Latin

Шигырьләр - Маннур Саттаров - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4170
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2420
28.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ЮБИЛЯР ӘТӘЧ
Әй зурладылар Әтәчне
Юбилей кичәсендә:
"Аттыра таңын ходайның
Җырлап һәр иртәсендә".
- Трибун Әтәч, кычкыра ул
Менеп читәнгә, - диләр, -
Насыйп булсын төшми шуннан
Йөзгә җитәргә, - диләр.
Каз сөйли: - Урынлы саныйм
Әйтүне шушы хакта:
Былбылың торсын бер якта
Әтәч сайраган чакта!
Күркә әйтә: "Гомере буе
Булды гел формада ул,
Каз-үрдәкләрдән уздырып,
Йөзде дә, чумды да да ул.
Туры килде яшьтән аңа
Әтәчлеген акларга.
Канга батып сугышса да,
Сер бирмәде ятларга!"
Тавык сөйли: - Без Әтәчне
Хөрмәтлибез шуңа, - ди, -
Җим тапса да үзе капмый,
Безе дәшә сыйга, - ди.
"Әтәч - семьянин, - ди Үрдәк, -
Беләбез моны тәк тә.
Мәхәббәттә тугрылыклы,
Чапмый күрше кетәккә.
Эш-көрәштә үтте гомере,
Белмәде алны-ялны.
Бар батырлыкларыннан тыш
Әле йомырка салды!"
Тавыклар, онытып әдәпне,
Көлеште кыткылдашып.
Тик дулкынланган Әтәчнең
Күз яше чыкты ташып.

Һәм героик гомерен ул
Кабат күздән кичерә,
Тик йомырка салган җәе
Төшми никтер исенә.

АЛМА БИРДЕМ, АШАДЫҢ
Алма бирдем, ашадың,
Кабыгын кая ташладың?
Нәчәлник булган көнеңнән
Исәнләшми башладың.

Самовар куйдым күмерсез,
Кайнап чыгар, күрерсез.
Барыгыз да йокламагыз,
Докладчыга күңелсез.
Быел килгән кыр казлары
Өч әйләнде Казанны.
Өч китаптан цитат кыркып,
Хәй галимлек казанды.

Бөгелә билем, бөгелә билем,
Бөгелә билем сул якка.
Бөгелмәс иде сул якка,
Нәчәлнигем шул якта.
Хатынымнан бизәсем юк,
Мәҗбүри яраттыра.
Дәштертеп мине месткомга,
Мәхәббәт яңарттыра.
Болыт агыла икән,
Тауга кагыла икән.
Казанда фатирың булса,
Кияү табыла икән.
Тот бокалың, Гаптелбарый,
Хуҗалык сиңа карый.
Зур окладлы эш сорамыйм,
Завсклад та ярый.
Кызарып байган кояшның
Залга төшә яктысы.
Җыелыш залларында үтте
Гомеремнең яртысы.
Су буйлары тирәк иде,
Тирәге сирәк иде.
Докладыңны кеше язгач,
Танышу кирәк иде!
Әхмәдинең Сирае,
Көн дә якты чырае.
Иртәгә кил дия-дия,
Үтеп китте бер ае.
Исә җилләр, исә җилләр,
Искән җилләр файдага.
Искән җилне сиңа яздык,
Эш хакың ал, кайнага!
Безнең урам көн дә буран,
Җен адашса юл тапмас.
Үзе шундый булган адәм
Бу җырларга кул чапмас.

БАЛА АШАТУ
Әлли-бәлли иттерергә
Үз әнкәсе бар аның.
Кыстый-кыстый ашатырга
Ун нәнкәсе бар аның.

Калак тоткан әнкәсе
Табак тоткан нәнкәсе,
Алма тоткан апасы,
Кәнфит тоткан әткәсе
- Ашамасаң, мин ашыйм, - дип,
Авызын ачкан әбкәсе.
Тыпыр-тыпыр бииләр,
Бар да көен көйлиләр.
Тамагы туктыр димиләр,
- Ник ашамый бу? - диләр.
Җайлап карый әнкәсе,
Янап карый әткәсе,
Идән буйлап,кашык тотып,
Куып йөри әбкәсе,
Артларыннан табак белән
Ботка сөйри нәнкәсе.
Песи баскан каршына,
Маэмай качкан артына,
"Мин ашыйм" да "мин ашыйм" дип,
Килеп җиткән барсы да.
"Мияу-мияу!" - апасы,
"Кыйгак-кыйгак" - атасы,
"Бак-бак-бак-бак!" - әбкәсе,
"Кыт-кыт-кыт-кыт!" - нәнкәсе.
- Китегез сез, үзе ашый! - дип,
Куып тора әнкәсе.
Әбкәсенә ач кебек,
Нәнкәсенә тук кебек.
Әнкәсенә атна буе
Капканы да юк кебек.
Чәбәк-чәбәк әнкәсе,
Чыбык эзли әткәсе,
Борып-борып чеметергә
Җаен көтә нәнкәсе.
- Кыйнамагыз, ашый ул, - дип,
Аерып ала әбкәсе.
Җиде төрле аш кына,
- Аша, балам, - чак кына!
Бала, мескен, кашык күрсә,
Кача өстәл астына.

- Аурыйдыр, - ди әнкәсе,
- Врач дәш! - ди әткәсе.
- Врач нәстә белә соң ул,
Өшкертик! - ди әбкәсе.
Барысын тотып өшкерергә
Кызыгып тора нәнкәсе.

БЮРОКРАТ ӘБИ
Васфи әби, утын юкка аптырап,
Бригадирга бара бер көн ат сорап.
Ә бригадир телефонга ябыша,
Бу карчкны күрмәмешкә салыша.
Әй сөйләгән, әй җавап биргән була,
Микрофонга кычкырган, өргән була.
Озак көткәч, түзми карчык, сүз ката.
Ачуланып Гайфи аны туктата:
- Күрмисеңме, башлык белән сөйләшәм!
Кайсыгызны тыңлыйм, син дә сөйлөсәң?
Фикеремне чуалттың, - ди, - тиргәнә,
Телефонга сөйли башлый ул янә.
Көтеп арыгач, басып торган көенә,
Әби, мескен, кайтып киткән өенә.
... Җиткән җәйләр, өлгергән ди ашлыклар,
Йә ертык ди, йә тишек ди капчыклар.
Бар колхозчы басуда йә кырда ди,
Авылда тик карчык-корчык кына ди.
Яматырга Гайфи тишек капчыкны,
Кәнсәләргә дәшә Васфи карчыкны.
Килмәгәч ул, өч чакырып көненә,
Үзе китә Гайфи аның өенә.
Күрү белән бригадирның шәүләсен,
Намазлыкка бөгә карчык гәүдәсен.
Әй укыган, әй дога кылган була,
Күзләрен бер ачкан, бер йомган була.
Бер турая, бер янә иелеп ала,
Намазлыкка маңгае тиелеп ала.
Уңга-сулга бер сәләм биргән итә
Һәм яңадан сәҗдәгә иңгән итә.

Озак көткәч, түзми Гайфи - сүз ката,
Ачуланып карчык аны туктата:
- Күрмисеңме, Ходай белән сүләшәм!
Кайсыгызны тыңныйм, син дә сүләсәң?

Намазымны боздырдың! - ди, тиргәнә,
Намазлыкка башын ия ул янә.

Гайфи шул чак, ачуыннан күбенеп,
Чыгып китә "бюрократ!" дип сүгенеп.

САБАН ТУЕНДА
Мәйдан уртасында табак,
Эчендә катык аның.
Шуннан бер тиен эзлиләр,
Катыгын татып аның.
Әле ир, әле хатын-кыз
Табакка башын тыга.
Акча төптә, бите генә
Катыкка батып чыга.
Биш-алты чиста савыттан
Калды тик бере генә.
Салынды соңгы катык та,
Куесы, төбе генә.
Инде шулуй ук бүләккә
Ия табылмас микән?
Спортның мондый төрендә
Беркем танылмас микән?
Кычкыралар: - Сез ярышны
Яңабаштан башлагыз!
Бер тиенне тел тоямы? -
Берлек тәңкә ташлагыз!
Судья әйтә: - бу сөлге, - ди, -
Тиенне табучыга!
Шул чак мәйдан уртасына
Бер юан абый чыга.
Гөр килә халык күрүгә:
- Монда өмет бар, - диләр, -
Табакка түгел, мичкәгә
Салсаң да табар ! - диләр.
Бер генә чумырды башын,
Тапты бит шундук тәки!
Бу - районның ревизоры
Очлы күз Әхмәтзәки!

БҮРЕ БЕЛӘН БӘРӘН
(Крылов мәсәленнән бераз аерыла
һәм "Мөхәммәдия" көенә җырлана)

Бүре шулай ачыккан, ди, бер көн яман,
Су буена Бәрән килгән нәкъ шул заман.
Ташланмый тик корбанына Бүре кинәт:
Мәсьәләгә закон төсе бирү кирәк.
Әйтә Бүре Леском рәисе Куянга:
- Күпме мөмкин бу Бәрәнгә юл куярга?
Болгата ул минем эчә торган суны,
Китерегез протоколлап миңа шуны!
- Була ул! - дип, Куян тиз-тиз чабып китә,
Утырыш җыеп, көн тәртибен игълан итә
һәм Бәрәнгә сүз бирә ул: - Әйдә, сөйлә,
Болгатасың Бүренең, - ди, - суын нигә?
Бәрән әйтә: - Карагыз, - ди, - сез агымга,
Бүредән мин түбән эчәм йөз адымга,
Болганыр, - ди, - суы тик шул чакта гына,
Су әгәр дә үргә таба акса гына.
Ишәк әйтә: - Акмый димсең суны үргә?
Сөйлә, энем, бу әкиятне бүтән җирдә!
Тәкъдимем шул кертә торган биредә, - ди, -
Тотып бирик алдакчыны Бүрегә - ди.
Уйлый Бәрән: "Башым ашый болар хәзер,
Якласа тик яклар мине Болан хәзер".
"Ике түгел башым минем, - ди Болан да, -
Бүредән бит кыл очында мин болай да".
Ишәк әйтә: - Проектыңны укы, Куян!
Куян аны утырышкача язып куйган.
Леском исә бер тавыштан кабул итте
Һәм Бәрәнне ач Бүрегә илтә китте.
Зарын язып, Күгәрченгә бирде Бәрән,
Укып аны, Аучы чыкты әрәмәдән.
Бичараны чак үлемнән аралады
һәм Бүренең колак очын яралады.
Бүре качты. Бәрән кайтты абзарына,
Бүре кебек карый ләкин бар да моңа:
"Безнең Ишәк өстеннән ул әләк язган,
Ач бүренең башына ук җитә язган!"
- Моңа кадәр тыныч иде безнең абзар,
Шом тудырды Бәрән безгә, - диләр казлар.
"Инде хәзер Комиссия килгәнен көт!" -
Дип кайгыра Ишәк һәм дә бүтән маллар.
Үгез уйлый: "Башлап мине тикшерерләр,
Тик ята, дип, сукага да җиктерерләр,
Сөт планы үтәлгәнгә бирелә торган
Премиальный паегымны кистетерләр".
- Бәрән, - диләр, - тышка ташый өйнең чүбен,
"Әләкче!" - дип, ачтырмыйлар хәтта күзен.
Бу абзарда мал штаттан артык, - диеп,
Приказ язып кыскарттылар бер көн үзен.

ГАЛИМЛЕК КАПКАСЫ ТӨБЕНДӘ
Еллар буе архивларны казып,
Утырдым мин фәнни хезмәт язып.
Килеп җитте менә яклау көнем,
Галимлеккә аяк атлау көнем.
Оппонентлар эшем мактадылар,
Минем концепциям якладылар.
Үз карашын торып әйтте бар да:
"Бу хезмәт, - дип, - лаек игътибарга!"
Бер фикердә болар минем хакта:
"Җитди галим килә безнең сафка".
Әйтер сүзне әйтеп бетерделәр,
Сургучланган тартма китерделәр.
Һәрбер галим, яшрен тавыш биреп,
Кысып китте минем кулны килеп:
- Башкаргансың гаять файдалы эш,
Керттең, - диләр, - фәнгә син зур өлеш!
- Куандырды безне эшең! - диеп,
Аркамнан да берсе китте сөеп.
Галимнәрнең җылы сүзләреннән
Шатлык яше чыкты күзләремнән:
Рәхмәтемне телдән әйтү кыен,
Бәягезгә лаек булыр сыем.
Өстәлемдә кызылы һәм агы.
Эшнең калды фәкать формаль ягы.
Хуплавыгыз закон төсен алсын...
(Сайлау комиссисе эшләр ансын).
Сират күперен кичтем дигән идем,
Ни ишетсен колакларым минем!
Мактаулары булган ялган бар да:
Тик кара шар миңа салган бар да!

ГАЛӘВИ БЕЛӘН ШӘВӘЛИ
Урам буйлап бер көнне
Атлый монтер Шәвәли,
Каршысына, аһ орып,
Килеп чыкты Галәви:
- Күрче, туган, утыбыз
Йә кабынмый, йә сүнә.
Тоташтырчы безне дә
Завод линиясенә!
Әйтте монтер абзыйга:
- Сезнең чыбык бытовой.
Ялгар идем ялгавын,
Закон кушмый бит алай...

Ике яклы сөйләшү
Тәмамланды килешеп,
Әйтсәк әгәр гәҗитчә:
"Консенсуска ирешеп".
Әй шатлана Галәви:
Күз чагыла яктыдан.
Бу дөньяның рәхәте
Торган икән "ярты"дан.
Үтмәгәндер атна да,
Уты сүнде кичен бер.
Кемдер өзгән чыбыкны,
Бу күршенең эшедер!
Һәм яңадан Галәви
Шәвәлине чакырды.
Чакырды да сыйлады,
Өе тагын яктырды.
Бу ни хикмәт, бу ни хәл?
Кемдер утка каныкты.
Шәвәлине эчереп,
Кесә төбе саекты.
Шәвәли дә интеккән:
- Юк икән, - ди, - иманы.
Белер идем тотсам,- ди,-
Нишләтергә мин аны!
Уты сүнгәч бер шулай
Йөгереп чыкты Галәви.
Баганага караса,
Төшеп килә... Шәвәли!

ДВОРНИК КЫЗ ГӨЛНАРА
("Җаныем-бәгърем" көенә)
Ишек алдында йөримен,
Карлар яуса, көримен.
Дворникны бер күрәмен,
Бер ай күрми йөримен.
Тимер чана кар яра,
Ник күренми Гөлнара?
Күренсә-күренмәсә дә,
Айлык эш хакы бара.
Жилконторның капкасын
Җил күтәреп атмасын.
Урам чүбен җил себерә,
Җилгә түккәч акчасын.
Тротуары төз икән,
Төз җирләре боз икән.
Боз чабарга җәйне көтә,
Бигрәк сабыр кыз икән.
Алма диләр,алма диләр,
Алманың ни туклыгы?
Гөлнара да эшләр иде,
И күзәтү юклыгы!
Безнең атлар күк-ала,
Вак-вак атлап күп ала.
Биш табельгә кулын куеп,
Министрдан күп ала.
Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран.
Өмә җыеп чистартмасак,
Чистармый безнең урам.

ЗАКИР СОЛДАТ БӘЕТЕ
Солдат итеп алдылар,
Билемә каеш салдылар.
Күршеләрем: "Бу балбестан
Котылдык!" - дип калдылар.
Унсигездә яшьләрем,
Билгә җиткән чәчләрем.
Чәчләремне кыркыганда
Түгелде күз яшьләрем.
Мин солдатка киткән чакта
Ярларым бишәү иде.
Бишенчесе куа чыкты,
Кулында кисәү иде.
Әниемне төштә күрәм,
Одеял ябындыра.
Көннәр буе йоклап яткан
Диваным сагындыра.
Командирлар торалар.
Сәгатьләрен боралар.
Йокың туйдымы, димиләр,
Зәрәткегә куалар.
Мин авырыйм, дип, ятып калгач,
Медпунктка озаттылар.
Ике доктор, бер санитар
Симулянт дип таптылар.
Әбием һәр сәбәптән
Калдырмады нәләттән.
Әллә каргышлары төште -
Башым чыкмый нәрәттән.
Тартам солдат йөгемне,
Түгәм арка тиремне.
Тирем белән чыгарталар
Хөрәсәнлек чиремне.
Шинелемне шуннан таныйм:
Төен-төен элгече.
Алтмыш гектар идән юдым,
Чираттан тыш иллесе.
Бастым имән сайгакка
Аяк асты тайгакка.
Акыл кайчан керер иде,
Алынмасам солдатка?
***
Сандугачлар куакта,
Сайраулары колакта.
Күршеләр мине танымый,
Кайтып төшкәч кунакка.

Урамнардан урадым,
Саулыкларын сорадым.
Өч әбигә, уйнап кына,
Еллык утын турадым.

ЗӘҢГӘР ШӘЛ
Яшел алан уртасында төз багана,
Дан өстенә бүләк алыр менгән аңа.
Үз егетен юрап торган кызлар күзе
Югарыда җилфердәгән шәлгә яна.
"Зәмзәм суы"н күбрәк йоткан кавалерлар
Кул-аяклап баганага сарылдылар.
- Сез, егетләр, чиратлашып менегез! - дип,
Тәртип куйган айнык ирләр табылдылар.
Инде менә беренчесе менеп бара,
Маңгаеннан шабыр-шобыр тирләр ага.
- Кесәңдәге шешәң баса, атып бәр! - дип,
Кычкыралар иптәшләре җирдән аңа.
Ул ычкынгач, икенчесе менеп китте,
Рухландырды, куәт бирде халык башта.
Тиргәделәр шулар үзен, егылып төшкәч:
- Син әлкәшкә түгел бу шәл, аек башка!
Салганнарның кикрикләре шиңеп калды,
Дан-бүләккә дәгъвачылар кимеп калды.
Эчми торган бер яшь егет менеп алып,
Зәңгәр шәлне сөйгәненең иңенә салды.
Эче янды моны күргән чибәрләрнең,
"Бу шәльяулык миңа булыр" дигәннәрнең.
Ул чибәрләр инде кемгә үпкәләсен,
Яры булгач алар шешә сөйгәннәрнең!

ИКЕ ГАШЫЙК
("Сак-Сок" көенә җырлап булмый)
Г ө л с ы л у:
Без утырган пароходның
Күтәргәннәр әләмен.
Искәндәрем, бу җырләрым
Булсын сиңа сәламем!
Бөгелә каен, бөгелә каен,
Артык бөгелмәсә дә.
Искәндәрем, бик сагындым
Сиңа сизелмәсә дә.
Сандугачның балалары
Талларга кунып сайрый.
Искәндәрем, яшь йөрәгем
Самовар кебек кайный.
Кына гөлләрен күп чәчтем,
Чәчалмадым ислесен.
Искәндәрем, бик сагындым,
Ник җил булып исмисең?
Алмазлар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын.
Искәндәрем, кил бәгырем,
Кемнәрдән ояласың?
Җир җиләген җыя-җыя,
Кулъяулыгым тулды инде.
Искәндәрне күрмәгәнгә
Утыз өч көн булды инде.
Мамык оча, мамык оча,
Күлмәгемә сырыша.
Искәндәрем, кемнәр безне
Аерырга тырыша?
И с к ә н д ә р:
Сирень чәчәк аткан чакта
Яратам сирень исен.
Гөлсылуым, син белмисең,
Саргаям синең өчен.
Нейлон диләр, нейлон диләр,
Нейлонның ни җылысы!
Дүшәмбе көн көтмә, бәгърем,
Кичен актив җыелышы.
Алма бакчасына керсәм,
Куян йөргән эз була.
Сишәмбе көн утырыш, җаным,
Китсәм миңа сүз була.
Ишек алдым түгәрәк,
Уйный сары күбәләк.
Чәршәмбе көн килер идем,
Безнең драмтүгәрәк.
Кызлар җиләк җыялар,
Нигә безне тыялар?
Кичатна көн ычкыналмыйм -
Симпозиум җыялар.
Җәй көнендә болыннарда
Исним чәчәк исен мин.
Җомга көнне бик барасы -
Патруль, бәгърем, кичен мин.
Ефәк оча, ефәк оча,
Урала каеннарга.
Шимбә - агитбригадабыз
Юл ала районнарга.
Алларым булыр микән,
Гөлләрем булыр микән?
Гөлсылуым, сине күрер
Көннәрем булыр микән?

ИЛТИФАТЛЫ ОРАТОР
Сүзгә-сүз кабатлады бу
Алдагы ораторны.
Рәис исә тәртип саклап,
Кыңгырау кага торды.
"Регламент!" дигән авазлар
Колакны яра торды.
Ниһаят, халык кул чабып,
Туктатты ораторны.
Бер генә кеше дә залда
Тыңламаса да речен,
Бетерде: - Рәхмәт сезгә, - дип, -
Игътибарыгыз өчен!

ЙӨГЕРЕК МӨДИР
Безнең мөдир йөгерек аяк,
Гел йөгерә дә, гел чаба.
Сәгатенә алтмыш минут,
Алтмыш төрле эш таба.
Пакетлап үз боерыкларын,
Адреслый бүлегенә.
Курьер бутап бетерер дип,
Тарата үзе генә.

Эшкә куша да берәүне,
Кире бора юлыннан.
Кушкан эшен үзе эшли,
Тартып алып кулыннан.
Гаҗит-журнал өенә ташый
Һәм укый ашый-ашый.
Һәр кичәдә, һәр җиелышта
Докладны үзе ясый.

Булдыралмаслар шикелле
Башкалар аның кебек.
Әгәр дә ул чирләп китсә,
Эш туктап калыр кебек.
Коллектив йөген тартырга
Сарыф итә гайрәтен.
Коллективы сагыз чәйни,
Кушып аның гайбәтен.

Эш бармагач, безнең мөдир
һәркемне тиргәп йөри,
Тиргәнеп ялгыз чаба һәм
Ялгызы тирләп йөри.

ЙӨРӘК ӨСТЕНДӘ
БОЛЫТЛАР
Больницада күзем ачсам,
Күрәм шундый рәсемне:
Йөрәк өстедә өч болыт,
Өчесе дә яшенле.
Берсе - тәмәке төтене,
Болыт булган куерып.
Яшене сугып, йөрәкне
Алган тәмам куырып.
Берсе - аракы парлары,
Бу болыт дәһшәтлерәк.
Аннан атылган яшеннән
Каралып янган йөрәк.
Өченче болыт астында
Күршеләр ызгышалар,
Ягъни сәламәт йөрәкне
Ызгышып бозмыш алар.
Күрше белән талашмадым,
Эчмәдем,тартмадым мин.
Үземне еккан яшенне
Рәсемнән тапмадым мин.
Ул яшен дә йөрәкләрне
Яралый, суга бирә.
Бюрократны болыт итеп
Ясамаганнар нигә?

ЙОТЫШ АКЧАСЫНА
Төшергәлим сирәк-мирәк,
Хатыннан урлап кына.
Получкамны себереп алып,
Бирә бер сумлап кына.
Көн дә миннән отчет ала,
Санап тиеннәремне.
Ятсам-торсам, керсәм-чыксам,
Тенти киемнәремне.
Таба пинжәк җиңеннән дә,
Чалбар балагыннан да,
Бүрек колакчыныннан да,
Оек табанымнан да.
Кесәм тентер өчен генә
Яралгандыр бармагы.
Инде, малай, бу афәттән
Яшерер җир калмады.
- Уз кесәсенә яшер, - дип,
Акыл бирде якыным.
Яртылыктан мәхрүм булдым,
Тотып аның акылын!
Ышанычлы җир табудан
Өметем өзгән идем.
Шул чак керосин савыты
Чалынды күзгә минем.
Хатын кайтып кермәсен дип,
Күзәтеп ишекне мин,
Урадым кәгазь бөкегә
Бөкләп бер бишлекне мин.
Калганын бирдем кулына,
Кат-кат саный: азсынды.
Астын өскә китереп өйнең,
Табалмады кассамны.
Иртәгесен акча тыккан
Бидон тотып кулыма,
Карчыгымнан көлә-көлә,
Киттем кибет юлына:
"Син абзаң белән шаярма,
Үтте ул чаклар хәзер,
Акчасын кулың җитмәслек
Җирләрдә саклар хәзер!"
Тукталдым кибет төбендә,
Бераз тын алыйм диеп,
Бөкедән алып байлыкны
Кесәмә салыйм диеп.
Аһ! Юкка өметләнгәнмен
Инде эчеп кайтам дип.
Акчам алып, язып куйган:
"Керосин эч, шайтан!" дип.
Килеп җитте туган көнем,
Түгәрәк датам минем.
Яңа пальто сатып алган
Бүләккә хатын минем.
Яка бәясен генә дә
Күтәрмәс иде кесәм.
Министр диеп белерләр
Инде мин моны кисәм...
- Әллә отыш чыкканмы? - дип
Сорадым карчыгымнан.
- Юк, отыш түгел, - ди карчык, -
Бу - йотыш янчыгыңнан!
Якама пар бүрек алган:
- Җуеп кайтма бусын, - ди, -
Бүрек кесәңнән түләдем,
Үз башыңда тузсын! - ди.
- Белмәдем изге ниятең.
Кичер, - мәйтәм, - аппагым!
Бер заманны чак кына бит
Сине ташлап качмадым.
Сүз куештык үткән эшне
Яңадан башламаска:
Мин - акчамны яшермәскә,
Ул - кесәм капшамаска.

СОВЕТ ЧОРЫ-2
КЕМ УЙЛАГАН ?
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип?
Һ. Такташ.
Исеңдәме, Тәхәү, малай чакта
Ничек безнең күзне буганың:
Буш яулыкны селкеп бер читеннән,
Бүрегеңә акча койганың?
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип?
Тәңкә коеп сыра күбегеннән,
Дачный өйләр Тәхәү салыр дип?

Белмәсәң дә, Галләм, малай чакта
Җиңнән ничек тәңкә коясын,
Яратайдең, әбиең күрмәгәндә,
Бөлдерергә тавык оясын.
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип?
Мөдир Галләм тавык фермасында
Оялардан күкәй чәлер дип?

Син табышын, Хәйбүш, бүлешмәдең
Күкәй урлап үскән малайның.
Аулак өйгә абыең үрдәк илтсә,
Янап, аннан конфет алайдең.
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип?
Ревизор Хәй казна талаучының
Гаебен йолып, казын алыр дип?
Мин сөйләдем моны гыйбрәт өчен,
Ата-аналар шуны аңласын:
Балаларның нәни шаяруы
Үскәч кәсеп булып калмасын.

КИНО КАРАГАНДА
Кино килде ай көткәч,
Билет белән кертәләр.
Урын ала көчлеләр,
Этәләр дә төртәләр.
Өч кибеткә чаптылар,
Механикны таптылар.
Китерделәр клубка,
Башла, дип, кул чаптылар.
Үтмәгәндер сәгать тә,
Моторы да көйләнде.
Бала-чага экранга
Сын төшереп кинәнде.

Ике бүлек күрсәтте
Бүлә-бүлә Мулаҗан.
"Фильм бетте" дигәнне
Укый халык шул заман.
- Сапожник! - дип кычкыра,
Бала-чага шук та соң!
- Ник төшереп калдырдың?
Күрсәт, давай, уртасын!
Көтеп арыгач, экранда
Ике гашыйк күренде.
Үбешәләр дигәндә,
Тасма тагын өзелде.
Аяк тибә егетләр,
Кызлар: - "Аһ" та "Ваһ" диләр. -
Самай кызык җирендә
Өзде, исерек баш! - диләр.
Ярты сәгать маташкач,
Тагын ялгап җибәрде.
Ни күрсеннәр: шул артист
Кочкан башка чибәрне!
- Кочса кочсын башканы,
Өзмә, энем, тасманы!
- Тавыш нигә ишетелми?
- Кире кайтар акчаны!
Тавышны да рәтләде,
Халык тагын тузына:
- Петр Первый ник килгән
Чирәм җир совхозына?
Ут яндырып Муллаҗан
Әй актара тартмасын.
Аерып тезә идәнгә
Өч-дүрт фильм тасмасын.

КОМПЛИМЕНТ ТҮГЕЛ ИКӘН
Кайттым мәктәбем сагынып
Мин җәйге каникулдан.
Яшәргән безнең коллектив:
Бер чибәр килгән ВУЗдан.
Кем буласыз? - дип сорадым,
Күргәч тә бу яшь кызны.
- Мин Рәүфә, математик, - ди, -
Сез физрук буласызмы?
Турайды гәүдәм ирексез
Бу сүздән кинәт минем.
Әле һаман төз, мәһабәт
Буй-сыным, димәк, минем.
Бушка булмаган, күрәсең,
Җәен туп уйнауларым,
Иртән физзарядка ясап,
Су буен урауларым.
- Ләкин, мәйтәм, ялгышасыз,
Физрук түгел, телче мин.
Дәфтәргә башы бөгелгән
Коллегаңның берсе мин.
Комплимент тыңлау рәхәт ул...
- Юк, - ди, - бу яшь кыз миңа, -
Мәктәптә ирләр хәзер, - ди, -
Физрук та завхоз гына.

КӨМЕШ ЙӨЗЕКЛӘР КОЙДЫРДЫМ
Көмеш йөзекләр койдырдым
Саф көмеш акчалардан.
Кабул итү сәгатеңә
Кайтып җит бакчалардан.
Ак алъяпкыч тектерергә
Бүзегез җитмәдеме?
Бер смена сөйләшеп тә,
Сүзегез бетмәдеме?
И алланың фәрманы,
Кәҗа түккән ярманы.
Сандугач дип уздырганнар
Конкурстан карганы.
Гаффә җиңги каючы,
Күлмәк каеп баючы.
Печән җыярга дәшсәләр,
Чит авылга таючы.
Агыйделнең буйларында
Маллар йөри көтүсез.
Ревизорны сыйлап арыдым,
Атна ятты китүсез.

Болын чите саз гына,
Үрдәк белән каз гына.
Эш өстендә өйдә яткан
Хәмүч ялкау таз гына.
Кулымдагы йөзегемнең
Сакланган кашы гына.
Прогулыңа башлык чыдар,
Сөйләмә каршы гына.
Чүп утарга килгән идек,
Черки тиде теңкәгә.
Су кердек тә кайтып киттек,
Суган асып җилкәгә.
Ферма терлеге кырылгач,
Шелтә булды башлыкка.
Йөз сарык үлгән күз тиеп,
Ышансагыз отчетка.

КУЛЬТУРА КАТЛАМЫ
Газ кертергә шәһәр йортларына
Җир казыйбыз шулай бер көнне.
Тукта!
Бу - нәрсәгә көрәк төртелде?
... Күп көч түктек урам казуга без:
Кирпеч кенә чыкты баштарак.
Үттек дисәк казып таш гасырын,
Асфальт ята аннан астарак!
Күмелеп калган шундый тирәнлектә
Казанышы кайсы заманның?
Бу табылдык яңа нур сипмиме
Тарихына безнең Казанның?

Хезмәт язсам асфальт кайнаткан дип
Фәлән гасыр элек татарлар,
Мине, бәлки, "фәннәр кандидаты
Фәлән Фәләни" дип атарлар...
Анализга илттек фән йортына
Ватып алып асфальт кисәген.
Әйтегез, дип, аның төгәл яшен,
Гасырлар һәм еллар исәбен.
Йөргән чакта аннан җавап көтеп,
Уем китте ерак тарафка:
Булмаганмы старт мәйданы бу
Җиргә төшкән космик корабка?
Шулай булып, әгәр дөрестән дә
Космодромда торса калабыз,
Каян килгән Казан татарлары?
Марсиандыр бәлки бабабыз...
Һәм дәвамы булып бу фикернең,
Яңа сорау туды башымда:
Марсианнар шундый культураны
Югалтканнар кайсы гасырда?
Нәтиҗәсе килде анализның:
"Асфальт яше - биш ел" диелгән.
Раслый моны шунда яшәүчеләр -
Күптән түгел катлам өелгән.
Сөйләделәр алар дүрт-биш елда
Нинди эшләр булып үткәнен:
Җиде трест көтеп кенә торган
Шул асфальтның җәелеп беткәнен.
"Водоканал" килеп труба салган,
Машиналар җирне айкаган.
"Казэнерго" ток чыбыгы сузган
Шул асфальтны ертып кайтадан.
Утыртканнар чуен баганалар,
Башларына фонарь асылган.
Һәм ниндидер бина салыр өчен
Ком, чуерташ монда ташылган.
Ремонтчылар янә өй ремонтлап,
Чүп-чарларын өйгән урамга.
Берегеп каткан җиде катлам булып,
Җиде трест өйгән чүп анда.

Китермәде миңа галим исемен
Җир астыннан казып тапканым.
Үткәнбез тик җирнең үзебез өйгән
Культуралы дигән катламын.

МАЛАЙ КЛАССТА КАЛГАЧ
Ел да бер йә ике фәннән
Кала иде малай көзгә,
"Улыгыз күчмәде" дигән
Язу килде быел безгә.
-Каныктылар шул балага,
Жалу язам министрга!
- Шулай да син, - ди әнисе, -
Бар әвәле директорга.
Өч атлыйсын бер атлап,мин
Мәктәбенә барып кердем.
- Бу ни хәл? - дип, директорның
Бүлмәсенә бәреп кердем.
- Кемнен ким, дим, - минем малай? -
Акылы бөтен, тәне таза.
Кайсыгызның башына килде
Бирегә, - дим, - шундый җәза?
...Актаралар журналларын,
Абдуллиннар класс саен.
Инде төпчеп бетерделәр
Туган елын, туган аен.
- Беренчедән сездә укый,
Ул җиде ел сезнең кулда.
Инде белергә вакыттыр
Баланы, - дим, - җиде елда!
- Кермәдеме эшкә? - диләр,
- Күчмәдеме кичкегә ул?
Бар кенәгә тикшерелде,
Табылмады һич кенә ул!
- Бераз тәртип булган җирдә
Әйбергә дә учет була.
Сез баланы югалткансыз,
Бу соң, мәйтәм, ничек була?
- Министр табар сезгә! - дип,
Урындыктан торып киткәч,
Сорый завуч: - Без җибәргән
Кәгазегез кайда, иптәш?
Кирәк булган керү белән
Шул язуларын бирергә.
Укыды да, әйтә завуч:
- Ялгыш килгән сез бирегә!
Ду куптылар: - Белмисез, - дип, -
Сез аның мәктәбен хәтта!
Каян белим мәктәбен мин,
Аяк басмагач бер кат та?
Чыгып киттем, ачу белән
Ишекләрен каты ябып,
Аяк терәп сөйләшергә,
Малайның мәктәбен табып!

МУТ ЕГЕТ ҖЫРЫ
Идел суы тулып тора,
Ак томан булып тора.
Миңа ярлар мәсьәләсе
Актуаль булып тора.
Утырдым кичкә кадәр,
Санадым бишкә кадәр.
Кыскартыйммы ярларымның
Штатын өчкә кадәр?
Җәен киям акны мин,
Адымым вак атлыймын.
Йөрәгемдә бер матурга
Вакансия саклыймын.
Бал эчерде танышларым,
Ачылды тавышларым.
Кеше ярын алырга да
Юк түгел шансларым.
Урамыңнан уза-уза,
Микропор олтан туза.
Әтиең "за", әниең "за",
Каршы килмә, Хафиза!
Утыртым язын чия,
Тишелде акация.
Җиңгәчәмне сөям, имеш,
Бу бит провокация!

И кулларың, кулларың,
Кулымны кысуларың.
Өйрәт, җаным, сөйдертүнең
Прогрессив ысулларын!

МЫЛТЫКЛЫ ШҮРӘЛЕ
(Тукайча диярлек)

Бик матур бер җәйге кичтә бер авылдан бер егет
Китте урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.
Шундый тын урман һавасы, безнең утынчы исә
Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.
-Булды,- дип ул балтасын ипләп биленә кыстыра,
Шул вакыт кемдер кисәктән:- Тукта!- диеп кычкыра.
Сискәнеп безнең егет катып кала аягурә,
Каршыда мылтык төбәгән бер адәми зат күрә.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме, йә өрәкме, нәрсә бу?
Кып-кызыл тукмак борынлы, әллә нинди нәрсә бу!
Беркадәр торгач карашып,күзгә күзне нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: - Сиңа миннән ни кирәк?

- Юк, карак-угры түгел мин, әй егет, курыкма син!
Юл да кисмимен кисүен, тик миңа юлыкма син!
Бел шуны: угры-явыздан урманны саклау эшем,
Бер эләккән китми миннән, күрмичә читлек эчен!
Атла йә, утын карагы, юк бүтән юлың хәзер!
Дәүләт урманын кисәргә кыскарыр кулың хәзер!
Әйтә угры: - Мин тотылдым, читлегеңә яп мине!
Иртәдән тик капканым юк, син көтеп тор чак мине!
Ул шулай дип, ян кесәдән яртылыкны калкыта,
Сакчының котсыз чырае яктырып нур балкыта.
Кулга тоткан мылтыгы төшә салынып шул заман,
Һәм атлый ул бер адым шундук утынчыга табан.
Елмая безнең егет тә: - Әйдә кил, кәгеп алыйк!
Тик бу утыннарны башта ушбу арбага салыйк!
- Мин риза бу шартыңа, рәхмәтле бәндәчек кенәм!
Тиз генә йотыйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм!
Сакчы, бер чокыр төшергәч, куйды шешәгә карап:
Гайрәте хәйран икән, - ди, - бу, энем, нинди шәраб?
Әйтсәм әйтим: бу шәрабның чын аты "былтыр" була.
Бер чокырдан мылтыклының тезләре кылтыр була.

Кузгалды егет, олавын тарттырып юлга таба,
Атлый сакчы янтаеп бер уңга, бер сулга таба.
"Әй башым!" да, "әй башым!" дип, өзгәләнә иртәсен.
Ник "былтыр" эчтем икән, дип, йолкый учлап үз
чәчен.

Карчыгы гайрәт чәчәдер: "Яхшылык белән тыел!
Соң, җүләр, эчкәнгә былтыр,чатныймы башың быел?"

МӘХӘББӘТКӘ КИҢ КОЛАЧ!
Алтын йөзек,көмеш йозек
Җаныем бармагында.
Артка калуны бетерик
Мәхәббәт тармагында.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мөгелсем.
Ярын актив сөйгәннәргә
Премиальный бирелсен!
Киндер чалбарны буарга
Киндер каеш сатсыннар.
Ике яр сөючеләрне
Унбиш көнгә япсыннар!
Чишмә юлларын кар баскан,
Карын чистарта барыйк.
Аерылышкан семьяларның
Санын кыскарта барыйк!
Күл буенда бер пар каен -
Вәгъдәләшкән урныбыз.
Таһир-Зөһрә мәхәббәте
Булсын гыйшык нормабыз!
Өстемдәге җиләнемнең
Чабулары киң комач.
Долой гыйшык дошманнарын,
Мәхәббәткә киң колач!

ПҮЧТӘККӘ УТЫРТЫЛГАН
БӘДРИЕВ БӘЕТЕ
Айга гына баксам,айлар биек,
Җиргә генә баксам, җир түбән.
Газиз башкаемны түбән иеп,
Сак астында эшләп тир түгәм.
Бармагыма кигән пар балдакның
Язулысы калган атамнан.
Мин килмәдем монда үзем теләп,
Китерделәр тотып якамнан.
Мине хөкем иткән судья кызның
Җиң очлары зәңгәр тирәле.
Бәхетлеләр калды тәүбә биреп,
Миңа ул бәхетләр тимәде.
Шеш-күңгәген ачып нәчәлниккә,
Эшне бозды хатыным Мәчтүрә.
- Бәдриевкә унбиш тәүлек! - диеп,
Чыгып кына әйтте яшь түрә.
Күршем булып яши Чыпчык Сафа,
Кулларымны артка бәйләүче.
Кадереңне белдем, әнкәй хәзер,
Бер син булдың мине жәлләүче.
Тозларга дип өзгән кыярларым
Тутырылмый калды кисмәккә.
Ат урласам, ачу килмәс иде,
Утырттылар мине пучтәккә!
Гайшә түтәй былтыр миннән күрде
Җил каерып аткан капкасын.
Мин коймасын быел шуңа ектым:
Бүтән чакта юкны япмасын!
Җырлап кына кердем зур капкадан,
Көндәгедән артык капмаган.
Әй Мәчтүрәм, жәлләп йөз грамлык,
Мәхрүм иттең айлык акчадан!
Уйнап кына утлы төпчек бастым
Шәмсиянең шәрә ботына.
Оялмыйча килгән шаһит булып,
Судта шуны сөйләп утыра!
- Унбиш тәүлек аңа аз әле! - дип,
Ырылдады чатан Батырша.
Ул сузларне бәлкем әйтмәс иде,
Җиргә бер кат көрәк батырса!
Кибетләрдән обой сатып алдым,
Куярмын дип өем обойлап.
Чыкмас идем урам себерергә,
Чыгаралар безне конвойлап.
Без актарган урам ташларының
Баш кадәрле булыр зурлыгы.
Узган-барган бездән көлеп китә,
Таш ташудан авыр хурлыгы!
Киң урамнар суның аръягында,
Кибетләре ике ягында.
Уздыралар безне иртә йә кич,
Кибетләрнең ябык чагында.
Кигән күлмәкләрем ай киң генә,
Киң фасонлы кыска җиң генә.
Бер чокырдан эчкән иптәшләрдән
Каргалганы булдым мин генә.

Автобуста өйгә кайтып барам,
Басып кына кайтам, тотынып.
Урын бирмә, сеңлем, рәхмәт сиңа,
Унбиш тәүлек чыктым утырып!

САМОГОНЧЫ ХАФИЗ БӘЕТЕ
Самогон кудым бу айда
Арпа кушып бодайга.
Сакла дошман күзеннән дип,
Ни инәлдем ходайга.
Жәен иген икмәдем,
Кышын урман кисмәдем.
Кырда көшел каравыллап,
Кудым колхоз икмәген.

Галимулла кем дисәгез,
Талдин түтек ясаучы.
Галимулла дружин гына
Газиз башым ашаучы.
Кодагыйның су чиләген
Самогонга көйләдем.
Кара мунчаларга кереп
Каптырырлар димәдем.
Галимулла конюх булган,
Ат эчерә лаканнан.
Төнге сәгать уникедә
Килеп тотты якамнан.
Аклы күлмәк алдырдым,
Хакын бирми калдырдым.
Эшне зурга җибәрмик дип,
Юкка телем талдырдым.
Үстем илдә туып кына,
Дуска иш булып кына.
Газиз башым Себер китте
Самогон куып кына.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Маннур Саттаров - 2
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Маннур Саттаров - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4170
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2420
    28.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Маннур Саттаров - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4096
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2400
    29.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Маннур Саттаров - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3567
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2236
    28.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    41.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.