LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шигырьләр - Разиль Валиев - 01
Süzlärneñ gomumi sanı 4152
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2025
33.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Шигырьләр, Җырлар
* * *
...Әйе, минем көчле рухымнан
җир вә күкләр калтырар.
Һ.Такташ
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә
Акыл күпме җавап эзләгән...
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса, үзем үзгәрәм.
Аңламыйлар, җилне зәңгәр, дисәң,
Тормышыбыз — сабантуй, дисәң.
Һәр нәрсәгә минем үз атамам:
Айны Кояш диям, теләсәм.
Чәчәкләргә үз исемем бирәм,
Мең тереләм көнгә, мең үләм.
...Үлем белән якалашканда да
Акны кара диеп сөйләмәм.
Дуслар юкта чын дуслыкны мактыйм...
Бу дөньяда яшәү — мең рәхәт!
Адашыпмы, кайчак килеп чыга
Безнең йөрәккә дә мәхәббәт.
Кайчак ялгыш уңны, сулны бутыйм,
Булгалый ла инде, булгалый...
Кешеләрдән гел яхшылык телим,
Мин хыялый бугай, хыялый.
Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам,
Матурлыкны күреп тезләнәм.
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса,
Үзем үзгәрәм.
Беренче карлыгачлар. 1962—1968
* * *
Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Маҗарасыз картлыгымны
Бу йөрәгем көтәрме?
Дөнья тулы күзләремнән
Бу юләрлек китәрме?
Зәңгәр дулкын, ап-ак бәхет
Миңа кагылып үтәрме?
Зөһрәләрдән калган серне
Ул соң миңа сүтәрме?
Күлгә төшкән Ай шикелле
Әллә соң тик үртәрме?
Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер яшьлегем җитәрме?..
* * *
Иң беренче төшкән карлар
Иң соңыннан эри, диләр.
Ә мин сиңа яз көнендә килдем,
Карлар эреп беткән чакта.
Иң беренче янган йолдыз
Иң соңыннан сүнә, диләр.
Ә мин сиңа таң атканда килдем,
Йолдызларың сүнгән чакта.
Күп еласаң, бер көләрсең,
Бик күп көлмә, бер еларсың, диләр.
Мин боларның кайсына да
Ышанырга белмим.
Тик онытма шуны:
Бу дөньяга
Көлеп килсәм киләм,
Ләкин елап үлмим.
* * *
Зәңгәр кабырчыклар эзләп килдең.
Табалмагач ташка эндәштең.
Үтенүләр, ялварулар нигә?
Аңлыймыни диңгез күз яшен.
Диңгездә тик зәңгәр сагыш яши.
Бу хаклыкны күптән ачканнар.
Бәхетеңне генә югалтырсың,
Йөрәгемә төшмә, акчарлак.
* * *
Язлар миңа сине китермәде.
Хәбәр бирми үтте җәйләр дә.
Ничәнче ел инде бу йөрәгем
Җир тирәли ялгыз әйләнә.
Бураннардан табармын күк сине
(Юраганга, диләр, юш килә).
Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп
Тәрәзәләр, әнә, төш күрә.
Минем әти
Дустым көндәлегеннән
Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде...
Иптәшләрем
Чал сакаллы әтиләренең
Үткәннәрен
Әрни-әрни сөйләгәндә,
Мин
Кабер ташлары белән сөйләшәм.
Кеше гомере —
Тулы бер ел:
Язы була,
Җәе, көзе, кышы.
Тагын бер кат
Язлар күрү уе белән янып,
Иске ел үлә.
Минем әти һаман яз аенда!
Минем әти һаман кырык биштә!
Минем әти мәңге кырык биштә!
Минем әти...
Тапталып үлде...
Тимер кыршау кидергәндә...
Тарих тәгәрмәченә...
Минем әти!..
Илле яшь тутырган абыйлар
Гасырга унҗиде яшь тулган...
Давыллы карт Идел буенда.
Әтиләр канында сабыйлар...
Уемда, уемда, уемда.
Гасырга өч дистә кагылган —
Дошманнар зур Идел төбендә.
Буразна башында малайлар...
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Гасырга кырык бер яшь тулган...
Кичләрен ал Идел буенда
Кул болгый тузгыган толымнар...
Уемда, уемда, уемда...
Гасырга кырык биш яшь тулган...
Мең кояш шат Идел күзендә.
Елаусыз, көлүсез минут юк
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Гасырның чәченә чал кунган...
Яшь Идел, сыйсаңчы куенга.
Илле яшь тутырган абыйлар
Уемда, уемда, уемда.
Гашыйк булгач
Бер тамчы су — төссез.
Бер бүлмә һава — төссез.
Океан — зәңгәр.
Күк тә зәңгәр.
Кайчандыр бу күзләр төссез иде...
Хәзер — зәңгәр!
* * *
Аны миннән көннәр генә алды.
Йөрәк каргый хәзер елларын.
Сагынганда инде элеккечә
Ызаннарга ятып еламыйм.
Ләкин әле җитәкләшеп йөргән
Урман сукмакларын юксынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгардыр сыман.
* * *
Җилләрне син күп күргәнсең, дисең.
Сөелгәнсең, дисең, сөйгәнсең.
Сөенечтәнме, көенечтәнме икән
Керфекләрең юган күз яшең?
Алдый алмыйм,
Диңгез диңгез инде, —
Җилләр күрсә,
Диңгез теле белән сөйләшә.
Бу дөньяда яшәү нигә кирәк,
Җилләр миндә дулкын күрмәсә?
Ә син миңа Одиссейны җиңгән
Соңгы давыл булып кил әйдә!
Тик башкалар күрмәсеннәр, яме,
Кешеләргә:
— Әнә бит ул
Минем арттан болытларга менде, диеп,
Яшен теле белән сөйләмә.
Ал чәчәк
Чәчәкләр аланында йөрдем.
Күпме ак чәчәкләр — саф чәчәкләр.
Зәңгәрләре күпме, сарылары.
Тик ал чәчәк берәү генә...
Такыялар үрдем.
Ак чәчәктә — ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сагышлардыр...
Барын җыеп такыялар үрдем.
Бер ал чәчәк күрдем.
Бер чәчәктән такыя үреп буламыни?
Ал төс белән сары янәшә торамыни?
Чәчәкләр белән исәнләштем.
Йөрәк сорый:
— Ак чәчәктә ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сары сагыш,
Ә ал чәчәк нигә ал икән?
Беләсе иде.
Кулларыма алып
Оялчан таҗын,
Таҗы эчендә нәрсә барын
Күрәсе иде.
Чәчәкләр белән саубуллаштым.
Ал чәчәкне үзем белән алдым.
Чәчәкләр белән тагын исәнләштем.
Ал чәчәкне кабат алып килдем.
Кичерегез мине, чәчәкләр!
Инде хәзер
Аның нигә ал икәнен белдем.
Кичерегез!
Ул бит миңа
Нигә ал икәнен сөйләде.
Кичерегез!
Минем
Бөресе дә ачылмаган бер чәчәкнең
Таҗын күрәсем,
Төсен беләсем килә.
Кичерегез!!
Миләүшәләр бәхет өләшә
Елгаларның бозы елаган чак.
Кушылып үксер идем, көлмәсәң.
Сөйли халык:
— Язга күкрәк ачып,
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Елгаларга кушылып елаган чак.
Ташкын булыр идем, теләсәң.
Сөйли халык:
— Ашык, тизрәк, ашык —
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Ташкын булып ашып ташыган чак.
Болыныңа киләм, сүнмәсәң.
Сөйли халык:
— Менә шушында, дип,
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Болын күкрәгендә сары чәчәк.
Елар идеммени, көлмәсәң.
Соңлаганмын, җилләр килеп киткән...
Миләүшәләр бәхет өләшкән...
Саубуллашыр өчен баргач...
Саубуллашмый киткән идем синнән,
"Хуш мәңгегә" сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.
Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән...
Икебез дә алдадык...
Чәчәк өзеп бирдең.
Бу — мәхәббәт, дидең.
Сукыр идем.
Тымызык күлгә алып кереп,
Бу — зур диңгез, теләгәнчә йөз, дидең.
Сукыр идем.
Мин төсләрнең санын белми идем:
Барысы шушы, диеп,
Җидесен дә бирдең.
Мин дә юмарт идем.
Ә син
Кыргый җимешләрдән бик тиз туйдың.
Яр буеннан икебезгә
Зур алмалар алып керим диеп,
Алдап китеп бардың.
Ә мин сиңа җавап итеп:
— Сине сөймәдем дә һәм сөймим дә, — дип
Алдап калдым.
Төсләрне мин
Тагын аера белмим инде.
Салават күперен
Кояш тагын йөрәгенә яшерде.
Вазада яз
Ачы буран...
Егетенең кочагына сеңгән
Капрон оеклы кыз яз көтә.
Бөреләрен учларында сузып,
Яшь каеннар, карт имәннәр көтә.
Бозларыннан иңрәп,
Мәңге кыз елгалар көтә.
Ак болытлар,
Беренче кат күкрәп,
Шашып елау көтә,
Сөю көтә.
Ә вазада инде күптән яз.
Куллар кулны эзли, күзләр — күзне,
Ә аяклар —
Карда калган ялгыз эзләрне.
Ә йөрәкләр күптән йөрәк эзли,
Иреннәрдә пышылдаган сорау
Иреннәрдән эзли сүзләрне.
Ачы буран...
Ә вазада инде күптән яз.
Гармун уйныйсың
Гармун уйныйсың...
Синең кулларда күпме кояшлар,
Йолдызлар,
Диңгезләр,
Давыллар.
Ә мин дөньяга гашыйк.
Гармун телләренә басып
Өскә менә,
Аска төшә,
Йөгереп китә,
Туктый йөрәгем.
Кинәт...
Бармакларың алдың йөрәгемнән...
Нигә тындың?
Кояшларда,
Йолдызларда,
Диңгезләрдә
Давыл тынды...
Ә мин шау дөньяга гашыйк.
Тукта!..
Чү!..
Йөрәгем кояшлар янында
Адашып калган.
Ә син гармун уйный идең.
* * *
Кыш бабайның һәрбер кызы
Яз була, дип өйрәттеләр.
Мин кызларның
Унҗидесен күрдем:
Әй, усаллар инде,
Йөрәгеңне күрсәт, диләр.
Унсигезенчесе,
Яздан хәбәр биреп,
Керфекләргә кояш тамчылары тезде.
Ә, югыйсә,
Эндәшмәде дә бит үзе.
Зәңгәр кабырчыклар. 1968—1971
Автобиография
Мин дөньяга
ярсып елый-елый килдем.
Баштарак
елый-елый
әнием күкрәгеннән татлы сөт сорадым —
алдым...
Миннән зурракларның
ике аякта басып йөргәннәрен күреп,
елый-елый мүкәләдем.
Көнләдем, таләп иттем —
алдым...
Кешеләрнең көлгәннәрен күргәнгә түгел,
бәлки
күзләремдә кояш уйнаганга,
тамак төбемне җылы сөт кытыклаганга
көләргә өйрәндем.
Йомшак ипи чәйнәрлек
сөт тешләрем чыкты —
чын күңелдән сөендем.
Вакыт җитте —
алар какшадылар...
Тешсез калам диеп куркып,
төннәр буе елап чыктым.
Һәм беркөнне
алсу аңкавымнан
дөньяның катысын кимерерлек
каты тешләр төрткәч,
бәхетем эчемә сыймаганга
көлдем!
Елый-елый көлдем.
Бүген минем нәрсәләрем юктыр —
белмим...
Өметем бар, ләкин,
түм-түгәрәк өметем —
күгем.
Кеше
Бу дөньяның мин бер кисәкчеге,
Мин кечкенә генә материк.
Таулар да бар миндә, упкыннар да,
Батырлык бар миндә, матурлык.
Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр...
Урман миндә чәч дип атала...
Минем кояш — бәхет, аем — шатлык,
Яңгыр булып миннән тир тама.
Кайгыларым җир тетрәве төсле,
Сагышларым — гүя ак томан,
Чишмәләрем — чиста күз яшьләрем,
Ә сүзләрем буран, җил сыман.
Култык та бар миндә, бугаз да бар,
Ике күзем ике күл кебек.
Ә йөрәгем — утрау, утыра ул
Дулкын күбегенә күмелеп.
Тарих миндә хәтер дип атала...
Ак битләре инде аз аның.
Очы да юк аның, уртасы да,
Күреп булмый аның азагын.
Баш миенең сырларына ятып,
Хәтер сөйли үзенең үткәнен...
Ничек итеп җирләр, кыйтгаларның
Океанга батып беткәнен...
Ул заманда җир дә җир дип түгел,
Башка исем белән аталган...
Чәчләремне, күзләремне капшыйм...
Алар миңа мирас атамнан.
Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...
Матурлык бар миндә, батырлык.
Күпме тырышсаң да, булмый мине
Хәят диңгезендә батырып!
1. Төсләр
Бихисап дөньяда буяулар...
Җир үзен яшелгә буяган...
Тургайлы үзәнгә карыйм да
Җанымны җылыткан уй табам.
Кызыл төс күрдисәм — кан уйный,
Зәңгәр төс күңелгә моң сала.
Нигәдер төсләргә табынам,
Тормышым бертөсле булса да.
Сап-сары көземә күз багып,
Җаныма сагышлы уй табам,
Салават күперенә сокланып,
Уйларда, хисләрдә буталам.
Үгиме әллә мин дөньяда?!
Илдә җәй, ә миндә кыш һаман...
Буранда югала бар төсем —
Дөньяда ак, кара төс кала.
2. Җир белән саубуллашу
Нишлим инде, тагын китәм...
Сау бул, җир, сау бул, күгем.
Мәңге монда яшь түгәргә
Мин ялгыз каен түгел.
Кара балчык — матәм кебек,
Кызыл балчык — кызыл кан,
Сары балчык — минем кайгы,
Ак балчыгың... югалган.
Барысын ташлап китәм инде,
Миңа зәңгәр төс кирәк.
Бәлки дулкыннар күтәрер
Биеккәрәк, өскәрәк...
3. Диңгездә
Саумы, диңгез, саумы, давыл!
Саумысез! — дип кычкырам.
Дулкыннары, мине күреп,
Каршыларга чыктылар.
Тауларга менеп кычкырдым.
Үзәнгә өстән карап:
"Монда алтын балык иле,
Монда ярык тагарак!"
Таулар күкрәп куәтләде,
Тик эндәшмәде үзән...
Алтын балык та килмәде...
Яшь тәгәрәде күздән.
Ярык тагарак югалган,
Ак йолдызлар сүрелгән;
Үләннәре томырылып
Ярга таба үрелгән.
Диңгез зәңгәр түгел икән,
Дулкыннар бишек түгел.
Бар өметемне югалттым...
Калды түгәрәк күгем.
4. Диңгез белән саубуллашу
Кара балчык — кызлар чәче,
Кызыл балчык — таң кебек,
Сары балчык — сагыну күк,
Ак балчыгым — ак өмет.
Җирдә — шатлык, җирдә — җылы,
Җир — кояшның сүзе күк!
Ә диңгездә акчарлаклар
Канатлы сагыш кебек.
* * *
Һәр көз саен таллар телсез калган,
Телсез калган юкә, имәннәр:
Яфракларын җилгә чәчә-чәчә
Язга кадәр алар үлгәннәр.
Яфраклары үлгән, карлар күмгән,
Җир җылыткан ләкин тамырын...
Көзге җилләр телем алсалар да,
Тамырымда мәңге калырмын.
Җиргә мәдхия
Бу агачлар агач түгел әле,
Бу агачлар — җирнең өмете.
Бу далалар дала түгел әле,
Бу далалар — җирнең киң бите?
Елгалар да елга түгел әле,
Алар бары җирнең күз яше.
Таулар да тау түгел — җир сакчысы,
Ә болытлар — җирнең түшәге.
Давыл, туфан, вулкан — берни түгел,
Алар җирнең көче, тавышы.
Бу бомбалар бомба түгел әле,
Бу бомбалар — кеше ялгышы.
Кояш кояш түгел — җир яктысы,
Ә йолдызлар — җирнең маягы,
Мине сугыш исән калдырмады,
Мине шушы җирем аяды.
Ул — ул түгел әле, ул — минем дус,
Күк — күк түгел — Киек каз юлы.
Мин — мин түгел әле — мин уйламыйм,
Минем аша Җир бу, Җир уйлый.
* * *
Дөнья матур Такташ җырлаганча,
Тукай шигыре кебек оптимист.
Мәшрикъ белән мәгърип буталдылар...
Менә гаҗәп! — таң аттырдык кич.
Айны ваклап йолдыз ясадылар,
Кеше саен хәзер бер йолдыз.
Юллар тигез, арттан еллар куа.
Без соң әле кая барабыз?
* * *
Егет икән, әйдә, егет булыйк!
Ак мендәрне кочып елыйк та...
Акыл, йөрәк, горурлыкны алып
Чыгып китик моннан еракка!
Кара җирдән ап-ак бәхет эзләп,
Картлар киткән, киткән малайлар.
Әйтерсең лә далаларга китеп
Язмышыннан качкан бала бар...
Күлләр диңгез булган, диңгезләр — күл,
Буталганнар таулар, үзәннәр.
Тәне анда, җаны илдә килеш
Яшәгәннәр алар, түзгәннәр.
Бәхет туган җирдә икәнлекне
Ышандырган вакыт аларга.
Кара түбәтәйле картлар кайта
Шул туфракка ятып карарга.
Тормыш
— Кояш ерып,
чыклы аланда
таңнан нишләп йөрисең?
— Мин бит сабый,
мин урманда адаштым.
— Кояш таптап,
чәчәкле аланда
иртән нишләп йөрисең?
— Мин — яшүсмер,
җирне каргыйм:
ярлы да ул, саран да.
Мин — яшүсмер,
мин урманда юл таптым.
— Кояшны онытып,
җиләкле аланда
көндез нишләп йөрисең?
— Мин бит гашыйк...
Мин бәхеттә,
мин хәсрәттә адаштым.
— Төнгә каршы
сары аланнан
кая болай ашыгасың?
— Кояш артыннан.
— Айны саклап,
кара җирдә
төнлә нишләп йөрисең?
— Мин — кайтаваз,
Җирне зурлыйм:
бик бай да ул, юмарт та!
Мин — кайтаваз,
мин кояшны югалттым.
Метаморфозалар
Карый-карый күзем дөнья булды,
Үсә-үсә дөнья күзгә тулды.
Ага-ага инеш Идел булды,
Агып томан булды Идел суы.
Үсә-үсә имән бөре булды,
Бөре йөрәгендә чәчәк туды;
Ә чәчәкнең тәне орлык булды,
Җаны очты, сызылып калды юлы.
Үсә-үсә сабый егет булды,
Әти булды әтисенең улы.
Үсте, үсте, бөтен нәрсә үсте
Һәм дөньяда зур мәхәббәт туды.
* * *
Елмаерга өйрәтермен сине... —
Тик елама гына, елама.
Сабый шул син. Ярны сынамыйча,
Карагансың текәп елгага.
Ышанырга өйрәтермен сине... —
Үткәннәрең генә уйлама.
Бер ишелгән, әйдә, ишелсен дип,
Елга ярын юри буйлама.
Мин көләргә өйрәтермен сине... —
Тик елама гына, елама.
— Ул үлде, — дип җавап бирдем бүген
Сине сорап килгән елларга.
Вакыт
Арыдым бүген.
Дөньядагы барлык сәгатьләрне
туктатып,
бер йоклыйсы иде.
Әй, Җир!
Үзең белән әйләндереп
тилмертмәче мине.
Әй, Җир!
Бер минутка гына туктыйсы иде.
Арыдым бүген.
Кичтән бирле
үзем генә киләм.
Әй, Җир!
Кирегә әйлән әле?!
Ул бит артта калды...
Әй, Җир!!!
...Тыңламый Җир...
* * *
Төн карасына каләмемне манып
хатлар язам,
карам беткәнче язам...
Ә син
шуны да белмисең,
йөрәгеңне кулларыңа тотып
килмисең.
Картлар зары
Безнең йөрәкләрне
сулган, дисез,
анда
мәхәббәт чишмәсе
күптән кипкән,
ялкыннары сүнгән, дисез...
Коры әйберне
ялкын тиз алганын
белмисез.
Мәхәббәт
Монда Кояш
океан төбеннән күтәрелә.
Монда сукбай һәм буйдак Ай —
кул сузымы җитә.
Монда давыл
дулкын биеклеге белән үлчәнә.
Монда болытларның күз яшьләре
иш янына куш кына бит.
Монда бар йолдызлар,
ике пар күз караганга, ахры,
бик якыннар һәм бик тоныклар.
Монда юллар, сукмаклар юк.
Монда адашканнар —
Өметсез өметлеләр.
Монда төн һәм көн бар,
кыш һәм җәй юк.
Монда
шигырь,
шигырь,
шигырь —
Шагыйрьләр юк.
Мәхәббәттә алданганнар җыры
Әй бай идем, шундый бай идем мин...
Акылым булды, булды йөрәгем.
Кемнең миннән нәрсә урлаганын
Күз яшьләрем аша күрмәдем.
Әй бай идем, шундый бай идем мин...
Бер бөркетем калды читлектә.
Анысын да югалтыр дип уйлап,
Тәрәзә артында соңгы чик көтә.
* * *
Иң беренче
уйчан булуыңны сөйдем.
аннан — исемеңне.
Аннан — сүзләреңне,
аннан — борыныңны,
күзләреңне,
сөям диюеңне,
минем янга
йөгереп килгән чакта
күкрәкләрең белән бергә
биюеңне.
Хәзер исемеңне сөймим,
бары исемеңне.
Ачуланма,
исемеңне генә алыштырыйм,
исемеңне...
Алмагачлы өйдәнме син?
I
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачлар өнсез әле —
Алмагачлар бөредә.
Е г е т:
Алмагач бөреләренең
Син белмәгән күзе бар.
К ы з:
Ул күзләрдән таң атканда
Яшел шатлык күренә.
Е г е т:
Ак чәчәкләр эзләр идем
Шул күзләрнең түрендә.
II
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачның юләр чагы —
Алмагачлар чәчәктә.
Е г е т:
Чәчәкләргә сөйләрмен дип,
Саклап йөрткән серем бар.
К ы з:
Серләрендә — кайгы төсе...
Калдырчы киләчәккә.
Е г е т:
Таҗына ятып хәл җыялмыйм...
Чәчәк коела чәчкә.
III
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачның юмарт чагы —
Алмагачта мең күкрәк.
Е г е т:
Алмагачның бәхетендә
Күпме сафлык, түзем бар!
К ы з:
Бар алмасын алыр әле
Яшьле болыт бер күкрәп...
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Сиңа әйтер сүзем бар.
* * *
Юкәнең балланып килгән,
Миләшнең ап-ак чагы.
Төне буе көлде алар,
Янды урман учагы.
Таң атуга миләш китте...
Юкәне кортлар сарды.
Усал гайбәт тараттылар
Карурман куаклары.
Олы алан уртасында
Юкә ялгызы калды.
Миләш карт имән төбендә
Куак белән шаярды.
Урманда көз. Орлыклы һәм
Җимешле агачлары...
Тик юкәнең каны зәңгәр,
Миләшнең бәхете сары.
...га
Тешләреңә бәрелеп чыңлый-чыңлый
Көлү тавышың соң кат ташыган.
Яшь каенның яшел күкрәгендә
Яшеренгән күпме яшь булган.
Алма
Алма өзелеп төште
Кызның уч төбенә.
Кем ташлады аны,
Кем ташлады?
Толымнарның тынычлыгын алды
Кем ул анда, кем ул?
Керфекләргә таң чыклары тезде
Кем ул анда, кем ул?
— Синме бу?
— Килдеңме?
— Синме?
Беркем дә юк,
Бернәрсә юк —
Бары җил генә...
Уч төбендәге алма
Тәгәрәде җиргә.
Үтенеч
— Сагышларың оныттыңмы? — дисең,
ә нигә соң үзең
үткәннәрне күмгән
каберлекне эзләп йөрисең?
(Теге пар каен төбендә
ялгызыңны күрдем.)
Кирәк түгел, кагылмачы! —
мин аларның барысын да
йөрәгемә күмдем.
Мин кояшны сөйдем
Мин Кояшны сөйдем.
Миллион таңны алып килгән ике бите
тапсыз булган өчен,
иреннәре тулып торган өчен
мин Кояшны сөйдем.
Мин Кояшны үземнеке генә диеп белдем.
Ул көлгәндә көлдем.
Ул болытлар күрсә,
мин
сагынуның татлы сагышын тойдым.
Мин Кояшны кояш булганы өчен сөйдем.
Ә ул
көлде,
көлде,
көлде.
Яз бар иде,
үтте.
Көз килмәде,
кыш килмәде...
Тик җәй, тик җәй генә булды.
Мин әлсерәп күләгәгә качтым,
Ә ул күрде, һаман көлде.
Мин йөгереп төнгә кереп киттем...
Ә ул инде хәзер көлмәде...
Кызарынган битенә ал яулыгын ябып,
чигенә-чигенә сүнде...
Айны сөйдем.
Төнлә януына сокланып,
әлсерәгән йөрәгемә ләззәт табып,
Айны сөйдем.
Һаман-һаман
төннең куенына
ныграк кердем.
Айны сөйдем.
Кергән саен
иреннәренең ап-ак,
битләренең гел тап икәнлеген күрдем.
Сиздермәдем,
көлдем.
Салкынлыкны тойдым,
туңдым,
айныдым.
Адаштым, саташтым, даулаштым...
Хәлдән таеп,
таңның итәгенә килеп тезләндем...
Мин Кояшны кояш булганы өчен сөйдем.
Мин Кояшны үземнеке генә диеп белдем.
Мин бу Айны ай булганы өчен сөйдем.
Мин бу Айны кояш кызы диеп белдем.
Мин
үз күзләрем белән
Кояш белән Айның очрашканын күрдем.
Соңгы үтенеч
Янәшәңнән үтеп киткәндә дә,
— Нишләп йөри бу, — дип
орышасың...
Миңа артык берни кирәкми бит,
бары
мине сөймәвеңә,
мин ышанган кебек,
сине сөюемә ышан син.
* * *
Көз.
Чибәр кызый
елый-елый
ияләшкән күлмәген алыштыра.
Бөтен гәүдәсеннән,
кызыктырып,
байлык, муллык ташып тора.
Көз.
Оялчан шул кызый...
Күрсәтергә курка байлыгын.
Керфекләрне бөгә, күзгә өрә,
биткә каплый
сөттәй яулыгын.
Көз.
Түз, йөрәгем,
түз.
Кояшка мәдхия
Шәп егет тә инде бу Кояш!
Ә мин үзем,
егет кеше була торып,
бер кыз өчен күпме яшь коям,
Мәсхәрә һәм оят!
Җитте, йөрәк, җитте, шашынма!
Бүгеннән соң һәр кыз белән
кызарынып исәнләшеп,
кызарынып саубуллашырга!
Шәп егет тә инде бу Кояш!
* * *
Хатларыңны утка яктым синең.
"Сагыш" сүзе, "сагынам" сүзе, "сөям" сүзе янды.
Үткән язда утка салып мине
"сөям" сүзен, "сагынам" сүзен, "сагыш" сүзен
алган идең.
Кире бир аларны!
Гөнаһларым бик күбәйгән икән...
Синең янга йөгергәндә
юлымдагы бер йөрәкне таптаганмын.
Хәзер түлим аны.
Карашымның бер җылысын көтеп,
салкын йөргән кызны
күрә торып,
көлә-көлә
янар елларымны алдың.
Кире бир аларны!
Ә... юк...
алар... янды инде...
Хатларыңны утка яктым синең.
Якорь
Нәрсәдәр әйттең,
нәрсәдер кычкырдың,
давыллардан туйдым, дидең, бугай.
Нәрсәдер шалтырады,
нәрсәдер ычкынды
түземсезлек якоре бугай.
Хәзер инде
артта — ал офыкта
соры корабыңның
ак яулыгы гына күренә.
Мә-ә-ә-хә-ә-ә-ббә-ә-әт!!!
Вәгъдә
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа...
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым — шигырьләрем
Һәм дә кара икмәгем.
Күкне бирә алмам сиңа...
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.
Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да,
Биек әле күкләрем.
Бәлки, бәхетле булмассың...
Бәхетсез дә итмәмен.
Оҗмах бирәм димим сиңа,
Тәмугка да кертмәмен.
* * *
Төне буе шигырь язып чыктым,
Таң атуга инде көз килгән.
Шәрәлеген күреп телсез калган
Өрәңгеләр чагыла көзгедә.
Бар шигырем язга багышланган,
Идеалым — ап-ак алмагач.
Язда иде бөтен өметләрем...
Җәй алдамас инде, алдамас.
Ә урамда бүген көз көзгесе —
Җәе дә юк анда, язы да.
Зур сөюдән өмет өздем инде,
Ярар иде әле азы да.
Тау кызына
Тауларың тора томанда
Туңып, өшеп, калтырап.
Бозларын эретер идем
Җан җылысына урап.
Төш инде, төш син түбәнгә,
Мин мәңге тауга менмәм.
Сулар да ага үзәнгә,
Ташлар тәгәри түбән.
Кыяларда яши алмый
Үзән җирдә туган тән...
Сикер әйдә! — Колач җәеп
Упкын төбендә көтәм.
Таудан биек горурлыгың...
Син Сок, ә мин Сак кебек.
...Әфлисуннар лимон булды,
Туган ягын сагынып.
* * *
Останкино. Җиденче кат күктә,
Таш шәһәрдән өстә — ресторан.
Саф татарча җырлап,
рестораннан
биегерәк җиргә исәп бар...
Бумеранг
Ташладым мин юлда дусларымны...
Дошман булып кире кайттылар.
Кайттылар да ялгышларым җыеп,
Таш урынына йөзгә аттылар.
Оныттым мин бик күп чибәрләрне...
Гайбәт булып кире кайттылар.
Вәгъдәләр һәм антларымны җыеп,
Йөз бәягә артык саттылар.
Ялгышлар һәм гайбәтләрне җыеп,
Еллар елгасына аттым да...
...Чыгалмыйча шунда баттылар.
Һәм тагын да чибәр кызлар булып,
Шатлык булып, якын дуслар булып
Минем янга кире кайттылар.
* * *
Мәскәү, Мәскәү...
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм... —
Ыргыт миңа, ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен!
Яз
Утызы да тулмый февраль киткән...
Урамнарга шыплап март тулган.
Агачларның саллы җәясенә
Ук түгел лә... яфрак тартылган.
Каргалар да безгә каркылдамый...
Без мәңгелек инде бу җирдә.
Бер туйганчы күккә карыйк әле
Ике кулны куеп бөергә.
Кайгыларны салыйк гөрләвеккә,
Тургай итеп чөйик шатлыкны!
Яз хәбәрен ишетеп барча кошлар
Безнең якка таба ашыкты.
Такса таксын дошман төрле исем...
Бар табигать безне үз итә...
Безне сагынып кошлар килә бүген,
Күңелләрдә бүген боз китә.
* * *
Көзгеләрне, тәрәзләрне ваттым...
Өзгәләнмә юкка, эзләмә.
Хәзер инде, шәүләң күрер өчен,
Карарсың син минем күзләргә.
Күршеләрдән качтым, кешеләрдән...
Йөрәк һаман башны өйрәтә.
Дуслар да юк, дошман да юк хәзер...
Кереп адаш минем йөрәккә.
Кырыслыгың, горурлыгың оныт,
Миндәй бул, дип, күңел ялвара.
Яна-яна тәмуг булдым инде,
Йолдыз да юк күктә санарга.
Син кайдадыр читтә, бик еракта,
"Сөям" сүзе сиңа сүз генә.
Сүзләреңнең кайтавазы калды,
Тик исемең калды үземә.
Казан поезды
Мәскәүдәге татар зиратыннан чыккач,
Казан вокзалына килеп,
мин һәрвакыт поезд көтәм, —
Казан поездын.
Шпаллар хыянәтен
бары тәгәрмәчләр белә торган,
тарих китабыдай тигезсез тавышлы,
ике рельслы
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Вокзал өстендәге
"Мәскәү" дигән язуларны,
Сөембикә манарасы шәүләләрен,
ерактагы азаннарны уйлап,
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Тепловозга
"Татарстан" вагоннары урынына
ялгыш
башкаларны тагарлар дип, курка-курка
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Килер,
аклы-каралы шлагбаумнарны һуштан
яздыра-яздыра
килер ул поезд!
Мин бүген —
марка ябыштырмыйча
почта әрҗәсенә ташланган хат кебек.
Үзем һаман поезд көтәм, —
Казан поездын...
Казан белән саубуллашу
Казанның җәе шәп иде,
Шәп иде бураннары.
Казанда көз кызгылт иде...
Ә монда никтер... сары.
Казанда сөю бар иде,
Актан иде йортлары..
Нигә үпкәләде Казан? —
Озатырга чыкмады...
Без дала балаларына
Казанда юллар тармы?
Белмим, белмим... Мин Мәскәүнең
Миллионынчы татары...
* * *
Бу Мәскәүдә көннәр резина күк,
Төннең кайтавазы — чиксезлек.
Чиксезлеккә шикле соравым бар:
"Шигырьләрем минем үксезме?"
Таш урамда үскән карт юкәләр,
Мин ышанам бары тик сезгә.
Бу шәһәрдә синең җырың бар, дип,
Әйтегезче миңа — юньсезгә.
Ә юкәләр дәшми, дәшә алмый...
Алар йөрәгендә — үксезлек.
Үксез юкәләрне җырлап килсәм,
Аңларсыңмы, шигъри чиксезлек?
Әнкәйгә хат
Менә без дә үсеп җиттек, әни...
Р.Фәйзуллин
Мне страх не нравится,
Что ты поэт...
С.Есенин
Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? —
Бар булганым — кара һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.
Үпкәләмим сөйләмәдең, диеп,
Уитмен һәм Лорка турында.
Сорый идем: "Әнкәй, Зәй артында
Күк белән җир нигә орына?"
Матурлыкны аңлый белгәнсең син,
Белмәсәң дә якташ Шишкинны...
...Хәлең ничек, билең сызламыймы?
...Безнең монда алты эш көне.
Шәһәр матур, яшәү рәхәт, диеп,
Үткән хатта сине алдадым.
Моңсуланып банан ашап йөри
Балан ашап үскән малаең.
Ә бананнан кабак тәме килә...
Безнең якта кабак мул була;
Сарыкларга кабак алыр өчен
Базга төшкән чакта егылма.
Сарык дигәч... болыннарда ни хәл?
Гыймадимы һаман көтүче?
Көтүчесез калган көтү ничек,
Без дә шулай хәзер җир өчен.
Гүргә түгел илгә китәбез бит...
Елап бардык ләкин юл буе.
Озатып калды кое, синең өчен
Иң кадерле нәрсә шул кое.
Шул коеда синең бар фәлсәфәң:
Без мәңгелек, дисең, кое күк.
Ә шулай да күз алдында йөзең
Еламсырап тора, боегып.
Тәрәзә артында, сиренага охшап,
Гүлимәле һаман багана?
Тәрәз аша синең күз нурларың
Кояш нуры белән ялгана.
Киттек инде, киттек, теләп киттек,
Монысында беркем кумады.
Кая барсак, ай ияреп барды,
Һәр урманда бүре улады.
Без киткәнгә юллар сөенделәр,
Җирләр гизеп аяк арыды...
Улларыңны саклый алмадың шул...
Үз-үзеңне сакла, ярыймы!
Ниләр языйм тагын, ниләр салыйм?
Бар булганым — кәгазь һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.
Мәңгелек ут
Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Мәһабәт тә йөзе, салкын да...
Каршысында яна мәңгелек ут,
Салкын һәйкәл карый ялкынга.
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына җылынырга килә
Бала-чага, олы кешеләр.
Җылынырга килгән чал чәчле карт
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
...Медале дә юк иде бит хәтта...
Болай гына... гади бер батыр.
Атакада пуля тигәч аңа:
"Син туктама, — диде, — бара тор..."
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып — йөрәге.
Самолетта
Самолетта очам, самолетта...
Аста калды Мәскәү, Касыймнар.
Монда инде мәңге болыт булмый! —
Аермачык монда гасырлар.
Рәхәтият иле шушы мәллә? —
Шушы мәллә минем өлешем?
Бөтен нәрсә монда күктәгечә:
Хәтта кызлар кәнфит өләшә.
Җирнең генә түгел, кояшның да
Буйсынам мин тарту көченә...
Бабам хыялланган күккә мендем!
Нәрсә кирәк тагын кешегә?!
Гасырлар һәм чорлар кысылдылар,
Тарих сыйды сәгать эченә...
Сәгать нәрсә? — Аяз күктә вакыт
Чакырымнар белән үлчәнә.
Самолетта очам, самолетта —
Мин дә менә күккә мендем бит!
Ут кабызган аэропортлар кебек
Бар йолдызлар тора тезелеп.
Көз
Аягүрә йортлар елап тора...
Кызганалар бугай дөньяны.
Көз китергән сары күлмәк киде
Җир шарының менә бу ягы.
Саубуллашмый-нитми кошлар китте,
Кошлар китте кояш артыннан.
Кошлар халкын уйлап басып тордым,
Чапкан чакта төшеп атымнан.
Җир нарасый, сабый бала кебек,
Юынды да һаман юынды.
Чистармады ләкин пычрагыннан...
...Мин югалттым бугай юлымны.
Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына...
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
Кабат кайтмас яфракларын сагынып,
Бар агачлар ятып елады.
Агачларга кушылып мин еладым,
Сагындым да үткән елларны.
Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...
Ай урамда йөзә, ай арган.
Боз астында катып калыр кебек...
Айны кудым пычрак сулардан.
Кышны уйлап моңсуланып йөрдем
Каурыйларын койган казлардай.
Бар өметем минем кышта инде...
Кыш артында чөнки язлар бар.
Яшьлек
Якорьларын онытып юлга чыккан
бу корабта бары бер теләк:
соры ярлар алда күренгәнчә,
бер исемсез давыл килеп
адаштырсын иде тизрәк.
* * *
Мәскәү янындагы куе урман эчендә шагыйрь Лермонтов яшәгән йорт бар.
Мин Лермонтов йөзгән күлдә йөздем,
Ул сокланган гөлгә сокландым,
Ул йөрегән урманнарда йөрдем,
Аның аланында йокладым.
Мылтык атып кошлар каршылыйлар,
Кошлар озаталар бу илдә.
Шагыйрьләр һәм кошлар бертугандыр —
Чын шагыйрьләр үлә дуэльдә.
Шул күпергә басып озатып калдым
Кавказына очкан казларын.
Лермонтовны кабатладым бүген...
Тик ул язган җырны язмадым.
Дисбе
Орчык тартып әби җеп эрләде,
Эрли-эрли җырын җырлады:
"Йон бәйләгән кабам кояш кебек,
Орчык җебем — кояш нурлары"...
Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың...
Минем әткәй — синең шахтер улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме, —
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.
Шул дисбеңне тартып ялваргансың
Нык булсын, дип, шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең...
Әле дә тибә әткәм йөрәге.
Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып,
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.
Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
...Ул кадәр үк "көфер" түгел лә.
Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам...
Мич елый да елый, әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.
Минем хәзер, әби, үз иманым,
Минем, әби, хәзер үз Аллам...
Тик шулай да кайгы килгән чакта
Кулга дисбең алып уйланам.
Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә...
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.
Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер "җилкуар" шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.
* * *
...Әйе, минем көчле рухымнан
җир вә күкләр калтырар.
Һ.Такташ
Елый-елый, сугыша-сугыша җирдә
Акыл күпме җавап эзләгән...
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса, үзем үзгәрәм.
Аңламыйлар, җилне зәңгәр, дисәң,
Тормышыбыз — сабантуй, дисәң.
Һәр нәрсәгә минем үз атамам:
Айны Кояш диям, теләсәм.
Чәчәкләргә үз исемем бирәм,
Мең тереләм көнгә, мең үләм.
...Үлем белән якалашканда да
Акны кара диеп сөйләмәм.
Дуслар юкта чын дуслыкны мактыйм...
Бу дөньяда яшәү — мең рәхәт!
Адашыпмы, кайчак килеп чыга
Безнең йөрәккә дә мәхәббәт.
Кайчак ялгыш уңны, сулны бутыйм,
Булгалый ла инде, булгалый...
Кешеләрдән гел яхшылык телим,
Мин хыялый бугай, хыялый.
Хаксызлыкны күреп ярсыйм, шашам,
Матурлыкны күреп тезләнәм.
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса,
Үзем үзгәрәм.
Беренче карлыгачлар. 1962—1968
* * *
Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Маҗарасыз картлыгымны
Бу йөрәгем көтәрме?
Дөнья тулы күзләремнән
Бу юләрлек китәрме?
Зәңгәр дулкын, ап-ак бәхет
Миңа кагылып үтәрме?
Зөһрәләрдән калган серне
Ул соң миңа сүтәрме?
Күлгә төшкән Ай шикелле
Әллә соң тик үртәрме?
Маҗаралар дөньясында
Маҗаралар бетәрме?
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер яшьлегем җитәрме?..
* * *
Иң беренче төшкән карлар
Иң соңыннан эри, диләр.
Ә мин сиңа яз көнендә килдем,
Карлар эреп беткән чакта.
Иң беренче янган йолдыз
Иң соңыннан сүнә, диләр.
Ә мин сиңа таң атканда килдем,
Йолдызларың сүнгән чакта.
Күп еласаң, бер көләрсең,
Бик күп көлмә, бер еларсың, диләр.
Мин боларның кайсына да
Ышанырга белмим.
Тик онытма шуны:
Бу дөньяга
Көлеп килсәм киләм,
Ләкин елап үлмим.
* * *
Зәңгәр кабырчыклар эзләп килдең.
Табалмагач ташка эндәштең.
Үтенүләр, ялварулар нигә?
Аңлыймыни диңгез күз яшен.
Диңгездә тик зәңгәр сагыш яши.
Бу хаклыкны күптән ачканнар.
Бәхетеңне генә югалтырсың,
Йөрәгемә төшмә, акчарлак.
* * *
Язлар миңа сине китермәде.
Хәбәр бирми үтте җәйләр дә.
Ничәнче ел инде бу йөрәгем
Җир тирәли ялгыз әйләнә.
Бураннардан табармын күк сине
(Юраганга, диләр, юш килә).
Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп
Тәрәзәләр, әнә, төш күрә.
Минем әти
Дустым көндәлегеннән
Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде...
Иптәшләрем
Чал сакаллы әтиләренең
Үткәннәрен
Әрни-әрни сөйләгәндә,
Мин
Кабер ташлары белән сөйләшәм.
Кеше гомере —
Тулы бер ел:
Язы була,
Җәе, көзе, кышы.
Тагын бер кат
Язлар күрү уе белән янып,
Иске ел үлә.
Минем әти һаман яз аенда!
Минем әти һаман кырык биштә!
Минем әти мәңге кырык биштә!
Минем әти...
Тапталып үлде...
Тимер кыршау кидергәндә...
Тарих тәгәрмәченә...
Минем әти!..
Илле яшь тутырган абыйлар
Гасырга унҗиде яшь тулган...
Давыллы карт Идел буенда.
Әтиләр канында сабыйлар...
Уемда, уемда, уемда.
Гасырга өч дистә кагылган —
Дошманнар зур Идел төбендә.
Буразна башында малайлар...
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Гасырга кырык бер яшь тулган...
Кичләрен ал Идел буенда
Кул болгый тузгыган толымнар...
Уемда, уемда, уемда...
Гасырга кырык биш яшь тулган...
Мең кояш шат Идел күзендә.
Елаусыз, көлүсез минут юк
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Гасырның чәченә чал кунган...
Яшь Идел, сыйсаңчы куенга.
Илле яшь тутырган абыйлар
Уемда, уемда, уемда.
Гашыйк булгач
Бер тамчы су — төссез.
Бер бүлмә һава — төссез.
Океан — зәңгәр.
Күк тә зәңгәр.
Кайчандыр бу күзләр төссез иде...
Хәзер — зәңгәр!
* * *
Аны миннән көннәр генә алды.
Йөрәк каргый хәзер елларын.
Сагынганда инде элеккечә
Ызаннарга ятып еламыйм.
Ләкин әле җитәкләшеп йөргән
Урман сукмакларын юксынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгардыр сыман.
* * *
Җилләрне син күп күргәнсең, дисең.
Сөелгәнсең, дисең, сөйгәнсең.
Сөенечтәнме, көенечтәнме икән
Керфекләрең юган күз яшең?
Алдый алмыйм,
Диңгез диңгез инде, —
Җилләр күрсә,
Диңгез теле белән сөйләшә.
Бу дөньяда яшәү нигә кирәк,
Җилләр миндә дулкын күрмәсә?
Ә син миңа Одиссейны җиңгән
Соңгы давыл булып кил әйдә!
Тик башкалар күрмәсеннәр, яме,
Кешеләргә:
— Әнә бит ул
Минем арттан болытларга менде, диеп,
Яшен теле белән сөйләмә.
Ал чәчәк
Чәчәкләр аланында йөрдем.
Күпме ак чәчәкләр — саф чәчәкләр.
Зәңгәрләре күпме, сарылары.
Тик ал чәчәк берәү генә...
Такыялар үрдем.
Ак чәчәктә — ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сагышлардыр...
Барын җыеп такыялар үрдем.
Бер ал чәчәк күрдем.
Бер чәчәктән такыя үреп буламыни?
Ал төс белән сары янәшә торамыни?
Чәчәкләр белән исәнләштем.
Йөрәк сорый:
— Ак чәчәктә ак бәхеттер,
Зәңгәрендә — мәхәббәттер,
Сарысында — сары сагыш,
Ә ал чәчәк нигә ал икән?
Беләсе иде.
Кулларыма алып
Оялчан таҗын,
Таҗы эчендә нәрсә барын
Күрәсе иде.
Чәчәкләр белән саубуллаштым.
Ал чәчәкне үзем белән алдым.
Чәчәкләр белән тагын исәнләштем.
Ал чәчәкне кабат алып килдем.
Кичерегез мине, чәчәкләр!
Инде хәзер
Аның нигә ал икәнен белдем.
Кичерегез!
Ул бит миңа
Нигә ал икәнен сөйләде.
Кичерегез!
Минем
Бөресе дә ачылмаган бер чәчәкнең
Таҗын күрәсем,
Төсен беләсем килә.
Кичерегез!!
Миләүшәләр бәхет өләшә
Елгаларның бозы елаган чак.
Кушылып үксер идем, көлмәсәң.
Сөйли халык:
— Язга күкрәк ачып,
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Елгаларга кушылып елаган чак.
Ташкын булыр идем, теләсәң.
Сөйли халык:
— Ашык, тизрәк, ашык —
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Ташкын булып ашып ташыган чак.
Болыныңа киләм, сүнмәсәң.
Сөйли халык:
— Менә шушында, дип,
Миләүшәләр бәхет өләшә.
Болын күкрәгендә сары чәчәк.
Елар идеммени, көлмәсәң.
Соңлаганмын, җилләр килеп киткән...
Миләүшәләр бәхет өләшкән...
Саубуллашыр өчен баргач...
Саубуллашмый киткән идем синнән,
"Хуш мәңгегә" сүзен әйтер өчен
Кире килдем.
Өегезгә исәнләшеп кердем.
Кулың бирдең?
Көз куеныннан алып,
Чәчәкләргә
Җылы сулыш өрдең.
Ә соң нигә өрдең?
Алда кыш торганын,
Табигатьнең догма икәнлеген
Күрдең бит син, күрдең.
Үткән барыбер кире кайтмый,
Ул кайтмаска киткән.
Саубуллашыр өчен баргач,
Исәнләшмә икән...
Икебез дә алдадык...
Чәчәк өзеп бирдең.
Бу — мәхәббәт, дидең.
Сукыр идем.
Тымызык күлгә алып кереп,
Бу — зур диңгез, теләгәнчә йөз, дидең.
Сукыр идем.
Мин төсләрнең санын белми идем:
Барысы шушы, диеп,
Җидесен дә бирдең.
Мин дә юмарт идем.
Ә син
Кыргый җимешләрдән бик тиз туйдың.
Яр буеннан икебезгә
Зур алмалар алып керим диеп,
Алдап китеп бардың.
Ә мин сиңа җавап итеп:
— Сине сөймәдем дә һәм сөймим дә, — дип
Алдап калдым.
Төсләрне мин
Тагын аера белмим инде.
Салават күперен
Кояш тагын йөрәгенә яшерде.
Вазада яз
Ачы буран...
Егетенең кочагына сеңгән
Капрон оеклы кыз яз көтә.
Бөреләрен учларында сузып,
Яшь каеннар, карт имәннәр көтә.
Бозларыннан иңрәп,
Мәңге кыз елгалар көтә.
Ак болытлар,
Беренче кат күкрәп,
Шашып елау көтә,
Сөю көтә.
Ә вазада инде күптән яз.
Куллар кулны эзли, күзләр — күзне,
Ә аяклар —
Карда калган ялгыз эзләрне.
Ә йөрәкләр күптән йөрәк эзли,
Иреннәрдә пышылдаган сорау
Иреннәрдән эзли сүзләрне.
Ачы буран...
Ә вазада инде күптән яз.
Гармун уйныйсың
Гармун уйныйсың...
Синең кулларда күпме кояшлар,
Йолдызлар,
Диңгезләр,
Давыллар.
Ә мин дөньяга гашыйк.
Гармун телләренә басып
Өскә менә,
Аска төшә,
Йөгереп китә,
Туктый йөрәгем.
Кинәт...
Бармакларың алдың йөрәгемнән...
Нигә тындың?
Кояшларда,
Йолдызларда,
Диңгезләрдә
Давыл тынды...
Ә мин шау дөньяга гашыйк.
Тукта!..
Чү!..
Йөрәгем кояшлар янында
Адашып калган.
Ә син гармун уйный идең.
* * *
Кыш бабайның һәрбер кызы
Яз була, дип өйрәттеләр.
Мин кызларның
Унҗидесен күрдем:
Әй, усаллар инде,
Йөрәгеңне күрсәт, диләр.
Унсигезенчесе,
Яздан хәбәр биреп,
Керфекләргә кояш тамчылары тезде.
Ә, югыйсә,
Эндәшмәде дә бит үзе.
Зәңгәр кабырчыклар. 1968—1971
Автобиография
Мин дөньяга
ярсып елый-елый килдем.
Баштарак
елый-елый
әнием күкрәгеннән татлы сөт сорадым —
алдым...
Миннән зурракларның
ике аякта басып йөргәннәрен күреп,
елый-елый мүкәләдем.
Көнләдем, таләп иттем —
алдым...
Кешеләрнең көлгәннәрен күргәнгә түгел,
бәлки
күзләремдә кояш уйнаганга,
тамак төбемне җылы сөт кытыклаганга
көләргә өйрәндем.
Йомшак ипи чәйнәрлек
сөт тешләрем чыкты —
чын күңелдән сөендем.
Вакыт җитте —
алар какшадылар...
Тешсез калам диеп куркып,
төннәр буе елап чыктым.
Һәм беркөнне
алсу аңкавымнан
дөньяның катысын кимерерлек
каты тешләр төрткәч,
бәхетем эчемә сыймаганга
көлдем!
Елый-елый көлдем.
Бүген минем нәрсәләрем юктыр —
белмим...
Өметем бар, ләкин,
түм-түгәрәк өметем —
күгем.
Кеше
Бу дөньяның мин бер кисәкчеге,
Мин кечкенә генә материк.
Таулар да бар миндә, упкыннар да,
Батырлык бар миндә, матурлык.
Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр...
Урман миндә чәч дип атала...
Минем кояш — бәхет, аем — шатлык,
Яңгыр булып миннән тир тама.
Кайгыларым җир тетрәве төсле,
Сагышларым — гүя ак томан,
Чишмәләрем — чиста күз яшьләрем,
Ә сүзләрем буран, җил сыман.
Култык та бар миндә, бугаз да бар,
Ике күзем ике күл кебек.
Ә йөрәгем — утрау, утыра ул
Дулкын күбегенә күмелеп.
Тарих миндә хәтер дип атала...
Ак битләре инде аз аның.
Очы да юк аның, уртасы да,
Күреп булмый аның азагын.
Баш миенең сырларына ятып,
Хәтер сөйли үзенең үткәнен...
Ничек итеп җирләр, кыйтгаларның
Океанга батып беткәнен...
Ул заманда җир дә җир дип түгел,
Башка исем белән аталган...
Чәчләремне, күзләремне капшыйм...
Алар миңа мирас атамнан.
Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...
Матурлык бар миндә, батырлык.
Күпме тырышсаң да, булмый мине
Хәят диңгезендә батырып!
1. Төсләр
Бихисап дөньяда буяулар...
Җир үзен яшелгә буяган...
Тургайлы үзәнгә карыйм да
Җанымны җылыткан уй табам.
Кызыл төс күрдисәм — кан уйный,
Зәңгәр төс күңелгә моң сала.
Нигәдер төсләргә табынам,
Тормышым бертөсле булса да.
Сап-сары көземә күз багып,
Җаныма сагышлы уй табам,
Салават күперенә сокланып,
Уйларда, хисләрдә буталам.
Үгиме әллә мин дөньяда?!
Илдә җәй, ә миндә кыш һаман...
Буранда югала бар төсем —
Дөньяда ак, кара төс кала.
2. Җир белән саубуллашу
Нишлим инде, тагын китәм...
Сау бул, җир, сау бул, күгем.
Мәңге монда яшь түгәргә
Мин ялгыз каен түгел.
Кара балчык — матәм кебек,
Кызыл балчык — кызыл кан,
Сары балчык — минем кайгы,
Ак балчыгың... югалган.
Барысын ташлап китәм инде,
Миңа зәңгәр төс кирәк.
Бәлки дулкыннар күтәрер
Биеккәрәк, өскәрәк...
3. Диңгездә
Саумы, диңгез, саумы, давыл!
Саумысез! — дип кычкырам.
Дулкыннары, мине күреп,
Каршыларга чыктылар.
Тауларга менеп кычкырдым.
Үзәнгә өстән карап:
"Монда алтын балык иле,
Монда ярык тагарак!"
Таулар күкрәп куәтләде,
Тик эндәшмәде үзән...
Алтын балык та килмәде...
Яшь тәгәрәде күздән.
Ярык тагарак югалган,
Ак йолдызлар сүрелгән;
Үләннәре томырылып
Ярга таба үрелгән.
Диңгез зәңгәр түгел икән,
Дулкыннар бишек түгел.
Бар өметемне югалттым...
Калды түгәрәк күгем.
4. Диңгез белән саубуллашу
Кара балчык — кызлар чәче,
Кызыл балчык — таң кебек,
Сары балчык — сагыну күк,
Ак балчыгым — ак өмет.
Җирдә — шатлык, җирдә — җылы,
Җир — кояшның сүзе күк!
Ә диңгездә акчарлаклар
Канатлы сагыш кебек.
* * *
Һәр көз саен таллар телсез калган,
Телсез калган юкә, имәннәр:
Яфракларын җилгә чәчә-чәчә
Язга кадәр алар үлгәннәр.
Яфраклары үлгән, карлар күмгән,
Җир җылыткан ләкин тамырын...
Көзге җилләр телем алсалар да,
Тамырымда мәңге калырмын.
Җиргә мәдхия
Бу агачлар агач түгел әле,
Бу агачлар — җирнең өмете.
Бу далалар дала түгел әле,
Бу далалар — җирнең киң бите?
Елгалар да елга түгел әле,
Алар бары җирнең күз яше.
Таулар да тау түгел — җир сакчысы,
Ә болытлар — җирнең түшәге.
Давыл, туфан, вулкан — берни түгел,
Алар җирнең көче, тавышы.
Бу бомбалар бомба түгел әле,
Бу бомбалар — кеше ялгышы.
Кояш кояш түгел — җир яктысы,
Ә йолдызлар — җирнең маягы,
Мине сугыш исән калдырмады,
Мине шушы җирем аяды.
Ул — ул түгел әле, ул — минем дус,
Күк — күк түгел — Киек каз юлы.
Мин — мин түгел әле — мин уйламыйм,
Минем аша Җир бу, Җир уйлый.
* * *
Дөнья матур Такташ җырлаганча,
Тукай шигыре кебек оптимист.
Мәшрикъ белән мәгърип буталдылар...
Менә гаҗәп! — таң аттырдык кич.
Айны ваклап йолдыз ясадылар,
Кеше саен хәзер бер йолдыз.
Юллар тигез, арттан еллар куа.
Без соң әле кая барабыз?
* * *
Егет икән, әйдә, егет булыйк!
Ак мендәрне кочып елыйк та...
Акыл, йөрәк, горурлыкны алып
Чыгып китик моннан еракка!
Кара җирдән ап-ак бәхет эзләп,
Картлар киткән, киткән малайлар.
Әйтерсең лә далаларга китеп
Язмышыннан качкан бала бар...
Күлләр диңгез булган, диңгезләр — күл,
Буталганнар таулар, үзәннәр.
Тәне анда, җаны илдә килеш
Яшәгәннәр алар, түзгәннәр.
Бәхет туган җирдә икәнлекне
Ышандырган вакыт аларга.
Кара түбәтәйле картлар кайта
Шул туфракка ятып карарга.
Тормыш
— Кояш ерып,
чыклы аланда
таңнан нишләп йөрисең?
— Мин бит сабый,
мин урманда адаштым.
— Кояш таптап,
чәчәкле аланда
иртән нишләп йөрисең?
— Мин — яшүсмер,
җирне каргыйм:
ярлы да ул, саран да.
Мин — яшүсмер,
мин урманда юл таптым.
— Кояшны онытып,
җиләкле аланда
көндез нишләп йөрисең?
— Мин бит гашыйк...
Мин бәхеттә,
мин хәсрәттә адаштым.
— Төнгә каршы
сары аланнан
кая болай ашыгасың?
— Кояш артыннан.
— Айны саклап,
кара җирдә
төнлә нишләп йөрисең?
— Мин — кайтаваз,
Җирне зурлыйм:
бик бай да ул, юмарт та!
Мин — кайтаваз,
мин кояшны югалттым.
Метаморфозалар
Карый-карый күзем дөнья булды,
Үсә-үсә дөнья күзгә тулды.
Ага-ага инеш Идел булды,
Агып томан булды Идел суы.
Үсә-үсә имән бөре булды,
Бөре йөрәгендә чәчәк туды;
Ә чәчәкнең тәне орлык булды,
Җаны очты, сызылып калды юлы.
Үсә-үсә сабый егет булды,
Әти булды әтисенең улы.
Үсте, үсте, бөтен нәрсә үсте
Һәм дөньяда зур мәхәббәт туды.
* * *
Елмаерга өйрәтермен сине... —
Тик елама гына, елама.
Сабый шул син. Ярны сынамыйча,
Карагансың текәп елгага.
Ышанырга өйрәтермен сине... —
Үткәннәрең генә уйлама.
Бер ишелгән, әйдә, ишелсен дип,
Елга ярын юри буйлама.
Мин көләргә өйрәтермен сине... —
Тик елама гына, елама.
— Ул үлде, — дип җавап бирдем бүген
Сине сорап килгән елларга.
Вакыт
Арыдым бүген.
Дөньядагы барлык сәгатьләрне
туктатып,
бер йоклыйсы иде.
Әй, Җир!
Үзең белән әйләндереп
тилмертмәче мине.
Әй, Җир!
Бер минутка гына туктыйсы иде.
Арыдым бүген.
Кичтән бирле
үзем генә киләм.
Әй, Җир!
Кирегә әйлән әле?!
Ул бит артта калды...
Әй, Җир!!!
...Тыңламый Җир...
* * *
Төн карасына каләмемне манып
хатлар язам,
карам беткәнче язам...
Ә син
шуны да белмисең,
йөрәгеңне кулларыңа тотып
килмисең.
Картлар зары
Безнең йөрәкләрне
сулган, дисез,
анда
мәхәббәт чишмәсе
күптән кипкән,
ялкыннары сүнгән, дисез...
Коры әйберне
ялкын тиз алганын
белмисез.
Мәхәббәт
Монда Кояш
океан төбеннән күтәрелә.
Монда сукбай һәм буйдак Ай —
кул сузымы җитә.
Монда давыл
дулкын биеклеге белән үлчәнә.
Монда болытларның күз яшьләре
иш янына куш кына бит.
Монда бар йолдызлар,
ике пар күз караганга, ахры,
бик якыннар һәм бик тоныклар.
Монда юллар, сукмаклар юк.
Монда адашканнар —
Өметсез өметлеләр.
Монда төн һәм көн бар,
кыш һәм җәй юк.
Монда
шигырь,
шигырь,
шигырь —
Шагыйрьләр юк.
Мәхәббәттә алданганнар җыры
Әй бай идем, шундый бай идем мин...
Акылым булды, булды йөрәгем.
Кемнең миннән нәрсә урлаганын
Күз яшьләрем аша күрмәдем.
Әй бай идем, шундый бай идем мин...
Бер бөркетем калды читлектә.
Анысын да югалтыр дип уйлап,
Тәрәзә артында соңгы чик көтә.
* * *
Иң беренче
уйчан булуыңны сөйдем.
аннан — исемеңне.
Аннан — сүзләреңне,
аннан — борыныңны,
күзләреңне,
сөям диюеңне,
минем янга
йөгереп килгән чакта
күкрәкләрең белән бергә
биюеңне.
Хәзер исемеңне сөймим,
бары исемеңне.
Ачуланма,
исемеңне генә алыштырыйм,
исемеңне...
Алмагачлы өйдәнме син?
I
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачлар өнсез әле —
Алмагачлар бөредә.
Е г е т:
Алмагач бөреләренең
Син белмәгән күзе бар.
К ы з:
Ул күзләрдән таң атканда
Яшел шатлык күренә.
Е г е т:
Ак чәчәкләр эзләр идем
Шул күзләрнең түрендә.
II
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачның юләр чагы —
Алмагачлар чәчәктә.
Е г е т:
Чәчәкләргә сөйләрмен дип,
Саклап йөрткән серем бар.
К ы з:
Серләрендә — кайгы төсе...
Калдырчы киләчәккә.
Е г е т:
Таҗына ятып хәл җыялмыйм...
Чәчәк коела чәчкә.
III
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Алмагачка сүзем бар.
К ы з:
Алмагачның юмарт чагы —
Алмагачта мең күкрәк.
Е г е т:
Алмагачның бәхетендә
Күпме сафлык, түзем бар!
К ы з:
Бар алмасын алыр әле
Яшьле болыт бер күкрәп...
Е г е т:
Алмагачлы өйдәнме син?
Сиңа әйтер сүзем бар.
* * *
Юкәнең балланып килгән,
Миләшнең ап-ак чагы.
Төне буе көлде алар,
Янды урман учагы.
Таң атуга миләш китте...
Юкәне кортлар сарды.
Усал гайбәт тараттылар
Карурман куаклары.
Олы алан уртасында
Юкә ялгызы калды.
Миләш карт имән төбендә
Куак белән шаярды.
Урманда көз. Орлыклы һәм
Җимешле агачлары...
Тик юкәнең каны зәңгәр,
Миләшнең бәхете сары.
...га
Тешләреңә бәрелеп чыңлый-чыңлый
Көлү тавышың соң кат ташыган.
Яшь каенның яшел күкрәгендә
Яшеренгән күпме яшь булган.
Алма
Алма өзелеп төште
Кызның уч төбенә.
Кем ташлады аны,
Кем ташлады?
Толымнарның тынычлыгын алды
Кем ул анда, кем ул?
Керфекләргә таң чыклары тезде
Кем ул анда, кем ул?
— Синме бу?
— Килдеңме?
— Синме?
Беркем дә юк,
Бернәрсә юк —
Бары җил генә...
Уч төбендәге алма
Тәгәрәде җиргә.
Үтенеч
— Сагышларың оныттыңмы? — дисең,
ә нигә соң үзең
үткәннәрне күмгән
каберлекне эзләп йөрисең?
(Теге пар каен төбендә
ялгызыңны күрдем.)
Кирәк түгел, кагылмачы! —
мин аларның барысын да
йөрәгемә күмдем.
Мин кояшны сөйдем
Мин Кояшны сөйдем.
Миллион таңны алып килгән ике бите
тапсыз булган өчен,
иреннәре тулып торган өчен
мин Кояшны сөйдем.
Мин Кояшны үземнеке генә диеп белдем.
Ул көлгәндә көлдем.
Ул болытлар күрсә,
мин
сагынуның татлы сагышын тойдым.
Мин Кояшны кояш булганы өчен сөйдем.
Ә ул
көлде,
көлде,
көлде.
Яз бар иде,
үтте.
Көз килмәде,
кыш килмәде...
Тик җәй, тик җәй генә булды.
Мин әлсерәп күләгәгә качтым,
Ә ул күрде, һаман көлде.
Мин йөгереп төнгә кереп киттем...
Ә ул инде хәзер көлмәде...
Кызарынган битенә ал яулыгын ябып,
чигенә-чигенә сүнде...
Айны сөйдем.
Төнлә януына сокланып,
әлсерәгән йөрәгемә ләззәт табып,
Айны сөйдем.
Һаман-һаман
төннең куенына
ныграк кердем.
Айны сөйдем.
Кергән саен
иреннәренең ап-ак,
битләренең гел тап икәнлеген күрдем.
Сиздермәдем,
көлдем.
Салкынлыкны тойдым,
туңдым,
айныдым.
Адаштым, саташтым, даулаштым...
Хәлдән таеп,
таңның итәгенә килеп тезләндем...
Мин Кояшны кояш булганы өчен сөйдем.
Мин Кояшны үземнеке генә диеп белдем.
Мин бу Айны ай булганы өчен сөйдем.
Мин бу Айны кояш кызы диеп белдем.
Мин
үз күзләрем белән
Кояш белән Айның очрашканын күрдем.
Соңгы үтенеч
Янәшәңнән үтеп киткәндә дә,
— Нишләп йөри бу, — дип
орышасың...
Миңа артык берни кирәкми бит,
бары
мине сөймәвеңә,
мин ышанган кебек,
сине сөюемә ышан син.
* * *
Көз.
Чибәр кызый
елый-елый
ияләшкән күлмәген алыштыра.
Бөтен гәүдәсеннән,
кызыктырып,
байлык, муллык ташып тора.
Көз.
Оялчан шул кызый...
Күрсәтергә курка байлыгын.
Керфекләрне бөгә, күзгә өрә,
биткә каплый
сөттәй яулыгын.
Көз.
Түз, йөрәгем,
түз.
Кояшка мәдхия
Шәп егет тә инде бу Кояш!
Ә мин үзем,
егет кеше була торып,
бер кыз өчен күпме яшь коям,
Мәсхәрә һәм оят!
Җитте, йөрәк, җитте, шашынма!
Бүгеннән соң һәр кыз белән
кызарынып исәнләшеп,
кызарынып саубуллашырга!
Шәп егет тә инде бу Кояш!
* * *
Хатларыңны утка яктым синең.
"Сагыш" сүзе, "сагынам" сүзе, "сөям" сүзе янды.
Үткән язда утка салып мине
"сөям" сүзен, "сагынам" сүзен, "сагыш" сүзен
алган идең.
Кире бир аларны!
Гөнаһларым бик күбәйгән икән...
Синең янга йөгергәндә
юлымдагы бер йөрәкне таптаганмын.
Хәзер түлим аны.
Карашымның бер җылысын көтеп,
салкын йөргән кызны
күрә торып,
көлә-көлә
янар елларымны алдың.
Кире бир аларны!
Ә... юк...
алар... янды инде...
Хатларыңны утка яктым синең.
Якорь
Нәрсәдәр әйттең,
нәрсәдер кычкырдың,
давыллардан туйдым, дидең, бугай.
Нәрсәдер шалтырады,
нәрсәдер ычкынды
түземсезлек якоре бугай.
Хәзер инде
артта — ал офыкта
соры корабыңның
ак яулыгы гына күренә.
Мә-ә-ә-хә-ә-ә-ббә-ә-әт!!!
Вәгъдә
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа...
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым — шигырьләрем
Һәм дә кара икмәгем.
Күкне бирә алмам сиңа...
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.
Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да,
Биек әле күкләрем.
Бәлки, бәхетле булмассың...
Бәхетсез дә итмәмен.
Оҗмах бирәм димим сиңа,
Тәмугка да кертмәмен.
* * *
Төне буе шигырь язып чыктым,
Таң атуга инде көз килгән.
Шәрәлеген күреп телсез калган
Өрәңгеләр чагыла көзгедә.
Бар шигырем язга багышланган,
Идеалым — ап-ак алмагач.
Язда иде бөтен өметләрем...
Җәй алдамас инде, алдамас.
Ә урамда бүген көз көзгесе —
Җәе дә юк анда, язы да.
Зур сөюдән өмет өздем инде,
Ярар иде әле азы да.
Тау кызына
Тауларың тора томанда
Туңып, өшеп, калтырап.
Бозларын эретер идем
Җан җылысына урап.
Төш инде, төш син түбәнгә,
Мин мәңге тауга менмәм.
Сулар да ага үзәнгә,
Ташлар тәгәри түбән.
Кыяларда яши алмый
Үзән җирдә туган тән...
Сикер әйдә! — Колач җәеп
Упкын төбендә көтәм.
Таудан биек горурлыгың...
Син Сок, ә мин Сак кебек.
...Әфлисуннар лимон булды,
Туган ягын сагынып.
* * *
Останкино. Җиденче кат күктә,
Таш шәһәрдән өстә — ресторан.
Саф татарча җырлап,
рестораннан
биегерәк җиргә исәп бар...
Бумеранг
Ташладым мин юлда дусларымны...
Дошман булып кире кайттылар.
Кайттылар да ялгышларым җыеп,
Таш урынына йөзгә аттылар.
Оныттым мин бик күп чибәрләрне...
Гайбәт булып кире кайттылар.
Вәгъдәләр һәм антларымны җыеп,
Йөз бәягә артык саттылар.
Ялгышлар һәм гайбәтләрне җыеп,
Еллар елгасына аттым да...
...Чыгалмыйча шунда баттылар.
Һәм тагын да чибәр кызлар булып,
Шатлык булып, якын дуслар булып
Минем янга кире кайттылар.
* * *
Мәскәү, Мәскәү...
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм... —
Ыргыт миңа, ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен!
Яз
Утызы да тулмый февраль киткән...
Урамнарга шыплап март тулган.
Агачларның саллы җәясенә
Ук түгел лә... яфрак тартылган.
Каргалар да безгә каркылдамый...
Без мәңгелек инде бу җирдә.
Бер туйганчы күккә карыйк әле
Ике кулны куеп бөергә.
Кайгыларны салыйк гөрләвеккә,
Тургай итеп чөйик шатлыкны!
Яз хәбәрен ишетеп барча кошлар
Безнең якка таба ашыкты.
Такса таксын дошман төрле исем...
Бар табигать безне үз итә...
Безне сагынып кошлар килә бүген,
Күңелләрдә бүген боз китә.
* * *
Көзгеләрне, тәрәзләрне ваттым...
Өзгәләнмә юкка, эзләмә.
Хәзер инде, шәүләң күрер өчен,
Карарсың син минем күзләргә.
Күршеләрдән качтым, кешеләрдән...
Йөрәк һаман башны өйрәтә.
Дуслар да юк, дошман да юк хәзер...
Кереп адаш минем йөрәккә.
Кырыслыгың, горурлыгың оныт,
Миндәй бул, дип, күңел ялвара.
Яна-яна тәмуг булдым инде,
Йолдыз да юк күктә санарга.
Син кайдадыр читтә, бик еракта,
"Сөям" сүзе сиңа сүз генә.
Сүзләреңнең кайтавазы калды,
Тик исемең калды үземә.
Казан поезды
Мәскәүдәге татар зиратыннан чыккач,
Казан вокзалына килеп,
мин һәрвакыт поезд көтәм, —
Казан поездын.
Шпаллар хыянәтен
бары тәгәрмәчләр белә торган,
тарих китабыдай тигезсез тавышлы,
ике рельслы
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Вокзал өстендәге
"Мәскәү" дигән язуларны,
Сөембикә манарасы шәүләләрен,
ерактагы азаннарны уйлап,
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Тепловозга
"Татарстан" вагоннары урынына
ялгыш
башкаларны тагарлар дип, курка-курка
поезд көтәм, —
Казан поездын.
Килер,
аклы-каралы шлагбаумнарны һуштан
яздыра-яздыра
килер ул поезд!
Мин бүген —
марка ябыштырмыйча
почта әрҗәсенә ташланган хат кебек.
Үзем һаман поезд көтәм, —
Казан поездын...
Казан белән саубуллашу
Казанның җәе шәп иде,
Шәп иде бураннары.
Казанда көз кызгылт иде...
Ә монда никтер... сары.
Казанда сөю бар иде,
Актан иде йортлары..
Нигә үпкәләде Казан? —
Озатырга чыкмады...
Без дала балаларына
Казанда юллар тармы?
Белмим, белмим... Мин Мәскәүнең
Миллионынчы татары...
* * *
Бу Мәскәүдә көннәр резина күк,
Төннең кайтавазы — чиксезлек.
Чиксезлеккә шикле соравым бар:
"Шигырьләрем минем үксезме?"
Таш урамда үскән карт юкәләр,
Мин ышанам бары тик сезгә.
Бу шәһәрдә синең җырың бар, дип,
Әйтегезче миңа — юньсезгә.
Ә юкәләр дәшми, дәшә алмый...
Алар йөрәгендә — үксезлек.
Үксез юкәләрне җырлап килсәм,
Аңларсыңмы, шигъри чиксезлек?
Әнкәйгә хат
Менә без дә үсеп җиттек, әни...
Р.Фәйзуллин
Мне страх не нравится,
Что ты поэт...
С.Есенин
Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? —
Бар булганым — кара һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.
Үпкәләмим сөйләмәдең, диеп,
Уитмен һәм Лорка турында.
Сорый идем: "Әнкәй, Зәй артында
Күк белән җир нигә орына?"
Матурлыкны аңлый белгәнсең син,
Белмәсәң дә якташ Шишкинны...
...Хәлең ничек, билең сызламыймы?
...Безнең монда алты эш көне.
Шәһәр матур, яшәү рәхәт, диеп,
Үткән хатта сине алдадым.
Моңсуланып банан ашап йөри
Балан ашап үскән малаең.
Ә бананнан кабак тәме килә...
Безнең якта кабак мул була;
Сарыкларга кабак алыр өчен
Базга төшкән чакта егылма.
Сарык дигәч... болыннарда ни хәл?
Гыймадимы һаман көтүче?
Көтүчесез калган көтү ничек,
Без дә шулай хәзер җир өчен.
Гүргә түгел илгә китәбез бит...
Елап бардык ләкин юл буе.
Озатып калды кое, синең өчен
Иң кадерле нәрсә шул кое.
Шул коеда синең бар фәлсәфәң:
Без мәңгелек, дисең, кое күк.
Ә шулай да күз алдында йөзең
Еламсырап тора, боегып.
Тәрәзә артында, сиренага охшап,
Гүлимәле һаман багана?
Тәрәз аша синең күз нурларың
Кояш нуры белән ялгана.
Киттек инде, киттек, теләп киттек,
Монысында беркем кумады.
Кая барсак, ай ияреп барды,
Һәр урманда бүре улады.
Без киткәнгә юллар сөенделәр,
Җирләр гизеп аяк арыды...
Улларыңны саклый алмадың шул...
Үз-үзеңне сакла, ярыймы!
Ниләр языйм тагын, ниләр салыйм?
Бар булганым — кәгазь һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.
Мәңгелек ут
Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Мәһабәт тә йөзе, салкын да...
Каршысында яна мәңгелек ут,
Салкын һәйкәл карый ялкынга.
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына җылынырга килә
Бала-чага, олы кешеләр.
Җылынырга килгән чал чәчле карт
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
...Медале дә юк иде бит хәтта...
Болай гына... гади бер батыр.
Атакада пуля тигәч аңа:
"Син туктама, — диде, — бара тор..."
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып — йөрәге.
Самолетта
Самолетта очам, самолетта...
Аста калды Мәскәү, Касыймнар.
Монда инде мәңге болыт булмый! —
Аермачык монда гасырлар.
Рәхәтият иле шушы мәллә? —
Шушы мәллә минем өлешем?
Бөтен нәрсә монда күктәгечә:
Хәтта кызлар кәнфит өләшә.
Җирнең генә түгел, кояшның да
Буйсынам мин тарту көченә...
Бабам хыялланган күккә мендем!
Нәрсә кирәк тагын кешегә?!
Гасырлар һәм чорлар кысылдылар,
Тарих сыйды сәгать эченә...
Сәгать нәрсә? — Аяз күктә вакыт
Чакырымнар белән үлчәнә.
Самолетта очам, самолетта —
Мин дә менә күккә мендем бит!
Ут кабызган аэропортлар кебек
Бар йолдызлар тора тезелеп.
Көз
Аягүрә йортлар елап тора...
Кызганалар бугай дөньяны.
Көз китергән сары күлмәк киде
Җир шарының менә бу ягы.
Саубуллашмый-нитми кошлар китте,
Кошлар китте кояш артыннан.
Кошлар халкын уйлап басып тордым,
Чапкан чакта төшеп атымнан.
Җир нарасый, сабый бала кебек,
Юынды да һаман юынды.
Чистармады ләкин пычрагыннан...
...Мин югалттым бугай юлымны.
Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына...
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
Кабат кайтмас яфракларын сагынып,
Бар агачлар ятып елады.
Агачларга кушылып мин еладым,
Сагындым да үткән елларны.
Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...
Ай урамда йөзә, ай арган.
Боз астында катып калыр кебек...
Айны кудым пычрак сулардан.
Кышны уйлап моңсуланып йөрдем
Каурыйларын койган казлардай.
Бар өметем минем кышта инде...
Кыш артында чөнки язлар бар.
Яшьлек
Якорьларын онытып юлга чыккан
бу корабта бары бер теләк:
соры ярлар алда күренгәнчә,
бер исемсез давыл килеп
адаштырсын иде тизрәк.
* * *
Мәскәү янындагы куе урман эчендә шагыйрь Лермонтов яшәгән йорт бар.
Мин Лермонтов йөзгән күлдә йөздем,
Ул сокланган гөлгә сокландым,
Ул йөрегән урманнарда йөрдем,
Аның аланында йокладым.
Мылтык атып кошлар каршылыйлар,
Кошлар озаталар бу илдә.
Шагыйрьләр һәм кошлар бертугандыр —
Чын шагыйрьләр үлә дуэльдә.
Шул күпергә басып озатып калдым
Кавказына очкан казларын.
Лермонтовны кабатладым бүген...
Тик ул язган җырны язмадым.
Дисбе
Орчык тартып әби җеп эрләде,
Эрли-эрли җырын җырлады:
"Йон бәйләгән кабам кояш кебек,
Орчык җебем — кояш нурлары"...
Әби, әби, синең истәлекне
Ничек кенә инде яңартыйм?!
Кулларымда синең серле дисбең,
Күз алдымда җылы мич артың...
Минем әткәй — синең шахтер улың,
Зур Исмәгыйль аның исеме, —
Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,
Төшләреннән җыйган дисбеңне.
Шул дисбеңне тартып ялваргансың
Нык булсын, дип, шахта терәве.
Теләкләрең кабул булган синең...
Әле дә тибә әткәм йөрәге.
Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып,
Син озатып аны калгансың,
Күз яшенә манма сүзләреңне
Ишеткән тик яшел намазлык.
Әткәй хәзер телевизор карый,
Алланы ул бераз оныткан.
Тик шулай да сине онытмаган,
Кабереңә каен утырткан.
Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны
Яшереп куйган сандык төбенә.
Искә төшкән саен алып карый,
...Ул кадәр үк "көфер" түгел лә.
Кулларыма серле дисбең тотып,
Мич артында уйлап утырам...
Мич елый да елый, әллә инде
Эченә кайгы кереп утырган.
Минем хәзер, әби, үз иманым,
Минем, әби, хәзер үз Аллам...
Тик шулай да кайгы килгән чакта
Кулга дисбең алып уйланам.
Йорт салыгыз, уллар үстерегез,
Бәхет керсен, дидең, өйләргә...
Насыйп булсын, дидең, туган җирдә
Буразнага ятып үләргә.
Иген чәчмим, әби, ачуланма,
Бер "җилкуар" шунда, җыр язам.
Ә җыр язу шулкадәрле авыр,
Җибәрми ул, алса бугаздан.
You have read 1 text from Tatar literature.
Çirattagı - Шигырьләр - Разиль Валиев - 02
- Büleklär
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 01Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4152Unikal süzlärneñ gomumi sanı 202533.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 02Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3560Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192034.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 03Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3516Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187234.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 04Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3406Unikal süzlärneñ gomumi sanı 150635.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 05Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3437Unikal süzlärneñ gomumi sanı 133035.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 06Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3468Unikal süzlärneñ gomumi sanı 166037.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 07Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3363Unikal süzlärneñ gomumi sanı 193634.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 08Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3418Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199533.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.47.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 09Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3466Unikal süzlärneñ gomumi sanı 189435.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 10Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3387Unikal süzlärneñ gomumi sanı 181936.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 11Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3523Unikal süzlärneñ gomumi sanı 189734.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 12Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3508Unikal süzlärneñ gomumi sanı 186034.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 13Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3416Unikal süzlärneñ gomumi sanı 157235.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 14Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3435Unikal süzlärneñ gomumi sanı 132035.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 15Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3476Unikal süzlärneñ gomumi sanı 163337.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 16Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3358Unikal süzlärneñ gomumi sanı 194634.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 17Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3424Unikal süzlärneñ gomumi sanı 197233.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 18Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3478Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190534.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 19Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3464Unikal süzlärneñ gomumi sanı 192536.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 20Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3504Unikal süzlärneñ gomumi sanı 187735.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 21Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3415Unikal süzlärneñ gomumi sanı 154035.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 22Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3440Unikal süzlärneñ gomumi sanı 131735.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 23Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3478Unikal süzlärneñ gomumi sanı 164637.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 24Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3358Unikal süzlärneñ gomumi sanı 193734.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 25Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3421Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199433.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 26Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3466Unikal süzlärneñ gomumi sanı 190335.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 27Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3385Unikal süzlärneñ gomumi sanı 195835.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 28Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3413Unikal süzlärneñ gomumi sanı 143435.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 29Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3443Unikal süzlärneñ gomumi sanı 134936.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 30Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3460Unikal süzlärneñ gomumi sanı 168838.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Шигырьләр - Разиль Валиев - 31Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 280Unikal süzlärneñ gomumi sanı 23250.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.65.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.69.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.