Latin

Шигырьләр - Һибәтулла Салихов

Süzlärneñ gomumi sanı 564
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 420
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Әбелмәнихнең "Тәндә җаным..." шигыренә
(өзекләр)

Тәндә җаным ничә көн миһман1 икәндер, белмәдем,
Үтте гомрем, барысы – хосран2 икәндер, белмәдем.
Дөньяда төздем гыймарәт3 бары наданлык белән,
Бу гыймарәт һәммәсе җимрек икәндер, белмәдем.
Хабы гафләттән4 күземне ачмадым, төнлә торып,
Төнлә торган бәндәләр солтан икәндер, белмәдем...
Хабы хурдан5, ләззәтеннән гомреми кыйлдым тәләф6,
Гүрдә юлдаш вә тәгать7 иман икәндер, белмәдем.
Хөббе дөнья8 илә кальбем мәел итмеш би гөман9,
Дөнья сәүмәк-ширбәте шайтан икәндер, белмәдем...
һич кеше дошманына кылмас җәфаны җаныма
Кәндү10 нәфсем ул кадәр кыйлган икәндер, белмәдем.
Күзләдем туй-тамаша, һәзле-һәзьян мәҗлесе11,
Бәңа хаҗәт – мәҗлесе гыйрфан12 икәндер, белмәдем...

"Мәҗмәгъэл-адаб" ("Әдәпләр турындагы җыентык") китабыннан
(өзекләр)

Тәрҗемә

Замана хакиме1 охшар еланга
Яшертен дошманлык саклар уенда.
Еландай ялтырый тыштан күргәндә,
Һәлаклек кылыр ул, форсат йөргәндә
Хатаңны белсәләр бер-бер эшендә,
Сүзеңдә, гамәлендә, йөрешендә,
Хатаңны – белеп эшләүгә юрарлар,
Бәхәссез хәтәр эш бу дип санарлар
Төпченеп, дикъкать белән тикшерерләр,
Булмаганны бар итеп тик йөрерләр
Тузан курсә, аны чебен дип саный,
Чебен курсә бу – каракош, дип яный.
Төпченүнең максаты – динар2 алу,
Исендә юк мазлумнарга яр булу3
Кулларына берәр нәмәрсә төшсә,
Дирһәм4 йә динар кебек акча булса,
Шул минутта ук ачуы басыла,
Хөкем туктый, тел бәйләнә, йөз – ачыла.
Тау кадәр гаибен күрсә, телгә алмас,
Зур җинаять бернигә хисапланмас
Гаеп эш берлә бер кемсә тотылса,
Каршысына боларның китерелсә,
Гаепледән акча, әйбер алырлар,
Сүз куертмастан аны коткарырлар.
Әгәр чыкса алар бер-бер сәфәргә,
Йә патшаньщ бер хезмәтен үтәргә,
Йә бер яшерен эшне тикшерергә,
Йә бер байда кунак булып типтерергә,
Һаман ил өстенә салып җәфалар,
Йөрерләр күп, чигеп кәеф-сафалар
Фәкыйрьнең күбеседер ялгыз атлы,
Башында төрле михнәт, кайгы-каты.
Ат-ияре, кораллары бик начар,
Шаһ хезмәтен көчкә үти, бичара
Ашау-эчү вә кием-бар да кирәк,
Кайсы егълап итәр хакка гыйбадәт.
Керешер ул кайчан берәр кәсепкә,
Арендалау йә сәүдә кебек эшкә.
Бу эшләр дә уңышлы тәмамланмый,
Шатлыкка ирешергә мөмкин булмый.
Күрер, белер бу хәлне ул түрәләр, –
Һаман үз максатына җилдерәләр.
Үз маллары кырда йөри караусыз,
Игенчегә зыян сала санаусыз.
Җигәрләр ул фәкыйрьнең ялгыз атын,
Уйламастан һич эше югын-барын.
Чабарлар илдән илгә бик зур булып,
Фәкыйрь калыр сүгелеп вә хур булып…
Каршысында тотар үрә каратып,
Боерыр эшләрен, хөкмен таратып.
Аның хөкемен китерми җиренә,
Мөмкин түгел каршы килү беренә...
Бер эштә син тыңламасаң аларга,
Юлыгырсың һич бетмәс балаларга...
Әйе, дибез, аларның хөкме җиңә,
Көчләп алып малың, үзеңне җигә.
Бу бәланең әмма бер чиге булыр,
Килеп җиткәч соңына газиз гомер.

* * *

Олуг димә, кечек димә, би кибар5,
Нә кем гаҗизне6 күрсәң, әйләгел яр7.

* * *

Кирәк син-ибне солтан, хуҗазадә8,
Үзеңне күрмә һичкемнән зиядә9.

* * *

Әгәр сөйсә залимне бер мөселман,
Булыр, шиксез, аның динендә ноксан10.

* * *

Берәр түрә килде исә илеңә11,
Чакыртыр, багланып кылыч биленә.

* * *

Зарури булса сәңа әгәр сүз,
Кирәк микъдары сүзлә, артыгын өз.

* * *

Әдәпсезлеклә12 иман бергә тормас,
Әдәп берлә имансыз һәм бакый калмас.

* * *

Гаса13 кеби, аяксызга аяк бул,
Олуг юлдыйн адашканга маяк бул.
Гаса кеби, батып балчыкка, карга,
Рәфикың14 куймагыл юлдыйн чыгарга.
1 Миһман – кунак.
2 Xосран – үкенеч.
3 Гыймарәт – төзелеш, корылма.
4 Хабы гафләттән – ваемсызлык йокысыннан.
5 Хабы хурдан – йокы һәм ашау-эчүдән.
6 Кыйлдым тәләф – әрәм иттем.
7 Тәгать – аллага буйсыну, гайбадәт кылу.
8 Хөббе дөнья – дөньяны сөю.
9 Кальбем мәел итмеш би гөман – күңлем биләп алынган уйламыйча.
10 Кәндү – үз, үземнең.
11 Һәзле-һәзьян мәҗлесе – уен-көлке, күңел ачу мәҗлесе.
12 Мәҗлесе гыйрфан – мәгърифәтле, укымышлы кешеләр мәҗлесе.
13 Замана хакиме – патша түрәләре, хакимият иясе чиновниклар.
14 Динар – алтын акча.
15 Мазлумнарга яр булу – җәберләнүчеләргә, изелүчеләргә дус, ярдәмчел булу.
16 Дирһәм – көмеш акча.
17 Би кибар – тәкәбберләнмичә.
18 Гаҗиз – җәфа чигүче, көчсез.
19 Әйләгел яр – дус ит, ярдәм күрсәт.
20 Ибне солтан, хуҗазадә – солтан, патша улы.
21 Зиядә – артыграк, өстенрәк.
22 Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.
23 Илеңә – авылга, яшәү урыныңа мәгънәсендә.
24 Әдәпсезлеклә – әдәпсезлек белән.
25 Гаса – таяк.
26 Рәфикъ – иптәш, юлдаш, дус.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.