Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12

Süzlärneñ gomumi sanı 3703
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Кайчак уздырып булмый.
Бигрәк тә көтеп зарыксаң,
Күңелләр ямансулый.
Шундый чакта сәгать телен
Алга этәсе килә.
Төгәл генә белеп булмый,
Алда нәрсә көтелә.
Кайчакта була киресе,
Вакыт җиткереп булмый.
Чара юктан күңел сыза,
Вакытка сыеп булмый.
Тагын була татлы мизгел,
Көн агышы сизелми.
Күңел шулхәтле канәгать,
Ниләр генә кичерми.
Билгеле ки, вакыт көтми,
Ага гел бер тизлектә.
Рәхәт чакта дөньяда ул
Бөтенләй юк кебек тә.
Ни дисәм дә артка бармый,
Һаман алга тәгәри.
Ичмасам кирәк чагында
Ял итәргә теләми.
Вакытны үзгәртә белсәк,
Үткәнгә кайтыр идек.
Табигатьтә андый юллар
Безне көтәдер кебек.
07.04.2015.

Миңсылу
Сөйкемле дә, ягымлы да,
Карап туймаслык чибәр.
Танышлар аның хакында
Тылсымлы ханым диләр.
Чәчәк сабагы шикелле
Буй-сыннарың бик сылу.
Сиңа тыныч карап булмый,
Сихерче син, Миңсылу.
Әллә чынлап тылсымы бар,
Монысы дөм-караңгы.
Утлы карашлары белән
Сихерли башкайларны.
Кирәк тапкан кешеләрне
Берсүзсез буйсындыра.
Үзем башны җуя яздым,
Ирексез ымсындыра.
Очраклы бер хәл булмаса
Беткән иде башларым.
Сихер бар дигән сүзләргә
Мин ышана башладым.
14.04.2015.

Соңга калып аңладым
Йөз миллион акчасы бар,
Ун мең сораган идем,
Кычкырып елап җибәрде,
Шундый тамаша күрдем.
Мин бит бурычка сорадым,
Бушка сорасам бер хәл.
Ай-яй саран кеше икән,
Тарихка керер бу хәл.
Кешене тирән кайгыга
Салам дип уйламадым.
Зур ялгыш җибәргәнемне
Соңга калып аңладым.
Ничек юатырга белмәдем,
Чәчләре үрә торды.
Тәбегә капкан күседәй
Ярты сәгать акырды.
Бичараның яп-яшь көе
Нервысы каты тузган.
Шуннан бирле ул адәмне
Ерактан урап узам.
20.10.2015.

Ышанырга кирәк
Әллә үзеңне өстен саныйсың,
Ихлас сүзләргә син ышанмыйсың.
Мондый сансызлык, тискәре гадәт,
Яхшы кешегә ышану хаҗәт.
Ниләр майтардың ышанмый яшәп,
Атлаган саен сорыйсың әҗәт.
Һич аңлап булмый, хәлең аңлатчы,
Кеше ышанмый булса ялганчы.
Яхшы нияттән алдарга ярый,
Зарар салмасаң, язык саналмый.
Телгә ни килсә шуны сөйләмә,
Чеп-чи ялган сүз чынга әйләнә.
Шикләнеп яшәү авыр ләбаса,
Бер кат булса да ышан ичмаса.
20.04.2015.

Мөмкинлек килә
Күңел түренә матур хис тула,
Беркайчан кермим кеше хакына.
Зурая бара күңелдә шатлык,
Бар диеп тоям дөньяда хаклык.
Көтеп алганга тирәннән аңлыйм,
Эшнең яртысы беткән дип саныйм.
Мондый чакларда сабырлык кирәк,
Каушау ярамый, эш нечкә бигрәк.
Гадәтем белән саклыймын әдәп,
Каршылык туган, шунысы гаҗәп.
Ямьсез нәтиҗә чыга күрмәсен,
Каршы күләмен килә беләсем.
Дөрес әйткәннәр, кемдер күпсенә,
Ярты эш әле мөмкинлек кенә.
Каршылыкларны уйлап табалар,
Ачыктан-ачык аяк чалалар.
25.04.2015.

Бәхет килгәндәй булды
Көтә-көтә көтек булдым,
Йокы килми дә килми.
Күңел серле тавыш белән
Миңа фәлсәфә сөйли.
Әнә берәү минем янда
Рәхәткә талып йоклый.
Озын сүземнең кыскасы,
Барлык көченә гырлый.
Бәхет өләшкәндә шулай
Йоклап калмаска инде.
Моңа кадәр күренмәгән
Башыма фикер килде.
Авызын яртылаш ачып
Йоклап калды диванда.
Түзәр әмәлем калмагач,
Чыгып киттем урамга.
Урамда ямьле җәй әле,
Төн таңга якынлашты.
Утыра торгач күзләремне
Тау кадәр йокы басты.
Адәм җаны зирәк бит ул,
Йокларга җай табылды.
Паркта төш күргән чакта
Бәхет килгәндәй булды.
15.08.2015.

Илгизәр
Тагын сорарга килгәнсең,
Ничек йөзең оялмый?
Баегач түләрмен дисең,
Син искиткеч хыялый.
Алдан алганыңны түлә,
Аннан уйлап карармын.
Бу бирәм дигән сүз түгел,
Белмим күңел карарын.
Берүк туры сүзләремә
Сөмсерең коелмасын.
Зур фатир алыр алдыннан
Нәрсә уйлады башың?
Хәл белергә килгәнең юк,
Эшең төшсә киләсең.
Юкка-барга борчып йөрмә,
Гадәтемне беләсең.
08.06.2015.

Хәл капкыны
Серләребез уртак булсын,
Бергәләп түлик әле.
Бер генә көнгә булса да
Байлыкны бүлик әле.
Абынырга күп кирәкми,
Бәла һәрбер адымда.
Син үзең дә булышыр идең
Миңа кыен чагында.
Бурычлы үлми дисәң дә,
Бәйсез булу яхшырак.
Хәл капкынына капкансың,
Яшисең шуңа сыкрап.
Уйлап-уйлап утырдым да
Ахыр чиктә түзмәдем.
Телдән бер сүз әйтмәсәң дә,
Ярдәм сорый күзләрең.
Дустым нужа кичергәндә
Тынычлап йоклый алмыйм.
Банклардан кредит алып,
Ялгышкансың син, Галим.
Бераз ярдәм артык булмый,
Шәпләп сорарга өйрән.
Түләү шарты белән түгел,
Ихлас күңелдән бирәм.
26.06.2014.

Кризис
Алда ни буласын белеп булмый,
Суга сәнәк белән язылган.
Зур адымнар белән кризис килә,
Бер файда юк йөрәк янудан.
Санкцияләр бик зур зарар сала,
Эшләр кебек уйлар чуалды.
Бу бәладән ничек котылырга,
Туган белми хәзер туганны.
Кризис агачының тамырлары
Китә бара һаман тирәнгә.
Санкциянең кайчан бетәчәген
Өзеп әйтә алмый берәү дә.
Уйлап баксаң, кризис дигәненең
Кемгә булса бардыр файдасы.
Бу кадәрле авыр булмас иде,
Ничек аңа чара табасы?
19.03.2015.

Майлы калҗа
Игътибарны арттырырга кирәк,
Хәлләр буталалар түгелме?
Сорау артыннан яңа сорау туа,
Авыр тойгы били күңелне.
Тормыш әйтерсең, футбол уены,
Арттан килеп аяк чалалар.
Чамадан тыш артык кылансалар,
Һәр гамәлгә каршы чара бар.
Сулу алырга да вакытым юк,
Нахалларча һөҗүм итәләр.
Майлы калҗа ташламыйча булмас,
Алар күптән шуны көтәләр.
Буйсыну белдермичә һич ярамый,
Икеләнүгә урын калмасын.
Зур нәфесле үтә карун бәндә
Байлык өчен сата анасын.
Калҗага алданып тәбегә керсә,
Аннан чыга алмас тиз генә.
Россиядә гадел законнар күп,
Үпкәләсен аннан үзенә.
03.02.2015.

Ике тәкә башы
Бер казанга ике тәкә башы
Сыймый дигән иске әйтем бар.
Хәзергесе көндә бу турыда
Башка төрле шикле фикер бар.
Бу әйтемнең көче кими бара,
Әллә миңа шулай тоела.
Югыйсә казаннар элекке кебек
Һаман да чуеннан коела.
Казаннарның хәзер зурлары бар,
Ике түгел, ун баш сыярлык.
Мөлдерәмә тутырып пешергәндә
Рота солдат гарык туярлык.

Тормыш казанына әле дә булса
Ике тәкә башы сыялмый.
Моны фәкать чагыштырып әйтәм,
Шагыйрь халкы бераз хыялый.
Хуҗалар күбәеп киткән җирдә
Тәртип, кагыйдәләр бозыла.
Һәрбер хуҗа тормыш агымнарын
Бора башлый үзенең ягына.
Кайбер кеше власть тәмен сизсә
Тели башлый хәким булырга.
Тәхет өчен бик еш гауга чыга,
Уйламыйлар халык турында.
Менә сиңа ике тәкә башы, –
Ничек гади, төгәл әйтелгән.
Кешеләрне бәхетсезлек көтә
Гамәл кылсаң узып әйтемнән.
04.03.2015.

Үзгәрмәгән
Күптән булган бер хәл искә төште,
Арып-талып фикер алыштык.
Моңарчы Совет илендә булмаган
Зур хуҗалык белән таныштык.
Фабрикага башлык сайладылар,
Теләүчеләр байтак җыелды.
Ораторлар озак сайрадылар,
Яшерен тавыш бирү тыелды.
Үз нәүбәтендә трибунага чыгып
Берәү фабриканы мактады.
Партиядән башка мондый эшләр
Булмас иде диеп атады.
Шундый ялкынлы сүзләр ишетеп
Барлык халык хәйран булдылар.
Ораторны яңа фабрикага
Хуҗа итеп сайлап куйдылар.

Совет хакимлеге вакытында
Сәләт ягы мөһим булмады.
Гадел булмасаң да, райкомча бул,
Андый кеше үсте югары.
Шул иптәшне беркөн күргән идем,
Үзгәрмәгән, шундый һаман да.
Коммун булып җүләр булганбыз ди,
Яраклашкан яңа заманга.
04.03.2015.

Юлбасарлар
Юллар-юллар, озын юллар,
Чакрым саен багана.
Яхшы да кебек, түгел дә –
Килде шундый замана.
Тынгысыз күңел ашыга,
Юлым гел алга таба.
Машинамның сул ягыннан
Моңсу тулганай чаба.
Ай нидер күзәтә сыман,
Ә мин барам да барам.
Берәр кафега туктармын,
Хәлем узса чамадан.
Карыйм, бер кызый туктата.
Уйламыйм ни буласын.
Сөйләшергә иптәш булыр,
Әйдә туңып тормасын.

Алырга булдым кызыйны,
– Кая, – димен, – барасың?
Ачык тәрәз аша күрәм
Ягымлы күз карашын.
Шул арада көтмәгәндә,
Көчкә җыйдым исемне,
Ике амбал бар көченә
Каералар ишекне.
Бәла килгәнен сизенеп,
Бик тиз кузгалып киттем.
Төнлә юлда туктамаска
Шуннан соң тәүбә иттем.
07.03.2015.

Күрәзәчеләр алдый
Үткәннәрне искә алып
Яратабыз сөйләргә.
Ничек итеп ансат кына
Менгән чакны үрләргә.
Узган гомер безгә һаман
Матур булып күренә.
Андый чакта җырлап кайта
Хәтер туган җиренә.
Киләчәкне юраучы аз,
Ни булганын белмиләр.
Кайберәүләр беләбез дип
Безгә ялган сөйлиләр.
Барсын алдан белеп торсак,
Күңелле булмас иде.
Акыл ирешмәслек хәлләр
Кызыксындыра мине.
Шундый матур, иркен дөнья
Сер белән шыгрым тулы.
Бар ир кешеләр имештер
Адәм һәм Һава улы.
Фәлән елдан соң дөньяда
Фәсмән булачак имеш.
Күрәзәче халкы юрый
Бер дә белмәгән килеш.
16.01.2015.

Кытлык заман
Хәтер сандыгында бер хәтирә
Куркыныч төш булып сакланган.
Бүген шулай сүзгә-сүз ияреп
Искә төште шул хәл яңадан.
Кискен борылыш чоры иде илдә,
Бензин табып булмый беркайдан.
Кара төндә барлык гаиләм беләм
Кайтып килә идем Апастан.
Казан урамында бензин бетеп
Машинам сүнде, шайтан алгыры.
Шуны яхшы беләм, бала елый,
Хәлдән таеп хатын алҗыды.
Заправкалар шып-шыр коргаксыган,
Анда барып йөрү файдасыз.
Кулны сузып теләнергә кала,
Юк башкача безнең чарабыз.
Белмим, күпме гомер көткәнбездер,
Казан шомлы булып күренде.
Михнәт кичергәнне үзем беләм,
Оныта алмам ахры бу төнне.
Өмет өзелеп төшәм дигән чакта
Бер узгынчы безне кызганды.
Егерме литр бензин җитәме ди,
Мөшкел хәлем сүзсез аңлады.
Бик рәхмәтле булыр идем димен,
Мондый чакта җитмәгән кая?
Тиз арада бензин табып килде,
Узгынчы ир чыннан да чая.
Бензины да шәп сыйфатлы иде,
Одеколон кебек хуш исле.
Шатлыгымнан очып китә яздым,
Шәбрәк итеп әйталмам хисне.
Бүгенгедәй йөзең истә, егет,
Шигырь укысаң, бәлки, белерсең.
Минем шатлык ерак еллар аша
Сиңа сәлам булып ирешсен.
13.07.2015.

Бер атнага булса да
Миңа калса хәлем яхшы сыман,
Хөрмәт итә кебек барсы да.
Әмма ләкин шатлык кими бара,
Әверелә шул хәл ярсуга.
Тыелгысыз ярсу аркасында
Күңел әллә кая ашкына.
Җырлыйсы да килә, елыйсы да,
Төрле уйлар килә башыма.
Хәтирәләр искә төшкән чакта
Хыялымда кайтам үткәнгә.
Узган дәвер шундый шәп күренә,
Матур анда иске читән дә.
Зур шатлыклар ахры шунда калган,
Әллә мине хәтер алдыймы?
Әллә заман дигән көчле хаким
Ят кешегә мине саныймы?
Мин сагынам үткән көннәремне,
Язмыш мине алга куса да.
Яшь чагыма чабып кайтыр идем
Бер атнага гына булса да.
01.04.2015.

Эчтәлек
Зур бәхетне кирәк төзергә
Йөрәк һаман яшь
Туган якка кайтсам
Апаста
Яңа җыр
Сагына башлыйм
Кайт, җаныем
Гашыйк булды бер егет
Нигә үбеп озаттың
Минеке буласыңмы?
Сагындым
Таң йолдызым
Йөрәк елый
Танымадым
Әгәр дә дус санасаң
Тагын бер елмай әле
Мәңге телим сакларга
Ярый син бар
Сөйлә серләреңне
Сине сөеп мәңге яшәрмен
Күңел тулды
Иң зур шатлыгым
Чишмәле тау буйлары
Соң инде
Чәчәкле яз
Шат күңелле гүзәлем
Үземчә матур җырлыйм
Шомырт
Каен белән имән
Крестьян каны кузгала
Әйтмә әле шул сүзеңне
Аккошлар
Чыпчык белән сыерчык
Карга яңгыры
Дулкыннар
Шарлавык
Кавказ
Сиртмә-койрык
Карт наратлар
Төнне каршылау
Урман
Томанлы иртә
Яңгырлы җәй
Моңсу сентябрь
Беренче кар
Буран
Лабындыз явып узды
Кыш бабай
Салкын тимәсен
Безнең ай
Ахмак бүре
Пәри
Айда яз буламы?
Шаян Ләйсән
Мин дә китәм Ямалга
Яратмасаң, хөрмәт итәсең
Гүзәл кәләш
Бәхет сөюдә икән
Никах
Бу хәл тикмәгә түгел
Күңел килешми
Алиям
Синсез күңелсез
Күке
Бәхетле булсыннар
Саубуллашу
Чакыр син мине
Минем сөйгән ярым бар
Ярлы бәхетлеләр була
Кил яныма, бергенәм
Авыр мәсьәлә
Көнләмәм
Ярата төшәм
Серле тавыш
Назлы гөлем
Бер көнлек мәхәббәт
Аңлап булмый
Яхшыга юрадым
Онытканмын
Телем йота яздым
Вакыт эзләр саклаган
Хәл исемне җибәрә
Ышанмый карап тордың
Сөйләмәсәм яхшырак
Марсель дустыма
Кирәк гамәл
Шомлы тынлык
Ришвәт чире
Скрипка
Бер киңәш
Кирәгең бер тиен
Кайтып дөрес эшләгәнсең
Ялкау күрше
Күп укып сәерләнгән
Гайфулла
Бар да үзеңнән тора
Хатыным саткан
Күңел ышанмый
Байлар да курка
Мөгез
Элеккечә түгел
Җырлый алмыйм
Учак яна
Әзер булырга кирәк
Пар каен
Сәлим дуска
Торна
Ышанма
Великан
Күрәсем килә
Ак куян
Атаман
Кыр үрдәге
Ай тотылган
Шук малай
Ахырзаман
Тәрбия көче
Кабул булсын теләгем
Тәрбиядән башлыйк
Санкция сөреме
Яман эшләр аяныч
Эшләрем күп
Мондый хәлне көтмәгән идем
Алдарга туры килә
Йөрәкне тыңламый булмый
Вакыт
Миңсылу
Соңга калып аңладым
Ышанырга кирәк
Мөмкинлек килә
Бәхет килгәндәй булды
Илгизәр
Хәл капкыны
Кризис
Майлы калҗа
Ике тәкә башы
Үзгәрмәгән
Юлбасарлар
Күрәзәчеләр алдый
Кытлык заман
Бер атнага булса да


Әдәби-нәфис басма
МАННАПОВ Рифкать Габделгазиз улы
СЕРЛЕ ДӨНЬЯ
Шигырьләр
Офсет басма. Формат 70х90 1/32.
Күләме 6,0 басма табак. Тиражы 100 данә.

АЛМА БАКЧАСЫ
(шигырьләр)

Бакчада
Ихтыярдан тыш матур уй килә,
Күңел бирелә хисләр иркенә.
Салмак атлыймын зур бакча буйлап,
Чут-чут сайраган кошларны тыңлап.
Тышкы тәэсиргә күңел буйсына,
Яз бер дә китмәс кебек тоела.
Чәчәк атканнар агач-куаклар,
Чәчәктәй матур хисләр туалар.
Табигать ничек гүзәл шул тикле,
Һава исертә шәраб шикелле.
Әйтерсең йөзәм уйнак дулкында,
Терәлеп торам баскан урында.
Бакча бермә-бер яктырган кебек,
Таң-хәйран булам гүзәллек күреп.
18.05.2016.

Шаулыйдыр шикелле ак каен
Таңнарым нурларга төренеп,
Елмаеп аталар көн саен.
Һаман да тәрәзә каршында
Шаулыйдыр шикелле ак каен.
Ак каен ялгызы булса да,
Чыннан да күңелле шаулыйдыр.
Син, егет, кайда соң, дигәндәй
Тәрәзәгә иелеп карыйдыр.
Үзем дә зур бәхет көткәндәй
Өзелеп сагынам каенны.
Ак каен җилләргә сөйлидер
Хыялый яшүсмер чагымны.
02.02.2016.

Ничек сөймисең аны
Шатлыгым зур, насыйп булды
Миңа чын зирәк хатын.
Тагын андый кеше юктыр,
Йөрәге аның алтын.
Чуалган уйларымны гел
Тәртипкә салып тора.
Күзләрем карап туялмый,
Шундый чакларым була.
Кайбер хатын юк-бар сөйләп
Чынлап та тиз туйдыра.
Минекенең күз карашы
Үзенә тартып тора.
Берни булса хатыныңны
Мактыйсың диде берәү.
Аныкы кебек хатыннар
Түгел ич миндә дүртәү.
Яманласам минем өчен
Зур хурлык булыр иде.
Хатынны күрсәм сөенәм,
Шул хәл яшәтә мине.
Кызып киткән чакларымда
Юк аның аң җуйганы.
Чү әтисе, тынычлан, ди
Ничек сөймисең аны?
21.06.2016.

Алма бакчасы
Күптән булган да шикелле,
Бүген генә кебек тә.
Күктә тургай сайрый иде
Әллә кая биектә.
Хәтирә искә төшкәндә
Уяна шатлык хисем.
Һаман да ап-ачык тоям
Алма бакчасы исен.
Сезне сагындым, матурым,
Күрәсем килде дидем.
Күңелле җыр җырлый-җырлый
Син алма җыя идең.
Очраклы булган бу хәлгә
Әле дә булса сөенәм.
Нечкә билләреңнән кочып
Үпкән идем битеңнән.
Яшь вакытта кем шаярмый,
Оят хисе сизмәдем.
Озатканда сау бул диеп
Син кулыңны изәдең.
Аерым рәвештә саклана
Хәтердә бу хәтирә.
Һәрвакыт рәхәт иңдереп
Күңел күгемә килә.
19.11.2016.

Ялгыз кош
Көнчыгышта аксыл таң беленә,
Агач башларында җил шаулый.
Чәчәк аткан алмагачка кунып
Сузып-сузып ялгыз кош сайрый.
Һәр тарафтан татлы ис бөркелә,
Сулап туеп булмый һаваны.
Әйтерсең лә томан аша карый
Үткән көннең серле дәвамы.
Бар тирә-юнь рәхәт йокымсырап
Йөзә кебек күксел томанда.
Тик ялгыз кош канатларын кагып,
Шатлык чәчә ак көн туганда.
17.05.2016.

Күк томан
Татлы куаныч сизәм күңелдә,
Йолдызлар балкый шәһәр күгендә.
Ай шундый якты, шундый ягымлы,
Галәмдә яңа йолдыз кабынды.
Күңел әүлия сирәк ялгыша,
Йолдызлар миңа күзләрен кыса.
Ай бераз гына чайкала сыман,
Айда ахрысы кузгала буран.
Күк хәлен төгәл белмим чынлап та,
Ай һәм йолдызлар җирдән еракта.
Күңел тибрәткеч һавада моң бар,
Кем иртә тора шул гына аңлар.
Хыял җепләрем ерак сузылган,
Күк томан күреп кайтам уемнан.
Зур тизлек белән килә каршыма,
Ут чыккан кебек томан ашыга.
Шәһәр йоклаган ял көн булганга,
Мин хәйран калып карыйм томанга.
Күгелҗем томан урады бер мәл,
Һава куерды салкын дым белән.
Томан узганын мин тыныч көттем,
Әчкелтем исле, әйтерсең төтен.
Күләмен артык зур димәс идем,
Белә алмадым күк томан серен.
13.11.2016.

Быелгы көз
Йокым кыска, бигрәк кыска минем,
Соң ятсам да торам гел иртә.
Ал таңнарны каршы алган чакта
Зур ямь күрәм күңел күгендә.
Быелгы көз сирәк була торган
Матурлыклар белән бизәлгән.
Бераз гына сизелер дәрәҗәдә
Үлән исе килә үзәннән.
Миңа калса, изрәп йоклый әле
Сары сарган әйләнә-тирә.
Таң атса да, җилләр уянмаган,
Ак каеннар тәмле төш күрә.
23.10.2016.

Куркыныч төн
Җир өсте кинәт яктыра,
таң аткан сыман,
Яктылыкны караңгы төн
чорный яңадан.
Күкне урталайга ярып
атыла яшен,
Күк дөбердәп хәбәр итә
яңгыр киләсен.
Җиргә ишеләдер кебек
күкнең ташлары,
Чиләктән койган шикелле,
туфан башланды.
Ермакларда ташкын булып
агалар сулар,
Җилләр дә гадәти түгел,
бигрәк ярсулар.
Яшен дәһшәтен арттыра,
күк яшьнәп күкри,
Тирә-якны дер селкетеп
җир өсте тетри.
Каядыр яшен сукты да,
җил тынып калды,
Ходаем, үзең сакла син,
ашам югары.
Әллә догам кабул булып
яшен сүрелде,
Бу үзгәреш тиз күтәрде
минем күңелне.
Яңгыр туктарга җыенмый,
ява да ява,
Акрын гына төн авыша
ак таңга таба.
Аксыл күк, томан эчендә
урман читләре,
Талчыккан җанымны шулчак
йокы биләде.
11.06.2016.

Мәңгелек яз
Җәяүле буран кичә кичтән бирле
Дулап йөри карлар себереп.
Ачы җилләр соңгы көчен җыеп
Агачларны селки үрелеп.
Яз килүне буран тукталмый,
Тып-тып тамчы тама түбәдән.
Җитте сиңа, тукта дигән кебек
Үзалдына һава тирләгән.
Атып килгән алсу таңга карап
Сыерчыклар сайрый тирәктә.
Шат җырларын тыңлап туеп булмый,
Алар быел дәртле бигрәк тә.
Кояш көлә-көлә күтәрелә,
Бар кешеләр шундый сөйкемле.
Туган җиргә бер дә китми торган
Мәңгелек яз килә шикелле.
16.04.2016.

Томанлы сәфәр
Таң сызыла, урман уйга талган,
Төнге җилләр исеп туктаган.
Сыек кына томан күтәрелә
Бормаланып барган сукмактан.
Бу сукмакны кемнәр салды икән,
Шул турыда никтер уйланам.
Усак агачлары яфрак коя,
Хуш-ис аңкый көзге урманнан.
Карт усаклар кебек күңел шаулый,
Уйлар бер-бер артлы агыла.
Җанны ашкындырган яңа бер уй
Ирексезләп алга чакыра.
Иртә торып әгәр юлга чыксаң,
Юл уңучан була, янәсе.
Шушы сәфәрдән соң таралык күк
Күңелдәге томан пәрдәсе.
24.10.2016.

Тургайлар озатып калдылар
Хәтердә, әле дә хәтердә
Туган җир, авылым таңнары.
Мин киткән вакытта һавада
Тургайлар дәртләнеп сайрады.
Нишлим соң, авылым, гафу ит,
Калага чакырды хыялым.
Шул таңда дөньямны оныттым,
Тургайга кушылып җырладым.
Гомерем буена дәртле җыр
Һәр барган юлыма сибелә.
Тылсымлы музыка шикелле
Җаныма-тәнемә көч бирә.
Иң гүзәл хәтирә күргәндәй
Хыялда кайтамын үткәнгә.
Тургайлар өздереп сайрыйлар
Яшьлегем исемә төшкәндә.
15.05.2016.

Әнием
Караңгылы-яктылыда торып
Чыгасың да каршы алырга,
Улым кайта диеп өметләнеп
Сөяләсең зифа каенга.
Кулларыңны куеп каш өстенә
Текәләсең юлга, еракка.
Ак каенга серең сөйли-сөйли
Аласыңдыр, әни, елап та.
Көтеп-көтеп улың күренмәгәч,
Күңлең төшә булыр, әнием.
Бу кадәрле сагынмас та идең,
Яннарыңда булса әтием.
Озакламый сиңа җыелырбыз,
Ачуланма кайта дип сирәк.
Зинһар өчен сакла үз-үзеңне,
Безгә ич син, әни, бик кирәк.
14.09.2016.

Саф мәхәббәт бакчасы
Шатлыгымның бу кадәрле
Юкка түгел ташуы.
Гомердә беренче сөйдем,
Беләмсең, кызкай, шуны?
Бер-бер артлы тибрәнделәр
Күңелемнең кыллары.
Йокымсырап яткан күңел
Сине күреп уянды.
Ничек матур икән ич ул
Саф мәхәббәт бакчасы.
Гөлләр инде бөрләнделәр
Калды чәчкә атасы.
Әгәренки риза булсаң,
Син булырсың яшь килен.
Минем моңсу тормышыма
Куаныч алып килдең.
14.02.2016.

Килер юлларыңа чыгам
Без кавышкан киң урамда
Һаман шаулый тирәкләр.
Мәңге аерылмас шикелле
Типкән иде йөрәкләр.
Керфекләреңне какмыйча
Йолдызлар саный идең.
Яннарымда син булмагач
Ямансу минем күңел.
Офык ягы матур була,
Чия төсле аллангач.
Килер юлларыңа чыгам
Сине өзелеп сагынгач.
Алсу томан арасыннан
Килеп чыгарсың сыман.
Сине кабат күрә алсам
Кочагымнан чыгармам.
05.12.2015.

Син генә
Бар дөньяның ямен җыйгансың да,
Җир өстенә шатлык чәчәсең.
Кемгә охшап шундый гүзәл булдың,
Серең сөйлә, асыл чәчәгем.
Әле һаман карап туя алмыйм,
Бүген син бигрәк тә сөйкемле.
Алсу иреннәрең елмаялар
Ачылып киткән чәчкә шикелле.
Беренче кат сине күргән көннән
Йөрәгемә шатлык җыела.
Синең дустың булу минем өчен
Олы бәхет булып тоела.
Ташкын булып аккан сөю хисем
Илтә кебек бәхет иленә.
Миңа башка беркем кирәк түгел,
Йөрәгемдә бары син генә.
01.12.2015.

Зинһар сорама
Син мине сөясеңме дип
Зинһар өчен сорама.
Шул хакта уйлый башласам
Минем зиһен чуала.
Мәхәббәтне телдән әйтү
Бигрәк авыр ләбаса.
Ходай телгә осталыкны
Азрак биргән, ичмаса.
Синең өчен һәрчак әзер
Кичәргә утны-суны.
Мин сине ничек яратам,
Сизмисеңмени шуны?
Нигә кирәк артык сүзләр,
Аңлашыла ич инде.
Җирдә йөз кат яшәсәм дә,
Сөячәкмен мин сине.
18.07.2016.

Серле туташ
Хур кызы булып күрендең,
Өнсез калам дип торам.
Зиһенемне каплап алды
Билгесез сихри томан.
Күз нурларыңның җылысын
Әле дә тоеп яшим.
Кайдан алдың шул кадәр наз,
Бигрәк серле туташ син.
Нигә бөтен күңелемне
Берүзең биләп алдың?
Син хәзер минем бердәнбер
Өзелеп сөйгән ярым.
Элекеке сөю хисләрем
Һәммәсе күптән булган.
Сине күргәч йөрәгемдә
Кузгалды көчле вулкан.
19.02.2016.

Яратам
Үтә чибәр булмаса да,
Яратам бер кызкайны.
Төшемә керә башлады,
Бу мавыгу узармы?
Нәрсәсе бар инде шуның,
Дияләр дус-ишләрем.
Йөрәгем белән сизенәм,
Арта бара хисләрем.
Дусларга әйтергә җиңел,
Әгәр уйлап карасаң.
Акыл тик йөрәкне тыңлый
Чын күңелдән яратсаң.
Ни өчендер яратам шул,
Мин моны күптән беләм.
Саф күңеле тарта ахры,
Әйтеп булмый тел белән.
21.05.2016.

Хыялый кыз
Нәрсә турында уйлана
Үсмер кыз ялгыз гына?
Уйлары еракта бугай,
Карамый як-ягына.
Йөзендә шатлык шәүләсе,
Бер баса, бер утыра.
Вакыт-вакыт әрле-бирле
Кыз бераз йөреп ала.
Ал чәчәктәй иреннәре
Бәхетле елмаялар.
Кысыла төшкән күзләре,
Балкып җем-җем яналар.
Миңа, читтән караганда,
Кызкай серле күренә.
Ахрысы ул ялгыз шулай
Хыялында сөенә.
11.08.2016.

Кадерлем
Күз алларыма киләсең,
Йөзең һәрчак шат синең.
Ни яз түгел, ни көз түгел,
Шаярасың дип белдем.
Киләсең дә елмаясың,
Тылсым тулы карашың.
Кулларыңнан тотыйм дисәм,
Син китеп югаласың.
Юк, шаярмыйсың шикелле,
Сөеп карый күзләрең.
Сагну хисем чиктән ашкач
Еламыйча түзмәдем.
Белмәдем болай буласын,
Онытырмын диеп йөрдем.
Нигә хыялыма килеп
Газаплыйсың, кадерлем?
11.12.2016.

Мәхәббәтем син икән
Белмим нидән, мине күреп
Елмайдылар күзләрең.
Тел белән бер сүз әйтмәдең,
Синең уеңны белмәдем,
Болай авыр, гүзәлем.
Акрын искән җил болыннан
Хуш-исләр алып килә.
Иртәнчәк таңнар атса да,
Кичләрен кояш батса да,
Уйларымда син генә.
Йөрәгемдә ут кабынды,
Мәхәббәтем син икән.
Язмышыма ышанам мин,
Сине уйлап юанам мин,
Бергә булырбыз иркәм.
03.05.2016.

Аклы күлмәк
Көрән күлмәк карт күрсәтер,
Аклысын киям дидең.
Әгәр синнән ишетмәсәм,
Мин моны белми идем.
Йөзеңә бигрәк килешә
Синең аклы күлмәгең.
Моңа кадәр синдәй сылу
Кызны әле күрмәдем.
Белеп микән, белмичәме,
Ут салдың йөрәгемә.
Киләчәккә бар өметем
Синдә, тик синдә генә.
Аклы күлмәгеңне кисәң,
Син дә кебек, түгел дә.
Синең чибәрлегең күреп
Шатлык сыймый күңелгә.
18.09.2016.

Нишләрмен
Әйләнәм дә киләм шул тирәгә
Күрер өчен сине тагын бер.
Бер күрүдә гашыйк булдым ахры,
Бәлки димен күзгә чалыныр.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтер өчен
Күргәнем юк сине һаман да.
Үз-үземне шундый ялгыз сизәм
Син булмагач минем янымда.
Нишләрмен дим, язмыш каршы килеп
Очратмасам сине әгәр дә.
Кем уйлаган туры килер диеп
Шашып сөеп, янып көяргә?
Күзем йомсам, һаман шат елмаеп
Күз алдыма килеп басасың.
Йөрәк кенә түгел, җан моңая,
Әйтче, иркәм, әйтче, кайда син?
19.09.2016.

Тартынма
Беләсеңме, моңсу уза безнең
Көтеп алган кадерле мәлләр.
Тик күзләрең күзгә туры карап
Сине күптән көттем дияләр.
Әгәр сине беркөн күрми торсам,
Япа-ялгыз сизәм үземне.
Күргәч тагын әллә ничек шунда
Таба алмыйм кирәк сүземне.
Бер елганың ике яры кебек
Бер-беребезгә карап торабыз.
Күпме гомер шулай узар икән,
Якынаймый һаман арабыз.
Күңелеңә кергән шигең бармы,
Булса, сөйлә, тартынма миннән.
Үземнең дә, никтер, тел тибрәнми,
Гадәттән тыш ахры сөенәм.
29.10.2016.

Бәхет килде
Белмим нидән, шушы көнгә кадәр
Күрмәдем күк бәхет килгәнен.
Гомер буе намус саклап йөреп
Кеше өлешенә кермәдем.
Иртәдән үк шыксыз җилле һава,
Болытлы көн ярым караңгы.
Көтмәгәндә бер хәл аркасында
Якты матур хыял яралды.
Хыял дәшкән якка китеп бардым,
Ташлап барлык дөнья уйларын.
Беренче булып күңелгә килгән
Күңелле бер җыру җырладым.
Җаным тыныч, рухым көчле иде,
Гаҗәп рәхәт мизгел кичердем.
Хыял биргән шатлык тәэсиреннән
Күз алдыма килде бәхетем.
12.03.2016.

Куркам
Һәр сүземнән елмаерга торган
Үтә көләч кызга юлыктым.
Гашыйк булу, дуслар, җиңел икән,
Барлык кайгыларны оныттым.
Башта рәхәт иде, хәзер куркам,
Кызга күз тимәсен дип куркам.
Мондый гүзәл җир йөзендә юктыр,
Күрми торсам өзелеп сагынам.
Бер минутка исләремнән чыкмый,
Бигрәк назлы, рәхмәт яугыры.
Кабат мондый хис кичереп булмас,
Тавышы да аның ягымлы.
Сөю бакчам минем чәчәк ата,
Ак чәчәкле гөлгә күмелгән.
Кызны күргән көннән мәхәббәткә
Ышанам мин ихлас күңелдән.
05.11.2016.

Кайтмыйча каламмы соң
Чит җирдә калдырып киттең,
Кайтмассың ахры дисең.
Беркайчан синең яныңа
Кайтмыйча каламмы соң?
Болай да сине сагынып
Күңелдә дулый буран.
Яннарыңа чабып түгел,
Очып барырдай булам.
Һәр көнне кайтыр идем мин,
Аралар бигрәк ерак.
Энҗе күз яшьләрең түгеп
Утырма, зинһар, елап.
Аеры яшәү җиңел түгел,
Беләмен ни икәнен.
Бер дә бер көнне кайтырмын
Син көт мине, гүзәлем.
18.03.2016.

Кеше бәхетен булмый җимереп
Эчтән генә бер ханымны сөям,
Хисләремне белми берәү дә.
Күзем йомсам, күз алдына килә,
Җан тырыша хисне җиңәргә.
Кайсы көнне бигрәк ямансулыйм,
Зиһенемне әрнү томалый.
Билгеле сәбәпләр аркасында
Хисне телдән әйтү ярамый.
Ханымның бар ире, балалары,
Кеше бәхетен булмый җимереп.
Сөйгәнемне күргән минутларда
Җаным тоя рәхәт җиңеллек.
Урманда адашкан кеше сыман
Ялгыз чакта белмим нишләргә.
Ходай шундый язмыш билгеләгән,
Миңа яшерен сөеп яшәргә.
03.03.2016.

Түгәм сагыш яшьләрен
Сөйгән ярлар бер-берсенә
Карап туялмый диләр.
Минем иркәм еракларда,
Сәлам китерми җилләр.
Көтә-көтә заргып беттем,
Хаты-хәбәре дә юк.
Сөйгәнемә нәрсә булды,
Белер әмәлем дә юк.
Йөрәгемне басар өчен
Тик җил булып исмәдем.
Сагынганда, саргайганда
Түгәм сагыш яшьләрен.
Алмагачлар чәчәк ата,
Алмасы булыр инде.
Сөйгәнемне күрми яшәү
Сагышка салды мине.
23.05.2016.

Язмышым шулдыр инде
Беркөн күргән сылу кызкай
Чыкмый минем исемнән.
Серле дә кебек, рәхәт тә,
Үзалдыма сөенәм.
Нәрсә булды минем белән,
Бу саташу түгелме?
Хыялым беркайчан болай
Очынганы юк иде.
Шул кадәр булмый ләбаса,
Ярсу сүрелми һаман.
Күңел ни эшләргә белми,
Сөю утында янам.
Яз чәчәге кебек нәфис,
Язмышым шулдыр инде.
Кызның сихри күз карашы
Чакырып тора мине.
09.11.2016.

Ачуланма
Кайсы яктан искән җилләр сине
Алып килде безнең якларга?
Хисләремне телдән әйтмәсәм дә,
Өзелеп сөям сине һаман да.
Нигә әле, нигә якты көнем,
Күзкәйләрең моңсу карыйлар.
Әнә ничек сайрый таң кошлары,
Кошларның да сөйгән яры бар.
Елмай әле, елмай гүзәл кызкай,
Тирә-якта күпме матурлык.
Кинәт кенә кояш чыккан кебек
Күңел дөньям китсен яктырып.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.