Latin

Шигырьләр - Хәбра Рахман

Süzlärneñ gomumi sanı 864
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 507
41.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Шагыйрь үлеменә



1


Декабрьнең коры ачы җиле

Өскә өеп болыт китерде;

Җиргә ак кар,

Безнең күңелләргә

Кара кайгы яуды бу көнне.

Һава буйлап авыр хәбәр килде,

Антенналар сыгылып киттеләр:

— Такташ үлде,

— Үлде...

Бозлы сүзләр

Йөрәкләрне телеп үттеләр.

Авыр булды;

Күзләр чыландылар,

Йөз сүрелде,

Кашлар салынды;

Тик кайгыны кисеп, күңелләрдә

Ул җырлаган җырлар кабынды..



2


Табутчылар бердән иелгәннәр,

Җилләр игән кебек талларны;

Табут түгел,

Аны югалтуның

Авырлыгы баскан ал арны.

Болытлар да мондый югалтуның

Авырлыгын, ахры, сизәләр;

Аның табутына акрын гына

Ак кар бөртекләре сибәләр.

Җил, моңланып, әкрен генә җилфердәтә

Кара читле кызыл әләмне,

Без тапшырдык аңа

Йөрәкләрдән

Кайнап чыккан соңгы сәламне.



3


Якты иде аның күзләре,

Ул яктыны яклап җырлады,

Ялкынлы иде аның тавышы,

Ягымлы иде аның җырлары.

Куе томан баскан сазлыклардан

Сукмак буйлап,

Борыла-борыла,

Килеп чыкты шагыйрь олы юлга,

Якты юлга.

Ул — сүзләрдән таза винтлар ясап,

Безнең күңелләрне ныгытты;

Ул — сүзләрдән утлы бомба ясап,

Дошман йөрәгенә ыргытты.

Ул җырлаган җырлар йөрәкләргә

Җылы хисләр булып яудылар.

Ул җырлаган җырлар күңелләрдә

Ялкынлы нур булып яндылар.

Ул күңеленең алсу чәчәкләрен

Миллионнарга өзеп таратты,

Ул үзенең илен һәм җырларын

Чын ярату белән яратты.

Үлде шагыйрь,

Ләкин безнең илдә

Онытмыйлар андый кешене,

Күңелләрдә якты йолдыз булып

Янып тора аның исеме.

Хисләре аның безнең йөрәкләрдә

Дулкынланып һаман кайныйлар,

Ә җырлары еллар үткән саен

Ачыграк булып шаулыйлар.




Яз җырлары



Әле Идел тыныч,

Бозлар китми,

Язгы сулар шаулап акмыйлар.

Ә күкрәктә ашкынулы хисләр

Күптән инде кайнап ташыйлар.


Әле шомырт чәчәк атмаган,

Хуш ис тә юк тирә-юнендә,

Яз шатлыгы күптән бөдрәләнеп

Чәчәк атты минем күңелдә.


Күккә карыйм,

Зәңгәр бушлыкта

Язгы нурлар уйный җемелдәп,

Җиргә карыйм,

Урам буенча

Гөрләвекләр ага гөрелдәп.


Яз исләре аңкый урамнарда,

Яз кояшы җылыта җилкәне,

Яз җилләре, маңгайлардан үбеп,

Йомшак кына итеп иркәли.


Сизгән төсле булдым хисләремнең

Вулкан булып тышка бәргәнен,

Тагы да иркенәйде шат күңелем,

Тагы да җиңеләйде тәннәрем.


Мускулларны ертып чыгар төсле,

Энергия дулый беләктә,

Үлчәнмәслек чиксез градуслы

Ялкынлы дәрт кайный йөрәктә.


Мин кешеләргә карыйм,

Урам буйлап

Эшкә үткән чакта ашыгып,

Нәрбер йөздә уйный яз шатлыгы,

Һәр йөрәктә — дәртле ашкыну.


Кояш, кардан көмеш борчак ясап,

Түбәләрдән җиргә сикертә.

Йә әйтегез, кайда,

Кайсы илдә

Яз кешеләрне болай җилкетә?


Тик без генә менә һәрбер язга

Батырлык һәм шатлык илтәбез,

Тик без генә язның чәчәген дә,

Көрәшен дә сагынып көтәбез.




Чәчәк ява


Мин урамда йөрим.

Кыш бүген

Ак чәчәккә күмгән талларны.

Лампалардан төшкән салкын нурлар

Яктырталар йомшак карларны.

Болытлар да, зәңгәр күк буйлап

Әкрен генә шуып киләләр.

Котлагандай, минем өстемә

Шомырт чәчәкләре сибәләр.

Чәчәк ява төнге болытлардан,

Чәчәк ява минем чәчләргә;

Чәчәк ява җиңел рәхәт биреп,

Җылы шатлык биреп яшьләргә.

Сокландыра мине кич белән

Урам һавасының сафлыгы;

Очындыра мине,

очындыра


Күкрәгемә сыймас шатлыгым...

Таң нурының алсу яктысы да,

Шау-гөр килеп торган көннәр дә,

Кичен күккә төшкән кызыллык та,

Миллиард күзле матур төннәр дә —

Бары да безгә бетмәс дәрт бирәләр,

Бары да безгә матур көләләр;

Бары да безгә мәңге сүнмәс шатлык,

Якты бәхет алып киләләр.

Шатлык килә кызу ялкын булып,

Күтәрелеп домна миченнән,

Шатлык килә,


Ташкын төсле ыргып,

Шаулап торган цехлар эченнән.

Шатлык килә,

Уңып, мул булып,

Бодай үскән күмәк кырлардан.


Шатлык килә

Күктән, диңгездән,

Шатлык килә дәртле җырлардан;

Шатлык килә ишелеп, дулкынланып,

Алсу таң нурына төренеп,

Шатлык килә уйнап, тирбәлеп,

Ландыш исләренә күмелеп.

Мин сизенәм төсле январьда да

Чәчәкле май җиле искәнен.

Җылы дулкын булып, күкрәгемдә

Тирбәләләр татлы хисләрем.

Мин чорымның,


Данлы чорымның

Матурлыгын күреп шатланам,

Мин илемнең,


Бөек илемнең

Батырлары белән мактанам.

Тик бер бездә,

Безнең илдә генә

Көннәр шундый матур булалар.

Мондый җылы хисләр,


Якты уйлар

Тик бер безнең илдә туалар.

Тик бер бездә,

Безнең илдә генә

Ялкынлана яшьлек алланып,

Ялкынлана яшьлек һай алланып,

Яшәү бәхете белән ялганып.

Тик бер бездә,


Безнең илдә генә

Тормыш иркен, тибенеп йөзәрлек;

Тик бер бездә,

Безнең илдә генә

Тиңе күрелмәгән гүзәллек!..

Мин урамда йөрим,

Без төзегән


Ьәрбер матурлыкка таң калып;

Идел өстендәге каек кебек,

Шатлык дулкынлана чайкалып.

Ә болытлар

Зәңгәр күк буйлап

Әкрен генә шуып киләләр;


Котлагандай, минем өстемә

Шомырт чәчәкләре сибәләр.

Чәчәк ява

Төнге болытлардан,

Чәчәк ява

Минем чәчләргә;

Чәчәк ява

Җиңел рәхәт биреп,

Җылы шатлык биреп яшьләргә.




Гөрләвекләр ага гөрелдәп



Яз килә, яз, шаулап, гөрелдәп,

Зәңгәр яктылыкка төренеп;

Нурлар диңгезендә тирбәлеп,

Шатлык җырларына күмелеп.

Киң болыннар, куе урманнар —

Бары да якты нурга чумганнар,

Аллеялар, йортлар, урамнар

Яз шатлыгы белән тулганнар.

Болыннарда, иркен кырларда

Якты нурлар уйный җемелдәп;

Урамнарда, карлы юлларда

Гөрләвекләр ага гөрелдәп.

Гөрләвекләр ага гөрелдәп,

Чәчрәшеп, сибелеп, сикеренеп,

Вак ташларга үрләп, дөмбердәп,

Бөгәрләнеп, бөгелеп, бөтерелеп.

Гөрлә әйдә, гөрлә, гөрләвек,

Без дә гөрләп яши беләбез,

Без тормышны гөлгә бизәдек,

Шуңа гөрелдәшеп көләбез.

Таңнар хәзер матур алланалар,

Көннәр якты нурга чумалар,

Кичләр хәзер яз сафлыгы белән,

Яз шатлыгы белән тулалар.

Кояш нурларында җемелдәп,

Түбәләрдән тама тамчылар.

Алар ташка бәрелеп, дөпелдәп,

Тротуарны суга манчыйлар.

Җем-җем килеп, күзгә сирпелеп,

Зәңгәр нурлар уйный һавада,

Канатларын киереп, җилпенеп,

Сыерчыклар сайрый талларда.

Нурга чумган һәр тал, һәр каен,

Суга чумган һәрбер үзәнлек;

Кайда барма, анда күңеллелек,

Шатлык, рәхәтлек һәм гүзәллек.

Сокланам мин язгы матурлыкка,

Сабый бала төсле куанам,

Рәхәтлектән әкрен чайкалам,

Изрәп төшәм, эрим, югалам.

Нинди матур безнең илнең язы,

Нинди гүзәл аның тормышы!

Анда ата яшьлек таңнарының

Иң яктысы, алсу нурлысы.

Нинди матур безнең илнең язы,

Нинди шатлар бездә кешеләр!

Син аларга кара — һәркайсысы

Яңа аткан чәчәк төслеләр.

Кара әнә: иркен кырларда

Якты нурлар уйный җемелдәп;

Урамнарда, карлы юлларда

Гөрләвекләр ага гөрелдәп.

Гөрлә әйдә, гөрлә, гөрләвек,

Без дә гөрләп яши беләбез,

Без тормышны гөлгә бизәдек,

Шуңа гөрелдәшеп көләбез.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.