Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07

Süzlärneñ gomumi sanı 3769
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Куе камыш арасыннан
Ләк-ләк тавышы яңгырый.
Ай инде юньләп күренми,
Кояшта эри сыман.
Җиргә тияр-тимәс кенә
Тирбәлә аксыл томан.
Тауга якын килгән саен
Тирә-ягым ямьләнә.
Чәчәкләрнең хуш исеннән
Бераз башым әйләнә.
Иртән кояш чыккан чакта
Таулар матур күренә.
Күңел түрләренә кадәр
Шатлык хисе үрелә.
Канатларын какмый гына
Һавада оча тилгән.
Баядан бирле күзәтәм,
Таулардан биек менгән.
Арада тауның биеге
Кәпәч тау дип атала.
Менмәс идем горур тауга,
Җаным-тәнем көч ала.
15.08.2014

Ничек рөхсәт алырга
Хәл ителергә тиешле бер эш
Тынгы бирми минем йөрәккә.
Уй-хыяллар шул ноктага җиткәч,
Авыр була миңа бигрәк тә.
Шактый биек алда бер киртә бар,
Күңел читем сыкрый башлады.
Язмыш мине никтер бер дә юкка
Ят кешегә саный башлады.
Күңел һаман тынычлана алмый,
Шул эшемне тәмам итмичә.
Болай катлаулы икәнен сизсәм,
Адарынмас идем белмичә.
Әгәр эшләр кире таба китсә,
Туктатырга кирәк әлбәттә.
Эш качмый ул диеп, кул селтәсәм,
Керә башлар димен гадәткә.
Башка вакыт булса, бәлки әле
Кырт борылып китәр идем мин.
Рөхсәтегез үзеңә булсын диеп,
Уңайлы җай көтәр идем мин.
Үч иткәндәй вакыт кыса килә,
Җайны кирәк тизрәк табарга.
Моның өчен бик аз гына түгел,
Зур киртәне кирәк ватарга.
Шартлар салган киртәләрне вату
Җиңел түгел безнең заманда.
Тагын бер кат уйлап карыйм әле,
Рөхсәт бирми берәү һаман да.
17.08.2014

Сурәт
Күз алларыма килә дә,
Сурәт мине күзәтә.
Ансына түзәр идем дә,
Төшкә кереп йөдәтә.
Таныш та кебек, түгел дә,
Ләкин бер сүз эндәшми.
Кит дип куган чаклар була,
Барбер миннән читләшми.
Теләсәм, теләмәсәм дә,
Искә төшә дә тора.
Тылсымлы карашы белән
Үз янына чакыра.
Шундый серле, шундый назлы,
Арттан ияреп йөри.
Гел елмаеп, сөеп карый,
Әллә чын, әллә юри.
Беркөн күргән шаян кызый
Шул үзе түгелме соң?
Минем белән нидер булды,
Мин сөям түгелме соң!
20.08.2014

Болай да чибәр
Бер ханым бар, атна саен
Косметологка бара.
Минемчә, ул иң сылу кыз,
Иң гүзәл кыз калада.
Сәгать ярым бизәнмичә,
Өйдән чыгып китмим ди.
Бизәнмәсәм хатын-кыз дип,
Үземне хис итмим ди.
Үз нәрсәсе калды микән,
Һәр әйбере ясалма.
Коточарлык чибәр каһәр,
Бит уртасы багалма.
Хатының кайсы салонга
Йөри диеп сорады.
Бик мөһим сүз әйткән кебек,
Кызыксынып карады.
Бер генә кат уйладым да,
Шундый фикергә килдем.
Бер кайсы салонга йөрми,
Болай да чибәр дидем.
Сөйли белмәсәң, шулай ул
Ханым килми яныма.
Мин шундый ямьсезмени дип,
Үпкәләп китте миңа.
25.12.2014

Ялгыз чәчкә
Ялгыз чәчәк үскән киң болында,
Калган гөлләр барсы шиңгәннәр.
Көзге ачы җилгә чыдамыйча,
Сары чикмәннәрен кигәннәр.
Карлы яңгыр дими, кырау дими,
Үсә бирә ялгыз гөлчәчәк.
Озакламас, менә-менә тиздән,
Ап-ак карлар аны күмәчәк.
Яңабаштан бардым мин болынга,
Кичер, дидем, чәчкә, тиргәмә.
Ачы җилгә ялгыз чыдамассың,
Алам сине җылы бүлмәмә.
25.12.2014

Ачы җилләр
Ачы җилләр исә, ачы җилләр,
Күчмә кошлар бездән китәләр.
Ак каеннар яфракларын коя,
Моңсу көзгә куып кертәләр.
Ачы җилләр исә, ачы җилләр,
Эңгер төшсә, кабат көчәя.
Шомлы тавыш белән шаулый башлый,
Канатларын кара төн җәя.
Ачы җилләр исә, ачы җилләр,
Таң беленсә, бер мәл тыналар.
Тынсалар да моңсу хәбәр белән
Күңелемә кереп тулалар.
Ачы җилләр исә, ачы җилләр,
Күнегалмам ахры мин сезгә.
Быел менә кошлар киткән якка,
Барам диеп торам диңгезгә.
25.12.2014

Кафеда
Бәхетле парлар керде кафега,
Шат кыяфәтле бай сурәтендә.
Күңеле булып яшь официант
Бөтерелеп йөри пар тирәсендә.
Ханым түшендә балкый асылташ,
Чикләвек кадәр яшел зөбәрҗәт.
Ялтырап уйный, күз явын алып,
Мин хәйран булдым – бигрәк чибәр зат.
Хатыны булмас, шулай сизелә,
Һәркем омтыла ярын табарга.
Музыка уйный, кафе гөр килә,
Монда керәләр күңел ачарга.
Һәрбер асылташ – байлык билгесе,
Официант парны тиз күреп алды.
Мин озак көттем ризык килгәнен,
Яшь егет мине онытты ахры.
Сөйгән ярларны хөрмәт итәләр,
Башларын иеп сәлам бирәләр.
Гаҗәп хәл түгел – дөньясы шундый,
Бәхетле парны монда беләләр.
26.12.2014

Яшенле яңгыр
Кара туфракка тамадыр
Эре яңгыр тамчысы.
Болыттан җиргә сузыла
Утлы яшен камчысы.
Күк урталай ярыла күк,
Хәвеф-хәтәр булмасын.
Ярамаган җиргә сугып
Яман эшләр кылмасын.
Чатыр-чотыр яшен ата,
Көчле җил чыкты кинәт.
Зур оянкене аударды,
Әллә нишли табигать.
Давыл бер дулап алды да,
Чак тына язып калды.
Эре яңгыр тамчылары
Гадәти булып калды.
Яңгыр коя-коя арып,
Вак сибәли башлады.
Һәр тарафта ауный иде,
Сынган ботак башлары.
Күк тынычлана ахрысы,
Акрын гына дөберди.
Яңгыр башындагы кебек
Бар көченә үкерми.
Күз алдымда һаман тора
Көчле давыл рәсеме.
Мондый дәшһәт сирәк була
Котны алды яшене.
10.07.2014

Мин көзләргә гашыйк
Байтак күрдем моңсу иртәләрне,
Алтмыш бер көз узды түгелме.
Көзләр белән миңа илһам килә,
Кечек шатлык ача күңелне.
Көз көннәрен ихлас көтеп алам,
Шул вакытта әллә туганга.
Алтын көзгә кайтам хыялымда,
Әрле-бирле язмыш куганда.
Алтын көзгә мин чынлап та гашыйк,
Хәлне күңел күптән аңлады.
Бәхет миңа шул арада килер,
Ул көннәргә ерак калмады.
27.08.2014

Мин барын оныттың
Каеннар яфраклар коялар,
Кискен җил искәнен тоялар.
Тик сиңа, тик сиңа, тик сиңа
Әйләнеп кайталар хыяллар.
Алтынсу яфраклар һавада,
Чит-ятлар керделәр арага.
Нишлим соң, сөеклем, сагындым,
Күңелем син сөйгән калада.
Сарыдан киенгән каеннар,
Юлларны аера язмышлар.
Ал таңда бирелгән вәгъдәне
Каплады түгелме ялгышлар.
Яфраклар, чәчәкләр шикелле
Җаныма син генә сөйкемле.
Мин барын оныттың, шулай да
Елмаеп килерсең шикелле.
29.12.2014

Әйдә сыздыр
Кыз уйный тальян гармунда,
Моң дулкыны тарала.
Карашы үтә тылсымлы,
Йөрәгемә кадала.
Бер моңаеп, бер дәртләнеп
Җиткән кыз тальян уйный.
Белсәң иде шул минутта
Ниләр хакында уйлый.
Уйна, уйна, әйдә сыздыр,
Бала чак искә төшә.
Тальян гармун уйнаганда
Җиләк кызарып пешә.
Менә шулай биеп алыйк,
Күңел коштай атыла.
Моңның көче иксез-чисез,
Кайгылар онытыла.
30.12.2014

Рәйсә сеңлемә
Бүген Рәйсә күптән уянса да,
Иркәләнеп ята кояшта.
Май аеның тәрәзләре ачык,
Бигрәк татлы һава Бурашта.
Ука нурлар сибеп кояш көлә,
Торма, сеңлем, матур ятасың.
Дәү әнкәңнең яран гөле кебек,
Сөбханалла, чәчәк атасың.
Мин яратам сине, чын икмәктер,
Йөрәгемнән шатлык түгелә.
Минем хисләр җылы ләйсән булып
Тулсың синең күңел күлеңә.
Шау чәчәкле түр бакчага багып,
Тагын нинди хыял үрәсең.
Мин һәрвакыт сине бүгенгедәй
Бәхетле итеп килә күрәсем.
Бураш, 9.05.2014

Зәңгәр чәчәкләр
Зәңгәр чәчәкләрне назлый-назлый
Бибисара җыя чәчәкләр.
Өйгә кайткач, аны мактый-мактый
Дәү әнисе сыйпар, чәбәкләр.
Чәчәкләрнең зәңгәр чукларыннан
Чык сулары җиргә коела.
Алар миңа кояш нурларында
Энҗе-мәрҗән булып тоела.
Бибисара, җитәр, өзмә кызым,
Киләчәккә калсын чәчәкләр.
Алтын көзләр килгәч орлыкларын
Шаян җилләр җиргә чәчәрләр.
Һәр ел саен ямьле язлар килер,
Зәңгәр чәчәк атар киң болын.
Кошлар сайрар, чык сулары уйнар,
Чәчкә җыяр монда оныгың.
15.07.2014

Умач
Тәмле диеп мактый-мактый ашый,
Юан Җәлил саллы умачны.
Аның кызыл йөзе бу минутта
Хәтерләтә иде комачны.
Күптән шулай умач ашаганда,
Рәхәтләнә аның бар җаны.
Эре умач күреп хәйран булдым,
Шаян Җәлил мактый марҗаны.
Хуҗабикә үзе ачык йөзле,
Уйнап сөйләгәнне сизмәде.
Һәр ял саен умач пешергәнен
Зур хикәя итеп сөйләде.
Монда тагын тәмлерәге бар дип
Җәлил дуска умач өстәде.
Кисәкләре йодрык чаклы булыр,
Сыйланыгыз диеп кыстады.
Ризыкны хурларга тел әйләнми,
Шыпырт кына көлдем эчемнән.
Мондый умач күргәнем юк иде,
Шул вакыйга чыкмый исемнән.
01.01.2015.

Өч тау
Безнең өйнең каршысында
Өч түбәле бер тау бар.
Яше-карты шунда бара
Әгәр дә яуса карлар.
Чана белән, чаңгы белән
Таудан шуып төшәбез.
Кайчакта кар белән тула
Безнең чалбар кесәбез.
Тауның урта бер җиренә
Без ясадык сикертмә.
Очасың килсә, шуннан шу,
Ялгыш егылып китмә.
Вәт ичмасам кызык була,
Карга кереп чумабыз.
Өч таудан шуган вакытта
Коелмасын укагыз.
1.01.2014

Гөлсара
Кистер-мистер, талгын кичтер,
Суга бара Гөлсара.
Иреннәре елмаялар,
Күңелгә шатлык сара.
Кавказ урам чирәмнәре
Чишмәләргә җитәме.
Гөлсарага күпләр гашыйк
Кемне сайлар бит әле.
Шаян җилләр Гөлсараның
Бөдрә чәчен тарата.
Кем бәхетенә үсте микән,
Көннән-көн чәчәк ата.
Бу гүзәлне күрә торып
Ятларга биреп булмый.
Дөньялардан эзләсәм дә,
Мондый сылу табылмый.
2.01.2015.

Шифа эзлим
Йөрәгемә бүген шифа эзлим,
Ярдәм көтәм күңел күгеннән.
Барлы-юклы алдан булган шатлык,
Әллә кая белмим түгелгән.
Тапкыр телле берәү мәзәк сөйли,
Шаян җилләр дәртле җыр суза.
Тирән дикъкать белән тыңлый алмыйм,
Сулык-сулык йөрәгем сыза.
Моңсу күңел бер җайга да ятмый,
Эшлим дисәм, эш тә муеннан.
Ярым ачу, ярым әрнү баскан
Һаман арыналмыйм уемнан.
Хәятемне кыл урталай бүлә,
Кайда илтер мине язмышым.
Бәгыремне телгәләгән хата,
Булса иде соңгы ялгышым.
2.01.2015.

Нәрсә булды?
Иреннәрең кыймы-кыймыл килә,
Әллә инде дустым елыйсың.
Нәрсә булды сиңа, нәрсә булды,
Икенче көн авыр сулыйсың.
Үкенәсеңме, әллә тиргисеңме,
Хәлләреңне мәгәр белмәдем.
Нигә әле синең моңсу карый
Нур балкытып торган күзләрең?
Хыял дөньясында йөрисең син,
Адашкансың китеп еракка.
Күзкәйләрең зарыгып көткән кебек
Текәлделәр зәңгәр офыкка.
Әнә ничек матур тибрәнделәр
Сызылып киткән нечкә кашларың.
Болай булгач, рухи хәлең кайтыр,
Сүзләремне ишетә башладың.
3.01.2015.

Яхшы типкән идем
КАМАЗ заводында эшләгән чак,
Кирәк иде ашыгыч китәргә.
Аннан чыгар өчен рөхсәт кирәк
Әллә ничә капка үтәргә.
Көпә-көндез, төш вакыты булыр,
Кулга тоткан идем кәбестә.
Бер капкада юан гына марҗа,
Капшый мине затсыз рәвештә.
Әллә кытык килеп, әллә ачу,
Төртеп ектым затсыз марҗаны.
Яшен тизлеге белән чыгып чаптым,
Күрде микән кемдер арканы.
Ул көнем хуш, ярый, әйбәт узды,
Онытылды ямьсез завод та.
Моның белән генә эшләр бетми,
Тагын барасы бар заводка.
Нигә икәнлеген әйтми генә,
Ул заводтан мине кудылар.
Марҗа орден алган булса кирәк,
Шуның белән барсы тындылар.
Мин марҗага һаман рәхмәт укыйм,
Тәмам туйган идем заводтан.
Һич үкенмим аннан китүемә,
Яхшы типкән идем шатлыктан.
3.01.2015.

Кыш
Менә бүген инде өченче көн
Тәңкә-тәңкә йомшак кар ява.
Фатирга һич керәселәр килми,
Шундый рәхәт талгын саф һава.
Кар яуганга бераз хәтере калып,
Кояш качкан болыт артына.
Хәйләкәр җил нидер көткән кебек
Бер көчәеп исә, бер тына.
Һәр фасылның үзенең матурлыгы,
Ак кар сарган һәрбер тарафка.
Шактый әрсез көрән бүрекле кош
Миләш чукый кунып агачка.
Җилләр ятып юлны себерәләр,
Кайбер җиргә җитми көчләре.
Кечек таулар юлда хасил булган,
Ләкин моңа китми исләре.
Язга кадәр ара ерак әле,
Ап-ак карлар байтак явачак.
Бала-чага тауда чана шуа,
Ике килми шаулы балачак.
Көртләр ерып йөрдем көне буе,
Әллә барып чаңгы алырга.
Минем күңел инде күптән тели
Урман буйларына барырга.
Серле урман – минем яраткан җир,
Мин күп булдым кышкы урманда.
Анда рәхәт, гел матурлык кына,
Булмый анда көчле буран да.
5.01.2015.

Вәт ичмасам көч
Илһам белән уйлап утырабыз,
Ишек алды тулы бүрәнә.
Бүрәнәне юлдан алу зарур,
Безнең уйлар шуңа терәлә.
Моның өчен кран кирәк дибез,
Кыймылдатып булмый, авырлар.
Бер кырыйга таслап өеп куйсак,
Һәммәсе дә хәйран калырлар.
Шулай фикер йөртеп утырганда
Берәү керде ахшам чагында.
Исәнлек-саулык сорашканнан соң,
Сүз куерып китте тагын да.
Мин сөйләдем аңа белгәнемне,
Рәхмәт әйтте ихлас күңелдән.
Грузин булды микән, башка микән,
Кавказ чалымы аңкый йөзеннән.
Үз нәүбәтемдә мин сораулар бирдем,
Сездә кран бармы, янәсе.
Түләр идек, фәлән-төгән димен,
Тәртип булыр димен һәммәсе.
Елмайды да грузин күсәк алды,
Җиң сызганып эшкә башлады.
Тиз арада барлык бүрәнәне
Бер ялгызы өеп ташлады.
Икебез дә бергә өнсез калдык,
Һушка килдек бераз соңыннан.
Вәт ичмасам көч вә куәт димен,
Бу кеше соң нинди токымнан.
Илһам дия, нинди кеше булсын,
Җен иде ди, кеше сурәтле.
Булыр-булыр, энем, кайдан белдең,
Ул чынлап та тиңсез куәтле.
5.01.2015.

Хыял
Хыял күңелне яктыртып,
Уйга килә дә тора.
Иртә дими, эңгер дими,
Әллә кая чакыра.
Минем бөтен күңелемне
Үзенә җәлеп итә.
Бераз югалып тора да,
Яңадан килеп җитә.
Берәм-берәм тәнем буйлап
Җылы дулкыннар уза.
Элек шәп, яхшы саналган
Иске хыяллар туза.
Үземә дә ошый кебек
Илаһи дим хыялны.
Тынгы бирмәсә дә түзәм,
Санап тормыйм зыянны.
Якты хыял тәэсиреннән
Тау ишәрлек көч сизәм.
Хыялыма нигезләнеп,
Өр-яңа план төзәм.
Зиһен бераз чуалса да,
Моңа игътибар бирмим.
Әллә бер саташу инде,
Калган эшләрне күрмим.
Вакыт-вакыт мин чынлап та
Хыялыма биреләм.
Хыялда рәхәт булса да,
Нигәдер тиз сүреләм.
18.08.2014




Батырлык
Безнең төркем арасында
Чын мөхтәрәм берәү бар.
Язмыш давылларын җиңгән
Ышанычлы терәү бар.
Картлык галәмәте микән,
Зур җыеннарны сөйми.
Аңламассың, бер тотынса,
Иркенләп тәмләп сөйли.
Дөньяны күп гизгән адәм,
Белмәгән нәрсәсе юк.
Мин – бәхетле кеше, – дия,
Үзенең гаиләсе юк.
Авыр мәлләрне күп күргән
Разведчик дип уйлыйбыз.
Әкәмәт хәлләр хакында
Тын алмыйча тыңлыйбыз.
Гомере чит илдә узган,
Яше җитмеш чамасы.
Хәзер ул лаеклы ялда,
Хөрмәтле ил агасы.
Шуны да әйтергә кирәк:
Сигез-тугыз тел белә.
Кирәге чыгасын белеп
Өйрәнгәнмен, дип көлә.
Чиста-пөхтә ир-ат күрсәм,
Шул түгелме дип карыйм.
Күптән түгел танышсак та,
Якын дустыма саныйм.
Бусын әйтим микән, юкмы,
Ул фәкыйрь-ярлы булган.
Юлына яхшы кешеләр
Өзлексез очрап торган.
Бу сүзләрне ул сөйләде,
Мин тик язучы гына.
Тагын бер нәрсәне әйтим:
Аллаһыга табына.
Ярдәм белән генә алай
Ерак киталмас иде.
Тырыш булмаса, чит телләр
Өйрәнә алмас иде.
Менә ичмасам батырлык,
Шул агайга сокланам.
Ул үзе хакында түгел,
Ил хакында уйлаган.
19.08.2014

Нидер булган
Ичмасам күңел өчен дә
Беркем хәлем сорамый.
Кичә генә шәп саналган
Бүген инде ярамый.
Өн дә кебек, төш тә кебек,
Төн чыкканчы ни булган?
Минем өчен бик кирәкле
Бер туры юл ябылган.
Бәлки ялгыш, бәлки атап,
Икенең берсе инде.
Барсы юкка чыгар микән,
Планым яхшы иде.
Кичә генә планымны
Күпләр хуплап тордылар.
Бүген алар минем яннан
Дәшми-тынмый уздылар.
Ни булса да булган инде,
Чара юктан җан әрни.
Юкка-барга борчылма, дип
Бер дустым белеп әрли.
Үтерсәләр дә аңламыйм,
Бик моңсу булып калды.
Күңелне юаткан план
Тик хыял булып калды.
21.08.2014

Игезәкләр
Һаман-һаман күргән саен
Тәмам хәйранга калам.
Ике тамчы су шикелле
Игезәкләр ошаган.
Хамис белән Хафизга
Кемнәр генә сокланмый.
Икесен бергә күргәндә
Җансыз гына шатланмый.
Әниләре төсле диләр,
Кем кемгә ошата бит.
Балаларны күп кешеләр
Өзелеп ярата бит.
Кемгә ошасалар да бер,
Таза-сау яшәсеннәр.
Үсеп җиткәч тә шулай
Саф шатлык өләшсеннәр.
Иң якты йолдыз астында
Туганнар булса кирәк.
Тьфу-тьфу, күз тимәсен,
Мондый балалар сирәк.
29.08.2014

Мөһим вакыйга
Күңел күгемдә өмет чаткысы,
Таңым чынлап та ата ахрысы.
Килде көткән мәл, шәфкатьле заман,
Нигә соң күңел ышанмый һаман?
Тик үзем белгән саф шатлыгым бар,
Алтыннан кыйммәт зур байлыгым бар.
Мөһим вакыйга булырга тора,
Күзгә күренеп көнем яктыра.
Мондый уңай җай кайдан килде соң,
Тәкъдим итәләр төрле-төрлесен.
Һәрхәлдә моңа күнәргә кирәк,
Ике мөмкинлек туа бик сирәк.
31.08.2014

Бер сыйла, Кыям!
Уен эш түгел, йоклама Кыям,
Алдан ук сине кисәтеп куям.
Күрмисеңмени, үзгәрде заман,
Иске манерга эшлисең һаман.
Иң әвәл, энем, кирәк белергә
Яңа хуҗага якын килергә.
Синең урынга теләүчеләр бар,
Чыгырдан чыгып көнләүчеләр бар.
Мин әйтте димә, чыкмасын гайбәт,
Алга ыргылма, уртада әйбәт.
Авыр булса да, елмаеп сөйләш,
Һәрбер танышка куаныч өләш.
Чама тойгысын бервакыт җуйма,
Әрлән шикелле артыгын җыйма.
Яңа хуҗадан син киңәш сора,
Ярдәм итәргә атлыгып тора.
Ярый син булдың, дип рәхмәт белдер,
Кеше күңелле бик тирән күлдер.
Җае чыкмаса җайны тап уйлап,
Авырсынмыйча сыйла бер җыйнап.
Сүзем тыңласаң җил-яңгыр тимәс,
Иелгән башны кылыч та кисмәс.
Бер сарык суйсаң безгә шул җитә,
Тизрәк мыштырда, иптәшләр көтә.
3.09.2014

Алтын хәтәр ул
Безнең ил бик зур, беләсез микән,
Кеше басмаган җирләр бар икән.
Бер иптәш кайтты ерак Себердән,
Эше төшемле – баеп симергән.
Төп-төгәл әйтсәм, Якут җиреннән,
Интегә бугай алтын чиреннән.
Кышы салкынча Себер җирендә,
Алтмышка җитә суык кимендә.
Суыкка, малай, була түзәргә,
Әллә миңа да шунда китәргә?
Бер нәрсә гаҗәп – җәй эссе диләр,
Андый табигать бүтән юк диләр.
Үзе бик эссе, үзе бик салкын,
Һавасы кырыс, туфрагы алтын.
Һава шартына чыдарлык диде,
Алтын казырга чакыра мине.
Туфрак тек туфрак, мактый үтереп,
Дөрескә тартым мисал китереп.
Кыстый уң кулын салып җилкәмә,
Бергә китик дип тиде теңкәмә.
Арбузлар үсә Якутта имеш,
Алдашма, дидем күрмәгән килеш.
Күрәсе килә, инде нишләргә?
Әллә берәр ел китеп эшләргә...
Туры әйткәндә, шикләнә күңел.
Юк, китмим моннан, мин җүләр түгел.
Алтын хәтәр ул, алдый ялтырап,
Алтынлы кеше яши калтырап.
1.09.2014

Мәхәббәт туадырбер генә
Иделдә сызылып таң ата,
Күңелем иртәләр ярата.
Бер кызу, бер салмак искән җил
Бәйләнчек уйларны тарата.
Сагышым барыбер басылмый,
Кем генә сөйгәнен сагынмый.
Эзләмә син аны, эзләмә,
Башка бер мәхәббәт табылмый.
Тирәмдә тирәкләр шаулыйлар,
Әйтерсең бер-берсен яулыйлар.
Йөрәгем, тынычлан, соңардым,
Хыяллар гел сине даулыйлар.
Былбыллар сайрыйлар тирәктә,
Иделдә таң матур бигрәк тә.
Мәхәббәт туадыр бер генә,
Һаман да көч бирә йөрәккә.
6.09.2014

Сагынып яшимен
Сүзләрең исемә төшсә дә,
Күңелсез тойгылар югала.
Сөяргә сусаган йөрәгем
Мәхәббәт иленә юл ала.
Көнозын мин сине күрмәсәм,
Нигәдер күңелне моң баса.
Юксынып зарыкмас идем күк,
Син барын белмәсәм ичмаса.
Соң инде, барсы да соң инде,
Бәхетем тик синең иркеңдә.
Елмаю уйнаган йөзеңне
Сагынып яшимен һәр көндә.
Хыялым күгемдә күрәмен
Атасы таңымның яктысын.
Әгәр дә кирәксә, син диеп
Җанымның бирермен яртысын.
10.09.2014

Белеп булмый
Дөрес, кыйбла сайлау ансат түгел,
Күргән булды авыр тормышны.
Бәхет татырга теләгем бөтен,
Җенем сөйми ачы язмышны.
Белмим нигәдер үзем турында
Нечкәләп уйламый башладым.
Тагын бер хәлне әйтергә кирәк,
Яман гадәтләрне ташладым.
Язмыш дигәнне җиңеләйтү өчен
Элек заман хәтсез уйладым.
Һәрбер адымны ясар алдыннан
Намусымның сүзен тыңладым.
Гөнаһасыз кеше булмый диләр,
Белми кылган эшләр булмасын.
Теләгәнчә яшәп калыйм әле,
Белеп булмый ниләр буласын.
11.09.2014

Аюны да өйрәтәләр
Пешмәгән икәнсең, энем,
Йомшак якларың шактый.
Минем улым уңган диеп,
Сине әниең мактый.
Китереп кыскач, гаепне
Башкаларга ташлыйсың.
Читлектәге кош шикелле
Тыпырчына башлыйсың.
Анаң гаять бала җанлы,
Син диеп яна, көя.
Бар өметем шул баламда –
Улым булдыра, дия.
Улы чынлап та булдырса,
Биредә йөрмәс иде.
Балага кагылмагыз дип
Башкаен имәс иде.
Тагын күпме түзәрбез соң,
Халык дәррәү зарлана.
Аз сәләтле кешеләр дә
Ахыр чиктә чарлана.
Исемең атап язмадым,
Анаңнан яхшы түгел.
Бу очракта ана сүзен
Урынлы саный күңел.
Егет, бу көйгә эшләсәң
Бик кыйбатка төшәсең.
Син халыкның эшләп тапкан
Хәләл малын кисәсең.
Күңел һаман өметләнә,
Бәлки җайга ятарсың.
Һәр эшне мөһим санасаң
Үз юлыңны табарсың.
14.09.2014

Мавыгу булмаган
Күңел түрендә кадерләп саклыйм
Яшьлек чорындагы иркәмне.
Мавыгу гына диеп йөргән идем,
Очратмадым синдәй күркәмне.
Эчкерсез саф мәхәббәтнең генә
Озын була диләр гомере.
Кемнәр белсен, бәлки иркәмнең дә
Сыза булыр теңкә-бәгыре.
Юк, мин беләм, хәзер соңга калдым,
Искә алган саен сагынам.
Үкенүгә охшаш тойгы били,
Йөрәк ярасына кагылам.
Һәр нәрсәнең башы, ахыры була,
Ярый син бар минем бәхеткә.
Эзләсәм дә, барбер таба алмам
Кайта торган юлны яшьлеккә.
18.09.2014

Сөям дип белдем
Ах, валлаһи, аяныч хәл,
Ихлас сөям дип белдем.
Менә хәзер синсез яшәп
Рәхәт иркенлек сиздем.
Сиңа булган хисләр башта
Шундый саф күренделәр.
Бер талпынып алдылар да,
Никтер тиз сүрелделәр.
Әгәр очрашмаган булсак,
Ничек шәп булыр иде.
Очраклы хәл аркасында
Сагышка салдым сине.
Мәхәббәт югын белсәң дә,
Син һаман да тынмыйсың.
Кит ичмасам, югалып тор,
Күңелне җылытмыйсың.
20.09.2014

Чыдар хәлем калмады
Синең белән авыр миңа,
Көн дә бәйрәм, көн дә туй.
Сине мәңге аңлый алмам,
Эчкә тула хәсрәт уй.
Алтын кебек вакытымны
Мин заяга уздырам.
Һәркөн саен ресторанда
Хәтсез акча туздырам.
Сиңа шулай ошый икән –
Җырла, бие, күңел ач.
Тик бер нәрсәне онытма,
Дөнья бит бу, күзең ач.
Иртәгә нәрсә буласын
Беркем дә белми, кызый.
Бармакка бармак сукмыйча
Ничек йөрәгең чыдый.
Тормыш гел бәйрәмнән тормый,
Ошамый миңа болай.
Эш белән вакыт уздырсам,
Күп мәртәбәгә кулай.
Гомернең һәрбер мизгелен
Әрәм итмәскә исәп.
Сагыш кебек ачы тойгы
Җанымны килә биләп.
Ялгыш бер хис аркасында
Күпме газап кичердем.
Хәзер үтер, әйтә алмыйм,
Ничек мин сине сөйдем.
Кичекмәстән араларны
Өзәргә туры килә.
Сарыф иткән вакыт өчен
Күңел әрнеп үкенә.
21.09.2014

Бер дә көтмәгән вакытта
Синең утлы карашларың
Күңелне ду китерә.
Куллар биреп күрешкәндә
Астын-өскә китерә.
Кәз-кәз басып килгән чакта
Чәчең җилгә сибелә.
Күзне синнән алып булмый,
Назлап сөясе килә.
Шомырттай кара күзләрең
Сөю белән тулышкан.
Буй-сыныңны әйтеп тормыйм,
Фәрештәләр булышкан.
Дәртле матур көй шикелле
Һәркөн уйга киләсең.
Күңелемне ымсындырып
Шат елмаеп көләсең.
Шаян зирәк сүзләр белән
Күңелне биләп алдың.
Бер дә көтмәгән вакытта
Сөю утына салдың.
22.09.2014

Агава
Мимылдап торган бер марҗа
Һәркөн бала уйната.
Ахры юньләп бага белми,
Баласын еш елата.
Мин дә оныкны җитәкләп
Шул тирәгә баргалыйм.
Ханым бик кәттә киенә,
Шуңа ерактан таныйм.
Күпчелек мин ул ханымны
Күрмәмешкә салышам.
Күптән таныш булсак та,
Сөйләшмәскә тырышам.
Марҗа ханымга юлыксам,
Сөйләп теңкәгә тия.
Баланың баласын багу –
Безнең бурыч ич, – дия.
Сүзен җөпләмичә булмый,
Хак сөйлисез, дип торам.
Үзем ничек сызарга дип
Эчемнән план корам.
Берөзлексез сөйләнсә дә,
Үзе ялган сөйләми.
Әчкелтем ис килә диеп
Эт-мәчене өнәми.
Кайвакытта фәлсәфәсе
Чәчәкләргә кагыла.
Кайбер файдалы сүзләре
Колагыма ягыла.
Агава дигән үсемлек
Имеш бер тапкыр ата.
Соклангыч матур чәчәге
Татлы хуш ис тарата.
Агава чәчәк атканын
Аз кеше күрә икән.
Чәчәген койса үсемлек
Сагыштан үлә икән.
Табигатьтә ни генә юк,
Бигрәк кызганыч, дидем.
Бу кадәр ачы язмышын
Белмәгән идем, дидем.
Ханым саф нечкә күңелле,
Бите буйлап яшь акты.
Чәчәкне ихлас кызганып
Тирән сагышка батты.
23.09.2014

Аучы Әхәт
Булмас, булмас, арттырасың, дустым;
Сине тыңлап утыру рәхәт.
Хыялны еракка алып китәсең,
Ауга кайчан барабыз, Әхәт?
Син һаман да, данлы аучы сыман,
Ачык авызларны җыясың.
Өйдән чыкмасаң да, баягынак
Күрдем, дисең, бүре оясын.
Алар синең арттырганны белә,
Шуңа күрә кет-кет көләләр.
Тик шулай да, сине хөрмәт итеп,
Мәзәк тыңлар өчен киләләр.
Җитәр, Әхәт, туктат маҗараңны,
Сиңа килдем хәбәр сөйләргә.
Бүре үрчеп киткән булса кирәк,
Атап килдем ауга өндәргә.
Кичә Яппар ике бүре күргән,
Межа аша узып киткәннәр.
Чикушларның җирән алашасын
Пыр туздырып куып йөргәннәр.
Эңгер төшкәч, бүре юлга чыга;
Алдан барып саклап ятарбыз.
Сукмакларын белгәч, авыр булмас,
Һичбулмаса берсен атарбыз.
Икесен бергә алсак, яхшы була;
Бүре азса, харап ләбаса.
Аннары соң сиңа мактанырга
Шәп сәбәп тә була, ләбаса.
25.09.2014

Сокландыра әле һаман да
Туган җирем буйлап атлап барам,
Үз уйларым белән сөйләшеп.
Әрәмәдә бер сандугач сайрый,
Шул кошчыктан куйдым көнләшеп.
Сөясеңме, әллә сагынасыңмы,
Әйтче, кошчык, бармы моң-зарың.
Кемнән оттың мондый матур җырны,
Бигрәк дәртле синең җырларың.
Сайра, кошчык, әйдә сайра, кошчык,
Шатлык белән тулсын күңелем.
Әнә нинди алсу бездә таңнар,
Монда гына минем үз илем.
Бүгенгедәй серле иртәләрне
Мин күп күрдем элек заманда.
Бик хәтерлим, хәйран кала идем,
Карап туйганым юк һаман да.
31.09.2014

Оныта алмыйм
Чишмәләргә һәркөн барган чакта,
Ак каенга сөйлим серемне.
Нишләргә дә белмим, ничә айлар
Оныта алмыйм бердән-беремне.
Күздән югалганчы карап калдым,
Кулың изәп киттең калага.
Кемнәр керде, дустым, кемнәр керде,
Кемнәр керде безнең арага?
Менә-менә кайтып килерсең күк,
Хәбәр көтәм синнән көн саен.
Сиңа булган сөю хисләремне
Белсә белә бөдрә ак каен.
Сөю – бәхет, сөю – шатлык, диләр;
Ә мин бер дә шатлык сизмимен.
Яннарыңа очып барыр идем,
Торган җирең синең белмимен.
15.10.2014

Хәерлегә булсын
Күз алдына китералмыйм,
Нинди икән син, иркәм.
Бер тапкыр да күрмәсәм дә,
Төшемә кердең иртән.
Кунак кызы каршысында
Сынатырга ярамый.
Безнең кавышкан минутны
Бары бер көн аралый.
Гади генә туташ түгел,
Тач мулатка, диделәр.
Гүзәлгә биргесез әйбәт,
Ычкындырма, диделәр.
Таныштырам дип торганда,
Нигә каршы килергә.
Һәрхәлдә ул чибәркәйне
Кирәк булыр күрергә.
Сиңа шәп кыз таптык диеп,
Бер-бер артлы чабалар.
Нигә алар минем өчен
Шулкадәрле яналар?
Күңел төбендә өзлексез
Шуңа бер шик кыймылдый.
Хәерлегә булсын инде,
Нигәдер һаман тынмый.
Ягымлы, көләч кыз булса,
Җаныма рәхәт бирер.
Бәлки әле шул билгесез
Миңа бәхет китерер.
15.10.2014

Гәптелхәй
Элек булса, моның өчен
Рәхмәт әйтмәсләр иде.
Чын законлы никах белән
Котлыйм Гәптелхәй сине.
Бер хатының бар өстенә
Икенчене алгансың.
Вәт ичмасам чибәр хатын,
Бигрәк шәбен тапкансың.
Шәригать буенча үзе
Дүрт хатын да күп түгел.
Әле син яшь, өлгерерсең,
Гаилә бәйрәмең бүген.
Күңелдә икесенә дә
Урын җитәрлек дисең.
Минсиңайтим, арта бара
Синең мәхәббәт хисең.
Яшь хатынга өйләнеп,
Яхшы иткәнсең, наным.
Беренчесе, ни дисәк тә,
Гадәти генә ханым.
Байлык ягы синдә җитә
Биш хатын тотарга да.
Эчең пошса, ял итәргә
Чит илгә очарга да.
Шунсы бик шәп, дөньяны да
Онытып бетермисең.
Иң беренче хатыныңа
Кимчелек китермисең.
Күз тимәсен, яшь хатының
Хур кызы сыман әйбәт.
Гашыйкларны кавыштырырга
Мәҗбүр итә мәхәббәт.
Дошманнарның борынына
Чиерттең син, Гәптелхәй.
Әйдә янсын йөрәкләре,
Булдыралмыйлар синдәй.
Йөрәк бар икән үзеңдә,
Моңа кадәр белмәдем.
Сиңа, дустым, бәхет телим,
Рәхәт үтсен көннәрең.
17.10.2014

Мөмкинлектән файдаланыйк
Тукта, ничек дип әйтәләр әле,
Бикә бизәнгәнче, туй узар.
Тимерне вакытында сугалар,
Озак мыштырдасаң – эш узар.
Вакытның бәһасе һәрчак кыйммәт,
Кире кайтып булмый үткәнгә.
Мөмкинлектән файдалану хаҗәт,
Язмыш җиле назлап искәндә.
Җайлы мизгел һәрчак туып тормый,
Кайчак һәрбер минут исәптә.
Уңайлы җай бәлки кабат булмас,
Күз яшьләре белән көтсәк тә.
Мөмкинлектән файдаланмый калсак,
Каршылыклар сала киртәсен.
Билгеле ки, андый чакта шатлык
Урап уза өмет бистәсен.
Һәр күңелнең ерак почмагында
Аяныч хәлләр истә калалар.
Кайбер хаталарны төзәтеп булмый,
Шуңа әрни иске яралар.
Ычкынган җай җанны тырнап торса,
Тирән сеңгән була хәтергә.
Аннан шәбрәк җай табарга кирәк,
Шуны телим сезгә әйтергә.
21.10.2014

Осталыгың җитмәгән
Һәрбер гөлнең үз чәчәге була,
Һәрбер эшнең була остасы.
Буй җитмәскә үрелмәскә кирәк,
Яхшы диләр сүзнең кыскасы.
Тәвәккәллек – үзе яхшы гадәт,
Ансыз ирешеп булмый максатка.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрмим,
Бер ай артык көтеп торсак та.
Осталык дигән матур сүз барын
Әллә оныттыңмы, Җомагул?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.