Latin

Шигырьләр - Шамиль Маннапов

Süzlärneñ gomumi sanı 1637
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1096
35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Озак дәшми торганнан соң
Тел яшергән яшь килендәй
күпме еллар дәшмәдек,
Ил нужасын тарта-тарта,
сабыр гына эшләдек.
Имлябыз үзгәрткәндә дә
дәшмәдек, чыдадык без,
укмышлы бабайларны
наданга чыгардык без.
Кайбер каршы дәшкәннәрне,
«Халык дошманы!» — диеп,
алып киткәндә дә калдык
буталган башны иеп...
Дәшәлмәдек
яман сөлек
каныбыз суырганда,
яла ягылган халыклар
җиреннән куылганда.
Дәшмәдек!
«Гомум атабыз»
белә дип, туры юлны.
«Халык исеменнән» дигәч,
күтәрдек һаман кулны.
Күтәрдек
дошман алдында
күтәрелмәгән кулны!
Кулны күтәрткән Явызлык
ни тели, шуны кылды...
Күтәрәмгә калдырды ул
Ленин төзегән Илне.
Ниһаять, чыдам төкәнде,
ачарга булдык телне!
Бу ни гаҗәп,
бик күбебез
дәшмичә йөри-йөри,
анабыз өйрәткән телне
онытканбыз түгелме?
Онытканбыз түгелме соң
халкыбыз гадәтләрен?
Ана сөте белән кергән
моңын, мәрхәмәтләрен?
Упкынга терәлгәч кенә
сискәнеп уяндык без,
ярый әле соң булса да,
уянып уйландык без...
Кабат ачылды телебез
Илем сүзләре белән.
Карадык үз хәлебезгә
Ленин күзләре белән...
Туган тел искә төшерде
шәҗәрәбезне анык:
Без бит хәтта үлгәндә дә,
Газраилне күргәндә дә
дәшми калмаган халык...

* * *
Ни булды соң табигатькә:
Язлар килә соңарып?
Ялгышалар алмагачлар
Иртә бөре чыгарып.
Ни булды соң бу күңелгә:
Язны көтеп алды да,
Ашыкмый никтер, ашыкмый
Бөреләр чыгарырга;
Онытмый күңел гөлләрем
Шул — алданган көннәрен,
Чәчәкләрен кырау сугып,
Шиңеп калган көннәрен...
Кысыр чәчәкләр калдылар,
Чыннары юкка чыкты.
Узган кыраулармы сукты
Язларга ышанычны?
Яңа язда яңа чәчәк
Атмакчы була күңел,
Ашыкмый ләкин,
Бу күңел
Әллә минеке түгел?
Нидер булды табигатькә...
Бу яз тагын соңарып,
Ялгышмасмы алмагачлар
Иртә бөре чыгарып? —
Шундый уйлардан борчылып,
Каршылыйм язгы таңны.
Авыр туа таң...
Газапта
Мин тудырам күк аны...

УРМАН ШАВЫ
Колагымда һаман урман шавы,
Бер шаулый да урман, бер тына,
Вакыт-вакыт куя ыңгырашып,
Тәненә чапкан балта таушына.
Эссе чакта урман куены җиләс,
Салкыннарда — бирә җылылык.
Урман булса, коры җилләр тимәс,
Урман юкта — җанда корылык.
Колагымда һаман урман шавы —
Кубыз итеп кояш нурларын,
Бабайлардан калган моңлы җырны
Күңелемә сала урманым.
Ә рәхимсез балта һаман кисә
Агачларның сайлап асылын.
Балтаның бит аның йөрәге юк,
Тимер башның нинди акылы?
Илсакчылар өчен калкан булган
Белоруссия урманнарының
Туганыдай безнең бу урманнар,
Җырлары да уртак, таныймын.
Сугыш елларының суыгыннан
Туңдырмыйча безне саклады,
Тик берәү дә ул чак агачларны
(Ат койрыгына таккан комиссардай...)
Тракторга тагып кайтмады.
Уңны-сулны балта белмәгәнгә,
Бу урманның җыры кайгылы.
Искәртә ул гүя балта куллы
Бәндәләрнең әле барлыгын...

АБЫЙ
Торгынлык еллары корбаны
Кадыйр абый истәлегенә
Кадыйр...
Белмим, нигә балачакта сиңа
Абый диеп әйтмәгәнмендер.
Шуның өчен әни:
«Торма тел!» — дип,
Ачулана-әрли иде гел.
«Абый диген!» —
Шулай үзеңнең дә
Колагымнан тарткан чакларын
Аз булмады,
Ләкин күбрәк истә
Җәберләрдән мине саклавың,
Нужа йөген үзең тартуларың
Сыер җигеп, арык ат җигеп,
Глубинкага ашлык ташуларың.
Шуннан арып кайткач, ач килеш,
«Менә, энем, «куян калачы»,— дип,
Ипи телемең миңа биргәнең.
Мин — торма тел, шунда да бит сиңа
«Абый, рәхмәт!» — дия белмәдем,..
Абый булгангамы, эшләгәнең
Тоела иде үзеңә аз кебек.
Дөнья йөген тарттың,
Глубинкага
Ашлык илткән чыдам ат кебек.
һәм... егылдың кинәт шушы юлда,
Яшьли чал чәчләрең—чат күбек...
Кем сокланды... Кемнәр кызгандылар...
Кемдер әйтте: «Яши белмәде...»
Бу тормышның синдәй фидаиләр
Җилкәсендә тора икәнлеген
Кемнәр күрде, кемнәр күрмәде.
...Барысы да:
«Ярый әле син бар,
Абыйкаем!» — диеп зурлады.
Ә хаксызлык сиңа аяк чалгач,
Таянырлык кеше булмады...
Ни үкенеч, мин дә синең янга,
Сиңа парга җигелә алмадым.
Бу тормышта энегә генә түгел,
Абыйга да яклау кирәклеген
Мин соңарып кына аңладым...
Су киткәчтен ярда ком кала,
Үкенечтән җанда моң кала.
Бер кашык су сыман сиңа, бәгырь,
«Абый» дигән бер сүз җитмәгәндер
Күзләреңне соң кат йомганда...
Җылы сүзең белән бүлешергә
Син соңлама икән, соңлама...

КАРТЛАР КАЙТА ҖОМГАДАН
Вәкарь белән, горур атлап,
Картлар кайта җомгадан.
Гүя алар чыгып килә
Узган авыр еллардан.
Өс-башлары чук шикелле,
Айдай түгәрәк сакал.
Күңелеңә нурлар иңсен,—
Узуларын карап кал.
Киселгән булса да, бакчы,
Бу мәчет манарасы,
Киселгән күп башлар сыман
Кичкән үз заманасын.
Бу картлар да кичеп чыккан
Сират дигән күперне.
— И-и, кордаш, уйладык микән
Күрербез дип бу көнне?
— Ә залимнәр чыгалмады
Кичеп заман Сиратын.
— Ничек чыксын, алды алар
Халыкның бәддогасын!
— Иншалла, инде бар халык
Яңарта хак иманын.
— Ин, яманы — имансызлык,
Шуннан сакла, ходаем...—
Шулай сөйләшә-сөйләшә,
Картлар кайта җомгадан.
Гүя алар чыгып килә
Узган авыр еллардан.
...Чыкканнар теге елларда
Шаулатып тәкбир таушын,
Иманнан мәхрүм итәргә
Теләгәннәргә каршы.
Яшьлектә шушы кешеләр
Кичеп бар утны-суны,
Безне илсез калдырырга
Килгән фашист илбасарның
Иманын укытучы.
Үз оныкларына сөйләп
Тукайның шигырьләрен,
Шул картлар бит ана телен
Онытырга бирмәде...
Ил нужасын тартты алар
«Уфалла»га җигелеп.
Аз суырмады замана
Бу инсаннар җелеген.
Әмма ачу саклыймыни
Заманга иманлылар?!
Иманлы күңелләреннән
Дөньяга иңгән нурлар.
Илгә-көнгә дога кылып,
Картлар кайта җомгадан.
Гүя алар кереп бара
Алда килер елларга...

ГЫЙБРӘТ
Фәлах абзый — авыл ветераны,
Гаярь чагы булган аның бик.
Юкка гына атамыйлар аны:
«Безнең чабаталы коммун»,— дип.
Урап тормый, ул турыдан яра,
Түземегез җитсә, түзегез:
«Юньсезлекләр каян килә? — димсез,
Уйлап карыйк әле шуны без.
Булды инде... Динне кисәбез дип,
Манаралар кисеп төшердек.
Дин бетмәде, бары үзебез генә
Кечерәеп калдык шикелле.
Рух шундый бит: аңа терәк кирәк,
Табигать ул сөйми бушлыкны.
Манаралар урынына тезеп,
Хәмер шешәләре утырттык.
Инде килеп, шушы яман чирне
Бик тиз дәваламак булабыз:
Хәмер заводларын туктатабыз,
Кибетенә йозак куябыз.
Күтәрәбез кат-кат бәяләрен,
Тик... күренми әлегә шифасы.
Бәя белән арта дәрәҗәсе,
Озыная бара чираты.
Начарлыкка чират арта бара,
Яхшылыкка урын калмады.
Без шайтанны кисми калдырганбыз,
Кискән чакта манараларны...
Теге чакта бик еш бутагандай
Уң ягыбыз белән сул якны,
Ялгышабыз,... Әллә яхшылыкның
Усаллануы да беркатлы?..
Хаталардан хали түгел бәндә,
Үткәннәрдән гыйбрәт алыйк без,
Өстән кисеп йөрмик,
Явызлыкның
Тамырына балта чабыйк без!» —
Шулай сөйли авыл ветераны,
Гаярь чагы булган аның бик.
Юкка гына атамыйлар аны:
«Безнең чабаталы коммун!» — дип.

КАЙТЫГЫЗ!
Гөрләвекләр килеп уятты да
Чирмешәндә шаулап акты боз.
Җылы якка киткән аккошларым,
Ник кайтмыйсыз инде, кайтыгыз.
Кайтыгыз сез: сабыйларга — тәпи,
Ә яшьләргә алып мәхәббәт,
Сырхауларга саулык китерегез,
Дөньяларга — ризык-бәрәкәт.
Кайтмый калганнарын көткәннәргә
Сагыну-моңнар алып кайтыгыз.
Сездән минем көткән-теләгәнем:
Яна җырлар алып кайтыгыз.
Ул җырларда сабыйларга — тәпи,
Яшьләр өчен булсын мәхәббәт,
Сырхау кеше аннан сихәт алсын,
Дөньяларга иңсен бәрәкәт...
Гөрләвекләр килеп уятуга,
Чирмешәндә шаулап акты боз.
Җылы якка киткән аккошларым,
Бик сагындым сезне,
Кайтыгыз!..

БУ ХАКТА КИЕКЛӘР УЙЛАНМАС
Кайчандыр, адәмгә кадәр үк,
Киекләр яшәгән бу Җирдә.
- Шуңамы кешедән ятсыну,
Шикләнү — киекләр күзендә.
Әйтә күк: «Киекләр кешенең
Тиресен тун итеп бөркәнми.
Сөяксез...
Табынга куярга..,.
Нишлик соң кешедән шикләнми?»
Сез хаклы, җирдәшләр,
Күрәсең,
Ышану сезне еш алдаган.
Ышаныч югалту җиңел дә,
Авыр шул яулавы яңадан.
Бүре ник кешегә ташлана? —
Ышанмый үзеннән башкага.
Ә елан-чаяннар ник чага? —
Ялгышып өстенә басканга...
Киекләр кешегә ышанмый,
Көчлесе ыржая тешләргә.
Ә кеше кешегә ышанамы?
Илләр ник илләрдән шикләнә?
Илләрнең илләргә ышанмавы
Чыгарган никадәр афәт-дау.
Хаталар бихисап тарихта,—
Инде дә кирәкме кабатлау?!
Бу хакта киекләр уйланмас,
Уйларга тиешле — кешеләр.
Атомлы замана һәрдаим
Шул хакта төшерә исемә...

ЯҢГЫР ТЕЛӘГЕ
Җәйләр коры килгән елда,
яңгыр булмаган чакларда
Яңгыр теләге йоласын
ясыйлар безнең якларда.
Үпкәләштән түгел анда,
өстеңә су койсалар да,
пычрак сулар бөркеп, кайчак
кәефеңне кырсалар да.
Чөнки беләсең: бу гадәт —
борынгыдан калган йола:
Баштанаяк юешләнеп,
Табигатьтән яңгыр сора!
Сафландыргыч яңгырларга
сусаган иде Ил кыры.
Ул торгынлык дигән чорда
кысыла башлады тыны.
Килде аваз:
«Барыгыз да
әйдә яңгыр теләгенә!
Корымаган чишмәләрдән
тутыр суны чиләгеңә!
Үзгәреш җиле китерсен
болытларның авырларын.
Җыелган кан-яшь тапларын
юсын рәхмәт яңгырлары!»
Кузгалды Ил,
әлегә без
сүз белән коендырабыз.
Үпкәләш юк,
үзебезне
үткәндәге хаталарның
кереннән арындырабыз.
Ләкин, «Янгыр теләге»ннән
файдаланып, кайберәүләр
пычрак сибә өстебезгә.
Нишлисең бит, йола булгач,
моңа да түзәсе безгә...
Теләк изге: яусың бары
рухи ирек яңгырлары,
дуслык, муллык яңгырлары
һәм тынычлык яңгырлары
яусын гына, яусын бары...
нигә яши?
Табигатьтә бар да кирәк, диләр,
Гармония өчен.
Йә, әйтче,
Нигә яши донос кыштырдаткан
ыштыр битле шома әләкче?
Эшең шәп барганны күрә дә ул,
Тыштан көлеп, эчтән кан сыза.
һәм Сальери булып Моцартларның
Касәсенә агу тамыза.
Койрык болгый-болгый иснәнә ул
Синең арттан, кайдан узсаң да!
Юеш урын тапса, кинәнә ул,
Үз юеше гәрчә булса да.
Изге урыннарга юллый шуны
Кара конвертларга тутырып.
Үзе «иҗат иткән» тамашаны
Карый аннан
Кәефләнеп, читтә утырып.
Вакытын һәм көчен сарыф итеп,
Адәм хаклык эзләп йөргәндә,
Ыштыр чырай белән мыштым гына
Югарыга тырыша үрләргә...
Ил таяныр тугры йөрәкләрне
Шушы ләгыйнь күпме талкыган,
«Дошман» дигән кара ярлык таккан,
Аермакчы булып халкыннан...
Корбаннары канлы күз яшь белән
Чистартканда нәҗес карасын,
Доносчылар яңа корбан эзли,
Җинаятьче яши җәзасыз.
Ә шулай да нигә яши һаман
Доносчылар кара тап булып? —
Намус йокламасын өчен мәллә,
Җиңсен өчен мәллә яхшылык?..

ӘЙ, ТУГАННАР...
Әрепләшеп вакыт әрәм итмик,
Әрепләшеп торыр чакмыни?!
Кара дигән — тоташ карамыни,
Ак дигәне — тоташ акмыни?
Милләтенә, теленә карап кына
Бәяләмик адәм баласын,
һәр халыкта яхшылыклар бик күп,
Ә казынсаң, начар табыласы.
Тоташ начар, диләр, Иблис кенә,
Тоташ яхшы, диләр, фәрештә.
Юкка-барга көчне сарыф итмик,
Акылга юл бирик һәр эштә.
Бәхәсләшеп вакыт әрәм итмик,
Адәм гомере кыска болай да.
Идеалистлар: «Дөнья бармы-юкмы?»
Диеп бәхәсләшеп торганда,
Уйлап тапкан кемдер, ясап куйган
Дөнья җимерерлек кораллар...
Әрепләшеп, җир бүлешеп ятмыйк,
Җиң сызганып саклыйк бу җирне.
Игелекне күбрәк чәчү өчен
Файдаланыйк әле, әй туганнар,
Үзебезгә тигән гомерне.

ЫШАНА ИЛ
Илемнең соң гаме аз идеме,
Дәвалыйсы авыр чирләре?!
Кайгы безне урап үтмәде һич,
Ни килсә дә — безгә килгәне.
Явызлыкның бирелеп коткысына,
Азәрбайҗан, Әрмәнстанда
Күрше белән күрше якалашты,
Әверелеп дустан дошманга
Киң дөньяны тар дип белә бәндә
Төнлек тишегеннән карагач.
Явызлыкка бик шәп сәбәп булды
Гауга өчен Таулы Карабах.
Ә гаугалар — азык явызлыкка,
Гаиләдәме ул, йә Илдә.
Явызлыктан туа явызлыклар
һәм ишәя гарип, ятимнәр...
Айрылганны, диләр, аю ашар,
Бүленгәнне ашар бүреләр,
Тарих юлларында бу гыйбрәтне
Халыклар соң азмы күрделәр?!
— Алдыгызда упкын! Тукталыгыз!!! —
Дип кисәткән Акыл таушын да
Ишетерлек хәлдә булмаганны
Китерергә ничек акылга?
Ачу акыл китәрәме әллә? —
Күзләр күрми, колак ишетми.
Мондый чакта тукталуы кыен
Берәр дустың
Изүеңнән тотып селкетми.
Юк, кирәкми иде бу фаҗига! —
Кинәт тугыз баллы көч белән
Селкетте Җир!
Кагып төшерим дипме
Явызлыкны үзенең өстеннән.
Тетрәде Җир!
Тетрәнде Ил-әнкә!
Тетрәү алды һәрбер күңелне,.
Явызлыктан җир җирәнә,
Җиргә
Яхшылыклар тагын күмелде.
Явызлык ул әнә, күмелмәгән,
Яңа гайбәт аның телендә:
Җир тетрәүдән файдаланып, ай-вай,
Озаталар сезне Себертә!
Әмма Илем ышана яхшылыкка,
Җир астыннан, ташлар куптарып,
Эзли аны,
һәм ул яхшылыкны
Калыр, калыр барыбер коткарып!

ЧИШМӘ
Әтием тапкан чишмә
әйтте чылтырап:
«Китмә!..» —
һәм мөлдерәп карап калды,
мин чыгып киттем читкә.
Кайттым. Чишмә чылтырамый.
Калгандыр сүзләре күп.
Томаланган,
әтиемнең
йомылган күзләре күк...
Күпме гарасаттан исән чыккан,
Соңласа да өскә калыккан
Яхшылыкка ышана Ил,
Чөнки яхшылык ул
Аерылгысыз Илдән, халыктан.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.