Latin

Шигырьләр - Зөлхәбирә Ишбирде

Süzlärneñ gomumi sanı 3580
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
32.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
КИЛӘЧЕМ МИНЕМ
Тамырларда кыпчак бабам каны,
Идегәйләр каны агыла,
Ирек сөйгән Сөембикәнен,
Гореф-гадәтләре чагыла
Киләчем минем
Киләче
Ана сөте белән
Әстерхан җыры
Әнием
Әтием
Беренче укытучым
Күрше
Шау чәчәктә чияләр
Карт тополь
9 май
Киләче алмалары
Тегүче
Кырыс диләр аны
Сугыштан исән кайтканнарга
Ят мәхәббәт миңа кирәкми
Нинди рәхәт икән тынычлык
Әстерхан авыллары
Җанай
Кызан
Гөлмирә
Туган көнең белән котлыйм
Ризыкларың читкә таралган микән?
Казан
Артта Казан кала
Шагыйрә Клара Булатовага
Таныр микән?
Сабырлык
Моң сагышка тулы йөрәгем
Беренче мәхәббәт
Бик сагындым
Сагынып кайтам
Туган Җирнең тарту көче
▲ Киләчем минем
җыр Румил Кужамкулов музыкасы
Киләчөм минем
Синнән башлана,
Зур мәхәббәтем
Зур туган илгә
кушымта:
Зур туган илгә (2т)
Чиксез галәмгә,
Кешегә, җиргә.
Тәүге адымым
Синең куөныңда,
Синең кырларда,
Баллы буенда.
кушымта:
Баллы буенда, (2т)
Якты хыялым
Туды уемда.
Күп җирдә йөрдем,
Синнән аерылып,
Каршымда һаман
Син тордың балкып.
кушымта:
Син тордың балкып, (2т)
Өмет чаткасын
Миндә уятып.
1985 ел.
▲ Киләче
(Авылым тарихыннан)
Борын-борын заманда,
Әллә легенда, әллә чын,
Әстерхан янында гына
Бер кабилә яшәгән.
Җирдә казып ясалган өй
Булган торак йортлары,
Тирәсендә үлән үскән,
Терлекчелек кәсебе.
Башлыклары-карт аксакал
Законны ул чыгарган,
Гаеплеләрне хөкемләп,
Җәзаны да ул биргән.
Ничә буын шулай яшәп,
Килеп киткән дөньядан.
Тора-бара кабиләдә
Кеше саны күбәйгән.
Тыныч яшәп торган чакта
Чабу килгән аларга:
Угры килгән, карак килгән,
Мал-туарын урларга.
Баскынчылар бик күбәйгән,
Ешрак килеп йөргәннәр,
Кешеләрне үтергәннәр.
Малын алып киткәннәр
Кабилә төшкән кайгыга,
Җыелып киңәш иткән.
Тынычрак җир эзләргә
Биш-алты атлы киткән
Эзләүчеләр туктаганнар
Бер зур елга янына,
Ләкин монда урнашырга
Мөмкин түгел таг ын да.
Елганың аргы ягына
Төзесәк өебезне,
Төрле карак - яманнардан
Бу елга саклар безне.
Шундый карар чыгарып,
Кайтканнар эзләүчеләр,
Кабиләнең бер өлеше
Ашыгып күчеп киткән.
Елгага килеп җиткәннәр,
Саллар ясап кичкәннәр.
Тирә як бик киң икән,
Игенгә дә, терлеккә дә
Бик уңайлы җир икән.
Иңкүлөкләр суга тулган,
Камыш - җикән каплаган;
Түбәләрдә ачык буяк үскән,
Кеше аягы таптамаган.
Болыннары иксез-чиксез,
Сусыл-йомшак үләннәре,
Көше буе күренмәс,
Җиткәндә печәннәре.
Язгы ташу вакытында
Су кергән болыннарга,
Килгән кешеләр гаҗәпләнгән
Сарыктай сазаннарга.
Матур җир тапкач үзләре,
"Кил-әче"-дип, чакырган,
Кабиләдәш туганнарын
Иделнең аръягыннан.
Монда өйләр күбәйгән,
Авыл үскән, зурайган,
Килгән кешеләр авылны
"Киләче" - дип атаган.
Авыл халкы - кардәшләр
Дус - тату яшәгәннәр.
"Киләче" - исеме матур бик
Бер дә үзгәртмәгәннәр.
Беренче булып килгәннәр –
"Агайлар"-дип аталган,
Ә соңыннан аларга
"Морза" исеме кушылган.
"Морза"-дип аталуның да
Сәбәпләре бар икән,
Агайларның бер кыюы
Патшага барган икән.
Мысалбик дигән аксөяк
Николай беренче белән
Кара-каршы утырып сөйләшкән,
Күп мәсьәләләр чишкән
- Үсмер чактан ир балалар
Солдат булып үссеннәр
Көньяк чикләребезне
Сакларга өйрәнсеннәр.
Хәзер ул яклар хәвефле
Чикләрне ныгытырбыз,
Илнең тынычлыгы өчен
Җанны да кызганмабыз.
Зур игътибар белән патша
Морзаны тыңлап торган:
"Сәяси яктан гыйлемле Кеше икән",- дип уйлаган.
"Князь" Урусов",- дип язылган
Алтын тартма тапшырган,
Үзенең дә максатларын,
Кирәкләрен яздырган.
Шуннан бирле Мысалбикның
Асылы, нәселенә
Кнәз дәрәҗәсе иңгән,
Хәзерге көнгә хәтле
Фамилия килеп җиткән.
1980ел.
▲ Ана сөте белән
җыр Румил Кужамкулов музыкасы
Ана сөте белән
Тәнгә, җанга сеңгән,
Онытылмас булып
Йөрәгемә иңгән.
кушымта:
И, туган авылым,
Күңелем түрендә. 2 кат
Иң кадерле мирасым син
Йөрәк төбемдә.
Кырларыңда синең
Аягыма бастым,
Әлифбамның битөн
Башлап синдә ачтым.
кушымта
Дөнья ямьлелеген
Тормыш газапларын
Татыдым синдә,
Алдым сабакларын.
кушымта
Тәүге мәхәббәтем-Гөлле басуларың,
Җимеш бакчаларың,
Моңлы тугайларың.
кушымта:
И: туган авылым,
Күңелем түрендә. 2 кат
Иң кадерле мирасым син
Йөрәк төбемдә.
▲ Әстерхан җыры
Сулар ага, сулар ага
Әстерхан якларында,
Сулар тәмле, тугай ямьле
Идел тармакларында.
Челтер-челтер сулар ага,
Ашкыналар диңгезгә,
Чал Каспий дулкыннарында
Очрашып тирбәлергә.
Сулар ага диңгез булып,
Кайда икән ярлары,
Оялчан кызлар кебек
Күлмәкләрен төреп
Су эченә-кергән таллары.
Сулар ага болыннарга,
Үзәннәргә, күлләргә,
Балыклар уылдык чәчә
Яшереп үләннәргә.
Сулар ага басуларга
Ак ашлык үскән җиргә.
Кырлар тула яшелчәгә
Болыннары гөлләргә.
1985
▲ Әнием
Юлларым каршында
Иге юк, чиге юк,
Шулай да, борылам үзеңә;
Шатлыгым булса да,
Кайгылар басса да,
Мин мохтаҗ әнием сүзеңә.
кушымта:
Яныңа кайтам да,
Сагынып чит яктан
Канатың астына сыенам.
Күзеңнән нур алам,
Сүзеңнән юанам,
Иң газиз учакта җылынам.
Ваемсыз баладай Беразга булса да,
Дөньямның барлыгын онытам.
Әйтерсең җиһанда Давыл юк бер якта,
Барысы да кала еракта.
кушымта:
Яныңа кайтам да,
Сагынып чит яктан
Канатын, астына сыенам.
Күзеңнән нур алам,
Сүзеңнән юанам,
Ин, газиз учакта җылынам.
1970 ел.
▲ Әтием
Мәңге сүнмәс бер моң булып,
Яшисең күңелемдә,
Балачакта күп еладым
Сагынып аулак җирләрдә.
Этием, мине күрмәдең,
Мин дэ сине белмэдем,
Уйларымда, күңелемдә Һаман юксына идем.
Бик күрәсем килә иде
Чыраеңны, төсеңне,
Бер җирдән дә табалмадым
Фото - рәсемеңне.
Яшь чагымда рәвешеңне
Төзөдем хыялымда,
Яхшы, уңган кеше булып
Яшисең уйларымда.
Чәчәк атарга олгерми
Бөреләрең коелды,
Чәчәк кебек мәхәббәтөң
Үзең белән өзелде.
Әнием бит җырларыңны
Гомер буе җырлады,
Кара кайгылы көнендә
Миңа карап юанды.
Исем-нәселеңне йөртәм,-
Мин бердән-берең синең.
Йорәгемнең иң түрендә
Басылмас сагышым минем.
1958 ел
▲ Беренче укытучым
(Тимербулат кызы Кәлимәт апаема багышлыйм)
Таң нурлары кебек балачактан
Җылы булып сеңгән күңелгә,
Кешелекнең эталоны булып
Йөрәкләргә кергән мәңгегә.
Йөрәк җылысына төреп безнең
Кырыбызга чәчтөң саф орлык,
Тыйнаклык, сабырлык алдык сездән,
Сынауларга каршы торырлык.
Беренче укытучым соекле,
Бурычлы без сезгә һаман да.
Намус белән яши шәкертләрең
Олы оәхет бармы моннан да?
Сәламебезнең иң ялкынлысын
Йомшак, саф җилләр сезгә илтсен,
Рәхмәтебезнең иң-иң олысы,
Моңлы җыр булып барып җитсен.
1986 ел
▲ Күрше
Куршем, укытучым, дустым - Миңнулла кызы Хәмсәнә апаема багышлыйм
Иртә торып суга барам,
Сез киләсез су алып,
Зифа буегызны күрөп,
Карап торам сокланып.
Матур сөйкемле йөзегез,
Эшкә уңган үзегез;
Елмаеп сәламләшәбез,
Бик ягымлы сүзегез.
Ничә еллар, һәр көн таңда
Сезне күрү теләгем,
Исәнлек-саулык белгәнче
Тынычланмый йөрәгем.
Серләшәбез чын күңелдән
Якты дөнья ямьлерәк,
Бер-береңне хөрмәт итсәң,
Яшәү җирдә тәмлерәк.
Туганнар да, дуслар да күп
Тик алар түгел күрше.
Егылсаң да, еласан, да
Иң беренче күрүче,
Тизрәк ярдәм бирүче.
1957 ел
▲ Шау чәчәктә чияләр
Апрель буе Җил исә,
Җил артыннан Җил куа.
"Әстерхан яңгыры" дигән
Ком буранын туздыра.
Күз ачып булмый комнан
Авыз борынга тула.
Чияләрнең исе китми Чәчәк атып утыра.
Ак чәчәктә чияләр
Шау чәчәктә чияләр
Иеләләр, бөгеләләр
Сынмый гына чияләр.
Тик кешеләр чыдамсыз,
Җилне, комны тиргиләр
Авыз-борынга тулып
Йөдәтте инде",- диләр
1975 ел.
▲ Карт тополь
Бик сагынсам авылымны
Карамыйм буранына,
Эссе,- димим, суык,- димим,
Чыгамын юлларына.
Ун чакрым Җәяү киләм,
Син чыгасың каршыма,
Арыганнан, талчыкканнан
Шифа биреп Җаныма.
Күпме дәрт бирдөң, карт тополь,
Авылым баласына?
Яшьтәш дип әйтәләр сине,
Бабамның бабасына.
Тарих вакыйгаларында
Шаһит диләр бар эштә,
Күреп, карап торасың бит,
Күпме сер синен, эчтә.
Киткән чакта озатасың
Хисләремне сизәсең.
Йөрәк әрни чит авылда,
Юатып баш иясең.
▲ 9 май
Тугызынчы май. Мәскәүдә парад
Совет коралы дөньяга терәк.
Самолетлар, танклар, ракеталар.
Кемгә кирәк ул? Кемгә кирәк?!
Беркайчан да алар кирәкмәсен,
Кулланырга аны язмасын!
Халыкларга үткән гыйбрәт булсын,
Киноларда гына каралсын!
1986 ел
Күзләр тулы кайнар яшь белән,
Текәлгән алар исемлекләргә,
Укыган саен һәрбер исемне
Тере булып күренә күзләргә.
Әнә Хамит, Ногман бабам улы
Кырыгынчы ел Армияга китте.
Янында ук Йосыф - энесе
Яңак кырыярга да өлгермәде.
Югарыда Габдулла абыйлары
Ул офицер, госпитальдан чыккан
Кырык беренче елның көзендә
Кайтып китте берничә көнгә.
Әнә гражданнар сугышы батыры-
Өлкән Самат абый Бердиев.
Аңа халык исем кушкан
"Красный партизан",- диеп.
Янында тора энесе Насыйр
Ул шаяртучан егет иде,
Һәрвакыт колеп йөрүчән,
Шат күңелле кеше иде.
Ишбирдиевларга туктала күзем: Туктар,
Маннап абыйлар.
Кызлары, уллары басып торалар,
Инде алар эби-бабайлар.
Һәйкәлнең ике ягын тутырып
Йөзилле исем язылган.
Ватан Җирен, халыкларын саклап,
Йөзилле ир егылган.
Һәйкәл янында барысы елый
Шатлык, кайгы катыш күз яше.
Бик күп бит - йөзилле кеше,
Авылның бер дигән егетләре.
Юк, сез үлмәдегез! Сез үлемсез!
Йөрәкләрдә безнең яшисез,
Йолдызлар булып күгебездә
Мәңге балкып торырсыз!!!
1985 ел.
▲ Киләче алмалары
Исеме илгэ таралган
Киләче алмалары,
Агачында пешкэн чакта
Матур була аллары.
Чыдам була, өзеп сакла,
Кыш Җиткәндә ашарсың.
Хуш исләре аңкып тора
Иснәп кенә туярсың.
Сугыш елларында безне
Ачлыклардан коткарды.
Хәзер дә данга лаеклы
Киләче алмалары.
Җиңү көнен якынайтуда
Аларнын, да өлеше бар.
Безгә түгел солдатка да
Ризык булдылар алар.
1995 ел.
▲ Тегүче
Урусова Кальбибә - әбиемнең якты истәлегенә
Сугышка киткөн иремнен,
Иске сукно пэлтэсен
Алып бардым тегүчегә:
Булмас микэн кыскартып,
Кияргө яраклатып?
Көннәрдән бер кон кердем.
Тегүче сузды фуфайка:
Матур итеп сырылган,
Үзе яңа, үзе чак,
Кесәләр дә куелган.
Сын кебек калдым катып,
Ни әйтергә аптырап.
Сугышның кайнар көннәре,
Юклыкның баскан чагы.
Каушавымны сизде апа "Ки",- ди, үзе елмая,-
Дога кыл, сугыш туктасын,
Ирләрегез, улларыбыз,
Җиңеп авылга кайтсын."
Сугышлар күптән бетте,
Илле ел үтеп китте.
Тегүче вафат булганга
Утыз елдан да артты.
Тик минем күзалдымда
Тегүче һаман исән,
Йорәгемдә игелеге,
Фуфайка Җылылыгы.
1995 ел.
▲ Кырыс диләр аны
Бөек җиңүнең 45 еллыгына, сугыш толларына багышлана.
Бөр елмаймый,- кырыс диләр аны,
Кырыс булып ул да тумаган;
Тормыш үзе ҖИТДИ иткән аны,
Матур язмыш аңа язмаган.
Авыр еллар: сугыш, ачлык, үлем....
Ризык эзләп кайда йөрмәгән,
Тол хатын ятим балаларын
Үстергәндә ниләр күрмәгән?
Каршы Җилләр кискән аның йөзен,
Кызу кояш аны яндырган,
Дөнья газаплары - кайгы, хәсрәт
Бер дә аны аяп тормаган.
Берәүләре көлгән, мыскыл иткән,
Гайбәт уты яккан, кимсеткән;
Икенчеләр гаҖәп исе киткән,
Кайберләре ирен көнләгән.
Аның да сөйгән ире бар иде,
Канатларын сугыш каерды;
"Батырларча һәлак булды",- дигән,
Кара хәбәр мәңге аерды.
Ул заманда күпләр аптырады,
Нинди генә Җафа күрмәде?
Ә ул, ялгыз алты кеше карап,
Бересе дә ачка үлмәде.
Төрле якка иелдерде аны
Тормыш Җилләре сызгырган.
Тышкы яктан Җитди төскә кергән
Күңеле йомшак, рухы сынмаган.
1990 ел.
▲ Сугыштан исән кайтканнарга
Ил өстенә дошман килгән чакта
Сез киттегез гадөл сугышка,
Кайтырмын дип уйладыгыз микән,
Канлы көрәш барган чагында?
ГаҖәпләнеп карап торам кайчак
Үрт яндырып киткән камышны,
Кайберләре калган ут та тими,
Бер ходайның шундый язмышы.
Янмый калган камыш кебек сез дә
Ут эченнән исән килдегез.
Нинди хәлләр анда кичергәнне
Тик үзегез генә белдегез
Тик бер хыял, бер идея-Алып керде сезне утларга.
Туган илне, ана, балаларны
Фашист коллыгыннан сакларга.
Купшыланып иркен күкоәкләрдә
Балкып яна орден, медальләр,
Сез кичергән сугыш Җәфаларын
Алар сездән күбрәк сөйлиләр.
Илле ел инде сугыш беткәнгә
Тыныч тормыш Җирдә корылды.
Балаларны, оныкларны сөеп,
Шатланып, гөрләтеп яшибез.
Күп яшә, гомерең озын булсын!-
Картлар бирә торган теләк Яшәгез, озак-озак, яшәгез!
Кешеләргә әле сез кирәк.
1995 ел.
▲ Ят мәхәббәт миңа кирәкми
(ире сугышта үлеп, башка иргә чыкмаган хатын сүзләре)
Сакладым күз карасы итеп,
Җил-яңгырга, чыкка тидерми,
Уема да якын китерми
Ят мәхәббәт миңа кирәкми.
Өй алдына йөгереп чыгам
Тәрәзәмне әгәр Җил какса.
Яшьнәп куя өмет чаткысы
Аңа охшаш кеше күренсә.
Йөрәгемнең тирән бер Җирендә
Өмет шәме әле сүнмәгән.
Чәчләремә күптән карлар яуган
Мәхәббәтем әле дүнмәгән.
1995 ел.
▲ Нинди рәхәт икән тынычлык
Нинди рәхәт икән тынычлык!
Уйларымның сабыр агышы
Йөрәгемнең салмак тибеше,
Җаннарымның гамьсез тырышы.
Мин автобус көтәм, кабаланмыйм,
Комсызланып карыйм як-якка. Кисек койрык сандугачлар сайрап,
Яшькелт язны бизи ямьләтә.
Тыныч күк йөзе читләрендә Ак болытлар тынып калганнар. Кояш йомшак,
Җылы нурларын Әкрен генә Җиргә озата.
Төш вакыты, тыныч бар тараф Бушап калган юллар,
урамнар. Өйләр чумган рәхәт тынычлыкка
Тик бер өйдә салмак музыка.
Эшчеләр өйдән чыктылар,
Мәктәптән балалар сибелде.
Машиналар гөрләп үтәләр Хезмәт шау-шуы башланды.
Их! Нинди рәхәт икән тынычлык,
Нинди рәхәт тынычлык!
▲ Әстерхан авыллары
Кылакау
Кылакау дигән бер авыл Шәһәр янында гына,
Ачык йөзле, мәрхәмәтлө Кешеләр яши анда
Яшь чагымда мин дә шунда Баргалап йөргән идем,
Андагы туганнарымны Хәтсез ярата идем.
ХаҖвәлит исемле бабам, Халыкка үрнәк иде,
Игелекле, кешелекле, Бер олы Җанлы иде.
Күптән инде бабам, мамам* Җирнең куенына барды,
Аларның изгелекләре Мәңге күңелемдә калды.
1965 ел.
▲ Җанай
Яшь укытучылар килде,
Каршы ал, үз ит Җанай!
Бераз яктылык өстәлсен
Күгеңдә тусын яңа ай.
Су буенда утыргансың
Сөйкемле авыл Җанай.
Кешеләрең миһербанлы
Йөзләрендә тулган ай.
Хезмәт куанычын синдә
Беренче тойдык Җанай.
Кечкенә такта мәктәбең,
Хәтердә калды - сарай.
Яшьләрең безнең шәкертләр,
Олылар - олпат агай.
Киңәш алдык, гыйбрәт алдык
Хикмәтле халкың, Җанай.
Елга ташый, сулар ага,
Язлар килде-якты май.
Зур тормышка юлларыбыз,
Синнән башлана Җанай.
1959 ел.
▲ Кызан
Зәңгәр күгең зәңгәрлеге мине
Зәңгәр төскә әллә төрдеме?
Ал гөлләрең, яшел аланнарың Гомерлеккә сихерләдеме?
кушымта:
Кызын, Кызан сине яратам,
Мин эле дә сине сагынам.
Кояшыңның йомшак нурлары да
Җаннарыма нәфис сеңдеме?
Чананы Җәйдән әзерлә
Арбаны кышын көйлә. Зур уңыш өчен көрәш тә,
Карлы юлдан башлана.
Утызбиш ел була инде Рәшәт шушы юлдан йөри,
Утызбиш ел тула инде Бригаданы Җитәкли.
Быел аның бригадасы Җитмешике гектардан
Бермең сигезйөз иллебиш Тонна яшелчә алган.
Киң күңелле, мәрхәмәтле Аңлый аны кешеләр.
Шуңа күрә тату һәм дус Бик тырышып эшлиләр.
Утыз биш ел, берсендә дә Рәшәт артта йөрмәде.
Һава кырыс елларда да Йөкләмәсен үтәде.
Мәскәү нинди матур кала! Урам буйлап Рәшәт бара,
Искиткеч гүзәллекләргә Сокланып карап тора.
Күк йозе ачык, зәңгәр. Кояш күзне чагылдыра,
Ак сарайлар һәм һәйкәлләр
Күңелне шатландыра, Хөрмәтләп халык сайлады
Делегат итеп съездга, Илнең олы планнарын Бергәләшеп чишәргә.
"Мин бит бер авыл баласы,
Барысы дус, тиң миңа.
Бәхет кошы аңламастан
Кунды микән иңемә?
Әллә матур бер тош микән,
Тирәм якты, зиннәтле?
Җиде бабам да күрмәгән Мондый сый һәм хөрмәтне".
Шундый хисләргә бирелеп,
Күп мәсәләләр чишеп,
Мәскәү белән саубулашып,
Килде авылга Җитеп.
Мәскәүдәге тәэсирләрне
Кешеләргә аңлатты.
Бригадасы белән бергә
Зуррак йокләмә алды.
Аның бик күп бүләкләре:
Ул "Хезмәт Кызыл байрагы",
Һәм "Халыклар дуслыгы"
Орденнар кавалеры.
Монда туып, монда үсте
Туган авылы - Киләче.
Кырыгынчы елдан башлана
Хезмәт биографиясе.
Унсигез яшь тулу белән
Армия сафына китте,
Кырыгикенөң Җәе иде,-
Туры сугышка көрде.
Чехлар илендә Рәшәт
Җиңү көнен каршы алды,
Тиздән авылына кайтыр,
Тыныч хезмәт сагынды.
Тиз кайту тик боермады
Львов ягына китте.
Бандит калдыклары белән
Көрәшөргә туры килде.
Кырык Җиденең язында
Рәшәт кайтты иленә,
Күкрәк тулы орден, медаль
Бик килешә үзенә.
Өйләнде, уңган кыз алды,
Һәрбер эштә киңәшче,
Үзенә тиң, икесе пар,
Тормышында ярдәмче.
Балалары да акыллы,
Тәртипле булып үстө,
Үскәч оядан очтылар
Өч малае, бер кызы.
Янып эшләде Рәшәт,
Халыкның хәлен тоеп,
Йөрәк Җылысын бирде ул
Бар Җегәрлеген куеп.
1990 ел
▲ Гөлмирә
Бу Җырымны сиңа язам,
Гөлмирә,
Бу Җырларым синең турыңда,
Бу дөньяның авырлыгын үткән,-
Гыйбрәтле язмышың хакында.
Җырларымда синен, тормыш юлың,-
Кайгы-хәсрәт Җиңә белүең,
Утына пешеп,
Суына төшеп,
Барысын да үтеп килүең.
Әле сиңа Җиде генә иде
Атаң калды сугыш кырында.
Ачлык, үлем кайнап торган чакта
Ялгыз ана бала-чага белән
Таянычсыз терәксез калганда.
Әниеңнең биш баласы булды,
Иң олысы, сеңелем, син идең;
Үсмер килеш тормыш арбасына
Әниең белән бергә Җигелдең.
Ризык табу өчен көрәштә
Ышанычлы юлдаш, дус идең.
Киләче колхозында эшләдең
Хезмәт хакы бигрәк түбән булгач,
Хезмәт эзләп киттең шәһәргә
Барып кердең Обком дачасына
Теплицада үренте үстердең.
Тырышып эшләдең күп еллар,
"Алдынгы эшче" мактаулы исем
Шул оешмада беренче алдың.
Шул дәрәҖәңне, алдынгылыкны
Хәзергә хәтле төшерми килдең.
Шулай матур ничә еллар буе
Тыныч кына эшләп торганда
Димләделәр сине берәүгә
Аны яхшы белмәсәң дә,
Өзелеп сөймәсәң дә
Яшь тә Җитте бит инде,-дип
Чыктың ахры кияүгә.
И, газиз кыз бала!
Яшь тал шикелле
Кайда барса, шунда бөгелә.
Бөгөлдең син дә, өйрәндең аңа.
Кызың туды, чиксез сөендең.
Өйрәндек инде, дигәндә
Кара мәкер керде арага.
Күкрәгеңә кысып балаңны
Кайтырга дип чыктың юлыңа,
Көн авышкан иде кичкелеккә
Кояш батыш якка борылган.
Тордың уйланып,
Тирәккә сөялеп,
Кыстың балаңны ныграк куеныңа.
Яшьләрең акты моңлы күзеңнән,
Яфрак төсле сары йөзеңнән.
Күзләренә карап баласының,
Төннәр буе яше түгелде,
Ә таң аткач кешеләрдән калмый
Иртә торып эшкә йөгерде.
Тик хезмәттә генә онытылып,
Тик хезмәттән генә ямь тапты.
Киләчәкнең өметләре белән,
Хыяллары белән юанды.
Хезмәт ул эшләгәнне ярата,
Эш сөйгәнне юмарт бүләкли.
Сиңа да ул хыянәт итмәде
ДәрәҖәңне һаман күтәрде.
Матур, акыллы, эшчән кешене
Бик тиз генә күреп алалар.
Озакка сузылмады ялгызлыгың,
Ялынып йөрде егет артыңнан.
Инде ялгыз түгел, балаң белән
Икенче иреңә кушылдың,
Аның гаиләсе ишле иде,
Яратмадылар сезне. Тирә-якны күзәттең, уйландың
Иреңә киңәштең. Килештегез.
Бик кечкенә камыш өй Торак салып кердегез.
Үзе кечкенә булса да, Һавасы иркен иде,
Беренче мөстәкыйль тормыш
Шул тар өйдә башланды.
Шул кечкенә камыш өйдә
Улы һәм кызы туды,
Ике кызы, бер улы-
Балалар үстеләр,
Җитлектеләр,
Тырышып яхшы укыдылар;
Үзләренә һөнәр, диплом алып,
Тырышып оя кордылар.
Менә инде оныгыгыз
Барыгызга куаныч,
Оныгыңның баласы да
Үзегезгә юаныч.
Син булгансың хәзер бай кеше,
Син булгансың өлкә уңганы,
Син шәһәрдә комсыз - саран булып
Чәчмәгәнсең яманатыңны.
Син булгансың гадел Җитәкче,
Иң Җаваплы хезмәт алгансың,
Кул астыңда хезмәтчеләр
Риза булып эшлиләр,
Алган хезмәт хакларына
Куанышып яшиләр.
Хәзерге бу катлаулы тормышта
ГаҖәп изге эшләр эшлисең,
Ятим балалар йортына акча
Һәрвакыт күчереп торасың.
Ялгыз картлар, гарипләрне Җәлләп,
Хәлләрен белешеп йөрисең,
Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә
Юмарт кулдан бүләкләр бирәсең.
Караучысы юк авыруларны,
Туганнары юк мәетләрне,
Карауны һәм Җирләүне
Оештырып йөрисең.
Кирәкле чыгымнарны да
Үз өстеңә йөклисең.
Тирә-ягыңда кешеләр
Бик яраталар икән,
Тәмле исле чәчәкләргә
Сине тиңлиләр икән.
Акыллы, юмарт, шәфкатьле,
Диеп сөйлиләр икән,
Саулык, гаиләңә иминлек,
Бәхет телиләр икән
2000 ел.
▲ Туган көнең белән котлыйм
Көче энемнең хатыны - өч килөннең кечесе -
Мәрзиягә багышлыйм. Вафат булды 1998 елда
Туган көнең ноябрь булса да,
Агачлар яфргын койса да,
Һава болыт, кар яңгырлы
Көннәр салкын торса да.
Мин охшатам сине июньгә.
Һәрвакытта ачык чыраең,
Июнь кояшыдай Җылы,
Йомшак назлы карашың.
Язың үтте шаулы-гөрле.
Яшькелт төсләрне үттең;
Җәй, син хәзер кызыл гөл,
Чем яшел төскә кердең.
Язгы елга шаулап-гөрләп
Болыннарга ташкан чак түгел,
Ярларына кайтып, сабыр,
Ашыкмыйча аккан сулар бул
Икегез дә Җәй сез,- июнь,
Елның иң ямьле чагы,
Утыз, утыз биш гомернең
Иң матур гүзәл чагы.
Җәйнең эссесе дә түгел,
Җилләре дә түгел челләнең.
Сезнең яшь - шундый чаклар –
Сабыр чайкалуы гөлләрнең.
Тыныч яшәгез.
Арагызга Бозык Җилләр кертмәгез
Озак гомер итегез Тыныч булсын күгегез.
ноябрь 1987 ел.
▲ Ризыкларың читкә таралган микән?
Һаман мине озатканда
Ямансулап йөрисең:
"Чит Җирләргә ризыкларың
Таралган микән?"- дисең.
И, әнием, шушы сүзең
Өзәдер үзәгемне.
Ватан Җире чит буламы?
Уйлачы сүзләреңне.
Теге чакта укырга да
"Җибәрмим"- дип шауладың.
Башка балаларыңны да.
Һич кайда чыгармадың.
Беләм, син укмаш гөлләрдәй
Оешып яшисең килә.
Без гөл түгел, урныбызны
Эзләп табасы килә.
Син борчылма, ил хезмәтен
Намус белән үтәрмен,
Кай Җирендә яшәсәм дә,
Тәүфик белән яшәрмен.
1968 ел
▲ Казан
Гомерем буе хыял булып
Яшисең уйларымда
Ерактагы йолдыз кебек
Балкып тордың каршымда.
Кояш нурлары кебек
Нурың белән Җылыттың,
Аем булып күгемдә
Төннәремне яктырттың.
Туган илне, туган телне
Сөеп Җырларым язам
Балачактан, яшь чагымнан
Мин гашыйк сиңа Казан.
Тукай, Такташ шигырьләре
Нур сиптеләр Җаныма,
Туган Җиргә мәхәббәтне
Анам салды каныма.
Ике кулым сузып Казан,
Сиңа карап талпынам
Гомер үтә. сиздермичә,
Һаман сине сагынам
Бервакытта бик куандым,
Хыялыма ирештем,
Казан университетында
Укуыма керештем.
Куанычым чиксез иде,
Җир-күк куанды төсле,
Бар табигать миңа көлеп
Карыйлар иде төсле.
Тик нигәдер кыска булды
Бәхетем, куанычым,
Нинди эшкә керешсәм дә
Уңышсызлык юлдашым.
Авыруга очрадым дип
Рухымны төшермәдем.
Егылып, торып, яллар итеп,
Хезмәтемне ялгадым.
Яшьлегемдә башланган Җыр
Тукталып торган иде,
Хәзер шул Җырның дәвамы
Яңадан уема килде:
Туган илем һәм дусларым,
Казан турында Җырым,
Күңелемдәге сүнмәс хыял,
Ерактагы йолдызым
▲ Артта Казан кала
Идея суын ярып ак пароход
Чал Каспийга таба ашкына,
Артта Казан кала,
Кичке утлар кала,
Йөрәгемә ярсу кабына.
Әллә нидән Идея дулкынлана
Ак пароход суда чайкала,
Ак каеннар кала, Бодрә таллар кала,
Күңелемә моңнар сарыла.
Аккош кебек ап-ак пароходны
Акчарлаклар бара озатып,
Текә ярлар кала,
Киң болыннар кала,
Сагышларым бара елатып.
Каршы алырга чыктың ап-ак булып,
Әстерханым алтын бишегем.
Сулар аккан кебек,
Иксез-чиксез ага
Дулкын-дулкын булып хисләрем.
1961 ел.
▲ Шагыйрә Клара Булатовага
Ике рәсем
Кулыма төште китабың
"Печән өсте" монысы:
Ике рәсмең каршымда,-
Чирек гасыр арасы.
Берсендә яшь Булатова
Студент чаклар иде,
Икенчесе олы кеше ,
-Танылган шагыйрь инде.
Их яшь чаклар,
студент еллар!
Ваемсыз рәхәт көннәр.
Һич онытылмас гомердә
Мәңге ямьле мизгелләр.
Күрәм, өлкәйгәнсең син дә,
Көмешләнгән чәчләрең,
Йөздә сабыр тынычлык бар
Уйчанланган күзләрең.
Егерме биш ел гомерләр
Шоп-шома үтмәгәндер.
Тормышның бит үз камчысы
Сиңа да эләккәндер.
Исемдә.... Беренче көнне
Култыклап алып киттең,
"Казанны күрсәтәм",- дип Шигырьләр укып йөрдең.
Икенче көнне: "Сиңа да Бер шигырь яздым",- дидең,
"Зөлхәбирә-көлтә бирә",
-Дип аны язып бирдең.
Талантлы кешегә ни,
-Шигырь бик тиз языла.
Миңа гына аның сере
Куе томан артында.
1986 ел.
▲ Таныр микән?
(Шагыйрь Шамил Маннаповка багышлана)
Чирек гасыр үтеп киткән
Ул яшьлек елларыннан
Көтәм яшь егет керер,- дип
Яшел гимнастеркадан.
Килеп керер шаяртучан
Бәләкәй буйлы егет:
"Сез бит эле ач торгансыз,
Әстерхан кызы," - диеп.
Бер сәгатьлек төш мизгеле
Еллар кебек озайды.
Күлме уйлар: яшьлек, моңнар
Күңелемнән кичеп узды.
Тик менә таныр микән, дим
Вакыт мине әби иткән,
Кара бөдрә чәч урнына
Соры прическа йөртәм.
Менә кердең, дәшми торам
Таныдың сабакташым,
Шагыйрьләр онытамы соң,
Хәер, студент өлларын
Кемнәр оныталар соң?
Син дә читтә калмагансың
Бу вакытның Җиленнән,
Өлкәя бару билгесе
Чыраеңа эленгән.
Ә, күзләр! Шаян күзләрең,
Алар һаман көләләр,
Тормыш вак - төякләреннән
Өстенлеген беләләр.
1986 ел.
▲ Сабырлык
Сабырлыкны,
күркәм гадәт,- диләр,
Мин күрмәдем аның файдасы:;
Җирсеп килгән тәүге мәхәббәтне
Сабырлыгым белән югалттым.
Сабырлыкны - акыл көче,-диләр
Шулайдыр да, бәлки бар эштә.
Мәхәббәттә сабыр агу икән,
Ник белмәдем аны электә?
Алгы көндә Җитсен сабырлыгым
Гомөремне ялгыз үтәргә:
Мәхәббәтне ваклап өләшкәнче,
Бөтен килеш саклап китәргә.
▲ Моң сагышка тулы йөрәгем
Күзем күреп, кулым тотмый гына
Туган Җирнең алсу гөлләрен
Үтеп китте вакыт,
Узып бара гомер,
Моң сагышка тулы йөрәгем
Еракта да түгел, менә тора,
Миңа гына керү язмаган.
Чит якларның салкын,
Котсыз һаваларын,
Сулап яшәү миңа язылган.
Синең кебек чит Җирләрдә йөргән
"Нәселебездә дә юк",- дидең,
Белдең микән әнием. Сиздең микән әллә
Моң-зарлардан кызың чыкмавын.
1989 ел.
▲ Беренче мәхәббәт
Иртә таңда чәчәкләргә төште чык,
Тәүге нурлар тамчыларда якты ут,
Кушылып ут белән су бөртеге
Меңләгән йолдыз булып жемелдәде.
Яктылыктан күзен ачты чәчәкләр.
Куанышып таҖларын төзәттеләр.
Әй, дөнья хозурын кабул итеп,
Сокландыралар, үлчәүсез сөендерделәр.
Сүнде шәфакъ. Кояш һаман күтәрелде.
Нурлары ялкынланып эсселәнде;
Киптерделәр чыкны, йолдызлар сүнде,
Чәчәкләрем ялварып башын иде.
И, мәхәббәт.
Туар-тумас
бишегендә өзелде.
1989 ел.
▲ Бик сагындым
Җыр Румил Кужамкулов көе
Бик сагындым туган авылымны
Бик сагындым тэмле суларын,
Ал чәчәкләр үскән болыннарын,
Яр буеның бөдрә талларын.
кушымта:
Сагындым, сагындым
Инде түзә алмамын
Сөз дә сагынсагыз мине
Быел кайтмый калмамын
Бик сагындым бакчаларыңны
Бакча буйларының үзәнен,
Үзәннәрдә үскән камышларны,
Юл буеның йомшак үләнен.
кушымта
Бик сагындым әткәм-әнкәмне,
Бик сагындым кардәшләремне;
Күрше-күләм, авылдашларны,
Сагындым шул дус-ишлэремне.
кушымта:
Сагындым, сагындым
Инде түзә алмамын,
Сез дэ сагынгансыз мине
Быел кайтмый калмамын.
1970 ел
▲ Сагынып кайтам
Сагынып кайтам, авылым,
Урманыңны елгаңны,
Суларыңда, талларыңда
Калган балачагымны.
Өлкәйгән саен, авылым,
Күбрәк сагындырасың,
Искә төшереп яшьлекне,
Ешрак ашкындырасың.
Урман уртасына Җиткәч
МогҖиза булыр төсле,
Яшьлегем килеп яныма
Мине яшәртер төсле.
Урманнан чыккач, чыннан да
Яшәреп кайтам өйгә,
Яшьлек моңнары салына
Йөрәктән чыккан көйгә.
1968 ел.
▲ Туган Җирнең тарту көче
Туган Җирнең тарту күче
Юк димәгез, бар ул, бар,
Нинди Җирдә яшәсәң дә
Күңелгә бит дөнья тар.
Туган илдән, туйган
Җир, дип Үз-үзләрен алдыйлар.
Кайтырга мөмкин булмагач
Шулай яшәп калдылар.
Читләрдә яшәгән яшәү
-Яшәү түгел минемчә,
Тик илеңдә, тик Җиреңдә
Чын тынычлык күңелгә.
1994 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.