LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шигырьләр - Гөлназ Вәлиева
Süzlärneñ gomumi sanı 433
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 350
40.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Казан Кызы «Йолдызлар яктырак яна,— дисең,— безнең авылда». Җәйге төндә йөргәнең бар- мы Казан урамында? Урам ташлары суынгач, Бер-береңә сыенып, Йөргәнең бармы йолдызлар фонтанында коенып? Яшь юкәләр урамында, Бал исенә исереп... Йөргәнең бармы таңгача — Сөеклеңнең исемен, башкалар ишетмәсен дип, колагына пышылдап... Сискәнеп...— таң сандугачы сүзегезгә кушылгач!.. Юк, мин дә беренче тапкыр шул хисләрне кичерәм җырларда җырлап туймаган Казанымның кичендә. Оялам бераз... йолдызлар безне күзәтеп тора, «Сабыр бул, кызый!» — дип, Күктән тыеп-төзәтеп тора. Йолдыз яктысын йоталмас күз камаштыргыч шәһәр, Авылың күгенә карагач, исеңә төшсәм әгәр. «Күзеңдә — йолдыз яктысы»,— димә! Яшьтер ул... Күрмә! Бел аны: авылыңа кайткач, йолдыз санап, кызлар күзләп йөрсәң...— Төнгемә кермә!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.