Latin

Шигырьләр - Илдус Диндаров

Süzlärneñ gomumi sanı 463
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 392
42.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Җәйге манзара
Бытбылдыклы арыш арасыннан
Боргаланган басу юллары...
Аккаеннар белән каймаланган
Ал болытлы офык буйлары...
Илаһи шул манзараны мәңге
Күңелемдә йөртсәм гаҗәпме?!
Төшләремә керсә, аералмыйм, имеш:
Туган җиремме бу? Җәннәтме?
Ялгыз йортта
Көзге авыл. Шомлы караңгылык;
Тормыш күчкән инде шаулы шәһәрләргә.
Ялгыз йортта юанычка тик бер шөгыль:
Онытылганны кабат-кабат хәтерләтә.
Тәрәз аша төшә караш буш бакчага;
Табигатьнең кышны көтеп оеган мәле.
Ак яулыклы шәүлә тора кебек анда –
Ә бу фәкать чалмабашның тирбәлүе.
Нидер тоеп кинәт чәнчи, сызлый йөрәк –
Кемдер үксеп йөри мәллә өй тирәли?
...Чагыла да пыялада чит-ят күзләр,
Карыйдыр күк сиңа рәнҗеп, әрни-әрни.
Бер яшьлектә, бер картлыкта

Чаңгы элеп чаба малай.
Һич калышмый бара бабай:
Кигән бишмәт ак якалы,
Көмешләнгән, чал сакаллы.
Малай кайда, бабай шунда,
Чаңгылары, эх, шәп шуа!
Тигез кырда соң гадәттә
Йөрү ансат ул, әлбәттә.
Текә тауга менеп җиткәч,
Түбән табан, өркәч-өркәч
Сикәлтәдән һич курыкмый,
Очты малай ак шармыни?!
Аны күреп яше-карты
Сокланудан тел шартлатты.
Үзәнлеккә барып төшкәч,
Бүркен салып, тирен сөрткәч,
Шәрран яра шаян малай:
– Син дә төш, ди, әйдә, ба-ба-а-ай!
Бала-чага, олы-кара
Инде картка тора карап.
Сынатырга ярыймы соң?
Тирән сулыш алганнан соң,
– Бер яшьлектә, бер картлыкта,
Һайт! – диде дә беравыктан
Шуды китте аска табан,
Кар туздырып иллә яман.
Шүрләмәде бер дә үзе,
Калтырамый икән тезе;
Үкчәгә дә һич китмәде
Кот дигәне. Искитмәле!
Күпне күргән солдат ич ул.
Җиңү дәрте канда ич ул.
Тауны яулап куанды карт,
Бабай өчен малай да шат.
***
Онык белән шулай бергә
Тәнен яза бабай көн дә;
Спорт, саулык янәшәдә,
Шуңа да ул гел яшәрә!
Хәрәкәтнең бәрәкәтен,
Ветеран шул белә рәтен.
Егетләр күк шул бабайдан,
Кыю, әрсез, шук малайдан
Картлык шүрләп читкә тая,
Качып йөри әллә кая?!
Елгыр каләмчегә
"Ришвәт өчен сукыр тиенне дә
Чыгармыйм", – дип сөйләп тормачы!
Нәчәлнигың мактап гел язасың:
Бусы да бит шуның формасы.
Нефть чыккан якларда
Ярты, көләч, зәңгәр сулы күл иде ул,
Пәри җиле тигән мәллә йөзләренә? –
Карамайлы зур, болганчык, чуар алка
Охшап тора дөм сукырның күзләренә.
***
Ике инеш гел янәшә акмый, диләр,
Йә кушыла берсе, йә бетә:
Кочагыңа ал да "юк ит" мине,
Һич зарланмыйм, миңа шул җитә.
*** Иренең – чия, йөзең – алсу алма, диләр...
Тик нигәдер үзем генә охшаталмыйм;
"Җимешләрнең" чын асылын исбатласаң –
Рәхмәт әйтеп "сыйланудан" баш тарталмыйм.
Бер хатын сүзләре
Картайса ни! Газиз ирем
(Торыгыз шуны белеп!):
Тузган саен кадере арткан
Кыйммәтле йөзек кебек.
Эзләр
Бүлмәм иртүк ник яктырган? –
Тау шәүләсе түгел лә.
Бүген бәйрәм булмый ласа, –
Кайдан шатлык күңелдә?!
Ә урамда ап-пакь җәймә
Күзләрне камаштыра.
Яңа яуган тәүге карлар
Уемны саташтыра...
Фәрештәләр канат җилпеп
Мамык туздырган сыман;
Күкләр җирдә беренче кар
Туен уздырган сыман.
Шул аклыктан гынамыни
Бу тиклем ашкынуым.
Кичә күрдем армиядән
Кайткан күрше Һашимын.
Сердәш чиләкләрем асып
Чишмә буен күзләдем –
Чү! Кош та тимәгән җирлектә
Бу кемнәрнең эзләре?!
Дагалы солдат итеге
Тамга калдырган кәс-кәс;
Янәшә – үкчәле читекнең
Табаны тияр-тимәс...
Кинәт дөнья яме бетте,
Гүя карлар карала.
Әллә карлар җепши инде
Күз яшьләрем тамганга?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.