахмаш кызы кибетче Мәдинәне генә алсыннар.
- Беләсеңдер бит аны, Гаптери әзи? – Мәүли, үзеннән бер генә яшькә олыракларны да
“әзи” дип зурларга өйрәнеп үскән кеше буларак, милли традицион субординацияне онытамы соң?!
- Нәрсә, анарга да элгердеңме әллә уже? Ну, правыр инде үзең!
Һи, шындый фигураны машинага бер кереп эләккәчтен Мәүли ычкындырамы сың? “Пешмәгән” диерләр.
- Ну, малай, кызыгып йерегән идем мин дә ул мунчалага. Нитергә дә элгердеңме?
Яткачтын тырып бастыңмы сың?
- Басасың инде...
Гаптери әзисен бу факт хурландырса да, бөтенләй мораль рухын сындырмас, билгеле. Ул,
өстәлдәге шешәне алып, калтырана башлаган куллары белән стаканнарга “тамыза-тамыза” сөйләнер:
- Хатын-кыз нинди генә булса да, аны беренче кат тытып карау кызык инде, ы-ымы, туган?
Аңа каршы тегесе дә шулай ук җавап бирер:
- Ы-ы шул!
- Беренче кат тишендергәндә ерәк нишли, ә, малай?! Әкертен генә рульдәге кулны бытына күчереп куясың бит инде. Аннары, әгәр бер сүз дәшмиче риза булып калса, бер караңгы урман уртасындамы, аландамы, кырдамы-былындамы, кереп китәсең инде социалистик ярышка. Үзең тегенәргә берәр чепуха сүлисең, үзең әкертен генә тегене арткы урыннарга күчерәсең...
- Чыннап та, дерес әтәләр, ир-ат – күз белән, хатын-кыз кылак белән ярата диеп...
- Тышта кыеп яңгыр явыр, ә син машинада тегенең йылы урыннарында капшәанасың. Ул
“кирәкми” итенгәләр, ә син бер генә секундка да туктап калырга тиеш тегел.
- Туктасаң – бетте эш, сынды кылыч...
- Ы-ы шул, туктасаң – беттең! И главный, телең дә тик тормасын.
Өстәл астына үрелеп, тирләп сасыган аякларыннан оекларын салып куйгач, һәм инде бөтенләй кызып китеп тыелып тора алмыйча, кызык өчен, кулындагы тартып бетермәгән
“Идел”ен аяк бармаклары арасына кыстырып, авызына китереп капкач, турайганда гына
Мәүли редакциягә кереп баручы бер шәүләне чамалап алыр. Исе китүен китмәс, ләкин эчке бер интуиция кыйпылчыгы өстәлдәге шешәне алып куярга мәҗбүр итәр.
- Нәрсә, кеше-фәлән бармы әллә?
- Әй, йериләр инде, күтләренә урын тапмыйчы...
Редакциянең ишек төбендә үк җыелып торган яңгыр суы аша тактадан тактага сикерә-сикерә кереп баручы бәндә Булчикныкы Ахмый булыр. Үзенең язмаларын атнага бер китереп йөрер ул монда шулай, “күтенәурын тапмыйча”. Мәүли, аны танып калса, әйтер иде:
- О, безнең штаттан тыш хабәрчебез, Булчикның штаттан тыш кетүчесе килеп җитте, - дип.
Тик бу юлы танырга юктыр Ахмыйны: беренчедән, ул башын пеләш кырдырган. Икенчедән,
Мәүли үзе кеше танырлык халәттә түгел.
Ахмыйны биредә белмәгән кеше юктыр. Көтүче булып эшли диләр аны – дөрестер. Хактыр, чөнки Хайруш Абдулы аның турыда газетага мәкалә язган булган. Ул шулай ди.
Штаттан тыш хәбәрченең редакциягә кереп баруын тәрҗемәче кызлар күреп алгандыр, күрәсең, һәм анда хәзер көлешеп утыралар бугай:
- Тагын шул катып беткән күлмәгенә бабасыннан калган галстугын асып килгәнмедер...
- Бу курткасын утыз градус кызуда саламы икән сың ул?..
- Хыть исмасак, шул чәчен генә поп кебек үстермәсен диеп йери идем, хыдай бар икән – ишеттергән ахырысы, кырдырткан бит тәки.
- Тагы берәр палитисский темыга статья алып килдеме икән инде мескенем...
- Сүләмә дә инде, аны булдыра үзе чукынчык...
- Каян шының хатьле сүз табып бетерә диген!?.
Дөрестән дә, Ахмыйның белмәгән темасы, кулланмаган сүзе юктыр. Әллә ничекләр
үзенчәлекле итеп, тирән акыллы ясап, гади кеше бер укуда гына берничек җә аңлый алмаслык итеп яза белер ул. Ул үзе дә кайчак уйлап куйгалыйдыр кебек: генийдыр ул, даһидыр. Утыз биш яшенә кадәр, мәкалә түгел, әнисенә солдат сәламеннән башка бер хат та язмаган кеше шулайяза башласын әле! Даһи димиче кем диярсең?!
Ахмыйгамы? Ахмыйга аны монда гел еөтеп торалар кебек. Ул монда бик кирәк кешедер.
Алыштыргысыз автордыр. Аның язмалары берәр атна газетада бер атна күренми торса, катастрофадыр, сюгалталардыр, эзли-сораша башлыйлардыр мөгаен.
Менә ул, редакциянең верандасындагы картон кисәкләре өстенә кирза итекләрен салып калдырыр да, эчкә узар. Беренче генә килүе түгел бит, шуңа күрә абынып егылмас.
Горур атлап керер, башны югары тотып. Ләкин барыбер цензурага абынып егылмас.
Күкүрәк киерелгән булыр, йөзенә философларча акыллылык чыгара белер. Караңгыда адашып йөрмәс, бухгалетриягә кермәс, сорашмас – үз кеше бит – туп-туры корреспондент
Йосыповның ишегенә барып төртелер. Бикле бугай. Шакып карар. Юк инде! Шуннан Хайруш
Абдулына шакыр. Ишеген бәреп, фотограф Петровка да шакып карар. Бухгалтериянең мыгырдык булса да бик урынды мәгълүматы ишетелер:
- Алар эчесе дә бергә каядыр киттеләр бугай. “Ленин юлы”на булырга тиеш. Шында беген дояркалар слеты була дигәннәр иде. Петровның дуңгызларына фураж кирәккәндер...
Хайруш та, токарьдан ниндидер шайба кырдырып алырга, диеп сүләнгән иде...
Ахмый, үз дәрәҗәсен белә торган автор буларак, моның кадәресе тәфсилле аңлатмадан соң туп-туры редактор бүлмәсенә юнәлер. Анда, ипи катысын кире архивка, суган кыягын тишек кесәгә, буш шешәне сейфка тыга-тыга, керүчене каршы алырга әзерләнәләр бугай.
Ахмый аның ише вак детальләренә кадәр белеп бетермәсә дә, чамалый булыр: тавыш чыкмый – эчеп утырадыр, дуңгыз!
Мәүли ашыктырыр Гаптерине, ашыктырыр:
- Хыть ичмасам, чабаталарыңны гына булса да киеп куй инде. Тризвилкыдагы кебек яланаяк утырасың... Тагын шында эләккең келиме әллә? Бу малай язып бирсә, эләгергә дә ызак тегел...
Гаптери баш миенең әле исереп бетмәгән соңгы күзәнәге белән чамалый: чыннап та, дерес сукалый бит бу пижон, тризвилкага – ни в куем и ни в кукаем случае! Килеп керерләр, алып кит... кит-т-терләр... Эш урын-нында, диерләр, ялан-н-наяк, диерләр... Эшеңнән күтеңә тиберләр. Э-һе-һе, бу имгәкнең сүзе хак бит, хак!
Гаптери ботинкаларын кияргә дип идәнгә үреләдер, ә редактор, кулына газета тотып, чиктән тыш җитди кыяфәткә керер. Кем керсә дә, тик кенә утыралар икән диярлек булмасын. Эш кызу бит.
Редактор кабинетына кергәндә шакып тормасаң да буладыр инде, дип уйланыр Ахмый. Үзе кеше бит ул! Шуннан соң инде кабинет ишеген тутырып ачып та җибәрер. Шул мизгелдә исерүе табан астына ук төшеп җиткән Гаптери, ике куллап ботинка шнурын тарта-тарта, гөрселдәп идәнгә авып төшәр. Редактор, мондый оказиягә бер аңлатма таба белмәсә, редактор да булмас иде:
- Чык инде өстәл астыннан, иптәшХанов, таптым мин ул газитны, мына икән бит ул!
Мында гына икән бит! Чык дим, таптым.
Пычагым! Аңламас мондый ситуацияне генә Ахмый абзагыз!
- Исәннәргенәмесез! – аның бу бисмилласы өстәл астыннан чыгып килүче Гаптеригә дә барып бәрелер.
Ул арада редактор, үзенең гадәттән тыш айнык икәнлеген күрсәтергә чамадан тыш тырышуы аркасында, урындыктан күтәрелеп торып барган җиреннән идәнгә мәтәлер.
Гаптеринең башы, өстәл астыннан чыгып килешли күзлеген борын өстенә эләргә азаплана-азаплана, бер-ике генә сүз әйтергә көч табар:
- Ә-ә! Штаттан тыш, ту ес үзебезнең хабәрчебез икән әле...
Ахмый ничек әртәлмәсен инде?! Язасың, язасың,теннәреңне ййыкламыйчы, ә алар...
Җемләләрең матур булсын диеп тырышасың, халыкка аң керсен, кешеләрнең башлары яктырсын диеп йерисең. ә алар... Кадереңне белүче бармы? Һәй, мында, редакциягә эшкә генә урнашып алсын, ну, күрсәтер иде ул сезгә, пивнушкы ыештырып ятучыларга, күрмәгәнегезне... Язган кешенең кадерен белдерттерер иде ул сездән.
- Иптәш редактор, - дияр ул, үзенең бу алкашлар белән шулай кешечә сөйләшергә тиешлегенә гарьләнеп, - Йысыпыф кая булыр икән, белмисезме?
Мәүли, исерек чакта да контрольне югалтмый торган чыныккан коммунист буларак, исерек булуны күрсәтмәүнең бер ычшанычлы юлын белә - дәшмәскә! Ул дәшми.
- Белмим, - бөтен җавабы шулдыр.
Шылай кыры сүләшергә бу мәнсез нәчәлствы качян эрәнәдер? Дышман! Йысыпфның кая булуын сездән башка да беләләр, синнән бит сүләштереп карар эчен генә сырыйлар аны.
“Ә-ә, безнең үз кешебез, иң актив авторыбыз килгән икән бит! Әдә, иптәш Селәйманыф, рәхим ит!” дип каршы алса, сыраштыргаласа, кешечә булыр ди торгандыр инде, хайван!
Имгәк! Алкаш тәре! Ахмый, шулай эчтән котырынып, сүгенеп, редактор бүлмәсенә кереп барган сул аягын кире тартып алыр да:
- Ой, гафу итегез, вакытсыз ерим ахырысы. Ярый, сау булыгыз, гафу итә күрегез инде,
- дип мыгырдана-мыгырдана, ишекне йомшак кына ябып, бөтенләй верандага ук чыгып китәр.
Нишләргә? Теннәреңне екламыйчы язган шедеврыңны газитка калдырмыйчы гына катеп китергәме сың әллә? Бу кыяшы ник шының хатьле пырдымсыз кыздыра инде?! Шул кызуда, авылга катеп китәм диеп, Язучы Ахмый башы белән Язучы Ахмый була тырып юлда машина кетеп басып тырмас бит инде ул! Бетен районга билгеле ылы башыңны кече итеп...
Редакциянең, тәрәз пыялалары әллә куелмаган, әллә куелып та коелып беткән верандасына чыккач, шундый тирән уйларга бирелеп бераз басып торды Ахмый. Куртка кесәсеннән “Мальборо” алып кабызыр. Аннары ашык-пошык урамга чыгып йөгерер. Аның нинди затлы, кыйммәтле сигарет тартканын күреп калсыннар дип түгел, юк, юк, ә болай гынадыр... үзәккә атлар.
Авылның үзәк урамы буйлап атлаганда да, гадәтенчә, бөтен тирә-якны тәнкыйди күзлек аша күрәдер Ахмый: урамнарның тарлыгы да, андагы җәяүлеләрнең машиналар белән ышкылып диярлек йөрүе дә, райкомпроф рәисенең гараж түбәсен ремонтлап маташучы колхозчылар да, районның баш ветеринары йортына күчереп утыртылган “Союзпечать” будкасы да – болар барысы да, яңадан яңа әйберләр язарга этәргеч тема булып, аның күңелен кыжгытыр һәм хәтер дәфтәренә теркәп куелыр.
- Әй, Ахмый!
Уйларга бирелебрәк кителгән бугай. Каршыңа килеп туктаган УӨазикны да күрми тыргачтын, нәрсә була инде? Их, күңелләр иҗади дәрт туплап, канатланып йерегәндә, аның ише вак-тияккә игътибар ителәме сың?!
Машина ишеген ачып кычкырган Йосыповның штаттан тыш көтүчене бик үк күрәсе килеп тормаса да, туктамыйча үтеп китмәсләр. Шофер Расихка Йосыпов шулай дигәндер. Ахмый ул арада, кулын сузып, болар белән күрешергә ашыга булыр:
- О-һә-һә! Сарыйм дус, сәлам!
Шулай канатланып күрешеп, чакырмасалар да, машинага үрмәләр.
- Редакторыгыз анда аракы ашап утыра бер мужик белән...
- Ашасын! Безгә дигәне калыр әле...
- Мин, Сарыйм дус, синең янга килгән идем бит, - дияр Ахмый, машинага кереп урнашкач. – Бер гениальный нәмәстәкәй язган идем...
- Гениальный булгач, нәмәстәкәй генә тегелдер инде ул, - Йосыпов, һәрвакыттагыча үтә
җитди булыр сөйләшкәндә.
- Синең гениальный булмаган нәрсәң бармы сың, әзи, - дип сүзгә кысылыр Расих. –
Халык безнең газитны бәдрәфкә йерер эчен генә ала бит...
Ләкин ул надан мөртәткә ачуланмас Ахмый – киң күңелле бит ул, Сарыйм белән әңгәмәсен дәвам итүдән тәм табар:
- Теге юлы язган юмористик хикәямне син кушканча кыскарта тештем. Шымарттым кайбер урыннарын. Шәп чыкты, минемчә. Тагы карарсың әле!
- Ярар, бир...
Расих һаман бәйләнмичә түзмәс шул бичарага:
- Син, Ахмый әзи, кеше башын катырып йерегәнче, үеңдә әнәңә булышсаң, бер тиеннек файдаң тиер иде исмасак.
Сарыйм да эченнән якынча шундый ук изге теләктә, ләкин дипломатик асылы болай туры
әйтергә мөмкинлек бирмимедер. Шуңа күрә: “Хазер нишлисең сың? Попуткага чыгасыңмы,
әллә кичке автобусны кетәсеңме?” – дип сорап, тегенең күңелен күрер.
Әлбәттә, редакция машинасы белән илтеп куйыйкмы сың әллә, дигәнрәк тәкъдим көткән
Ахмый әллә ни аптырап калмас:
- Кичкә хатьлек тырырмын әле... Аңгинчы син минем әйберләрне карап чыгырсың. Ул арада миңа берәр задание бирерсез дә, без мынигынак Рәсәй белән йәт кенә “Революция уты”намы, “Ленин юлы”намы элдереп катербыз. Берәр критисски статья язып ыргытырмын, атусәк газитыгыз бигерәк тешсез бит...
Үзен “Рәсәй” дип атауны бик үк өнәп бетермәсә дә, Расих аңа күнеккән бугай – аны исем түгел, ә Ахмыйның әрсезлеге җенләндерер:
- Рәсәйнең, әбит ашамичы, сине колхозлар буенча ташып йерергә башына тай типкән диеп беләсеңдер шул, - дип шатырдатып тормозга басыр ул, Йосыповлар капка төбенә килеп туктагач. – Беткән ди аларның үзләрендә синең кебек усырак иләп ерүчеләр, штаттан тыш кетүчеләр дә терлекчеләр...
Зерә хурланыр аның бу үртәүләренә Ахмый, әмма тышка чыгармас, гаръләнүен сиздермәс.
Интеллигент бит! Ник вакланып тырырга? Курткасының икенче кесәсеннән папирос алып, тегеләргә тәкъдим итәр. Сиңа – таш белән, син аларга – аш белән, янәсе.
- Әдә инде, - дип һаман пырдымсызланыр Рәсәй, - чыгар сул кесәңдәгесен.
Белеп әйтәдер.
Аннары, Рәсәй машина белән тырылдап китеп баргач, йортка кереп барышлый, Сарыймның саруын кайната башлар Ахмый:
- Карале, Сарыйм дус, юлда ычыраган бетен әдәм миңа ничектер аеруча текәлеп карый кебек. Тучны бит! Нүжәли таныйлар икән бетенесе мине?..
- Каян танысыннар сың?
- Һы, ничек каян белсенәр инде?1 Газитны бит бетенесе укый. Минем дә газитта эшләгәнне белә тырганнардыр...
- Белмим шул...
- Яп-яшь кызлар да елмаеп китәләр бит, малай.
Әллә теләгәнен чын дип кабул итү моның акылын зәгыйфьләндерә башлаган бугай –
Сарыймның башына килгән бердәнбер уй шул булыр әлеге минутта.
- Кызлар карап ерегәнче, үләнергә кирәк сиңа. Синең яшьтәгеләрнең барысында да минем яшьтәгеләрнең кызларына үләндерерлек малайлар бар. Ә син урамда кызлар күзенә карарга ыялып ерисең һаман. Картаеп бетәсең инде. Әдә, бездә капкалап алыйк та...
***
Төштән соң редакторның беркайчан да эшкә йөрмәве биредә эчке режимның бер катгый пунктыдыр инде. Шуңа күрә Рәсәй күп чакта көннең икенче яртысын үз эшләре белән чабып үткәрер. Билгеле, редакция машинасы белән. Хайруш Абдулын, редакторның беренче урынбасарын, санга сукмас, начальство диеп тә белмәс. Йокысы туйгач, типографиягә кереп, шундагы кызлар белән ике-өч сәгать ләчтит сатып алырга була – монысын да шофер штатының мөһим бер вазифасы дип карый ул. Бүген дә шундадыр.
- Таня, хочешь, мин сине а-атличный бер парин белщн познакомлю?
Таныштырулар өлкәсендә ул гына үзен атаклы белгеч дип саныйдыр шул. Тәкъдименнән беркем дә егылып китмәс.
- Не хочу! Знаю я таких а-атличных...
Ләкин Рәсәй линотип станогы яныннан тиз генә китмәс, Таняны Ахмый белән таныштыру планын такылдар:
- Ә егет шәп! Харош, гаварю. Интеллигент! Писатель...
Димче кыланышларыннан типография кызлары көлеп торыр. Шул чак ишектән, гарылдап,
Хайруш Абдулының тавышы килеп ирешер.
- Расих мындамы?
- Мында булсам, нәрсә диерсең, - диячәк аңа каршы Рәсәй, үзенең нәчәлниклеге дә синекеннән ким түгел дигәндәй.
- Мында булсаңмы? Мында булсаң, әдә киттек диермен!
- Кая киттек, диермен мин.
- Күп телеңә салынып тырма, нәчәлник кушкач, чыгуыңны бел, мертәт!
- Нәрсә “мертәт”? Нәрсә, нәчәлник булгач, рабучий кешегә ничек кычкырсаң да ярый дисеңме әллә? Мәүли әзигз әтермен... Кая барасың ул вактык машинагыз белән? Карданы улый диеп ничә кен синең дә, редакторның да теңкәсен кырытам бит инде – кылагыгызга элдегезме? Таралды аня, чык та кара! Бармыйм! Бармыйм да, еремим дә бульшы!
- Ничек инде ул – “бармыйм”?
- Шылай инде ул – бармыйм, и все! Чыгып кара машинаны!
- Барасың дидем...
- Бар, утыр да еретеп кара! Рулевойлары беткән, резиналары пеләшләнгән, кардан улый, тормозлар тытмый. “Киттек” имеш. Кит! Бар! Минем кюветка тәгәрәгем келәп тырмый.
Синеке келәсә, бар, кит! “Барасың” имеш. Сиңа җиңел ул әтергә. Ә запчастьләр сыраганда бер дә “бар” диеп тырмыйсыз. Тегендә чап, расих, мында барып кать! Шимбә эшлә, Расих, бәйрәмдә ял итмә - редакторны ерет! “Киттек” имеш, һы!
- Табырбыз, табырбыз. Карарбыз... Булыр! Әдәле, дим, чыгып кына карыйк әле!
Чыкмый да, бүтән ул машина астына керми дә торган Расих барыбер Хайруш Абдулына иярер үзе. Нәстә дисәң дә, нәчәнник бит әле, кайвакыт премия язгалый...
- Таня, син уйлый тыр. Парин мында беген, сәгать дүртләрдә алып керермен, таныштырырмын.
- Ладно уң, ладно...
- Дүртенче яртыларда бу майланып каткан халатыңны салып, күтеңне кысып тыра тырган теге резин ыштаныңны ки, йәме?!
- Болтун! Дурачок!
Хайруш Абдулы белән Рәсәй машина капоты астында кайнашкан арада Сарыйм белән Ахмый редакциягә узар. Аларның әле үз эшләре эш: Ахмыйның кичә төн йокламый язган шедеврын тикшерәсе бар, теге юмористик хикәяне тагын бер кат карап чыгасы. Икешәр стакан брашка эчелгән, тамаклар ялганган, Ахмыйның теле чишелгән, авылында соңгы бер атна эчендә булган вакыйгалар, гайбәтләр Сарыймга җиткерелгән.
Капот артыннан булса да Рәсәй боларның кереп баруын күрмичә калмас.
- Сарай, мин хазер бу нәчәнникне райпога гына итеп ыргытыйм да, килеп гитермен, йәме? Бер сүз бар иде...
- Ы-һы, ярар!
Сарыймның эш бүлмәсендә Ахмый күптән үз кеше. Бүген дә ике өстәлнең җерсен үз өстәле сыман биләп алыр, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән 6-7 бит кәгазь чыгарыр, шуларны
өстәлгә салып, баштан озак кына учы белән үтүкләп торыр. Аның бу гадәтләрен белеп бетергән Йосыпов исе китмәс – “Хазер керәм” дияр дә чыгып китәр.
Ахмый белән бер кампаниядә ике сәгать утыру йөзенә чыкса да, Сарыйм түзәр, редактор бүлмәсендә идәндә тәгәрәшеп яткан исерек гәүдәләргә күз салып чыккач, Ахмыйның шедеврларын тикшергән булып кылануга керешер. Тикшәермәсә дә белә - алты биттән ике бит калачак. Автор үзенең пеләш башын, сабырсызланып, учы белән сыпырып утырганда, ничек игътибар белән укыган формасы ясамыйсың ди инде? Тизрәк укып чык, уйланган бул, ручка белән бер-ике җөмләсен “с ходу” сызып ташла да: “Булды бу әлегә. Тагын бер кат эшлисе була әле, игътибар белән үзең карап, күчереп яз инде” дип үзенә бир!
Шуннан соң Ахмый, билгеле, баштан кызарып чыгар, аннары бераз тарткалашып алыр:
- Бигерәк күп кыскарттың бит, малай, - дияр.
Исең китмәсен! Кисүче цензор булгач, була бел инде! Анысын Сарыйм булдыра. Ул искиткеч җитди кыяфәт белән “теге юлы да синең пешеп бетмәгән хикәяңне бастырган эчен хурлыкка калганы, ә инде палитика турында язганда андый халтураның бетеннәй ярамаганныгы” турында Ахмыйга лекция укып алыр.
Дөрес, мондый тәнкыйтьләрне Ахмый башына сыйдыра алмый: ничек инде аның язганнарын кисеп, кыскартып, хәтта юкка чыгарып утырырга була?! Газитта эшлим диеп, шллш кем булалар да куялар бу әдәмнәр! Деньям кендекләре!Ахмый хатьлек Ахмыйны пыран-заран критикавайт итергә Сарай сың әле кем булган? Эчтән генә Ахмый шулай пыр тузар, ләкин тыштан, тотлыга-тотлыга, Сарыйм белән килешеп утырыр:
- Ы-ы, шул, дерес әтәсең, бысы крутарак киткән бугай, Мынысын язмасаң да булган икән шул... Аңнадым, чырдаш, аңнадым. Алайса, мына бысын да бер күз еретеп кенә чык инде,
- дияр дә, кесәсеннән тагын бер кочак кәгазь чыгарып салыр.
Уф, алласы, кая чыгып котыласы да, ничек исән каласы, дип уфтаныр Сарыйм үзенчә.
Ләкин ничек кенә ачуы килмәсен – барыбер юаныч табар: ярый соң, дияр, боларның берәрсеннән газетага бирерлек нәрсә булса да кисеп алырга булыр. Мескенкәйнең күңеле дә булыр. Тәки үзен журналист, публицист диеп йөри бит. Берәр нәрсә чыкмасмы әле
үзеннән... Аннары, икенче ягы да бар бит әле аның – шундый штаттан тыш язучылар булганда үзебезгә эш әзрәк кала лабаса!
Ниһаять, Ахмыйның учы астыннан үтүкләнеп чыккан кәгазьләрне алыр да, кычкырып диярлек укый башлар:
- Тәк знач... “Озак еллар дәвамында идеологик пәрәнҗәсен дөньяның алтыдан бер
өлешендә яшәгән халык өстенә җәеп, кешеләрне рухи имгәтеп, шәхси ирекләрне ялган социалистик демократия уйдырмасы астында тәмам юкка чыгара язган коммунистик режим аяктан егылуга карамастан, хәбәрдарлык һәм фикерләр плюрализмының барлык мәгълүмат чараларына үтеп керүенә карамастан, әлеге мәкалә кебек кискен һәм кыю язмалар
җәмгыятебезнең төрле катламнары арасында популярлык казанса да, власть башында утыручы надан түрәләр, соры тиреле бюрократлар, канэчкеч президентлар һәм губернаторлар, республиканы талаучы министрлар һәм район башлыклары әле һаман халыкка дошман булып кала бирә...” Былар, Ахмый дус, берсе дә кирәк нәрсә тегел.
Чабата хатьлек бу җемләңдә бер генә сүз дә синеке тегел бит! Кая сың конкрет материал? Качян теп элешкә гитәбез?
Белмиме сың инде Ахмый аның ишене генә?! Булмаса сың, аның сүзләре булмаса, әллә кулланырга ярамый дигәнме? Тапты бәләнер урын! Конкрет материал имеш, теп элеш имеш!
- Сың бит, Сарыйм дус, ни бит, Кереш элеше булырга тиештер бит инде?
- Мына синең мәкаләң “Бригадир Муса Сәгыйров” дип атала инде, дамы? Ике битен күз йеретеп чыктым инде ужы, ә Муса Сәгыйров исеме күренмәде әле. Мәкаләң унҗиде битле.
Кая сың мында аның үзе турында берәр нәрсә?
Аның сүзләре бетәргә өлгермәс – ишектә тәрҗемәче Гөлиянең башы күренер. Ул кереп тормыйча, ишеккә башын тыгып кына үзенең монологын тырылдатып алыр:
- Ә-ә-әстәгафирулла – машалла! Кияү егетебез дә мында икән бит! Беген туең тегеледр бит, алла ыспай киенгәнсең, Ахмый?! Сарыйм, синең райпо турындагы материалыңны тәрҗемә иткән идем, карап чыгырсың әле йәме?! Кайбер урыннарын үзең тезәткәләрсең инде шында, кытыршырак тешләрен дим. ..
- Ярар, Гелюк, ярар!
Ахмый үз адресына сиптерелгән борчакларны кабул итеп, зиһен кәрзиненә җыеп тутырып
һәм эшкәртеп тә өлгермәс – Гөлиянең башы юкка чыгар.
- Уняп кына шылай сүләшәләр микән сың мындагы катыннар минем белән, әллә чыннап ышыйммы икән? Ничек уйлыйсың, чырдаш? – дип бәйләнер ул тагын Йосыповка.
- Белмим, малай, әтәлмим...
Коридорда баштан “Ахмый! Сарай!” дигән тавыш яңгырар, аннары, дапыл-допыл итек
өстерәп, кемдер эчкә узар. Монысын танымаган кеше юк, бу – Рәсәй итекләренең тавышы.
Ул мондагы халыкны бер дә тик кенә тотмас, тәрҗемәче хатыннарны кысып туйса, йә
Йосыповтан, йә Хайруш Абдулыннан тәмәке кысар. Ә Ахмыйны туры китерсә, өйләндерергә керешер.
- Ахмый, бер тарттыр әле! – кереп җитмәс борын шулай атакага ыргылыр.
Әзерләп куйганнар ди сиңа монда сигарет! Ахмыйны тепсез кесәле яврәй миллионеры дип беләләрмедер.
- Юк, бетте бит, Рәсәй дус! Валлаһи газыймдыр, юк! Булып та бирмәсәм, мына шында җир йытсын! – дияр Ахмый, күзен дә йоммыйча.
Шыттыра белә инде анысы. Өстәл почмагына килеп утырган Рәсәй аңа озак ялынып тормыйдыр, Сарыймны чакырырга гына кергән бит ул.
- Сарай, әдәле, бер сүз бар. Сручны!
- Мужыт, мин генә чыгып тырырмын, мишәйт итсәм. Сүләшегез шында гына, - дип сөйләнеп калыр алар артыннан Ахмый. Ә үзе тагын хурланыр инде, тагын гарьләнер: имгәк! Дияр аның кимсетелгән “мин”леге, шул шафур кисәге дә мында кеше булып йери бит, ә?!
Бу вакыт Рәсәй Сарыймга үзенең планын сөйләп ятадыр инде:
- Мин Таня белән сүләштем. Ахмыйны бер кызык итик әле. Бер-ике тен буена Таняның ишек тебен саклап чыксын әле.Син дә, давай, кыс: “үләнергә вакыт инде сиңа” дигән бул, “утыз тугыз яшеңдә ерисең инде кеше келдереп” диген. “Алай ярамый” итенгәлә.
Сине тыңный ул. Беген кичкә кинага барырга күндерергә кирәк. Анда беген какрас секс күрсәтәләр...
Сарыйм аның ише комедияләргә каршы түгел түгелен, ләкин кайвакытларда Ахмыйга карата бер хис кичерә ул – җәлләүмедер шунда, ихтираммыдыр. Бозык түгел ул – Ахмый. Күңел сафлыгымыдыр, беркатлылыкмыдыр. Бозылмыйча, үзе булып кала белә. Үзен кемгә саный – шуңа саный, яшереп тормый. Гади булып кыланмый. Бар булганы – тышында. Шуңа күрә аннан көлү дә гөнаһ кебек.
- Үзе дә үләнергә кирәклекне аңныйдыр инде мескен. Ыялчан инде мына...
Ә Рәсәй һаман таптар Ахмыйны:
- Ул епыш гымере буе бер катын-кызны тытып та караганы юктыр әле. Үләнгесе бик келидер дә бит... Үзең беләсең бит: шылар белән кызармичы сүләшә генә дә алмый.
Күзләренә карарга туры килсә, ерәге табан тебенә тешәдер. Күтәрелеп карый да алмый бит, кая инде ул тытып карау?!
***
Икенче көнне иртән, “УАЗиг”ынтулай торак каршында калдырырга гадәтләнеп беткән
Рәсәй, тәрәзәдән тышка карагач, корт чаккандай сикереп куяр да, бөтен “общяга”ны яңгыратып сүгенер:
- Типте бия тәртәгә!
Сүгенмәссең, кичтән тәрәз каршында калдырган машинаңнан җилләр искән булса!
Йокыдан уянганда аның башында бер генә уй булгандыр: бара хазер эшкә, Ахмыйның тенге маҗараларын Танядан сүләтә, аннары шул комедияне, детальләр белән тагы да баета тешеп, халыкка җиткереп йери. Бетте, былай булгач башка – кайгы, дышманга – кишер яфрагы, дияр ул мондый чакларда. Шәйтанын чукындырыйм!
- Карчык, машина кая?
Карчык дигәне үзе кая сың әле? Ә-ә, Таня янына кереп киткәндер, ахириләр бит. Мында
Таня белән Ахмый кайгысымы сың хазер? Машинаны ырлаганнар бит, машинаны! Ә ул таң тишегеннән баласын күтәреп, кәмит юлында йери.
Рәсәй өстәлдә булган ризыкны ашык-пошык бер-ике капкалар да, авызын тутырып чәйни-чәйни, ачык ишектән тулай торак коридорына акырыр:
- Карчык дим!
Ул үзенең бушлат кесәсеннән машина документларын барлап торган арада хатыны кайтып керер.
- Нәстә, карт, - дияр ул, болытсыз күк йөзе кебек чиста итеп һәм сабыр гына, - куриксыз калган маймыл кебек акырасың? Кая былай ашыгасың? Ашадыңмы сың?
- Какуй мында ашау? Машина юк! Ә син “ашадыңмы?” сукканнар машинаны! Зарразылар!..
Эр-яңы машина бит! Әле карданын узган атнада алыштырган гына идем бит. Нишләргә?
Нишләтергә?
Рәсәй тузса тузар ичмасам. Пыр тузар. Бөтен эче тышына чыгар. Туры кая барып кемгә бәрелергә белмәс. Сарай янынадыр мөгаен. Шыннан да шәбрәк киңәш бирүче булмас. Йүнне сүз чыкса шыннан чыгыр. Башы эшли, берәр нәрсә уйлап чыгарыр. Үдә генә булсын! Эшкә китеп элгермәгән булса ярый. Ә хатә... нинди эш әле бу вакытта? Таң тишегеннән...
Хдә генә булсын! Үдә генә булсын!
Йөгереп диярлек Сарыймнар турысына барып җиткәндә күрер Рәсәй: капкалары ачык, ишегалдында кемнәрдер бар, әллә машина да шунда... Әллә?..
Уазигы мында ахырысы дигән бер мизгеллек шатлыгы аякны йортка атлап керүгә эреп юкка чыгар.Сарыймнарга кунаклар килеп төшкән икән. Ну, вакытын белеп йериләр дә инде, кирәкле кишер яфраклары! Сез генә гитмәгән идегез мында. Хазер Сарай, беренчедән, эшкә бармаячак, икенчедән – югалган машина турында ишетәсе бик килеп тырыр микән?!
Ай-һай!
- Сарай!
- Ә, Рәсәй икән! Кер, әдә...
- Ни бит, малай, бер сүз генәбар иде...
- Нинди план кырдың тагын, нинди эшләр белән янып ерисең таң тишегеннән?
- Юк, какуй мында план? Кил әле мындарак!
Урамга чыгышлый капка ябылуга проблеманы кабыргасы белән куя Рәсәй:
- Машинаны куып киткәннәр ахырысы... Иртән чыктым – юк!
- Кая юк?
- Кичтән калдырган урынында!
- Юкны сүләмәле!
- Бик сүләмәс идем дә бит, малай, мине хазер утырталар бит инде... Нишләргә? Әт нишләргә!
Сарыйм, өченче көн кич кайтарылып, кичә көне буе киптерелеп, кичтән җыеп куелган печәнне абзар башына менгезү мәшәкатен башының бер ягы белән уйлар, Рәсәйнең машина кайгысына икенче кырые белән кереп карар. Торып басыр, Рәсәйне ияртеп, эндәшмичә генә йортка кереп китәр, печәнне кулы белән тоткалап карар. Кунакларына эндәшер:
- Әзи, барыгыз, керә тырыгыз! Хазер кереп гитермен.
Печәннең кибеп җитмәгән үләннәрен кулы белән капшый-капшый үзалдына сөйләнеп алыр:
- Һи, мыны кире таратмыйчы булмас әле, - дияр. – Йыртыгызның икенче ягын карадыңмы сың? Мужыт, уняп кына яшьләр күчереп куйгандыр...
Аның соңгы сүзләре – детективның Рәсәйгә бирелгән беренче сораулары бит инде. Аннары печәнне бөтен йорт буйлап җиргә, йортта торган бөтен нәрсәләр – бүрәнә өеме, кунакларның машинасы, балалар велосипеды, эт оясы, абзароның ауган капкасы – өстенә киптерергә тарата-тарата, икәүләшеп югалган машина проблемасын анализларлар:
Милицыга хабәр итергә ярамый – раз, редактырга әтергә ярамый – тәк! Ә нишләргә - шайтан белгән!
- Кичтән “салган” идеңме сың әллә? Салып берәр кая калдырганыңны хатерләмисеңме?
- Исключено! Капмадым да, иснәмәдем дә! Кич буе телеви...
- Бандитлар заманасы бит, урамда калдырма диеп күпме әттек инде, үзең гаепле!
- Сың бит инде... ни...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Штаттан Тыш - 2
  • Büleklär
  • Штаттан Тыш - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4476
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2278
    29.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    40.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Штаттан Тыш - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3112
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1626
    31.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.