Latin

Шигырьләр - Сәиф Сараи

Süzlärneñ gomumi sanı 4197
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2270
26.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
38.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ГӨЛЕСТАН БИТ-ТӨРКИ (1391)

Кереш

...Гөл теләсә хатыйрең тулы табак,
Бу "Гөлестан"ымдан укы бер вәрәкъ1.

Гөл җәмалы2 берничә көндә кичәр, –
Бу "Гөлестан" даимә3 күңел ачар.

Бу гаҗәиб кем гараиб4 монда бар, –
"Хөсрәү вә Ширин"5 эчендә, – канда6 бар?!

Төркигә кылыб гаҗәмдән7 бу китаб,
Мәгърифәткә ачты сиккез төрле баб8...

Бу "Гөлестан"га тамаша кылган ир.
Дәмбедәм мәгънә йимешен тазә йийр9...

Игү аты калса ирнең яхшырак.
Соңра калгинча тулы алтун рәвак10.

Ядкаре калса кемнең игү ат, –
Үлмәс ул ир, – кемдә булса бу сыйфат...

Беренче баб
Патшалар тормышы турында

* * *

Фетнә йөзле раст11 сүздән бул ерак,
Мәслихәтле ялган андан яхшырак.

Гакыйл12 ул-сүзне йирендә сүзләгәй
Һәм җавабыны менасиб күзләгән13.

Кем мөхалиф14 булса солтан сүзенә,
Килтүрүр ул күб бәлаләр үзенә.

Сыйгар бер хөҗрәгә уникке миһман,
Бер иклимә сыйгышмас икке солтан15.

* * *

Бүренең баласы булыр гакыйбәт16
Атасы кеби ул хәрами17 бүре.

Ничә күб йидырсаң18, сәңа бер көн ул
Орыр зәхм19, андан саклана йөре.

Тотыб мескен кешенең пәнҗәсене20
Аермак көч белән-гайне21 хатадыр.

Игеб золм орлыкны хәйр эстәгәнләр
Җәһәннәм утына үзен якадыр.

Котылмага теләсәң хәүф илендән,
Рәгыять22 халенә яхшы бакадыр23.

* * *

Нәсыйхәт тотмаган гафил24 кем ирсә25
Төшәр даим мәшәккатьнең кынына.
Белерсән: зәхменә26 чөн такәтең юк,
Кулыңны сукмагыл гакрәб27 өненә.

* * *

Әйа, гаклы тиңиз, сүзе гөһәрбар28,
Утырсаң, күзем өстендә йирең бар.

* * *

Ничә кем фәһме29 мескен ишәкнең
Күтәрмәк берлә йөкне – кыйммәте бар.
Ишәк ул адәмидән яхшырак, кем
Кылыр даим кешенең күңлен азар30.

* * *

...Дәгый мескен кешеләргә көч итмә,
Аларның аһы утындан хәзәр кыл31.

Хикайәт [Залим хаким]

Бер залим хаким бер галим иргә сорды32 кем: "Гыйбадәтләрдә фазыйлрагы33 кайсы торыр?" Әйтте: "Зөһер34 вактын оемак, хәтта ул заман эчендә халыкны азар кылмагайсән35".

Күрдем өвлә36 вакыт бер залим оер.
Әйттем: Ул фетнә оеса яхшырак.
Даим илгә золым кем кылса, аның
Үлмәге яхшы хәятындан бирак37.

* * *

Дүгелдер дустың-нигъмәтдә һәркем
Мәхәббәт лафыны орса янында.
Хакыйкать38 дустың-ярыңдыр ул кем,
Кулың тотса аякдан төшкәнендә.
Екар булсаң дәгый бер гәз күңелне39.
Күңел аһы сәне кау40 тик якар бел.

Кәйхөсрәү41 таҗының өстендә бу икке бәйтне языб торырлар:
Башымыз өстендә бу халкы җиһан,
Сәйр иткәйләр42 йир үзә43 күп заман.
Илдән илгә44 килде безгә мәмләкәт,
Илля һәм киткәй килеб илдән рәван45.

Хикайәт [Көрәшче пәһлеван]

Бер көрәшче пәһлеван өч йөз алтмыш төрле көрәш гыйльмен46 белер иде. Тикмә бер көн47 бер төрле гыйлем белән көрәшер иде. Шәкердләреннән бер сахибҗәмал48 углан белән хатыйре мөтәгаллекъ булып49, өч йөз илле тукыз төрле көрәш гыйльмен аңа үгрәтте. Углан ул гаятькә йитте кем, бу вилаятьдә50 ни кадәр көрәшче бар иде, барчасын басты. Бер көн солтан хедмәтенә килеб, йир үбеп әйтте: "Остадымның мәнем үзә тәрбият хаккы бар. Юкса, куввәтдә вә санәгатьдә51 мән андан артыкмән". Бу сүз солтанга хуш килмәде, боерды кем: "Көрәшсенләр!" Мәкам52 тәртиб кылдылар. Әркане дәүләт вә әгъйане хәзрәт, өмәра вә вөзәра хазыйр булдылар53. Углан исрүк фил кеби мәйданга кереб, тәссаувыр итте54 кем, тимердән таг булса, йирендән купаргаймән. Остады дәгый белде кем, үзендән артык торыр. Ул бер гыйлемне кем мондан гизләп иде55, аны гамәлгә китерде. Углан дәфегъ итә56 белмәде. Угланны күтәреб, һавадан йиргә орды. Халыкдан гари кубты57. Солтан боерды: остадына хилгать58 вә нигъмәт бирделәр дәгый угланны мәламәт59 кылдылар кем: "Сән үз остадың белән дәгъви кылдың, дәгъвиең батыйль60 булды". Углан әйтте: "Ул мәнем үзә куввәт белән галиб61 булмады, бәлки көрәш тәгълимендән бер дәкыйканы62 гизләмеш. Аның белән галиб булды". Остады әйтте: "Бәли, ул дәкыйкалы бу көн өчен гизләб идем. Гакыйллар мәсәле63 торыр: "Дустка ул кадәр яри64 кылгыл кем, дошман булса, сиңа зафәр65 табмагай".

Шигырь

Йа вафа66 юк торыр бу галәмдә,
Йә кеше кылмады җиһанда аны.
Мәндән ук гыйльмен үгрәнеб киткән
Гакыйбәт67 кылды ул нишанә68 мәне.

* * *

Тимер түккән беләк мең корла69 яхшы,
Ул илдән кем күкесендә биккә каршы70.

Икенче баб
Дәрвишләр әхлагы турында

* * *

Алныңда – юаш бикин мешфик яр71,
Артыңда бүре кеби тиреңне ертар.

* * *

Бер әбләһ уртада кылды яманлык,
Ничә гакыйлларга тигде зыяны.
Тулы булса бер олы биркә72 мавәрәд73
Кылыр бер эт төшеб мордар74 аны.

* * *

Кичә бер хәстә өчен саг ирнең
Таң аткинча күздән яшь килде.
Таң атты. Хак Тәгалә әмре берлә
Сүкәл75 ир саг булды, саг үлде.

Хикайәт [Әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем]

Локман Хәкимгә сордылар: "Әдәпне кемдән үгрәндең?" Әйтте: "Әдәпсезләрдән. Бактым аларның әфгаленә76, кайсы хәрәкәт кем миңа хуш килмәде, андан ихтираз кылдым77".

Әгәр уйнаб бер кеше бер хәрф78 әйтсә,
Алыр андан белек әһле нәсыйхәт.
Килер ахмак коланына уенчак79,
Укыр булсаң йөз илле баб хикмәт.

* * *

Сән игү бул, яман дисен хәлаик80,
Яман булып сәңа яхшы дигәнче.

Хикайәт [Авыр сүзне күтәрү авыр]

Бер салих81 ир күрде: мең батман таш күтүргән82 пәһлеванны. Газаби килеб, агызы күбекләнеб утырыр. Сорды: "Моңа ни булып торыр?" – диб. Бер кеше әйтте: "Боңа фәлан кем ирсә сүкте"83. Әйтте: "Бу әбләһ мең батман ташны күтүрүр, дәгый бер сүкенечне84 күтәрә алмас".

Бу ирлекдә үкенеп лаф орырсән,
Ничөн бәс нәфсеңә гаҗиз булур сән.
Дәгел ирлек агызга йомрык85 ормак,
Ир исәң кой агызга бал вә каймак.

* * *

Күңел бирмә күңел бирмәс кешегә,
Ашыккан ир белән юлдаш булма...

Өченче баб
Аз белән канәгать булуның хәере

Төрш йөзленең илиндән йийкинча бал вә тәр каймак86,
Көләч йөзленең илиндән алыб хәнзал87 йийсә хушрак.

* * *

Йөзеңне төрш88 итеб китмә кешегә,
Аның күңлен дәгый гамьгин89 кылырсән.
Көләч йөз белә кем хаҗәт теләсә,
Эше багланмас90 ул ирнең, белерсән.

* * *

Сусамыш ирнең агзында җәваһир91
Сәдәф берлән сәвадыр92, и газиз ир.
Аның кем азукы юктыр, кугәрмеш
Коры итмәк табып сөккәр93 бикин йийр.

* * *

Төшеб бер көн атындан бу мәсәлне
Бәдиһә назым итте94 Хуҗа Исхак95:
Җиһан сәүгән кешенең күзләрене.
Канәгать тулдырыр йә, үлсә, тубрак.

* * *

Ка(й)чан җан алгыйчы96 дошман ирешсә,
Әҗәл баглар йөгергәннең аягын.

* * *

Күзен баглар дәраһим97 гакыйл98 ирнең,
Тәмәгъ99 салыр очар кошны тозакка.

Дүртенче баб
Дәшми торуның файдасы

* * *

Гөлдер бу Сарай Сәйф, ләкин
Дошман күзенә тикән100 күренер.

* * *

...Икке җаһил101 качан орыш башлар –
Йөз бозарлар орыб, ярыб башлар.

* * *

Мәҗалисдә102 утырган ир сүзенең,
Белерсән, әүвәленең ахыры бар.

Качан сүз башласа сөхбәтдә бер ир,
Китермә уртага сүз анда, зинһар.

Сүзен ул йирдә сүзләр һәр белекле,
Ки сакит булгай анда җөмлә гөфтар103.

Бишенче баб
Мәхәббәт һәм яшьлек турында

* * *

Бар иде хуҗаның уздан104 колы,
Ул иде мәхбуби йари, шәнгәли105.
Чөнки сәүде хуҗа җандан колны бик,
Хуҗасы кол булды, колы булды бик.

* * *

Күреп ул ай бикин (кебек. – X. М.) йөзне сәңа булыб мән кол,
Янә оныттым үземне булып сәңа мәшгуль.

* * *

Нине күңлең теләсә, бар аны кыл,
Вафасыз106 дилрәба107 сән, и биле кыл.

* * *

Килеб үлтер мәне имди, фида кылдым сәңа җан уш,
Мәңа сәнсез терелгинчә, синең алныңда108 үлсәм хуш.

* * *

Сулды кызыл гөл яңакың, и санәм,
Шивәләрең рәүнакы булды гадәм109.

Хөкмең ишетер иде солтане Чин110,
Имди бу көн сүзең ишетмәс чебен.

Җәүр ничә гашыйкыңа кылгасән111,
Җан вә күңелне ни белән алгасән.

Кичте җәмалың112 гөленең нәүбәте,
Кылма тәсаувыр дәгый ул дәүләте113.

Баргыл аңа, кем сиңа җаным дигәй,
Наз аңа кылгыл ки-сәне эздәгәй114.

* * *

Сиңа бу шивәләр115 берлән күңел алмак кем үгрәтте!
Җәмалыңны күреп заһид тотыб гыйшкың юлын кисте116.
Мәнем каум-у кабиләмнең117,камусы118 галим ирделәр,
Синең бу гыйшкың остады миңа шагыйрьлек үгрәтте.

* * *

Күңелне баглама бер йиргә, зинһар,
Янә мөшкелдер андан алмак, и йар.

* * *

Мин кирәк үлгәй идем, и гөле бәдән119, сәндән борын120,
Та күзем сәнсез җәһанны күрмәгәй иде бу көн.

* * *

Йомрык121 синең илеңдән122 татлы килер агызга,
Үзгә кеше илендән шәһд-ү шәкәр йийгинча123.

* * *

Бер эшне кем үфкә белән эшләгәй,
Кылыб хәйф, соңра илен тешләгәй124.

Хикайәте мәнзумә125

Ишеткел бу хикайәтне-хәбәрдер:
Ари126 юлда йөргән бу егет ир.

Бер ай йөзле белән баглаб мәхәббәт
Кылур йирдә һәмишә127 пакь сөхбәт.

Торыб бер көн ул икке яр-у мәүзүн128
Кимәдә ултырыб киттеләр аркун129.

Каза нагяһ мөхалиф йил китерде130,
Кимәне мәүҗ орыб суга борды131.

Алар төште тирән су игрәменә132,
Бер узгучы бакыб ул гамь дәменә133

Аларның беренә әйтте: "Илең сон134,
Янә кылмак теләсәң гыйш135 һәр көн".

Ул әйтте: "И, каләми җаныма кот,
Мәне куй, барыб ул ярым илен тот".

Хакыйкать гашыйк ирнең мәзһәбе ул,
Теләсәң булмага гашыйк, – алай бул.

Йакарлар ул кешене утка йарын136,
Куеб михнәт эчендә китсә йарын.

Белер Сәйф Сарай гыйшык рәсмен137,
Ничек кем белсә һәр остад кыйсмен138.

Алтынчы баб
Картлык вә зәгыйфьлек турында
[Йөз яшьлек картның үлем алдыннан әйткән сүзләре]

Теләдем бер заман күрсәм җиһанны,-
Дәрига139! Булды күзем бәбәге хәс140.
Бер-ике хуш нәфәс әрмәк141 теләдем, –
Нәфәс юлы тотылды, булдым әхрәс142.

Җиһан ханының әлван нигъмәтеңдәй143
Биш-алты локмә йийдым, әйттеләр: Бәс!..144

...Бер кешенең тешен чәкиб җәррах145
Чыкарыр булса, бел – нидер хале.

Кил, кыяс ит146, ни булгай ул сәгать
Татлы җан чыкса, калса тән хали147.

* * *

Вафа эстәмәгел148 былбылдан, и йар,
Ки һәрбер гөл үзә149 төрле сайрар.

Хикайәт [Ананың үпкә сүзләре]

Бер көн Рөстәм150 анасына каты сүзләде. Аның күңеле агрыб, еглап әйтте: "Мәгәр кечелекне оныттың кем, олуглык итәр сән..."

Анасы инҗенеп151 Рөстәмгә әйтте:
"Әйа күргән озын гайрәтле арслан,
Әгәр булса иде, йадында ул көн.
Кем илемдә идең бер яшь углан.
Бу көн буйлә152 миңа җәүр итмәс идең,
Ки сән-бер пәһлеван, мән карый җан".

Җиденче баб
Тәрбиянең тәэсире турында

Кечелекдә әдәб үгрәнмәгән ир
Олы булса, бел, андан хәйр килмәс.

Игелер яшь агач ничек теләсәң,
Коры игри агач утсыз төзәлмәс153.

* * *

Мөгаллим булмаса һәйбәтле154, и яр,
Сакалындан тотып угланлар уйнар.

* * *

...Һәр ки нәфсен йиңәр-бәһадур ул,
Пәһлеван булсаң – аның биге бул.

Булмаса кырык яшәрдә гакыл вә әдәб,
Дәгел инсан155 дисәң аны ни гаҗәб.

Ирлек ул эш дәгел-күңел еккай.
Йә кеше гайбене күреб чаккай.

Ир кирәк күңле кинәдән хали156,
Үзе әлҗак вә һиммәте гали157.

[Кабер ташына язылган сүзләр]

Шад булыр күңел ничә күрсә,
Җөмлә158 сәхра йөзен чичәк159 тотмыш.
Килсәң, и дуст, күргәсән элек яз,
Тубракым өстенә яшь ут бөтмеш160.

* * *

Сәхиләрнең илендә бер дәрәм юк,
Ганиләрдә дәраһим чук, кәрәм юк161.

Сигезенче баб
Сөхбәт әдәбе турында

Эчереб илгә кашык берлә шурба,
Чүмеч сабы белән күзен чыгарма.

Хикмәт

Ике кеше файдасыз рәнҗ чикте дәгый тохмңы шүрә йиргә икте162: бер – ул, кем мал йигды, дәгый йиймады163, икенче – ул, кем гыйлем укыды, дәгый гамәл кылмады.

Сүзең бу дорыр ки: мән фәлан галим мән,
Чөн юк гамәлең янә һаман җаһил164 сән.
Моның мәсәле ушул ишәккә охшар,-
Белмәс ки, йөге утынмыдыр йә дәфтәр.

Хикмәт

Өч нимә даим калмас: бере – тиҗарәтсез165 мал, икенчесе – бәхәссез гыйлем, өченчесе – сәясәтсез мөлк166. Әмма яманларга рәхим кылмак игүләргә җәүр итмәк булыр. Дәгый залимнәрдән гафу итмәк фәкыйрьләргә золым кылмак булыр.

Яманга игелек кылсаң, сонып167 кул,
Илендән дәүләтнең алмак теләр ул.

Хикмәт

Ул кеше, кем дошманлар белән солых кылыр, дуслары андан азар булыр168...

Илең йу ул монафикъ169 дустдан, кем
Йөрер дошманларың берлән булыб яр.

Нәсыйхәт

* * *

Адәми күңлен екар сүз сүзләмә,
Солх иясендән хосумәт170 күзләмә.

* * *

Кыл хәзәр дошман сүзендән, и рәфикъ171
Ни кем ул әйтсә, аның сән гаксен172 ит.

Күргүзсә саг йаны юл сәңа173,
Сән аның сүзен ишетмә, сулга кит.

* * *

Холкы яман кем ирсә качса бәла илендән,
Кортылмагай174 ничә кем, ул холк аның беләдер175.

Нәсыйхәт

Ул эш кем күңелләр азар кылыр176, сән аны эшләмәгел, үзгәләр эшләсен.

Әйа килгән җиһанга игелек ит,
Яман эшне яманларга куеп кит.

Хикмәт

Ун кеше бер сөфрәдә177 йимәк йийр дәгый артыр. Ике эт бер мордар178 өчен бер-берен ертар.

Хикмәт

Белексез кешегә сөкүтдән179 яхшырак юк. Әгәр бу мәслихәтне белсә иде, белексез булмагай иде.

Кәмале фазл180 сәндә чөнки юктыр,
Телеңне сакла агзында, утыр тик.
Кылыр ирне теле даим фәзыйхәт181,
Черек кузны182 ничек кылса йөңүллек183.

Хикмәт

Арслан белән пәнҗә тотмак184, дәгый кылычка йомрык ормак гакыйллар эше дәгел.

Хуш әйтте моны ул әдибе зариф:
Мәликкә булырмы каләндәр хәриф185?!
Үз иле белән үз кулын сындырыр,
Кави186 берлә пәнҗә тотышкан зәгыйфь.

* * *

Тере ирне иңән асан187 орып ук берлә үлтермәк,
Вәликен үлене мең кем ирсә тергезә белмәс.
Әйа, ук аткучы, яхшы сагышлаб элек188, андан ат,
Белүрсән ук качан ядән189 чыкар булса, янә килмәс.

* * *

Җаһилләр ара галим ултырса, аңа охшар:
Бер шәмгы мөнәүвәрдер күзсезләр арасында190.

Нәсыйхәт

Газиз гомрең хәрҗ итеб191, татлы җан бикин дуст хасыйл иттең, дәгый бер сәһл192 сүз белән аның күңлен агрыттың193.

И ничә көнләр кирәк кем гүрә булса татлы аш194!
И ничә еллар кирәк кем ләгыль195 булса асыл таш!

Сән аны бер сүз белә сындырмагыл, йаре чөст196
Кем пиалә сынса, мөшкелдер янә кылмак дөрест.

* * *

...Теләсәң игү атың мәңгү калгай,
Аякдан төшкән илен тотгучы бул197!

* * *

...Бер кешене мең арслан үлтермәс,
Килмәенчә аңа казаи әҗәл.

Хикмәт

Солтан хилгате198 ничә кем газиз исә, һәрбер кешегә үз туны андан газизрәк торыр.

Ни кадәр кем бикләр ашы татлы булса, и кунак,
Ярлы-юксылга коры итмәке андан яхшырак.

* * *

Сөхбәт итмәймән199 кеше берлән,
Ни кадәр пакь исәң мөнәҗҗәс итәр200.
Көнәш анча биеклеге берлән
Бер әйача болыт күренмәс итәр201.

* * *

Хатага нисбәт итмәс кем ишетсә,
Сүзе даим аның кем раст булгай.
Һәр ир ялган белән мәшһүр булса,
Кем аны раст диб икърар кылгай202?

* * *

Тоз-итмәкне онытмас кәлб203 гәр йөз
Куар булсаң, янә кайтармас ул йөз.
Монафикъ204 Сөхбәтендә нигъмәтең йийр,
Чыкыб дошманларыңа гайбәтең дийр.

Хикмәт

Имам Газзалига205 сордылар: "Монча мәнзиләткә206 ни белән йиттегез?" Әйтте: "Аны кем белмәс идем, сорамага гарь кылмас идем".

Гарь күрмә белмәгәнне сормага,
Сормаенча гыйлем үгрәнмәс кеше.
Гыйлем укыб һәркем гамәл кылды исә,
Җәннәт эчендә тәфәрреҗдер207 эше.

* * *

И ничәләрне күрептер бу җиһан,
И ничәләрдән дәгый артыб калыр!
Сән алардан алмасаң гыйбрәт бу көн,
Таң белә сәндан болар гыйбрәт алыр.

[Гөлестан бит-төрки"нең ахыры]

Бер нәсыйхәт шартын уш кылдык бәян,
Кем ишетмәс булса безгә ни зыян.

Ул белекле кем, ишетеб эш итәр,
Ляҗәрем208 Максудына асан йитәр.

Юл өчен азык анык итмәк кирәк,
Чөн бу Мәнзилдән209 күчеб китмәк кирәк.

Монда даим игелек иткән кеше,
Җәннәт эчендә тамашадыр эше.

Мөддәте һиҗрәт йиде йөз туксан өч210,
Ел иде кем аз иде гыйльмендә211 көч.

Әүвәле шәүвәл212 иде кем, и газиз,
Хәтем улды213 бу "Гөлестан" намәмез214.

Камил ир гайб эстәмәс, күзләр һөнәр,
Мөддәгый215 күзләб һөнәр гаибен күрәр.

Дәмбедәм216 бу рәнҗ эчендәдер хәсуд217,
Күргезер даим мөрәүвәт әһле җуд218.

Йа иляһи, сән морадын бир аңа,
Кем бу мескенне дога берлә аңа.

Хәйр үзә тот бу китабәт кятибен219,
Рәхмәтең берлән гани кыл220 сахибен...

...Кыл нәзар221 Сәйф Сарайи ярлыга,
Гафу итеб йазукларын ярлыга222.

Ул куеб китте җиһанда ядгяр,
Бу "Гөлестан"ны тари чөн нәүбәһар223.

"СӨҺӘЙЛ ВӘ ГӨЛДЕРСЕН" (1394)

Тәрҗемә **

Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,
Ике гашыйк турында, булган эш бер.

Дәвернең сөйлим аглап бер җәфасын,
Бер ирнең кыйссасын, газап-хафасын.

Тимерләнг Үргәнечкә яу китергәч,
Колак тонды, ә күзләр булды күрмәс.

Сугыштан купты бар галәмдә туфан,
Агызды, су кебек, җир өстенә кан.

Игенче өйләрен яндырды утта,
Бодай тапталды, туфрак булды ботка.

Үлеп калды224 сугышта Туктамыш хан,
Туганнан аерылып калды туышкан.

Сөһәйл – гаскәр башы әсир ителде,
Бу хәл һәркемгә зур кайгы китерде.

Сугышчылар кылалмый калды чара,
Бу кайгы булды бар күңелгә яра.

Йосыфтан да егет матур чырайлы,
Йөзендә балкыйдыр алманың алы.

Гаҗәп сыйфатлары бар, сүзе татлы,
Гашыйк итәр Шириндәй пәри-затны.

Ләкин язмыш ташы төшеп башына,
Башын салган егет гаме кашына225.

Залимнәрдән рәхим-шәфкатьме тапсын,
Моңын кемгә сөйләп, эчен бушатсын!

Моны күргәннәр аһ итә, елаша,
Очар кошлар аның хәлен сораша.

Гөлестан җырчысы-былбыл тыналмый,
Өзеп моңлы итеп сайрый да сайрый.

Башын игән тулып алтын башаклар,
Башакларны җыярга җитте чаклар.

Игәр илгә дип ашлык гел игенче,
Аның бар иккәне-бәхет һәм энҗе!

Агачларда үсәр татлы җимешләр...
Бу җирне бик дөрес оҗмах димешләр.

Сөһәйл юлдан бара, йөзе ваемлы,
Кара көйгән җаны, күзләре дымлы.

Аның күңеле боек, йөзендә яшьләр,
Күренми күзенә гөлләр, агачлар...

Сөһәйлнең чокырда ятуы

Аяк-кулы аның чылбыр-богауда,
Кадакланган баганасы да янда.

Төшерделәр тирән зинданга аны,-
Колакка кермәде һич аһ вә зары:

Кояш дөнья йөзеннән җиргә батты,
Өзелгән гөл кара туфракка ятты.

Күренмидер чокырда яктылык-нур,
Үлек черер урын бу, җанлыга – гүр.

Ләкин чын ир-егет һич монда үлмәс,
Батыр җаннарга бер дә курку килмәс.

Бу дөнья әйләнеп, вакыт килер бер,
Гаделлек орлыгы чәчәк бирер бер!

Сөһәйлнең төш күрүе

Сөһәйл зинданда. Бик кыйналды җаны,
Хәле китеп, йокысы килде аның.

Йокыда күрдеге дәһшәтле төштән
Югалтты ул исен, еш язды һуштан.

Бусында бер пәри кызы күренде:
Җыя-җыя чәчәкләр багда йөрде.

Сөһәйл әйтте: "Нигә гөлләр җыясың?
Үзең – гөл, кайсы гөл тиңдәш сиңа соң!

Затың кем, әйт, пәриме йә адәм-зат?
Атыңны әйт миңа, мәңге итим яд.

Кылам Аллага мин мең-мең шөкерләр,
Миңа биргән өчен кояш кебек яр".

Җавап көтте, гыйшыктан мае булып (исереп.-X. М.) ул,
Ә тәкъдир чыкты тиз бирмәс булып кул.

Гүзәл кыз чапты да күздән югалды,
Сөһәйл җанын кабызды – утка салды.

Сөһәйл чапты төшеп сылу эзенә,
Җитәм дип ай кебек пәри кызына.

Җиталмый ай чырайлы мисле хурга (хур кызы кебеккә.-X. М.),
Йөгергәндә барып төште чокырга.

Уянып белде шунда төш икәнен,
Сагыш уты йөрәгенә тигәнен.

Шаһ кызы Гөлдерсеннең аны күрүе
һәм гашыйк булуы турында

Чирәмдә шаһ, гүзәл чатыр эчендә,
Җиңүдән шат, масайган үз көченә.

Бар иде шаһ кызы Гөлдерсен атлы,
Тел әйләнмәс: гаҗәп сылу сыйфатлы.

Табылмас гөл бу Гөлдерсеннән артык,
Йөрәгендә гыйшык диңгездән артык.

Сәер итеп (күңел ачып. – X. М.) утырганда багында,
Ничә яраннары берлән янында.

Китерделәр чокырга дип батырны,
Күреп, кыз әмерен әйтте: бар да тынды.

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли226.

Сөһәйлне-былбыл, үзен гөл санады,
Сөйде, тагын күрергә булды аны.

Ләкин читлектә бит былбыл, ни чара!
Чәчәк тә ихтыярсыз шул, бичара.

Сөяр былбыл гөлен, гөл былбылын гел,
Күзен яшьле итәрме һич аның гөл?! –

Килә кыз күңеленә кинәт бу сүзләр,
Үтә көннәр-моңа чара ул эзләр...

һәм эзләп шундый яхшы чара тапты:
Савытка салды икмәк, дару якты;

Аны сакчыга ул бирергә булды,
Сөһәйл ярын шулай күрергә булды.

Гөлдерсеннең чокырга төшеп, Сөһәйл белән сөйләшүе

Кичен сакчы янына кыз йөгерде,
Теләген әйтте аңа, нанны бирде.

Йокыга чумды ашап сакчы ашын,
Карады кыз чокырдагы кояшын.

Ни күрсен күзләре: туфракта шул чак
Ята аунап Сөһәйл, ал гөлгә охшап.

Елап бу хәленә аның гүзәл кыз,
Янына килде, куйды йөзенә йөз.

Сөһәйл башын күтәрде – күрде аны,
Әсирдән патшага әверелде җаны!

Өнендә төштәген күргәнгә ул шат,
Сынык күңеле сатыштан булды азат.

Алар куешты шунда йөзгә йөзне,
Алалмыйча юнәлтеп күзгә күзне.

Вә Гөлдерсен диде: "Сиңа фидамын!"
Сөһәйл аңа: "Ә мин – синең гидаең.

Әгәр син булмасаң – галәм караңгы
Үлем дә куркыталмас безне мәңге.

Җаным мең булса да – сиңа, сөйгән яр!"
Шушы дуслыктан артык җирдә ни бар?!

Сөһәйл белән Гөлдерсеннең чокырдан чыгып качулары

– Бу кич сиңа да миңа килде бер киз227, –
Диде Сөһәйлгә Гөлдерсен, торып тиз,-

Чокырдан без чыгып ерак качаек,
Бу җирдә агламый, күңел ачаек.

Сөһәйл киде торып кызлар киемен,
Чокырдан карады-юк иде беркем.

Алар икәү аяк атлады юлга,
Тирәне алтын ай күмгәндә нурга.

Икәүләп китте гашыйклар еракка,
Эләкми юлдагы корган тозакка.

Юлыкты сахрага ике адашкан, –
Җәһәннәмдәй иде сахра кояштан.

Юк анда су һәм икмәк алларында,
Мәгәр булса да акча яннарында.

Очып килмәс иде кошлар бу җиргә,
Табылмас бер йотым аһ орган иргә.

Сусап егылды ач Гөлдерсен анда,
Бу чүлдә кем бирер ярдәм аларга?!

Сөһәйл азык, сусын эзләп юл алды:
Яры җан биргәнен күрми дә калды...

Сөһәйл шул буш далада калды ялгыз,
Бу хәлне күрде тик ай һәм дә йолдыз.

– Миңа кирәк,-диде,-яр берлә үлмәк,
Газаплар берлә калмак кемгә кирәк?!-

Шулай дип орды ул хәнҗәр үзенә:
Күренми калды киң галәм күзенә...

Сөһәйл аһ итте,-купты ком бураны,
Каралтып күк йөзен япты тузаны.

Алар өстен күмеп комнар өелде...
Бу хәлне бары тик бер сахра күрде.

Сөһәйл ирләрчә үлде, куркусыз-шәп!
Ни хәл итәр иден гәр калса йомшап?

Булыр микән сөю моннан да көчле,-
Ике корбан хәяттан бергә күчте...

Хатын – дустыр, газиз ир, син сөеп дәш,
Авыр чакларда бергә ул, чын иптәш.

Дусы бул син аның, күңел биреп сөй,
Акыл-киңәшләрен-җәүһәрләрен җый.

Килеп күңелгә Мәҗнүн, Ләйлә яды,
Бу сүзләрем кәгазь өстенә яуды.

Булыр бу сүзләрем тарихка ядкарь,
Аларның ялганы юк, бар да хаклар.

Минем язмамны укыр барлык илләр,
Сөһәйл вакыйгасен шуннан белерләр.

Бу Сәйфи Сарайны, тәңре, кызган,
Фани дөньяңны коткар син золымнан.

Җиде йөз туксан алты (1394 ел-X. М.) нәүрүз ае,
Төгәлләде моны Сәйфи Сараи.

* * *

Сагышлар диңгезенә кермә, Сәйфи,
Беренчелекне бер дә бирмә, Сәйфи.

* * *

Моны җитмеш беренчедә228 алыстан229
Якын телгә күчерде Н. Арслан*.

Әман, тәкъсир! Каты күңелле булма
Маһирлекне үзенчә дәгъва кылма.

Кабул ит, мин-фәкыйрь алдында зари,
Ерактагы бабам Сәйфи Сараи.

[Күзләрең] (газәл)

Корыб кашы йәсен230 кара күзләрең,
Атар керпек укын мәңа күзләрең.

Бер ук берлә Рөстәмне атдан йыкар,
Ничә атса, кылмас хата күзләрең.

Каракчы бәла кылса төз йазида231,
Кылыр даим илдә бәла күзләрең.

Алыр сабыр җандан, күңелдән карар,
Кемә бакса бер киз232 кыйа233 күзләрең.

Күңелләрне баглаб кара зөлфенә234,
Усанмасмы235, җанлар ала күзләрең.

Ни йулдан бу Сәйф-е Сарайиның уш,
Түкеб канын эчәр кана236 күзләрең.

Әгәр "һай!" димәсәң, җәһанны хараб
Кылыр гамзә237 белән йәнә күзләрең.
* Сәйф Сараи. Сөһәйл вә Гөлдерсен / Тәрҗ. Нури Арсланов // Казан утлары. – 1972. – № 6. – 134 – 138 б.
** "Сәйф Сараиның моннан 580 еллар чамасы элек язылган бу поэмасын хәзерге заман татар теленә күчергәндә, мин аның ритмикасын, үз рифмаларын мөмкин кадәр сакларга тырыштым. Сүзен-сүзгә, юлын-юлга күчергән академик тәрҗемәгә караганда, болай күчерү борынгы шагыйрьләребезне җанлырак гәүдәләндерергә ярдәм итәр дип уйладым" (Н. А.).
1 Вәрәкъ – кәгазь; бит.
2 Җәмал – матурлык.
3Даимә (даимән) – һәрчак.
4 Гаҗәиб... гараиб – гаҗәеп... күрелмәгән.
5 Биредә Котбның "Хөсрәү вә Ширин" (1342) әсәре күздә тотыла булса кирәк.
6 Канда – кайда.
7 Гаҗәм – фарсы.
8 Баб – бүлек.
9 «Берөзлексез мәгънә җимешен җыеп торыр».
10 Рәвак – сарай.
11 Раст – дөрес.
12 Гакыйл – монда: акыллы.
13 Мөнасиб күзләгәй – урынлы бирер.
14 Мөхалиф – каршы.
15 "Бер бүлмәгә унике кунак сыяр,
(Әмма) бер илгә ике солтан сыймас".
16 Гакыйбәт – ахыр чиктә, барыбер.
17 Хәрами – карак, явыз.
18 Йидырсаң – ашатсаң.
19 Орыр зәхм – һөҗүм итәр.
20 Пәнҗә – кул чугы, биш бармак.
21 Гайн – күренеп торган, ачык.
22 Рәгыять – бер дәүләтнең халыклары; кул астындагы кешеләр, масса.
23 Бакадыр – бага тор, карый тор.
24 Гафил – зиһенсез; надан.
25 Кем ирсә – кеше.
26 Зәхменә (зәхем) – ору; чагу.
27 Гакрәб – чаян.
28 Гөһәрбар – гәүһәрдәй, кыйммәтле.
29 Фәһме – акылы, зиһене.
30 Азар кылыр – рәнҗетер.
31 Хәзәр кыл – саклан.
32 Сорды – сорау бирде.
33 Фазыйлрагы – әйбәтрәге, файдалырагы.
34 Зөһер – төш (вакыты).
35 Азар кылмау – рәнҗетмәү.
36 Өвлә – өйлә.
37 Хәятындан бирак – тереклегеннән (яшәвеннән) бигрәк.
38 Хакыйкать – чын.
39 "Бер генә мәртәбә күңелне рәнҗетсәң дә".
40 Кау (каудан) – коры үлән.
41 Кәйхөсрәү – Иранның борынгы шаһларыннан берсе.
42 Сәйр иткәйләр – йөрерләр; сәяхәт кылып торырлар.
43 Йир үзә – җир өстендә.
44 Илдән илгә – кулдан кулга.
45 Рәван – бик тиз.
46 Көрәш гыйльмен – көрәш ысулын.
47 Тикмә бер көн – һәр көнне.
48 Сахибҗәмал – гүзәл, матур.
49 Мөтәгаллекъ булып – мавыгып, дуслашып.
50 Вилаять – ил, өлкә.
51 Санәгатьдә – осталыкта.
52 Мәкам – урын, мәйдан.
53 "Дәүләтнең терәкләре, олуг руханилары, әмирләр вә вәзирләр җыелдылар".
54 Тәссаувыр итте – уйлады, күз алдына китерде.
55 Гизләү – яшерү.
56 Дәфегъ итә – кире кага, каршы тора.
57 Гари кубты – хупланды, алкышланды.
58 Хилгать – бүләк ителгән өс киеме.
59 Мәламәт – шелтә.
60 Батыйль – ялган, нигезсез.
61 Галиб – өстен, җиңүче.
62 Дәкыйка – монда: өлеш, элемент.
63 Мәсәл – элек мәкаль төшенчәсендә дә кулланылган.
64 Яри (яр) – дус.
65 Зафәр – җиңү.
66 Вафа – тугрылык.
67 Гакыйбәт – ахырда, ахыр чиктә.
68 Нишанә – мишень.
69 Корла – мәртәбә, тапкыр.
70 "Бик каршында күкрәккә куйган кулга караганда".
71 "Алдында – юаш куй кебек шәфкатьле дус".
72 Биркә (бәркә) – сусаклагыч; бассейн; кое.
73 Мавәрәд – эчә торган, татлы.
74 Мордар – пычрак, яраксыз.
75 Сүкәл – авыру, хаста.
76 Әфгаленә – эшләренә, гамәлләренә.
77 Ихтираз кылдым – тыелдым.
78 Хәрф – хәреф, сүз.
79 Уенчак – уен, кызык.
80 Хәлаик – халыклар.
81 Салих – изге.
82 Күтүргән – күтәргән.
83 "Моны фәлән кеше сүкте".
84 Сүкенечне – сүгүне.
85 Йомрык – йодрык.
86 "Чытык йөзленең кулыннан бал вә тәмле каймак ашаганчы".
87 Хәнзал – ачы (өлгермәгән) кавын.
88 Төрш – чытык.
89 Гамьгин – кайгылы.
90 Эше багланмас – эше туктап калмас.
91 Җәваһир – "җәүһәр" сүзенең күплек санда бирелеше.
92 Сәва – тин.
93 Сөккәр – шикәр.
94 Бәдиһә назым итте – озак уйлап тормыйча (экспромт белән) шигырь әйтте.
95 Хуҗа Исхак – XIV йөздә яшәгән Алтын Урда шагыйре.
96 Алгыйчы – алучы.
97 Дәраһим – дирһәм (акча берәмлеге) сүзенең күплек санда биреле­ше.
98 Гакыйл – акыллы.
99 Тәмәгъ – комсызлык, нәфес.
100 Тикән – тигәнәк; чәнечкеле үлән.
101 Икке җаһил – ике надан.
102 Мәҗалисдә – мәҗлестә, җыелышта.
103 "Барлык сөйләүче туктап калгач".
104 Уздан – гүзәл.
105 "Ул иде гүзәл яр, шат күңелле".
106 Вафасыз – тугрылыксыз, ышанычсыз.
107 Дилрәба – йөрәкне теткәләүче; гүзәл яр.
108 Алныңда – алдыңда.
109 "Яңакларыңның балкышы юкка чыкты".
110 Солтане Чин – Чин (Кытай) солтаны.
111 Кылгасән – кылырсың.
112 Җәмалың – гүзәллегең.
113 Ягъни "элеккеге дәүләтең (матурлыгың) белән эреләнмә".
114 Эздәгәй – теләгәй.
115 Шивә – монда: назлылык, матурлык.
116 "Матурлыгыңны күреп, изге зат синең гыйшкың юлына төште".
117 Каум – у кабиләм – нәсел-нәсәбем.
118 Камусы – һәммәсе.
119 Гөле бәдән – гөл тәнле.
120 Сәндән борын – синнән элек.
121 Йомрык – йодрык.
122 Илеңдән – кулыңнан.
123 "Үзгә кеше кулыннан татлы шикәрне ашауга караганда".
124 "Соңрак, үкенеп, кулын тешләгән".
125 Хикайәте мәнзумә – шигъри хикәят.
126 Ари – саф, дөрес.
127 Һәмишә – һәрчак.
128 Яр-у мәүзүн – зифа буйлы яр.
129 Аркун – акрын.
130 "Каза кинәт каршы җил китерде".
131 "Көймәне дулкын орып суга әйләндерде".
132 Игрәменә – чоңгылына.
133 Гамь дәменә – кайгылы вакытка.
134 Илең сон – кулың суз.
135 Гыйш (гайш) – кәеф-сафа; тереклек.
136 Йарын (йәрен, җәрен) – тиз вакытта, иртәгә.
137 Рәсмен – гадәтен.
138 "Һәр остаз үз кыйсмен (фәнен) белгән кебек".
139 Дәрига – кызганыч, үкенеч.
140 "Күземнең бәбәге хәлсезләнде (йомылды)".
141 Нәфәс әрмәк – сулыш алмак.
142 Әхрәс – тынсыз, телсез.
143 "Җиһан табынының күп төрле нигъмәтеннән".
144 Бәс – җитте; булды.
145 Җәррах – хирург.
146 Кыяс ит – чагыштыр.
147 Хали – буш.
148 Вафа эстәмәгел – тугрылык теләмә.
149 Гөл үзә – гөлдә, гөл өстендә.
150 Рөстәм – Иран халыкларының легендар каһарманы. Фирдәүсинең "Шаһнамә" әсәрендә үзәк персонаж.
151 Инҗенеп – рәнҗеп, әрнеп.
152 Буйлә – болай.
153 "Коры кәкре агач утсыз төзәлмәс".
154 Һәйбәтле – таләпчән, кырыс.
155 Инсан – кеше.
156 Кинәдән хали – үчтән (мәкердән) азат.
157 "Үзе тыйнак вә теләк – омтылышы олы".
158 Җөмлә – барлык, бөтен.
159 Чичәк – чәчәк.
160 Яшь ут бөтмеш – яшь үлән үсеп чыгар.
161 "Юмартларның кулында бер акча да юк,
Байларда (исә) акча күп, юмартлык юк".
162 Тохмны шүрә йиргә икте – орлыкны тозлы җирдә икте.
163 "Мал җыйды, әмма ашамады".
164 Җаһил – надан.
165 Тиҗарәт – сәүдә.
166 Мәлк – патшалык.
167 Сонып – сузып.
168 Азар булыр – рәнҗер.
169 Монафикъ – икейөзле.
170 Хосумәт – дошманлык, кимчелек.
171 Рәфикъ – иптәш.
172 Гаксен – киресен.
173 "Күрсәтсә юлны уң яктан сиңа".
174 Кортылмагай – котылмас.
175 Аның беләдер – аның беләндер.
176 Азар кылыр – рәнҗетер.
177 Сөфрә – табын.
178 Мордар – үләксә.
179 Сөкүт – дәшмәү.
180 Кәмале фазл – камил тәрбия.
181 Фәзыйхәт – оятлы, оят.
182 Куз – чикләвек.
183 Йөңүллек – җиңеллек.
184 Пәнҗә тотмак – монда: көрәшмәк.
185 "Патшага сукбай иптәш булырмы?"
186 Кави – көчле.
187 Иңән асан – бик ансат.
188 Яхшы сагышлаб элек – әүвәл яхшылап уйла.
189 Ядән – җәядән.
190 "Надан арасында утырган галим күзсезләр арасындагы якты шәмгә охшар".
191 Хәрҗ итеб – уздырып.
192 Сәһл (сәһел) – җиңел, юк.
193 Агрыттың – үпкәләттең, рәнҗеттең.
194 "И ничә көннәр кирәк ачы җимеш татлы аш булсын өчен".
195 Ләгыль – кыйммәтле таш.
196 Чөст – үткен.
197 "Аяктан төшүченең (бәхетсезнең) кулын тотучы бул!"
198 Хилгать – бүләк итеп бирелгән өс киеме.
199 Сөхбәт итмәймән – аралашмыйм, сөйләшмим, дуслашмыйм.
200 Мөнәҗҗәс итәр – пычратыр.
201 "Кояш никадәр биек булса да,
Бер юк кына болыт (аны) күренмәс итәр".
202 Икърар кылгай – раслар.
203 Кәлб – эт.
204 Монафикъ – икейөзле.
205 Имам Газзали – XI-XII гасырларда Иранда яшәгән мәшһүр фило­соф, дин галиме. Татарлар арасында ул бик танылган булган.
206 Мәнзиләт (мәнзәләт) – дәрәҗә, югарылык.
207 Тәфәрреҗ – күңелле, уңай.
208 Ляҗәрем (ляҗәрәм) – һичшиксез.
209 Мәнзил – йорт, тору урыны. Биредә "бу дөнья" мәгънәсендә.
210 "Һиҗри вакыты белән 793". (Безнеңчә 1391 ел.)
211 Гыйльмендә – шигырь гыйлеме күздә тотыла булса кирәк.
212 Әүвәле шәүвәл – шәүвәл аеның башы, ягъни 1391 елның август башы.
213 Хәтем улды – төгәлләнде.
214 Намә – әсәр; язу.
215 Мөддәгый – дәгъвачы, гаепләүче.
216 Дәмбедәм – һәрчак, берөзлексез.
217 Хәсуд – көнче.
218 "Юмарт кеше һәрчак егетлек (кешелеклелек) күрсәтер".
219 Китабәт кятибен – китапны язучыны.
220 Гани кыл – бай кыл.
221 Кыл нәзар – кара, бак.
222 Йазукларын ярлыга – гөнаһларын кичер.
223 "Чөнки бу "Гөлестан" – мәңгелек яз".
224 Төгәлсезлек киткән булса кирәк. Чынлыкта Алтын Урда ханы Туктамыш 1406/1407 елда һәлак була (тәрҗемәче искәрмәсе).
225 Кашына – янына; башына кайгы төшкән дигән мәгънәдә (Н. Л.).
226 Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен Н. Коперник (1473 – 1543), Д.Бру­но (1548 – 1600) кебек галимнәр ачкан дигән караш яшәп килә. Ләкин моның XIV йөздә язылган әдәби әсәргә килеп керүе галәм турындагы материали­стик карашларның Шәрыкта тагын да иртәрәк таралуына өстәмә бер дәлил булып тора (X. М.).
227 Киз – монда: җайлы вакыт (Н. А.).
228 Ягъни 1971 елда.
229 Алыстан – ерактан, элеккегедән.
230 Йәсен – җәясен.
231 Йазида – далада.
232 Киз – мәртәбә, тапкыр.
233 Кыйа – кыеп ала торган; үткен.
234 Зөлфенә – чәченә (чәч бөдрәсенә; чәч толымына).
235 Усанмасмы – оялмасмы.
236 Кана – туймас; комсыз.
237 Гамзә – (күз) кысу; назлау.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.