Latin

Шигырьләр - Юнусов Жаудат

Süzlärneñ gomumi sanı 1653
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1161
36.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
БЕР МИШАР, ИКЕ МИШАР... (җыентык) ШУНДЫЙ ИЛ БАР Белсеннәр: Мишәрстан бар ул, һәм аның ничә авылы булса – шының хатьле башкаласы бар! Картада юк – деньяда бар! Президенты да булмасын, аның каравы, Әзиаулыннан Шымакай Әсәтләре, Чирмешәннән Кылга Сирайлары, Чүпрәлектән Чабата Җәмилюклары һәм тагын әллә кайлардан әллә нинди әллә кемнәре бар. Дәүләт гимны юк, әмма урам күләре һәм табын йырлары бар, шул йырларны киерелеп тырып йырлап йерерлек киң урамнары, иркен тугайлары, кара урманнары, трактор кабинасында кысыла-кысыла мыңланып йерүче мишәр әзиләре бар. Дәүләт чиге дигән нәрсәсе юк, ләкин деньяда мишәр керә алмаган ишек, бер-ике булса да әзи яшәмәгән тишек таба алмассыз. Мишәр! Шылай диеп бер-бер кимсетүле сүз әткән кебек кемнәрдер чырайларын сытсын, үзен мишәрдән эстен вә эрерәк санагандай итенсен – аның ишегә әзиләрнең хурланып, зарланып утырырга вакыты юк. Татар теле дәресендә “щыгасым килә” диясе урында Әзиаулы баласына “чыккым кели”, Чәтерәннекенә “цыкмак келим” дигән өчен “икеле”ләрне күпме генә чәпәсәләр дә, ул барыбер беркая да “щыкмас”. Юк, валлаһидыр, чыкмас. Мишәрне усал дисеннәр! Әтсеннәр! Бит, шындый булмаса, мишәрнең кызыгы да калмас иде. Тискәре булса да, тыйнак бит ул. Кырыс булса да, беркатлы һәм гади. Мишәрне хәйләкәр дә дисеннәр. Дисеннәр! Анысы да мактау грамотасы аның. Теләсә нинди халыкка бирелми, татарның каймагына гына бирелә. Бердәм һәм бөек татар милләте үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен. Мишәрне каты күңелле дигән булалар. Зерә алай диләр. Беркем ышанмасын! Берәр мишәр авылында солдат ызату мәҗлесендә, кичке клуб уеннарында, туй табынында, тенге урамда берәр әзи күңелен биреп йырлаганны тыңнап кара син – күңеле нәзек, бәгыре тирән, җаны ычсыз-кырыйсыз киң аның. Мишәрстан автономиясе дигән чүпрәк статусы да, ялтыравык калай гербы да, кәгазь картада ертык территориясе дә һәм башка шуның ише ярты-йорты, тишек-тошык, ватык-сынык, ярык-йорык формаль атрибутлары да булмасын – әзиләргә аларның кирәге дә шының гына хәтле. Башка җирләрдә, бүтән илләрдә булмаган нәрсәләр бар Мишәрстанда: җилле далалар, ышык урман аланнары, мәңге җимерек күперләр, ел саен урыннан урынга күчеп тыручы пычрак юллар, сәке тараканнары, март мачылары, пич асты чикерткәләре, уңган әзиләрнең ялкау күршеләре, чибәр сеңелләрнең дивана кавалерлары, хуш исле мәтрүшкәле аланнарда сасы нефть инешләре, бакча “басучы” ыста малайлар, кирпеч яндыруда яисә асфальт-бетон юллар салуда эшләп балаларын үстерүче ялгыз хатыннар... Бар, әллә ниләр, әллә кемнәр, әллә нинди байлыклар, кызыклар бар Мишәрстанда! Килсеннәр бу илгә! Күрсеннәр Мишәрстанны! Белсеннәр мишәрләрне! АРЕНДА ТУРЫНДА ДАСТАН Әллә былтыр, әллә бүген (Борын заманда түгел), Көлепмедер, елапмыдыр, Бөтен дөньясын сүгеп, Татбулчида адәм заты – Бер карт – яшәп ята ди. Ата-бабасыннан калган Кистекләрен сата ди. Исеме Минач икән, Тамагы гел ач икән. Балалары өч булган Үскәннәр ашап суган. Үсеп җиткәч, уңга-сулга Таралышкан өч туган. Берсе киткән “Чирәм җиргә” Далалар “күтәрергә”, Шул якларга киткән җирдән Сабышкан ансы чиргә. Чиксез шул далада кабер Казып куйган ди тәкъдир. Икенчесен нефтә-шайтан Гарип иткән – кыйшайткан; Кәгазь “берлек” кебек хәзер Пенсиядә байтактан. Өченчесе – кыз туган, Гомергә ялгыз калган, Диссертатсы язам диеп Акылыннан ук язган. Язса да акылыннан, Качмаган авылыннан. Берсеннән берсе мәгънәсез “Хуҗалар” биргән хода, Бер-берсенә туган, кода Бөтен җитәкче мында. Авыл советы рәисе, Парторг, профком һәм “башлык” – Бөтен булган кадрлар шул, Байлык – ярма бер ашлык. Монда Минач бер крестьян, Дүрт хуҗага эшче җан. “Хуҗа”ның кызы бухгалтер Булган икән. Булдырган: Казнасында “сәмән” беткәч, Шәһәренә шудырган. Складта – черек стена, Амбарда – ярык кына. Ә фермада ике баш мал Исәпләнә нык кына: Берсе – Кәҗә, берсе – сарык, Берсеннән берсе арык. Тыңлый картлач транзистордан: “Мәмләкәттә хәлләр яман! Авылларга хуҗа кирәк! Илдә зур кризис туган!” Депутат халкы ачыккач, Галәмәт закон чыккан: “Үлеп бетмәс өчен ачтан Үстерергә кычыткан! Бетенләйгә кешеләргә Җирләрне өләшергә!” Минач булган бик хыялый, Уйлана: “Эшлим, ярый!” Хыялында акча саный, Бармаклар ялый-ялый. Теге дүртәү килгәннәр дә Киңәш биреп киткәннәр: “Аренда шәп! Риза булсаң, Әбиззәтелне бир хәбәр! Кыскасы, эшлә, давай, Йон җитештер, тапшыр май!” Парторг бик нык тырышкан, Узып кына барыштан Кычкырган репродуктордан: “Даешь аренду! Даешь план!» Партиягә дә алырбыз, Диебрәк пышылдаган. Партия авторитетын Кайгырта икән һаман. Райкомнан да шунда берәү Буталып йөргән, келәү. Минач ул перспективаны Әллә инде ишеткән; “Уйлашырмын” – дигән булып, Кергән-киткән ишектән. “Килерсез бер атнадан” – Соңгы сүзе шул булган. Нәрсәгә бер атнадан – Анысын аңнатмаган. Шул керүдән ишек япкач, Уйга калган ди картлач. Президентлар уйга баткан... Ә бу чакны, качып карттан, Кәҗә белән сарык ята Тәрәзә ачып арттан. Үз бишләре биш аларга (Була инде аңларга): Кәҗә ни дә, аренда ни Миначка соң аңарга! “Безне бер дә кайгыртмас, Хуҗа да була алмас. Безнең башка җитмәкче дә Партиягә кермәкче, Кара син, ә? Качыйк моннан Пычак йезе күргәнче!” Серләшкәннәр дә мескеннәр Районга юнәлгәннәр, Алтмыш яшьлек төпчек кызны Кисәтеп: “Тс-с! Әгәр-мәгәр...” Торган бит ул каравыл, Кулга тотып самавыр. Җиде сәгать барганнар ди, Җиткәннәр юл чатына. Юл чатында – баш ватарлык, Юл чатында – багана. Ә баганадагы такта Юлчыларга аңлата: “Сулда – райком, уңда – үлем, Ә дөреслек – еракта”. Озак уйлап торганнар, Юлны сулга борганнар. “Нигә сулга? – дигән сарык. – Әйдә турыга барыйк. Коммунистларга ышанмыйк, Дөреслек эзләп карыйк!” Кәҗә усал, бакыра: “Әй, надан син, аңгыра! Турыга – авыл советы, Күзеңне ачып кара! Байрагы исәнен исән, Ертыла тик, бер өрсәң.” Авыллар бармы районда, Кеше калганмы анда – Кайгысы юк райкомнарның Үз эш хакы барганда. Йөз инструкторның һәрберсе (Штатлар тулган шыплап) Протоколлар тегүне дә Политик хәлгә санап Утыргач эшсезлектән, Чын марксист булып беткән. Өч секретарь, йөз инструктор, Утыз бүлек мөдире, Һәрберсендә урынбасар Берсеннән-берсе эре. Җыелганнар бер залга Бюромы уздырырга, Планны үтәмәгән өчен Калхузны туздырырга. “Башта, - диләр, - туздырыйк, Башкалардан уздырыйк! Уздырсак без башкалардан, Бирмәсләрме башкарак план. Туздырыйк та яңа закон Көтик без башкаладан”. Шулчак монда килеп кергән Кәҗә әйткән: “Ирексездән Килдек әле сорыйк диеп Дөреслек, ирек сездән. Нәрсә соң ул аренда? Аңлатыгыз барын да!” “Иптәшләр” киңәшәләр ди, Киләләр ди чыш та пыш, “Каян килеп чыккан былар? Что за денья? Что за тырмыш? Бюросы калып тырсын! Җыйик та консилиум, Уйлашыйк бу хайваннардан Ничек котылу юлын. Бәлки иткә чалырбыз да, Чистайга озатырбыз”. Аптыраш ди мында, имеш, Киткән ди этеш, төртеш. “Син чамала – башлы” диеш тә, “Юк, син белергә тиеш”. Сарык сорый аның саен: “Иптәш первый, туганкаем, Фактлар белән аңлат әле, Авыртмаса маңгаең, Нинди ул указлар соң, Авыллар тузганнан сың?” Имеш, икенче секретарь Бик башлы нәстә, каһәр, “Суям, китмәсәгез әгәр, Cәгать алтыга кадәр” – Дип кычкырып туктатмакчы Җаваплылыктан качып. Тик кәҗә дә башсыз түгел – Җилкәсеннән бер капчык Төшереп куйган алга, Әй, тотынган тәкърарга: “Сезнең, - дип имеш әйткән ди, - Бетенегезне күптән Тарих чүплегенә итеп Ташларга вакыт җиткән”. Капчыгын юк та әйтәсе! Калхуз китапханәсе Сыйнфый тәгълиматлары белән Сыеп беткән янәсе! Мондагылар сизенә, Каранып мөгезенә: Кәҗә белән эшләр харап, Горбачев кебек прораб! Партмәктәп бетергәнмени – Сүли Ленинга карап. Барысын да шик баскан, Курку кабарган астан: Ничек моннан чыгып китеп, Котылырга хурлыктан? Аренданы үзләре дә Ишеткән сүздә генә. Үзенекен сайрый кәҗә, Ул тагын гайрәт чәчә: “Авторитет безнең шекер, Хайван булсак та гәрчә. Эстегездән жалу язсак, Һәм Мәскәүгә җибәрсәк, Куып сезне туздырырлар – Булыр ичмаса мәзәк. Таралырсыз кырларга, Җир сөрергә, тырмарга”. Хәлнең сизгәч юнәлешен, Онытыла бюро-ише. Качу ягын карый башлый Монда булган бар кеше. Секретарьлар чыгып бара Ишек ягына таба, “Резолютсы язасы бар – Эзләп килик, дип, кара”. Чыкканнар да ишектән, Болардан җилләр искән. Мөдирләргә учырт хазер, Алар да күптән әзер. Каләм кирәк, дигән булып, Качалар, килеп дер-дер. Инструкторлар аннары, Кайнап чыккач каннары, Чыгып китә “суынырга” Саргаешып сап-сары. Утырышлар залында Урынбасарлар гына. Яңа власть хәзер районда, ДәүСовет дип атала. Элеккечә киң массалар Тарафыннан мактала. Аңлашыла плакатлардан (Элеккегеләр надан): “Райкомнарны штурмсыз алган Кәҗә һәм сарыкка дан!” Болар яңача эшли: Берсе “бә” ди, берсе мышный. Районны үзгәртә башлап, Әткәннәр яңа Указ: Аерым хуҗаларга җир Бүлергә быел ук яз!” Шулай бер көн сарык надан Миначны искә алган. Кәҗә дә җәлләп куйган: “Без шул сыйнфый бертуган!” Сизәләр Миначтан башка Утырасыны ачка. Бер көннән соң картлачка Килеп төшә быерык: “Фермерлык турында сүз бар, Әйдә, уйлашып карыйк! Бездән булмый. Бездә - койрык. Көтәбез. Кәҗә. Сарык”. 1991 ел *** Безне еллар, шаулый-шаулый, Дөнья буйлап кудылар. Җилләр, йөреп артыбыздан, Күптән арып туйдылар. Дөнья күреп кайтыйм диеп Чыгып киткән кешеләр Озагырак йөри бугай – Эх, ул безнең ишеләр! Еллар үтте без авылдан Чыгып киткәннән бирле; Вакыт безне боралмады Гыйбрәтен генә бирде. 1986 ел




КӘЕФ Булды көннәр: рәсемнәремне мин Якты төсләр белән бизәдем; Буяуларым миңа көлеп торды, Матур чыкты хыял бизәгем. Булды көннәр: күңелемдә графит Томан китте каплап нурларны; Андый көнне соры тормышымның Ялгызлыгын гына күралдым. Булды көннәр: төсләрнең мин алдым Иң караңгы, килбәтсезләрен; Хәсрәтләргә кара баткан чакта Юанычлар шуннан эзләдем. Булды көннәр: белә алмый тордым Нинди төскә дөньям буярга; Елга уртасыннан каккан кебек Әле теге, әле бу ярга... 1986 ел




СЕЗНЕҢ ӨЧЕН Бу дөньяга юкка гына килгән булсам, “Мин дә монда кунак кына” дигән булсам, Телем! Диеп янып йөрер идеммени?! Яшәү тамырын танып белер идеммени?! “Узып кына барышлый” дип кергән булсам, Тормыш кырын өстән генә сөргән булсам, Туган җирем! Туфрагым! Дип йөрмәс идем, Гомер буе шул бәхетне белмәс идем. Ал офыгын, зәңгәр күген яратмасам, Һәр гөленә сөюемне таратмасам, Туган илем! Дип эндәшү оят кебек, Туып-үскән өем миңа чит-ят кебек. “Бу дөньяда юкка гына яшәмәдем” Дияр өчен бар көчемә көрәшәм әле, Тууым да сезнең өчен булган минем, Туган илем, газиз халкым, туган телем. 1990 ел СӨЛЧӘ БАШЫНДАГЫ КИЗЛӘҮЛӘР Кайткан саен сиңа, авылым, Бәхет чире белән авырдым. “Сөлчәбашым!” дип эндәшсәм әгәр, Ишетәмен сыман: “Әү, улым!” Туган ягым – Сөлчә буйлары, Кайта-кайта һаман туймамын. Кайтып төшкәч иген кыры буйлап, Кизләүләргә табан юл алдым. Кизләүләрдә бура – дүрт почмак, Җыйим әле чәчәк бер кочак; Зиратларга карап су эчкәндә, Моңсу уйлар йотыйм, дим, кайчак. Суын эчсәң, мактап сорарсың: Кем бурады икән бурасын? Каен тәмен кабат татыр өчен Юлларыңны шкнда борасың... Кизләү – тарих. Эчәм тарихны: “Әллә шунда авыл салыйкмы? Моннан матур урын табып булмас, Кизләү казып әллә карыйкмы?” 1988 ел



ТЕАТР Бутафорлар “шәһәр төзи”, “акча суга”, “Корал коеп”, өләшәләр уңга-сулга. Картон трактор – Чып-чын театр. Тәмәкене төтен җепләренә сүтеп, Баш режиссер нервы йота бүртеп-бүртеп. Көн – мәшәкать. Төн – психиатр. Эх син, театр! “Шүрәлеләр” чәй эчәдер гримеркада: - Кодагыйга бишмәтең тар, Семен кода! - Тарырактыр. Бу бит театр! “Патша чирле. Спекталь булмый, - дисә кемдер, Аптырама, Гамлет тере монда, исән Бендер, Пыскый рейхстаг... Иркен театр. Танылган бер актрисаны вахтер сүгә: - Аякларың сөртеп кер! – ди ул керүгә. Ну, характер! Бу да – театр. Местком, зурлап, коммуналка биреп торган, Ә ул кергән, фатир сорап, директорга – Администратор. Ах, мескен театр. Җыелышта зур сүз тота артист Равай: - Аракыны долой! Алкашизм бетсен давай! Шәп оратор! Теләкләре агын актыр... Бу шул театр... Тамашачы, тылсым эзләп, барып керде, Көзгемени – сәхнәдә ул үзен күрде: Әле шаттыр, Йә ояттыр – Бу бит театр. Бүген ролең бер яшь кенә егет, имеш, Ә иртәгә “бөкрең” чыгар – яшең җитмеш... Кем ничегерәктер... Тормыш – театр. 1987 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.