Latin

Шигырьләр - Сайади - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4309
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1890
32.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Таһир-Зөһрә
(Бабахан дастаны)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Ай-һай дуслар, ишетик бер хикәят,
Эчендә сүзләре бар чиксез гаять.
Бабахан дигән бер шаһи бар иде,
Аның иле-шәһәре Татар иде.
Аның баһадирлыгы чиксез иде,
Хода үзе чөнки аңа яр иде.
Аның вәзире, белик, Баһир иде,
Аның алдында даим торыр иде.
Ул Баһир елады, әйтте теләген,
Елау-сыктау белән сөйләп сүзләрен.
Диде Баһир: — И Аллаһы, Ходаем,
Хәзинәләр Иясе, Бер һәм Барым.
Синең хәзинәң — гыйшык хәзинәсе,
Минем сырхавымдыр гыйшык бизгәге.
Бабахан һәм: — Хода, - - дип елар иде,
Бала уе йөрәген яулар иде.
Диде Баһир: -- И Кодрәтле Алл аһым,
Сиңа үтенеч итәм, и Ходаем.
Бу солтанга бүләк кылсаң бер бала,
Аның белән солтан булса шат анда.
Шушы бала белән солтан шат булыр,
Барча кайгысыннан ул азат булыр.
Миңа һәм кыл ярдәмең, кыл куаныч,
Мәгәр табар хәстә күңел юаныч.
Икесе бер-берсе белән күңелдәш,
Һәм булырлар, ни җирдә булса, юлдаш.
Кабул кылды шушы көн күп мөнәҗәт,
Теләде Тәңредән бу икәү хаҗәт.
Баһирның төш күргәне
Чистарынып, башын куйды бу җиргә,
Хыял итмәде башка сүз дияргә.
Башын җиргә куюга күрде бер төш,
Тәкъдирдә бар иде ал арга өлеш.
Күрер: солтан белән ул ясаныптыр,
Килеп, Алл аһ каршысына керептер.
Аллаһ күренмәде, әйтеп исемен,
Сөйләп тупсасыннан бар үтенечен.
Шаһка Баһир төшен әйткәне
Бу төшне күрүгә уянды Баһир,
Барып солтанга, барсын сөйләп бирер.
Диде ул: — Төш күрдем мин, падишаһым,
Шөкер Алл аһ, җан дус, һәм чыкты аһым.
Күзен салды сезгә-безгә, газизләр,
Аның кебекне белмиләр аңсызлар.
Сөенчеме бирерсез бәндәгезгә?
Юмартлыгын кылды кайгылы безгә.
Сүзен ишетеп галәмнең солтаны,
Ходага шөкердә сөенде җаны.
Утырган җиреннән чәчрәде-купты,
Бу Баһирның кулыннан тотты- үпте.
Диде солтан: — Хода баланы бирсә,
Аның белән күңел сөенер булса.
Угыл булса, икесе дә дус булсын,
Икесе бер тән һәм дә бер җан булсын.
Икесе бер-берләренә һәм сердәш,
Булсыннар шәһәр эчендә күңелдәш.
Әгәр кыз булсалар, булсыннар тиңдәш,
Бер-берсенә булсыннар алар җанаш.
Бу шәһәр-ил аларга буйсынса һәм,
Боларны кыл ал мае һич кеше әрәм.
Бу шартларны диде шаһи һәм торды,
Икесе уртада ант сүзе орды.
Бабаханга Ходаның бала биргәне
Шулай үтте ай-көн, бөре ачылды,
Бу шаһның өстенә энҗе чәчелде.
Биреп Тәңре шушы шаһка гүзәл кыз,
Бу кызының сурәтен дә сөйлик без:
Үзе — гөл кебектер, авызы — бөре,
Күреп җан бирер гыйшыктан һәрбере.
Иреннәре — якут, теше — ак энҗе,
Бер күрсә, үлеккә җан керер иде.
Энҗе кебек күзе сөзелер иде
һәм дә күргән күңел бозылыр иде.
Йөзенең кызылы җәннәт гөледәй,
Рухы гүя Ирамның былбылыдай.
Каләмдәй кашы, йөзе нурлар сибәр,
Күзенең чагылышы гүя гәүһәр.
Сөенче бирде шаһ, каккач барабан,
Җыелды барча туган-кабиләдән.
Бу шаһ киңәште, үз иленә йөрде,
Кызның исемен халык: — Зөһрә,— диде.
Ирам яки Ирам бакчасы — риваятьләргә караганда, гүзәл пәри
затлар гына яши торган сихри бакча. Хәбәрләргә караганда, җәннәт
әүвәле шушы Ирам бакчасы иде, диләр. Җирдәге җәннәт шушы
Ирам бакчасы, диючеләр дә бар.

Зөһрәне Бабаханның сөт әнкәсенә биргәне
Һәм тәгаенләп кызын йөз әнкәгә,
Әнкәләре кылыр җанын күләгә.
Бабахан күңелендә бер фикер кылды,
Үз-үзеннән Ходага шөкер кылды.
Диде: — Баһирның углы булса әгәр,
Фикерем шулдыр, Аллаһ үзе белер.
Бу кайгы белән күп фикерләр кылды,
Күңелдәге фикерен эштә кылды.
Аның фикере шул — кыз бирсә Аллаһ,
Булыр ул икесе бер-беренә шаһ.
— Угыл бирсә аңа, фикер итәрмен,
Ятим калса, башына мин җитәрмен.
Тәвәккәл кылды солтан, бераз торды,
Онытты ант шартын һәм гамьсез булды.
Ходаның Баһирга угыл биргәне
Кил, и Сайад, Баһирның теләген әйт,
Бу бакчаның һәм дә ул гөлләрен әйт.
Диде Сайад: — Баһирның углы булды,
Аның сурәте һәм галәмгә тулды.
Аңа исем атадылар — шаһ Таһир,
Йөзендә Мөхәммәдиең нуры балкыр.
Таһирның биш яшендә атасы үлгәне
Күр Таһирны, биш яшенә җитептер,
Бу Баһирга Тәңре әмере бетептер.
Ьәм Баһирның вафатын белде ул шаһ,
Диде һәм: — Бу булыр кодрәте Аллаһ.
Үз-үзенә әйтер: — Шаһи булырмын,
Һәм бу Татар иленә хан торырмын.
Вәзирем Баһир иде кара углы,
Һәм бу Таһир буладыр аның углы.
Тигез йөрмәс вәзире белән ханы,
Кода булса, борчылыр аның җаны.
Килер башыма йөз төрле борчулар,
Һәм хакан иленнән оят шул болар.
Мин ул Баһир белән шартым кылганда,
Бу серне белмәгәндер һичкем анда.
Бу серне һичкем белми миннән үзгә,—
Диде, алалмады Таһирны күзгә.
Таһир Зөһрәгә гашыйк була. Аларны бер үк мәктәпкә укырга бирәләр.
Алар монда Коръән өйрәнә, әмма күп вакыт бер-берсен күзләп
утыралар, мәктәп аларның шигырь язышу урынына әверелә. Таһир
Зөһрәгә үзенең мәхәббәтен белдерә. Зөһрә дә сөю утында көя.
Таһирга әүвәл бер хатынның
үз сереннән хәбәр биргәне
Беркөн икесе уйнап килер иде,
Алларында бер хатын торыр иде.
Диде: — Шаһзадәләр, мин сүз куепмын,
Аның өчен килеп, монда торыпмын.
Мин бичарадырмын, тол карчыктырмын,
Илсез бер карчыкмын, ватансыздырмын.
Сукбайларның догасыннан алыгыз,
Шелтәдән ул тарафка юл салыгыз.
Таһир сөяк белән уйнап килә икән, ул аны шушы хатынның аягына
тибә, сөяк аңа барып тия. Шунда ул гарибә хатын Таһирга Зөһрәсе
белән шаярырга куша. Аның ни өчен алай дип әйткәнен Таһир
белергә тели, әмма хатын әйтми, үз әнисеннән сорарга куша.
Таһир өенә кайта, кыздырылган бодай ашыйсым килә, дип, ашлык
куырта. Әнисе аның үтенечен кире какмый. Ул тагын да, учыңнан
ашыйсым килә, дип, әнисенә иркәләнгәндәй итә. Әнисе кыздырылган
бодайны учына ала, ә Таһир, аның кулларын ачтырмыйча кысып,
теге хатын Зөһрә хакында ни әйтергә теләгәнен сөйләмәсә,
ычкындырмаячагын белдерә.
Кулы көйгәч диде: — И күзем нуры,
Ишет кыйссаны, тынычлыкта йөре.
Атаң белән Бабахан антлар кылган,
Әҗәл җитте, атаң тапмады дәрман.
Оныттык без, шулай ук син дә оныт,
Ни файдадыр, балам, күңелең суыт.
Алар — хан затыннан, ханнарга лаек,
Күңел белән аларга булма гашыйк.
Әгәр күңел бирсәң, фетнәләр артыр,
Тәнемә ут төшәр, җанга кабыныр.
Ишетте шушы сүзне Таһир гашыйк,
Бу гыйшык уты белән һәм тоташып.
Барып мәктәпкә керде гашыйк мәгърур,
Укыр гыйшык әсәре, кулында — тамбур.
Диде остазы: — И Таһир бәк, тыңла,
Ауруың булса, Зөһрә-ханнан, аңла.
Янә Зөһрәгә диде: — И гүзәл яр,
Бу Таһир хәленнән булчы хәбәрдар.
Бу Таһир елап күп наз итәр иде,
Укып һәр заман канат җәер иде.
Һәм гыйшык утына Зөһрә күп көйгәч,
Күзеннән яшь акты, иреннәр — көләч.
Бу Таһир гыйшкында күп көйде җаны,
Тәнендә калмады чыгарлык җаны.
Зөһрәнең газәле
Әүвәл тәкъдирдә, дусларым, булмаган идем һич тә,
Ант сүземне бол ай итеп әйтмәгән идем һич тә.
Бер нурланган итеп җаным, кылды меңнәр гаугасын,
Мондый бәлане башыма алмаган идем һич тә.
Кавышу теләп гашыйк була гауга кылган яшь барс,
Башымны ул мәйданнарга салмаган идем һич тә.
Гашыйк үзен ялгыз итеп, ярын теләп киткән, имеш,
Мин һәм бу дөньядан кичеп, калмаган идем һич тә.
Газәл — мәхәббәт шкгырълере, бәетләре; сөйгән кызга карата
язылган мәдхия.

Ял бакчасында Зөһрәнең сер ишеткәне
Менә ике гүзәл яр ял бакчасында очрашалар. Таһир үз әнисеннән
ишеткән серне сөйли, мәхәббәтен аңлата, газәл укый. Аңа җавабында
Зөһрә, әтием антыннан кире кайтса да, мин сүздән чыкмыйм, дип
белдерә һәм үзләрен Ләйлә белән Мәҗнүнгә тиңли.
Таһир-Зөһрә хәленнән Бабаханның
хәбәр тапканы
Шушы мәйдан эчендәге бакчачы,
Икесенә дә булып күз салучы.
Боларның барча эшләрен күрептер,
Бабахан күренүгә йөгерептер.
Сәлам бирде бакчачы, диде: — И шаһ,
Ишетегез, нидер кодрәте Аллаһ.
Кушылды былбыл гөлбакча эчендә,
Икесен күрдем ул бакча эчендә.
Таһирга Бабаханның кеше җибәргәне
Ишетте шаһ, боерды ничә колны,
Бу коллары мәрхәмәт итте аны.
Бу коллары күрүгә аһ ордылар,
Күз яшьләрен барсы агар кылдылар.
Матәм тотып, барсы елаштылар зар,
Диделәр һәммәсе: — И Зөһрә, син бар,
Сине хан чакырды, әйтер сүзе бар,
Җилдәй кил, дип карар, юлда күзе бар.
Безләр гүя синең җаныңа килдек,
Гөнаһың ни булганын сорап килдек.
Диде Таһир: — Нинди сүздер, миңа әйт?
Монда килмә, сүзегезне әйт тә кайт.
Диделәр: — Шаһ әмере, тору юктыр,
Насыйбың бу торыр, кайгырмак юктыр.
Барып үтенегез алдында, зинһар,
Хәлебездән ул булачак хәбәрдар.
Диде Таһир: — Миңа кайсы ямандыр?
Һәм мин — җаны аның, Зөһрә — бәдәндер.
Бу Зөһрә — бакча, мин — бакча гөлемен,
Ьәм Зөһрә — гөл булыр, мин — былбыл ымын.
Зөһрә — җанашым ул, күңелендә — мин,
Үзем чарасыз бер борчылганымын.
Бу сүзләрне әйтүгә купты Таһир,
Чыгарды күңеленнән бер аһ авыр.
Таһирны Зөһрә атасына җибәргәне
Сөйлә, и Сайад, Зөһрәнең хыялын,
Ничек бирде бу Таһирның җавабын?
Диде Сайад: — Хыялы кайнар кылды,
Зөһрә бу көндезне ничек төн кылды.
Диде Зөһрә: — Күр, син, атамны барып,
Күңел гамьнәрен әйт шунда чыгарып.
Бу сүзләр һәм аңа да мәгълүм булсын,
Ишетсен, күңеленә мәгъкуль булсын.
Ул шарт хәтереннән чыккан булыр,
Ишетсә, аның күңеленә килер.
Барып үтенегез алдында, зинһар,
Булыр хәлебездән ул да хәбәрдар.
Таһир бәкнең хикәяте
Кил, и Сайад, Таһирдан кыл хикәят,
Ни мәгънә белән сөйләдең риваять?
Боерып илттеләр Таһирны анда,
Йөгереп җитте Таһир гүя бәндә.
Сәлам әйтте дә Таһир торды анда
Кулын күкрәккә куеп, гүя бәндә.
Диде Сайад: — Шаһка килүгә Таһир,
Бу эшнең әүвәленнән серен ачыр.
Бабахан сорап Таһирдан соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.
Диде шаһ: — Ни эшне анда кылдың син?
Хәбәрне сөйлә, кемнәрдән алдың син?
Сиңа бу эне һәм адәм үтемме?
Бу эшеңнән максатыңа җиттеңме?
Бу Зөһрә — падишаһтыр, син — бәндәсе,
Сәламенә туфрак белән әшнәсе.
Адәм белән адәмдә аерма зур,
Алл аһ аерма белән яратты шул.
Атаң миңа туганым иде — Баһир,
Бу сүз булмады аннан яшергән сер.
Бабахан каршында егет җавап тота һәм әтисе Баһирга солтанның
ничек вәгъдә биргәнлеген сөйли, газәл укып, үзенең йөрәк серләрен
ханга белдерә.
Таһирның газәле
Бу ялгызлык хәсрәтеннән йөрәгем кандыр, шаһым,
Безгә — хәсрәт, сезгә һәрчак җан рәхәте, шаһым.
Омтыламын хезмәтеңә, даим әзер торамын,
Яхшы итеп кыл хөрмәтең, миңа миһербан, шаһым?
Карап-күреп гиздем бу Татар иле яхшыларын,
Яхшыларның эчендә ул яхшыдан яхшы, шаһым.
Хак тәгалә күркәм итеп бирде сиңа бер яшь гөл,
Бәндә Таһир гүя былбыл, зар һәм хәйрандыр, шаһым.
Гомер хасиле булыр, белдек, бу Зөһрә — назлы яр,
Үптем аның иренен, Бәдәхшан якуты, шаһым.
Падишаһым, яр белән эчтек бу кайгы шәрабын,
Телә — үтер, телә — көйдер, җаным корбандыр, шаһым.
Таһир бәкнең анасы шаһ Хубан килеп,
Бабаханга анттан сер әйткәне
Бу серне әйтергә килде шаһ Хубан,
Ничә сүз сөйләде, күзе яшь тулган.
Һәм елап диде: — И шаһ — яхшы зат,
Ни эшне кылдыгыз, монда ни сәбәп?
Сәламенә туфрак белән әшнәсе — ягъни аның сәламенә каршы
җиргә маңгай терәп исәнләшергә тиешсең.
Бу Баһир белән ант эчтең һәм шуннан,
Шартың да шул иде, и вәгъдә — иман.
Ятимбез һәм әсирбез, һәм ятимбез,
Ятимлектә ятимдәй сез, ятим без.
Ятимнәр хакына кылма җәфаны,
Кеше күрмәс бу дөньядан вафаны.
Гәрчә дә булса бер көнлек вафасы,
Янә йөз тапкыр күп булыр җәфасы.
Бу дөнья биш көнлек, ун көн булмастыр,
Бу таҗ, солтанат — барчасы буштыр.
Ышанычсыз дөньядыр, кылма рәнҗеш.
Ятимнәргә үзең булчы ышаныч.
Шаһ Хубанның газәле
Падишаһым, син ишет, борынгы дәверләр кая?
Безнең белән дәгъва кылган антлар эчкәннәр кая?
Син димә дөнья минеке, миннән бүтән кем дә юк,
Синнән элгәре күп үткән шаһи-солтаннар кая?
Һәркемнең дәүрендә бер гашыйк-мәгъшук булыр-үтәр,
Ничә йөз мең үткән, ил эчендә дастаннар кая?
Зөһрә-Таһирны сүз итмә каһәрең эчендә һәм
Ләйлә-Мәҗнүн дигән данлыклы диваналар кая?
Ничә мең авыр газап чиккән Сәгыйть, Сәйфелмөлек,
Мәликә, Бәдигъҗамал, ул ике җанашлар кая?
Таһирга падишаһның сандык ясатканы
Кил, и Сайад, гыйшык юлында дәртле,
Таһирны болар ничек тоткын итте?
Бу сүзләргә колак салмадылар һич,
Күкләр Таһирның эшене кылып һич.
Вафаны — терәк-таянычны. Сәгыйтъ, Сәйфелмөлек, Мәликә,
Бәдигъҗамал (Бәдигылҗамал) — борынгы татар әдәбияты шагыйре
Мәҗлисинең дастанындагы мәхәббәт каһарманнары.
Диде шаһ: — Килсен балтачы осталар,
Ясасын сандык буена бәрабәр.
Ул җирне белде Зөһрә, барды шул чак,
Бу осталарның каршына ул кыз хак.
Диде: — Сандыкны ныклап, мүкләп яса,
Моның эченә үтмәсен тамчы да.
Эченә кермәсен су бер тамчы да,
Бирермен энҗе-мәрҗәннән барчаңа.
Әгәр үтсә, барчагыз суйдырырмын,
Салып утка, барчагыз көйдерермен.
Ясады болар сандыкны нык итеп,
Алып китерделәр шаһка шул вакыт.
Бу сандыкны соратып күрде солтан,
Ясаул лар аның алдында күп сан.
Диде: — Таһирны бу сандыкка салып,
Ыргытыгыз аны, дәрьяга барып.
һәм алып чыктылар солтан катыннан,
һәм юып Таһир йөзен күз яшь белән.
Яшьләтеп күзен, һәр якка карады,
Шулай караган якка сагыш акты.
һәм алып бардылар дәрья ярына,
Болар ут салдылар Зөһрә җанына.
Ишетеп, шәһәр иле һәм үтенеп,
Аяк астында калып үлделәр күп.
Хушлашканда Таһир белән Зөһрәнең
шушы газәлне әйткәннәре
Мөшкел эш җаныма төште,
җан-җанашым, бәхил бул,
Тормадым бер мизгел дә мин,
җан алырым, бәхил бул.
Ясаул — хәрби-административ дәүләттә өлкә бәге, хәрби дәрәҗә
иясе, есаул.
Мин бу көн кылсам сәфәрем,
төшсәм бу китәр юлга,
Барса башым үлем җиргә,
дучар шаһым, бәхил бул.
Шомлы дошманнар читлеккә
дучар кылдылар мине,
Былбыл идем, айрым төштем,
гөлестаным, бәхил бул.
Әгәр насыйп булса тагын,
күрсәм йөзең пәрдәсез,
Әгәр каза итсә миңа,
миһербаным, бәхил бул.
* * *
И Сайади, бу ни үксү
яралы былбыл кебек?
Даим үксеп елатучы,
и гөлбакча, бәхил бул.

Таһир бәк анасының батырлык кылганы
Янә ул җирдә Таһир бәк анасы —
Ни кылсын, күзенең ак-карасы.
Көеп ул бик күп аһ-зарларын кылды,
Ничә сүзләр укып мөнәҗәт кылды.
Диде: — И балам, чын ирләрчә бул,
Кичеп җанаштан, тагын җанашлы бул.
Ялгыз башың ташлаганда җиһанны,
Таләп кыл син суда шәфкать итүне.
Кирәк булсаң, кавышуны теләүче,
Лаеклы булса, бул үзен теләүче.
Кеше ирләр кебек юлына керсә,
Ул эшеннән яну юлында булса,
Син ул дивана кебек дөнья эчендә,
Кылып сагыш сарае су эчендә.
Син һәм гашыйк икәнсең, җан кошы бул,
Һәм дә Хак юлында аркадашы бул.
Бәкләрнең Таһирны үтенгәне,
солтанның бирмәгәне
Ясауллар тотып Таһирны анда,
Сандык эченә салып гүя бәндә.
Салып сандык эченә җайладылар,
Зөһрәне ут эчендә көйдерделәр.
Ясауллар торып аның башында,
Ничә көнлек азык салып каршында.
Янә хурлык белән су салып анда,
Халыклар барча хәйран калып анда.
Шул куйганны беркетеп суга салды,
Анасы елап каерыла калды.
Бу шәһәр-ил диде: — Булды Кыямәт.
Шаһка барча әйтерләр сүз шелтәләп.
Таһирны сандыкка салып,
дәрьяга ташлаганы
Күтәреп Таһирны салдылар суга,
Үтенечен кылды Таһир Ходага
Олы дәрья иде, бәяны булмас,
Ятим булса, ятим йөзәрлек булмас.
Ятим иде, күр, Таһир ничек булды,
Бу сандык эченә төште, юк булды.
Нинди җирдә күрсәгез, без ятимдер,
Чырай зәгъфыран кебек саргаептыр.
Ятимне күрсәгез, ул — хәсрәт чигәр,
Бул әлбәттә хәлләреннән хәбәрдар.
* * *
Ятимдер кол Сайади фәкыйрегез,
Бетеп ничә сүз, бөлгән теләнчегез.

Таһир бәкнең аһлар органы
Янә җир әйләнеп, дәрьяда бер җил
Бу сандыкны китерде, кылды зыр-зыр.
Диде Таһир: — Хараплык пәйда булды,
Синең гыйшкың белән тоташтан булды.
Синең гыйшкың мине чарасыз кылды,
Минем йөрәгемне йөз кисәк кылды.
Кеше бил буса бу гыйшык юлында,
Шөбһәсен калдырмас уңы-сулында.
Чыгар гыйшык юлында күп һәлакәт,
Хода кылсын һәлакәтне сәламәт.
Ходай шәфкатеннән өметсез булмам,
Әгәр булсам, гөл булырмын, бет булмам.
Янә һәм булса Таһир йөз теләктә,
Әмма бу былбыл ни кылсын читлектә.
Таһир бәкне дәрьяның агызганы
Бу сүз өстенә дулкын орды дәрья,
Ни дулкын орып, сандыкны агыза.
Бу чоңгылдан чыгарып, су агызды,
Һәм Зөһрә йөрәгеннән кан тамызды.
Бу сандык тормады, чоңгылдан үтте,
Һәм һичкем тотмады, ул акты китте.
Таһирның каласы — сандык тиз йөрде,
Тәкъдирнең өлешенә аны бирде.
Җитте көттерми шулай бер җиренә,
Колак салды аның җаны серенә.
Алар исеме Әбу-Дира иде,
Алар адәм исеннән курка иде.
Аларга килгән өчен адәм исе,
— Хода, — дип кычкырыр иде барсы.
Көтмәгәндә күрделәр, чыкты сандык,
Бу сандык янында һич адәми юк.
Сандык өстеннән хәбәр күренмидер,
Җанын тәслим итәргә җитте Таһир.
Таһир бәкне кошлар оясына алып чыгарганы
Кил, и Сайад, инде сөйлә бу сүзне,
Бәян ит, бу кыйссада ниләр барны?
Олы упкын иде — Тәңре яраткан,
Агачларны тирәсендә яраткан.
Төшеп дәрья өстенә күләгәсе,
Аның өстендә кошларның оясы.
Олы кошлар иде, өйдән зур хәтта,
Бер гаилә яшәр иде ояда.
Ике кош, күрүгә, оядан очты,
Бу сандык өстенә талаша төште.
Чыгарып алдылар суның эченнән,
Ояга илттеләр соңгы көченнән.
Ояда ничә көн кош белән торды,
Терек иде гүяки, инде үлде.
Диде: — Һәр ике галәмгә син Солтан,
Һәммә галәм дә сиңа буйсынган.
Сиңа тапшырдым үземне әманәт,
Бу кошлар аузыннан сакла сәламәт?
Ни булсам булырмын дәрья эчендә,
Ни күрсәм күрермен дәрья эчендә.
Таһирның теләге чынга аша. Көчле җил күтәрелеп, агачның башын
идерә, сандык кабат дәрьяга килеп төшә һәм йөзеп китә.
Багдат падишаһы кызының төш күргәне
Моның шаһы исеме Гадел иде,
Гаделлектә һәм җаны сердәш иде.
Бу шаһның шөһрәте иде гаделлек,
Гаделлектә камил иде динилек.
Солтан — Аллаһы Тәгалә.
Аның улы һәм өч кызы бар иде,
Кызларының берсесе Маһым иде.
Бу Маһым бер көнне йоклап оеды,
Күрер бер вакыйга, су буе иде.
Ни вакыйга буладыр ул бәлале?
Аңа изге хәбәр бирде Ходае.
Изге хәбәр ул булыр, төш күрәдер,
Газиз җанына имгәк эш күрәдер.
Күрер төшендә бер шаһзадә белән,
Кушылып торыр ул ай йөзле белән.
Карап утырыр көнчыгыш ягыннан,
Күренде бер кара шаһ бер җиреннән.
Ничә сүзләр сорады Маһым аннан:
— Ишетеп-сөйләп килдең монда кайдан?
— Ни исемең? Кайсы җирдән булырсың?
Ни сәбәптән монда килеп торырсың?
Кайсы шаһзадәнең баласыдыр син?
Кайсы чибәрнең йөрәк богавы син?
Диде: — Тәңре яраткан бер колы мин,
Бу гыйшык базарының былбылымын.
Мине Татардан чыгарып, насыйпка
Киләмдер мин, рәхим кыл мин ятимгә?
Исемем — Таһир, атам булыр — Баһир,
Бу сүзләрне ишет башыннан-ахыр.
Мөсафирмын, ничә көн сиңа бәндә,
Үтәрмен тик насыйбым тартса анда.
Әмма миннән сиңа юктыр ышаныч,
Чыгадыр сиңа миннән вай-аяныч.
Маһым шунда йокысыннан уяна, елый, сөт әнкәсенә төшен сөйли.
Әнкәсе бу егетнең чыннан да киләчәген, әмма Маһымның күңеленә
газап салып китәчәген аңлата.
Кара шаһ — каракош, бөркет.

Таһирны Багдат падишаһының кызы
тотып алганы
Сандыктагы Таһирны дәрья Багдат шәһәренә китерә һәм бакча
янына чыгара. Монда аны падишаһның кече кызы Шәһри күреп
ала, апаларына әйтә. Маһым сандыкны Җиһангирның озын толымына
бәйләтеп чыгарта. Йозакны ваталар. Маһым шунда аһ итә.
Маһым аны күрүгә аһын орды,
— Нигә аһ ордың? — дип, Шәһри сорады.
Әйтте Шәһригә Маһым: — Хәбәрсез син,
Минем аһымны инде сорыйсың син.
Төшемдә күргәнемне монда күрдем,
Акылымнан яздым, дивана булдым.
Килеп күрсәң, ята сандык эчендә,
Янә калдым гаҗәп кайгы эчендә.
Диде Маһым: — Син сөйлә нинди җирдән
Килерсең, бер хәбәр бирче син аннан?
Сәбәп нидер, кереп сандык эченә,
Төшеп, агып килерсең су өстендә?
Син кыйссаларыңны кирәкчә сөйләп
Бир әле безгә һәм әйтеп хикәят?
Диде Таһир аларга: — И иркәләр,
Колак салыгыз һәммә хур-пәриләр.
Исемем — Таһир, атам булыр — Баһир,
Хисабы юк иде энҗе-мәрҗән, күр.
Минем исем иде илдә — сәүдәгәр,
Бар иде хәзинәмдә һәм энҗеләр.
Атам китте һәм Үлем шәһәренә,
Бу сүзне аңлагыз, и гафил, менә.
Кич белән хәзинәмдә ята идем,
Көндез исә һәм гашыйк итә идем.
Хур-пәриләр — җәннәтнең хур кызлары һәм Ирам бакчасының
пәри кызлары кебек чибәрләре. Атам китте һәм Үлем шәһәренә —
ягъни вафат булды. Борынгы татар-төрки ырым-ышанулары буенча,
имеш, үлгән кешеләр Үлем шәһәренә китәләр икән. Тәңре динендәгеләр
хәзер дә шушыңа ышаналар.

Ята идем шушы хәзинәмдә, аһ,
Бәлагә очрадым мин анда, Алл аһ.
Кулымны һәм аягым бәйләделәр,
Мине кайгы утына ташладылар.
Алып китте мине алар күтәреп
Һәм бер җиргә куйдылар шулай илтеп.
Шуны белдем: бикле сандыкка салып,
Мине ташлап суга, үзләре калып.
Күзем ачтым исә — бер яхшы сандык,
Җиде алма һәм бүтән ни-нәрсә юк.
Аның янында һәм җиде йотым су,
Мин чарасыз колның өлешеннән бу.
Бу өлеш хакында Таһир бәк анда
Укып мөнәҗәт, бер елады һәм дә.
Малымның тикшереп караганы
Янә сорады Маһым: — И яшь егет,
Йөрмәдеңме гыйшык юлына кереп?
Бурычлымы идең, йә өйләнгән син?
Чын әйт сүзеңне, бир ант Ходага син?
Таһир белде: кызның максаты булыр,
Үзенең һәм хәленә яхшы будыр.
Әйтте Таһир аңа: — Мин бәхетсезмен,
Җиһан эшләренә инкарь, читтә мин.
Ачылмас чәчәкмен бөре эчендә,
Әйтсәм ялган, калырмын ут эчендә.
Ант сүзен бирде Таһир бәк шул вакыт,
Маһымга булды анда сөйнеч-шатлык.
Аның ялган сүзен чын диеп белде,
Бу Таһир бәкнең ялганы чын булды.
Бу Маһым янә бер эш кылды аны,
Чакыртты ул заман мулла остазны.
Калырмын ут эчендә — ягъни тәмугка керермен.

Китерде данлы галим-язучыны,
Электән ханның серен саклаучыны.
Сөйләп язучыга, бу серне ачар,
Бу төшнең әүвәленнән бирде хәбәр.
Маһымның әтисе дә Таһирның ялганына ышана. Аны кызы
Маһымга багышлый.
Кызына падишаһ җавап биргәне
Бу Таһир гөл бөреседер, ачылды,
Аның сурәте халыкка чәчелде.
Аның рәвешен солтан ишетте,
Таһирны чакыртып кунагы итте.
Сорап шаһ күңеленә килгән соравын,
Бу һәм белгәненнән бирде җавабын.
Шаһи инанып Таһирның сүзенә,
Аны кияү итәр булды үзенә.
Янә әйтте: — Кылып шикәр хәстәрен,
Салыгыз һәр тарафка туй хәбәрен.
Боерды нигъмәтне күп микъдарда,
Халыклар килделәр һәм күп алар да.
Бу шаһ кичен-көндез туйны үткәрде,
Халык күрмәгән бәйрәмнәрне күрде.
Һәм шанлы кылдылар укып никахны,
Таһирга зиндан итеп ул никахны.
Куеп чатырны Хөсрәү ханныкыдай,
Уйнап йөз төрле анда уен шулай.
Икесен куштылар кыркыннар анда,
Чыгып киттеләр шунда гүя бәндә.
Бу Маһым ни әйтәсен белмәде һич,
Ь.әм дә кояш китүгә булды төн-кич.
Диде Маһым ахырда: — Батыр егет,
Сиңа булдым шунда суда ук күреп.
Кыркыннар — хезмәтче, кол хатын-кызлар.
Сине дип калмады бер бөртек намус,
Йөземә шелтә салды дошман һәм дус.
Сине дип оят-намусны оныттым,
Аллаһка шөкер, бу максатка җиттем.
Инде нинди гөнаһым булды ачык,
Халык гайбәтенә куйдың ахыр чик.
Диде Таһир: — Җавап әйтәм сүзеңә,
Һәм дә мәгъкуль килер шушы сүзеңә.
Атамнан калды күп алтын акчалар,
Кылам шушы сүзне сезгә ачыклар.
Аны бел, җиде ел хисап итәрмен,
Табармын дәфтәрен, китап итәрмен.
Җиде елгача миңа юлдашым бул,
Аннан соң гына миңа хатыным бул.
Миңа син дус булсаң, тимә зин(ы)һар,
Әгәр тисәң, калыр җанда эзе — зар.
Бу сүзләрне әйтте Маһымга Таһир,
Бу Маһым сабырын эш кылды ахыр.
Ул җирдә икесе дә бергә йөрде,
Аерылу утыннан даим көйде.
Куяр иде кылыч ике арага,
Бу иде маҗара һәм сәбәп аңа.
Ике тән дә бер җирдә очрашса, бел,
Булыр гыйшык һәвәсе анда хасил.
Һәм дә Маһым сабырын эше кылды,
Бу эшенең ахырын кайгы кылды.
Боларның серен беркем белмәде һич,
Бу — Маһым күңеленә һич өстенә һич.
Таһир хөрмәтенә сөйләп газәлне,
Укып-елап кылыр йөз аһ һәм зарны.
Таһир да, Зөһрә дә һаман бер-берсен сагыналар, көйләп шигырьләр
укыйлар. Баласын югалту хәсрәтеннән Таһирның әнисе Хубан да
үлеп китә. Аның җеназасына килгән Зөһрә, мине ялгыз калдырып
киттең, дип зар булып елый.
Анасы Зөһрәне чакыртып алганы
Ишеттең инде Зөһрәнең тавышын,
Салып башына Таһирның теләген.
Кичен-көндез мәхәббәттән исереп,
Таһир гамен үзенә тоташтырып.
Ята сарай эчендә яшь агызып,
Күзе — яшьле, әмма бәгыре көеп.
Атасын һәм анасын да онытты,
Җиһан рәхәтеннән күңел суытты.
Кеше юктыр аның хәлен сорарга,
Кая ата-ана, төсен күрергә.
Һәркем аның шулай көйгәнен күрде,
Кызыл гөлләр кебек сулганын белде.
Анасына әйттеләр бу хәбәрне,
Атасы белмәде мондый зарарны.
Көеп килде анасы шаһ катына,
Кыз үтенечен әйтте хәзрәтенә.
Дәү анасының да күңеленә төште,
Кызымны күримче, дип көйде-пеште.
Мәхәббәт белән чакырды кызыны,
Кызына илттеләр солтан сүзене.
Әйтте Зөһрә: — Ни дип аңа барырмын,
Атам йөзен мин пичекләр күрермен?
Бу дөньяда ни атам, ни анам бар,
Ни яхшы туганнардан кайгым җыяр?
Барсыннан чит, барсына чит кешемен,
Һәм Таһир гыйшкыннан диванадыр мин.
Гамь Таһирдан бүтән юлдашларым юк,
Бу җаным юлында чыкса, гамем юк.
Кулыннан килсә, үтерсен, ризамын,
Бол ай йөргәннәремнән ризасыз мин.
Атасы Зөһрәне Кара Баһадурга
күңелдәш кылганы
Кызының сүзләрен бу шаһ ишетте,
Үзенең күңеленә фикер төште.
Бу шаһның бер имидәше бар иде,
Аның углы-карендәше бар иде.
Атыйлардыр аны — Кара Баһадур,
Баһадирларга ул һәм дә агадыр.
Аны чакырды, сөйләде кызыны,
Бу шаһ аңа бирер иде сүзене.
Бабахан күңеленә килде бу мәгъни,
Аңа бу шат булган ди бик тә, ягъни.
Хыял итте ул: Таһирны онытыр,
Аңа шөгыль булыр, күңелен суытыр.
Укыды «Фатиха», кияве кылды,
Кара Баһадурны анда шат кылды.
Зөһрәнең ишетеп елаганы
Ишетте Зөһрә ханым бу хәбәрне,
Бәрабәр кылды бар алтын-көмешне.
Ятимнәргә бирер байлык-акчаны,
Алыр күңелләрен бичараларның.
Бирер якут-гәүһәрне фәкыйрьләргә,
Хәер-яхшылык кылыр мескеннәргә.
Ягъни һәрберсе дә ярдәмче булыр,
Бу Таһирның хәленә кайгы кылыр.
Һәм кайвакыт Кара Баһадур килеп
Китәр иде ерактан ук тилмереп.
Бер көнне, күп сөйләп, Зөһрә елады,
Һәм бер аһ орды, көйде аның җаны.
Күңелдәш — җанаш, иптәш.

Янә Мәҗнүн кебек дивана булды,
Күр, халык эчендә телләргә керде.
— И бердәнбер ярым, — диде ахырда,—
Диваналар кылдың мине гыйшкыңда.
Нидән булды бу күңелең чит-ятта?
Ятам сагыш утында яна-яна.
Кылып Зөһрә өй кызларын елаучы,
Түгәрләр күзләреннән энҗе тамчы.
Әйтте Зөһрә: — Барчагыз ай йөзле сез,
Минем бу дәртемә кушылучы сез.
Барчагыз алдымда сөйләп хикәят
Һәм миннән Таһирыма бер риваять.
Белегез, ул терекме бу җиһанда,
Монда — җаны, әмма җисеме анда?
Риваять хәбәрен язма кылыгыз,
Фәкыйрьнең хәлләрен сурәт кылыгыз.
Җыелып барча кызлар бергә булды,
Бу Зөһрә урта җирдә шәмдәй торды.
Алар һәрберсе белгәнен әйттеләр,
Барсы да Зөһрәнең гамен җыйдылар.
Һәм дә бер өй кызы, исеме — Шаһбаз,
Бу иде Зөһрәнең дәртенә юлдаш.
Диде ул: — Килсен шигырь сөйләүче,
Язсын әсәрне миһербан итүче.
Биреп Касыйд кулына, җибәрегез,
Хәбәр ни буласы, аны күрегез.
Бу сүзләр Зөһрәгә күп хуш килде,
Мәхәббәт белән кайнарлыгы килде.
Диде: — Шагыйрь килеп, хәлемне күрсен,
Күреп хәлемне ул, китапка язсын.
Китереп шагыйрьне Зөһрә каршына,
Киемнәр кидереп буе-башына.
Касыйд — шигырь сөйләүче кеше, дастанда кушамат, исем
буларак та кулланыла.

Аңа үзе барча хәлләрен сөйләр,
Әйтте: — Таһирдан сиңа булса хәбәр.
Теләгәнеңчә гәүһәрләр бирермен,
Сине туемның үзендә күрермен.
Язды шагыйрь һәр нәрсә әйткәнене,
Ни-кем мөшкел башыннан үткәнене.
Зөһрәнең Таһирга Касыйдны җибәргәне
Биреп ул хатны Касыйдның кулына,
Озатты аны бу гыйшык юлында.
Янә ничә дөягә йөкләп алтын,
Барсы якут-җәүһәрдән, кызыл малын.
Ул шәһәрдән шәһәргә күчеп, мәхәббәт хакында базарларда касыйдәләр
сөйләп йөри. Ахырда Багдатка килә. Монда бәйрәм икән.
Шаһзадәләр арасында Таһир да бар. Зөһрәдән килгән хәбәрче халык
алдында үзенең җыруларын җырлый. Ишетеп, аның янына Таһир
килә.
Таһир бәк белән Касыйдның танышканы
Касыйд әйтте: — һай, гыйшык утын йотар,
Бу шәһәрдә гыйшык сандугачы бар.
һич кайгыртучы бар микән ятимне?
Кайсы җирдән тартты насыйбың сине?
Ни җирдән син, миңа сөйлә хикәят,
Чигәсең рәнҗеш-михнәт бик күп гаять?
Таһир әйтте: — Шәһәрем минем — Татар,
Барча кәрваннар юлы аннан үтәр.
Мәгәр төшсә юлың ул җирләргә,
Сәлам әйт бездән ул шаһи сарайга.
Сөйлә, әлбәттә, бездән анда хәбәр,
Бу хәстә хәленнән булсын хәбәрдар.
Мөсафир бер егет Багдатта безгә
Очрап, күп сәламнәр җибәрде сезгә.
Сәбәп белән төшептер ул шул ара,
Телидер ул сездән мәгәре чара.
Касыйд әйтте: — И гыйшык бәлалесе,
Башыңа төшеп ятимлек бәласе.
Ятимлектә ятимдәй чын ятим син,
Гәрчә бер ятим син, шатлык итәрсең.
Зөһрәң анда булыптыр хәйран-харап,
Айрылу утына һәрдаим көйрәп.
Китүеңдә ачылган гөл чәчелде,
Көзләр булды, әмма гөлләр ачылды.
Көзге җилләр тиеп гөлнең йөзенә,
Күренми дөнья рәхәте күзенә.
Чарасы юктыр, кайсы якка барыр,
Хыялында шулдыр һәм җанын бирер.
Мин аның хәбәрчесемен, яхшы бел,
Китәр булсаң, китәргә фикерне кыл.
Бу сүзләрне ишетте исә Таһир,
Чыгарды йөрәгеннән аһын ахыр.
Кочаклашып икесе еладылар,
Бу торганнар йөрәген көйдерделәр.
Диде Касыйд: — Йөзен күз белән күрдем,
Ни хәле бар, телем белән сорадым.
Ничә җан дәрте бар иде һәм әйтте,
Мине хәбәрче дип сезгә җибәрде.
Ь.әм икесе булды шатлык-кәефтә,
Алып бичаралар хәбәр шул чакта.
Бар иде анда бер кәрван сарае,
Төшәр иде анда ятим-гидае.
Бу Таһир китереп төшерде анда,
Булып Касыйдка Таһир гүя бәндә.
Диде Таһир: — Мин өйгә таба барыйм,
Барып, ханнан китәргә рөхсәт алыйм.
Туры барды Таһир ул падишаһка,
Бу серне әйттеләр Маһым гашыйкка.
Таһир бәкнең шаһтан рөхсәт алганы
Янә килде янып солтан каршына,
Чөнки үтенеч кылды хәзрәтенә.
Әйтте солтанга Таһир үтенеп күп,
Бу эшнең башыннан хәбәрләр итеп.
Ишетте исә үтенечен солтан,
Аның күңелен аулап ул шатланган.
Диде: — Ни җирдә булсаң син, терек бул,
Кил инде, елама, китсәң, әнә юл.
Тора калсаң, күзебез өстендә тор,
Китсәң хәзер, янә бер әйләнеп кил.
Диде: — Пәркайда булсаң, бул сәламәт,
Әмма куйдың кызыма рәнҗеш-михнәт.
Бу сүзне диде, хәзинәгә керде,
Кереп, билбау һәм туннарны китерде.
Баштан-аяк киендереп һәм аны,
Бу Таһирга әйтте: — Хуш, миһербани.
Шул рәвешле Таһир шаһтан китәргә рөхсәт ала. Маһым да елап,
сыкрап риза була. Касыйд, Шәһригә өйләнеп, Багдатта кала. Таһир,
падишаһтан бүләкләр алып, ялгызы гына Татар шәһәренә дөя
өстендә кайтып китә. Юлда төрле каршылыкларга, каракларга,
гаскәриләргә очрый, аны гашыйк яр булганлыгы өчен таламый-
кимсетми җибәрәләр.
Таһирның Зөһрәгә кушылганы
Көттергән кавышу көннәре килеп җитә. Зөһрә белән Таһир
очрашалар һәм һәр кичне бергә уздыралар.
Зөһрәнең газәле
Мин синең китүең белән ауру булдым, сөеклем,
Нәм янә каушу хушыңа зарлы булдым, сөеклем.
Барча рәхәттән кичеп уздым күңелемне берьюлы,
Туганнарымнан кичеп вакыт уздырдым, сөеклем.
Дәрте күп һәм дәрте юк — кылмас дәва һичкем миңа,
Мин газиз идем, күптән тигәнәк булдым, сөеклем.
Кәрничек мин, җәһед итеп, кавышуны эзләдем,
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Сайади - 2
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Сайади - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4309
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1890
    32.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Сайади - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1382
    34.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.