Latin

Шигырьләр - Гамил Афзал

Süzlärneñ gomumi sanı 2135
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1357
36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Донжуан Ногман маҗаралары
Өйләнсәң, дус, загысына барма,
Әле, күрәм, акылың юк синең.
Акыл булыр. Тегеләй-болай алда:
Эш бар, диген,
Вакыт юк, диген.
Алгач, ошамаса, ку да җибәр,
Ә хатыннар алар муенн? !
Язылышмасаң, алимент озына
Коерыгың катмас соңыннан.
Ул яктан мин шома егет булдым,
Намус, инсаф сүзен белмәдем.
Күбәләктәй гөлдән гөлгә кундым,
Загысына барып йөрмәдем.
Ярый.
Шулай, чыннан гашыйк булып,
Өйләндем бер колхоз кызына.
Тора-бара бүкән кебек тулып,
Фигурасы тегенең бозыла.
Ике бала булды.
Ямьсезләнеп,
Ялыктырды, малай, бу хатын.
Семья баткагында төссезләнеп,
Харап була язды бу башым.
Читтә кунып, эчеп кайтып керсәм,
Хатын тирги, күз дә ачырмый.
Бик дуламас иде, акча бирсәм,
Күрәм: хатын несознательный.
Чемоданга күлмәк-ыштан салдым,
Билет алдым,
Сыздым Уфага.
Тфү, дидем,
Эткә сөяк бетмәс дөньяда.
Уфада мин тагын егет булдым,
Өстә бостон, түштә галстук.
Әминәкәй белән таныштык.
— Мине сөясеңме, Әминә?
— Әбәзәтелнә!
— Гомерлек яр булабызмыни?
— Әбәзәтелни!
Алып киттем моны таксида.
Яхшы хатын түгел, тәк сибә...
Бала булды. Хатын ямьсезләнде,
Фигурасы моның бозыла.
Ялгыштым бу кызыл ирен белән,
Кемнәр җитә Казан кызына!
Читтә кунып, эчеп кайтып керсәм,
Хатын сүгенә, күз дә ачырмый;
Бик тузынмас иде, акча бирсәм,
Күрәм: хатын несознательный.
Чемоданга күлмәк-ыштан салдым,
Билет алдым,
Киттем Казанга.
Тфү, дидем,
Баш югалмас мондый заманда.
Казанда мин тагын егет булдым:
Өстә бостон, түштә галстук.
Мәдинәкәй белән таныштык.
— Мине сөясеңмеу Мәдинә?
— Әбәзәтелнә!
— Гомерлек яр буласынмыни?
— Әбәзәтелни!
Алып киттем моны таксида,
Юньле нәрсә түгел, тәк сибә...
Гомер үтә. Ике бала булды,
Ике әрәмтамак тудырдык:
Берсе елак, берсе чыркылдык.
Аш пешерә хатын, идән юа,
Тегеп кигезә өскә күлмәкне.
Ә мин
Тора-тора уйлап куям:
«Нигә алдым шушы имгәкне?
Матур кызлар әле дөнья тулы,
Яшь гомерләр әрәм үтмәсен.
Илледә дә ирләр егет була,
Без табарбыз әле дистәсен...»
Чемоданга күлмәк-ыштан салдым,
Чыгып тайдым Урал ягына...
Чибәр егет чаклар ерак калды,
Яшь чакларны күңел сагына.
Бакчаларга чыгып селкенгәлим,
Кино карыйм атна кичендә.
Кызлар тирәсендә сикеренгәлим,
Каш сикертми миңа берсе дә.
Күзләр чекерәйде,
Арка бөкерәйде,
Чал сакаллар чыкты серәеп.
Күлмәкне дә юып бирүче юк,
Ник йөрим мин болай сөйрәлеп?!
Чия иреннәре күз алдымда,
Кайнар коймакларын сагына-сагына,
Киттем
Хатын номер первый янына.
Бала үскән.
Минем хәлне хатын ишеткән.
— Пшол! —диде миңа ишектән.
Урам ташларына абына-абына,
Майлы бәлешләрне сагына-сагына,
Киттем
Хатын номер два янына.
Малай үскән.
Минем хәлне хатын ишеткән.
— Пшол! —диде миңа ишектән.
Ярар, дидем,
Бу да мәгълүм булсын!
Беренчесе, икенчесе кусын,
Хәзер инде Казан ягына
Киттем Мәдинәкәй янына.
Балакайлар мине танымыйлар,
Әти, диеп, килеп сарылмыйлар.
Минем хәлне хатын ишеткән.
— Пшол! —диде миңа ишектән.
...Ногман, димен, малай, Ногман,
Дан казанмый гына гомерең узган;
Малың да юк, кием-салым тузган.
Яшь чагыңда яхшы дуслар булган.
Авыл юлларында соры тузан,
Шәһәр юлларында салкын томан.
Чәчәкле болыннар,
Сандугачлы урман,
Ерак калган кәккүк тавышы сыман,
Синең өчен күптән онытылган.
1956


Курку хисе
Тормыш дигән карурманда
Ачлык, салкын, эссе,—
Шуннан килгән кыргыйларга:
Куркып тору хисе.
Ятса-торса, кичен-иртән
Бисмилласын укып,
Борынгылар гомер иткән
Җен-пәридән куркып.
«Иокламасаң, чыбык белән
Кирәгеңне бирәм!»—
Курку хисе безгә сеңгән
Ана сөте белән.
«Аю килгән», «бүре килгән»
һәр тыелган яктан.
Курку хисе җанга сеңгән.
Бик бәләкәй чактан.
Авылында, каласында
һәр кешедән сора:
Күз белән каш арасында
Курку посып тора.
Дәү абыйлар эш күрәләр
Изге бурыч белән:
Гаеплене өшкерәләр
Суган-борыч белән.
Шикләнәсең һәрбер эттән,
һәрбер начальниктан.
Курку хисе хәттин ашкан:.
«Сыйпамаслар баштан...»
Эш барышы сыек тора,
Чара күрәсе бар;
Җан төбендә суык тора:
«Җавап бирәсе бар...»
«Каты шелтә», «гади шелтә»,
«Кисәтү»ләр тулып,
Бер пешерә, бер өшетә
Инстинкт булып.
Сулышларны киңәйтер дип,
Яздым айлы төндә;
Нәшир агай ни әйтер, дип,
Куркып торам мин дә.
1978

Утырышу
Бервакытны чепи күзле, пеләш башлы
Мыжык белән утырам мин кара-каршы.
Шуннан теге, игътибарга күңеле булып,
Моң-зарларын, җәнҗалларын сөйли башлый:
— И, дускаем, кемгә барыйм син барында!
Карьеристлар юл бирмиләр югарнга.
Начальнигым, сәбәп табып, иртә-кнчен,
Ашый мине туры сүзле булган өчен.
Ял итәргә тиеш идем мин барырга
План буенча быел Карловы-Варыга;
Хәйләкәрләр төртә миңа Сочи гына,
Кирәк иде Сочи миңа пычагыма!
Әләкчеләр, ялагайлар уңлап-суллап
Шеф алдында чабышалар койрык болгап;..
Помы-замы, инженеры, профсоюзы
Томаларга тырыша минем авызны.
Шулар белән якалашып җаным чыга,
Кыен яшәү көрәшүче намуслыга.
Конторада текә тотам горур башны,
Бөтенесе кабахәт, мин генә яхшы.
Өйгә кайтсам, баҗа килә акча сорап.
Күршеләрем берсе жулик, берсе дурак.
Хатын йөри кәнтәйләнеп чалбар киеп,
Бер сүз әйтсәң, елый башлый, китәм, диеш
Башым алып олагамын мин дачага,
Ачу итеп кода белән кодачага.
Бер минут та торалмыйлар алар минсез,
Җыен ялкау, җыен көнчел, җыен юньсез.
Бәйрәм булса, миннән котлау, миннән бүләк,,
Бөләм, дускай, анда түләп, монда түләп.
Синең янга изге өмет белән килеш,
Минем кебек ветеранга ярдәм тиеш!..
— Мә йөз тәңкә,— дидем мин, кесәдән алып,-
Пинжәгемне, чалбарымны бирәм салып;
Күлмәгемне, ыштанымны бирәм төреп,
Зинһар, мине ялгызымны калдыр берүк!!!
1978

Табыну-ышану тарихыннан
Агачка, ташка табындык,
Саваплар артып торды.
Сыерга, эткә табындык,
Сыерлар ятып торды.
Кояшка, утка табындык,
Изгеләр булып йөрдек.
Яңгырга, җилгә табындык,
Мәгарә казып кердек.
Сары металлга табындык,
Баедык җилле генә.
Хәзер кәгазьгә табыну
Заманы килде менә.
1979


Гайфетдинов болай ипле,
Булдыклы кадр иде.
Үзе теләп эштән китте,
Сәбәбе бардыр инде.
Аркылы яткан әйберне
Торкылы салмый иде,
Җәмәгатьчелек эшенә
Вакыты калмый иде.
Усаллашып, сирәк-мирәк
Ялгышуларын алсак —
Гуманный булырга кирәк,
Ат та абына кайчак.
Эшли ала тирен сөртеп
Берәр бәләкәй постта.
Нечкә политика йөртеп,
Этлек эшләргә оста.
Гайфетдинов тырыш кадр;
Любой йомышны үтәр;
Кушсаң, колхозга да барыр;
Шеф булып ярдәм итәр.
Бармагы бераз кәкре
Үзенә таба гына.
Калым эзләп уңга-сулга:
Чаба да чаба гына.
Трибунада ялкын чәчми,
Астыртын юаш инде.
Склад тирәләрендә
Кулы тик тормас инде.
Күрсәтер сәләтен, көчен,
Ялгышыр сирәк-мирәк.
Әйбәт кенә йөрсен өчен:
Гел әрләп тору кирәк.
Янасы урында йоклый,
Нервысын саклап тора;
Бер кешене санга сукмый,.
Гел үзен аклап тора.
Фидакарь түгел түгелен,.
Селкенеп йөри ласа;
Эчмәгән көне дә була,
Берәрсе сыйламаса.
Гайфетдинов күреп алды
Җайлырак яткан малны,
Дәүләт кесәсенә диеп,
Үз кесәсенә салды.
Нигә эшләмәдең, диеп,
Күзенә карап сора,—
Авызы чабата чаклы,
Елмаеп карап тора.
Шелтәләр алыр инде ул,
Судларга барыр инде.
Хәзерге заман кешесе —
Катлаулы кадр инде.
1979

Әгәр мин директор булсам...
Әгәр мин директор булсам,
Эш йөртә белер идем.
Каршы килгән көндәшләрне
Төчкертә белер идем.
Кара «Волга»га утырып,
Хоккейга очар идем;
Киңәшмәгә китте, диеп
Әйтергә кушар идем.
Утларга салмас идем,
Бурычлы калмас идем;
Күчтәнәч сыйфатында да
Взятка алмас идем.
Дежур елмаю чыгарып
Сөйкемле йөзләремә,
Әйтер идем: —Дөньяда юк,
Бу фәкать сезгә генә...
Күгәрчендәй гөр-гөр итеп
Өстән кул биргәннәргә,
Фиргавендай торыр идем
Түбәннән менгәннәргә.
Кайбер директорлар кебек,
Беркатлы булмас идем;
Списать итү серләрен
Тәфсилләп тормас идем.
Нотык сөйләп анда-санда,,
Көн күрә белер идем;
Рестораннан ресторанга
Типтерә белер идем.
Имән ишекләр артында
Ял итеп тыныч кына,
Какшаган нервыларыңны
Сакларга тырыш кына.
Дәрәҗәләр көтәр идем
Боз кебек караш белән;
Ялкауларны өтәр идем
Без кебек караш белән.
Хәвеф-хәтәр пәйда булса,
Батырып бүтәннәрне,
Үзем йөзеп чыгар идем,
Киереп җилкәннәрне.
Серенада җырлар идем
Министр колагына;
Алга шуып чыгар идем
Шамбыдай шома гына.
Әле пока, эш дигәндә,
Селкенәм алай-болай.
Кулга себерке биргән дә
Дворник иткән ходай.
1979

Шабашчылык бәете
Тарих мең дә тугыз йөз дә... ярар инде,
Сюжетыбыз безнең чорга карар инде.
Оста кеше дөнья малын табар инде,
Культуралы ысуллары булгач имди.
Колхозчылар ялкауланса ниләр булган,
Балта тотып шабашчылар килеп тулгай,
Ферма төзеп бирәбез без алай-болай,
Акчаны шәп түләсәгез, дияр имди.
Председатель фараз кылыр: «Эттән туган,
Миндә бит бер кеше юк эшли торган;
Балтасын, пычкысын сатып эчми торган,
Ә боларны алла бирде»,— дияр имди.
Хәйлә белән бәян кылыр юкны-барны:
— Ферма кирәк, дускайларым, колхоз ярлы,
Кредит юк дип ултырабыз моңлы-зарлы,
Сез акчаны күп сорарсыз,—дияр имди.
Тегеләр әйтер: — Биш мең рубля, иптәш Морат,
Без салырбыз хан сарае мисле пулат,
Договорга матур итеп кул куй сырлап.
Председатель:— Кыйбат, кыйбат,— дияр имди.
Тегеләр әйтер: —Дөнья малы — дуңгыз каны,
Алла ничек бирсә, шулай ала аны.
Килешик тә, без акчалы, сез фермалы,
Эшне юып хушлашырбыз,— дияр имди.
Калганнарын сөйләштеләр пыш-пыш итеп,
Серле генә елмаеп, муенга чиртеп,
Шаярышып, учка сугып, эчкә төртеп,
Авызларны авызга ук куеп имди.
Иртәгәсен алар эшкә тотынмакта,
Кулларында ялтырыйдыр пычкы, балта.
Шифер түбә, фанер ишек, фанер капка,'—
Бер атнада ферма әзер улды имди.
Шабашчылар каләм алып, кыштыр-кыштыр,
Сигез меңне алдык, диеп кул куймыштыр,"
Ә өч меңе председательгә шумыштыр,
«Монысы сиңа чәйлек булыр»,— дияр имди.
Типик түгел бу хәл, диеп кыссалар да,
Булган эшне яздык инде кыйссаларда.
Тема эзләп ташланмыйбыз юкка-барга,
Шабашчылар әле һаман йөрер имди.
1979

Файдалы киңәшләр
Юк-бар киңәшләр укыма
Календарь артларыннан;
Хәйләле киңәшләр тыңла
Акыллы картларыңнан.
Сиңа кагылмыйлар икән,
Посып кына ят, энем;
Авторитетыңны сакла,
һәркем дипломат, энем.
Юкка-барга талаш кызса,
Читтә калырга тырыш;
Сиңа да файдалы булса,
Дөреслек өчен ызгыш.
Әйдә, әтәчләр сугышсын,
Мамык, каурыйлар очсың.
Җитәкчеңнең җиңелгәнен
Күрмәскә тырыш, дустым.
Синсез дә планнар тула,
Басуда гөжли иген.
Сөяркәң яныннан кайткач,.
Киңәшмә булды, диген.
Җитәкчеләр әрләгәндә
(Булгалар сирәк-мирәк),
Дәрес белмәгән малай күк,
Дәшми торырга кирәк.
Оратор пәйгамбәр түгел,
Тиешкә ярма яра.
Ни әйткәненә карама,
Кем әйткәненә кара.
Дус-ишнең гаебен кичер,
Вак гөнаһларын күрмә.
Җитәкчене төртеп төшер,
Үзең үрмәлә түргә.
Зур түрә булып китәрсең
Танышлык бара-бара.
Коры портфельдән файда юк,
Сәүдә тирәсен кара.
Пөхтә булсын итәк-җиңең,
Дошманнар телле-тешле.
Халык өчен алдым, диген,
Сизсәләр теге эшне.
Чүп-чар киңәшләр укыма
Календарь артларыннан;
Хикмәтле киңәшләр тыңла
Сатирик картларыңнан.
1980

Кызыл сыер монологы
Нигә сыер мөңри, диләр, бу вакытта,
Аңлы сыер мөңрәми ул тамак тукка.
Уйлап-уйлап, табалмагач бер чара без,
Мөңрибез шул ничарадан бичара без.
Курмы юк дип анда җикер, монда җикер;
Абзыкайлар, менә сезгә безнең фикер:
Сөт кирәкме, силос китер, сенаж китер,
Болын исле печән давай, кетер-кетер!
Җитәкчеләр ни караган кара көздән,
Ярыклардан җилләр өрә, тирес тездән.
Алдыбызда печән түгел, салам да аз,
Тирес битләр берәр пот сөт сорый бездән.
Акыл булса, сөйләр идек көлеп кенә,
Кыю басып, идарәгә килеп кенә;
Мал кадерен белми торган ишәкләрне
Чөяр идек мөгезләргә элеп кенә!
1980


Чын герой
Һәр заманның үз герое була,
Ил соклана карап аңарга.
Мин дә уйлыйм бер роман язарга,
Каян яхшы герой табарга?!
Шәп-шәп кенә язып тутырырга
Блокнотлар алдым төрледән.
Җиң сызганып эшкә утырырга
Герой гына кирәк бер дигән.
Герой юк шул әле.
Дәфтәрләрне
Ачу белән бәрдем өстәлгә.
Бозау эзләп чыккан малай кебек,
Чыгып киттем герой эзләргә.
Миңа ике әйбәт герой кирәк:
Батыр егет белән матур кыз.
Новаторлар булсын икесе дә,
Аларны соң ничек танырбыз?
Егет кеше батыр, эшчән булсын.
Фараз кылыйк, егет булмасын,
Эчми-тартмый торган абзый булсын,.
йөз иллегә кусын нормасын.
Дулап кайтып хатынын тукмамасын,
Ярый, әйдә, әзрәк эчсен дә,
Тик канауга абынып йокламасын,
Аунамасын шоссе читендә.
Кәеф өчен салып чыккан булса,
Урамнарда җырлап йөрмәсен;
Алны-артны карап җырласын да,
Милиция-фәлән күрмәсен.
Өйдә хатыны, бала була торып,
Ят кызларга күзен кысмасын.
Ну, аулакта әзрәк кысса кыссын,
Тик хатыны күреп тотмасын.
Өйдә кулына китап, журнал алсын,
Учына куеп сөйсен баласын,
Әйдә ярар, китап укымасын,
Журналыннан сурәт карасын.
Баш авырткач, прогул ясамасын —
Күрәсез, мин ничек тикшерәм;
Ну, чирләгәч, бер көн калса калсын,-
Справка алсын фельдшердан.
Ә син аны әзрәк шомартасың,
Гөнаһларын кырып юасың,
Күкрәгенә «Идеальный герой —
Новатор» дип язып куясың.
Ә ул тоже уңны-сулны аңлар,
Тәүфыйк җыяр гомер буенча,
Әкрен генә коммунизмгача
Яши бирер, ходай боерса.
Хәзер инде хатын герой кирәк,
Хатын түгел, матур кыз булсын.
Ну, допустим, әзрәк шадра булсын
Тик намусы аның төз булсын.
Ул морально тотанаклы булсын,
Без әхлакны мактап җырлыйбыз.
Ну, биш-алты ухажеры булсын,
Ансын инде чутлап тормыйбыз.
Пусть, сатучы булсын магазинда,
Пусть урлашсын анда аз-маз гына,
Завмаг белән роман бөтерсен;
Харап икән, кем фәрештә монда,
Гөнаһларны ходай кичерсен!
йә инженер булсын ул заводта,
Йә комбайн йөртсен кырларда,
Ялтырата төшсәң, ярый чорт та,
Тема гына булсын җырларга.
Бик алдынгы медичканы беләм,
Культуралы, бик күп укыган;
Отпускага кайткан майор белән
Ирен ташлап качты, чукынган...
Шундый геройларны аласың да
Черек ягын юнып ташлыйсың;
Яхшы сыйфатларын җепкә теркәп,
Типик герой тегә башлыйсың,
һәр геройны нәкъ тормышча алсаң,
Алар төссез, тупас кебекләр.
Ал буяулар белән өстән-өстән
Ялтыратмый булмый, егетләр.
Син пакьлисең аны, агартасың,
Исле сабын белән юасың,
Сабый кебек садә, һич гөнаһсыз
Фәрештәдәй коеп куясың.
Укучылар аңа ышансалар,
Чәчәк атып торыр бу каләм;
Ышанмаса,
Китап укылмаса,
Егеткәем, эшең вәссәлам...
йөрим шулай, йөрим, урам буйлыйм,
Кешеләрен күзлим каланың.
Кем булырга тиеш диеп уйлыйм
Чын герое безнең заманның.
Плакатный геройлардан ялкып,
Тере герой эзлим дөньядан —
Халык арасында эштә калкып,
Хыялымда кояш кебек балкып,
Кеше булып туган анадан.
Күрәм: юлдан күршем кайтып килә,
Сменадан чыккан алтыда;
Шайтан кебек, өсте кара тузан,
Теше генә күренә ялтырап.
— Мәгаләйкүм, күрше!
— Әйбәт кенә.
— Ашык-пошык кайтып киләсең?
— Ашыгам шул, хатын малай тапкан,
Йөрәк түзми, үзең беләсең.
Мин, туганкай, хәзер әти булдым,
Минем белән тегеләй шаярма...
Кич кер әле, тәти шешә алдым,
Тәпиен, дим, юып карарга!
Нинди бәхетле ул,
Аңа күктән
Алтын малай төшкән диярсең.
Елый-елый берәү туган икән,
Игътибарсыз ничек үтәсең!
Бәби туе.
Кердем.
Якты бүлмә,
Җиһазлары артык бай түгел.
Каршылады мине җылы әйдә
Ачык чырай белән көр күңел.
Яратышып, матур семья корып,
Бәхет тапкан гади эшчеләр,
Икесе дә көн дә иртә торып,
Кичкә чаклы учта сөял уып,
Тормыш төзи торган кешеләр.
— Әйдә түрдән,—-диләр,— әйдә түрдән,
Утыр, күрше, өстәл артына,
Иптәш ходай елак малай биргән,
Тотыйк әле малай хакына,
Монысы — премия хатынга!
Бәлешеңне кара син, анасы,
Чәй эчерик тәмләп күршегә.
Коммунистик хезмәт бригадасы
Исемен алды безнең смена.
Гөрләп тора, парин, эш менә!
Әнә, улым, ыггы, абый килгән,.
Үчти-үчти, малай актыгы...
Саубуллашып чыгып кайтып киләм,
Менә, димен, кеше шатлыгы,—
Матур семья, муллык, тыныч тормыш,
Сөйгән хезмәт, күңел сафлыгы.
Менә, димен, тема кайда икән!
(Дәфтәремне алдым өстәлдән.)
Маймылларны хезмәт кеше иткән,
Ә кешене күккә күтәргән.
Урамнарда герой эзләп йөрдем,
Базардан да чыгып эзләдем;
Хәзер белдем, чорның төп герое
Күршем генә булган икәнен!
1956
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.