Latin

Шигырьләр - Шамун Фидаи

Süzlärneñ gomumi sanı 302
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 226
46.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кызылармеецка
Ал әйдә, тот кылыч-мылтыкларыңны,
Чәчеп тор як-ягыңда утларыңны.
Миһербан көтмә байлардан, җиһан ут,
Аның һәр ерткычында йөз меңәр ук.
Җиһан иблис вә шайтан берлә тулган,
Фәкыйрь мескен изелгән һәм сытылган.
Изелсен вәхши ерткычлар җиһаны,
Аның малдыр, аның балдыр иманы.
Күрерсең бервакыт бәйрәмнәреңне,
Күрерсең бәйрәмеңнән ямьнәреңне.
Үләрләр ул еланнар, аждаһалар,
Бетәр акча, бетәр һәм калмас алар.
Сине сүксен вә көлсен һәм көлүче,
Сизәм, кадереңне дә күптер белүче.
Синең аткан угың һич бушка китмәс,
Матур җәйле аең да кышка китмәс.
Түз әйдә, тиз туарлар бәйрәм айлар,
Бетәр залим, бетәрләр вәхши байлар.
Вә син шул чакта чын бәйрәм итәрсең,
Бөтен дөнья эчен зур ямь итәрсең.

Тукай
Төн иде. Моңнар белән
Чиртеп сазын, ул җырлады;
Моң белән, хәсрәт белән
Тулган иде бар җырлары.
Тыңлады урман вә таулар,
Тыңлады ай, йолдызы...
Шул моңыннан уйга калды
Җир кызы һәм күк кызы.
Атты таң әкрен генә,
Нәм сүнде йолдыз, сүнде ай,
Шул матур йолдыз белән
Әкрен генә сүнде Тукай.

Сөйлиләр
Киң, матур, моңлы яланда чәчкә, гөлләр тирбәлеп,
Зур каеннарның яшел яфраклары һәм тибрәнеп.
Бормаланган зур агымсу, елмаеп һәм ялтырап,
Акрын искән җил белән дулкынланып һәм калтырап.
Якты йолдызлар көлеп, нурлар сибеп, тынлык белән,
Бар табигать, бар матурлык, барчасы акрын гына,
Тын гына, назлы гына, моң гына... салкын гына
Сөйлиләр: «Алда бәхет, ямь, алда көн, алда ирек!»
Без барабыз шул бәхеткә, төрле ил-җирләр йөреп...

«Кызыл маяк»
Җилләр исә.
Диңгез, чеп-чеп итеп,
Киң ярларга бәрелә-кагыла...
Чайпалышып дулкын бер-бер артлы,
Берсен куа... берсе тагыла...
Әнә еракларда «Кызыл маяк»,
Нәкъ йолдыздай яна, ялтырый...
Диңгездәге юлчы, аңа карап,
Алга бара... Изге юл сорый...
Курыкма син, юлчы! Әйдә алга!
Әнә маяк, көрәш юлы ул...
Әнә маяк, ул бит яңа хәят,
Алда кызыл — шуның нуры ул...

* * *
Мөкатдәс хәнҗәрем төшмәс кулымнан,
Бөтен сәдне(1) кисәрмен мин юлымнан.
Очабыз, без шулай мәңге очарбыз...
Килер бер көн — сәгадәтләр кочарбыз...
Бәхет бакчасына барып керербез,
Сәгадәт чәчкәсен өзеп йөрербез.
1 Сәд — киртә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.