Latin

Шоу-бизнес

Süzlärneñ gomumi sanı 648
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 462
46.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Бу шәһәр кешесенә рәхәт тә соң. Күңел ачу урыннарының ниндиләре генә юк, ул рестораннар, төнге барлар, казинолар, тагын әллә нинди шоулар дисеңме — бар да бар. Кемдер күңел ачып, акчасын туздырса, икенчеләре шулар хисабына кесә калынайта.
Ә авыл җирендә халык томана. Эш-эш дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр тирес корты шикелле җирдә казына, терлеген асраган була, игенен игә, ә үзенең, өстенә кияргә кырык ямаулы телогрейкасыннан һәм аягындагы ертык галош кидертелгән «сучинкә»сеннән башка, кияр әйберсе дә юк. Тормышмыни соң, эшләгәненә күрә күңел дә ачмагач?!
Элекке елларда Көнкүрмәс авылы клубында кино күрсәтеп йөргән, хәзер һәр йорт­ка телевизорлар, видиклар үтеп кергәч, киноның модасы беткәнлектән, вакытлыча өй тирәсендә кайнашучы Гарәпша Әфләтунов авыл халкының ялын күңелле оештыру турында озак баш ватты. Дөресрәге, шул сылтау белән бераз акча да эшләп алырга иде исәбе. Ягъни мәсәлән, шоу-бизнеска керешмәкче. Уйлый торгач, уйлап та тапты. Башлы кеше лә ул!
Көннәрдән беркөнне Гарәпшаларның тавык кетәклеге ишеге өстендә «Шоу-бизнес ООО «Калай әтәч», ЧП Әфләтунов» дигән язу пәйда булды. «Бизнес»ның нәрсә икәнен чамаласалар да, «шоу»ның нәрсәне аңлатканлыгын авылдагылардан беркем дә белми иде. Сораучыларга: «Кетәклек шаулап тора башлагач, шоуның нәрсә икәнен үзегез аңларсыз», — дип кенә җавап бирде ул. Ә «ЧП» шәхси эшмәкәр дигәнне аңлата икән. «ООО»ларын Әфләтунов үзе дә белмәде.
Шоу дигәч тә, әллә ниләр уйлый күрмәгез, әтәчләр сугыштыру уены гына оештырырга булды Гарәпша. Испаниядә үгез сөзештерәләр, Америкада тараканнар ярыштыралар, дип ишеткәне бар иде аның. Көнкүрмәс авылы Европадан кай ягы белән ким соң, дип уйлады ул.
Кичләрен авыл клубы янында карта сугып, сыра чөмереп, тәмәке пыскытып, анекдот-мәзәкләр сөйләшергә җыела торган авыл мужиклары, хәзер инде култык асларына әтәчләрен кыстырып, Гарәпша йортына агыла торган булдылар. «Калай әтәч»кә керү — тамашачыларга 5 сум, ә әтәчеңне кыстырып килеп, турнирда катнашырга теләсәң, 10 сумыңны чыгарып сал!


Шул көннән башлап, Гарәпшаның тавык кетәклеге гөрләп торды. Әтәчләр сугышканда тирә-якка каурый-мамык оча, авыл мужиклары «ур-ра» кычкырып, сызгырып, аларга көч биреп торалар, Гарәпшаның кесәсенә акча ага. Көненә 500 сумнан да ким кермидер. Әфләтуновның эше хутка китте. Кетәклекне киңәйтебрәк җибәрде, тамашачылар өчен агач утыргычлар әмәлләде, музыка көйләп куйды.
Бу уен азарты дигән нәрсә зерә искитмәле нәрсә бит ул, җәмәгать! Шоу-бизнес ачылып берәр ай үттеме икән, Көнкүрмәс авылын әтәч сугыштырудан башка күз алдына китерү дә кыен иде инде. Әлегә кадәр ансыз ничек яшәгәннәрдер? Терәлеп тора торган күршеләр үз ишегалларында бушлай гына сугыштырсалар да була бит әтәчләрен. Юк шул, акча түләп, Гарәпшаның тавык кетәклегенә керәләр.
«Частный предприниматель»нең эше шулай җайлы гына барган булыр иде дә бит. Бөтен эшне Хәнәфинең әтәче... Юк, юк, хатыны бозды. Моңа кадәр, Хәнәфинең әтәче авылдагы башка әтәчләргә баш бирми иде. Кайсы белән бергә-бер чыкса да, ул — җиңүче. Шуңа күрә аңа «Авылның абсолют батыр әтәче» дигән титул да бирелде. Хәнәфинең күршесе Кәли моннан көнләшеп йөргән икән, чукынмыш. Көннәрдән беркөнне ул да култык астына бер әтәч кыстырып килгән. Голландский токымлы, ди. Бертуган абыйсы аша Мәскәүдән махсус кайтарткан тегене Кәли. Үзе үләксә шикелле ябык, бәләкәй булса да, сугышырга бик маһир булып чыкты голландский әтәч. Өсләренә очып кына куна да, канатлары белән пыр-пыр бәргәләп, сугып та ега башка әтәчләрне. Хәнәфинеке дә озак чыдамады. Теге бер-ике мәртәбә сикергәч, читлек буйлап йөгереп кача башлады. Очып куна да чукый Кәлинең әтәче, очып куна да чукый. Чукыган саен бер учма каурый-мамык йолкып ала. Чирек сәгать узды микән, Хәнәфинең ярымшәрә әтәче канга батып, бер почмакка чүмәшкәч, Әфләтунов, сыбызгысын сызгыртып, уенны туктатты да җиңүчене игълан итте. Кәлинең авыз колакта иде...
Икенче көнне Хәнәфинең хатыны тавык кетәклегенә чыккан җирдән ут капкандай йөгереп керде дә:
— Нишләттең ул әтәчне? Кара канга батырганнар бит! Бер почмакка кереп поскан, тавыклардан да курка мескен. И, Ходаем, болай булса, күкәй күрәселәр юк икән, — дип гауга чыгарды.
Әтәче җиңелү кайгысыннан болай да күңеле төшенке Хәнәфидән бер сүз дә тартып ала алмагач: «Ну, Гарәпшаның күрмәгәнен күрсәтәм», — дип җиңнәрен сызганып, түбәночка Гарәпшаларга йөгерде. Аңа юлда әтәчләре шоу-бизнес корбаны булган тагын берничә хатын кушылган. Тегеләр ярты сәгать дигәндә, Гарәпшаның «Шоу-бизнес ООО...» сын ватып-җимереп бетергәннәр.
Шул көннән башлап, Көнкүрмәс мужиклары вакытларын элеккечә клуб янына җыелып, мәзәк-анекдотлар сөйләп үткәрә торган булдылар. Әйтерсең лә, Әфләтуновның «Калай әтәч» шоуы бөтенләй булмаган...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.