Latin

Шигырьләр - Салих Баттал

Süzlärneñ gomumi sanı 1974
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1206
44.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мөсәлләм
Көз килде дә, көннәр суыгайды,
кырмыскалар җиргә сеңделәр,
яфраклар да инде берәм-берәм
сикереп төште агач төбенә.
Куркындылар көзнең килүеннән
үсемлекләр — яшел кандылар,
ботакларын төрле якка таба
сузган килеш катып калдылар.
Болыт белән ябына да ята
һәм, атналар буе өзлексез
уянмыйча, дым җил белән сулап,
юеш авызын ачып йоклый көз.
Авыл
Яр буена баскан бер өй,
иртән юлга чыгар кешене
уятмыйча, дүрт тәрәзәсеннән
тир агызып, икмәк пешерде.
Ә яктыргач, ишек ачылды да,
тавыш ишетелде: «Хушыгыз!» —
Соры чикмән киеп һәм чатанлап,
килеп чыкты безнең юлчыбыз.
Башта җылы өйдән чыгып китү
бик кирәксез кебек тоелды;
әйтерсең лә өстән яңгыры да
ишек ябылганга коелды...
Тыш кайгылы. Инеш суына да
яшь кушылып арткан шикелле;
инеш буйлап җил дә мышнап килә,
елап борнын тарткан шикелле...
«Кайчан бетәр бу михнәтләр...»— диде,
җавап тапмый, уе буталчык.
Моның юлын кисеп чыкмас өчен,
үтми, көтеп тора бер карчык.
«Кайчан бетәр икән бу нужалар?» —
Уе шуннан артык баралмый.
Һәм авыл да аптырыйдыр кебек,
шул сорауга җавап табалмый.
«Мескен хатын...
Мине озатканда,
тырышкандай булды еларга...
Үзе курка, яңгыр астына да
ишек ачып, озата чыгарга.
Миндә гаеп,
хәтта юк-бар өчен
талашудан телне тыймадым.
Малайны да кичә кеше алдында:
«Күп ашама!»— ди-ди кыйнадым.
Ярый.
Әгәр, туфрак язган булып,
берәр җирдә дөмегеп калмасам —
кайтмыйм.
Семьям каршысында кабат
макталырлык була алмасам!»
Ант итте ул шулай.
Аяклары
ныграк басты. Үзе турайды.
Юлы җиңеләйгән сыман булды.
Киләчәккә өмете ныгайды.
Аннан ары
үткән гомерендә
ничә төрле эштә көчәнгән
вакытларын уйлап атлый бирде
бүген юлга чыккан Мөсәлләм.
Терлек урлап саткан көтүче ул.
Әле дә булса бик күп бүреләр,
сарык урлау гаебен яккан өчен,
аңар ачу саклап йөриләр.
Начар эшләреннән тәүбә итеп,
йөргән булды әзрәк намазга,—
шул мәчетнең намазлыгы белән
тотылганчы күрше базарда.
Үткәнендә без күрәбез аның
тир агызган тырыш ягын да;
урман кискән чакта, аягына
агач төшеп баскан чагын да.
Авыл кырларында ул калдырган
кыйшык эзләр безгә сөйкемле.
Без тиргәмик аны,
Ул үзе дә хәзер сизә үзен
асты юеш бала шикелле.
Бабасы аның таза хәлле иде.
Тирдән каешланган якасы.
Аның белән сугышып аерылды
Мөсәлләмнең туган атасы.
Ә Мөсәлләм, үзе аерылганда,
сугышырга инде кыймады.
Ата чөнки урта хәлгә калган,
Мөсәлләмнең үзен
хәерчелек кыйнады.
Шунда аяк чолгавына ертып
үзенә дип куйган кәфенне,
күтәрергә йөрде чабатага
батып бара торган нәселне.
Тик, чатанлап кына булса да, ул
күтәрелеп килгән чагында,
авылдашлар, колхоз, ди башлады,
эчен пошырып аның тагын да...
Чит ил байлары да, сугыш башлап,
колхозларга каршы төшәр, дип,
авызыннан төкерекләрен чәчеп
сөйләп торган иде бай Шәрип.
Хәзер менә Мөсәлләм дә уйлый:
«Ник хөкүмәт башлый бу эшне?
Әйтик, колхоз булсын иде, тик ул
чыгармасын иде сугышны!»
Кинәт туктады ул аркылыга
елан яткан кебек юлында:
Сугыш-фәлән чыкса,
артыграк —
авылдамы, кайда булырга?
Әйләнде дә пычрак юлда калган
кыйшык эзләренә карады,
армиягә кирәксезлегенә
шунда аның шиге калмады:
«Кайда гына булмыйм, инвалидлар
сугышмыйлар,— диде,— барыбер,
миннән башка төенләнә икән,
мине көтеп тормас, чишелер...» —
Шулай итеп, тагын аягының
чалыш булуына шатланды,
киләчәген язмышына селтәп,
тимер юлга таба атлады.
Өстәвенә кызыктыргыч бер уй
иркәләде төшкән күңелне:
колхоз булса вакытлыча булыр,
продразверстка шикелле,
көчле яңгыр сыман явар — үтәр.
Кирәк ышыкланып торырга
шахта тишегенә.
Онытмаска
акчаны да туплау турында...
Авылыннан шахтага ул менә
шушы ният белән атлады.
Ниятенә бөртек хыянәтсез,
бик кысылып яши башлады.
Хәтта үзенең кесәсенә үзе
курка-курка гына елышты.
Керләнде дә өсте, исләнде дә,
ул сизмәскә шуны тырышты.
Ару аны кочаклап йоклатты,
сагыну аны үбеп уятты;
арыганда да
һәм сагынганда да,
кесәсендәге акча юатты.
Ләкин шахта кешеләре аңар
адым саен ярдәм итәләр,
кунак чакырган күк, аны кыстап,
клубларга алып китәләр...
Шунда сизә башлый ялгызаклык
нигезенең бик нык түгелен.
Башка керә бара газаплы шик,
тынычсызлый аның күңелен.
Бердән, баю дәрте, керпе кебек,
бөгәрләнеп ята эчендә.
Икенчедән, укыталар аны,
эшче төсе күреп йөзендә.
Көнләштерә: күмәк хуҗалыкка
шундый хөрмәт шахтер телендә;
әйтерсең лә колхозчыдан башка
кеше дә юк авыл эчендә!
Сиздермәстән аның үзенә дә
өлеш тигән шахтер каныннан;
вагонеткаң төшсә рельстан, ул
булышмыйча китми яныңнан.
һәм кайчакны план үтәлмәсә,
кайгы төшсә шахтер башына,
ул эченнән генә алар кебек
кайгыралмавына ачына.
Ул да, кадр шахтерларга кушылып,
план тутырырга тырыша.
Кәм җир астында да
һәр штрек
илтә аны күмәк тормышка.
Шундый чакларында тыгызлана,
үз тиресе үзенә тар кебек;
эчендә дә аның ниндидер бер
төшерелмәгән патша бар кебек...
Юанырга теләп, тагын да ул
уйлый башлый үзенең семьясын,
хәерлесе белән баеп кайткач,
хатынының ничек сөенәсен,
авылыннан чыккандагы антын,
үтәлүен инде ул антның.
Кәм ялларын күргән кебек була
баеп кайткач алыр күк атның...
* * *
Кеше белән бик күп аралашмый,
көтә-көтә бер ел узганны,
күмерле һаваны сулап туйгач,
мыегыннан сөртеп тузанны,
ел тулуга «илгә» кайтып китте,
карый-карый көзге кояшны,
кайткан юлда, разъезд саен чыгып,
терлек-туар хакын сорашты.
Менә кайта хәзер станциядән,
утырган да колхоз атына.
Җырлап кайта шахта көенә ул,
янәсе, ул — эшче затыннан.
Олаучы да,
колхозчы булса да,
бергә кушылып җырлый аныкын,
Ат та, шушы хәлдән файдаланып,
акрынайта бара адымын.
Авызы аның ниләр җырласа да,
уйлап кайта үзе башканы:
колхозга кергән семьясын һәм
кесәсенә кергән акчаны.
Хатыны һәм улы хакында ул
олаучыдан инде ишетте.
Кайтыр да ул ярсып өйгә керер,
каты итеп ябар ишекне,
исәнләшми генә түргә узар,
идән сайгаклары шыгырдар,
үзе, ерак күк күкрәгән кебек,
шомлы тавыш белән мыгырдар...
Соңгы җырын да ул, ачу катыш
йөзен җыерып, җырлап бетерде.
Ә соңыннан күмер вагы белән
тимгелләнгән йөзен сөртенде.
Сүзен дәвам итте:
— Фатих абзый,
нинди эшләр тора якында?
Колхозчылар нишли,
нәрсә сөйли сугыш хакында?
— Шөкер,— диде Фатих, җавап биреп,-
ярлы түгел колхоз уңышка.
Так кайсылар, нәрсә җитмәсә дә,
юрап кына йөри сугышка.
Керосин юкмы — сугыш...
Керосинны
самолетлар, имеш, ашыйлар...
Шырпы юкмы — сугыш...
Дарыны, имеш,
шырпы күкертеннән ясыйлар...
Кулак сүзе! Кулак сугыш тели.
Газет әйтә менә турысын...
— Син шуны әйт, Фатих абзый, үзең
бу турыда нәрсә уйлыйсың?
— Сугыш булуы мөмкин, фашист бар бит;
алар безгә тыныч карамый.
Колхоз яхшы, дип тә, тынычланып,
ваемсызлык итү ярамый.
Көҗүм итсәләр дә курыкмыйбыз,
сугышу инде безнең эшебез.
Эскадроннан икәү исән калып,
Перекопны алган кеше без.—
Ьәм колхозчы уңышларның серен
әйткән сыман, әйтте ахырдан:
— Егерме биш меңче эшли бездә,
шул син кайткан яктан —
шахтадан.
— Шахтаданмы?— диде Мөсәлләм һәм
сизми калды мыегын борганын.
Сөйли башлады ул — сүзләрнең дә
тик шахтерлар сөйли торганын.
Күптән белгән кебек, колхозчының
үткән тормышын да, барын да...
Әйтерсең лә Перекопны үзе
приказ биргән аңар алырга!
Менә авыл. Көн кич. Ә олаучы:
«Чәйгә кер!»— дип дәшә шахтерны.
Ләкин таныш урын Мөсәлләмне
җиңде, үзенә ныграк чакырды.
Нәкъ шул урында бит бер ел әүвәл
ант итүче иде Мөсәлләм:
«Кайтмыйм,— диеп,— әгәр үземне мин
макталырлык кеше итмәсәм!»
«Макталырлык кеше» мәгънәсен ул
ничек аңлады соң ул чакта?
Үтәдеме антын?
Ант итүче
кем иде ул? Хәзер кем кайта?
Шахтер! Мөсәлләмнең патшасын да
кысырыклый шахтер тәхеттән.
Колак кактырмакчы була, ахры,
Мөсәлләмне аттан, бәхеттән!
Ә ул патша Мөсәлләмгә якын,
аның үзе булып күренә.
— Кем гаепле — шуңар бәйлән,— ди ул,-
нигә бәйләнәсең үзеңә!
Бераз хөрмәт күрер яшең җитте —
бик күп нужа чиктең ансыз да.
Сиңа хатыныңнан сан юк менә —
сине көтми кергән колхозга!
* * *
Менә өе. Менә кешеләрнең
Мөсәлләмгә иң-иң якыны —
кискен хисләр белән шатланды да,
кызганды да, ахры, хатыны.
Коры гына исәнләшүдән соң,
ир тотынды:
— Эчегез поштымы,
мин кайтканны көтми, колхозга дип
ашыгырга чортым куштымы?!
Ул өй эчен бераз вакыт шундый
ярсу сүзләр белән тутырды,
ә хатыны казан кайнаганны
көткән кебек көтеп утырды.
— Исең киткән! Бер без генә мәллә,
Хәйнекеләр керде, Мисбахлар...
Теләмәсәң, правлениегә бар,
ирексезләп сине тотмаслар.
Хатын мондый сабыр җавап биргәч,
хуҗа йомшара да урамга
ашыгып чыгып китә,— күз яшьләрен
төнге караңгыга урарга.
Аяклары кая таба атлый —
уйга чумып бара ул шунда.
Сизмичә дә кала — ничек килде?—
Ул бит председатель каршында!
Үзе уйлый: «Нигә килдем соң мин,
комачаулап моның эшенә?»
Үзе читкә борылырга тырыша,
авызы начар исле кешедәй.
Председатель туры карап сорый:
— Баеп кайттыңмы соң, Мөсәлләм?
Бусы җавап итеп, акчаларын
чыгара да ташлый кесәдән.
— Җитәр!— ди Мөсәлләм,— озак түздем,
долой ялгызаклык патшасын!
Дөмегеп китсен, кеше биртеп яши,
мәгез тәхетен, мәгез таҗларын!
— Юк,— ди председатель,— уйнап әйтәм,
кесәдәгегә без кермибез.
— Кермисезме? Кесә — чүп ул. Менә
сез йөрәккә килеп кердегез.
Мин ялгызак чакта, бу колхоздан
качып, былтыр тирән шахтага
караңгылык эзләп барган идем,
барып чыктым ләкин яктыга.
Сез колхозда бер ел эшләдегез,
шулчак минем анда җыйганым
күмәк эшкә тапшырылса гына,
тыныч булыр минем вөҗданым.
Мин ант иткән идем: бер ел үткәч,
макталырлык булып кайтырга.
Йөрәк куша антны үтәргә,
тик
ялгызакка түгел, шахтерга!
Шулай нигезли ул: акчаларым
колхоз файдасына китсен дип,
үзе тели эчтән: председатель
тик кайтарып кына бирсен дип.
Һәм кайтарып бирә председатель:
— Ярый. Сине әллә кайчаннан
көтәбез без. Эшче куллар кыйбат;
үзең кыйбат безгә акчаңнан!
Хатыны аш әзерли. Ашъяулыкка
нур түгелә унлы лампадан.
Кыю атлап керә шат Мөсәлләм,
курыкмый ул хәзер яктыдан.
Егет һәм үлем
(Н. Островскийга)
Бер егеткә үлем килә:
— Мин сине аламын!— ди.
— Булмас,— ди егет аңарга,-
мин исән каламын,— ди.
Шундый батыр була егет,
андыйлар була сирәк!
Ләкин үлем куркынычы
астында кала кинәт.
Үлем бер суга — егетнең
аягы йөрми башлый;
тагын бер суга — егетнең
күзләре күрми башлый.
Паралич була егеткә,
сугыла үлем килеп.
Ә егет аннан курыкмый,
үлемнән көлә егет.
Үлем сорый бу егеттән:
— Нәрсәдән көләсең,— ди,-
яртылаш үлдең бит, тиздән
бөтенләй үләсең!— ди.
— Барыбер бушка,— ди егет,-
минем үлүне көтү;
бу суыну — үлү түгел,
яшәүгә күчеп бетү!
Егетнең бу сүзләренә
аптырап йөри үлем,
Франко таптап йөргән кебек
Мадрид капкасы төбен.
Якынлаша барган саен
үлемнең кара көче,
кара фонда балкыйрак
күренә бара көче.
Паралич гәрчә басса да
бу егетне тау булып;
егет түземе астында ул
кала пьедестал булып.
Бу көрәштә аз гына да
чигенеп төшерми тап,
үлемгә һөҗүм итүче
ул егет хәзер — китап.
Яши халык, укый халык
аның гомерен шатланып;
үлми егет, яши егет,
миллионга кабатланып.
Өчтән бер
Кыю парашютчы кызның даны
минем белән очып башланды:
минем җиңеп менгән биеклекне
ул кыз җиңеп түбән ташланды.
Аерылыштык, куллар бирешеп без,
аерылучы дуслар шикелле.
Бер ел үтте. Почта шушы кыздан
бер үк көнне өч хат китерде.
Ләкин мине кечерәйтә бару
сизелгәндәй булды хатлардан:
бер хаты — «Иптәш командир»,
икенчесе — «иптәш Баттал...»,
өченчесе — «Салих...» диеп кенә
башланган...
Дулкынландым. Ышанасым килми
«Салих» кына булып калуыма!
Беренче һәм икенчесен куеп,
шушы хатны алдым кулыма.
Юк, бу хатның башка мәгънәсе бар,
һич көтмәгән идем монысын:
беренче хат кыска,
икенчесе — озынрак;
өченчесе — озын, бик озын...
Анда язган: «Гаепләмә,— дигән,—
сиңа ачам йөрәк серемне:
әле синең белән танышканчы,
күздә тоттым ике егетне.
Яшьлек мавыгуы булган, ахры...
Тик, зурырак эшкә тотынгач,
берсе — онытылды,
икенчесе — онытылып килә,
өченчесе — мәңге онытылмас...»
Парашютчы кыз
Биек үлән, чәчәкләрдән
хуш ис аңкып тора;
болын. Өстә, парашюттай,
кояш балкып тора.
Ята ул кыз. Йомык күзләр,
тыныч, салкын ятыш;
кыяфәте тыйнак аның
тәвәккәллек катыш.
Әйтерсең лә сикергән ул
үлем кочагына,
парашютта сикергән күк
вакытлыча гына.
Үлеп, шулай үлемнең тик
серен белер кебек;
серен белер дә елмаеп
сөйләп бирер кебек...
Тик үзенең мәрхәмәтсез
дөреслеге белән
ышандыра бу вакыйга,
башны ватып керә.
Керсен! Аңар туры карап,
калган гомеремдә мин
саклыйм аның кыюлыгын,
бирмим үлемгә мин!

Чкалов
Якынаеп китте — мең ел һәм көн,
экватор һәм котып, җир һәм күк;
мәңге үтелмәгән авыр юлны
үтәр өчен хәзер көн дә күп.
Чкалов ул шундый юллар үтте,
йолдыз атылгандай сузылып.
Тик күп юллар, әле үтелмичә,
карталарда калды сызылып.
Аяз төндә хәбәр килеп төште
очучының үлеме турында.
Күккә карыйм: ай — штурвал сыман,
ычкынгандай аның кулыннан...
Үлмәгәндер...
Шулай кача күңел,
караңгы бер шиккә уралып.
Тик, әрнетеп җанны,
дөрес хәбәр
шик кабыгын ташлый кубарып.
Җылау, сыкрау аның истәлеген
түбәнәйтү булып тоела,
тик күз яше
аның егылуын
кабат хәтерләтеп егыла...
Без бит инде шаһит булгаладык
геройларга килгән үлемгә.
Ә Чкалов — шундый гади герой,
үлеме шундый авыр күңелгә!
Никадәрле бөек эш башкарса,
шундый гади гомер сөрде ул;
полюс аша очып,
гади эштән
кайткан төсле кайтып керде ул.

Була шундый «бөегәйгән» кешеләр;
барып керсәң аның янына,
«бөеклеген» шулай белдерә ул:
«Вакытым юк»,— ди, һаман ашыга.
Ә Валерий, тиңсез Валерий бит! —
Чын күңелдән сине тиңләшеп,
сүзгә башлый.
Ә син ашыгасың,
вакытын алмас өчен сөйләшеп...
Күзләренә аның карадыңмы —
син бәхетле инде гомергә:
насыйп булды сиңа ул күзләрдә
үз көчеңне ачык күрергә.
Бар идеме Чкаловтан бүтән
балаларча садә көлүче,
анасыдай һава кочагында
андый иркәләнә белүче!
* * *
Каршылыклы була — боз һәм ялкын,
Экватор һәм котып, җир һәм күк...
Берендә дә ләкин каршылык юк,
Чкаловка үлем килгән күк.
Тик җиңәрбез без ул каршылыкны,
аның гомерен дәвам иттереп,
ул башлаган бөтен маршрутларны
ахырына кадәр җиткереп.
Без җиңәрбез, аның кебек бирелеп
укуга һәм барлык эшләргә,
без җиңәрбез, Чкаловтай гүзәл
эш калдырып килер кешеләргә!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.