Latin

Шигырьләр - Зыя Мансур

Süzlärneñ gomumi sanı 827
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 514
49.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ТАҢСЫЛУ ӘКИЯТЕ
Айда түгел, без яшәгән җир өстендә,
Элек түгел, хәзерге бер тыныч көндә,
Сирәк очрый торган матур бер кыз туа.
Хәйран кала хәтта Зөһрә йолдыз моңа.
Көнләшәләр чәчәкләр дә бу кыз тугач,
Бигрәк сылу дип соклана ай һәм кояш.
Чыннан да кыз асылларның асылы бит,
Исемен дә тиң кушканнар Таңсылу дип.
Бала түгел, курчактыр бу диләр аны.
Чибәрлектә ерак китә кызның даны.
Ләкин ничек аңларга соң, нәрсә булган?
Тавыклар да кыт-кыт көлә чибәр кыздан.
Юк, юк, диләр, булмый мондый кызны мактап.
Кирәк булса, мактый бирсен әнә ахмак.
Апалар да, абыйлар да мактамыйлар,
Әбиләр дә аңа карап шатланмыйлар.
Ямьсез, диләр. Нәрсәдә сон сере моның?
Гадәт ягы начар икән сылу кызның.
Уйнамый ул дус-ишләре белән бергә,
Теләми дә кеше белән сөйләшергә.
Бөтенесен эшли алам берүзем, ди,
Ни әйтсәң дә: мин беләм, син белмисең, ди.
Тыңламый ул олыны да, кечене дә.
Кирәге юк миңа, ди ул, һичкемнең дә.
Шуңа бит ул кеше-фәлән күреп калса,
Я абзарга, я мунчага кереп кача.
* * *
Көннәрдән бер көнне кызның дус-ишләре,
Язгы гөлләр сипкән чакта хуш исләрен,
Җыелалар олы урман аланында,
Бергәләшеп уйный-көлә алар монда.
Яшел урман матур итеп шаулап тора,
Куакларда мең төрле кош сайрап тора.
Кай төштәдер чишмә ага чылтыр-чылтыр,
Ә чәчәкнең бу аланда чуты юктыр.
Күбәләкләр уйный-уйный оча монда,
Рәхәт тә соң язгы урман кочагында!
Куелыкта мыштым гына йөри аю,
Уе аның берәр кызны алып таю.
Курка ләкин: кызлар күмәк икәннәр, ди,
Минем хакта, ахры, белеп килгәннәр, ди.
Уңнан карый, сулдан карый киң аланга,
Эше поша эше уңай булмаганга.
Нәкъ шул вакыт ишетә ул үз алдында,
Ерак түгел, ике адым, өч адымда,
Ләкин теге дус кызлардан бер як читтә
Кемдер йөри, аю бар дип белми һич тә.
Кемдер йөри, мыгырдана "мин" дә "мин" ди,
Куян килеп чыкса, алыр кирәген, ди.
Төлкене дә көлке итәм куркытып, ди,
Аюлар да кача миннән шыр итеп, ди.
Очыну да, масаю да чиктән ашкан,
Борын дисәң, күтәрелеп күктән ашкан.
Сиздермәскә тели куркып калтыравын,
Ни кирәге бардыр тыштан ялтырауның?!
Дусларының шат уйнавын күрә, көнли,
Кушылыр иде, тәкәбберлек ирек бирми.
Ялынсалар кушылам, ди һәм шул вакыт
Аю алып кача аны җил уйнатып.
Дус-ишләре ишетеп кала чырылдавын,
Аңлый алар куелыкта ни булганын.
Таңсылуны аю алды, диләр алар,
Тизрәк ярдәм итү өчен кузгалалар. –
Туктагыз,-ди, берсе әйтә,-уйлап карыйк,
Ул юньсезне ни өчен без юллап барыйк?
Без бит кирәк түгел идек аның өчен,
Аю белән үз көнен үзе күрсен.
- Юк,-ди кызлар,-әгәр аны коткармасак,
Мондый хәлдә "начар кыз" дип туктап калсак,
Без үзебез начар булган булыр идек,
Әйдә, тизрәк аңа ярдәм кулы бирик!
Әйе, кызлар дөрес әйтә: кырдамы син,
Таулар-ташлар арасында, судамы син,
Уттай чүлдә авыр юллар үтәсеңме,
Беркайчан да истән җуйма иптәшеңне.
Хәтта үзең авыр хәлдә калганда да,
Көч кызганмый, күрсәтә бел ярдәм аңа.
Начар иптәш дип карама, була бирсен,
Авыр чакта үзең яхшы була бел син!
* * *
Менә аю сараенда, таш идәндә,
Караңгыда һәм салкында баш игән дә,
Газаплана богаулы кыз көннәр буе,
Күз яшьләре ага озын төннәр буе.
Үкенә кыз: "Ник дуслардан читтә йөрдем,
Минем өчен һичкем кирәк түгел, дидем.
Аерылганны аю ашый диләр иде,
Нигә мин гел сөйләдем үз сүзләремне?!
Кызлар бар да көләләрдер миннән хәзер,
Әйбәт булды акылсызга, дигәннәрдер..."
Төгәл җитмеш җиде көн дигән көнне
Әйтә аю: мин бу кызны буам инде.
Чибәрлеккә чибәр, ләкин җитте чират,
Ашыйм инде бу кызны мин, ди ул ырлап.
Тәмләнгәндер, инде озак сакладым, ди,
Эсседә дә, салкында да какладым, ди.
Уйлый-уйлый кызны йоту шатлыкларын,
Эзли аю таш сарайның ачкычларын.
Куе урман талгын гына шаулап тора,
Куакларда мең төрле кош сайрап тора.
Кай төштәдер чылдыр-чылдыр чишмә ага,
Билгесез шул кыз язмышы һич тә аңа.
Туктагыз сез, сандугачлар, сайрамагы,
Мең яшәгән карт агачлар, шауламагыз.
Аюның теш шакыганы ишетелсен,
Шуны ишетеп яклаучылар бире килсен.
Юк, шаулагыз! Әнә, авыр юллар үтеп,
Дустыбызны коткарырга кирәк бит дип,
Иксез-чиксез газап чигеп йөри торгач,
Арып-талып җан-фәрманга эзли торгач,
Аю өен табып алган инде кызлар,
Ерткыч белән хисаплаша кыю кызлар.
- Даешь,-диләр,-даешь безнең Таңсылуны!
Ләкин аю һич көтмәгән иде моны.
Белми кая керергә дә, аптырый ул,
Көчле бизгәк тоткан кебек калтырый ул.
Алда торган кыз өстенә ыргыйм дисә,
Көтелмәстән җилкәсенә күсәк төшә.
Уңга ыргый, кундыралар сул ягыннан,
Сулга карый, тондыралар уң ягыннан.
Йөз дә түгел, мең дә түгел кызлар монда,
Искитәрлек корал да юк кулларында.
Берсенең дә мылтыгы һәм кылычы юк,
Җиңә монда бердәмлек һәм куркусызлык.
Таңсылуның салдыралар богауларын.
- Рәхмәт,-ди кыз,-коткардыгыз, туганнарым.
Сабак булсын,-ди ул,-монда тилмергәнем,
Аерылмам сездән гомер-гомергә мин!
Иптәшләрен кочаклый кыз:- Рәхмәт! Рәхмәт!
Аю кача, күз дә ача алмый рәтләп.
Утта янган кебек сизә бөтен тәнен,
Үзе генә белә аю үзе хәлен.
Теле булса, ул да әйтер иде бүген
Иң зур көчнең бердәмлектә икәнлеген.
* * *
Шул көннән соң Таңсылуны күргән халык
Карап тора шатланып һәм хәйран калып.Дусларыннан аерылмый икән, диләр,
Йөзе моның нурдай балкып киткән, диләр.
Куаналар чәчәкләр дә бу хәл тугач,
Сылу кыз дип сокланалар ай һәм кояш.
Зөһрә йолдыз - Венера планетасы­ның безнең халык арасында та­ралган поэтик исеме
сылу - чибәр, гүзәл
алан — болын
шыр итеп — куркып
истән җуйма - онытма
каклау - тозлап киптерү (итне, ба­лыкны)
җан-фәрманга
бизгәк тоткан кебек — шашынып;
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.