Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10

Süzlärneñ gomumi sanı 3803
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Җил ыжгыра шикелле.
Ямьсез булам дип курыкма,
Син болай да сөйкемле.
Тазалыгың сакла, кызым,
Тагын салкын тимәсен.
Сиңа шулай тоела дип,
Син белмичә көләсең.
Суык тәннең көчен ала,
Җылы киенеп йөре.
Кулдан ычкынган саулыкны
Кайтару авыр кире.
17.02.2015.

Безнең ай
Арслан диңгездә чакта
Ай калыккан кич булгач.
Колак салып тыңласа да
Сайрамаган сандугач.
Әтисеннән сорый бала,
Нигә кошлар сайрамый?
Әтисе улына әйтә,
Диңгез суын яратмый.
Арслан айга карый да,
Бу бит безнең ай, дигән.
Самолетта күренмәде,
Ничек ул монда килгән?
Эх, син, Арслан, Арслан,
Айны булмый күчереп.
Җирнең һәрбер почмагыннан
Ай тора ул күренеп.
18.01.2015.

Ахмак бүре
(Әкият)
Зур аланда сөйләшәләр
Кич кырын, эңгер вакыт,
Бүре белән куркак куян
Яшел үләнгә ятып.
Кояш батып бара икән,
Зәңгәр офыкка тигән.
Бүре кояшка текәлеп
Куянга болай дигән:
– Бүген төнлә шул кояшны
Эзләп табарсың әле,
Кояшта ниләр барлыгын
Кайткач сөйләрсең, яме.
Син, куян, кызу чабасың,
Бик тиз барып кайтырсың.
Иртәгә кара урманнан
Мине эзләп табарсың.

Куркак куян ничек барсын,
Кояш батса, караңгы.
Котың очар юл чатында
Очраса ат карагы.
Мин урманнан чыкмыйм, дигән,
Куян катгый рәвештә.
Дер-дер калтырый башлаган
Төшеп тирән сагышка.
Хәлләр болайга әйләнгәч
Бүре булган барырга.
Ничек булса да кояшны
Төнлә эзләп табарга.
Бүре кояш баткан якка
Юырта ди, өзлексез.
Кояшны якыннан торып
Күрәмен дип, һичшиксез.
Чаба-чаба хәлдән тайгач,
Таң сызыла башлаган.
Җирдән кояшны берничек
Бүре таба алмаган.
Тукта, бу ничек була соң?
Карап барды барсын да.
Күрмичә узып киткән бит,
Кояш бүре артында.
Иртәгәсен куян хәлне
Җәнлекләргә сөйләгән.
Шуннан соң аю бүрене
Ахмак, диеп тиргәгән.
Кояш бит ул җиргә төшми
Төнлә ял итә икән.
Кайда йоклый дип сорагач,
Вәт ансын белмим, дигән.
05.02.2015.

Пәри
(Әкият)
Җил ачулана, дулый, үкерә.
Елга сулары ярга сикерә.
Шашып шаулыйлар агач башлары,
Кинәттән генә давыл башланды.
Ике кул белән тартам кармакны,
Тотарга исәп иң зур балыкны.
Чалт аяз күкне каплады тузан,
Куркыныч нәрсә калыкты судан.
Елга хуҗасы шул үзе микән,
Котып алынып артыма чигәм.
Йөрәк дөп дә дөп суга башыма,
Каушап абындым елга ташына.
Артымнан килә куркыныч нәрсә,
Исемем сорап миңа эндәшә.
Теләсә кемгә әйтмим исемне,
Елга хуҗасы пәриме-җенме?
Беренче күрәм җен-пәри халкын,
Чырае котсыз, пәригә тартым.
Пәри авызында калды кармагым,
Алырга теләп тыккан бармагын.
Шулчак күрсәгез авызын әгәр,
Урта зурлыкта алачык кадәр.
Үрмәләп мендем ярның өстенә,
Син китмә диеп пәри үтенә.
Китмичә булмый, вакыт юк димен,
Бар көчен җыеп эшли зиһенем.
Аңгыра пәри капкан кармакка,
Кармак кадалган барып тамакка.
Каты ятсына пәрине күңел,
Башында мөгез, сыны сын түгел.
Аяк урнына аның киң койрык,
Пәрине күзлим гаҗәпкә калып.
Хәйран калдырды куллары мине,
Бармаклар саны нибары җиде.

Тәне ярыйсы, бигрәк тә түше,
Алтынсу сары кәрәкә төсле.
Пәри тик тормый, сөйләнә бирә,
Тавышы сәер, әйтерсең көлә.
Тамак авырта, кыса сулыш ди,
Кешегә тимим, зинһар, булыш ди.
Юньләп тыңламыйм, күзәтәм һаман,
Пәри чыннан да интегә сыман.
Карт пәри бугай, чәче агарган,
Кызыл күзләре калкып акайган.
Акаерсың да, кармак кадалса,
Булышыр идем, шулай яраса.
Пәри тек пәри, үләрсең көлеп,
Ике кулында йөри сикереп.
Бабай сүзләре хәтергә килде,
Пәри ни димәс, ышанма диде.
Элек тә җирдә пәриләр булган,
Алар еш кына яманлык кылган.
Пәригә шуңа ышанып җитмим,
Шулай да ярдәм итәргә телим.
Гәүдәсе олы, ун пот кимендә.
Ялгызым куркам якын килергә.
Ап-ачык күрәм, пәри суда ас,
Җәяү йөгерсәм куып тоталмас.
Син, дим, сабыр ит, мин кайтып килим,
Хәлемнән килми, доктор апкилим.
Пәри карышмый, килешә кебек,
Сүзен кабатлый, тизрәк йөр диеп.
Ком-тузан аша карыйм авылга,
Өермә дулый авыл ягында.
Үч иткән кебек давыл сүрелми,
Якын тирәдә һичкем күренми.
Мин киткән чакта карап югары,
Пәри тын гына моңаеп калды.
Исемдә тора сау бул дигәнем,
Җан иясе бит, ихлас жәлләдем.

Шул тойгы миңа ияреп кайтты,
Офыкта кояш кызарып батты.
Авылга җиткәч туктады давыл,
Апас ягында бар шундый авыл.
Хәлне сөйләдем якын дусларга,
Берсе тотынды үксеп еларга.
Елый да елый, исеме Яппар,
Су пәрие ди докторны йотар.
Барлык малайлар шүрләп калдылар,
Урманда имеш пәри тагын бар.
Яппарның белмим йөрәкле чагын,
Өенә кадәр озата бардым.
Түбән урамнан узса да юлым,
Доктор янына кермәскә булдым.
Пәри докторга ясаса зарар,
Мине соңыннан намус газаплар.
Кәеф шәп түгел, әни борчылган,
Бар эшен ташлап эзләргә чыккан.
Гафу ит диеп әйтергә җиңел,
Әнине борчу егетлек түгел.
Ул төнне бер дә йоклап булмады,
Башым төн буе уйлар уйлады.
Икенче көнне таң ату белән,
Елгага бардык әтием белән.
Әти куркуны бар дип тә белми,
Куркак кешене гомумән сөйми.
Таң матур иде, табигать тынган,
Елга өстендә тирбәлә томан.
Пәригә ярдәм итә алмадык,
Кармакны күргәч хәлне аңладык.
Белмим ничектер пәри котылган,
Минем кармакны ярда калдырган.
Мин ул пәрине башка күрмәдем,
Әгәр дә күрсәм сезгә сөйләрмен.
30.07.2015.

Айда яз буламы?
Җирдән торып төнге күккә карыйм,
Йолдызларның саны билгесез.
Бар йолдызлар бергә җемелдиләр,
Галәм ич ул иксез һәм чиксез.
Нинди үлчәү белән үлчим икән
Күңел белән йолдыз арасын.
Җирдән галәм шундый матур сыман,
Күзләремне килми аласым.
Ай елмая минем күзгә карап,
Алтын сары кигән күлмәген.
Айда яз буламы дип сорадым,
Шуны белү иде теләгем.
Җиргә язлар һәр ел парлап килә,
Без билгеле берсен беләбез.
Айда ничек микән бу мәсьәлә,
Гел бер ягын гына күрәбез.
08.01.2015.

Шаян Ләйсән
Кичә генә Гөлшат идең,
Бүген инде Мәликә.
Әйт әле, әйт чибәр туташ,
Күп исем сиңа нигә?
Мине күреп беләсең ич,
Сиңа шул азмы дисең.
Син бит әле хисләремнең
Һәммәсен дә белмисең.
Иреннәрең, әйтерсең лә,
Тулып пешкән чияләр.
Дусларың сине үзара
Шаян Ләйсән дияләр.
Бөдрә чәчең тибрәндереп
Акрын гына җил исә.
Дөресен әйтсәм сиңа, туташ,
Бар исем дә килешә.
20.02.2015.

Мин дә китәм
Ямалга
Әйдәле сайра, сандугач,
Күңелем күтәрелсен.
Синдәй җырның асылларын
Җирдә тагын кем белсен.
Кунып сайра алсу гөлгә,
Канатларың талмасын.
Җырың белән дәвалыйсың
Йөрәгемнең ярасын.
Иркәм белән бергә чакта
Сагыш барын белмәдем.
Менә хәзер уйлар уйлап
Шәпләрдән түгел хәлем.
Күңел ничек моңаймасын,
Сөйгәнем еракларда.
Сагну хисем басылмаса
Мин дә китәм Ямалга.
13.08.2015.

Яратмасаң, хөрмәт итәсең
Яратмый гына өйләнгән идем,
Тора бара яраттым дисең.
Ул рәвешле ничек була соң ул?
Әйтәм җирле хәсрәт белмисең.
Алай итеп һәркем булдыралмый,
Бәлки һәрбер сүзең дөрестер.
Дустым, синең акыл-шәрифләрең
Алтын булмаса да, көмештер.
Син билгеле, хәлне болай гына,
Мәзәк итеп кенә сөйлисең.
Әле дә булса хәләл җефетеңә
Ташып тора зур хөрмәт хисең.
Яши-яши сөйсәң, бигрәк яхшы,
Күп вакытта була киресе.
Хәзергесе көндә, хис сүнде дип,
Парын алыштыра күбесе.
17.03.2015.

Гүзәл кәләш
Яшен-картын, дус-ишләрне туйга дәштем.
Шатлык белән көтеп алдым туй сәгатен.
Кәләш сылу, кәләш чибәр дип мактыйлар.
Чын кыз түгел, фәрештәдер дип атыйлар.
Үземә ошый, кеше сүзе кыйбат түгел,
Тик шулай да рәхәт тоям, була күңел.
Минем кәләш чибәр түгел, гүзәл ич ул,
Бу мәҗлеснең өй түрендә бизәге ул.
Сабый чакта гүзәллеген берәү күргән,
Бер карауда Гүзәл диеп исем биргән.
Шәп сөйләде булган хәлне шул әфәнде,
Гүзәл аны шат елмаеп бүләкләде.
Минем өчен Гүзәл хәзер хәләл җефет,
Мин яшәрмен гүзәлемне ихлас сөеп.
Аңлашыла, туйда кәләш чибәр кирәк,
Туйлар узгач, аннары соң, акыл кирәк.
Туй барганда өр-яңа җыр тыңладым мин,
Беренче кат күңелем булып җырладым мин.
Шатлыкларым болар гына түгел әле,
Гүзәлемә килешеп тора туй күлмәге.
Бар кунаклар безне мактап сөйләделәр,
Дөнья кадәр олы бәхет теләделәр.
Мондый чакта мактау сүзе сыя икән,
Синең белән җаным тыныч дия иркәм.
Сөйгән ярың мактап торса, кем шатланмас,
Үзе сөеп карамаган һич аңламас.
Гүзәл тыңлый һәр кунакны күңел биреп,
Мин утырам аңа карап хыял үреп.
Минем хыял сөйгәнемә бәхет бирү,
Моның өчен кирәк бераз алдан күрү.
Сөйгән яр ул була фәкать берәү генә,
Мин булганда хәсрәт тимәс гүзәлемә.
13.08.2015.

Бәхет сөюдә икән
Күңел моңсу, күңел боек,
Кәеф тотрыклы түгел.
Әллә сул аяктан тордым,
Җаным тынгысыз бүген.
Кабыргасы белән куйды
Мәсьәләне хатыным.
Мин бәхетсез булдым дия,
Җуйган ахры акылын.
Көн тудымы акча сорап
Бәгыремне корыта.
Әле тагын шуңа өстәп,
Китәм диеп куркыта.
Мәсьәлә астында бүтән
Җитди сәбәп бар кебек.
Бик мескен кыяфәт белән
Елый күз яшен түгеп.
Күз яшенә мин ышанмыйм,
Зиһен генә чуала.
Теләсә кайсы вакытта
Хатын-кыз елый ала.
Кайдан алсаң да ал аңа,
Нәфесе бер дә туймый.
Чын әгәр, тамчы арттырмыйм,
Шулай ярый дип уйлый.
Иртә таңнан гайрәт чәчеп
Тик томалга бәйләнә.
Күп уйлаудан үзалдына
Баш зырылдап әйләнә.
Аңа йә бу әйбер җитми,
Йә теге нәрсә кирәк.
Болай да өч урында эшлим,
Чыдасын гына беләк.
Күкләргә бик сикермичә
Яшәргә кирәк җирдә.
Тукай эш мөкатдәс дигән,
Бәйрәм булалмый көн дә.
Алай бик булдыклы булгач,
Үзе кереп эшләсен.
Көнозын йокы симертә,
Сикермичә нишләсен.
Шул турыда әйткән идем,
Җүләрләр эшләсен ди.
Сөйләп аңлатырлык түгел,
Грамм да эчмәссең ди.

Андый гына кимчелегем
Була айга өч тапкыр.
Кешечә бер җирдә эшләсәм,
Булыр иде бер тапкыр.
Без бәхетле булалмабыз,
Фикерем шундый минем.
Китсәң кит соң, тәвәккәллә,
Елап калмамын дидем.
Имеш аның чибәрлеге
Үзе хисапсыз байлык.
Минәйтәм, акыл булмагач,
Синдәй хатын бер айлык.
Серкәсе су күтәрмәде,
Үзем китмәкче идем.
Берничек тә булмый икән
Куып горурлык чирен.
Җилфер-җилфер китеп барды,
Артыннан карап калдым.
Аннан ни дә көтеп була,
Кире кайтмасын тагын.
Алдыннан арты хәерле,
Аның да юлы уңсын.
Миңа да Ходай юнь бирер,
Баш кына исән булсын.
Мондый көнне күрермен дип
Һич уйламаган идем.
Менә дигәннәр табылыр,
Кешедән юк ким җирем.
Шул көннән соң ни кылсам да
Күңел артык сөенми.
Бер тапкыр авызым пешкәч,
Хатын-кыз кирәксенми.
Бер ялгышым аркасында
Михнәт күрдем нихәтле.
Әйтерсең күңел йоклаган,
Эштән табам рәхәтне.
Мактап бетергесез әйбәт
Бер чибәр кыз бар-барын.
Эштә вакыт сыйдырганда
Миңа сөйли зарларын.
Озатып куям дип әйтергә
Кыюлыгым җитмәде.
Унсигезе дә тулмаган
Сахра-болын җиләге.
Аңа сүз катмыйча булмас,
Гаҗәп тырыш күренә.
Миңа ышана булса кирәк,
Укыйсы иде дия.

Ышанычны акларга кирәк,
Әйтәм бит, туташ әйбәт.
Бер килмәгән җире дә юк,
Буй-сыннары мәһабәт.
Инде күптән шул туташны
Күңелем якын итә.
Күземә өздереп карый,
Әйтерсең нидер көтә.
Тагын бер кат уйларга да,
Тәвәккәлләргә булыр.
Дәшми-тынмый җебеп йөрсәм,
Башка берәү кагылыр.
Шул кызны кулга төшерсәм,
Юньле булыр хатыным.
Бәлки әле озакламый
Җитәкләп тә кайтырмын.
Хатындыр – җандыр дигәннәр,
Булгач булсын иде ул.
Хатынны яратып яшәү
Олы бәхет инде ул.
Уңайлы җайдан һичшиксез
Файдаланырга кирәк.
Шул кыз исемә төшкәндә
Башкача тибә йөрәк.
Йөрәккә мәхәббәт керсә
Рөхсәт-мазар сорамый.
Сөйгән йөрәкләрне имеш
Аерырга ярамый.
Туташ күз алдымнан китми,
Йөрәк шуңа сөенә.
Көннәрдән беркөн кич белән
Киттем кызның өенә.
Яшь сылуны күрү белән
Бар кайгымны оныттым.
Ни дияргә дә белмичә
Кызның кулларын тоттым.
Күзләремә карады да,
Сез бәхетлеме диде.
Белеп микән, белмичәме
Йөрәк ярама тиде.
Башка берәү шулай дисә,
Белмим шул дияр идем.
Мин бары тик сезнең белән
Бәхетле булам дидем.
Туташ күзләрен балкытып
Иңнәремә сарылды.
Валлаһи дип әйтә алам,
Таптым сөйгән ярымны.

Шуннан бирле сөйгәнемне
Һич оныта алмадым.
Кыз язмышында үземне
Җаваплы дип санадым.
Язгы ташкын суы кебек
Хисләр ташып актылар.
Сөю бакчасында гөлләр
Шаулап чәчәк аттылар.
Әйтмәгәнем генә булсын,
Дуслар сыйлаганым юк.
Бер тапкыр да ул турыда
Уйлап караганым юк.
Мулладан никах укытып
Дөрес эшләдем кебек.
Көн саен елмаеп йөри
Янымда хәләл җефет.
Мин хәзер үзем үземне
Бәхетле дип хис итәм.
Яши-яши шуны белдем:
Бәхет сөюдә икән.
17.08.2015.

Никах
Барыргамы, әллә бармаскамы,
Бик барасым килә, әлбәттә.
Рәхмәт, энем, рәхмәт шуның өчен
Урын калдырмыйсың гайбәткә.
Кәләш дисең Сәрвиназ исемле,
Нинди матур, ягымлы исем.
Яши-яши гореф-гадәтләргә
Арта бара зур хөрмәт хисем.
Хәзер яшьләр бездән акыллырак,
Туйлар ясап күңел ачмыйлар.
Бер хәзрәттән никах укыталар да
Рәхәтләнеп яши башлыйлар.
Туй булдымы, эчемлексез булмый,
Хәмер эчү олы гөнаһы.
Барам, энем, сезне котлап кайтам,
Яшәсен мөселман никахы.
10.02.2015.

Бу хәл тикмәгә түгел
Беренче кат гашыйк булдым,
Шуңа очына күңел.
Ахры синсез яши алмам,
Бу хәл тикмәгә түгел.
Су буендагы шомыртлар
Кигәннәр ак күлмәген.
Бер калада яшәсәк тә
Сине ничек күрмәдем?
Вәгъдәләр бирмим, кирәкми,
Кимсенмәсең күңелең.
Сине күргән көннән башлап
Бердәнберем син минем.
Тиктән-тик сөйләмәс идем,
Кердең күңел түренә.
Синең барлыгыңны тою
Бәхет булып күренә.
10.11.2015.

Күңел килешми
Яңа тормыш башлыйк дисең,
Бәлки дөрестер сүзең.
Коры теләк кенә җитми,
Сезгә күп әйтер сүзем.
Дөнья да үзгәрде, без дә,
Тормыш чынлап та моңсу.
Сиңа мин бәхет биралмыйм,
Күңел шуңа ямансу.
Гомердә бер тапкыр сөйдем
Бөтен йөрәгем белән.
Дөресен әйтсәм, һаман да
Тик сине якын күрәм.
Сөенә-сөенә яшәсеннәр
Берсен-берсе сөйгәннәр.
Яңа тормыш башлар идем,
Тынгы бирми үткәннәр.
28.10.2015.

Алиям
Күз алдымнан син китмисең бер дә,
Йөрәк өзгәләнә, сагынам.
Ничек кенә итеп карасам да,
Һич туктамый күңелдә буран.
Бар дөньяны гизеп эзләсәм дә
Синдәй гүзәл тагын табылмас.
Күзкәйләрең ымсындырып тора,
Гүя алар сихри асылташ.
Тоташ сине генә уйлый-уйлый,
Төнгә бәйләнделәр көннәрем.
Моңа кадәр тынгы бирми торган
Сөю хисе барын белмәдем.
Бөтен җаным, бар хисләрем белән
Хыял тәэсиренә биреләм.
Саф мәхәббәт теле белән әйтсәм,
Өзелеп сөям сине, Алиям.
26.08.2015.

Синсез күңелсез
Үзең сүз бирдең, үзең килмисең,
Хәлемне нигә килеп белмисең?
Сизәсең булыр, авыр бит болай.
Ни кичергәнне белә бер Ходай.
Матур вәгъдәңә яшим ышанып,
Йөрәк түремнән рухи көч алып.
Син миңа һаман кадерле кешем,
Сүрелде бугай мәхәббәт хисең.
Тулган ай төшкән камышлы күлгә,
Сандугач сайрый сагышлы көйгә.
Ул да ахрысы ярын сагына,
Очарга теләп канат кагына.
Чулман йолдызы якты җемелди,
Өметең өзмә, тиздән килер ди.
Әгәр дә белсәң, синсез күңелсез.
Кайчан киләсең, һаман билгесез.
28.08.2015.

Күке
Таң атканда карурманга кердем,
Ярсып сайрый иде кошларың.
Ак бәхетнең шундые да була,
Таң-хәйранга калып тыңладым.
Шатлык шундый зур һәм татлы иде,
Кая барганымны оныттым.
Куе яшеллекләр арасында
Бер чишмәгә барып юлыктым.
Юкә агачлары биек үскән,
Кояш нурын җиргә төшерми.
Чишмә чылтыр-чылтыр ага тора,
Күңел нәрсә генә кичерми.
Мин дә сайрыйм, тыңла дигән кебек
Баш очымда күке кычкырды.
Күк-кү, күк-кү диеп бер үк сүзне
Илле ике тапкыр тукыды.
Күке кычкырганда, гадәт белән
Ирексездән теләк теләдем.
Ишетмәдем башка кошлар җырын,
Бигрәк зурдан иде теләгем.
Илле ике тәүлек буе көттем
Теләгемнең чынга ашканын.
Көтә-көтә тәмам өмет өзгәч,
Күкегә ышанмый башладым.
17.08.2015.

Бәхетле булсыннар
Җәй башында көпә-көндез
Юкка чыкты җиткән кыз.
Тау кадәр хәсрәт эчендә
Анасы калды ялгыз.
Барсыннан да шунсы гаҗәп,
Эзләү нәтиҗә бирми.
Әгәр дә күрәчәк булса
Кайгы күренеп килми.
Өч тәүлектән мәгълүм булды,
Кызны барып күргәннәр.
Көтүче белән сахрада
Яшәгәнен белгәннәр.

Тупас көч белән куркытып
Апкайтудан ни файда?
Табышканнар, кавышканнар,
Яшәсеннәр хет айда.
Миңа монда шундый рәхәт
Диеп сөйли кыз имеш.
Кызны барып сез күрсәгез
Нәкъ тулып пешкән җимеш.
Егет кызга урлап түгел,
Никах белән өйләнгән.
Анасы каршы булды дип
Көтүче зар сөйләгән.
Бу очракта куандырмый
Анасының карары.
Бернинди законга сыймый
Кимсетү үз балаңны.
Артка таба юллар ябык,
Мондый чакта нишләргә?
Авырдан соң җиңел килә,
Бәхет телик яшләргә.
07.11.2015.

Саубуллашу
Куллар биреп саубуллашма,
Кысып кочаклап хушлаш.
Кабат очрашкан вакытта
Шатлык кочакка сыймас.
Синең китәсең белгәч тә,
Үзалдыма моңаям.
Әле китеп өлгермәдең,
Инде сине сагынам.
Алай гына була диеп
Син мине юатасың.
Йә көләсең, йә елыйсың,
Зиһенне чуалтасың.
Аерылулар бигрәк авыр,
Әгәр уйлап карасаң.
Акылдан шашарга мөмкин
Күңел белән яратсаң.
02.03.2015.

Чакыр син мине
Күңелем була бергә булганда,
Чакыр син мине шаулы урамга.
Тагын көз килде, күңел моңая,
Кара урман да көзен саргая.
Каеннар шаулый тәрәз каршында,
Сәлам тапшыра ак каен сиңа.
Салкын җил исә нәкъ миңа таба,
Эчне пошырып вак яңгыр ява.
Соклана идең күксел томанга,
Сөям дигәнең истә һаман да.
Ел фасыллары алышып тора,
Сөйгән йөрәккә карышып кара.
Чакыр, син, чакыр, теләсәң кайда.
Миңа барыбер син булсаң янда.
09.10.2015.

Минем сөйгән ярым бар
Тыңла, дустым, сүзләремне,
Минем сөйгән ярым бар.
Йөрәкләр дә, күңелләр дә
Берсен-берсе аңлыйлар.
Син мине сөямен дисең,
Мин дә сине яратам.
Һәрбер хис мәхәббәт түгел,
Дустым кебек яратам.
Сөйгән ярымны сорыйсың,
Ул бит гүзәл гөлчәчәк.
Йөрәгемнән китмисең ди,
Мине генә сөячәк.
Син әле ярың табарсың,
Бер дә көтмәгән җирдән.
Сиңа Ходай сөя белгән
Наз тулы йөрәк биргән.
08.04.2015.

Ярлы бәхетлеләр була
Үзең дә беләсең булыр,
Бер сине генә сөйдем.
Менә бүген көтмәгәндә
Башка фикергә килдем.
Ярлы егеткә чыкмыйм дип
Миңа зарың сөйлисең.
Каршыңа килгән бәхетне
Нигә, иркәм, күрмисең?
Ярлы бәхетлеләр була
Дисәм, бары көләсең.
Сүзләрең матур әкият,
Тормыш башка диясең.
Әтидән мирас калмаган,
Зинһар, кырын карама.
Мин дә бәлки бер баермын,
Алга бара замана.
15.10.2015.

Кил яныма, бергенәм
Миңа һаман яз шикелле
Иркәм искә төшкәндә.
Һәр көн саен көтәм сине
Таң җилләре искәндә.
Чишмәләргә суга бардым,
Былбыллар тынып калган.
Туйганчы бер елар идем,
Җаныма сагыш сарган.
Кошлар белми, җилләр әйтми
Нигә шулай сагынам?
Кавышкан җирләргә барсам,
Сине күргәндәй булам.
Ничек матур җем-җем балкый
Таңга карап Җидегән.
Тулган айдай шат елмаеп
Кил яныма, бергенәм.
12.10.2015.

Авыр мәсьәлә
Аерылганда кулың изәп
Ике сүз, сау бул дидең.
Йөрәгемне үзең белән
Шулай да алып киттең.
Сагынуга чыдар хәл юк,
Нәрсә эшләргә белмим.
Бик күп халык арасыннан
Ошаган кеше эзлим.
Бар да башка, барсы да ят,
Зарга сагыш өстәлә.
Сиңа охшаш кеше табу
Бигрәк авыр мәсьәлә.
Һәр кеше үзенә ошый,
Шундый уйлар киләләр.
Юкка вакыт әрәм итмә,
Табалмыйсың дияләр.
12.10.2015.

Көнләмәм
Саф мәхәббәт андый булмый,
Нигә көнлисең дисең.
Уйнап әйткән сүзләремә,
Зинһар, китмәсен исең.
Сөюдән башым әйләнде,
Мине дә аңла инде.
Уйга әллә ниләр килә,
Бер көн күрмәсәм сине.
Син мине төзәт, гүзәлем,
Тозсыз сүзләр әйткәндә.
Барлык кылган җүләрлегем
Сине өзелеп сөйгәнгә.
Көнләмәм, тамчы көнләмәм,
Күп калмады көтәргә.
Тормыш юлын минем белән
Риза булсаң үтәргә.
08.10.2015.

Ярата төшәм
Сирәк килә башладың дип
Нигә син үпкәлисең?
Юк инде, булмагач булмый,
Сагынып бетәм дисең.
Мин сине ничек яратам,
Салып куй күңелеңә.
Бу дөньяда бер нәрсә дә
Бирелми җиңел генә.
Җанкисәгем, шуны аңла,
Гыйшык тамак туйдырмый.
Тегесе-монсы да кирәк ич,
Көн саен килеп булмый.
Син бәхетле булсын өчен
Тырышып йөрим инде.
Элеккегә караганда
Ярата төшәм сине.
17.10.2015.

Серле тавыш
Соңгы вакыт минем яннан
Ерагаясың кебек.
Арган йөрәк әллә кайчан
Туктады сыман тибеп.
Серле тавыш әйтә миңа
Һаман сөясең диеп.
Тик шулай да миңа калса
Тавыш белмидер кебек.
Синең хакта уйлаганда
Йөрәгемә моң сара.
Сагышка охшаган тойгы
Күңелне урап ала.
Заманында сөендердең,
Миннән сезләргә рәхмәт.
Сөю шатлык китермәсә
Кирәк түгел мәхәббәт.
04.04.2015

Назлы гөлем
Әйе-әйе, бик хәтерлим,
Без бергә булыйк дидең.
Кая шулай ашыгасың,
Бераз сабыр ит дидем.
Бераз гына сабыр итсәң
Без бергә була идек.
Сиңа булган сөю хисем
Чәчәк ата үрелеп.
Яшьлек ул түземсез була,
Һәр икебез ялгыштык.
Һич уйламаган вакытта
Менә тагын кавыштык.
Үкенәм дип әйтмәс идем,
Мин ир кеше ләбаса.
Сагынган чакта шулай да
Йөрәгемне моң баса.
Күреп торам, үзгәрмәгән,
Яхшы синең күңелең.
Син минем һаман бердәнбер,
Тиңдәшсез назлы гөлем.
12.04.2015.

Бер көнлек мәхәббәт
Дөресен әйтсәм, мин сине сөйдем,
Ихлас сөенеп битеңнән үптем.
Әйтерсең кабат дөньяга тудым,
Үземне-үзем бәхетле тойдым.
Йөрәктә кайнар учак кабынды,
Шатлык хисләре кайнап агылды.
Яшьлектә ярсу шушыдыр инде,
Мәхәббәт үзе биләде мине.
Кошлар бакчада шашып сайрады,
Нечкәргән иде күңел кыллары.
Ничек моңарчы яшәлгән дидең,
Син дә бер күреп сөя дип белдем.
Мондый олы хис бер эзсез узмый,
Кайлардан эзлим, югалдың, кызый.
Сине уйласам йөрәгем әрни,
Бер көнлек сөю бүтән кирәкми.
20.04.2015.

Аңлап булмый
Кеше имеш үзенә билгеләнгән
Ише белән туа дөньяга.
Бар акыллы кеше шул турыда
Ничәнче ел инде уйлана.
Шулай тусалар да, күп кешеләр
Табалмыйлар үзенең ишләрен.
Белем ягы түбән булганлыктан
Кеше белми дөнья серләрен.
Шундый зур дөньяда үз ишеңне
Ничек тапмак кирәк ялгызың?
Табар идең, әгәр юл күрсәтсә,
Күктә янган якты йолдызың.
Акылымны җигеп карасам да
Аңлап булмый серле әйтемне.
Миңа калса, әйтем ялган түгел,
Һичбер шиксез дөрес шикелле.
21.02.2015.

Яхшыга юрадым
Көзге иртәләрдә була торган
Болыт аша саркый яктылык.
Әйләнәмне бетереп биләп ала
Җанга рәхәт ягымлы тынлык.
Әллә барсы дөрескә чыга инде,
Күрәзәче әйткән әйтемнәр.
Күңел шәрифләрем аеруча шат,
Килеп җитә мин көткән көннәр.
Берәү булса икеләнер иде,
Ә мин артык уйлап тормадым.
Андый кеше тинтәк сүз сөйләмәс,
Яхшы якка сүзен юрадым.
Ходай кушса, мин теләгән нәрсә
Тиздән үземнеке булачак.
Күп тә үтмәс, эшләр шулай барса,
Ихатада басып торачак.
31.08.2015.

Онытканмын
Хәтерне, мин әйтәм, ялгышкалый,
Онытыла кайбер нәрсәләр.
Онытырсың да, кечек кенә башка
Авыр уйлар кинәт керсәләр.
Менә гаҗәп бик кирәкле фикер
Хәтеремнән чыгып югалган.
Төрле мәшәкатьләр аркасында
Вак фикерләр белән буталган.
Вакыт андый түгел, сүз куертмыйм,
Йөрәк елый, әйдә, еласын.
Барыннан да бигрәк, киләчәктә
Хәтер сүзен күңел тыңласын.
Күз алдына хәтта китералмыйм,
Җанны-тәнне әрнү каплаган.
Үз хәлемне үзем аңлый алмыйм,
Бер өлешкә урын калмаган.
Буш урынны тутырмыйча булмый,
Нинди шөгыль генә табарга?
Шуны беләм, мин теләгән идем
Матур хисләр белән янарга.
5.01.2015.

Телем йота яздым
Учак яна, төнге учак яна,
Ялкыннарын селти югары.
Төтен исен сизеп булса кирәк
Ерак түгел бүре улады.
Ут янында күбәләкләр оча,
Тияр-тимәс очып үтәләр.
Шомлы тавыш белән урман шаулый,
Башын ия җилдә юкәләр.
Офык буйлап серле ал таң уйный,
Биләп килә көнчыгыш ягын.
Нәрсә булды икән диеп торам,
Пыш-пыш сулый янар учагым.
Утка карау рәхәт бирә миңа,
Очкын чәчә утлы күмерләр.
Бәрәңге исе аңкый учагымнан,
Җиңел сулап куя күңелләр.
Бәрәңгедән тәмле нәрсә юктыр,
Кетер-кетер итә чикмәне.
Беркөн шулай урман аланында
Телем йота яздым бит әле.
14.08.2014.

Вакыт эзләр саклаган

Күзем төшеп мин көзгегә карыйм,
Йөзем тулы икән җыерчык.
Җир яшәрә, язның хәбәрчесе
Туган җиргә кайткан сыерчык.
Оясының түбәсенә кунып
Сайрый бирә канат кагынып.
Туган җир ул бик кадерле була,
Кайткан булса кирәк сагынып.
Соңгы тапкыр кайчан карадым соң,
Түр яктагы элгән көзгегә.
Сурәт акрын башын чайкап куйды,
Минем моңайганны күрде дә.
Ул вакытта яшьрәк идем бугай,
Шул көннәрне күңел сагына.
Әллә инде сурәт үпкәләгән,
Астан карап чумган ачуга.
Бер уйласаң әле генә кебек
Сездән киткәнемә аерылып.
Сурәт һаман ышанмаган кебек
Карый бирә миңа каерылып.
Әйтәм җирле мине танымыйлар,
Хәтсез үзгәрешләр күрәмен.
Вакыт йөзгә тирән эзләр салган,
Әрнеп тибә шуңа йөрәгем.
Сыерчыклар бер дә үзгәрмиләр,
Алар ахры җырлап яшәрә.
Ходай андый сәләт бирмәгән шул,
Сыерчыктай җырлап яшәргә.
Бурнаш. 15.04.2013.

Хәл исемне җибәрә
Теләк артык зур булганда
Киресе булып куя.
Минсиңайтим, һәрбер җайны
Зиһен бөртекләп җыя.
Бу канун бер дә үзгәрми,
Хәл исемне җибәрә.
Теләгем ташый башласа,
Авырлыклар күбәя.
Максатка ирешер өчен
Ысуллар күп, әлбәттә.
Шунсы да бар, һәрбер ысул
Туры килми таләпкә.
Тау ишәм дип тотынганда
Шартлар сала киртәсен,
Кайчакта түземлек җитми,
Хәлдән таеп бетәсең.
Коры теләк берни түгел,
Шартлар әгәр булмаса.
Ничек яхшы яшәр идек
Каршылыклар булмаса.
25.03.2015.

Ышанмый карап тордың
Телең кирәкми дисә дә,
Ялвардылар күзләрең.
Мондый сагышлы чагыңны
Бер дә алдан күрмәдем.
Менә-менә үксеп-үксеп
Еларсың кебек иде.
Ни өчендер шат-бәхетле
Күрәсем килде сине.
Күңелдә сиңа карата
Кызганыч тойгы туды.
Кара озын керфегеңә,
Яшь бөртеге җыелды.
Әүвәл кәгазьне укыгач
Ышанмый карап тордың.
Эчтәлеген аңлап алгач
Кояш кебек балкыдың.
Дөрес булса, бер яхшылык
Мең бәладән коткара.
Сиңа кылган игелекне
Без кылабыз ятка да.
15.03.2015.




Сөйләмәсәм яхшырак
Бер тирән сер күңелемне
Үртәп, котыртып тора.
Әлләни вакыттан бирле
Һаман эчне пошыра.
Серне берәүгә сөйләсәм,
Ифрат шәп булыр иде.
Башыма уктай атылып
Кинәт шундый уй килде.
Сер сыярлык кеше белән
Җиңел булыр күңелгә.
Тешләк кеше таба алсам
Җитеп торыр бүгенгә.
Кешеләр серләр тыңларга
Барсы да ярата ич.
Кайберәүләр күп арттырып
Читләргә тарата ич.
Юк, сөйләми торыйм әле,
Серне күп кеше белер.
Аннары соң үземә дә
Кыенга туры килер.
Бераз гына рәхәт өчен
Хискә биреләмме соң?
Сөйләгән сүз сер булалмый,
Килми башлый сөйлисем.
15.03.2015.

Марсель дустыма
Сине күрмәгәнгә ничә былтыр,
Чәчең кылган төсле агарган.
Ачуланма минем сүзләремә,
Әйтим дидем шуны иң алдан.
Картаям дип, дустым, хафаланма,
Зирәклегең, шөкер, сакланган.
Озын юлны якын итеп килдем,
Сине котлар өчен каладан.

Язмыш безне ничек сынаса да,
Дуслык хисе ныгый һаман да.
Тик бер нәрсә өстен безнең хистән,
Кайтып булмый үткән заманга.
Синдәй дусны атап эзләсәм дә
Табып булмас иде мөгаен.
Синнән зирәк кеше әгәр булса,
Мин булырмын җирдә тәгаен.
Бу сүземне фәкать уйнап әйтәм,
Һәрбер кеше була үзенчә.
Сине ничек тәрбия кылганнардыр,
Син иң тыйнак кеше минемчә.
Атап алтын туйга чакыргансыз,
Онытмавың өчен зур рәхмәт.
Сиңа тагын зуррак бәхет телим,
Озын-озак яшәгез рәхәт.
30.05.2015.

Кирәк гамәл
Кырыйдан кара дияләр
Үзеңне беләсең килсә.
Яхшы якка үзгәрергә
Әгәр теләгең булса.
Гөнаһысыз кеше булмый,
Шулай да кызык фикер.
Күп нәрсә өмет итәбез,
Беркем фәрештә түгел.
Карарга ярый әлбәттә,
Ансыз кайдан беләсең.
Бервакытта да соң түгел,
Йөзгә җитсә дә яшең.
Үзең өстендә эшләмәү
Ир кеше өчен әҗәл.
Күңелне тикшереп тору
Берсүзсез кирәк гамәл.
20.09.2015.

Шомлы тынлык
Сөйләп кенә аңлатырлык түгел,
Зур куркыныч бары сизелми.
Тик шулай да әллә нәрсә сизәм,
Күңел шәрифләрем сөенми.
Аякларга йөк асканнар сыман,
Терәлеп торам баскан урында.
Башым уйлый бер дә очрамаган
Төрле ихтималлар турында.
Миңа калса һава авыр кебек,
Тынлык хөкем сөрә тирәмдә.
Яңа гына үзем салган эзләр
Ярылып ята чыклы чирәмдә.
Торгынлыктан чыгу юлын эзлим,
Борыласым килми кирегә.
Кайдан килгән шомлы тынлык димен,
Төшенәсем килә серенә.
Көч-хәл белән алга атлап киттем,
Кем соң карый миңа текәлеп?
Ул гына да түгел, һаман кемдер
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.