Latin

Шигырьләр - Сабиров Равиль

Süzlärneñ gomumi sanı 719
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 450
37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Ялгызлык-Көз


Көзен...

Мин чыгам кичен,

Тартып уйланыр өчен,

Урам

карага чумган,

Ник болай булган,

Без ялгыз калган...


Көзгеле йолдызлар серен ачмыйлар –

Уйлар төтен сурәте күк качмыйлар,

Без икәү Ялгызлык-Көз белән бергә,

Сораулыйбыз: бу – нигә?


Көз ул –

Ялгызлык яше,

Ялгыз – ул ярым кеше,

Өстән

Йолдызлар тиздән

Көлерләр бездән –

Ялгызлык-Көздән...


Көзен...

Мин чыгам кичен,

Беләм, бар әле көчем,

Кайтам

Уйларга батам,

Балконга чыгам,

Төнне очратам...


Көзгеле йолдызлар серен ачмыйлар –

Уйлар төтен сурәте күк качмыйлар,

Без икәү Ялгызлык-Көз белән бергә,

Сораулыйбыз: бу – нигә?




Төнге күбәләк


Күбәләктәй биерсең син

Төнге реклам утларында…

Син очасың, күбәләгем

Сихри төннең кочагында


Син күбәләк – ялгыз килен,

Киң урамнар – синең өең,

Тыңлап төннең салкын көен

Керәсең ямьгә

Гомер кыска – көтми йөрәк,

Җиз хыялый төнгә тизрәк,

Җилкендәй гүзәл күбәләк,

Очасың шәмгә…


Озын үкчәләрдә шәһәр

Чайкала моңсу вальсында,


Якты неон саташтыра

Алар якты, әмма рәшә…

Син ишетәсең, каршыда

Сиңа, үги, кемдер дәшә…


Сине тормышың көнләшә,

Яктылыкка гашыйк калма…


Иртән урамнар уяныр,

Кояш саран гына карар –


Кай сине иртә очратыр

Кемдер сиңа салкын карар

Канатларыңнан коелыр

Төндә үткән маҗаралар…



Бауман урамында


Җәяүле урамда

Уйный бер малай гармунда…

Аның көе якты яңгырый,

Ул елмаеп сиңа карый.


Килегез, тыңлагыз, карагыз

Бу тормыш мизгелләрен,

Ишетегез сез, аңлагыз,

Шул малайның теләкләрен…


Кил,

Тыңла урам көен,

Кил

Гармун белән сөен,

Уянсын яшьлегең

Син

Аһәң кочагында,

Син

Бауман урамында,

Тизрәк вак акчалар әзерлә


Җырга сәдакаңны жәлләмә…


Җәяүле урамда,

Малай җырлый, гармун елый…

Җәяүле урамнан

Битарафлы вакыт атлый…


Тормышыбыз уен гына,

Мәңгелек болыннарында,

Әйдә, уйна, малай, уйна,

Җәяүле урамда…



Ярату


Өзлеп-өзлеп яратам мин,

Хәсрәтем күккә терәлгән,

Әмма син төшенмисең,

Әмма син аңламыйсың,

Очрашканда таныймыйсың...

Әмма син аңламыйсың,

Әмма син яратмыйсың,

Очрашканда таныймыйсың син.


Өзлеп-өзлеп яратам дим,

Мәхәббәт пыялай сына,

Яңгырлар җанга сеңә,

Йөрәгемдә син генә,

Баглышларымны сизмисең...

Яңгырлар җанга түнә,

Шатлыкларда син генә,

Баглышларымны белмисең.


Өзлеп-өзлеп яратам мин,

Яфрактай сөю саргая,

Тормышлар алга чаба,

Өмет кояштай бая,

Бүләк итәм януларымны...

Кара, тормыш елмая,

Кызлар да елмаюда,

Җырларым сиңа бүләктер...


Тормыш тулы балкысын,

Алла сине сакласын,

Үлгәнемне дә белмәссең...




Без – йолдызлар


Сәхнәләргә безнең юлларыбыз төрлечә,

Хыял-өметләребез дә аерыла,

Максатларга ирешү җиңел булмаса да,

әмма күккә һаман

йөрәк янгыныннан

җыр-шигырьләрдән без күперләр төзибез.


Бүген без – йолдызлар бит һәм бөтенесенә,

Үз утын яндырырга йолдызлар күгенә,

Көйләребездә очып югарыда яныйк

Бүген без йолдызлар бит – җырларда яңгырыйк,

Бүген без йолдызлар бит – җырларда яңгырыйк!


Кем ышанып эзләгән, шул күкләргә менгән,

Кем җыр белән үзенең язмышын бәйләгән,

Шуңа меңләгән күзләр сокланып елмаер,

һәм хыяллар чынга ашар,

чәчәкләр, алкышлар

белән бергә хитларыбыз яңгыраер…




Кафеда


Гомер кыска, көннәр озын, мизгелләр үткен,

Көннәшеп язмыш нидер пышылдый бүген,

Син алдыйсың тагын, мин яңача алдашам –

Гыйшык белән хушлашам…

Гыйшык белән хушлашам…


Яшим, тормыш безнең очраклы тулай торак,

Бүген ялгызым мин, язмышлар бирә сабак,

Мин ышанам, мин ышанмыйм, уйлыйм, саташам

Гыйшык белән хушлашам….

Гыйшык белән хушлашам….


Дәшмим, кафеда тәрәз аша карап утырам,

Анда язгы күңелләрдә селкенә урам,

Исерәм һәм язмышымнан тагын сорашам –

Гыйшык белән хушлашам…

Гыйшык белән хушлашам….


Тормыш сәхифәләрендә буталып беттем,

Шул төенне сүтә-сүтә ялгышып киттем –

Сине онытырга һәрвакытта тырышам –

Гыйшык белән хушлашам…

Гыйшык белән хушлашам….


Гомер кыска, көннәр озын, мизгелләр үткен,

Көннәшеп язмыш нидер пышылдый бүген,

Мәхәббәтем белән соңгы тапкыр саташам –

Синең белән хушлашам

Синең белән хушлашам




Кем җыры?


1


Бабаларыбыз безгә корганнар

Саташу йортлары, зинданнар –

Андагы Салахов-Туфаннар

Яктылык көтеп утырганнар

Киләчәк төзеп калдырганнар


Канлы

Корбан

Җаннар



Рәхим ит,

Ирегеңне хур ит –

Рәхим ит,


Кулларыңны артка!

Тик тор син, уйлама беркайчан

Эштә генә азатлык булачак –

Якты юл булачак!



2


Аталарыбыз безгә кордылар

Зур заллы уен автоматлар,

Эшләмә, уйна иртән төнгә,

Ышанчы шул сукыр тиенгә,

Киләчәк бәхете – бер тәңкә,


Гомер

Сукыр

Тәңкә


Рәхим ит,

Акчаңны корбан ит,

Рәхим ит –


Мин беркуллы бандит,

Тик торып, акчаңны сал гына,

Бәхет сал киләчәк буынга –

Уенга суынма!



3


Безгә соң нәрсәләр корырга

Киләчәк бәхетле буынга?

Уйлама, вакыт юк уйларга –

Безнең тәңребезгә сыгыл

Без хаклы! Гыйбарәтеңне кыл:


Челтәр

Дөнья

Утыр…



Рәхим ит,

Җаныңны корбан ит,

Рәхим ит,


Челтәрне дога ит,

Киләчәккә безнең белән ышан,

Килер ул, килер ахырзаман,

Минеке бул һаман…



Көньяк трасса


Көньяк трассада ни көтәсең син?

Фаралар яктысы астында.

Ишекләр ачыла, кемнәрдер чакыра

Һәм синең бәяңне сорыйлар.


Көньяк трасса –

Мәхәббәт кибете,

Көньяк трасса –

Бәяләр билгеле,

Көньяк трасса беркайчан көнләшми,

Көньяк трасса –

Монда бәхет яшәми…


Егетең сине сагынып ышана:

Мәхәббәт сатылмый, мәхәббәт сатылмый,

Бәясе аның юк, бәясе аның бер –

Бәясе аның – гомер…


Язмышларны җиңүләр кыен,

Яшьлек чатларда янып бетәр,

Бертөн шул егет көньяк трасса юлын

Бер чатта сине күреп үтәр.


Ул үтәр, борылып карамас,

Ул газга моңсуланып басар,

Машина тәгәрмәче армас.

Сау бул! – дип утлар күзен кысар.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.