Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08

Süzlärneñ gomumi sanı 3707
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Әгәр беләсең килсә, үз эченә
Төрле күп ысуллар ала ул.
Моны беләм диеп тотынгансың,
Кайдан алдың шундый ышаныч?
Каш ясыйм дип берәү күз чыгарган,
Нәтиҗәсе булган аяныч.
Бар эшне дә белеп бетереп булмый,
Һәрбер эшнең була серләре.
Кеше көлкесенә калгансың ич,
Ярый әле ятлар күрмәде.
22.10.2014

Ялгыз туйра
Таң җиленнән уянып
Яфраклар җилфердиләр.
Чык тамчылары өзлексез
Кояшта җемелдиләр.
Ябалдашлар таңга каршы
Югарыга үрләгән.
Чык сарган ялгыз туйраны,
Әйтерсең ул тирләгән.
Яфраклардан дулкын-дулкын
Татлы хуш ис бөркелә.
Ихтиярсыз биреләмен
Ялгыз туйра иркенә.
Сихерләнгән кеше кебек
Тыңлыймын туйра шавын.
Юка ак томан астына
Яшеренгән киң болын.
Бер ялгызы киң болында
Җәелеп үскән туйра.
Белмим, әллә ләззәт алам,
Сагынып киләм шунда.
23.06.2014

Ашыктырма улыңны
Малаем өйләнми, диеп
Һаман бер сүз сөйлисең.
Вакыт җиткәч тә өйләнер,
Нигә аны көчлисең?
Өйләнү сөйләнү түгел,
Мәхәббәтен тапмыйдыр.
Бәлки югалткан сөйгәнен
Йөрәгендә саклыйдыр.
Кырык яшьлек ханым белән
Кавыштырамын дисең.
Кем булса да ярый сиңа,
Тизрәк өйләнсен дисең.
Кырык яшьлек ханым, дустым,
Синең үзеңә таман.
Хәзер иртә өйләнмиләр,
Үзгәреп тора заман.
Синең малаең тәртипле,
Алай дисәм, син дә дус.
Ашыккан ашка пешкән ди,
Акылыңны эшкә куш.
Гореф-гадәтләр буенча
Хатын-кыз яшьрәк әйбәт.
Гомумән, кайбер ир-атка
Соңлап килә мәхәббәт.
Нәрсә, әллә бабайларны
Ахмак булган дисеңме?
Улың яшь кызга өйләнеп
Җибәрер бер исеңне.
23.10.2014

Насыйбым минем шулдыр
Син нишлисең, энем, диләр,
Агайлар күзгә карап.
Теңкә, бәгырьгә тияләр
Шәхси хәлемне сорап.
Яхшы булып җитешмәгән
Хатыннар сөймә диләр.
Ул сине юлдан яздыра,
Азгын нәмәрсә диләр.
Нинди тамга таксагыз да,
Сөячәкмен мин аны.
Күрмәгәнне сөйләмәгез,
Гайбәт сөйләү – гөнаһы.
Сез мине якын күрсәгез,
Минем ярны мактагыз.
Үткән эшләргә салават,
Яман данын сатмагыз.
Андый гүзәл зат күрмәдем,
Насыйбым минем шулдыр.
Ханымны бәхетле итү –
Бердәнбер туры юлдыр.
Гүзәллеккә кем сокланмас,
Карашы шундый серле.
Бар кайгыларым югалды,
Кызны күргәннән бирле.
25.10.2014

Тукаем
Тукай, Тукай, даһи бөек Тукай!
Бүген дә син безнең йөрәктә.
Еллар узган саен даның арта,
Шуңа ахры якын бигрәк тә.
Менә тагын туган көнең булды,
Матур узды гомер бәйрәмең.
Синең шигырьләрең укыдылар,
Җыйган алар җирнең бар ямен.
Быел никтер сиңа атап язган
Шигыремне укый алмадым.
Тик шулай да синең һәйкәлеңә
Чәчәкләрнең тездем алларын.
Нишләтим соң? Минем дә бит бераз
Синең эздән уза юлкаем.
Син халкымның иң атаклы улы,
Иң сөекле улы, Тукаем.
27.04.2014

Исемнән чыкмас инде
Елга буйлап көймә килә,
Утырсаң иде шуңа.
Сагышларым агып китә,
Карасам агымсуга.
Хисләр язгы ташкын кебек,
Кереп тула күңелгә.
Хәтирәләр баш калкыта,
Әгәр килсәм Иделгә.
Иделсу буйлары ямьле,
Сагнып яшим илкәйне.
Иделдән дә ныграк сагнам
Яшьли сөйгән иркәмне.
Янган йөрәк сөйгән ярын
Күрмичә тынмас инде.
Зәңгәрсу шаян күзләре
Исемнән чыкмас инде.
27.04.2014

Түгәрәк күл
Көтеп алган тагын язлар килде,
Яшәрәләр агач-куаклар.
Күл тирәсен тоташ хәтфә кебек
Каплап алган яшел кыяклар.
Күлгә бүген әллә нәрсә булган,
Беләк буе балыклар уйный.
Яңа шытып чыккан чәчәкләрдә
Әрсез чикерткәләр чырылдый.
Һава татлы, сулап туеп булмый,
Яхшы шәраб кебек исертә.
Күңел түрен биләп алган хисләр
Тәнем буйлап дулкын йөгертә.
Дулкыннарга тияр-тимәс кенә
Күл өстендә йөзә ак томан.
Әгәр ялгыш кына күзем йомсам,
Бар матурлык югалыр сыман.
Җан әйтерсең мәрткә китә монда,
Вакыт агышлары беленми.
Түгәрәк күл кояш нурларында
Фирүзәдәй сихри җемелди.
29.04.2014

Кичәдән кайтам
Җаным чистарып сафланып калды,
Дуслар янында хисләрем калды.
Зиһен һәр җайны бөртекләп җыя,
Күңел киң булса, бар хис тә сыя.
Хуш исле һава күкрәккә тулган,
Барамын алга бормалы юлдан.
Бер көн белән дә яшәргә риза,
Килмәдем җиргә язып гариза.
Сөенеп туймыйм – вак ләйсән ява,
Җил тынып калган – тымызык һава.
Үз уйларыма уралам һаман:
Бер дә тик тормый үзгәрә заман.
Бераз сабыр ит, заман-алтынкай,
Тагын бер елмай назлы хатындай.
Барган юлымны гөлләр бизәсен,
Үткән замана кулын изәсен.
Яктылык бөрки зәңгәрсу күктән,
Мондый кичәне күрмәдем күптән.
Артык шау-шуны гомумән сөймим,
Серемне сезгә беренче сөйлим.
Күңел тиз йомшый, картаям бугай,
Йөрәк һаман да ашкына шулай.
Тик үзем белгән максатка барам,
Каршыга искән җилләрне ярам.
Шатлыктан җырлый минем күңелем,
Кырыйга ташлыйм кирәк түгелен.
Төн узган инде, хәлем ярыйсы,
Килә, бик килә бәхет татыйсы.
24.04.2014

Шигырь язып бушанам
Беркайчан да уф димәдем,
Шакшы кием кимәдем.
Үземнән ким каршында
Горур башым имәдем.
Кешегә карамадым,
Бер ярдәм сорамадым.
Туры сүзле булганда
Кешегә ярамадым.
Серемне сөйләмәдем,
Явызлык көйләмәдем.
Куштан ялагайларны
Гомердә өнәмәдем.
Кешенекен алмадым,
Хур буласын аңладым.
Баш вәзирнең булса да
Җан дусты булалмадым.
Зур планнар кормадым,
Озак уйлап тормадым.
Авыр хәлгә юлыкканда
Еламадым, җырладым
Җан атып кайнамадым,
Таралып аунамадым.
Мөмкинлегем булса да,
Артыгын яуламадым.
Тинтәк гамәл кылмадым,
Намусымны тыңладым.
Ара-тирә намус саклап
Максатыма соңладым.
Гел матур төскә төрдем,
Төрле-төрлесен күрдем.
Ике күлмәгемнең берсен
Ярлы-фәкыйрьгә бирдем.
Узганнан үрнәк алдым,
Үз көчемә ышандым.
Тойгылар чиктән ашканда
Шигырь язып бушандым.
Дусларымны якладым,
Исемнәрен пакьладым.
Туган туфрак җылысын
Ахыргача саклармын.
2.05.2014

Гармун
Күптән инде, бер ел гына бардыр,
Туган авыл, синдә булмадым.
Болай гына, якын итеп әйтәм,
Сагындыра башлый дусларым.
Яшьләр үсә, ә мин картаямын;
Дикъкать илә карыйм яшьләргә.
Яшь йөрәгем әле булса тели,
Яшьләр кебек һаман яшьнәргә.
Көмеш тавыш белән җырлый-җырлый
Яшьләр узды урам буйлатып.
Юк, булмады бу, тик хыял икән,
Элеккечә гармун уйнатып.
Ишетмәдем гармун тавышларын,
Белмим, әллә артык арыйлар.
Әллә яшьләр тальян-баяннарга
Иске нәрсә диеп карыйлар.
Гармун тавышы – сихри, моңлы тавыш,
Әйтеп бирә хисне-тойгыны.
Бер нәрсәне әйтми калдырганмын:
Оныттыра сагыш-кайгыны.
2.05.2014

Татарстан китап нәшриятына
Беренче май бәйрәм арасында
Мин авылга кайттым сагынып.
Шушы көннән башлап моңсу күңел
Тәмам китте минем ачылып.
Эзләгәнне таптым туган җирдә,
Крыймовның таптым китабын.
Шатлыгымнан шул чак яңабаштан
Туган кебек булдым мин тагын.
Вәт матур да язган Мансур ага,
Халык мәхрүм мондый байлыктан.
Крыймовны укыган булсак бәлки
Күптән чыгар идек сазлыктан.
Күзләремә кайнар яшьләр килә,
Укыганда шагыйрь китабын.
Бер бөртек тә арттырмыйча әйтәм,
Атты минем бүген ал таңым.
Беркайда юк аның китаплары,
Белмиләрме, әллә башкамы...
Халык күңелен ябып куеп булмый,
Сезгә сөйлим, әллә ташкамы?
Бастыралар Тукай, Такташларны,
Бу эш өчен ихлас сөенәм.
Крыймовны никтер бастырмыйлар?
Җаным белән әрним, көенәм.
Мансур Крыймов – данлы бөек шагыйрь,
Такташлардан бер дә ким түгел.
Аның кебек бай иҗатлы кем бар?
Шуңа сызлый минем киң күңел.
Олы шагыйрьләрне без онытсак,
Кая кадәр барып чыгарбыз.
Крыймов күк шагыйрь көн дә тумый,
Мондый хәлгә күпме чыдарбыз.
Кем соң сөйсен безне, татарларны,
Үз-үзебезне әгәр сөймәсәк?
Якты булыр халкым киләчәге
Дөрес хәлләр генә сөйләсәк.
Намус борчыганга каләм алдым,
Әллә читтә генә торыйммы.
Әле дә булса туган төбәгендә
Сагыналар Мансур Крыймны.
5.04.2014

Төрлесеннән
Эшләп кем соң баеган?
Синең чүпрәң оеган.
Әле син монда мени?
Су аласың коедан.
Мирон икән сарыгың,
Эштән чыгып арыдым.
Дус, шулай ярый мени
Миңа бирдең арыгын.
Утыр әле көймәгә,
Уңыштан баш әйләнә.
Батыр егетләр генә
Матур кызга өйләнә.
Синең дә бар кодача,
Минем дә кодача.
Камил белән Миннегол
Көнозын күңел ача.
Эх, замана-замана,
Уртасында багана.
Хәлләр кая сикерде,
Ни буласын чамала.
Әллә инде кылана,
Күзен йомып уйлана.
Тырышлыкны гадәт ит,
Булмас хәлне уйлама.
Болай булса үсәсең,
Шакшы куллар үбәсең.
Тук түрәләр каршында
Йөз суыңны түгәсең.
Идәнең – затлы келәм,
Хәлеңне яхшы беләм.
Һәр өметкә ябышма
Тешең-тырнагың белән.
Җилләр булып исәлмим,
Миннән өстен икән син.
Карыш чамасы үстең,
Хәзер дустым бүтән син.
Бигрәк моңсу көзләрең,
Җемелдәми күзләрең.
Кара төндә ни өчен
Таң йолдызын эзләдең.
Син ич минем юләрем,
Матур теләк теләдем.
Иң биек үрне яула,
Кабул булсын теләгем.
Кызык бүгенгә җитәр,
Ату артыкка китәр.
Барсын берьюлы язсам,
Даным еракка китәр.
5.05.2014

Җәен
Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк,
Бушка һәм юкка мин күптәннән тук.
Хәерле мәлдә чыкканмын юлга,
Һава торышы килмәде уйга.
Күңелне ачар кешем юк иде;
Ул-бу сизелми, елга тын иде.
Күзләрем күккә карап сокланды,
Гомумән әйтсәм, җаным шатланды.
Канатлы җилләр булмый дип йөрдем,
Метр ярымлы дулкыннар күрдем.
Кинәт купты җил нурлы иртәдә,
Каплана яздым дүрт-биш мәртәбә.
Галәмәт зур эш майтардым бүген,
Бераз арттырам, һич ялган түгел.
Зур җәен тоттым бишле кармакка,
Биисем килә һәрбер такмакка.
Җил чыкса, балык эләкми диләр,
Чи ялган сүз бу, балыклар көләр.
Балык оясын ниһаять таптым,
Мондый уңышны җиде ел тоттым.
Яр кырыена сөйрәп чыгардым,
Алты пот булыр, ничек турармын.
Бүген шатлыгым шуннан гыйбәрәт,
Бәлки җидедер, саклыймын әдәп.
Вакыт уздырыр өчен бармадым,
Кәеф зерә шәп, тамчы армадым.
Агыйдел дулап дулкынлап калды,
Бар дуслар күреп хәйранга калды.
7.05.2014

Мәскәү кала
Иң шәп вә матур кала
Мәскәү диеп атала.
Россиягә генә түгел,
Европага баш кала.
Баш булмаска чарасы юк,
Урыны гаҗәп җайлы.
Елга буена утырган,
Һәр яктан да уңайлы.
Елга дигәннән, Яузаны
Элек явыз дигәннәр.
Мәскәү каланы беренче
Татарлар төзегәннәр.
Төзегәннәр дисәм аз була,
Башлап нигез салганнар.
Заманында кала күреп,
Бар да хәйран калганнар.
Хәзер дә Мәскәү соклангыч,
Һаман да чәчәк ата.
Яше өлкән, зур булса да,
Һәрбер кеше ярата.
Мәскәүгә урын сайлаган
Әрбәт исемле татар.
Бүген дә әле башкалада
Арбат дигән урам бар.
Татарларның кулы тисә
Һәр нәрсә әйбәт була.
Мәскәүдә безнең өлеш зур,
Яше мең яшькә тула.
2.04.2014

Әллә ниләр бирер идем
Чишмәгезнең тирәсенә
Күксел чәчәкләр үскән.
Теләсәм-теләмәсәм дә,
Иркәм чыкмыйсың истән.
Чишмәгезнең суын эчтем
Йөрәгем басыр өчен.
Янса-янсын, әйдә янсын,
Йөрәк ул янар өчен.
Чишмәгә киләсең дә син,
Сөйкемле елмаясың.
Чәчәкләрдән күзең алмый,
Ах, диеп сокланасың.
Син карыйсың чәчәкләргә,
Мин карыйм күзләреңә.
Әллә ниләр бирер идем
Ах, дигән сүзләреңә.
3.04.2014

Кыю гамәлләр кирәк
Без – без микән, без кем микән?
Менә нәрсәдә хикмәт.
Булдырабыз дип шаулыйбыз,
Әгәр дә уңса икмәк.
Бар дөньяны, әле дә булса,
Шаккаттырып булмады.
Зирәк халык саналсак та,
Морадыбыз уңмады.
Төшеп калган кавем түгел –
Без татар балалары.
Һаман-һаман җай көтәбез,
Аннары да аннары.
Куш йөрәкле батырлар
Туалар хәзер сирәк.
Бер нәрсә мәңгелек түгел,
Кыю гамәлләр кирәк.
Кайчан безнең мәмләкәттә
Алмыш хан тагын туар.
Ул туса татар кавемен
Бербөтен итеп җыяр.
6.04.2014

Үпкәләдем
Күзгә ак-кара күренми,
Артык ашкына күңел.
Үр артыннан яңа үрләр
Яулавы ансат түгел.
Тагын нәрсә җитми сиңа?
Күз карашларың салкын.
Бик беләсең килсә энем –
Булалмый көмеш алтын.
Коры исәп, азгын теләк
Котыртты зиһенеңне.
Бәхет эзләп тыялмадың
Ашкынган күңелеңне.
Бер генә дә коты юк дип,
Эшеңне син сөймәдең.
Кайда без юк, шунда яхшы,
Син шул хәлне белмәдең.
Зерә хәтәр юлга кердең,
Ничек яшәрсең инде.
Гомер бер генә бирелә,
Ходай сакласын сине.
Башка юллар да бар иде,
Көтеп тилмерә җаным.
Нигә киткәнең әйтмичә,
Дөрес итмәдең, наным.
Кайда атыш, кайда сугыш –
Син шунда атлыгасың.
Менә үтер, аңлый алмыйм,
Сугышны сагынасың?
Сиңа үпкәләдем, энем,
Тотмадың киңәшемне.
Син мине санга сукмыйсың,
Хет кызган иптәшеңне.
7.04.2014




Күңелем тик сине ярата
Мин сине эзләдем урманнан,
Сорадым кошлардан, боланнан.
Ялгызым ямансу, ямансу
Хыяллар үрәмен томаннан.
Авылда, калада? син кайда?
Сагынып уянам ал таңда.
Чыгам да ай белән серләшәм,
Сүзләрем гел синең хакыңда.
Кояшым кабына күгемдә,
Сүзләрең һаман да исемдә.
Зур шатлык күрәсем булганда
Гел сине күрәмен төшемдә.
Җырларым тик сиңа карата,
Сагышны таң җиле тарата.
Эчкерсез хисләрең хакына
Күңелем тик сине ярата.
10.04.2014

Тырышырга туры килә
Иртә уңмаган кич уңмас,
Кич уңмаган һич уңмас.
Тормыш юллары бормалы,
Гел без дигәнчә булмас.
Башыңны ташка орсаң да,
Булмаса булмый диләр.
Өмет өзәргә ярамый,
Язмыш өч сыный диләр.
Сабырлык дигән сыйфатны
Үзләштерү мәслихәт.
Җан барында өмет сүнми,
Юанырга була димәк.
Морадыңа ирешү өчен
Үткен сизгерлек кирәк.
Һәр теләккә ирешеп булмый,
Булсаң да үтә зирәк.
Шомлы шик кыймылдаганда
Күңелдән сагыш китми.
Чама белү – тимер канун,
Беркайчан зыян итми.
Өлешкә урын калмаса,
Тик утырып та булмый.
Әгәренки соңга калсаң,
Юлың тәгаен уңмый.
Үз башына төшсә генә
Аңлый адәм баласы.
Сабырлык алтын булса да,
Аның да бар чамасы.
Үз өлешең алганда да,
Уңайлы форсат кирәк.
Шул мизгелне көтә-көтә
Зарыгып тибә йөрәк.
Форсаттан файдаланмасаң
Һаман яңа җай булмас.
Бәхет кояшың баеса,
Якты матур көн тумас.
Кайсы яктан карасаң да,
Тырышырга туры килә.
Зарланудан бер файда юк,
Бәхет көттереп килә.
11.04.2014

Горур бөркет
Киләчәкне күрми генә
Гүрләргә кереп булмый.
Синдәй какшамас егетләр
Җирдә көн саен тумый.
Синең чиксез хыялларың
Киләчәккә үрелгән.
Күңел бакчаң аллы-гөлле
Чәчәкләргә төренгән.
Дөресен әйтсәм, үзең кебек
Фикерләрең сөйкемле.
Изге юлларда йөрисең,
Горур бөркет шикелле.
Хөр замана киләчәген
Син беренче аңладың.
Бар дусларны шаккаттырып,
Дөрес кыйбла сайладың.
Мәңге бетмәс көч-куәтең
Ерактан бөркеп тора.
Дәртле сүзләрең күңелне
Өмет белән тутыра.
Зиннәтле асылташ кебек
Аерылып торасың.
Яхшы сүзгә мохтаҗлык бар,
Нинди план корасың.
Иң кадерле нәрсә – вакыт,
Өндәмәңне игълан ит.
Булдырсаң, син булдырасың,
Бигрәк кулай заман бит.
Ходай сиңа олы кодрәт,
Зур уңышлар әйдәсен.
Яр Чаллы каласы тиздән
Гөлбакчага әйләнсен.
14.04.2014

Чама белсәң куркыныч юк
Эт симерсә, үз хуҗасын
Тота да талый диләр.
Сизеп калып, нык сыптырсаң,
Аягың ялый диләр.
Хатын белән эт халкына
Ышанма дип әйтем бар.
Бу әйтемнең хаклыгына
Бер кечкенә шигем бар.
Әгәр өйгә кайтмый калсаң,
Хатын-кыз үкерәчәк.
Эткә чабата кидертсәң,
Ул аны кимерәчәк.
Этне чылбырга бәйләсәң,
Эт өйне саклаячак.
Хатын-кызның җаен тапсаң,
Ул сине сатмаячак.
Этне артык күп ашатсаң,
Һичшиксез симерәчәк.
Хатын-кызны эшләтмәсәң,
Тик торып тилерәчәк.
Һәр нәрсәнең чамасы бар,
Аз да, күп тә ярамый.
Чама белү – бөек гамәл,
Бар бәладән аралый.
14.04.2014

Миңа димәгәе
Мин көтмәгән чакта килеп керде
Түм-түгәрәк йөзле бер адәм.
Ахры агай-эне арасында
Олы дәрәҗәле мөхтәрәм.
Бар да аяк өсте торып басты,
Бер мин калдым түрдә утырып.
Түм-түгәрәк миңа карап катты,
Ике ала күзен тутырып.
Күп утырган авторитет икән,
Кайдан белим барлык кешене?
Иләмсез төсе белән булса да,
Куркыта ул безнең ишене.
Кәлә-мәлә сүзен аңлап булмый,
Әллә нинди жаргон өләшә.
Түм-түгәрәк никтер риза түгел,
Мин белмәгән телдә сөйләшә.
Ят итеп карауны тою авыр,
Чыгып сыздым тәмам аптырап.
Авторитет арттан көлеп калды,
Алтын теше белән ялтырап.
Түм-түгәрәк депутат та икән,
Булмагае, шунда чукынсын.
Аннан ерак тору хәерлерәк –
Миңа димәгәе, жен булсын.
17.04.2014

Имәннәр шаулый
Тау итәгендә имәннәр шаулый,
Имәнгә кунып сандугач сайрый.
Чишмә чылтырый, мин япа-ялгыз,
Бар да искечә, төн генә айсыз.
Күктә йолдызлар якты яналар,
Барсы берьюлы җиргә багалар.
Ай булмаганга алар моңсулар,
Чишмәгә туктый арган юлчылар.
Монда тиз генә ял итә күңел,
Бер сере бардыр, тикмәгә түгел.
Теге килгәндә алтын көз иде,
Тау итәгендә ак томан иде.
Бүген яз әле, җәй башы гына.
Китеп барышым Урал ягына.
Сандугач сайрый, таң атар инде,
Чулпан йолдызы югары менде.
Ерак йолдыздан нур сирпеп тора,
Бакырдай кызыл аерылып тора.
Әнә Җидегән таңга караган,
Күкнең читендә уйный аҗаган.
Матур урыннар бар туган илдә,
Җан рәхәт чигә йолдызлы төндә.
Тау итәгендә имәннәр шаулый,
Имәнгә кунып сандугач сайрый.
Таң аткан чакны килә күрәсем,
Чишмә яныннан килми китәсем.
Теләр-теләмәс сүнә учагым,
Бу гүзәл җиргә килермен тагын.
17.06.2014

Күңелле булды
Тел очында тора, әйтеп булмый,
Күңел белән хәлне чамалыйм.
Иртән бар да истә кебек иде,
Кирәк сүзне хәзер табалмыйм.
Әллә картлык килеп җитә инде,
Вакыт-вакыт хәтер алама.
Бераз гына зиһен ачылмасмы,
Чыгып йөрим әле һавага.
Гаҗәеп төш күрдем, дуслар, бүген:
Байтал атта иде абзагыз.
Сөлек кебек алмачуар иде,
Хәлләремне шуннан аңлагыз.
Бер ялгызым таңга карап чаптым,
Соклангыч шәп атка атланып.
Ифрат яхшы төш булырга кирәк,
Уяндым мин шуңа шатланып.
Кайда барганымны хәтерләмим,
Бик күңелле булды шулай да.
Байтал булгач, яшь ат була инде,
Хәерлегә юрыйм шуңа да.
18.11.2014

Җүләрлекнең бармы чикләре
Карурманның кырые булган кебек,
Диңгезнең дә була читләре.
Җирдә кайчан булса җүләрлекнең
Булыр микән кырый-чикләре.
Күп елдан соң җиргә килгән буын
Пыр туздырып безне сүгерләр.
Ул гына да түгел, бәлки әле
Кыргый булганнар дип көлерләр.
Көлсәләр дә яки сүксәләр дә,
Алар хаклы була һичшиксез.
Замандашлар мине гафу итсен,
Кемгә булса кагылсам ипсез.
Вәхшилекне күңел күтәралмый,
Хәтта зиһен моңа чуала.
Шунсы гаҗәп – җирдә сугыш чыкса,
Кайберәүләр ихлас куана.
Якын Көнчыгышта, Донбасс тирәсендә,
Африкада үлә кешеләр.
Бүгенгенең ачы хакыйкатен
Кыска гына шигырем сөйләр.
Донбасс булсын, Якын Көнчыгышмы –
Һәр икесе бай җир санала.
Бәхетсезме, әллә шәфкатьсезме
Туры килде безгә замана.
Кайбер халык һаман ирек даулый,
Буйсынасы килми читләргә.
Үзенә мөстәкыйль дәүләт төзеп,
Көнкүрешен тели ипләргә.
Мөстәкыйльлек яки байлык өчен
Сугышып яши адәм баласы.
Үз илеңне саклап корал тотсаң,
Изге гамәл була янәсе.
Сугыш, мәгълүм, бик куркыныч нәрсә,
Хәзер корал галәмәт көчле.
Бер атуда күп кешене кыра,
Нәкъ элекке чума-чир төсле.
Бүген ата торган коралдан тыш,
Тагын да бар башка кораллар.
Аларны куллана башласалар,
Күп тапкырга арта корбаннар.
Билгеле ки, кешеләр үтерү
Җир йөзендә иң зур гөнаһы.
Сугыш вакытында шаһит китсәң,
Гафу итә, имеш, Аллаһы.
Кеше үзен зирәк санаса да,
Туктаталмый бәла-казаны.
Адәм балалары сугышалар,
Сай булганга акыл казаны.
Берәүгә дә сугыш файда бирми,
Тырный минем теңкә-бәгырьне.
Зур җүләрлек эшләп куймасыннар,
Шуннан куркып язам шигырьне.
21.11.2014

Яңа хыял яхшы
Вакыт узган саен ак хыяллар
Әллә кайда калды, югалды.
Тормыш диңгезенең дулкыннары
Барсы бергә дәррәү кузгалды.
Зурая һәм кызулана барып
Еракларга алып киттеләр.
Дулкыннарга каршы көрәшкәндә,
Байтак еллар узып киттеләр.
Иске хыялымны таба алмыйм,
Хәзер башка хыял корырмын.
Юлларымда каршылыклар туса
Сабыр итеп көтеп торырмын.
Вак эшләргә зур хыяллар баглап
Ерак киталмамын барыбер.
Яңа якты хыял дулкынында
Йөзеп карыйм әле тагы бер.
Яңа туган хыял үзалдына
Җанда-тәндә өмет уята.
Тиңсез олы бәхет көтә кебек
Күңел түрен хәтта юата.
Элек шәп күренгән уй-фикерләр
Заманага ярап бетмиләр.
Биләп алган яңа хис тойгылар
Тылсым кебек матур серлеләр.
Зәңгәр рәшәләргә алдаланып
Хәзер инде читтә йөримен.
Үзем сизәм, бөтен рухым белән –
Туган җирдән бәхет эзлимен.
Хәл тудырган шатлык рәхәтеннән
Һәрбер күзәнәктә көч тоям.
Күңел күгем сафланган шикелле,
Менә ничек дөнья дип куям.
23.10.2014

Күңел сине эзләде
Яшьлегемдә кичергән хис
Искә төшә дә тора.
Күптән туган бер хыялым
Яшьлегемә чакыра.
Өзлексез сагынып яшәү
Бигрәк авыр ләбаса.
Синең янга кайтып киләм
Бормалы юллар аша.
Көн димәде, төн димәде,
Күңел сине эзләде.
Күпме генә карышсам да,
Ахыр чиктә түзмәде.
Үткән-сүткәндә булса да,
Сине күрермен димен.
Син һаман да тормышымда
Күңел кояшым минем.
Сөйгән өчен ачуланма,
Хисләр сиңа үрелгән.
Синсез яшәү яшәү мени?
Җан сагышка төренгән.
25.11.2014

Гамәлең яман икән
Син икәнсең, син икән,
Сүзең әкият икән.
Күп эш майтардым дидең,
Гамәлең яман икән.
Әйдүк дип каршы алдың,
Күреп хәйранга калдым.
Өч көн эчендә мине
Кара кайгыга салдың.
Көтеп зарыктым дидең,
Сиңа ышанган идем.
Чик сызыгын узгансың,
Хәлләрең мөшкел, энем.
Бармы соң бераз аңың,
Сиңа ни кирәк тагын?
Куәтең ташып тора,
Тырышып эшләр чагың.
Эчеңдәге җеннәрең,
Урлап уза төннәрең.
Чукынып кит алайса,
Йоклап уза көннәрең.
Хәтәр юлга баскансың,
Акрын-акрын шашкансың.
Син кәсепкә чыгасың,
Һәркөн кичке аштан соң.
Читтән сине күзләдем,
Көтмә мактау сүзләрен.
Син минем дустым түгел,
Күренмәсен эзләрең.
8.05.2014

Апасча әңгәмә
Беренче хатын:
Малай җаным, карале,
Минем өйдә кал әле.
Барасым бар Апаска,
Кешем юк синнән башка.
Балаларны карарсың,
Кызның чәчен тарарсың.
Эре бәрәңге пешер,
Нәүрәптә безнең кишер.
Балаларым ягымлы,
Алар сине сагынды.
Балаларга сөт эчер,
Сыерга печән төшер.
Бер нәрсә әйтим тагын,
Ипинең тура агын.
Тамакларын туйдыр да,
Кызны озат укырга.
Улым әле кечкенә,
Аның яше өч кенә.
Уйнарга бик ярата,
Сагышларны тарата.
Ахирәт дим, аннары,
Улымда хан каннары.
Үзең тышта чагында
Уйнап йөрсен яныңда.
Җан кисәгем, ахирәт,
Синдәй кешеләр сирәк.
Ничек булса да җайлап
Улымны бераз йоклат.
Бусын гына сөйлим дә,
Юл хәстәрен көйлим дә,
Кызым кайтыр сабактан,
Бәлеш пешер кабактан.
Дәресләрен укысын,
Кабат-кабат тукысын.
Җыр булса да ятласын,
Тагын йоклап ятмасын.
Ярый әле син булдың,
Синең белән мин уңдым.
Беркайчан карышмадың,
Үземнән калышмадың.
Озакламам, кайтырмын,
Күчтәнәч апкайтырмын.
Бергәләп чәй эчәрбез,
Иркенләп ял итәрбез.
Ахирәт, рәхмәт язсын,
Әҗере сиңа аусын.
Үзем дә булышырмын,
Көтүең куышырмын.
Икенче хатын:
Һәрбер сүзең исемдә,
Ул кадәрле өзелмә.
Ахирәт, син дигәндә,
Аякларым идәндә.
Барсын бергә багармын,
Сыерыңны савармын.
Булышам менә, икмәк,
Шул да булдымы хикмәт.
Һәрчак хәлеңә керәм,
Сине бик якын күрәм.
Эшеңне эшләп бетер,
Бар да Аллага шөкер.
Балаларың мәһабәт,
Берсе берсеннән әйбәт.
Иртәгә иртә таңда
Мин китәрмен Казанга.
Син каласың өемдә,
Ачкыч абзар чөендә.
Баядан бирле уйлыйм,
Һаман сөенеп туймыйм.
11.05.2014

Әйткән сүз – аткан ук
Бер адәм миннән сораша,
Ничек тә ничек дия.
Кырыкмаса кырык тапкыр
Теңкә-бәгырьгә тия.
Тиз картаеп китмәсен дим,
Күп белми торсын әле.
Артык каты кызыксына,
Тирәнгә киткән гаме.
Нияте миңа билгесез,
Төсе үзбәккә тартым.
Яхшылар да кайбер чакта
Күрсәтеп куя артын.
Үзбәге дә, башкасы да
Кайчак каты тешлиләр.
Юаш кына йөриләр дә,
Әшәкелек эшлиләр.
Аннары мә кирәк булса,
Күрмәгәнең күрерсең.
Бар булган дуслык хисләрен
Җир астына күмерсең.
Әйткән сүз аткан ук сымак,
Очып барып кадала.
Исем китә, кайбер сүзләр
Бигрәк тә тиз тарала.
11.05.2014

Авылым
Сагындым, авылым, сагындым
Күңелле Сабанлы туйларың.
Ярлардан чыгарга омтылган
Яз саен ташыган суларың.
Яз килә дә, кабат җәй килә,
Үләмә сулары тын ага.
Әйтерсең ул ташып акмаган,
Йөрәгем шуңадыр еш кага.
Авылны төшемдә күрсәм дә,
Җанымны нигәдер моң баса.
Мәңге дә хәтердән югалмас
Яшь чаклар китәләр ләбаса.
Яраткан йөрәкләр сагына,
Күп хәлләр исемдә саклана.
Авылга яз саен кайтсам да,
Күзләрем һаман да соклана.
12.04.2014

Юл эзлим
Бүгенге эш, бәлки, ярап бетмәс,
Төн узар да, кабат көн туар.
Искерә башлаган хыялларны
Яңа туган хыяллар куар.
Хәл күрсәтер, кайсы юнәлештә
Миңа юлны дәвам итәргә.
Дөнья хәлен бер дә белеп булмый,
Туры килер бәлки көтәргә.
Бераз гына көтәргә дә була,
Әгәр инде бик шәп дисәләр.
Акрын искән назлы таң җилләре
Яхшы хәбәр алып килсәләр.
Мин күп күрдем матур иртәләрне,
Ахры мәңге карап туймамын.
Ул гына да түгел, әле дә булса
Кошлар җырын тыңлап туймадым.
Нишләтим соң шундый булып тугач,
Матурлыкка таба агылам.
Хәтеремнән чыкмас туган ягым,
Йолдызларын хәтта сагынам.
Алсу таңнар белән бергә торып
Табигатьне һәркөн күзлимен.
Һава кебек хәлләр үзгәрәләр,
Яшәр өчен төз юл эзлимен.
13.05.2014

Үлчәмичә ярамый
Җиде кат үлчә – бер кат кис,
Син ярыйсы зирәк ич.
Ансына да, монсына да
Өлгерергә кирәк ич.
Ансат кына: җиде тапкыр
Вакыт булса үлчәрсең.
Ашыгыч эш куып килсә,
Чама белән кисәрсең.
Кул ялгышса, баш гаепле:
Дөрес киңәш бирмәгән.
Гөнаһ шомлык, кирәк чакта
Зиһен чара күрмәгән.
Үлчәмичә, кырт кискәндә
Аң белән шик талаша.
Җиде түгел, ун кат үлчә,
Олы ялгыш янаса.
Вакыт куа, эшләр көтә,
Ашарга җим сорамый.
Хәлләр каты кыссалар да,
Ашыгырга ярамый.
22.05.2014

Аңла шуны
Нигә качты төсләрең,
Шык-шык итә тешләрең?
Кинәт кенә туктап калган
Гөрләп барган эшләрең.
Болай итик алайса,
Йөзең саран елмайса,
Өмет белән тулган күзең
Озын-озак моңайса,
Үз ялгышыңны бел син,
Гади халәткә кил син.
Кискен хәлләр кысып алса
Авыр булса да, көл син.
Ничек сине сакларга,
Исемеңне акларга.
Дошманнарга ирек бирмә
Намусыңны таптарга.
Дошманнар озак көтмәс,
Киңәшем зыян итмәс.
Тиеш гошерне бирмәсәң,
Шик-шөбһәләрең китмәс.
Малны син күп табасың,
Чабуын да чабасың.
Кешегә калсын димисең,
Кырып-себереп аласың.
Алай ук тиеш түгел,
Җиңел суласын күңел.
Син бит әле Ходайның
Кашка тәкәсе түгел.
Законны өнәмисең,
Налоглар түләмисең.
Ходавәнә, аңла шуны,
Тиешен үтәмисең.
Гадел булырга тырыш,
Ярлы-фәкыйрьгә булыш.
Тик намус белән яшәсәң,
Син җыерсың мул уңыш.
23.05.2014

Туеп торам
Карап туялмаслык үзең гүзәл,
Күз карашың синең ягымлы.
Мин сагынам һаман, мин юксынам
Шат күңелле көләч чагыңны.
Юкка-барга нигә үпкәлисең,
Маңгаема салкын тир чыкты.
Инде ничә көннәр минем күңел
Сине генә көтеп зарыкты.
Уртак фикер барбер табалмабыз,
Янар йөрәк тиздән суыныр.
Сагыш бераз ияреп йөрер дә,
Вакыт җиле белән коелыр.
Мондый хәлләр тагын кабатланмас,
Күрешмәсәк, чынлап та әйбәт.
Җаным арды, шатлык хисен тоймыйм,
Туеп торам синнән, мәхәббәт.
17.05.2014

Башкаларны тыңлый бел
Нәрсә әле йөзең сытык,
Тагын күрдең мәллә төш.
Валлаһи газим дип әйтәм,
Җитәр инде, җиргә төш.
Яле, яле, аңлатып бир,
Үпкәләдең ни өчен?
Яңа заман, яңа таләп,
Бушка түгәсең көчең.
Иске үлчәү бармый хәзер,
Көчлеләр дә сыгыла.
Әгәр озак мыштырдасаң,
Хәлләр кире борыла.
Хәзер әрсезләр заманы,
Теләсәң кайдан тешлә.
Әйткәнне көтмичә генә
Син үзең белеп эшлә.
Башкаларны да тыңлый бел,
Тупасланмасын җаның.
Миннән гайре кемең бар соң,
Сүземне тыңла наным.
Мин әйтмәсәм, кемнәр әйтер?
Кирелегеңне сындыр.
Бәлки синең юл чынлап та
Бердәнбер туры юлдыр.
Тырышкан – тапкан, дигәннәр,
Көтмә язмыш карарын.
Ни теләсәң, шуны эшлә,
Намус кушкан кадәрен.
Син кылган матур гамәлләр
Һәр яктан ялтырасын.
Алдынгы бул, тәүфиклы бул,
Дошманнар калтырасын.
Ир кешегә ун һөнәр аз,
Һәркөн арттыр белемең.
Икеләтә татлы булыр
Тапкан һәрбер телемең.
Көчле кеше берне екса,
Белемле – меңне егар.
Куйган максатыңа җитсәң,
Янган йөрәгең тынар.
27.05.2014

Томан
Зәңгәрсу-күгелҗем томан
Урманны томалаган.
Җил уңаена агыла,
Болынга сыялмаган.
Болыт та юк кебек иде,
Күктән ләйсән сибәли.
Томан уйларга урала,
Һаман җиргә чүгәли.
Кояш томан арасыннан
Моңсу гына елмая.
Әллә томанны ятсынып
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.