Latin

Шигырьләр - Гариф Шәрифи

Süzlärneñ gomumi sanı 793
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 554
42.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

Тәәссеф [1]


Җәбер-золым илә тулган татарлык —

Тотып бәйләп барын суга атарлык.


Кече чакта уку юкка — наданлык,

Тәмамән чикдин ашкандыр яманлык.


Әбәд [2] килмәскә киткән иттифаклык [3],

Аның урынына калган ифтираклык [4].


Ал арда күптән үк беткән һөнәрләр,

Тәрәкъкыйдән улан әкъвам [5] көләрләр.


Кая китте безнең элекке хәлләр?

Болай торсак, бези кем генә жәлләр?



Диңгездә


Җилкәнен киргән кораб бара тавышсыз — тын гына;

Күрсәтә аппак болыт астыннан ай сыртын гына.


Диңгез өсте тып-тыныч: юк җил вә дулкын — моң гына;

Күктә тау-тау ак болытлар да йөзә акрын гына.


Төннәр үтте. Көн бозылды — җил исәр, дулкын кубар;

Куркуыннан әйтә һәркем: «Инде корабны убар...»


Калмады һичбер кеше кулында куәт-ихтыяр;

Тик корабны җил үзе белгән тарафларга куар...



Кыш


Мәрхәмәтле җәй үтеп, җитте залим кыш та хәзер;

Сызгыра гайрәтләнеп җил, кар, буран тышта хәзер.


Өртелеп кар берлә бу көн һәммә төшләр дә хәзер,

Зарланып бу кыш көненнән китте кошлар да хәзер.


Ултыра һәрбер агач түбәнгә башларын иеп,

Бер Ходайга ялварып: «Буннан бези коткар!..» —диеп.


Бит, аяк, кулны чеметтерә зәһәрле салкыны,

Әрнетә һәр әгъзаны — мисле җәһәннәм ялкыны [6].


Хәстә төсле бик күңелсез көн-төне бу җир йөзе;

Кызгана фәкыйрь-бичараларны кич ай-йолдызы.


Күпкә бармас бу залим кышның зәһәрле салкыны,

Гайрәтен тиз сүндерер — килер дә беркөн яз көне.




Мин уйлыйм


Мин бу татарларны уйлыйм: алга китмәсләр диеп,

Кинә-хөседтән калебләрен пакь итмәсләр диеп;

Сискәнеп, гафләт йокысыннан уянмаслар диеп,

Башка милләтләрне күреп тә оялмаслар диеп;

Кызганыч хәлләренә аһ-ваһ ормаслар диеп,

Ялтырап чыксын кояш — анда да тормаслар диеп;

Энҗеләр ятса да җирдә, иелеп алмаслар диеп,

Бер җүләр төсле, боларны санга сапмаслар диеп;

Хөр булып бу киң җиһанда һич тә йөрмәсләр диеп,

Югалыр намләре, күп дөньяда тормаслар диеп.



Ачлык


Җитмәгән (ничә авылларда яналар) янгыны,

Килде өстенә тагын дәһшәтле ачлык елы!


Юк кияргә, юк ашарга, юк ягарга — юк җылы;

һәр кеше икмәккә тилмергән дә яшь түгеп җылый.


Кызганыч мәгъсүм сабыйлар да: ачы тавыш белән

Кычкырып һәм кулларын сузып ашар нәрсә сорый.


Кайсыларның булмагач ашарга шешенгән тәне,

Күзләре баткан, яшен койганда бик еш-еш сулый.


Калмаган өйләр түбәсендә саламнар бөртеге —

Ап-ачык. Тик куркыныч кышның залим җиле улый.



* * *

Барча хайваннар арыкланган — муен сузган бары,

Күзләре яшь берлә тулган, мөңри, тилмереп карый.


Шатланып, шаулап укып яткан балалар, тукталып,

Букчалар урнына капчыклар тагып-асып йөри.


Әй газиз кардәшләрем, буйларны сез кызганыңыз!

Барчаңыз бер җан (вә) бер тән бит, бераз сызланыңыз!


Бичара мескинләрә шәфкать белән күз салыңыз!

һәммәңез хәлгә карап ярдәмгә тиз кузгалыңыз!



Кыйтга


Кып-кызыл бер алманың күреп тышын — сафтыр дисең,

Эч ягын баксаң ярып — тулган була гел корт белән;

Нәкъ шулай бер дуст: тышын күреп,


бу — чын дустыр дисең,

Эч ягы тулган була аның да ерткычлык белән.



Әнкәм кабере янында


(«Бәхилләшү» көенә)


Әй минем шәфкатьле, чын күңлем белән сөйгән анам!

Ташладың да, инде һич кызганмыйлар — син булмагач.


Егълыймын аулакта мин, кайгың уты берлән янам;

Әмма мин янсам да, юк шатлык, вәйран — син булмагач.


Ташладың син дөньяны, киттең дә калдырдың мине;

Инде мин нишлим бу көн ялгыз башым — син булмагач?


Син, анам, үлдең дә, әмма сыздыра дәртең мине,

Юк табигатьнең яме, бу дөньяда — син булмагач.


Юк, хәзер әүвәлгедәй ихлас белән сөйми атам;

Мин бәхетсез угълыңы кызганмый ул — син булмагач.


Үлгәнең көннән бире шатлык йөзен күрми ятам;

Әй анам! Михнәт белән көннәр үтә — син булмагач.


Хәсрәтемнән яшь түгеп, кочсам да мин кабрең ташын,

Кич төзәлмидер сынык күңлем минем — син булмагач.


Җанга йомшаклык теләп, куйсам да кабергә башым,

Тапмыймын аннан да йомшаклык, рәхәт — син булмагач.


Баш очыңда ямь-яшел яфрак ярып үскән агач —

Ул да шаулый моңланып һәм юксынып — син булмагач.


Инде моннан соң күрәлмам якты көн — син тормагач;

Кайгыдан чыкмас башым гомрем буе — син булмагач.


Хак Тәгалә якты һәм киң кыйлсын инде кабреңе —

Рәхмани нуры белән зиннәтләсен ул садрыңы [7].




Сандугачлар зары


Бу дөнья мисле зиндан, анда ни ямьлелек, шатлык вар?

Ни яхшы һәм тыныч тормыш, ни хөрлек, ни азатлык вар?


Бер исе юк; мәгәр дөньясы тулган яшь вә кан берлән,

Тынычсызлык, усаллык һәм явызлык,


кыйль вә каль [8] берлән.


Шулай булгач, ничек без сандугачлар инде зарланмыйк,

Күңелсез, тар бу тормыштан разый булыйк та тарланмыйк?


Карама кайда — анда әһлемез челтәрле читлектә,

Гариблек зәхмәте чикмәктә, тарлыкта, читенлектә.


Канат җилпеп зарыңны башласаң сөйләргә тел берлән,

Адәмнәр «шатлыгыннан сайрый» дип уйлый күңел берлән.


Ничек безгә явыз инсан кулыннан юк котылмаклык —

Шулай ук зур яланда вәхши кошлардан котылмак юк.


Әгәр ямьле, матур җәй чакларында күл буендагы

Чәчәк, гөл өстенә кунып, җибәрсәң шунда бер сайрап —


Сизеп таушыңны шундук карчыга сине ботарларга

Килә явыз, һаваны сызгырып һәм тешләрен кайрап.


Ярый шунда белеп качсаң, җаныңны сакласаң яхшы,

Әгәр каптырса — беттең: итләреңне парчалый вәхши.


Шулай көннәр уза безнең фәләк золмына баш бөгеп,

Каты кайгы вә хәсрәтләр эчендә канлы яшь түгеп.




Өмид


Алга — икбальгә өмид бар: ялтырап бу таң атар;

Инкыйлаб дәүре килер, калкыр татар угълы татар!


Яшьренеп ятмас хәзер изге кояш. Милләт яшәр;

Яшь буыннар барсы да алга басар, күккә ашар!


_____________________


[1] Тәәссеф — үкенечле хәл.

[2] Әбәд — мәңге.

[3] Иттифаклык — бердәмлек.

[4] Ифтираклык — аерымлык, таркаульрс.

[5] Тәрәкъкыйдән улан әкъвам — алга киткән халыклар, милләтләр.

[6] Мисле җәһәннәм ялкыны — җәһәннәм ялкыны кебек.

[7] Садрыцы — күкрәгеңне.

[8] Кыйль вә каль — юк-бар сүз, имеш-мимеш, төрлечә сөйләүләр.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.