Latin

Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3781
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2029
30.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР...
Язны бүләк итәм...

Бүләк итәм сезгә язны дуслар,
Назлы нурга күмгән кояшын.
Җемелдәшеп тамган тамчыларын,
Тылсымнарга тулы сулышын.
Чылтырап аккан шаян гөрләвекләр,
Язгы сафлык тик сезнең өчен.
Йөрәкләргә салам ихлас сөю,
Татыгыз сез мәхәббәт көчен.
Сезнең өчен,бары, сезнең өчен
Алмагачлар чәчәк атуы...
Бар дөньяны сихри моңга күмгән,
Дәртле сыерчыклар кайтуы.
Бөреләрнең тулган мизгелләрен,
Бозлар кубып елга ташуын.
Язгы өмет,язгы хыял биргән
Ләззәтләрдән йөрәк шашуын.
Шушы бүләкләрне кабул итеп,
Риза булып,дуслар,алыгыз!
Бар дөньяны ямьгә төргән язның,
Кадерләрен белеп калыгыз!

Исеңдәме бәгърем...

Исеңдәме бәгърем ул вакытлар?
Гөрләвекле, язгы кичәләр...
Әле булса шушы чылтыраулар ,
Яшьлегемә мине илтәләр.
Мәхәббәткә тулы язларыма,
Алып кайта мине язгы су.
Хәтеремә төшсә ул вакытлар,
Җаннарыма һәрчак ямансу.
Искә төшә утлы карашларың
Язгы күктә йолдыз атылса.
Бик азга да синсез калмас идем,
Ул чакларга кире кайтылса.
Һәр ел саен, язның исләренә,
Исергәндәй чумам хисләргә.
Тик бер генә кайтып килер идем,
Сөюләргә төргән кичләргә.
Офыкларны ал төсләргә манып,
Безне назга күмгән таңнарга.
Яшьлек дәртен алып кайтыр идем.
Сагышлардан сулган җаннарга .


Үпкәләмә иркәм...

Үпкәләмә иркәм ,үпкәләмә
Гомеремне синсез үткәнгә.
Тормыш юлларымда сине түгел,
Башкаларны юлдаш иткәнгә.
Үпкәләмә зинһар,үпкәләмә
Гафу итче, синнән үтенәм!
Башкаларны яр иткәнем өчен,
Мин үзем дә чиксез үкенәм.
Кичерә күр, яшьли сөйгән ярым,
Хыялларым синдә булганга.
Төшләремне синең белән гизеп,
Таңнарымда моңга тулганга.
Сөймәгәнгә сөйкәлгәнем өчен,
Кичерә күр, соңлап булсада.
Йөрәгеңдә ялгышларым ярган,
Яралардан эзләр торсада.
Күңелеңнең сүндер сагышларын,
Яфракларга күчә күрмәсен!
Көзләр әле безгә кирәк түгел,
Яшәү дәрте сүнми,дөрләсен!
Үпкәләмә инде.үпкәләмә...
Йөрәгемнең гел син түрендә.
Зәңгәр күзләреңнең зәңгәрлеген,
Күрәм көндә, дөньям күгендә.

Моңсулана күңел...

Әллә нигә күңел моңсулана,
Эчем поша, тик, бер сәбәпсез.
Әллә ничек кенә үтә гомер
Яшим кебек кайчак йөрәксез.

Шушы микән әллә гомер көзе?
Дәртле хисләр калган җәйләрдә.
Җиләк җыеп йөргән урманнарда,
Печән чапкан яшел җәйләүдә.

Сары басуларга карап торам,
Әйтерсең дә көзге каршында.
Яккан учакларның көлләре дә,
Калган зәңгәр томан астында.

Эх,яшисе иде,бер янасы...
Көзге кырау килеп сукканчы.
Мин узасы чуар юлларымны,
Яфрак бураннары япканчы.

Тормыш елгасында тагын да бер,
Агар идем ташкын хәлендә.
Кышкы давыл булып узар идем.
Җәйдән көзгә күчкән мәлемдә.

Бер Аллаһ...


Дөньялыкны Аллаһ бүләк иткән,
Түшәк ясап ул җирне биргән.
Һәр кешенең үз язмышын язып,
Барыбызда изге җан күргән.

Бәндәләрнең хакын белер өчен,
Сынар өчен биргән авырлык.
Җибәргән ул җиргә илчеләрен,
Кешелеккә иман салырлык.

Кодрәте киң Аллаһ Тәгаләнең,
Барысы да аның кулында.
Аны танымаган һәлакъ булыр,
Табыр җәһәннәмне юлында.

Изгеләрне оҗмахларга юллап,
Гүзәл җәннәтенә алдырыр.
Намуссызны кылган гамәлләре,
Тәмугъ утларында яндырыр.

Саваб җыеп узсын гомеребез,
Тәүбә итик кылган эшләргә.
Рәхмәтләрен теләп Аллабызның
Хаклы тормыш сорап яшәргә.

Хак Тәгалә җавап аласы...

Ике күзне, Аллаһ, тигез биргән,
Ә карашлар бик күп төрледән.
Берәүләргә тормыш ак һәм кара,
Икенчеләр күрә төследән.
Кайберебез җиңел җиңгән эшне,
Бик күпләргә уйга сыймаган.
Яхшылыкны алга алганнар күп,
Күп яманлык эшләп туймаган.
Кемдер итә булганына шөкер,
Вакытында барын аңлаган.
Иман белән үз тормышын нурлап,
Аллаһ кушкан юлдан атлаган.
Шайтан юлын сайлаучы да байтак,
Мал туплауга җанын ул саткан.
Кара көнләш белән көнен көтеп,
Хөсетлеккә башыннан баткан.
Мөгҗизага тулы җир йөзендә,
Бик күп төрле Әдәм баласы.
Ничек кенә җирдә төрләнсәк тә,
Хак Тәгалә җавап аласы.
Алдан уйлык шушы гамәлләрне,
Хаталардан арчыйк аңнарны!
Ихлас күңел белән тәүбә итик,
Нур эченә салыйк җаннарны!

Үзем өчен...

Үзем өчен килгән мин бу җиргә,
Үзем өчен - корган тормышым.
Үзем өчен - өзелеп сөйгән ярым,
Ходай бүләк иткән язмышым.
Үзем өчен - минем балаларым,
Үзем өчен - кылган эшләрем.
Үзем өчен - гафу итүләрем,
Күңелемдә булган хисләрем!
Үзем өчен - булган уңышларым,
Үзем өчен - тамган күз яше.
Үзем генә белгән ялгышларым,
Беркемнеңдә анда юк эше!

Дәрт һәм Дәрман...

Дәрт һәм Дәрман яшьтән дус иделәр,
Киңәшләшеп гомер иттеләр.
Бер бересен аңлап ,тату гына,
Гомер көзләренә җиттеләр.
Дәрманыбыз, кинәт, моңсуланды,
Дәрттән аралана башлады.
Хәле кәмегәнен тойган Дәрман,
Дәрт ягына күзен ташлады.
Ә Дәрт һаман унсигездә кебек,
Чаткы оча баскан җирендә.
Нигә тормыш шулай аяусыз соң,
Кайда шундый чагым минемдә?".
Башын аска иде Дәрманыбыз:
"Эх,кайда соң узган гомерләр?
Типтерергә иде тагын да бер,
Сүнеп өлгергәнче күмерләр".
Дуслык бетте дуслар арасында,
Дәрт күрәлми хәзер Дәрманны.
Тик Дәрмансыз берни эшли алмый,
Уза алмый Ходай биргәнне.

Мәхәббәткә сүзләр кирәк түгел...

Мәхәббәткә сүзләр кирәк түгел,
Мәхәббәттә йөрәк серләшә.
Җаннар эри җанкай куенында,
Ике кайнар сулыш берләшә.
Күзләр иркәләнә карашлардан,
Тәнне ләззәт чорный сораусыз.
Татлы яшьләр уйный керфекләрдә,
Шатлык яше бигрәк чыдамсыз.
Ай,йолдызлар кирәк түгел хәтта,
Күңел түрен кояш бизәгән.
Җаннар кушылудан моңнар туып,
Мәңгелеккә хисләр бәйләнгән.
Былбыл булып сайрау кирәк түгел,
Сүзләр артык сөю булганда.
Күз нурыннан туган чаткылардан,
Йөрәкләрне ялкын алганда.

Ике "Мин"...

Бер тәнемә ике «Мин» җайлашкан,
Икесенә бары бер йөрәк...
Өзгәлиләр минем бер җанымны
Һәр кайсында үзенчә теләк.
Берсе «Әйе»дисә,теге каршы килә,
Аяк чала алга барганда.
Җанкаема учлап борыч сибә,
Икенчесе балга манганда.
Каннарыма тоз коялар тәмам,
Бәгыремне бүлеп теләләр.
Йөрәгемнең тынычлыгын алып,
Үзәгемне тәмам өзәләр...
Җиләттеләр,тәмам җиләттеләр,
Болгаттылар йомшак күңелне.
Түземлекнең чиге тәмам бетте,
Аңламыйлар рәхәт түгелне.
Бер казанга ике ат башының,
Сыймаганын беләм бик яхшы.
Ике «Мин»гә ничек хуҗа булыйм,
Ничек барыйм аларга каршы?

Парлы тормыш...

Әдәм белән Һаваны да АЛЛАҺ,
Парлы итеп җирдә яраткан.
Ә алардан туган балаларны,
Төрле язмыш биреп тараткан.
Тормыш яме- парлы булудадыр,
Авыр йөген бергә тартуда.
Ике җанның бергә кушылуы,
Яшәү тәмен бергә татуда.
Тулы тормыш шушы буладыр ул,
Ышанырга кешең булганда.
Иңне-иңгә терәп тормыш юлын,
Җитәкләшеп бергә узганда.

Изгелек....

"Мин изгемен!" -диеп мактанмыйлар,
Изгелек ул - Аллаһтан бүләк!
Теләп кенә изге булып булмый,
Изге булып туарга кирәк.
Изгелек ул-бөек сыйфатлардан,
Урынлашкан йөрәк түренә.
Ярдәм кирәген ул һәрчак белә,
Авырлыклар аңа күренә.
Изге күңел телим барчагызга,
Изгелекләр эшли күрегез!
Барыбызда Әдәм балалары,
Онытмагыз шуны,белегез!

Заман ахры...

"Заман ахры була!"- диләр, тиздән,
Җир тетерәү диләр көтелә!
Вулкан ташып тирә-якны каплый,
Океаннар эреп кителә.
Күрәзәче халык сөйләвенчә
Исән калыр бары тик Себер.
Бар тирә-як дөрләп янар имеш,
Безнең башлар инде ни күрер?
Нәрсә генә инде сөйләмиләр,
Ничек куркытырга белмиләр...
Ахры заман болай да бит җиткән,
Әллә инде шуны күрмиләр?
Ахры заман - җирдә имансызлык.
Ахры заман - җирдә вәхшилек.
Ахры заман - акыл сайлыгыдыр,
Туганына булган каршылык.
Ахры заман - тәүбә итә белмәү,
Ахры заман - гөнаһ иледер.
Ахры заман - миһербансыз булу,
Шайтанны дус итеп күрүдер.
Бүгенге көн шушы сыйфатларны,
Сыйдырган ул теләп үзенә.
Заман ахры шунда түгел микән?
Сезнең күңел ниләр сизенә?

Курка белик Ходайдан...

Гомерләрнең озынлыгын
Бер Алла тик беләдер.
Ниләр генә кылансак та,
Барысын да күрәдер.
Ни чәчсәң,шуны урырсың,
Арпадан бодай тумас.
Явызлык чәчеп беркайчан,
Яхшылык җыеп булмас.
Ходай бүләк иткән гомер,
Яктылыкка омтылсын,
Ә явызлык чыдый алмый,
Үз башына котырсын.
Өргән эткә каршы өреп,
Җиңеп булмый,беләбез.
Этләр белән этләр булсак,
Кая барып җитәрбез?
Балалар бар үстерәсе,
Нинди үрнәк бирербез?
Үзебезнең кыланышны,
Оныкларда күрербез.
Аламадан үрнәк алмыйк,
Арпа көтмик бодайдан.
Җавап бирү ансат булмас,
Курка белик Ходайдан.

Тормышыма килеп кердең...

Тормыш юлларымның уртасына,
Авырлыклар белән җиткәндә.
Бар өметем чәлпәрәмә килеп,
Йөзләремнең нуры киткәндә.
Ялгыз гына тарткан тормыш йөге,
Авырлашып иңне басканда.
Салкын түшәкләрне җылыталмый,
Йоклый алмый таңнар атканда.
Килеп кердең минем тормышыма,
Җаным бәхетеннән тилерде.
Йөрәгемдә өмет чәчәк атты,
Күкне нурлап кояш күренде.
Җилкән булып бастың җилгә каршы,
Кар -яңгырдан мине капладың.
Иңнәремә иңнәреңне терәп,
Янәшәмнән минем атладың.
Мәңгелеккә бергә булырбыз дип,
Бәхетемнән шашып исердем.
Дөнья булгач төрле хәлләр булды,
Барысын да җаныем кичердем.
Бергә чакның кадерләрен белеп,
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп,
Эх,яшәсәк иде сөйгән ярым,
Дус түгелләр яныр көнләшеп.
Тормыш сынауларын уза алсак,
Бирешмәсәк ачы җилләргә.
Бергәлекнең татлы җимешләрен,
Насыйп булыр бәлки тәмләргә!

*******

Гомеремнең чәчкә чагы иде,
Гашыйк булдым сиңа өзелеп.
Бергә узар кебек иде тормыш,
Шатлык –куанычка күмелеп.
Бүләк иттем сиңа яшьлегемне,
Бүләк иттем сиңа үземне.
Ялган булганлыгын аңламыйча,
Кабул иттем һәрбер сүзеңне.
Алтын балдак миңа кидергәндә,
Чиксез иде минем шатлыгым.
Сөйгәнемнең җылы куенында,
Килер кебек иде картлыгым.
Вакытлыча булды барысыда,
Балдакларның нуры тиз сүнде.
Һәр туган көн яңа яра салып,
Күзләремне яшьләргә күмде.
Хисләремне салып тападың син,
Гомеремнең инде таңында.
Кырау сукты шунда яшьлегемне,
Шау чәчәкле керсез чагында.
Яшәргә көч биреп улым туды,
Яңа тамыр җәйде тормышым.
Тамырларым тирәнәйгән саен,
Яңа сынау бирде язмышым.
Барысы да күптән артта калды.
Син дә инде гүрдә күптәннән.
Онытырга күпме тырышсамда.
Хәтирәләр килә үткәннән.

Кеше булып калыйк...

Гел шатлыктан гына булмый тормыш,
Әзер булу кирәк барсына.
Тырышырга кирәк бирешмәскә,
Авырлыклар басса каршыңа.
Җиңел түгел тормыш юлын үтү,
Калган кеше юктыр сынаусыз.
Өлеш белән бирә безгә Аллаһ,
Рәхәт тормыш булмый чамасыз.
Көннәр төннәр белән алмаш кебек,
Шатлык белән кайгы янәшә.
Ирсемичә яши белсәк иде,
Кеше булып соңгы көнгәчә!

Өзгәләнмә иркәм...

Ярат димим сиңа,өзгәләнмә!
Мин яратам,миңа шул җиткән.
Синнән сөю өметләнеп көтеп,
Ярты гомер узып та киткән.
Ярата бир әйдә үз-үзеңне!
Аңларсың да ләкин соң булыр.
Ялгыз булу рәхәт булмас иркәм,
Бар тормышың сагышка тулыр.
Алга-артка караганны көтми,
Яшь гомерләр уза да китә.
Бергәлекнең кадерләрен белеп,
Яшәүләргә җаным ни җитә?

Бәхет...

Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң,
Кемнәр, кайсы җирдә куллана?
Минем өчен Бәхет-туган һәрбер көндә,
Таң нурлары белән башлана.
Ходай биргән гомер-ул зур Бәхет,
Тазалыгы белән бирелсә.
Шөкер итеп биргән барысына,
Риза булып көнең күрелсә.
Безне тапкан,назлап безне баккан,
Әти-әни исән булсалар.
Кайткан чакта туган нигезләргә,
Капка ачып каршы алсалар.
Туганнарың тату булса Бәхет,
Уртак булса шатлык -кайгылар.
Күңелләрдә булса яхшы уйлар,
Таза булып туса сабыйлар!
Һәр нәрсәдән Бәхет табып була,
Белү кирәк яшәү кадерен.
Тереләрне хөрмәт итә белеп,
Үлгәннәрнең карыйк каберен.
Дөнья йорты-сынау йорты бит ул,
Кемнәр үзен-ничек күрсәтә.
Сынау биреп Аллах ,сабырлыкка
Дөреслеккә безне өйрәтә.
Бар нәрсәдә Бәхет күрә белсәк,
Сабыр калсак авыр чакларга.
Янәшәдә безнең Аллаһ булыр,
Җиңел булыр алга атларга!

Мәхәббәтем...

Гаебебез тигез икебезнең,
Арабызга керттек ятларны.
Риза булдык язмыш җилләренә,
Онытырга теләп антларны.
Бергә булу насыйп булмады шул,
Онытырга көчем җитмәде.
Син атладың һәрчак янәшәмнән,
Күз алдымнан сының китмәде.
Күңелемнең тирән почмагында,
Гел чаткысы булды өметнең.
Бик күп еллар әрнүләрдә яшәп,
Күрешүне көтеп өзлектем.
Хисләремә хуҗа була алмый,
Җаным урталайга бүленде.
Йөрәгемнең әрнүенә түзми.
Күзләремнән яшьләр түгелде.
Күпме еллар саклап серләремне,
Күңелемә авыр йөк салдым.
Уйларымда синең белән булып,
Хыялымнан сихри наз алдым.
Ачысын да,төчесен дә татып,
Очраштык без көзләр җиткәндә.
Маңгайларга инде сырлар сызып,
Чәчкәйләргә ак бәс сипкәндә.
Тик мәхәббәт калган яшь көенчә,
Урын алып йөрәк түрендә.
Яшәгән ул җанга нурлар сибеп,
Өмет биреп тормыш күгемдә.

Яратасым килә...

Яратасым килә минем шашып,
Гашыйк булып янып-көясем.
Сөйгәнемне сихри назга төреп,
Сөеләсем килә,сөясем!
Тараласым килә кочагында,
Йөрәгемне бүләк итәсем.
Сөйгәнемнең бәхет нуры булып,
Гомеремне килә үтәсем!
Мәххәббәтнең татлы шәрәпләрен,
Килә минем татып карыйсым.
Бәхет диңгезенә бергә чумып,
Дулкыннары белән уйныйсым.
Мәхәббәтнең утлы чаткылары,
Җаныма нур булып сибелсен.
Гашыйк җанны ялкын камап алсын,
Йөрәк мәхәббәттән тилерсен!

Бүген мин,иртәгә син...

Ашлар белән барган чакта,
Ташлар белән бәрмәгез.
Кешеләрдән өстен булып,
Күккә борын чөймәгез!
Көн артыннан төннәр була,
Кояшны болыт каплый.
Дөньялар да алсу төсле ,
Гөлләрдән генә тормый.
Төрле хәлләр булуы бар,
Бүген мин,иртәгә син.
Бик биеккә күтәрелсәң,
Төшкәндә булыр читен.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт,
Рәнҗетмә син сүз белән.
Кешеләрдән курыкмасаң,
Алла бар безне күргән.
Аллабызны санла дисәк,
Иман тулыр җаннарга.
Туган-туганны белми бит,
Ничек шуны аңларга?
Элек хатлар язышканнар,
Туганлык көчле булган.
Күрше-күлән туганнардай,
Гөрләшеп яшәп торган.
Хәзер башка сыймас хәлләр,
Безгә яңалык түгел.
Ахыры заман җитә әллә?
Шомланып куя күңел.

Синең күзләр...

Күзләреңә карап синең иркәм,
Бәхетемне күрәм үземнең.
Калыр идем мәңге-мәңгелеккә,
Карасында синең күзеңнең.
Күзләреңнең төпсез дәрьясына,
Килә минем чумып аласым.
Күз нурыңның бер чаткысы булып,
Мәңгелеккә синдә каласым.
Карашыңның кайнар ялкыннары,
Йөрәгемне ялмап алдылар.
Җанкаемны сихри хискә төреп,
Күңелемә моңнар салдылар.




2.ГОМЕР ЮЛЫ-ОЗЫН СӘФӘР...(ИКЕНЧЕ БҮЛЕК)

1.ГОМЕР ЮЛЫ-ОЗЫН СӘФӘР...

Гомеркәйләр - озын сәфәр,
Төрле юллар, тукталышлар...
Очрашулар, каышулар
Югалту-уфтанышлар.
Кемнәр атлый , кем йөгерә
Каушап кала кайберәүләр.
Сикәлтәле чокырларда
Егылганнар әз түгелләр.
Берәүләргә ак төс якын,
Яхшылыкка ул омтыла.
Караңгылык сайлаучылар
Бозыклыклар белә тула.
Бара торгач сәфәр юлы
Нәкъ уртага аерыла.
Берсе Җәннәт , икенчесе
Җәһәннәгә каерыла.
Дөнья шулай яратылган
Юлны һәркем үзе сайлый.
Нинди юлдан барганлыгын
Кайчагында соңлап аңлый.


2.ҖАН ӨЗЕЛӘ...

Моң да түгел, зар да түгел...
Җан өзелә дусларым.
Яшь гомерләр артка чигә
Шуны сизә башладым.
Борылып караган булам
Кашларымда кулларым.
Ачуланмасыннар инде
Алда барыр юлларым.
Көннән-көн аралар арта
Яшьлек таңнары белән.
Еракта калган хисләрне.
Яңарта бәбкә үлән.
Җан өзелә, җан өзелә
Иртәсендә, кичендә.
Аңлашылмый икән барда
Бер гомернең эчендә.


3.ГОМЕР КӨЗЕ...

Ел мизгеле алышынган кебек
Гомер мизгелендә көз була.
Үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп
Күңелләргә көзге шом тула.

Кемдер барлый артта калган эзен,
Ялгышулар бирми тынгылык.
Кемдер бирешмичә алга атлый
Аның өчен юк бер каршылык.

Кемдер гашыйк була яңа башлап
Йөрәкләрдә сихри хис кайный.
Мәхәббәттән шашкан җанкайларга
Картаерга һич вакыт калмый.

Шулай инде "Гомер"- дигәнебез,
Кемгә күпме кодрәт бирелгән.
Ә кайсыбыз иртә картаюдан
Җиргә кадәр башы иелгән.

Язмышлар да читтә калмагандыр
Кемне сыный, кемне сындыра.
Кемгә көзләрендә бәхет бүләк итеп,
Кемнәрнедер ялгыз калдыра.

Гомер көзләренә керү бер хәл
Күңелләрдә көзләр булмасын.
Җәйге көнең сагышларга чумып
Үкенечләр белән тулмасын.


4.ГОМЕР БЕР ГЕНӘ...

Кемгәдер кирәк мәхәббәт,
Кемдер шөһрәт ярата.
Дәрәҗәгә омтылганнар,
Якынын таптый, сата.

Кемдер ашап-эчеп яши,
Кемне байлыкка тарта.
Бар тазалыгын кызганмый,
Хәтта намусын сата.

Кемдер кәеф-сафа кора,
Тән ихтияҗы туймый.
Хайван рәвешенә керә,
Нәфескә хуҗа булмый.

Барыбызда бер гомер бит,
Ник шуны аңламыйбыз?
Вакытлы хискә бирелеп,
Аллаһны санламыйбыз.

Аллаһ кушканча яшәсәк,
Тыйганыннан тыелып.
Күңелләрдә торыр иде,
Яшәү шатлыгы тулып.


5.КӘФЕНЛЕКНЕҢ КЕСӘСЕ ЮК ДИЛӘР...

«Кәфенлекнең кесәсе юк!»-диләр
Кемдер бәлки: «Бар!»- дип уйлыйдыр.
Бар дөньясын акча белән бәйләп,
Мал җыюдан һичбер туймыйдыр.
Бер генә йорт җитми андыйларга,
Затлы машинасы берничә.
Барысын да сатып ала алса,
Яшәр кебек михнәт күрмичә.
Гомеренең күпме булуы да,
Әйтерсең дә тора байлыктан.
Бу шашуның сәбәпләре нидән
Әллә микән акыл сайлыктан?
Бирсә- бирә ходай барын өеп,
Алганда да сорап тормый ул.
Тазалыгын , гомерен алганда да
Байлыгына карап тормый шул
Таза кеше алай кыланмастыр
«Чама белмәү»- дигән чир бардыр.
Нәфес кесәләре киңнән булып
Күңел кесәләре бик тардыр.
Туганнарын туган күрә белмәс,
Дошман эзләр дус-ишләреннән.
Үлчәүләрдә гел дә акча булыр,
Мәхрүм булыр якты хисләрдән.
Ходай биргән фани дөньяларда,
Чама белеп яшәү бик кирәк.
Байлык туплау уе белән шашып,
Рәхәт тормыш күргән бик сирәк.


6.ХОДАЙГА РӘХМӘТ...

Ходай биргәненә риза булып,
Ходай биргән барын кадерләп,
Туганнарны туган күрә белеп,
Яшик әле дуслар бергәләп.

Рәхмәт әйтик туган якты көнгә,
Өстәл тулып ризык биргәнгә.
Күңелегез һәрчак иркен булсын,
Түрдән урын бирик кергәнгә.

Син бирәсең икән -ходай сиңа бирә,
Жәлләмәгез артык булганны.
Ачу саклап, көнләш белән яшәп,
Рәнҗетмәгез күрше-туганны


7.БЕР АЛЛАҺ...

Ышанганым бер Аллаһ,
Уйларымда гел Аллаһ.
Шатлансам да кайгырсам да,
Яннарымда гел Аллаһ.
Бирүчем дә син Аллаһ,
Алучым да син Аллаһ.
Нинди эшләр башкарсам да
Курыкканым син Аллаһ!
Бар өметем син Аллаһ,
Бердәнбер хуҗам Аллаһ.
Җен-пәриләрдән котылып,
Сыенганым син Аллаһ,
Иң шәфкатьле син Аллаһ,
Пакълардан да пакъ Аллаһ.
Син киңлек белән бирүче,
Бердәнбер Газиз Аллаһ.


8.БЕР ГОМЕР ҖИТМИ ИКӘН...

Ничек кенә яшәсәң дә
Гомерләр уза икән.
Түзмәстәй хәлләрне түзеп,
Йөрәкләр туза икән.
Бер гомерләр бигрәк кыска
Нигә икәү булмаган?
Башкайларга ник акыллар
Без туганда тулмаган?
Ходайдан бирелгән язмыш
Теләгәнчә тукмаган.
Кайберәүләр бардан читтә
Какмаган да сукмаган.
Кемгә язган алдан-гөлдән,
Берәүне зарга манган.
Ялгыз тормыш йөге басып
Иңнәре ялсыз талган.
Бер гомерләр җитми икән
Тормыш тәмен татырга.
Эх, кабаттан бу тормышны
Бер әйләнеп кайтырга.


9.БЕР АЛЛАҺ...

Аллаһ каршысында башны иеп,
Йөрәкләргә курку чорнасак.
Барлыгыбыз белән аны сөеп
Җаныбызны әгәр нурласак.
Иң Бөек Зат - Аллаһ булганлыгын
Бер мизгел дә истән алмасак.
Ихлас күңлебездән ташып торган
Догалардан әгәр калмасак.
Бер Аллаһның безгә хуҗа булып
Колы булганлыкны аңласак.
Дөньялыкта сабыр була белеп
Раббыбызга сыенып яклансак.
Зәм-зәм суларыдай булса намус
Тапкан маллар булса хәләлдән.
Дөнья байлыгына баш имичә
Читтә була алсак харәмнән.
Барган юллар булса мәрхәмәтле
Уй-фикерләр булса изгедән.
Дөньялыкта гомер итүчегә
Булып килсәк әгәр өлгедән.
Нигъмәтенә төрер безне Аллаһ,
Рухи байлык бирер җаннарга.
Мактауларга лаек итәр безне
Вакытында кирәк аңларга.


10.ОНЫТАБЫЗ...

Аллаһны искә алабыз
Кайгы хәсрәт басканда.
Ата-ана кирәк була
Уйдан башлар катканда.
Дус -, туганнарны барлыйбыз
Бурыч алырга булса.
Барысы да онытыла
Кесәгә акча тулса.
Онытыла Аллаһыбыз
Хәтта ата-анабыз.
Чөнки алардан башкада
Тормыш көтә алабыз.


11.КИЛЕР УЛ КӨН...

Килер ул көн-йөрәк туктап калыр
Кул-аяклар йөрмәс булырлар.
Күзләребез күрмәс кояш нурын
Колаклар да тонып калырлар.
Хушлашырга вакыт җитәр беркөн
Аерылырга дөнья йортыннан.
Ахирәткә ачык булыр юллар
Әҗәл тартыр үзе артыннан.
Йортларыбыз, тапкан малларыбыз
Башкаларга торып калырлар.
Җавап бирер өчен җаннарыбыз
Аллаһ каршысына барырлар
Гомер беткәч беркем ярдәм итмәс
Коткаралмас Әҗәл кулыннан.
Яшьлегең дә алып кала алмас
Сорамас ул кызың-улыңнан.
Үлгән тәннәр калыр караңгыда
Төннәр каплар якты көннәрне.
Мәңгелеккә кочагына алыр
Җир юрганы җансыз тәннәрне.
Хисап бирү җиңелләрдән булмас
Гөнаһларлардан тыела белмәсәк.
Намаз укып, уразалар тотып
Раббыбызны хөрмәт итмәсәк.
Изгелеккә ашкынырга кирәк
Барыбызга дөнья көткәндә.
Соңлап үкенүләр ярдәм итмәс
Сират күперләрен үткәндә.
Йә , Илаһым, кичер гөнаһларны
Аермачы безне тәүфыйкътан.
Ахирәттә насыйп итсәң иде
Бәхет ишекләрен ачыктан.


3.УЗГАН ГОМЕР-АККАН СУ...(ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК)

1.БЕРГЕНӘМ...

Бергенәмнең бергенәсе
Булырга иде уйлар.
Гомеремнең язларында,
Ясарга иде туйлар.

Уйлаганым уйда калды,
Ялгыз гомер ителде.
Гомеремнең чәчкә чагы
Бергенәмсез сүтелде.

Ялгыз гомер ярсыз елга,
Аккан су узган гомер.
Бергенәмсез көзләр җитте,
Бәгырь өзелә хәзер.

Язларында түзеп булган
Ялгыз авыр көзләрдә.
Бергенәмсез узган гомер,
Сагыш түши күзләрдә.


2.ГЕЛ ТЫРМАЛЫ ТОРМЫШ ЮЛЛАРЫМ...

Гел тырмадан торган юлларымда,
Тырышамын алга атларга.
Тырмалардан барсам барырмын да,
Тик үземне бирмәм таптарга.

Адым саен ялгыш, әллә язмыш...
Тырмаларны шулай тезгәнме?
Бирешмәсне әллә минем белеп,
Шундый сынауларны биргәнме?

Яңа тырма, башка яңа сызлау...
Аяк басар җир дә калмаган.
Сызланулар белән тулы тормыш,
Бармы икән шуны аңлаган?

"Анда басма, монда бас!"-диләр дә,
Тагын тырмаларга төртәләр.
Сызлауларга дәва дигән булып,
Яраларга борыч сөртәләр!

Кемдер көтә минем бирешүне,
Өмет итә минем күз яшен.
Яшьләремне йотып тырмаларның,
Бөкли барам очлы һәр тешен.


3.ТОРМЫШ -СЫНАУ...

Тормыш сыный, һаман сыный мине
Сындырырга әллә сүз биргән.
Үләселәр килә кайчагында
Кем хәленә кемнәр соң кергән?
«Нигә шулай?»-дигән сорау туа,
Ачы язмыш куймый камчысын.
Каезлый ул мине уңлап-суңлап,
Бар ачысын, диеп, татысын.
Кис, әйдә кис, сына бар яклап та
Көчең җитмәс бөгеп салырга.
Егылсам да ятып калмасмын мин,
Раббым ярдәм бирер торырга.


4.ЯРАТАСЫМ КИЛӘ...

Яратасым килә минем шашып
Гашыйк булып янып-көясем.
Сөйгәнемне сихри назга төреп,
Сөеләсем килә, сөясем.

Тараласым килә кочагында,
Йөрәгемне бүләк итәсем.
Сөйгәнемнең бәхет нуры булып
Гомеремне килә үтәсем.

Мәххәббәтнең татлы шәрәпләрен
Килә минем татып карыйсым.
Бәхет диңгезенә бергә чумып,
Дулкыннары белән уйныйсым.

Мәхәббәтнең утлы чаткылары,
Җаныма нур булып сибелсен.
Гашыйк җанны ялкын камап алсын
Йөрәк мәхәббәттән тилерсен!


5.ЯЛГАН СӨЮ..

Нигә кирәк миңа шундый сөю?
Тормышымны нурга күммәгәч.
Йөрәгемне чиксез назга төреп,
Бәхет диңгезендэ йөзмәгәч.

Нигә кирәк миңа бары сүзләр?
Кайда әйттең-шунда калганы.
Нигә кирәк ялган вәгъдәләрең?
Йөрәгемә яра салганы.

Нигә кирәк миңа күз яшьләре?
Жаным әрнүеннән түгелгән.
Нигә кирәк миңа шундый тормыш?
Үкенечләр белән күмелгән.

Ялган ямаулардан торган сөю,
Җан яфалар өчен яралган.
Ышанычсыз сөю газабыннан
К\унелемнен куге каралган

Әйдә яшә- үзең теләгәнчә
Зинһар өчен миңа кагылма!
"Соңгы тапкыр кичер мине!"- диеп,
Кабат иңнәремә сарылма!


6.МӘХӘББӘТЕМ МИНЕМ...

Мәхәббәтем минем йөрәгемә
Мәңгелеккә урын алгансың.
Онытылмас сөю җырым булып
Җанкаема сеңеп калгансың.

Кайнар ялкыныңа мине чорнап
Ләззәт дәрьясына салгансың.
Сөю канатларын җилкән итеп
Сынауларга каршы баргансың.

Мәңге сүнмәс минем мәхәббәтем
Кояшым син гомер күгемдә.
Йөрәгемнең йөрәге син булдың
Кирәксең син миңа бүгендә!


7.ХОДАЙ НАСЫЙП ИТКӘН ЯРМЫ СИН?

Өлешемә төшкән көмешемме,
Әллә сайлап алган пармы син?
Гомрем буе янәш барыр өчен,
Ходай насыйп иткән ярмы син?

Бәхетемдә, бетмәс шатлыгымда
Уй-хыялым сиңа бирелгән.
Без кичәсе тормыш елгасында
Сөюләрдән күпер төзелгән.

Кояш нуры булыр безгә юлдаш,
Ай нурында булыр серләрем.
Сиңа булган сөю бәхетеннән,
Балкып торыр минем күзләрем.

Икебездә бер аяктан атлап,
Бер-беребезне кадер-хөрмәтләп.
Башлыйк әле гомер юлыбызны,
Дус-туганнар килсен тәбрикләп.


8.ТИК ШИКЛӘРЕМ ТАШЛАП КИТМИЛӘР...

Яратам да кебек, яратмыймда
Икеләнү телә бәгырьне.
Бергә чакта әзме рәнҗеткәнең?
Белмәдең бит минем кадерне.

Күз яшьләрем әзме түгелгәндер
Җыя барсаң күлләр булырлык.
Мин түзгәнне бары Аллам белә,
Тик ул бирде миңа сабырлык.

Хәзер килеп «Мин яратам!»- дисең,
«Синнән башка яшәү юк!»- дисең.
Йөрәгемне кабат телгәлисең,
Минем хәлләремә кермисең.

Алларыма килеп тезләнәсең
Күз яшеңне сөртеп яңактан.
«Тик син генә кирәк миңа!»- дисең,
«Кайтчы җаным, миңа кабаттан!»

Ачуларым минем бетте инде,
Яшьләрем дә күптән киптеләр.
Кире кайтсам кабатланыр сыман
Тик шикләрем ташлап китмиләр.

Тормыш озын...Тик гомерләр кыска,
Соңга калып кына аңлыйбыз.
Тел тешнәргә өйрәнәбез...Ләкин
Тик терсәкне тешни алмыйбыз.


9.РӘНҖЕТМӘ...(КӨЙ ЯЗЫЛГАН)

Авыр сүзләр әйтеп күңелемне
Рәнҗетмә син җаным үтенәм.
Болай да бит гомер күпме сагыш
Газапларда әрнеп үтелгән.

Уйларыңа башкаларны кертмә,
Яннарыңда мин бит сөйгәнең
Йөрәгемә хәнҗәр булып керә
Саксыз әйткән синең сүзләрең.

«Гафу ит!»-дип сорый белмәсәң дә,
Гафу итә керсез саф йөрәк.
Сөюләргә төренеп, назда гына
Яшәр өчен миңа син кирәк.

Әзгә генә килгән гомерләрдә,
Җылы хисләреңне кызганма!
Йөрәкләрнең дәртле чагы әле,
Гомер узды диеп уйланма!

Бер-беребездән гаеп кенә эзләп
Куптармыйкчы тавыш-гаугалар.
Үткәннәргә ябыйк ишекләрне,
Тыныч кына барсын дөньялар!


10.ТОРМЫШЫМ БИЗӘГЕ...

Тормышымның бизәге син,
Бәхеттән чигелгәне.
Күзләремне камаштырып,
Ләйсәннәр сибелгәне.

Көнемдә син, төнем дә син,
Шатлыгым , кайгым да син.
Бар җиһанда шундый берәү
Сине яраткан тик мин.

Хыялларым иңнәремә,
Канатлар куйган кебек.
Сөю капканына каптым,
Мәңге булмастыр ирек.

Гафу итче мине тәңрем,
Аны артык күргәнгә.
Рәхмәтлемен синең алда.
Шундый бәхет биргәнгә.


11.СӨЮ ГӨЛЕМ...

Гомеремнең көзләренә керәм,
Тик күңелдә һаман яз әле.
Йөрәгем дә сөю белән яши,
Карашларым тулы наз әле.

Гомрем буе көткән сөю гөлем,
Чәчкә бүләк итте көземдә.
Болытларны аралап кояш чыкты,
Өмет туды гомер күгемдә.

Күңел түтәлемдә тамырланган
Сөю гөлем мәңге сулмастыр.
Йөрәк ярсуларын баса алган,
Мәхәббәттән зур хис булмастыр.


12.СЕРЛӘРЕМНЕ ЧИШӘМ ТАҢНАРГА...

Җәй аеның назлы җиле исә,
Күңелләргә үтеп иркәли.
Кояш нуры белән шаяргандай,
Җәйге җылы яңгыр сибәли.

Сандугачта кунган миләшемә,
Сайрауыннан үзәк өзелә.
Сагышларым онытыла хәтта.
Гашыйк җаным нурга күмелә.

Ераклардан килгән торна тавышы,
Йөрәкләрне төрә моңнарга.
Җанкаемны сагыш баса калса,
Серләремне чишәм таңнарга.

Иртәнге чык тамчылары белән,
Таң нурлары гыйшык уйныйлар.
Бер-берсенә сөю бүләк итеп,
Иркәләнеп һичбер туймыйлар.

Күбәләкләр су эчәргә кунган,
Чыктан җемелдәшкән гөлләргә.
Сагынуымны алар гына белә,
Алар шаһит минем серләргә.


13.ШАЯРЫП КЫНА...

Көндә тавыш-гауга куптарасың,
Сәбәпләре нидән әйт зинһар?
Һәр нәрсәдән черчек чыгарасың,
Дәшми көтәм , кайчан -дим , туктар.

"Нигә алай ята, нигә болай түгел?
Ашның бәрәңгесе пешмәгән."
Бүген тагын нәрсә табар инде,
Әллә инде дөм "җитешмәгән".

"Ул күлмәкне кимә, монысын ки,
Кемнең чәче шулай буялган?"
Җиләттең бит җен оргыры нәрсә,
Булыр микән сине тыялган.

Бетә бит баш муен ялгыз кала,
Тормыш мондый тәртиптә барса.
Һәр адымнан гаеп кенә күреп,
Көн дә болай "ырылдап" торса.


14.ТОРМЫШЫМ...

Тормышымның әле авыр мәле,
Җаным урталайга бүленә.
Йөрәгемнең әрнүенә түзми
Күзләремнән яшьләр түгелә.
Ачы язмыш миңа бирде Аллам,
Сынауларның бирде җиллесен.
Юлларыма тезде авырлыклар,
Җиңә бардым аның һәрберсен.
Тормыш камчылады , каезлады
Бөкләп җиргә башны терәде.
Бирешмәсне сизеп алган кебек,
Тагын ныграк аска сөйрәде.
Һәрбер көнем көрәш өчен булды
Һәр адымда нидер сагалый.
Бәхет өмет иткән гомер күген,
Бик еш кара болыт томалый
Өзгәләнә үзәк , яна йөрәк,
Күз яшьләре ярдәмче түгел.
Гомер буе тынгы белми ярсый,
Урын тапмый тилмерә күңел.
Сынау саен көчем арта бара,
Ышанычым үлми тормышка.
Ярдәменнән калдырмаса Аллам,
Бирешмәсмен ачы язмышка


15.ОНЫТЫРГА СИНЕ МӨМКИН ТҮГЕЛ...

Онытырга күпме тырышсамда
Оныталмыйм сине бәгърем.
Гөнаһ булып туган сөюемне,
Гафу итсен инде тәңрем.
Гомерлеккә кердең йөрәгемә,
Күз карамда сының чигелгән,
Бу гөнаһым өчен тоз-борычы,
Җанкаема учлап сибелгән.
Мәхәббәтнең ялкыныда янам,
Кара күмер булырмын инде.
Хисләр белән тулы гашыйк җаным,
Назга сусап саргаер инде.
Бергә булу безгә насыйп түгел,
Ходай безгә биргән тик сөю.
Сөю белән килгән кавышуны,
Алыштырган тик янып -көю.
Тулган айга карап сине күрәм,
Сандугачта синең тавышың.
Кояш нурларында синең җылың
Талгын җилдә моңлы сагышың.
Яратасың, беләм яратасың,
Җаннарыбыз тели кавышу.
Газапларда яшәр өчен генә
Кирәк булган бит бу табышу.


16.ХОЛЫК...

Синең алда гаебем юк минем
Тик син генә кырыс холыклы.
Уйламаган җирдән сәбәп табып,
Тормышыбыз күге болытлы.
Таратырга күпме тырышсам да
Болытларга җитми буйларым.
Тынгы бирми башларымны изә
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 2
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3781
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2029
    30.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3773
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    27.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    42.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3840
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    30.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2051
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1331
    34.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.