🕙 29 minut uku

Шигырьләр - Ирек Сабиров - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 3772
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2210
29.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  
  
  МАКСАТ
  
  Хак Тәгалә җиргә ник яраткан
  Ирек дигән фәкыйрь бер затын?
  Серле, табышмаклы бу дөньяда
  Нигә яшим, нидә максатым?
  
  Бәхет өчен, дисәм, ни ул – бәхет?
  Ул – бары тик татлы буш хыял.
  Бәхет эзләп йөреп, тормышыңны
  Сизми калуың да ихтимал.
  
  Олыгаеп беттем. Җавап килде.
  Хафаланмыйм хәзер мин бер дә:
  Гомеремнең төп максаты – яшәү.
  Яшәү өчен яшим мин җирдә.
  
  
  БУРЫЧЛАР
  
  Кинә саклап китмим мин тормыштан:
  Һичберегезнең дә, и дуслар,
  Бурычы юк миңа. Үземнең дә
  Кайтарылган бөтен бурычлар.
  
  Хәер...Бәгърем, язмышымда сине
  Биргән өчен шөкер Тәңремә.
  Бурычлымын сиңа. Ул бурычым
  Кайтарырлык түгел мәңге дә.
  
  
  ГАИЛӘБЕЗ
  
  Сабый елларымның иң зур яме –
  Ишле гаиләбез.
  Ике абый, өч апам һәм сеңлем –
  Изге даирәбез.
  
  Шунда минем әхлак нигезем һәм
  Хезмәт башлангычым,
  Шуңа җиңеп барам яшәешнең
  Хәсрәт вә сагышын.
  
  Әти киңәшләре, әни назы –
  Мәңге кипмәс чишмә.
  Барыбызны җыйган аш-табыннар
  Әле дә керә төшкә.
  
  Җидебезнең дә шул иң кадерле
  Уртак хатирәбез –
  Көр холыклы, тату, мәхәббәтле
  Эшчән гаиләбез.
  
  
  АЛАР ҺӘМ БЕЗ
  
  Борынзаман шагыйрьләре, имеш,
  Нинди даһи, нинди асыллар;
  Римлыларны гына укып кара:
  Горацийлар, Тибулл, Катуллар...
  
  Ләкин шанлы исемнәрне ятлап,
  Шаккатма син ятка, якташым:
  Бездә Горацийлар булмагандай,
  Римның да бит юктыр Такташы...
  
  
  КЕМГӘ ХАТ ЯЗЫЙМ?
  
  Чиктән ашты вакыт тизләнеше:
  Иртән – бәби туе, кич – ясин...
  Уй-хисләрем кайный. Кемгә сөйлим,
  Бер утырып кемгә хат языйм?
  
  Телсез дөнья! Тамга, ымнар чоры.
  Яхшымы бу, белмим, яманмы?
  Кире кайтмас шигъри дәвер булып
  Артта калган хатлар заманы.
  
  Әңгәмәдәш тапмаганнан шашып
  Йөрәгемне талый, эчтән ашый
  Ялкынсынган фикер-тойгылар.
  
  Дуслар, дисәм, - ниятләре фани
  Ихтыяҗлар белән чикләнгән;
  Һәрберсенең йөзе битараф та,
  Һәммәсенең җаны бикләнгән.
  
  ...Гыйнвар көртләрендә әллә кояш,
  Әллә узган гасыр чагыла?
  ...Кышкы төннәр буе хатлар язам
  Мин үземнең малай чагыма.
  
  
  БАЙЛЫК ҺӘМ БӘХЕТ
  
  
  Үзе баеп киткәч, дустым
  Дәште мине кунакка.
  «Шулмы бәхтең?» – дип сорадым,
  Кергәч затлы пулатка.
  Күзгә туры бакмый гына
  Бирде дустым җавабын:
  «Әле тагын «лексус»ым бар,
  «Мерседес»ым, «сааб»ым...»
  Ә мин кабат сорыйм, карап
  Оҗмахка тиң табынга:
  «Ирештеңме бәхетеңә?
  Җиттеңме морадыңа?»
  Аның исә – тавышында
  Әллә үпкә, әллә зар:
  «Бер йорт салдым Майамида,
  Парижда да виллам бар...»
  ...Үзе шунда бозау хәтле
  Этен сөя: «Кечкенәм...»
  Мин һаман бәхет хакында
  Төпченәм дә төпченәм.
  Минем мондый үҗәтлектән
  Булгач тәмам да гарык,
  Үксеп елап җибәрде ул,
  Күкрәгемә капланып...
  
  
  ӨЕБЕЗДӘ
  
  Тәрәзәдән керә урам шавы:
  Анда низаг, анда талашу...
  Өебездә исә - җылы, бәгърем,
  Язгы судай бездә хис ташу.
  Булды көннәр – без дә ул шаукымнан,
  Ул шашудан читтә калмадык;
  Кайнар нотык сөйләп, үзебез дә
  Аңламаган бәхет дауладык.
  Әйтер сүзне әйттек. Кил яныма.
  Безнең өйдә - бүтән замана.
  Тәрәзәдән шау-шу керә дисең?
  Алар милек бүлә. Карама.
  
  
  КЕМ ГАЕПЛЕ?
  
  Русьны харап иткән гаеплене
  Тарихлардан эзләп табалар:
  Патшаларны, сәвитләрне сүгеп,
  Татарны да искә алалар.
  Эзлисе юк, моны аңлар өчен
  Кирәк түгел кебек зур акыл:
  Илне бәреп еккан ул залимнең,
  Ул иблиснең аты – Аракы.
  Килер бер көн (ялгышасым килә,
  Мин танырга әзер хатамны) -
  Чираттагы бер макмырдан айнып,
  Табалмабыз җирдә ватанны...
  
  
  КӨЗГЕ ЭТЮД
  
  Көз кояшы ялый күкрәгемне.
  Җәйне инде бары сагынмы?
  Вәгъдәләр дә бетте, дәгъвалар да...
  Үзем исә – чал һәм ягымлы.
  Эңгер төште кебек: көнкүрешнең
  Әллә кая качты ямь-рәте;
  Хатирәләр арта барган саен
  Кими хыяллану ләззәте.
  Кичәге көн – ачык китап булса,
  Бүгенгене читен аңлавы.
  Сөю кояшлары баеп бара,
  Атып килә хәсрәт таңнары.
  ...Тик бер татар кызы узган мәлдә -
  Кара әле, нинди маладис –
  Томырылып карап калам ич...
  Йөрәгемне талпындырып ала
  Онытыла язган наян хис.
  
  
  ТОРМЫШ ЯМЕ
  
  Сату-алу, исәп-хисап,
  Дан, хакимлек, мал-милек...
  Син яшисең, бу дөньяга
  Мәңгегә килгән кебек.
  «Яшәү мәгънәсе шул», — диеп
  Юатасың үзеңне.
  Әмма, дускай, киңрәк итеп
  Ачып кара күзеңне:
  Гомер кыска, дөнья фани,
  Егыла гөлләр, сулып.
  Тормыш узар, тәннәр тузар,
  Мөлкәт очар көл булып.
  Фәлән елдан онытылыр
  Эшең, даның, кадерең,
  Фәлән елдан тигезләнеп,
  Юкка чыгар каберең.
  Минем исә – мәхәббәт hәм
  Сафлык – җаным кәгъбәсе:
  Шунда гына тормыш яме,
  Шунда гына мәгънәсе.
  
  
  ИКЕ АВАЗ
  
  Истә генә калды кояшлы яз,
  Һаваларда – кошлар кыйгачы.
  ...Без аерым чакта –
  ике ялгыз аваз,
  Бергә чакта – моңлы көй башы.
  
  
  ШАГЫЙРЬЛӘР ҺӘМ ТYРӘЛӘР
  
  Кемнәр генә менми тәхетләргә!
  Тик, булса да заман бик мастер,
  Шагыйрьләрне түрә итеп була,
  Түрәләрдән шагыйрь чыкмастыр
  
  
  ЯЗ ҺӘМ КӨЗ
  
  Киләчәкнең шатлык-хәсрәтләре
  Якты хыялымда язылган.
  Якынлашып килгән көзем миңа
  Кадерлерәк узган язымнан.
  
  
  САЛИСӘ ГӘРӘЕВАГА
  
  Монда шыткан милли эшләр –
  Аның изге эше ул.
  Һәр татарга: «Син татар!» –дип
  Тукып торган кеше ул.
  Хәзер исә – сирәк кенә
  Килеп тора хатлары.
  ...Ул – Уралның Казандагы
  Иң мактаулы татары.
  
  Ф.-га
  Әй җырлыйсың — тыпырдап та,
  Җиңнәреңне болгап та:
  Әйтерсең лә гашыйк үзең
  Гармунчыга чынлап та.
  Ник инженер булып йөрим,
  Ник гармунчы түгел мин?
  Яннарыңда уйнар идем
  Сәхнәләрдә бүген, дим.
  Дикъкатеңне тик үземә
  Итәр идем мин җәлеп...
  Ник заводта эшләп йөрим
  Еллар буе этләнеп?
  
  ШӨБҺӘ
  «Нидә максат?» — диеп сораштырып
  Байтак гиздем дөнья сәхнәсен;
  Таушалып та, картаеп та беттем.
  Эзли-эзли тормыш мәгънәсен.
  
  Хәзер инде, еллар үткән саен,
  Ныграк баса шөбhә күңелне:
  Мәгънә эзләп,
  җирдә рәхәтләнеп
  Яши алмый калам түгелме?
  
  
  НИЛ МИНӘҖЕВКӘ
  
  Миәслeргә төшәбез дә, Таганайга менәбез:
  Юл күрсәтеп балкып тора моң йолдызы – Минәҗев.
  Yкси-үкси елыйбыз да, эчләр катып көләбез:
  Елата да, җырлата да җыр чишмәсе – Минәҗев.
  Җаннар сусап тилмергәндә Нил янына киләбез:
  Сусаганда ләззәт бирә моң чишмәсе – Минәҗев.
  
  YКЕНЕЧ
  
  Сәхнәләрдә күреп сокландым да,
  Шигырь яздым сиңа багышлап.
  Җырың, үзең – шундый нәфис иде!
  Ә күңелең иде – табышмак.
  .
  Танышырга насыйп икән: беркөн
  Туры килдек бергә мәҗлестә.
  Хәмер чишкән затсыз телең мине
  Батыргандай булды нәҗескә.
  
  Колакларым әүвәл үрә торды,
  Соңрак кызарышып шиңделәр...
  Бу убырны фәрештәгә тиңләп
  Иләсләнгeн элек мин юләр!
  
  Кайда мине гашыйк иткән чибәр?
  Гарьләнүем булды – түз генә!
  Теге шигърем өчен (кем алдында?)
  Әй оят та инде үземә...
  
  
  
  
  
  МӘДХИЯ
  
  Яз җылысы бирдең, рәхмәт Сиңа!
  Өмет бөркеп янды күкләрең;
  Тәүге яшен булып балкыдың да
  Уңыш вәгьдә итеп күкрәдең.
  
  Рәхмәт Сиңа, яз ләззәте бирдең.
  Әмма, Раббым, үзең беләсең:
  Рәхмәт укып көттем мин җиhанның
  Һәр суыгын, һәрбер челләсен,
  
  Һәр шатлыгын. Ә кайгылар килсә,
  Күрми икән мине, димәдем;
  Синнән генә көттем ярлыкауны,
  Бүтәннәргә башым имәдем.
  
  ...Кояшкаең байый. Тик мин беләм
  Таңнарыңның якты буласын.
  Киләчәгем мәңге Синең белән,
  Рәхмәт Сиңа, рәхмәт, Илаhым!
  
  
  ӘТИЕМ КАБЕРЕ ЯНЫНДА
  
  1
  Килгән саен көям, карап
  Зират миләшләренә.
  Синсез яшәп, бик сусадым
  Синең киңәшлeреңә.
  Монда тынлык. Тик миләшләр
  Елап шыңшый зар көен;
  Күрешүләр мөмкин түгел,
  Әмма нишлим, әтием, –
  Рухым сиңа тартыла шул,
  Бүген тагын түзмәдем:
  Калгандыр, дим, йөрәгеңдә
  Әйтелмәгән сүзләрең.
  Кабат килеп, көннәремне
  Синең янда уздырам;
  Сиңа уйларымны сөйләп,
  Сине тыңлап утырам.
  2
  Без үскәндә вәгазь кылып тордың,
  Сүз җебеңне башлап ерактан:
  «Татармы син, русмы –hәммәбезне
  Хак Тәгалә тигез яраткан.
  Тигезлеккә өнди илебездә
  Күрсәтмәләр, закон-кануннар...»
  ...Аh, әтием, үзем сиздем: бездә
  Язылмаган нәҗес канун бар.
  Тугры булдым сиңа, шуңа микән
  Һәр бәндәне җирдә дус иттем;
  Ярсып сөйдем Рәсәй кырларында
  Һәр үләннең, гөлнең хуш исен.
  Yземне дә үз иттеләр бугай, –
  Дусларга бай якын-тирәләр;
  «Басурман», –дип, күзгә туры карап
  Сүкмәделәр мине түрәләр.
  Әмма никтер серле рәвешләрдә
  «Өлкән агайларым» ябып торды
  Керим дигән hәрбер ишекне.
  Әти, әти! Нык булса да минем
  Синнән күчкән холык-җисемем,
  Киртә булды язмыш юлларымда
  Син куштырган матур исемем.
  Тамырымны истә тотып уздым
  Тормышымда hәрбер мизгелне,
  Шуңа, ахры, явыз канун рухы
  Һәр адымда үзен сиздерде.
  Рәхмәт сиңа, әти, үстергәнсең
  Киң күңелле итеп улыңны;
  Шуңа күрә явыз бәндәләргә
  Yчләнүдән өстен булдыммы?
  Бүген дә шул, йөрәгемне назлап,
  Тавыш килә синең тарафтан:
  «Дус яшәгез җирдә. Хак Тәгалә
  Һәммәбезне тигез яраткан...»
  3
  Әйтә идең: «Чабышмагыз,
  Тулсын, диеп, кесәбез;
  Һөнәр белеп, җырлар сөеп,
  Китап укып яшәгез.
  Мал муллыгы – фани байлык,
  Рух байлыгы – чын байлык...»
  ...Аh, әтием, бигрәк бүтән
  Бүген безнең чынбарлык.
  Һөнәр сөйсәң – шыр тиле син,
  Шигырь сөйсәң – хөрәсән;
  Син килмешәк бу тормышта,
  Сатулаша белмәсәң.
  «Вөҗдан», –дисәң, – исәр мәхлук,
  Хәйлә белсәң –рас галим;
  Китаплылар –ачлы-туклы,
  Хисапчылар –господин.
  ...Тик шулай да хаклыгыңа
  Мин ышанам, әтием.
  Юк байлыгым, ләкин дөньям
  Хәзинәгә бай минем:
  Бар дөньямда синең акыл,
  Тарих дәресләре бар,
  Тукай теле, Тукай җыры,
  Тукай варислары бар.
  Сафлык сөеп, язлар көтеп
  Уза минем көннәрем;
  Синең эзләреңнән атлыйм,
  Тугры сиңа йөрәгем.
  4
  Ничәнчедер тапкыр
  Бәреп екты язмыш.
  Янды тәнем, акты яшьләрем.
  Түздем. Миңа дошман кулы таныш, –
  Шәфкать сорап бер сүз дәшмәдем.
  Бусы да бит, әти,
  Синең васыятең, –
  Мин тәкрарлыйм кочып ташыңны:
  «Егылсаң да бетеп хәл-куәтең,
  Залимнәргә имә башыңны».
  Ничә тапкыр миңа,
  Сүнәм дигән мәлдә,
  Фаразымда: «Ян!» — дип эндәштең;
  Ничә тапкыр упкын чикләрендә
  Терәк булды миңа киңәшең!
  Ничә тапкыр сынып,
  Янә торып бастым.
  ...Килер бер көн – бәлки, торалмам.
  Тик, әтием, йокың тыныч булсын, –
  Залимнәргә барып соранмам.
  
  
  УЛЫМА
  
  Тук үстек без. Ләкин әниебез
  Күп сөйләде узган чор гарен;
  Ач елларда язгы басуларда
  Күкәриннәр җыеп йөргәнен.
  
  «Тишек башмак бата былчыракка,
  Персидәтел артта сүгенә...
  Калса да шул еллар бик еракта,
  Онытмагыз аны бүген дә».
  
  ...Yсеп җиттең, улым. Күңел әрни:
  Бурычларны ничек түләргә?
  Дәү әниең әйткән гыйбрәтләрне
  Онытканмын сиңа сөйләргә.
  
  Син шул кыйссалардан мәхрүм булдың,
  Язмыш сиңа булды мөлаем,
  «Монтана»лы чалбар кигән балам,
  Рэп-рок тыңлап үскән малаем!
  
  Дөрес, ипле синең нигезләреңn,
  Саф йөрәгең, менә шуңа да
  Каным синдә үзе уяныр, дип
  Өметләнеп яшим дөньяда.
  
  Килер бер көн – тартыр тамырларың,
  Туйдырырлар сине ят җырлар;
  Бер гүзәл моң булып хәтереңдә
  Уянырлар узган гасырлар.
  
  
  КАЙТЫП БАРАМ
  
  Йөрәк дулый. Күңелемдә
  Әллә челлә, әллә буран...
  Майның якты бер көнендә
  Туган илгә кайтып барам.
  
  Ара якынлашкан саен,
  Ныграк әрни иске ярам.
  Вөҗдан яралары аша
  Туган илгә кайтып барам.
  
  Туган йортым, исән әле
  Син очырган юньсез балаң!
  Ачы үкенүләр аша
  Туган илгә кайтып барам.
  
  Мине көтеп моңайгандыр
  Ике каберле бер алан.
  Кабер кочып елар өчен,
  Туган илгә кайтып барам...
  
  
  ҖӘЛИЛ СУРӘТЕ
  
  Сабый чакның кайбер мизгелләре
  Еллар буе китми башымнан.
  Сүз чыкканда, безгә кырын карап,
  Пышылдады зурлар: «Сатылган...»
  
  Әллә нинди хаста туган иде
  Яшь җанымда шушы сүзләрдән:
  «Исән икән... «Теге як»та яши...
  Яшеренә... Исемен үзгәрткән...»
  
  Әмма тиздән тарих гаделлеге
  Бик гыйбрәтле сабак өйрәтте, –
  Хәтеремдә: указ. Журнал бите.
  Алтын йолдыз. Җәлил сурәте.
  
  Еллар узды. Тәкъдиркәем мине
  Анда бәреп, монда ыргытты.
  Бу дөньяның явыз утларыннан,
  Ачыш ясап, таптым чынлыкны.
  
  Без бит иң-иң батыр егетләрне
  Сау башлары белән түгел әлe,
  Гүр ташлары белән саныйбыз.
  Туксан тугыз канлы газап аша
  Yтсәң генә сине таныйбыз.
  
  Күпме булса дәртең, шулкадәрле
  Хәтәр оча дошман уклары.
  Пакь йөрәкле адәм баласының
  Авыр була тормыш сукмагы.
  
  Без үзебез аңламаган эшне
  «Ап-ак җирдә шакшы тап» дибез,
  Әүвәл бәреп егып таптыйбыз да
  Соңра күккә чөеп мактыйбыз.
  
  Кардәшлeрем! Ә без бүген менә
  Аңлыйбызмы тарих гыйбрәтен?
  Кичер, Җәлил! Чыкмый хәтеремнән
  Иске журнал битләрендә күргән
  «Җырларым» hәм якты сурәтең.
  
  
  МӘТРYШКӘЛЕ ЧӘЙ
  
  
  Мәтрүшкәле чәйләр эчеп алыйк,
  Алан уртасында җәелеп.
  Чәйләр белән тәмен татып калыйк
  Бу бик кыска Урал җәенең.
  
  Нидер сөйли җилгә назлы каен, –
  Толымнары бигрәк сөйкемле.
  Каенкаем! Сине күргән саен,
  Яшьлегемә кайтам шикелле.
  
  Казан каеннары чакырса да
  Ерак почмагыннан хәтернең,
  Яшьлеккә дә, туган якларга да
  Кайтып булмас, ахры, кадерлем.
  
  Менә шулай, җәйге аланнарда
  Мәтрүшкәле чәйләр эчәрбез;
  Туган-үскән илгә кайталмагач,
  Торган җирне туган итәрбез.
  
  
  ТУФАН
  
  Кемнәр – аңлап, кемнәр – аңламыйча,
  Куандылар ирек җиленә.
  Канга баткан йөрәккәeн учлап,
  Туфан кайтты туган иленә.
  
  Ул ялкындай дөрләде дә сүнде.
  Ә без исә, маңка малайлар,
  Туфаннарның өметен акламадык,
  Азатлыкның кадерен сакламадык,
  Каберләрне таптап, корып салдык
  Алтын рәшәткәле сарайлар.
  Алтын читлек рәхәт бирми җанга,
  Асыл чорны күңел сагына.
  Туфан сөйгән, Туфан гизгән күктә
  Агыла да болыт, агыла...
  
  
  
  
  БИК ЕРАКТА
  
  Бик еракта, бик еракта –
  Ослан тавы, Кабан күле;
  Ямьле фигыль, саф җөмләле
  Тукай җыры, Такташ теле.
  
  Зур хакыйкать, күп белемнәр
  Алдым күрше рус теленнән.
  Мин яхшырак беләм аны
  Русларның да бик күбеннән.
  
  Ләкин кайчак тын кичләрдә
  Кинәт калка уй-хатирә:
  Әллә әрләп, әллә жәлләп,
  Таныш җырның моңы килә.
  
  «Галиябану, сылуым-иркәм...»
  ...Истәлекләр – зәңгәр җилкән,
  Урал кичеп кайтып керсәм,
  Авылым мине таныр микән?
  
  «Каз канаты ап-ак була...»
  ...Чигәләргә чаллар куна,
  Дәвалар юк, дарулар юк
  Күңелләрем сызлануга.
  
  «Күк күгәрчен күктә уйный,
  Күләгәсе җирдә уйный...»
  ...Кайтсам да шул Мәмдәлемә,
  Яшьлегемә кайтып булмый.
  
  Илебез зур, hөнәрләр күп:
  Кемгә – табыш, кемгә – сагыз.
  Бәхет эзләп, мавыгып йөреп,
  Тамырларны онытмагыз.
  
  Онытмагыз, онытмагыз
  Туган болыннарның җилен,
  Ямьле фигыль, саф җөмләле
  Тукай җырын, Такташ телен...
  
  
  КАЗАНДА КУНАКТА
  
  Өрәңгеләр монда яфрак ярган,
  Бездә шәрә әле каеннар.
  Аh, Казаным! Синдә – кояш. Ләкин
  Йөрәгемдә сиңа зарым бар.
  
  Синдә – язлар, бездә – суык әле.
  Синдә – якты, бездә – караңгы.
  Әйт, Казаным, ничек татар итеп
  Yстерим мин газиз баламны?
  
  Синдә – гыйлем. Бездә – рухи ачлык.
  Чирли татар, булмый терелтеп.
  Җыелганда бергә, аңлашабыз
  Ике ярым телне бер итеп.
  
  Шатлан язга, Казан! Тик аяныч
  Таулар артындагы улларыңа
  Барып җитми синең нурларың.
  
  
  ИКЕ ҖӘЗА
  
  Туган якны хәтерләтә hәр таң,
  Бергә йөргән тавын-үзәнен.
  Җәйге таңда яңгыр булып яусам,
  Танырсыңмы мине, гүзәлем?
  
  Йөрдек бергә кызгылт урманнарда,
  Сөеп өрәңгеләр ялкынын.
  Көзге яфрак булып балкыганда,
  Танырсыңмы мине, алтыным?
  
  Без куанган идек карлы көнгә,
  Бәхетләрнең теләп иң зурын.
  Карлар булып кунсам керфегеңә,
  Танырсыңмы мине, күз нурым?
  
  Гөлгә чума иде язын бакчаң,
  Шул бакчага оча уйларым.
  Түтәлеңдә чәчәк булып атсам,
  Танырсыңмы, язгы хыялым?
  
  Ике җәза бирде миңа язмыш,
  Өзә алмыйм тәкъдир богавын.
  Берсе аның –кавыша алмавыбыз,
  Икенчесе – оныта алмавым.
  
  
  YЗГӘРМӘГӘН
  
  Yзгәрмәгән, ахры, җисемем минем:
  Тагын миңгерәтте яз җиле.
  Элгәре мин яшь hәм юләр идем,
  Бyген исә карт hәм шыр тиле.
  
  
  ГӨЛӘП
  
  Коелса да гөләп чәчәкләре,
  Хуш ис калган бераз куакта.
  Без дә шулай: калган кебек назың,
  Булсаң да син үзең еракта.
  
  Алып китте соңгы хуш исләрне
  Җәй җилләре. Саргайды хатлар,
  Өметләрем янды. Килеп җитте
  Әрем чәчәк атар вакытлар.
  
  
  КӨЗ БАШЫ
  
  Хәсрәт килгән кебек көтмәгәндә
  Җан тетрәтеп килде көз башы;
  Күл ярына барып йөрсәм дә шул,
  Сагыш кына минем юлдашым.
  
  Ни булды бу? Якты болыннарда
  Әллә үзем генә йөрдемме?
  Эссе җәйнең кайнар мизгелләрен
  Төшләремдә генә күрдемме?
  
  Бәхетемнең татлы валчыклары
  Комга әверелеп суынды.
  Саташулы уйларымда гына
  Учларымда тоям кулыңны.
  
  Бугазымны буган төер кебек
  Көз җилләре кыса тынымны...
  Ник ашыктың, нигә тыңламадың
  Соңга кадәр минем җырымны?
  
  Көз көз инде. Алтын дисәләр дә,
  Синең карашыңдай салкын ул.
  Язлар кайткач, назлар кайтыр микән,
  Насыйп микән кабат талпыну?
  
  Алсулана офык, янган кебек
  Шәфәкълары җәйгe кичләрнең.
  Эзләрең юк. Комда эзләр калмый.
  Ә йөрәктә калса, нишләрмен?
  
  Монда тынлык. Гүя җәйге хисләр
  Дөнья куеп, комга күмелгән.
  Күл ярының җырлы-серле дәрте
  Җәй челләсе белән сүрелгән.
  
  Аргы якта ялгыз учак яна,
  Хәтерләтеп ләззәт көннәрен.
  Бирге якта исә җил туздыра
  Учагымның суык көлләрен.
  
  ...Бугазымны буган төен кебек,
  Көз җилләре кыса тынымны.
  Туңам бүген, бәгьрем, – сиңа бирдем
  Йөрәктәге бөтен җылымны.
  
  
  YПКӘЛӘШКӘЧ
  
  Керсәң төшемә елмаеп,
  Әй куанам уянып!
  Шук сүземне, сәбәп табып,
  Булмасмы кире алып?
  Дуамаллык, юләрлекнең
  Кайда булды чикләре?
  Авыр сүзне әйтмәс өчен
  Ихтыярым җитмәде.
  Yз-үземә: « Назлап сөй,– дим, –
  Кайда синең җанзурлык?»
  Ә күңелдә – әллә нинди
  Таштай каткан горурлык.
  Нигә кирәк бу мәсхәрә,
  Чиста суда болганыч?
  Төштә генә ләззәтләнәм,
  Төштә генә юаныч.
  ...Шулай уфтанып йөргәндә
  Елмаеп куйдың, иркәм.
  Мин күргән төшләрне әллә
  Син дә күргәнсең микән?
  
  
  АЛИҺӘМ
  
  Чыпчык малайлары куаныша
  Алсу таңга, зәңгәр иртәгә.
  Нинди төшләр күреп елмаясың,
  Борын очың төртеп җилкәмә?
  Ак мендәрдә – кара толымнарың,
  Күкрәгемдә – кулың җылысы.
  Янам – әллә бер җырлыйсы килә,
  Әллә инде үксеп елыйсы?
  Кайный хисләр, зиhенемне бутый
  Сөюемнең татлы әфьюны;
  Бер уй анык: фәкать синең белән
  Язмышымның булыр саф юлы.
  Минем сөюемдәй булмагандыр
  Яну җирдә тарих башыннан.
  Ходаем да үпкәләмәс кебек,
  «Алиhәм», – дип үпсәм кашыңнан.
  
  
  ЯЗ
  
  Алып китте апрель йөрәгемнән
  Сагыш дигән ачы сагызны;
  Кыш тудырган суык уйларымны
  Яз кояшы эретеп агызды.
  
  Керфегемдә тамчы җемелдиме?
  Димәк, рухым гарьдән арына;
  Бозлы җилдә туңып каткан күңелем,
  Яшим, диеп канат кагына...
  
  
  КӨНЛӘШҮЕМ – СӨЮДӘН
  
  
  Хыянәт ул – кыямәт ул,
  Аның тәмен беләм мин;
  Шуңа аны дуска түгел,
  Дошманга да теләмим.
  
  Синсез үтсә бер сәгатем,
  Шөбһәләнәм шул, иркәм:
  «Алай микән, болай микән,
  Әллә тегеләй микән?»
  
  Көнләшәсең, дип рәнҗемә,
  Көнләшүем – сөюдән,
  Минем өчен җирдә синсез
  Бәхет югын белүдән.
  
  Көн буена фаразлаган
  Уйларым чынга ашса,
  Тулган иреннәрең белән
  Иреннәрем очрашса, -
  
  Төнге күктә кояш калка,
  Көзен шыта бөреләр,
  Булыр-булмас гөнаһларың
  Кичерелеп эриләр.
  
  Йөзләреңдә – алсу шәфәкъ,
  Күзләреңдә – таң гына,
  Дулкыннарың, миңа күчеп,
  Күкрәгемне яндыра.
  
  ...Тәнемнең һәр күзәнәге
  Сине тойган чакларда
  Көнләшмим дә, шикләнмим дә,
  Ышанмыйм да юк-барга...
  
  
  КАЙДА БУЛДЫ УЙЛАРЫҢ?
  
  
  Бердәнберем, назлы ярым,
  Таңнарымның былбылы!
  Күңелләрең, хыялларың
  Миндә генә булдымы?
  
  Йөрәгеңнең тибешләрен
  Тойган чакта кулларым,
  Кайда булды фаразларың,
  Кемдә булды уйларың?
  
  Сизгән чакта йөрәккәем
  Карашыңның утларын,
  Уйларыңны белмәгәем,
  Диеп оча котларым...
  
  
  ОЗАТУ
  
  
  Тагын сине озатырга бардым
  Шаулы мәйданына вокзалның.
  Иреннәрең тәме
  калды иренемдә,
  Үзең ашыгып күздән югалдың.
  
  Ләззәт минутларын озайтырга
  Сәбәп тапмый тагын тилмердем.
  «Китмә,» – диде күңелем,
  «Сау бул,» – диде телем;
  Бәхет нурын үзем сүндердем.
  
  Әйтер сүзем тагын әйтелмәде,
  Кемгә кирәк булды бу түзем?
  Мәйдан шау-шуында
  эреп юкка чыктың,
  Иләсләнеп калдым берүзем.
  
  
  КӨЗ
  
  
  Шыгыр-шыгыр диеп ыңгыраша
  Ял паркында ялгыз бер таган.
  Көзнең сары каен яфраклары
  Чал чәчемә минем охшаган.
  
  Мәктәп болдырында – үсмер яшьләр,
  Күзләрендә – тормыш ләззәте.
  Шуңадырмы бигрәк мәрхәмәтсез
  Талый мине шиңү хәсрәте.
  
  Килер көннәр – яшел каеннарның
  Толымнарын назлап тарар яз.
  Яшьлек төсе керер табигатькә.
  ...Минем чәчләр генә каралмас.
  
  
  ХЫЯЛЛАР
  
  
  Яшьлегемдә корган мең хыялның
  Аштырдыммы чынга тик берен?
  Язгы өмет белән көзге чынлык
  Арасында калды гомерем.
  
  Ә нигә соң әле бүген дә мин
  Хыялланып тагын шатланам?
  Яз үтмәгән, ахры, көз җитмәгән,
  Болыт кына күкне каплаган.
  
  
  МИНЕМ ИСӘ...
  
  
  Куанасың бүген иркенлеккә,
  Торгын еллар зарын хәтерләп:
  Язганыңны өстәл тартмасында
  Саклап яшәгәнсең, кадерләп.
  
  Минем исә шәрә өстәлләрем,
  Соры еллар, рухи ярлылар
  Аягымнан бәреп ектылар да,
  Каләмемне тартып алдылар...
  
  
  ЯШИМ
  
  
  Күнеккән хәл инде: бирде язмыш
  Борыч белән бутап балларны...
  Киткән җирдә беркем озатмады,
  Кайттым – һичкем каршы алмады.
  
  Гомер буе бер хакыйкать ятлыйм:
  Тегендә дә ят мин, монда да.
  Тик шулай да яшим әле, яшим,
  Өмет корып яшим дөньяда.
  
  
  АЕРЫЛЫШУ
  
  
  Хөкем узган. Карар – кулда.
  Үпкәләпме язмышка,
  Нидер көткән кебек, икәү
  Чыгып баскан баскычка.
  
  Еллар буе бергә яшәп
  Күптән кушылган каннар.
  Кичә бер җан иде алар,
  Бүген – аерылышканнар.
  
  Яз таңында туган хисләр
  Туңып шиңгәнме кышта?
  Хатын – чибәр, ир – мәһабәт,
  Ни җитмәгән тормышта?
  
  Ике йөрәк, чирдән айнып,
  Аптыраган гүяки.
  И дусларым, кочаклашып
  Үбешерсездер бәлки?
  
  Онытыгыз вак-төякне,
  Ачуларны, зарларны;
  Хәтерләгез бергә сайрап
  Каршылаган таңнарны.
  
  Юк, булмады инде. Хәтта
  Кысмады да кул кулны.
  Җәрәхәтле ике йөрәк
  Ике якка омтылды.
  
  Нинди хисләр кичергәндер
  Кара янган бу җаннар?
  Кичә бергә иде алар,
  Бүген – аерылышканнар.
  
  
  ЮЛӘР ТАКМАКЛАР
  
  
  Биш тәңкәләр, ун тәңкәләр
  Сандыгымда саклана.
  Ике тартма шырпы алдым
  Гомер җыйган акчама.
  
  Кайгырмагыз, әгәр сезгә
  Башыгыз буш, дисәләр:
  Буш баш белән яшәп була,
  Буш булмаса кесәләр.
  
  Фантастика димә, күрсәң
  Очкан тарелкаларны.
  Боткам да юк, акчам да юк, –
  Мин очырдым аларны.
  
  Пенсиябез җитми диеп
  Катмый безнең башыбыз:
  Президентның вәгъдәләрен
  Ашка турап ашыйбыз.
  
  
  ҖӘЙДӘ ЯШЬНӘП...
  
  
  Сибелә чәчәк, сибелә чәчәк,
  Сибелә чәчәк – көз микән?
  Язда гөрләп, җәйдә яшьнәп
  Яшәгәннәр без микән?
  
  Ком бураны, ком бураны
  Күз ачырмый дулады.
  Язлар акты, җәйләр янды,
  Нәүмиз ярлар елады.
  
  Тал әйләнә, тал әйләнә
  Очып китәрдәй булып;
  Газиз яшьлегем, килсәнә
  Көз артыннан җәй булып.
  
  Әй гөлбакча, әй гөлбакча,
  Кара кашлар, ал ирен.
  Яшьлегебез кире кайтса,
  Белер идек кадерен...
  
  
  КАЙДА МӘГЪНӘ?
  
  
  Баер өчен яшисеңме җирдә,
  Әллә яшәр өчен байыйсың?
  Әллә баюың да, яшәвең дә
  Бу җиhанның бер зур кайгысын
  Юк итәргә сиңа юл ачамы?
  Иҗат иреклеге бирәме?
  Йә ниятең тоташ гөлбакчалы
  Итәргәме якын-тирәңне?
  Әйтик, алтын сарай салдырырсың,
  Җыеп бөтен дөнья акчасын...
  Ә аннары нәрсә? Кайда кыйблаң?
  Кайда мәгьнә? Кайда максатың?
  
  
  ГОМЕР
  
  Берәү генә булып чыкты гомер...
  Дөрләп китмәгәе мендәрем.
  Вак-төяккә, фани байлыкларга
  Әрәм булды алтын көннәрем.
  
  Кичә генә кебек тормышымның
  Капкасыннан кереп киткәнем.
  Инде ипләп яши башлыйм, дисәм,
  Аръягына барып җиткәнмен.
  
  Уйнап-көлеп, җырлап-биеп йөрдек,
  Яшәү йомгакларын сүткәндә...
  Кайтып алларына тезләнерлек,
  Кичерегез, диеп үтенерлек
  Кешеләрем күп шул үткәндә.
  
  
  БЕЛЕП ТОРГАН ИДЕК
  
  Көз киләсен җәй буена
  Белеп торган идек шул,
  Тик шулай да ун гомерлек
  Хыял корган идек шул.
  
  Хәлләр бетте, дәртләр сүнде,
  Кайнар көннәр сүрелде;
  Яфракларның сарылары,
  Чәчнең чалы күренде.
  
  Минем талган йөрәгем дә
  Әллә инде ял сорый?
  ...Күлнең шадра көзгесендә
  Шәрә таллар калтырый.
  
  
  КИЧЕРДЕҢМЕ ИКӘН?
  
  
  Әниемнең моңлы кыйссаларын
  Ишеткeндәй булам, саташып;
  Төшләремдә йөрим туган өйнең
  Каралтыларында адашып.
  Бик җентекләп нидер сораштырам
  Баз артында үскән зелпедән;
  Хәтеремнең шомлы эңгерендә
  Әллә кемне эзләп интегәм.
  
  Менә кайттым. Дәшми каберең.
  Кичердеңме икән, бәгырем?
  
  Рәнҗетмәдем кебек үскән чакта,
  Итагатьле идем, ягымлы;
  Әмма әллә нинди гөнаh хисе
  Гомер буе талый җанымны.
  Рәнҗегәндәй булган мизгелләрең
  Искә төшә тагын, тагын да.
  Соңгы сулышыңда чакыргансың,–
  Була алмадым шул яныңда.
  
  Әнием, кайттым!.. Дәшми каберең.
  Кичердеңме икән, бәгырем?
  
  
  СОҢАРГАН МӘХӘББӘТ
  
  Ялкыннарга төрдең чал башымны.
  Ышанучан йомшак карашыңны,
  Очрашмаган булсак та без элек,
  Таныгандай булдым бер күреп.
  Җәйләр узган, җиткән көзнең сагышлары,
  Салмакланган тормышларның агышлары.
  
  Нигe очрамадың яшьлегемдә,
  Мәмдәлемдә, Идел ярларында?
  Гомер буе сине сагынганмын,
  Бер гомергә cоңга калганмын.
  Узды тормышның югалту, табышлары,
  Йөрәкләрне өзә шиңү сагышлары.
  
  Тәүге тапкыр күреп саф йөзеңне,
  Таныгандай булдым яшьлегемне.
  Син янымда бүген, янәшәмдә,
  Ә яшьлегем – ерак җәйләрдә.
  Узган җәйләр, җиткән көзнең сагышлары,
  Салмакланган тормышларның агышлары.
  
  
  САРЫКYЛ
  
  
  Көзге җилләр, дымлы җилләр
  Тиң булганга җаныма,
  Томан ярып чыгам иртән
  Сарыкүлнең ярына.
  
  Ялгызлыкта, нәүмизлектә
  Көн артыннан көн ага.
  Кайгыларсыз гына яшәп
  Булмыймыни дөньяда?
  
  Соры камыш. Ялгыз аккош.
  Синсез тормыш – коры чүл.
  Минем хисләремдәй моңсу
  Сагыш күле – Сарыкүл.
  
  Ялгызлыкта, нәүмизлектә
  Көн артыннан көн ага.
  Кайгыларсыз гына яшәп
  Булмыймыни дөньяда?
  
  Арабызда – Урал тавы.
  Ятим калдык кебек без.
  Сарыкүлнең томаныдай
  Киләчәкләр өметсез.
  
  Ялгызлыкта, нәүмизлектә
  Көн артыннан көн ага.
  Кайгыларсыз гына яшәп
  Булмыймыни дөньяда?
  
  
  ХАТЛАР КӨТӘМ
  
  
  Күпме яшәп җирдә, шуннан тәмле,
  Шуннан ачы шөгыль тапмадым.
  Кабат укыйм мәрхүм әтиемнең
  Саргаеплар беткән хатларын.
  
  «Ник язмыйсың, улым, йөрәк парәм,
  Шушы микән тәкъдир хөкеме?
  Хат-хәбәрсез менә узып бара
  Гомеремнең тагын бер көне...»
  
  ...Выжлап очты еллар, сулды йөзем,
  Чигә чәчлремә чал төште;
  Yкенүләр узды, дигeн идем, –
  Yз балам да үсеп җитеште.
  
  Язмышкайлар кабатлана икән,
  Белгән булсам шуны мин алдан...
  ...Күз күгәртеп хәзер хатлар көтәм
  Ерактагы газиз баламнан.
  
  
  ЯЗГЫ УРАМ
  
  Әкрен генә кыш үткәрдем
  Яндыргалап утынны.
  Язгы урамны күрдем дә
  Йөрәк тагын чукынды.
  Һәр чибәрнең күз карашы
  «Кил», – дип чакыра мине,
  Әллe барысы миңа гашыйк,
  Әллә үзем шыр тиле.
  Чиктeн аша хыялларым,
  Көчләр кайный беләктә,
  Картаюга урын юк шул
  Сөю тулган йөрәктә.
  
  
  АҖАГАННАР
  
  Яшәү мәгьнәсенә төшенергә
  Омтылуым туса уемда,
  Өянкеләр белән пышылдашып
  Йөрим төнге Уел буенда.
  Кушымта:
  Салмак кына дулкынланып
  Шаулый иген басуы;
  Сискәндереп уйландыра
  Аҗаганнар балкуы.
  Аҗаганнар яшьнәгәндә,
  Бөрлегәннәр өлгерә;
  Матур илләр бик күп җирдә,
  Тик туган ил бер генә.
  
  Болындагы пөхтә кибәннәрдән
  Җиләк исе килә, бал исе;
  Шундый мизгелләрдә аеруча
  Их, яшисе килә, яшисе!
  Кушымта.
  
  Туган ягым, иң кадерле җырым,
  Күңелемнең изге кәгьбәсе!
  Шул моңның мин нәни бер аhәңе,
  Шунда, димен, Яшәү мәгьнәсе.
  Кушымта.
  
  Шушы җирнең мин бер күзәнәге,
  Шуңа күрә генә булса да,
  Илем белән шатлык-михнәт чигеп,
  Яшәүләре татлы дөньяда.
  Кушымта.
  
  
  
  
  
  
  КЕШЕ
  
  Якасыннан каптырса да
  Әҗәл ташлаган ыргак,
  Бер аягы гүрдә аның,
  Берсе бии тыпырдап.
  
  
  КӨМЕШ ТУЙ
  
  Давыллары дуласа да көзнең,
  Якты булып ата таңыбыз.
  Алтын туйлар әле ерак безнең,
  Яшьни-яшьни яшәр чагыбыз.
  Язмыш сукмагында юл ташы...
  Көмеш туйлар – тормыш уртасы.
  
  
  Ике әткәй белән ике әнкәй
  
  Табыннарыбызның түрендә.
  Йа Ходаем, гөрләсен лә гел җәй
  Өлкәннәребезнең күгендә!
  Уфтанмачы, газиз юлдашым,
  Көмеш туйлар – тормыш уртасы.
  
  Өч улыбыз тиңдәш бөркетләргә,
  Күзләрендә – якты изгелек.
  Назга юмарт булган йөрәкләргә
  Артып кайта икән игелек.
  Моңсуланма, газиз юлдашым,
  Көмеш туйлар – тормыш уртасы.
  
  Син – максатым минем, син – ләззәтем;
  Сүнмәс ахры дәрт тә, теләк тә.
  Бүген дә бит кайный мәхәббәтем
  Картаймаган кайнар йөрәктә.
  Язмыш сукмагында юл ташы...
  Көмеш туйлар – тормыш уртасы.
  
  
  ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ШИГЬРИЯТ
  
  Шагыйрь җирдә яшәми ул,
  Яшен булып кына яшьни.
  Шагыйрь юлы кыска була,
  Тик шигьрият мәңге яши.
  
  Тормыш авыр, шагыйрь – фәкыйрь.
  Яшим дисәң, сыгыл, бөгел...
  Шагыйрь ялланырга мәҗбүр,
  Тик шигьрият – ялчы түгел.
  
  
  ЯШӘП ЙӨРГӘН БУЛДЫК
  
  Бәхет капкалары терәксез лә,
  Бер ача да язмыш, бер яба.
  ...Ялан күткә каеш буып, без дә
  Яшәп йөргән булдык дөньяда.
  
  Ачылмады безгә hичбер ишек,
  Тик язмышны, имеш, алдадык.
  Юләр саттык комнан аркан ишеп,
  Булмаганны бушка аударып.
  
  Баш сау булса, бүрек табылыр, дип,
  Елап, хафаларга төшмәдек;
  Яшь буыннар ансат бөгелә бит,
  Терсәкләрне җиңел тешләдек.
  
  Шома йөзләр татлы итеп әйтсә,
  Тиз ышандык hәрбер юк-барга;
  Байлар бал эчкәндә, су эчсәк тә,
  Сер бирмәгән булдык ятларга.
  
  Ашыбызны ашап бетердек тә,
  Яшебезне яшәп бетердек;
  «Шома»ларны бәреп төшердек тә,
  Егып, йөзләренә төкердек.
  
  Хәзер намаз укып утырабыз
  Гомер буе динсез кылангач;
  Тик барыбер hаман алама без,
  Эттән ач hәм беттән ялангач.
  
  Вакыт дигән нәрсә – акча икән,
  Гафилләрдән бик тиз кача икән:
  Качты тормыш язы, узды җәй...
  Гомер дигән нәрсә – җәфа икән,
  Әмма үтә икән мизгелдәй.
  
  
  ЯРЫҢ КЕРСӘ ЯТЛАР КОЧАГЫНА...
  
  Зар түгәсең, хатыныңны әрләп,
  «Ни җитмәгән, диеп, тормышта?»
  ...Ярың керсә ятлар кочагына,
  Аны гаепләргә тырышма.
  
  Дөнья куып, алтын чыңнарына
  Омтылганда бөтен өметең,
  Яшен түгеп салкын мендәренә,
  Ни уйлады хәләл җефетең?
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.