Latin

Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05

Süzlärneñ gomumi sanı 3766
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Ычкынмасын диеп куркам,
Шуңа да каты тордым.
Дусның күңелендә ниндидер
Сәер үзгәреш тойдым.
Хәзер үзем чыгып китәм,
Беләм юлым уңасын.
Бераз ял итәргә кирәк,
Башы уйдан бушасын.
29.11.2014

Арттырмагыз!
Бигрәк тә кайбер кешеләр
Арттырырга хирыслар.
Кеше күңелен кызыктыра
Вакытлыча уңышлар.
Бераз арттыра белмәсәң,
Рәт юк инде дияләр.
Дөрес сүз белән ялганны
Бер үк күчкә өяләр.
Ялган сүзләрдән ярала
Кайбер бәла-казалар.
Хак сүзгә түгел, ялганга
Кешеләр ышаналар.
Дөрес сүз белән ялганны
Һич аера алмыйлар.
Белем аз булганга, ахры,
Хәлне аңлый алмыйлар.
Арттыру белән алдашу
Бер-берсенә туганнар.
Бер үк әйбер булмаса да
Зур шик белән тулганнар.
Тозны гына артык салсаң
Әрәм була ризыгың.
Малны сарыф итү була
Артып китә языгың.
Дөрләп янып китү хәтта
Сөйгәндә дә ярамый.
Чак сызыгын узып китсәң,
Саф, матур хис яралмый.
Һәрбер гамәл башкарганда
Чама кирәк әлбәттә.
Әңгәмәгә ялган керсә
Әверелә гайбәткә.
27.11.2014

Әүһәди
Адәм баласы баеса,
Кайсы масая башлый.
Әүһәди һич андый түгел,
Бервакытта саташмый.
Үз көче белән дип әйтим,
Баеп китте Әүһәди.
Күрдегезме дигән кебек,
Күкрәк киереп йөри.
Хәбәр инде әллә кайчан
Шәһәр буйлап таралды.
Зур абруйлы зат булганга
Имеш-мимеш яралды.
Элек яхшук сала иде,
Әүһәди күптән эчми.
Хәзер ул ярдәмче түгел,
Баш судья булып эшли.
Җирдә әллә аракы бар,
Әллә юк диеп сөйли.
Тагын бер сыйфатын әйтим:
Хатын-кыз халкын сөйми.
Эшләр судка барып җитсә,
Мөмкин кадәр киметә.
Гаилә эшләрен һәрчакта
Ир-ат яклы хәл итә.
Аның үз кануннары бар,
Законнарга карамый.
Имеш хатын-кыз халкына
Ышанырга ярамый.
Ул элек өйләнгән иде,
Гаиләсен һич юксынмый.
Гомумән, хатын-кыз белән
Бөтенләй кызыксынмый.
Әүһәди дусның ахрысы
Өмет канаты сынган.
Җаны астан өскә кадәр
Авыр хис белән тулган.
2.11.2014

Дон Жуан
Бер ир-ат бар. Яше-карты
Мыекбай дип атыйлар.
Ни атлыдыр, Ходай белсен,
Аны барысы таныйлар.
Шунсы гаҗәп – зур мыекка
Кызлар кызыга икән.
Мыегы сумала төсле,
Әллә буята микән.
Ул буйдак ир тирә-юньдә
Башлык кебек санала.
Ни хикмәттер, хатын-кызлар
Тынгы бирмиләр аңа.
Берсе китеп тә өлгерми
Икенче кызый килә.
Бер иптәшем Мыекбайдан
Дон Жуан диеп көлә.
Безнең бистә егетләрен
Ул берсүзсез өркетә.
Мыекларын тырпайтып
Гел горур узып китә.
Бүре кебек усал йөзле,
Карашы үтә салкын.
Ахры, куркытып сөйдерә
Гүзәл хатын-кыз халкын.
26.10.2014

Урлап китәр чиккә җитәм
Сине күрсәм күңел күгем
Мәхәббәт белән тула.
Урлап китәр чиккә җитәм,
Шундый мизгелләр була.
Күзләремә карыйсың да,
Шаярма, дип көләсең.
Күңелеңдә урын бармы,
Шуны килә беләсем.
Туташ, сиңа гашыйк булдым,
Бөтен барлыгым белән.
Беркөн сезне бергә күрдем,
Егетең барын беләм.
Һәрбер күргәнгә ышанма,
Әгәр дә сөйсәң, дисең.
Сине сөйми мөмкин түгел,
Җан яраткан җимешем.
26.10.2014

Зимагур мәхәббәте
Драма бер бүлектә
Катнашалар:
Вил – «Зимагур» кушаматлы егет;
Гөлкәй – авыл кызы.
Вакыйга бер татар авылында бара.
Вил:
Кайталмыйча тәмам хәлдән тайдым,
Үлә яздым сине сагынып.
Чыдаса да йөрәк чыдар икән,
Җай чыгуга кайттым атылып.
Гөлкәй:
Әйт дөресен, алдашасың ич син,
Моны белү миңа бик кирәк.
Сары сагышларга салып киттең,
Сиңа миннән тагын ни кирәк?
Бераз пауза.
Гөлкәй:
Болай икәнеңне белгән булсам,
Хәер, белмим, сине сөйдем мин.
Ул чакта яшь, тәҗрибәсез идем,
Керсез хисләремне белдең син.
Вил:
Белдем, Гөлкәй, сагнып килдем сиңа,
Миңа җиңел диеп уйлама.
Ул чактагы хаталарым өчен
Әле дә булса йөрәк сызлана.
Аз гына пауза.
Вил:
Мин дә сөйдем, һаман сөям әле,
Хәлемә кер, кичер, аппагым.
Туган җирдән ерак яшәсәм дә,
Йөрәгемдә сине сакладым.
Гөлкәй:
Әллә син бар хәзер, әллә син юк,
Җайсыз йомыш белән килгәнсең.
Язмыш миңа мәрхәмәтле булды,
Пар таптым мин үземә синнән соң.
Вил:
Кочак җәеп каршы алмассыңны
Белмәсәм дә, азрак сизендем.
Сине күреп кабат хәйран булдым,
Шуңа юне юктыр сүземнең.
Гөлкәй:
Үз-үзеңне аклар өчен, җаным,
Бик бәләкәй сәбәп тапкансың.
Син киткәнгә өч ел вакыт узды,
Белмим, кая качып яткансың.
Вил:
Хәлең ничек диеп сорамыйсың,
Төшләремдә сине эзләдем.
Язмыш яман җиргә ташласа да,
Өметемне синнән өзмәдем.
Гөлкәй:
Йөрәк сине кабул итә алмый,
Күптән вакыт нокта куярга.
Бер кискән икмәк кире ябышмый,
Нигә кабат мине буярга?
Вил:
Буыйммы соң, сине буыймы соң?
Ала алмыйм хәтта күземне.
Синсез калсам, яшәү нигә кирәк,
Ялгыз хис итәрмен үземне.
Гөлкәй:
Син чынлап та батыр егет булсаң,
Китеп бар тиз яхшы чагында.
Зимагур дустым бар иде, диярмен
Сине искә алган чагымда.
Вил:
Алай каты кагылмәле, Гөлкәй,
Авырттырасың сөйгән йөрәкне.
Сине күтәрәм дә, кайтып китәм,
Беләсең ич минем гадәтне.
Бераз пауза.
Вил:
Китәр өчен килмәдем мин бире,
Пуч «зимагур» диеп көлсеннәр.
Кирәк булса, хәзер разбой салам,
Ничек сөйгәнемне белсеннәр.
Тавышын күтәреп дәвам итә.
Вил:
Җир йөзендә син булганың өчен
Бөек рәхмәтемне белдерәм.
Исән булсам, сине шушы көннән
Зур бәхетең эчендә йөздерәм.
Гөлкәй:
Суга төшкән кебек юкка чыктың,
Хат яз идең, кайтып булмаса.
Аппагым, дип синнән хәбәр алсам,
Күңелем булыр иде ичмаса.
Аз гына пауза.
Гөлкәй:
Һәр сүзеңә ышанасым килә,
Көтеп узды өч ел гомерем.
Хисең сүнеп тагын югалырсың,
Шуңа сызлый теңкә-бәгырем.
Кыз елый.
Вил (кызны кочып сөйли):
Кемне-кемне, сине алдый алмыйм,
Син бердәнбер гомер юлдашым.
Ни күрсәк тә, икәү бергә күрик,
Ходай безгә бәхет юлласын.
Гөлкәй (елый-елый сөйли,
егеткә сарыла):
Сагышым син минем, шатлыгым син,
Бүтән артык сүзең кирәкми.
Яратмасам, көтәр идеммени?
Миңа башка беркем кирәкми.
Егет кызны коча.
Шул хәлдә сәхнә ябыла.
27.10.2014

Хатынга булмый ярап
Минсиңайтим, хатын ялда чакта
Кунак килеп төште авылдан.
Ялгыз күңел җиңел сулап куйды,
Якын кешем хатын ягыннан.
Аш-суга мин үзем маһир түгел,
Кунак хатын миңа булышты.
Атлап түгел, биеп кенә йөри,
Рәхмәт яусын, ихлас тырышты.
Бәлеш, шәнгә, тагын әллә ниләр –
Төне буе ризык пешерде.
Гаҗәп дәрәҗәдә уңган хатын,
Җаным-тәнем рәхәт кичерде.
Миңа гына түгел, кунагыма
Кәлче-мөлче ифрат ошады.
Бигрәк тә кәбестә кәлҗемәсен
Тәмле, диеп мактап ашады.
Шулай чөкердәшеп чәй эчкәндә
Хатын кайтып керде берзаман.
Әллә кайчан булган вакыйганы
Әле дә булса онытмый һаман.
Нигә шулкадәрле борчыладыр,
Әллә ниләр юрап бетерде.
Ни пычагыма кундырасың диеп,
Колак итен ашап бетерде.
Мин ич инде гади, беркатлы зат,
Керү белән дәштем табынга.
Куып чыгарсам, җүләр дияр иде,
Ярап булмый, дуслар, хатынга...
28.10.2014

Мәҗбүр булам
Авыр, күңелсез уйларны
Эчтән куасым килә.
Бер өйрәнгән тәртиптә
Тыныч яшисе килә.
Бәламе, әллә бүтәнме,
Хәзергә әйтә алмыйм.
Шикне алып ташлап булмый,
Хәлне якынча аңлыйм.
Үз-үземне ышандыру
Никтер авыр бирелә.
Хәзерге яңа нәрсәләр
Начар булып күренә.
Ярдәмчел алтынчы тойгым
Һаман дәшми утыра.
Шуннан туган моңсу тынлык
Җанда борчу тудыра.
Җан сөймәгән яңалыкны
Ничек чынга кертергә.
Мин ирексез мәҗбүр булам
Башкача эш йөртергә.
Җыелып килгән фикерне
Кирәк җайга салырга.
Элекке үлчәү ярамый
Хәзер гамәл кылырга.
Ул компьютер дигәненә
Бер дә күнегеп булмый.
Башка төр чара булмагач,
Өйрәнмичә дә булмый.
2.11.2014

Сазлык
Тауның урта бер җиреннән
Саф чишмә бәреп чыккан.
Күңелем рәхәт кичерә
Эчкә тулган шатлыктан.
Мул сулы мәһабәт чишмә
Чылтырап шаулап ага.
Берөзлексез шауланганга
«Күңелле» дип атала.
Чишмә суы җир өстеннән
Чакрым ярым юл үтә.
Иңкүлеккә җитү белән
Зур сазлык хасил итә.
Сазлык дип тә булмый аны,
Күлләр саны берничә.
Һәммәсен дә язып тормыйм,
Ышанмассыз, күрмичә.
Бу сазлыкның яман данын
Халык төрлечә юрый.
Балык тоту монда авыр,
Аерым осталык сорый.
Күлнең эчен һәм читләрен
Куе камыш каплаган.
Дөрес булса, бу тирәләр
Үзгәрешсез сакланган.
Ялган булмасын, сазлыкны
Тик бер чишмә сугара.
Күлдәге ишле кондызлар
Сәер тавыш чыгара.
Монда сандугачлар түгел,
Акчарлаклар кычкыра.
Алар да балык аулыйлар,
Сазлык тирбәлеп тора.
5.11.2014

Юкка киттең Казанга
Кешенең хәленә керә беләм,
Бу мактана диеп уйлама.
Башкалада халык әрсез була,
Зарыгып көтәләр дип уйлама.
Сине, дустым, ихлас хөрмәт итәм,
Гел файдалы киңәш бирәсең.
Синең белән күпме аш-су күрдек,
Рәхмәт яусын, якын күрәсең.
Әйтик, әгәр син китмәгән булсаң,
Маҗаралар сөйләр идең ич,
Шаярып сөйләгән сүзләреңнән
Байтак шигырь язар идем ич.
Минем хәлем һаман элеккечә,
Юаныр өчен шигырьләр язам.
Сине белмим, нишләп ятасыңдыр,
Эш булмаса, мин шаша язам.
Вакытыңны ничек уздырасың?
Казан ич ул сиңа ят кала.
Шаулый ич ул, берөзлексез кайный,
Казан диеп шуңа атала.
Беренче шәпкә сиңа башкалада
Бераз моңсу булыр әлбәттә.
Син Чаллыда зур мөхтәрәм идең,
Казан хәлен белмим әлбәттә.
Нинди өмет белән киткәнсеңдер,
Син бит әле шактый тыйнак та.
Зур калада һава чиста булмый,
Вакыт тапсаң, кайт син, кунакка.
Синең кебек бер тәвәккәл иптәш
Былтыр киткән иде Мәскәүгә.
Тетрәндергеч хәбәр алдым беркөн
Үлеп харап булган Мәскәүдә.
Өлкән яшьтә стресс нык зарарлы,
Тыныч яшәү шуңа мәслихәт.
Бик сагынсаң, кире кайт Чаллыга,
Чирләп китә күрмә син, Мидхәт.
6.11.2014

Йокым качты
Узган төнне шик эчендә
Газап белән үткәрдем.
Таң алдыннан ярты сәгать
Йокы белән чикләндем.
Кич яткач, әллә ничә кат
Аяк өсте калыктым.
Тынгысыз күңел ашкына
Хәлдән таеп ялыктым.
Ул гына да түгел әле,
Тирән дулкын кичердем.
Аптырап йөди башлагач,
Ишекле-түрле йөрдем.
Тагын бер көн, фәкать бер көн
Түзәргә туры килә.
Аннары соң, Ходай кушса
Зур вакыйга көтелә.
Шул буласы вакыйгага
Матур өметләр баглыйм.
Алдагы киләчәк өчен
Әһәмиятле саныйм.
Күптәнге якты хыялым
Гамәлгә ашар төсле.
Гомумән, туасы көннәр
Хәерле булыр төсле.
7.11.2014

Вәкил килергә тиеш
Бүгенме, яки иртәгә
Вәкил килергә тора.
Эшкә ничек бәя бирер,
Хәлем аңардан тора.
Энәсеннән җебенә кадәр
Бар нәрсәне белә ул.
Үз өенә кайткан сыман
Хәбәр итми килә ул.
Менә-менә килер кебек,
Беркая китеп булмый.
Аның фикерен белмичә
Минем күңелем тынмый.
Эшне шәп башкардык бугай
Нык та, матур да кебек.
Үз эшен беркем хурламас,
Ни дияр вәкил егет.
Ул бераз вакчыл әлбәттә,
Шулай да дөрес әйтә.
Әгәр дә эшне ошатса,
Безне яңа эш көтә.
Миңа әнә шунсы кыйммәт,
Эш булмаса күңелсез.
Вәкилне күптән белсәм дә,
Ни диясе билгесез.
Ни җитте кеше түгел ул,
Министр ярдәмчесе.
Үзенә дә, һәр кешегә
Гаять тәлапчән кеше.
Вәкаләте дә җитәрлек,
Казна акчасын түли.
Киләчәге матур булыр –
Һаман югары үрли.
9.10.2014

Әрсезлек тә кирәк
Яшь кенә бер хатын мине
Интектереп бетерә.
Ишектән куып чыгарсам,
Тәрәзә аша керә.
Бигрәк әрсез, үткен чәчби,
Булса да булыр икән.
Әллә мәйтәм, сораганын
Биреп котылыйм микән.
Аның нәфесе аз түгел,
Фатирга акча сорый.
Эштән алса, файдалы ич,
Кредит алганга карый.
Табигатен сөйләп тормыйм,
Керделе дә чыктылы.
Тагын әле зур күк тоям
Аның хәйлә капчыгы.
Бер кат йомшаклык күрсәтсәм
Теңкәгә тияр димен.
Үзем эчтән куа алмыйм
Ихлас кызгану хисен.
Хатын-кызларны җәберләү
Зур егетлек түгел ич.
Шөкер әле үзебездә
Ярыйсы киң күңел ич.
Мохтаҗларга булышуны
Китап та хуплый диләр.
Ярдәм кулын суза белсәң
Күңелне шатлык бизәр.
Ялгызы озак түләрме
Ире дә юк ичмаса.
Тагын бер кат уйларбыз да,
Бирербез һич булмаса.
9.11.2014

Сорыйм синең кулыңны
Җете ак күлмәгең киеп
Кая киттең, чибәркәй?
Сине күргәч, күтәрелде
Башымдагы түбәтәй.
Чү, гүзәлем, ул кадәрле
Өздереп карамәле.
Сине көтеп көтек булдым,
Хәлемне сорамале.
Яратам микән, сөямме –
Икенең берсе инде.
Сиңа шундый сүз әйтергә
Күптән җыенам инде.
Сөю шатлык яки газап –
Аралары бер адым.
Ярый әле син, чибәрем,
Юлларыма очрадың.
Рәхмәт сиңа, үзең белән
Саф шатлык алып килдең.
Мәхәббәтне әкият дип
Өметем өзгән идем.
Гөрләтеп яшәрбез әле,
Син бөтенләй икенче.
Уф, телемне шайтан бутый:
Син әлбәттә беренче.
Ачуланма, ни диим соң,
Әйтеп биралмыйм хисне.
Гади сүзләр белән әйтсәм:
Эчкерсез сөям сине.
Һәркөн күңел җылың тоям,
Яктыртасың юлымны.
Гомерлек ярым булырга
Сорыйм синең кулыңны.
10.11.2014

Сайрап бетерсен инде
Күз бәйләнгәч чишмәгә кил,
Чишмә җырын тыңларбыз.
Җырның көен ота алсак
Икәү бергә җырларбыз.
Чишмә сукмагын санадым,
Төгәл унҗиде икән.
Тагын кемнәр чишмәләрдә
Ярларын сөйде микән?
Әнә, иркәм, ишетәсеңдер,
Сандугачлар уяна.
Мондый җирдән китәләрме,
Офык алланып яна.
Чү, матурым, таңы нинди,
Чүт кенә тыңлыйк инде.
Сандугач синең хөрмәткә
Сайрап бетерсен иде.
11.11.2014

Уйлап бетереп булмый барсын да
Калган эшкә карлар ява диләр,
Бу сүзгә мин кабат инандым.
Хәл ителергә тиешле эшне
Вакытында эшли алмадым.
Әйтерсең лә бүген мәгълүм булды,
Алдан уйламадым азагын.
Киләчәкне хәлләр күрсәтер дип
Бераз ваграк эшкә санадым.
Вак саналган эшләнмәгән гамәл
Бер тәүлектә кинәт зурайды.
Чөнки зур түрәләр тарафыннан
Аерым игътибарга уралды.
Берәү булса уйламас та иде,
Ничек инде ачу килмәсен.
Артып торган мәшәкатьләр белән
Уйлап бетереп булмый һәммәсен.
Эшләр бүген мин көткәнчә түгел,
Башка юнәлештә киттеләр.
Шәп нәрсә чиертергә торганда
Хәлләр бераз чуалып киттеләр.
Белә идем: вак гамәлләр булмый,
Бар эшләр дә мөһим, кирәкле.
Куркынычны алдан күралмадым
Үтәмәдем, ахры, таләпны.
Бер юлыга Ходай кичерер дип
Кичектереп килдем һәрвакыт.
Эшне вакытында төгәлләсәм,
Мин утырмас идем баш ватып.
Бар эшемне ташлап, кичекмәстән
Мәҗбүр булам план үрергә.
Эш һичшиксез эшләнергә тиеш,
Тизрәк кирәк чара күрергә.
Хәлләр шаярмыйлар булса кирәк,
Язмыш җиле исә каршыга.
Ходай каргаган җиргә юлыкканмын,
Шуңа кире килә барсы да.
14.11.2014

Кояшлы иртә
Иртәнге кояш нурында
Иркәләнәсем килә.
Туган җирнең туфрагында
Җәяү йөрисем килә.
Искиткеч таң! Тәүге нурлар
Җанны-тәнне иркәли.
Кояш минем ниятемне
Күрә кебек үтәли.
Яшел үләннәр кояшта
Зөбәрҗәт кебек уйный.
Бар табигать хуш ис белән,
Яшь хәят белән сулый.
Зәңгәрсу күктән яктылык,
Сафлык, чисталык бөрки.
Тирбәлеп аккан ак томан
Авылга карап үрли.
Тиз арада куе томан
Киң болынны каплады.
Бар тирә-юнь кошлар җыры,
Шатлык белән багланды.
Тургай җыры илаһи бер
Олы кодрәткә ия.
Берәм-берәм күңелдәге
Барлык кылларга тия.
Кыллар бердәм тибрәнгәндә
Хис-тойгылар күбәя.
Яшисе килү теләге
Берничә кат көчәя.
14.06.2014




Һәр биләмче гайбәтчеме?
Уйнап түгел, уйлап әйтәм –
Биләмчеләр дә кирәк.
Тик шулай да бу фикерне
Хуплаучы кеше сирәк.
Биләмчеләр юк-бар сөйләп
Тәм вә ләззәт алалар.
Күп вакытта җәмгыятькә
Байтак зыян салалар.
Гайбәт сүз борын заманнан
Гөнаһыга саналган.
Элек җавапка тартканнар
Ялган артса чамадан.
Табигате белән алар
Игътибарлы булалар.
Шул сәбәпле вакыт-вакыт
Игелек тә кылалар.
Кечкенә үзгәрешне дә
Биләмчеләр күрәләр.
Менә шуның нигезендә
Гайбәтләрен үрәләр.
Шундый биләмче хатынның
Миңа файдасы тиде.
Алар гел гайбәт сөйләми,
Хәбәре дөрес иде.
Үлчәүгә салсаң зарармы,
Әллә файда басамы?
Биләмче булдырмый кала
Кайбер бәла-казаны.
Кемдер белергә тиеш ич,
Дөньяны шулай аңлыйм.
Гамьсезлек тә зарар сала,
Биләмчеләрне яклыйм.
15.11.2014

Ялкау җитәкче
Көтә-көтә көтек булдым,
Шундый озак тоелды.
Шактый олы ниятемнең
Бер өлеше кыелды.
Көткәндә вакыт туктала,
Тәмам зарыгып беттем.
Үз-үземне беркемгә дә
Кирәксез дип хис иттем.
Эшкә соңга калган затны
Гомер буе яратмыйм.
Кем булуга карамастан
Ялкау кешегә саныйм.
Инде китәм дип торганда
Көткән әфәнде килде.
Чиксез зур шатлык белдереп
Ихлас елмаеп-көлде.
Рифкать дустым, син икәнсең,
Күрсәм дә сөенәм, ди.
Сиңа ярдәм итә алмыйм,
Шул хәлгә көенәм, ди.
Ялкау икәнен сизгәч тә,
Китәсе калган икән.
Тузга язмаганны сөйли,
Вакытны әрәм итәм.
Бер бөктәр алюминиен
Алышмады бакырга.
Биш куллап алалар аны,
Туры килер сатарга.
Үзен горур, бәйсез тота,
Шактый шомарган адәм.
Булышырга исәбе юк,
Үлсә дә, итмәс ярдәм.
Шунда мактанып өлгерде,
Эшем яхшы бара, ди.
Менә, малай, минем өчен
Халык үлеп тора, ди.
Ягымлы тавышы белән
Нык катыга утыртты.
Үзе минем янга килү
Ихтималын онытты.
Ичмасам, вәгъдә бирмәсә,
Йөрәгем янмас иде.
Күзгә карап алдашуы
Өнсез калдырды мине.
Үрдәгенә каз куярмын,
Мыскыл итте имансыз.
Бакыр күпкә кыйммәт йөри,
Шуны да белми, башсыз!
16.11.2014

Сайлап алдым
Иркәм, сине сайлап алдым
Күп кызлар арасыннан.
Кая басканымны белмим
Ягымлы карашыңнан.
Гомернең язы дип саныйм,
Тойгы эчендә калдым.
Моңарчы һич татымаган
Сөю утында яндым.
Синдәй сөйкемле туташны
Ничә еллар эзләдем.
Бер карауда гашыйк итте
Синең көләч күзләрең.
Шундый матур елмаясың,
Дөньяга шатлык чәчеп.
Миңа синең дустың булу
Үзе генә дә бәхет.
25.11.2014

Кыз урлау йоласы
Ходавәндә нигә килдең,
Нинди яман эш кылдың?
Ачкан авызыңны ябып,
Су капкан кебек тындың.
Яле-яле искә төшер,
Сиңа әйтәм ләбаса.
Көткәндә мизгел дә газап,
Сөйләп күрсәт ичмаса.
Хәтта тыңларга куркыныч,
Сер белән сөйләшәсең.
Авыр булса да түзәрмен,
Кырыйлап әйләнәсең.
Артык куертасың бугай,
Хәтта сүзләр карала.
Күңелнең ерак читендә
Дуслык хисе тарала.
Мин сине дөрес аңласам,
Матур кыз урлагансың.
Дивана малай әйтмешли,
Башаяк пычрангансың.
Зур мәшәкать чыгаргансың,
Йола дип сөйләнәсең.
Нинди башсыз баш булдың син,
Хайванча өйләнәсең.
Бәхилләргә туры килер,
Буласы булган инде.
Әгәр чарасын күрмәсәк,
Ябып куярлар сине.
Хыял җитми, ничек кенә
Сине йолып калырга.
Уен эш мени кыз урлау,
Эшең сыймый акылга.
Мәхәббәт хисе – иң саф хис,
Син хисне таптагансың.
Кыргый алым кулланып,
Намусын таплагансың.
Кызны тиз җайларга кирәк,
Җәвит итеп куймасын.
Хәзер әле сөймәсә дә,
Бәлки сөяр туйдан соң.
20.04.2014

Күрәсем килеп тора
Бер шаян кызга сокланып
Күз керфекләрем тала.
Ничә килсәм, йөзе ачык,
Елмаеп каршы ала.
Күз карашлары тылсымлы,
Сихри гүзәл төс бирә.
Сөю хисе ташкын булып
Йөрәгемә йөгерә.
Кызны озак күрмәгәндә
Күңел күлем дулкынлый.
Кабат кавышуны уйлап,
Йөрәк чите сулкылдый.
Болай булса ярсу йөрәк
Туктаусыз сөяр инде.
Кайдан алдың шундый көләч
Сихерле күзләреңне.
20.04.2014

Пәри күргән
Мунчада пәри күрдем дип,
Син хәбәр тараткансың.
Барлык диндар кешеләрне
Авызыңа караткансың.
Булыр-булыр, дөнья бит ул,
Мунчада нәрсә булмас.
Ходай каргаган җир булса,
Мунча пәрисез булмас.
Син бәлки, теге, кем әле,
Сөяркәңне күргәнсең.
Караңгыда белер-белмәс
Пәри диеп белгәнсең.
Ул сөяркәң болай да бит
Әлләни чибәр түгел.
Аны пәри дип алдану
Көндез дә гаҗәп түгел.
Синең үзеңнең җаныңа
Мең шайтан оялаган.
Аздың малай, кара аны,
Сөйләшербез яңадан.
21.04.2014

Кибет
Һичбер максатсыз урамда йөрдем,
Берничә төркем яшьләрне күрдем.
Шау-гөр көлешеп яннан уздылар,
Замана белән алар уңдылар.
Кибет каршына барып утырдым,
Дикъкатьне туплап күзәтеп тордым.
Яныма килеп берәү утырды,
Яман ис белән җанны тутырды.
Туктале димен, бу нишли тагын,
Лыкынган бугай, җуямын аңым.
Кит бирән, дигәч, китте янымнан,
Акыллы фикер килде соңыннан.
Кем салган диеп, сорыйм күңелдән,
Моны төзәргә күп көч түгелгән.
Кибетне әйтәм, зур да, матур да,
Нәрсә дә булса уйлыйм алырга.
Теләр-теләмәс кердем кибеткә,
Кызыгып тордым карап ишеккә.
Янына бардым, ишек ачылды,
Мин керү белән үзе ябылды.
Шулхәтле күркәм бизәлгән кибет,
Идән ялтырый нәкъ көзге кебек.
Монда ирексез хәйран каласың,
Таеп егылсаң – башың ярасың.
Җаның ни тели, һәммәсе әзер,
Алмас җиреңнән аласың хәмер.
Беркатлы күңел ничек чыдасын,
Соңгы акчаңны биреп чыгасың.
31.05.2014

Үпкәләмә
Киләм әле, киләм синең янга,
Артык түзәр хәлем калмады.
Болай булса, йөрәк янып бетәр,
Ничек сөярмен соң аннары.
Беләсеңме, сиңа булган хисне
Гомер буе телим сакларга.
Сөйгән өчен миңа үпкәләмә,
Бирә алмыйм сине ятларга.
Син югында серләремне сөйлим
Су буенда үскән талларга.
Дустанә бер караш күргән идем,
Йөрәгеңне телим яуларга.
Йөрәк һаман синең янга тарта,
Чәчәк җыям килгән уңайга.
Белмим ничек каршы аласыңны,
Өзелеп сөям сине шулай да.
3.06.2014

Эш бетми ул
Чү, сабыр ит, тый үзеңне,
Юкка-барга куанма.
Ыбыр-чыбыр эшләр белән
Һаман-һаман юанма.
Сабырлык дигән сыйфатны
Үзләштерергә вакыт.
Гелән-гелән эш димәгән,
Ял итәргә шәп вакыт.
Кая барсаң шунда җиттең,
Яшисе дә яшисе.
Син ирешкән уңышларга
Ирешә сирәк кеше.
Һәрхәлдә алай ярамый,
Мал диеп китми исең.
Бары тик авыр хезмәттән
Рәхәтләр табам дисең.
Ял итүне сөйми торган
Кеше дә була икән.
Бетмәгән эшне сагынып,
Гомерең үтә микән.
Көч-куәт кайдан аласың,
Ярый, җитәр димисең.
Бар кешеләр тигез булмый,
Кеше эшен сөймисең.
Сине якын итеп әйтәм,
Булгансың син, уңгансың.
Авыр эш вата кешене,
Аннары соң булмасын.
4.06.2014

Исереккә сәлам бирмә
Күңелдә яман хис кайный,
Тышка чыгам дип тора.
Бер тотынса, тына белми,
Артык каты котыра.
Кайчакта бер ахмак башны
Өзеп атасым килә.
Бик күптәнге бер хәл өчен
Күзгә карап сүгенә.
Үткән эшләргә салават,
Зинаһар оныт дидем.
Сакалыңны тотып алып
Акыл өйрәтәм дидем.
Үткәннәрне, сүткәннәрне
Һаман искә төшерә.
Гафу ит дип сорасам да,
Дошман белми кичерә.
Эчте исә, акылы калмый,
Шыр тилегә әйләнә.
Кемнән башларга дигәндәй
Теләсә кемгә бәйләнә.
Үзе шулай мәгънәсезме,
Әллә аракы микән.
Картаеп акылга туймас,
Кешеләр була икән.
5.06.2014

Җыелышта
Мин суган саткан арада
Иске дус түрә булган.
Халык аңа таба ава,
Мөхтәрәм булып куйган.
Бер җыелышта дустымны
Күрергә туры килде.
Инде җәелеп утырган,
Нәкъ генерал шикелле.
Яңа төсле хисләр туды
Иске дуска карата.
Уйга килмәслек үзгәргән,
Дөреслекне ярата.
Ихтиярсыз ис китүдән
Егылып китә яздым.
Күңеле белән яхшырган
Элгәре ата азгын.
Нык җитди төсләр чыгарып,
Гаять оста сөйләде.
Әлеге дә баягы шул,
Кануннарны сөймәде.
Имеш хөкүмәт яшьләрне
Бер генә дә уйламый.
Салым җыярга ярата,
Шуннан ары уйламый.
Тагын ул кискен рәвештә
Хезмәт хакын азсынды.
Пенсияне ике тапкыр
Арттырырга талпынды.
Ул сөйләгәннең соңында
Халык озак кул чапты.
Мөхтәрәм булмый хәле юк,
Дустым һичшиксез хаклы.
Шуның белән бетте-китте,
Җыелыш тәмам иде.
Менә хикмәт тәнкыйть сүзе
Аның үзенә тиде.
7.06.2014

Мизгел
Бер кыска мизгел исемнән чыкмый,
Шундый тылсымлы, аңлатып булмый.
Тирән сокланып гел искә алам,
Озак уйласам мин хәйран калам.
Хәл миңа һаман сер тулы сыман,
Ни булса булган, юк иде томан.
Төшме иде дим, төгәл өн иде,
Көз булса да, көн чалт аяз иде.
Бик тиз арада булып куйган хәл,
Бер көтмәгәндә дөрес булган хәл.
Җирнең астыннан чыкты шикелле,
Бу фәрештәнең үзе түгелме?
Тәнем ирексез чымырдап куйды,
Җыялмый тордым кирәкле уйны.
Чирек минуттан сурәт югалды,
Могҗиза күреп зиһен чуалды.
Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк,
Сезне алдарга җыенганым юк.
Ни барын яздым ихлас күңелдән,
Сүзләрне алдым йөрәк түреннән.
14.06.2014

Шәфәгать
Беркавым өнсез утырдым
Гадәти генә чакны.
Исеме җисеменә ятмый,
Күңел сизенә ятны.
Әллә дим Ходай сөймәгән,
Бер хәерсез көн булды.
Теңкә-бәгырь бөтен көе
Саф әрнү белән тулды.
Берәү килгән йомыш белән,
Бүре кебек усал зат.
Исеме күркәм булса да,
Кызу канлы бер ахмак.
Бер нәрсә дә калдырмыйча,
Түләмичә, нитмичә,
Машина алырга килгән,
Акча килеп җитмичә.
Акча килгәч, алырсыз дип
Кырт кистем әңгәмәне.
Йөзе кара көеп чыкты,
Тизрәк алуда гаме.
Көтә-көтә көтек булдым,
Өч тәүлек вакыт узды.
Шәфәгать атлы ят адәм
Шыпыртын гына сызды.
Акча һаман да килмәде,
Аңлашылды исәбе.
Мине алдарга җыенган
Бер Шәфәгать кисәге.
15.06.2014

Ничек кирәк – шулай күрәләр
Кешеләр бер үк нәрсәне
Төрле төстә күрәләр.
Һәр әйберне аерым ачык
Күрә имеш түрәләр.
Шулай тиеш, шулай сыман,
Әллә ялгышам микән.
Яратмыйча карап торсаң,
Ак төс карала икән.
Яратып караган чакта,
Бөтен дөнья ямьләнә.
Гади генә нәрсәләр
Саф затлыга әйләнә.
Күңел күзләрең күрмәсә,
Кояшны күреп булмый.
Кәеф кырылган вакытта
Бер матур хис тә тумый.
Халәттән күп нәрсә тора,
Әлбәттә, хис югалмый.
Күңел күзләрең күрмәсә,
Кызыксыну уянмый.
Киңәш бирергә җайлы да,
Башыңа төшсә кыен.
Күзле кешеләр күрмәсә,
Кемгә чын, кемгә уен.
Күз булгач, күрергә тиеш
Күрсәгез – сөенегез.
Тик акны кара күрүдән
Һәрхәлдә, тыелыгыз.
18.06.2014

Алдадың
Болай икәнеңне белгән булсам,
Ничек итеп ачу килмәсен.
Начар иткәнсең син, ифрат начар,
Агай-эне хәлне белмәсен.
Ни өчендер, белмим, үтәмәдең
Ышандырып калган эшеңне.
Кызганычка каршы дөрес икән,
Белеп булмый кайбер кешене.
Борчылма дус, вәгъдә – иман дидең,
Зур кисәкле сүзләр сөйләдең.
Әллә эшне, әллә, белмим, мине
Ни өчендер, дустым, сөймәдең.
Ялгыш кына булган бер хәл дисең,
Алай булса төзәт хатаңны.
Олы сәбәпләр артына посып,
Тиргәмә син яңа заманны.
Вәгъдә бозу матур гамәл түгел,
Киләчәктә сиңа ышанмам.
Әгәр син сорасаң, мин үзем дә
Зур гамәлләр инде кылалмам.
19.06.2014

Бул миңа юлдаш
Күңел күгемдә йолдызлар балкый,
Алар берьюлы җемелди башлый.
Айлы кичләрдә баттым хисләргә,
Син кайда, иркәм, миңа нишләргә?
Көлә тулган ай, тирә-як серле,
Сагынып көтәм баядан бирле.
Шулай да миңа бик рәхәт хәзер,
Күпме булса да, көтәргә әзер.
Әнә офыкта сызыла ал таң,
Синең барлыкны белмәдем алдан.
Татлы хыяллар әйдәп баралар,
Якын, бик якын безнең аралар.
Хисемне сиңа ничек аңлатыйм,
Сине галәмдә иң гүзәл саныйм.
Тагын ни диим, сөйкемле туташ,
Син булчы миңа гомерлек юлдаш.
20.06.2014

Булса нәрсә дә, булмаса нәрсә
Бер кеше әйтсә, кеше ышанмас,
Йомры тек, йомры, вәт ичмасам баш.
Имеш Халит бай фәкыйрь бич булган,
Ел әйләнәсе урамда кунган.
Булса нәрсә дә, булмаса нәрсә,
Ничек байган дип сорый Хәмәтша.
Мин кайдан белим, тапкан дим җаен,
Яманлап булмый зур татар баен.
Халит булдыра, яңа үр яулый,
Аның хакында бөтен ил шаулый.
Фәлән дә төгән, көнләшә Хәмәт,
Халитны никтер бетерми өнәп.
Эшләп бит, – дия, – баю икеле,
Халит тиз байган, Морган шикелле.
Бәлки тапкандыр кисәкле алтын,
Һич аңлый алмыйм Хәмәтнең холкын.
Чын хакыйкатьне төгәл белсәм дә,
Хәмәткә әйтмәм, кинәт үлсәм дә.
Эшең түгел дим, карышам һаман,
Көнче кешенең нияте яман.
Син ич дус-әшнә Халит белән, – ди,
Менә күр дә тор, барбер беләм, – ди.
Карашы кырку, язмас та идем,
Ул-бу булмасын Халиткә димен.
Хәтәр хәл сизеп ачылды ярам,
Хәмәт астыртын, котычкыч саран.
Ходай язмасын барырга сорап,
Халит булырга аңа бик ерак.
21.06.2014

Вәт рәхмәт
Сиңа гына әйтә торган
Бик мөһим сүзләрем бар.
Яшьрәк чакта белми-нитми
Кылган языкларым бар.
Үземне үзем шелтәлим,
Киләчәктә нишләргә?
Киңәш бирсәң ярар иде,
Һаман төшә исләргә.
Истә калган кадәресен
Сиңа сөйләрмен хәзер.
Күңелгә сеңгән тапларны
Үзем юарга әзер.
Озын сүземнең кыскасы –
Шуны әйтергә кирәк,
Агай-эне арасында
Сине саныйлар зирәк.
Сүз белән аңлатып булмый,
Күңел агарсын димен.
Нык хис итәм, ярдәм итәр
Асыл фикерең синең.
Аяк тайса – баш гаепле.
Зинһар аңларга тырыш.
Сиңа алдан әйтеп куям,
Кешедән алмыйм бурыч.
Яхшы гамәлләр дә булды,
Бизмәнгә салганым юк.
Кайсы өстен чыгар микән,
Мәккәгә барганым юк.
Сәбәпләр артына качмыйм,
Ансын син дә беләсең.
Әллә мөгез үскәнме соң?
Күзгә карап көләсең.
«Без һәммәбез дә языклы,
Юкка китмәсен исең.
Болай булгач хәлең алда.
Күңлең сафлана», – дисең.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 3763
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 3788
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1965
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 3553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
    39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2019
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 3766
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2083
    38.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 3801
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2095
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2097
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 3707
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2149
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 3694
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 3803
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2032
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 3825
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2048
    40.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 3703
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 3769
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    40.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 3751
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2034
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Рифкат Маннапов - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 1202
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 856
    49.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.