Latin

Шигырьләр - Резеда Шәрипова

Süzlärneñ gomumi sanı 2360
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1530
34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
БҮГЕН БЕЗДӘ САБАНТУЙ!
Бәйрәм таңы
Борыннарны кытыклап
Уятты коймак исе,
Самаварда кояш көлә –
Өйдә чын бәйрәм төсе!
Таң белән үк торып әти
Мунча ягып өлгергән.
Ишек алдын, капка төбен
Ялт иттереп себергән.
Кунаклар килгәнче мин дә
Торып урынны җыйдым.
Чәчемне тарап, өр-яңа
Күлмәгем киеп куйдым.
Үтми дә үтми һич вакыт,
Ничек түзеп торасы,
Әллә инде сәгать угын
Алга таба борасы?
Сизми дә калды өлкәннәр –
Күчердем-куйдым укны.
Бәйрәм көнне гаеп түгел,
Гафу ителә шуклык.
-Башлана!-дип торып чаптым
Малай кызлар янына-
Сабантуй гөрләп узачак
Әрәмә аланына.

Ә әрәмәдә...
Мин генә сабырсыз түгел,
Бала-чага җитәрлек,
Мәйдан буйлап түгәрәкләп,
Сәйлән итеп тезәрлек.
Аллы-гөлле күлмәкләрдән
Күзләрең камашырлык,
Алан чәчәкләре белән
Бәхәссез ярышырлык!
Мактанышып туйгач, дәррәү
Кибеткә дип йөгердек.
Ярый әле өлкәннәрдән
Алда килеп өлгердек!
Елан кебек бормаланып
Тезелде озын чират.
Куандырды сатучылар
Туңдырма белән сыйлап.

Көрәш башланды!
Көрәшкә чыкты Азат,
Аный көч-гайрәт харап!
Шыбыр тиргә батканбыз
Ул тырышканга карап.
Көндәше дә тиң икән,
Әйтерсең, төпле бүкән,
Күтәреп алам димә,
Бил бөгеп салам димә!
-Әйдүк!-диеп көч биреп
Кычкырып тавыш бетте,
Ниһаять, көчле көндәш
Җиргә шапылдап төште.
Хәле бетсә дә, Азат
Елмайды безгә карап.
Шундый дуслар булганда
Җиңүне була яулап!

Үзе егылган - еламый
Капчык киеп йөгерергә
Теләүчеләр күп булдык.
Сыбызгы сызгыруга ук
Дәррәү алга атылдык.
Чү, ни хәл бу, кинәт кенә
Әллә җир әйләндеме,
Капчык эчендә адашып
Аяклар бәйләндеме -
Яшел чирәмгә сузылып
Ятканны сизмәдем дә,
Башкалар узып киткәнен
Күрдем дә, күрмәдем дә!
Сикереп торып, ачудан
Томрылдым алга табан.
Үҗәтлек бушка китмәде,
Беренче килдем – арттан!

Колга башында
Каян тапканнар бу кадәр
Оп-озын нечкә агач!
Очы күккә тигән кебек
Күтәрелеп карагач.
Ике дә уйлап тормады -
Наил күлмәген салды,
Балакларын сызганды да,
Баганага юл алды.
Маймыл кебек кенә үрләп,
Колга башына җитте,
Аста халык аңа карап
Сокланып ах-ух итте.
Йөрәк тә бар икән инде,
Ничек башы әйләнми,
Аның өчен куркып монда
Безнең телләр бәйләнде.
Җилкәгә асып бүләген
Шуышты аска таба,
Ышкылып уттай кызарды,
Чыдасын гына табан!
Кул-аяклар сыдырылган
(Менмәс яланөс көе!),
Әмма авызы колакта –
Татлы шул ул җиңүе!

Чүлмәк вату
Уртада тора – чүлмәк,
Кулга бирделәр – күсәк,
Бәйләп куйдылар күзне,
Чуалдырдылар эзне.
Бер, ике, өч... ун адым,
Менә тагын буталдым!
Күпме генә сукмадым,
Чүлмәкне һич тотмадым.
Мөгаен, эшем уңмас,
Хәйлә кормыйча булмас!
Яулыкны чак күтәрдем,
Күсәкне алып бәрдем,
Ватылды китте чүлмәк –
Яулыкта булган хикмәт!

Кашык кабып йөгерү
Авызга кашып каптык,
Җыйнаулап торып чаптык.
Йомыркалар бииләр,
Гел тик торам димиләр.
Шулчак кызу алдырып,
Барыбызны калдырып,
Менә сиңа әкәмәт,
Алга чыкты Сәгадәт!
Килеп җиттем дигәндә,
Инде генә җиңгәндә,
Әллә артык ашыккан,
Йомыркасы кашыктан
Сикереп төште-китте,
Барча халык аһ итте.
Сәгадәт елап калды,
Бүләкне башка алды.
Тик нигә соң күңелсез?
Әһә, аңладык сүзсез!
Сәгадәтне юаттык,
Аңа да бүләк таптык,
Сөенде тагын үзе,
Айдай балкыды йөзе.
Безгә дә рәхәт булды,
Күңелгә шатлык тулды.

Катыктан акча эзләү
Коштабак тулы катык,
Торам тораташ катып,
Ничек кенә башлыйсы,
Куркуны алып ташлыйсы?
-Бер, ике, өч!-диюгә,
Катыкка авыз тиюгә,
Эшләрем китте хутка,
Курыкканмын ич юкка!
Битләрем ап-ак булды,
Борынга кадәр тулды,
Тик кайда соң акчасы,
Әллә ташлап качасы?
Авыз шәбрәк сөздеме,
Әллә уйны сиздеме,
Эләкте бит, эләкте,
Мин дә булдым бүләкле!

Чабышкылар килә!
Тояклардан утлар чәчеп,
Чабышкылар килә.
Җиңү тәмен иярләгән
Ат та хәтта белә!
Муенына чиккән сөлге
Салу белән аның,
Җиденче катына күкнең
Аша ярсу җаны.
Артта калган бахбай гына
Бик тә, бик тә боек,
Күзләренә яшь эленгән
Җиңелгәнен тоеп.
Чәчәкләрдән тәкыя үреп
Килдем дә янына,
Сыйпап, назлап ялларыннан
Элдем муенына.
Башын чөеп аргамагым
Кешнәп аваз салды.
Мөгаен, ул бүләгемнән
Бик кәнәгать калды.

Капчык сугышы
Юктан гына әтәчләнеп,
Нурислам белән Барый
Сугышып китә язганда
Аерып алдык ярый.
-Чын егетләр көч сынаша
Башкача, -дип аларга,
Капчык бирдек кулларына,
Утырттык баганага.
Тәпәләшә торгач тагын
Онытылды ачулары,
Икәүләп килеп төшкәчтен
Ерылды авызлары.
Кочаклашып китеп бардылар
Берни булмаган кебек.
Безгә дә күңелле булды,
Эчебез катты көлеп.

Җитез кызлар
Чайкаладыр чиләкләре,
Чайпаладыр сулары,
Берсеннән-берсе җитездер
Безнең авыл кызлары!
Чәчәкле көянтәләрен
Җилкәгә элеп кенә,
Кошлардай очып киләләр
Җепкә тезелеп кенә.
Чишмә суын ташый-ташый
Чыныккан беләкләре,
Чишмә җырын көйли-көйли
Ашкына йөрәкләре.
Алдан килүчегә һәрчак
Бүләкнең - иң зурысы,
Көтә халык күз дә алмый –
Иң җитезе кайсысы?

Булачак чемпион
Безнең очтагы Вәлинең
Юп-юан беләкләре,
Үртәшкән малайларның ул
Шәп бирә кирәкләрен!
Тимер герне, күрче, әнә
Мамыктай гына чөя,
Әллә гере ялганмы икән,
Болытка кадәр тия?!
Ышанмыйча хәтта зурлар
Килеп тотып карыйлар.
Җирдән кузгата алмагач,
Башларын тик чайкыйлар.
-Чемпион булыр Вәли!-дип
Җилкә кагып мактыйлар.

Аркан тартышу
Бигрәк юан арканы!
Бармы икән тартканың?
Тезелдек ике сафка,
Бүлендек ике якка.
Уртада торак – таяк,
Билгегә дигән маяк.
И, арканны тартабыз,
Тирләп чыкты аркабыз.
Бер маякка җитәбез,
Аннан артка китәбез...
Тырыша торгач шулай,
Ахры, җиңәбез бугай!
Уйлап та өлгермәдем,
Чирәмгә тәгәрәдем!

Һәр тарафта уен-моң!
Бүген бездә Сабантуй,
Бар эшеңне читкә куй!
Өздереп уйный гармун,
Һәр тарафта уен-моң.
Килешеп тора көе,
Уртага чыгып бие!
Ялындырып тормачы,
Чакырганны бормачы!
Бие-бие җилкенеп,
Мәйдан торсын селкенеп!
Осталыгың күрсеннәр:
-Их, шәп баса!-дисеннәр.

Бәйрәмнән соң
Кай арада көн үткән,
Йокларга вакыт җиткән.
Тиз-тиз генә чәйләдем,
Урынны да җәймәдем,
Баш төрткәнче мендәргә
Йокы кергән күзләргә.
Төне буе төш күрдем,
Һаман мәйданда йөрдем.
Бер җиңелдем, бер җиңдем,
Бер еладым, бер көлдем.
Ә шулай да шәп, хәйран
Сабантуй дигән бәйрәм!
ҮЗЕМ БУЛАСЫМ КИЛӘ
(шигыръләр)
Кызык ясыйм дип
Кызык булсын әле диеп
Малай-шалай халкына,
Беркөн кичен сүз кузгаттым
Җен-пәриләр хакында.
Авыз ачып тын калдылар,
Борчакны хәйран сибәм!
Күрәм - чәчләр үрә торган,
Йөрәкләр дөп-дөп тибә.
Берзаман бакча эчендә
Нәрсәдер шарт-шорт итте,
Караңгыда котны алып,
Күзләре ялт-йолт итте.
Артык күп шыттырдым бугай,
Хәтта үзем курыктым.
Артка да борылып карамый
Туры өйгә сыпырттым.
Ача алмыйча келәне
Тирләдем, яндым, пештем.
Әкият сатып әллә соң
Чын яман хәлгә төштем?
Шулчак йомшак, җонлы җанвар
Сырылды аягыма.
"Әһә, - мин әйтәм, - җен бу
Сөйләгән бая гына!"
Баксам, безнең песи икән,
Аһ, син шайтан алгыры!
Киләчәктә чама хисен
Югалтмаска аң булыр!

Суыкны тыңламасаң
Ай-һай усал бу суык,
Урамнан кертте куып.
Күп уйнадың, җитте, ди,
Синең вакыт үтте, ди.
Аны тыңлап тормадым,
Баштан-аяк урандым,
Чанамны тартып баудан
Туйганчы шудым таудан.
Әллә суык курыкты,
Көнне кинәт җылытты.
Шыбыр су булды тәнем,
Ычкынды изүләрем,
Очты баштан башлык та,
Артты хәттә шарф та!
Ничек басыйм сусауны?
Тәмләп яладым карны!
Төнлә уянып китсәм,
Бу нинди мәхшәр дисәм –
Ут булып яна тәнем,
Бик мөшкел иде хәлем!
Тәрәзә аша күреп,
Суык торадыр көлеп,
Кире беткән малайга
Шул кирәк, дия кебек.

Шырдый белән Бырдый
Шаркылдап кем көлә дисәң –
Шырдый белән Бырдый.
Көне буе җүләр сатып
Ничек алар туймый?
Тәнәфестә, я дәрестә
Беркемгә юк тынгы.
Колакларны ярып керә,
Тавышлары – быргы!
Үртәшергә, төртешергә
Алар ясап куйган.
Бармы икән дөньяда көч
Шул шукларны тыйган?

Ярамаса да
Ялганларга ярамавын
Үзем дә яхшы беләм,
Тик кайчакта акылыма
Телем гел каршы килә.
Икеле алдым бүген дип
Ник әнине борчырга?
Әтинең каешыннан да
Әйбәт була качарга.
Малайлар белән сугышып,
Борын канатып керсәм,
Дөньямны онытып кайчак
Бушка җил куып йөрсәм,
Ни файда ул дөрестән?!

Чын дус шундый буламы?
Бер үк йортта яшибез,
Терәлеп торган күрше без.
Сүз бирештек гел бергә
Дус булырга гомергә.
Минем башта белем сай,
Ә дустым – ушлы малай!
Өй эшләрен җәт кенә
Эшләп куя шәп кенә.
Әзерне генә мин дә
Күчермәкче идем дә,
Дустым дәфтәрен бирми,
Ялынганны да белми,
Янаганны да белми,
Һичничек җайга килми!
Гел бер сүзне тукылдый:
-Үзең тырыш, укы!-ди.
Кара инде син аны,
Чын дус шундый буламы?!

Тишек хәтер
-Бер сәгатьтән кайтып җит! -дип
Кисәткән иде әни,
Уйнамадым да шикелле
Ул кадәрле әллә ни,
Бик бирелеп кителгәнме,
Вакыт ягы онытылган.
Мин кайтканда кояш инде
Яткан иде йокыга.
Кояш ятуын яткан да,
Тик әни йокламаган.
Соңарган өчен бастырды
Мине утлы табага!
Ничек кенә шул хәтернең
Тишекләрен ямарга,
Үземә дә, дусларга да,
Әнигә дә ярарга?

Аңламадым
Өр-яңа күлмәгем белән
Мактаныйм дип кызларга,
Күбәләк тоткан шикелле,
Йөгереп чыктым урамга.
Мине күреп шаккаттылар,
Хәтта телсез калдылар.
Әйләндереп-тулгандырып
Күлмәгемне карыйлар.
-Чү,- дим, -ипләп! Берүк ипләп,
Пычырата күрмәгез,
Читтән генә сокланыгыз,
Кырыема килмәгез!
-Әй!-диеп торып чаптылар,
Ялгызым басып калдым.
Нәрсә булды соң кызларга,
Һич берни аңламадым!

Рәссам
Күңелсез безнең урам –
Соры төсләргә тулган.
Акбур алдым кулыма –
Изге ният уемда.
Бик каты булды эшем,
Тырышып тирләп пештем.
Шундый сәләт барында
Бизәп чыктым барын да:
Подъездларның эчен дә
(Кызганмадым төсен дә!)
Стеналар, баскычлар,
Ишекләр, утыргычлар
Сүрәтләр белән тулды.
Бик тә кәефем булды .
Ялт итеп калды урам,
Сокланып карам торам.
Ни генә ясамадым,
Тик берсе мактамады!

Ял көне
-Урың-җирең җыелгамы?
-Җыелган.
-Тавык-саба юылганмы?
-Юылган.
-Чәчләреңне тарадыңмы?
-Тарадым.
-Дәресеңне карадыңмы?
-Карадым.
-Гөлләргә су сибелгәнме?
-Сибелгән.
-Чүп чиләге түгелгәнме?
-Түгелгән.
-Уйна инде...
-Уйнар идем, арылган,
Кузгаласым килми урыннан!

Куян күчтәнәче
Кап-кара тузанга батып,
Әтием кайта эштән.
Керфек какмый көн дә аның
Кырдан кайтуын көтәм.
Көрәк кадәр кулларына
Күтәреп алып сөя:
-Куян күчтәнәч җибәрде
Кызыма, -дия-дия.
Кесәсендә кулъяулыкка
Төргән кибәнбаш булыр,
Авыз суларын китереп,
Кет-кет кетердәп торыр.
Куяны да юмарт икән-
Иң тәмле җирен биргән.
Кибәнбаш яратуымны
Әллә әтидән белгән!

Җиләк җыйганда
Һич тулам дими чиләк,
Кая киткән бу җиләк?!
Көн озын аягурә,
Таудан-тауга йөгерә
Җеп өзәр хәл калмады,
Куш уч җиләк тапмадым.
Уф! Чүгәләдем җиргә,
Чү, күренәме күзгә –
Елмаеп тора җиләк:
-Өз, - дип, -мине тизрәк!
Менә бер, менә ике..
Һай, җиләк монда күпме!
Күзем генә тимәсен,
Инде белдем хәйләсен!

Буран
Котырыпмы-котырынып
Тәрәзә кага буран,
Улый-улый морҗа аша
Өйгә керә дип торам!
Түбәләрне дөбердәтте,
Ишекләрне каплады,
Җан-фәрманга тырышса да,
Керер тишек тапмады.
Күпме генә дуласа да,
Җиңә алмады буран.
Гарьлегеннән качып ките,
Тынычлап калды урам.

Көзге янында
Елмайсам – елмая,
Моңайсам – моңая.
Үртәсәм – үртәшә,
Мин дәшсәм – ул дәшә.
Әй, кызык түгел дә,
Кем соң ул көзгедә?!

Җил малае белән
Җил малае белән бүген
Көнозын уйнап йөрдем.
Кошлар кебек очтым күктә,
Дулкыннар булып йөздем.
Кайсыбыз җитезрәк дип
Узышып та карадык,
Болыннарда йөгерә-йөгерә
Үләннәрне тарадык.
Кай арада көн узган соң,
Сизмичә дә калганбыз.
Аяклар тыңламас булган,
Тәмам хәлдән тайганбыз.
Җил малае да йоклыйдыр,
Татлы төшләр күрәдер.
Бәлки әле төшләренә
Мин - дусты да керәмдер.

Киресенчә
Көн саен яңа машина
Күтәреп кайта әти.
Тик аларның бик-бик әзе
Миңа уйнарга тәти.
Ул аларны кызыксынып,
Бер сүтә дә бер җыя.
-Бүгенгә тими тор, -диеп
Я читкә алып куя.
Беркөн түземем төкәнде,
Турыга ярып әйттем:
-Әйдә, син бул минем улым,
Мин булыйм синең әти!

Энә нигә ачулы?
Әнием теккән күлмәкне
Эләктердем кадакка.
Җилферди җилдә ертыгы
Сәлам биреп як-якка.
Шул койма башына нигә
Менәргә кирәк иде!
Ертыкны күрсә, әнинең
Кәефе китәр инде.
Тиз генә өйгә кердем дә,
Энәгә җеп сапладым.
Тегим генә дигән идем,
Чәнчеп алды бармагым.
Кечкенә ямау салганчы
Иманны көйде энә!
Нигә шулай ачулы ул –
Төшенә алмыйм һич кенә?!

Иртәгәдән үзгәрәм
-"Икеле"дә, "икеле"! -дип
Сүкте әни бер көнне.
Күрәсе килмидер инде
Ялкау итеп һич мине.
Нишлим соң, иртән йокыдан
Торулары бик кыен.
Югыйсә, һич начарлыкта
Тугелдер минем уем.
Мәктәпкә килеп җиткәнче
Күп дәрес үткән була,
Иң яхшы билгеләр инде
Барысы да беткән була.
Иртәгәдән үк үзгәрәм –
Яңача яши башлыйм,
Соңга калу гадәтемне
Бөтенләй "сызып" ташлыйм!
Ә бүгенгә сүз әйтмәгез,
Туйганчы йоклап калыйм!

Үзем буласым килә
Койма башында йөрергә ярамый,
Урам буйлап йөгерергә ярамый!
-Син кыз бала, әдәпле бул, - дияләр,
"Ярамый" дип гел теңкәмә тияләр.
Шундый кызык уеннардан тыялар,
Күрше кызын үрнәк итеп куялар.
Шаярмыйча, аның кебек тик торсам,
Бер урында тып-тын гына утырсам,
Сезгә бик тә рәхәт булыр иде лә,
Никтер үзем булып каласым килә!

Үрмәкүч ятмәсе
Көн-төн корды үрмәкүч ятмәсен,
Посып кына күзәтте кем эләгәсен.
Күренми шул ерактан ефәк түгәрәк,
Килеп капты аңа гүзәл бер күбәләк.
Бәргәләнә, нәфис канатлары чак сынмады,
Кызгандым да, күбәләкне коткардым.
Хәйлә белән ул кем дә җиңә,
Син, үрмәкүч, матурлыкка тимә!

Башсыз кадак
Тукы-тукы, тукы-тукы
Тукылдатып сукканга,
Киреләнеп тора кадак
Кәкерәеп туксанга.
Әллә чүкече начармы,
Әллә тоттыммы җайсыз.
Баксаң, гаеп бездә түгел,
Кадак бит булган – башсыз!

Бакчага барасы килми
Һич барасы килми шушы
Балалар бакчасына,
Шуңа да иртән кәеф юк,
Ачулы мин барысына.
Эх, тизрәк үсеп җитеп,
Эшли башларга иде,
Юкса, манный боткалары
Тәмам теңкәмә тиде.
-Уф, -ди әни авыр сулап,-
Тагын эшкә барасы!
Әллә синең белән, кызым,
Урынны алышасы?!

Дөреслек кайда?
Ул сукты, мин суктым,
Мин суккач ул сукты -
Ярыйсы сугыштык.
Тәпәли торгачтын
Әле бая гына
Шәп дуслар икәнне оныттык.
Минемчә - мин хаклы,
Аныңча - ул хаклы,
Кемдә соң дөреслек?
Нигә соң бу хакта
Аңлатып язылган
Юк икән бер генә дәреслек!
Миңа да күңелсез,
Аңа да күңелсез,
Ник кенә «сөзештек»!
Үпкәләп йөрүе
Безне тиз туйдырды,
Шул да соң булдымы егетлек!
Ул миңа елмайды,
Миң аңа елмайдым,
Ачулар басылды.
Дуслыктан кадерле
Берни юк дөньяда -
Күңелләр шатлыктан ташыды!

Ишек
Әби ачса –
Шыгыр-шыгыр
Сыкрый ишек.
Әни ачса –
Шылдыр-шылдыр
Җырлый ишек.
Ә мин ачсам –
Шырык-шырык
көлә ишек.
Менә ничек!

Кыю малай
Синең чып-чын юлбарысны
Күргәнең юктыр әле,
Каршысында тел күрсәтеп
Йөргәнең юктыр әле!
Азау тешләрен тырпайтып,
Бик каты ырласа да,
Өстемә сикермәк булып,
Койрык болгаса да,
Тамчы да курыкмадым мин!
Ышанмасаң сүземә,
Зоопарк каравылчысының
Барып сора үзеннән!

Йөгерек чишмә
Челтер-челтер йөгерек чишмә
Үзәннәр буйлап акты,
Дулкын булып елгаларның
Ярына килеп какты.
Кораблар белән узышып,
Зур диңгезләрдә йөзде,
Ак болытка әверелеп,
Зәңгәр күкләргә менде.
Җилләр куып алып китте
Аны Җир шары буйлап,
Сәяхәт кылып кайтты ул
Әллә кайлардан урап!
Таныш үзәннәрне күргәч,
Бер мәлгә тып-тын калды.
Шатлыгыннан җирне кочып,
Тамчылар булып тамды.

Лап-лап
Аю килә лап-лап,
Әпән-төпән атлап.
Адымнары зуп-зур,
Күрсә, кем дә куркыр!
Басып торам дер-дер,
Юкса, тор да йөгер!
Йөзем булды ап-ак,
Җирдән купмый аяк
Инде калды чак-чак...
Уяндым бит шулчак!

Булыштым
Бүген бит бәйрәм көне,
Куандырыйм әнине!
Ялт итеп куйдым өйне,
Җыештырдым бар җирне.
Әнием назлап сөйде,
«Һай, рәхмәт, кызым!»-диде.
Әле ярый сизмәде,
Әллә юри күрмәде -
Чынаяк ватыгын да,
Ауган гөл савытын да,
Су түгелгән келәмне,
Сыдырылган идәнне...
Күрмичә соң, күргәндер,
Ул да бәйрәм дигәндер,
Кәефне төшермәскә
«Тырышкандыр» күрмәскә.

Аңламыйм
Бәрелсәм дә, сугылсам да,
Ни булса да – еламыйм.
Егылсам да – сикереп торам,
Әнә шундый елдам мин.
Егылып елаганнарны
Нигәдер гел җәллиләр.
Мине исә :«Ташбаш!»- диеп
Әрлиләр дә әрлиләр.

Сер
Беркөн дустым иң яшерен
Серен чиште миңа,
Авыз ачарга да куркып
Йөрим менә шуңа.
Сер дигәнең мине үртәп,
Әллә инде юри
Чыгып очам, дигән кебек
Тел очымда йөри.
Бу кадәр дә сер саклавы
Авыр дип кем белгән!
Бүлешмичә түзә алмадым
Миндә башка белән.
Эчләр бушагандай булды,
Шундый рәхәт, җиңел!
Серсез калгач кына никтер
Төште бераз күңел.

Тыңлаусыз куллар
Тыңлаусыз минем кулларым,
Гел тик тора белмиләр,
Үзем дә сизмичә калам,
Бер-бер шуклык эшлиләр.
Әллә кесәгә тегәсе,
Әллә җиңне бәйлисе,
Начар гамәлдән тыярлык,
Бардыр бит бер хәйләсе?
Уйлый торгач, эзләп таптым –
Кулларга бит эш кирәк!
Пычкы, чүкеч тотасыңмы,
Яисә сәнәк, көрәк...
Файдалы хезмәттә генә
Шатлык китерә куллар.
Моннан ары, ант дип әйтәм,
Тыңларлар мине алар!

Алдакчы яңгыр
Өермәләр туздырып
Килә кап-кара болыт.
Бик коры торды көннәр,
Сусыккан иде гөлләр.
Башларын түбән иеп:
«Тамчы, тамчы, там!»-диеп
Пышылдап ялвардылар,
Өметләр багладылар.
Ә болытмы? Буш куык!
Җил алып китте куып.
Көттереп тә яумады,
Яңгыр тагын алдады!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.