Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06

Süzlärneñ gomumi sanı 3801
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Вәт әйтеп тә куясың син,
Бар языкны йотыйммы.
Шундый авыр тойгы белән
Киләчәккә барыйммы.
Алла бирса, фәкыйрьләргә
Сәдака өләшермен.
Алдакчы җаннарга каршы
Рәхимсез көрәшермен.
Монсы бисмилласы гына,
Планнарым тагын бар.
Нәзер үтәлергә тиеш,
Ясыйм кыю адымнар.
Рәхмәт дустым, рәхмәт сиңа,
Хәлем бераз яхшырды.
Нидер булыр кебек тора,
Күңел күгем яктырды.
22.06.2014

Барсы томан эчендә
Күңелнең ерак түрендә
Татлы бер хис тирбәлә.
Бүген димим, ни дә булса
Булыр кебек иртәгә.
Тынгысыз йөрәк ашкына
Билгесез серле якка.
Гүзәл яшьлек искә төшә,
Сине уйлаган чакта.
Шатлык та кебек, түгел дә,
Хыял гел синең белән.
Күңел ниләр кичергәнен
Тик үзем генә беләм.
Нигә соң син, нигә, иркәм,
Болай якын күңелгә.
Әллә күптән күрмәгәнгә
Барсы томан эчендә.
25.06.2014

Башкорт кызы
Юллар озын, юллар озын,
Уйлар юллардан озын.
Тик бер генә тапкыр күргән
Сагынам башкорт кызын.
Ятларга бирәсем килми,
Уйлар тудырган тойгы.
Бөтен дөньям матурайган,
Баеган сыман булды.
Гаҗәп серле, тылсым катыш
Аның мәхәббәт хисе.
«Мин яраткан кебек ярат,
Минем кебек сөй», – диде.
Искиткеч тәэсир ясады
Назлы, шаян сүзләре.
Сөяргә мәҗбүр итәләр
Сихри, көләч күзләре.
26.06.2014

Ялкау син
Әйдә, энем, зинһар тиз мыштырда,
Баскан көе йоклап йөрисең.
Үтә сүлпән моңсу тавыш белән
Ашыкмагыз, эш качмый, дисең.
Юньле эш планың булмаганга,
Гел файдасыз киңәш бирәсең.
Синең өчен кайгырганны белсәң!
Көн аралаш төшкә керәсең.
Синең кебек таза ир-егетләр
Җил уйнатып көн-төн эшлиләр.
Кадерле вакытның минутын да
Уңган ирләр сарыф итмиләр.
Әллә шунда зур егетлек санап
Эшең ташлап һәркөн чабасың.
Кит, әкәмәт, шулай ярыймыни?
Хатын-кыз дип эреп тамасың.
Матур имеш, гаҗәп чибәр имеш,
Зирәк булса, бер хәл ичмаса.
Аның чибәрлеге уңыш бирмәс,
Уңган булса әйбәт ләбаса.
Гаеп итмә, энем, ачуланма,
Башка түзәр хәлем калмады.
Барлы-юклы булган хөрмәт хисен
Коры сызлау, әрнү каплады.
26.06.2014

Бозылып китте һава
Минсиңайтим мондый җәйне
Күптән күргән булмады.
Кар эрүгә ватылып бетте
Шәһәр эче юллары.
Ямау салу, юл төзәтү
Бер чамадан артмады.
Күңелсез хәлгә өстәлде
Көйсез һава шартлары.
Кояш бик сирәк елмая,
Болыт артына качты.
Җанымны үзем белмәгән
Авыр бер тойгы басты.
Тоташ өч атна чамасы
Салкын яңгырлар ява.
Май ае җылы булса да,
Бозылып китте һава.
Төнлә белән бигрәк салкын,
Ике градус җылылык.
Пичкә якмый булмас ахры,
Ал таң ата сызылып.
Ни дисәң дә, кошлар сайрый,
Җәй икәне беленә.
Күктә яңа ай калыккан,
Урак кадәре генә.
Тик шулай да күгем ару,
Бер болыт та күренми.
Күгемнең нәкъ уртасында
Таң йолдызы җемелди.
30.06.2014

Күңел сыза башласа
Һәрхәлдә син килер идең,
Минем шикелле сөйсәң.
Башым күккә тияр иде,
Һаман яратам дисәң.
Сине көтеп утырам да,
Арып, урамга чыгам.
Башка кызлар да бетмәгән,
Никтер сине сагынам.
Күңел бик сыза башласа,
Сине онытып торам.
Беткән баш – беткән, диям дә,
Сөймәгән кызга барам.
Кызый бер дә кире какмый,
Янымда сайрап тора.
Бер сине генә сөярмен,
Тагын кил, – дип чакыра.
28.06.2014

Шик
Бу арада шактый авыр бер шик
Һаман борчып тора күңелне.
Уйны әллә кая алып китә,
Язмыш биргән шелтә түгелме?
Берөзлексез, яман бизгәк сыман
Били бара газиз җанымны.
Бәгърем әрни, һич акылым җитми,
Куе томан каплый аңымны.
Нинди ысул, нинди алым белән
Бер кирәксез шикне куарга?
Тау кадәрле зур шик басып алса,
Акылны да мөмкин җуярга.
Мондый хәлгә төшкәнемне белмим,
Бер мин генә кебек бәхетсез.
Вакыт узган саен шик зурая,
Үги ана кебек рәхимсез.
Әллә кайдан, бер дә көтмәгәндә
Якты фикер килде башыма.
Күптән көткән бөек бәхет үзе
Килгән кебек булды каршыма.
Бер кемнән дә киңәш сорамыйча,
Һичшиксез мин каты ялгыштым.
Якты фикер көч һәм куәт бирә,
Ике куллап шуңа ябыштым.
4.07.2014

Эссе көндә
Алпан-тилпән атлап берәү килә,
Кем булыр бу, диләр һәммәсе.
Кем булса да барбер түгелмени,
Авып-авып китә гәүдәсе.
Һава бөркү, тын алуы авыр.
Сабыр итик, көтик диделәр.
Каршы барсак бигрәк яхшы булыр,
Хәле мөшкел күренә, диделәр.
Кызу суккан булса кирәк димен,
Дәррәү кубып чаптык каршына.
Егет тәмам әлсерәп хәлдән тайган,
Ихлас кызгандылар барсы да.
Теле көрмәкләнгән, сөйли алмый,
Бөтен тәне буйлап тир ага.
Иреннәре көйгән, ә күзләре
Дөм сукырдай мәгънәсез бага.
Су эчертеп, башын-битен югач,
Егет бераз сөйли башлады.
Озак-озак чапкан булса кирәк,
Бер иптәшем шулай аңлады.
Җүләр түгел диген бу егетне,
Һәр йорт саен икешәр машина.
Кайбер кеше ни кылганын белми,
Яман фикер керсә башына.
Янып үләр дәрәҗәгә җиткән,
Нәрсә мәҗбүр иткән чабарга?
Яшьлек кайчак түземсез дә була,
Тырышмадым сәбәп табарга.
Һава сүрән булса бер хәл иде,
Көн бик эссе, кызу чүл кебек.
Җил дә бүген никтер тынып калган,
Шомлы хәбәр алган ил кебек.
Егет шактый кызган булып чыкты,
Мөмкин түгел иде тыярга.
Ул-бу булмасын дип курку басты,
Туры килде илтеп куярга.
15.07.2014

Галәви
Кичә кич Галәви кереп
Озак сөйләде зарын.
Үзе сизә булса кирәк,
Якын ихтимал барын.
Бичара кече малаен
Күз яше белән көтә.
Малаем кайтып күренсә,
Җибәрмим дип ант итә.
Төпчегеннән бер хәбәр юк,
Чукынган заман дия.
Һаман сугыш, һаман ызгыш,
Дөнья – кабәхәт, дия.
Тавышы исерек кебек,
Йөзе котычкыч боек.
Әллә ничек сәер карый,
Бар ихтиярын җыеп.
Карашы йөрәккә төште,
Хәтта сискәнеп киттем.
Галәвине кызганудан
Шундый халәткә җиттем.
Кайтыр, кайтыр, хафаланма,
Исәннәр кайта, дидем.
Ходайдан тазалык сора,
Үзеңне сакла, дидем.
Ул малаен бераз беләм,
Бер вак һөнәрче иде.
Бәхет эзләп өченче ел
Себергә киткән иде.
Шулай сөйләшеп торганда
Хатыны шалтыратты.
Галәветдин дәшми-тынмый
Табанын ялтыратты.
Аптырап артыннан чыктым,
Шул төпчек малай кайткан.
Өстәвенә чибәр генә
Бер кыз ияртеп кайткан.
Хатыны булырга кирәк,
Шулаерак аңладым.
Галәү яман тузынса да,
Мин малаен якладым.
Ну җүләр дә бу Галәви,
Чамадан тыш холыксыз.
Дөнья кадәр бәхет ауды,
Ә ул дулый, акылсыз.
Нигә хәбәр бирмәдең дип,
Пыр туздыра төпчеген.
Бет кат күргән кыз алдында
Атып бәрде күпчеген.
Аның өчен мин оялдым,
Яхшы түгел ләбаса.
Рәхмәт әйтер иде, юньсез,
Аз булса да аңласа.
Яшьләрне тыңлыйсы килми,
Аннан малай гаепле.
Әйтергә кирәк, малае –
Шәп дәрәҗәдә ипле.
Кара аны, болай булсаң,
Төпчегең бизәр, дидем.
Улың суйган да каплаган,
Тач үзең икән, дидем.
Галәви бераз суынды,
Моңа ихлас шатландым.
Кунаклар кайткан хөрмәткә
Яхшы гына сыйландым.
2.10.2014

Ачы бал
Беркөн Рафисның бердәнбер улын
Солдатка озатырга бардым.
Шатлык дигән хиснең әсәре юк,
Шуңа бераз аптырап калдым.
Өй эче тын, мәет чыккан кебек,
Халык шыпырт кына сөйләшә.
Җанны-тәнне авыр тойгы били,
Кунак-төшем ихлас көлмәсә.
Дөнья тыныч түгел, шул сәбәпле
Армиягә теләп бармыйлар.
Солдат озату хәзер шатлык түгел,
Җырлап-биеп күңел ачмыйлар.
Җәннәт нигъмәтләре, ни генә юк,
Бар да алда, шөкер Ходайга.
Каклаган каз, күркә чыгардылар,
Табын тулы иде болай да.
Хәмер эчү харам була, диеп
Шешәләрне җыеп алдылар.
Ул да түгел, зур-зур бокалларга
Хуш исле ачы бал салдылар.
Шул ачы бал юаш тоелса да,
Тора-бара башка йөгерде.
Баллы шәраб хәләл саналса да,
Барлык планнарны җимерде.
Чыгып киткән чакта ару идем,
Кайта-кайта басты ачы бал.
Аякларым йөрмәс хәлгә җитте,
Шаша яздым шулчак ачудан.
Ачы бал ул аракыдан яман,
Шайтан суы буды зиһенне.
Рафисларда узган серле кичә
Һаман тырнап тора күңелне.
4.10.2014

Туры сүзгә үпкәләмә
Яшь хатынга чат ябыштың,
Бу синме соң, Ярулла?
Оятын кая куярсың,
Тагын бер тапкыр уйла.
Алтмыш яшьлек башың белән
Яшь кызга өйләнгәнсең.
Ничек дисәм дә аз була,
Син, дустым, үзгәргәнсең.
Сезне беркөн күргән чакта
Бигрәк өшәнгән идең.
Шуннан бирле йөрәк сыза,
Ихлас кызганган идем.
Хатының артистка икән,
Кая барып җитәрсең.
Ул җилбәзәк кызый белән
Ничек тормыш итәрсең.
Иллә мәгәр нык капкансың,
Ходай ярдәмнәр бирсен.
Инде, дустым, яшең өлкән,
Башыңа акыл иңсен.
Синең элеккеге хатының –
Алтын тавы ләбаса.
Син дип җан атып яшәде,
Бер хәлен бел ичмаса.
6.10.2014

Сөй мине шушы килеш
Әле дә булса оныта алмыйм,
Шундый серле, ягымлы идең.
Йөрәгемне әгәр яулый алсаң,
Сине генә сөярмен дидең.
Якын итеп, әллә болай гына,
Күкрәгемә кереп сыендың.
Һәрхәлдә син миңа ул минутта
Бигрәк тә кадерле тоелдың.
Юлларыңа гөлчәчәкләр сипсәм,
Чәчкә тиздән шиңәр, гүзәлем.
Торган саен күңел кояшымның
Сиңа борылуын сизәмен.
Ничек итеп яулыйм йөрәгеңне?
Наз-фәләнгә мин маһир түгел.
Сөйсәң сөй син мине шушы килеш,
Синең янга мин киләм бүген.
4.10.2014

Көнләмә
Ике арада мөнәсәбәт
Болай булса көйләнмәс.
Син кеше сүзен тыңлама,
Дошманнар ни сөйләмәс.
Тавыш-тынсыз гына елап
Сагышларга саласың.
Кайсыбер көнне бигрәк тә
Салкын каршы аласың.
Җыен юк-барга ышанма,
Гадәтемне беләсең.
Дус-ишләрдән дә көнләшеп,
Бәгыремне теләсең.
Әгәр бер көн соңга калсам,
Тырт итеп үпкәлисең.
Әллә чынлап, әллә юри,
Өметем сүнә дисең.
Янып сөясе урынга
Гайрәтне чигерәсең.
Бу горур килбәтең белән
Нинди язмыш үрәсең.
Теләсә кемне сөяргә
Мине кем диеп белдең?
Беләсең килсә, сине генә
Гомерем буе сөйдем.
Болай бик авыр булачак,
Сиңа зур минем үпкәм.
Кунакка килгән дөньядан
Бәхет татымый китәм.
7.10.2014

Кабат күрермен
Сагындыңмы, сагындыңмы,
Сагындыңмы, дияләр.
Сагынырга вакытым юк,
Бәгыремә тияләр.
Ялган булмасын, аерым
Берәүне дә сагынмыйм.
Ә менә туган җиремне
Мин үлсәм дә онытмыйм.
Җан кыйпылчыгым шул җирдә
Төшеп калган, ахрысы.
Искә алу рәхәтенә
Бирелгән бар ярыйсы.
Бәхет – төрле-төрле була,
Шундый минем уйларым.
Туган җирне искә алсам
Зыңлый күңел кылларым.
Әле дә булса хыялымда
Боз аккан чакны күрәм.
Ярсуны басарга теләп
Яз саен өмет үрәм.
Язган булса, бер күрермен
Кабат бозлар акканын.
Такыя тавы артыннан
Алсу таңнар атканын.
Еллар язгы ташкын сыман
Шаулап-кайнап актылар.
Яңадан яңа хыяллар
Узып алдан чаптылар.
11.10.2014

Шәфкатьлелек
Алга таба барган саен шигем арта,
Төнгә каршы ят калага язмыш тарта.
Күңелсез уйлар зиһенемне телгәли,
Болытлы төннең күзләре җемелдәми.
Бер елмаеп карады да, ай да качты,
Җанны-тәнне шактый авыр тойгы басты.
Гөнаһ-шомлык, үч иткәндәй, җил дә каршы,
Кирәк чакта миңа аркан тора барсы.
Өстәвенә томан каплый тирә-юньне,
Күргәнем юк бу кадәрле кара төнне.
Куе томан тизлек белән тәнгә сара,
Барасы юл якын түгел, ерак ара.
Адашырга күп кирәкми мондый чакта,
Моңсу була уйласам да мин бу хакта.
Минем кулда гаять авыр тимер әрҗә,
Күзгә төртсәң, күреп булмас һичбер нәрсә.
Максатыма ирешәм дип чыккан идем,
Үземчә мин изге ният кылган идем.
Чара юктан туктап калдым ят бер җирдә,
Болай булгач, соңга калам барыр җиргә.
Таң беленгәч, тиз җыенып алга киттем,
Әлбәттә мин соңга калып барып җиттем.
Күкрәгемә шомлы уйлар сарылдылар,
Кайсы берсе кайтыр якка борылдылар.
Кирәк кешемене таба алмый йөдәдем,
Вөҗдан алдында акланырга теләдем.
Тирән сагышланып йөргән бер арада,
Бар өметләр буялган чак чем карага,
Берәү килеп миңа ярдәм кулын сузды,
Ямьсез уйлар берәм-берәм барсы тузды.
Үзеннән-үзе яхшыра барды хәлем,
Рәхәткә чумып чымырдап куйды тәнем.
Тиктомалга ят калада ятмадым мин,
Һич мактанмыйм, буш кул белән
кайтмадым мин.
Мин көткәннән көнем күпкә яхшы үтте,
Өйдә мине күтәргесез шатлык көтте.
Әлеге дә баягы, танышлар кирәк,
Каңгырап йөрсәк, яшәргә авыр бигрәк.
Шуңа өстәп шул егеттә кунак булдым,
Аз да түгел, күп тә түгел, хәйран булдым.
Күрер күзгә ул гап-гади тыйнак егет,
Яшь булуга карамастан зирәк егет.
Үзем күрдем, шәфкатьлелек исән әле,
Болай булгач фани дөнья яшәр әле.
8.10.2014

Ишек
Сөйләшкәндә, бар да әйбәт,
Рәхим итеп ал, диләр.
Сатучыларның сүзенә
Ышанган кеше җүләр.
Әлеге дә баягы гел
Вәгъдә белән сыйлыйлар.
Һичбернәрсә булмагандай,
Дикъкать белән тыңлыйлар.
Акчаның зур бер өлешен
Биргән идем ичмаса.
Кире суксам, биргән акча
Әрәм була ләбаса.
Юк, мин ашыкмас та идем,
Өй ишегем бикләнсә.
Җыелып килгән мәшәкатьләр
Шуның белән чикләнсә.
Ул ишек ишек булмады,
Әйтерсең, саф алтыннан.
Миңа такта ишек кирәк
Саклый торган салкыннан.
Бигрәк тә хатын борчыла,
Төннәрен йоклый алмый.
Ватык ишек аркасында
Фатирдан чыга алмый.
Чынлап та озак ясыйлар,
Хатын да дөрес сөйли.
Ул да нәкъ минем шикелле
Тимер ишекне сөйми.
Ике-өч тәүлек эчендә
Куябыз, дип әйттеләр.
Кәгазьләргә шулай язып,
Мөһер сугып киттеләр.
«Әйттем бит инде мин сиңа,
Юк-бар белән йөдәтмә.
Әзер булгач та куярлар,
Ягъни, бар дип исәплә».
Вакыт-вакыт менә шулай
Юатам мин хатынны.
Кайтып керсәм, гел шул ишек
Интектерә җанымны.
Менә яңа ишек булгач,
Теләсә кайда барыр.
Фатирда күбрәк утырса,
Ишекне ватмый ачыр.
13.10.2014

Сабырлыгым җитмәде
Артык дәрәҗәдә өнсез калдым,
Чеп-чи ялган иде сүзләре.
Шуңа охшаш хәлне күргәнем бар,
Әле ярый халык сизмәде.
Бәлки бу кадәр тоташ ялганның
Сере бардыр диеп уйладым.
Әйдә, бер кыланып калсын әле,
Бүлдермичә бераз тыңладым.
Шул оятсыз затны тыңлый-тыңлый,
Ачу катыш нәфрәт уянды.
Гомер буе саклап килгән намус
Әйтерсең лә сазга буялды.
Чи ялганга ахры түзалмыйча
Якасына барып ябыштым.
Вакытлыча сабырлыгым җуеп,
Әлбәттә, мин бераз ялгыштым.
Карап торырга ук иманы юк,
Йөрәк елый иде сүзеннән.
Күзеп ачып йомган бер арада
Юкка чыкты мөртәт күземнән.
Шунсы гаҗәп: үз ялганына ул
Үзе дә ышана иде бугай.
Күптән инде кинәт кызганымны
Сизгәнем юк иде мин болай.
Бу кадәрле олы чи ялганны
Уйлап та табарга кирәк ич.
Һичшиксез, ул шактый оста алдый,
Андый затлар җирдә сирәк ич.
Сәләтне кайсы якка юнәлтсәң дә,
Шунда китеп бара ахрысы.
Акылына зыян-фәлән килеп,
Намусын да җуйган ахрысы.
Һәрхәлдә ул зур сәләтле кеше,
Тик сәләтен корым каплаган.
Тарих андыйларны шактый күрде,
Кем әйтмешли, Ходай каргаган.
14.10.2014




Авылларны сакларга кирәк
Авыл исеме истән чыга язган,
Хәтер ялгышмаса Көпшәтал.
Әйдүк туган, хуш киләсез, диеп,
Каршы алды безне аксакал.
Авыл димәсәң, хәтере калыр,
Халкы бик аз, юллары начар.
Урта бер урында, калкулыкта,
Шактый иске олы бина бар.
Бу бинаны кайчан салганнардыр,
Инде кыйшая да башлаган.
Элек мәшһүр бина булса кирәк,
Кеше-фәлән күптән басмаган.
Аксакалның йорты шуңа каршы,
Яши бирә япа-ялгызы.
Бина мәктәп булган ахры дигәч,
Картның йөзе тәмам алҗыды.
Бина дөрестән дә мәктәп булган,
Йөздән артык бала укыган.
Авылда балалар юк сәбәпле,
Мәгънә юк ди мәктәп тотудан.
Көпшәталда яшьләр калмый икән,
Булганнары киткән калага.
Элек гөрләп торган зур авылда
Хәзер тумый сыңар бала да.
Эш булмагач анда нишләсеннәр,
Бәхет эзләп читкә китәләр.
Көпшәталда яңа йорт төзелми,
Төзегәнне генә сүтәләр.
Картның сүзләренә караганда
Башта бетергәннәр малларны.
Җирле халыктан сорамый-нитми
Кемдер саткан чәчкән кырларны.
Карт шул инде, кем сатканын белми,
Имеш шундый әмер ирешкән.
Колхоз да юк, саткан акча да юк,
Җирсез калган халык бирешкән.
Мондый ахмаклыкны кем башкарган,
Кем булса да, башсыз кеше, ди.
Әзләсәм дә, очын табалмадым,
Һәрхәлдә бу дошман эше, ди.
Картның һәрбер сүзе дөрес кебек,
Авылларны кирәк сакларга.
Илсез калу ихтималы яный,
Җиребезне сатсак ятларга.
15.10.2014

Мирза ага
Мирза ага, Мирзахан,
Истән чыкмыйсың һаман.
Ходай кушса, насыйп булса,
Күрешербез бер заман.
Дәшһәтле сугышлар күрдең,
Моңа тукталып тормыйм.
Бу турыда күп сөйләнде,
Башка манерга җырлыйм.
Сине ихлас хөрмәт итәм,
Үзем белмим ни өчен.
Яшәү көчең ташып тора,
Туксаннан артты яшең.
Ходай синең күңелеңә
Гел күркәм сыйфат салган.
Гомер бакый гадел булдың,
Әйтеп куям иң алдан.
Узган гомерне актарам,
Сер сыярлык кеше син.
Гамәлең иманың сыман
Инсафлы, пакь кеше син.
Өлкән эшләрдә чыныгып
Тәҗрибә туплагансың.
Авыр заманнар кичкәндә
Намусың тыңлагансың.
Рәхмәт сиңа, дус яшәдек,
Йөз яшәгән аксакал.
Зур хөрмәткә лаеклы син,
Рәхәтләнеп яшәп кал.
Иң матур сүзләрне эзлим,
Коры сүзләр чепуха.
Эх, Мирзабый, дөнья ямьле,
Гомер генә тиз уза.
Ихлас киңәшләрең мине
Алгы сафка чакыра.
Синең белән бер сөйләшү
Үзе бер гомер тора.
6.07.2014

Изге нәрсә гаделлек
Һәрбер адәм баласында
Үзенчә аерым холык.
Дөрес булса, Җир шарында
Җиде миллиард халык.
Бераз гына фикер йөрт тә
Шуннан чыгып чамала:
Кайсы уңган, кайсы зирәк,
Кайсеберсе алама.
Дөнья бәясе кеше бар,
Сокланып туеп булмый.
Яхшы да кебек, түгел дә,
Кайберсен аңлап булмый.
Кеше бар яктан да килми,
Шуны әйтмәкче булам.
Мин гомер буе үземне
Үзем тәрбия кылам.
Дөнья дигәнең өйрәтә,
Менә сиңа тәрбия.
Язмыш һаман назлап тормый,
Максатыңа бар, дия.
Башыңа төшсә, барасың,
Изге нәрсә гаделлек.
Дөреслек булмаган җирдә
Кайдан килсен камиллек.
Борчылмагыз, бәлки тиздән
Сез көткән көннәр җитәр.
Иртәме, соңмы – барыбер
Хаклык тантана итәр.
7.07.2014

Язмышым үз кулымда
Табигатьнең кануннарын
Истән чыгарып булмый.
Хыял чынга ашмаса да,
Бөтенләй юкка чыкмый.
Шулхәтле олы кояшны
Тамчы су чагылдыра.
Тамчыдан чәчрәгән нур,
Күземне чагылдыра.
Вакыт бигрәк кадерле шул,
Мөмкинлек кенә чикле.
Барсын да беләсе килә,
Кайбер мәгълүмат шикле.
Йөз кат хәбәр ишеткәнче,
Бер кат күрсәң яхшырак.
Үткән юлымнан хәзерге
Барган юлым яктырак.
Заман дигән нәрсә бар шул,
Барлык нәрсәдән көчле.
Хыялым алга юнәлгән,
Анда нидер бар төсле.
Үзем сизәм – ниндидер көч
Күңелне ашкындыра.
Шунсын әйтим: шатлыгым зур,
Теләгем ташып тора.
Иртәгә ниләр буласын
Өзеп әйтү бик читен.
Илгә ни булса, шул ярый,
Күңелем күге иркен.
Берәүгә дә бурычым юк,
Язмышым үз кулымда.
Шулай уйлап, шулай юрап
Юанам һич югында.
Дөньяда адәм баласы
Бер гөнаһысыз булмый.
Нишләтәсең, кайбер теләк
Ихтиярга буйсынмый.
Дөньяның төрле җирендә
Гөлбакчаларны күрдем.
Тик бер үзем генә белгән
Зур шатлыклар кичердем.
Һаман да ачык хис кылам,
Бәхет көтәдер кебек.
Ходай биргән кыска гомер
Заяга узмас кебек.
10.07.2014

Олы Финат
Бакчада безнең урамда
Баһадир гәүдәле зат
Һәр әйткән сүзгә ышана,
Исеме – Олы Финат.
Хәл белергә килдем дия,
Аны-моны сораша.
Гөл дә түзми тиздән кора,
Ул сокланып караса.
Нинди сорт, фәлән дә төгән,
Төпченә дә төпченә.
Күзе каты хәерсезнең,
Ахры эчтән күпсенә.
Ул килсә йә агач сына,
Йә корт төшә түтәлгә.
Мин аны белеп бетердем,
Юрамыйм да бүтәнгә.
Аяк астында бутала,
Нишләтәсең бит аны.
Төп хуҗа шикелле йөри,
Әйтерсең мин туганы.
Чиягез зур үсәме, ди,
Иртән су сибә идем.
Йодрык кадәр генә үсә,
Зуррак үсмәсә, дидем.
Ходавәндә ышанган бу,
Теңкәгә тигәч әйттем.
Шундый сорт чия таптыра,
Ник әйткәнемә төштем.
10.06.2014

Рубис
Һаман да тасма телләнеп
Тәгәриләр эшләрең.
Яңгыр да тими, җилләр дә,
Энем бүген нишләдең.
Эшне изге саныйм ич, дип
Күзгә карап алдыйсың.
Тик бер ягың яхшы синең –
Ярты сүздән аңлыйсың.
Сиңа мондый зур зирәклек,
Белмим, кайлардан килгән.
Җавабың һәрвакыт әзер,
Торасың тоташ телдән.
Биш-ун минут үтә микән,
Вәгъдәңне онытасың.
Ул да түгел, яңабаштан
Сөйләргә тотынасың.
Тыштан караганда үзең
Зарарсыз күренәсең.
Җен кебек таза булсаң да,
Эшләргә иренәсең.
Тасма зур телең булмаса,
Карга апкитәр иде.
Ялгыш хәл аркасында дип
Юмалыйсың син мине.
Юк бар сөйләп алдашып,
Әрәм итәсең көчең.
Алдасаң да хөрмәт итәм,
Тапкыр булганың өчен.
Рубис, сине болай да бит,
Этеп-тартып йөртәбез.
Кара аны, болай булсаң,
Коммунистка кертәбез.
14.07.2014

Китап сатылмый
Бу китапның бәясе юк,
Бар дөнья малы җитмәс.
Синең инде чал башыңа
Артык зур акыл иңмәс.
Мондый китап тагын бармы,
Аныгын әйтә алмыйм.
Шундый кадерле нәрсәне
Сатып җибәрә алмыйм.
Борчыма да, ялынма да,
Юк дип сана китапны.
Китап укып юалмассың,
Күңелеңдәге тапны.
Китапның мул эчтәлеге –
Азык минем рухыма.
Мәңегелеккә китеп барсам,
Калдырырмын улыма.
Тигәнәк кебек ябышма,
Син соң нинди токымнан?
Гади сүзне аңламыйсың,
Яздың мәллә акылдан?
Киребеткән зат икәнсең,
Нәфесең чикне белми.
Бу китапны аңлар өчен
Синең белемең җитми.
17.07.2014

Теләк
Эчемдәге көчле ялкын
Чыгам-чыгам дип тора.
Теләк акылны тыңламый,
Икенче көн котыра.
Ихтиярның файдасы юк,
Җанга юаныч бирми.
Иң мөһиме: шул теләкне
Намус өнәп бетерми.
Теләкне файдалы санап
Күңелгә салган идем.
Очраклы хәл аркасында
Ялгыш кылганым белдем.
Күңелне беркетеп куйгач,
Арыну авыр икән.
Күпме көч-куәт түгелде,
Өмет өзелмәс микән.
Теләк шактый зур булганга,
Аран белән карышам.
Нервларга каты суга,
Нәфесемне орышам.
Мин бит шомарып беткән таш,
Яшь-җилкенчәк тә түгел.
Тик шуңа да карамастан
Никтер очына күңел.
Ни җитте теләк түгел шул,
Ун теләккә биргесез.
Күрәзәлек итеп булмый,
Нәтиҗәсе билгесез.
Иртә кичтән хәерлерәк,
Башка вакытка калсын.
Аннары соң ничек була,
Күңел төбендә ятсын.
Ничек тә тыярга кирәк,
Җир йөзендә бетми мал.
Әгәр теләккә буйсынсам,
Көч килүе ихтимал.
24.07.2014

Хаклык табулар авыр
Гаҗәп түгел, үз кулларым белән
Изге гамәл килә кыласым.
Каршылыклы хисләр биләп алды,
Белеп булмый ниләр буласын.
Чеп-чи ялган сүзләр күп ишеттем,
Чыга алмыйм хәтта чутына.
Җирдә һаман яши тимер канун,
Эш булмаса, күңел тутыга.
Яңа заман яңа максат куя,
Бик таләпчән хәзер түрәләр.
Рухыма да, бөтен хәятемә
Олуг эшләр ризык бирәләр.
Хаклык эзләп кайчак хәлдән таям,
Күп гамәлләр шикле күренә.
Зур мәшәкать белән кылган гамәл
Туры керә күңел түренә.
Бу дөньяда мин ялгызым түгел,
Башкалар бар минем тирәмдә.
Һәрбер кеше үз максатын куя,
Йөрәк сыза алдау күрәм дә.
Сүздә матур, гамәл киресенчә,
Ничек шулай эшли алалар?
Шундый хәлне сизсәм, җаным түзми,
Ялганчылар шелтә алалар.
28.07.2014

Туктап тыңлый агымсу
Шәфәкъ батса, һәркөн барам
Алмагач бакчасына.
Атлап түгел, чабып төшәм
Агымсу басмасына.
Су буеннан сандугачлар
Алмагачка очалар.
Таң атканда, сайрый-сайрый
Берсен-берсе кочалар.
Алмагачлар чәчәк ата,
Атмаганы бер генә.
Сагынганда айга карыйм,
Йөрәгемдә син генә.
Алмагач чәчәге алсу,
Синсез бигрәк ямансу.
Син югында ялгыз җырлыйм,
Туктап тыңлый агымсу.
28.07.2014

Сөйгәнемә бүләк
Күңелең кайсын хуш күрсә,
Шунсын рәхим итеп ал.
Башка чакта мөмкин булмас,
Бар бит шундый ихтимал.
Дөньяның асыл ташлары
Синең өчен жәл түгел.
Кечкенә генә бүләкне
Мәңгегә саклый күңел.
Сары гәрәбә муенса
Сиңа сихри төс бирә.
Җем-җем итеп уйнап тора,
Хәйран итәр кемне дә.
Зөбәрҗәт ташлы беләзек
Килешеп тора йөзеңә.
Әйтеп бетергесез асыл,
Күз тимәсен үзеңә.
Кызыл якут йөзек киеп
Ымсындырасың мине.
Әле дә булса ничә еллар
Сөеп туялмыйм сине.
Зәңгәр фирүзә алкалар
Синең күзләрең төсле.
Шулхәтле затлы нәфисләр,
Атап ясалган төсле.
Алкаларны күрү белән,
Ах диеп сокландың син.
Синең өчен сылуым, иркәм
Көнозын шатландым мин.
20.07.2014

Саклык хисен югалтсаң
Берәү күршесен орыша,
Хәлдән таеп арыган.
Күршесе картның юлына
Тирән чокыр казыган.
Гайбәт тыңларга яратмыйм,
Чыгып китеп тә булмый.
Карт кешенең ярсуы
Нигәдер озак тынмый.
Салпы ягына саламны
Ара-тирә кыстырам.
Дөресен генә әйткәндә
Сүзен җөпләп утырам.
Гөнаһшомлык, үч иткәндәй,
Шул адәм килеп керде.
Гәүдәсе әзмәвер кадәр,
Үгез кебек үкерде.
Тыңлап торган ахры дошман –
Исереккә салыша.
Көрәк чаклы кулы белән
Беләгемә ябыша.
Карашында иманы юк,
Туры күзенә карыйм.
Уртак тел табарлык түгел,
Таю ягын чамалыйм.
Минсиңайтим, котым очты,
Кулым сынды дип торам.
Аран ничек чыгып качтым,
Әле дә булса борчылам.
Биш кат каһәр төшкән адәм,
Моны мактап буламы.
Чынлап та җирәнгеч икән,
Тиле сыман улады.
Гомер күрмәгәнне күрдем
Саксызлык аркасында.
Калдым да куйдым дусларым
Ике ут арасында.
1.08.2014

Берәү өйләнә
Җан кисәгем, вакыт кыса,
Җә инде, ялындырма.
Әллә кем кебек ул кадәр
Көттереп зарыктырма.
Сине калага апкитәм,
Әйткән иде диярсең.
Яңадан яңаны гына
Ефәк күлмәк киярсең.
Беләсең килсә, мондый теләк
Миңа күптәннән килде.
Шәп гармунчы башым белән
Сине хуш күрәм инде.
Әгәренки риза булсаң,
Туй уйнатып алырбыз.
Җаның кая теләсә дә,
Сәяхәткә барырбыз.
Менә рәхмәт, яратасың,
Шул сүзне көткән идем.
Мин үзем дә синең кебек
Бер сине генә сөйдем.
Ярату шул вәгъдә инде,
Егетне сайлый белдең.
Риза буласыңны, җаным,
Үзеңнән алда белдем.
23.07.2014

Эзем калсын
Юк, ышанмыйм, алтын яшьлек
Шулай ук тиз үттеме?
Беркайчан да кайтмас өчен
Мәңгелеккә киттеме?
Яшьлегемнең истә тора
Вагы да, төяге дә.
Үткән заманны нигәдер
Оныта алмыйм әле дә.
Яшьлек кайтмыйсын белсәм дә,
Кайтыр шикелле тоям.
Йөрәк ашкынса да, көчем
Кими барганын тоям.
Алтын яшьлек кайтып керсә
Ниләр кылыр идем соң?
Кояшым сүнеп бетсә дә,
Җирдә эзем күренсен.
10.08.2014

Алдан сөйләшергә өйрән
Берәү үзен өстен санап
Сөйләшергә ярата.
Изге бурычлар хакында
Миңа фәлсәфә сата.
Изге эшләргә ярдәмне
Кызганмаска кирәк, ди,
Кызганычка каршы хәзер
Юмартлар бик сирәк, ди.
Мине яшәргә өйрәтә,
Белмәгән башы белән.
Кемгә күпме тамызасын
Үзем дә яхшы беләм.
Җан биздергеч суык адәм,
Чебен кебек сарыла.
Сораган затны яратмыйм,
Бәгыремә кагыла.
Ярлы чакка туры килдең,
Мая җыймадым, дидем.
Синең асыл гамәлеңә
Кушыла алмыйм дидем.
11.08.2014

Сере бардыр
Бер буйдак бар сәер адәм,
Ирле хатыннар сөя.
Әгәр кызларга карасам,
Башым әйләнә, дия.
Юаштан юан чыга ди,
Үзе авыл малае.
Акчасы буа буарлык,
Атаклы Чаллы бае.
Тылсымы бар чукынмышның,
Бигрәк тиз сөйләндерә.
Чибәр генә бер ханымның
Башкаен әйләндерә.
Кешеләрнең тормышларын
Җимереп йөри, затсыз.
Башын кисеп аткан җайдак
Генри шикелле башсыз.
Хатыннарга тимә дидем,
Сүзең сөйлә ташка, ди.
Кызлар ише генә түгел,
Малай, болар башка, ди.
Һәммәсе дә башка алар,
Ләкин кеше хатыны.
Парсыз кызлар да бетмәгән,
Юк бернинди акылы.
Гелән алай булмас иде,
Бер сере бардыр инде.
Кызлардан курка ул диләр,
Шул сүз дөрестер инде.
12.08.2014

Шамакай
Беркөн Хәлил дустым белән
Паспорт алырга бардым.
Чыксам, Хәлилем югалган,
Бер мәл уйланып тордым.
Үземне белештермичә
Төрле якка күз атам.
Узып киткән кешеләрне
Берәм-берәм озатам.
Әнә берәү басып тора,
Ул гына белсә белә.
Кемне сез югалттыгыз дип, –
Минем каршыга килә.
Полиция алып киткән,
Бераз салмытдин иде.
Теге берәү нык борчыла,
Тизрәк керегез диде.
Полициягә килеп керсәм,
Хәлил читлек эчендә.
Көл шикелле агарынган,
Хәсрәтле төс йөзендә.
Аран ничек алып чыктым,
Штраф акча калдырып.
Ун минут вакыт узгандыр,
Хәлил йөри чаптырып.
Хәлилне тиз айнытканнар,
Нигә алдылар димен.
Хәлне ачык аңласам да,
Тыңлыйсы килә сүзен.
Кылтый-мылтый атлыйсыз дип
Полицай бәйләнде ди.
Соңгы вакыт минем тормыш
Газапка әйләнде ди.
Машинадан төшмә диеп
Әйттеп киттем ләбаса.
Хәмер эчмә, заман сине
Ят кешегә санаса.
Үзең бүре авызына
Барып кергәнсең дидем.
Шундый шамакай икәнен
Бераз чамалый идем.
12.08.2014

Таулар матур күренә
Алсу-зәңгәр төсләр белән
Офык буйлап таң уйный.
Якын да кебек, ерак та,
Ап-ачык аңлап булмый.
Көнчыгышка карап атлыйм,
Әйтерсең кемдер дәшә.
Хыялга шул гына кирәк,
Күңел белән серләшә.
Үләмәнең аръягында
Яшел болын җәелгән.
Әйтерсең беренче күрәм,
Бар табигать сөенгән.
Бүрек кадәрле болыттан
Вак кына яңгыр ява.
Бераз дымсу, искиткеч саф,
Сулап туйгысыз һава.
Чәчәкләрдә энҗе сыман
Яңгыр суы ялтырый.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.