Latin

Шигырьләр - Галиаскар Камал

Süzlärneñ gomumi sanı 131
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 108
52.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
«БӘДЭВАМ» КИТАБЫ
(шигырьләр)
Түш киермәк байга юк,
Шикәр дә юк, май да юк;
Кара икмәккә һәркем тук
Бер чамада, бәдәвам.
Рус, татары, болгары,
Немец, французлары —
Ярлы халыкның бары
Берләшүдә, бәдәвам.
Бай акча өчен җылый,
Чөнки ул — акча колы:
«Калам бит инде коры
Кул белән»,— ди, бәдәвам.
Җәберләнде күп кеше,
Талау иде бар эше;
Җылаганда ач кеше,
Көлеп торды, бәдәвам.
«Мин бай»,— диеп йөргәне,
Ярлылардан көлгәне
Үз башына булганы
Күрнә инде, бәдәвам.
Байга үләргә генә,
Безгә көләргә генә,
Малын бүләргә генә
Калды инде, бәдәвам.
Яңа «Башмак» көе
Башмагымның башы башка,
Аерылды эләгеп ташка,
Киярлек түгел — чыгарып ташла,
Бирче яңа башмагымны.
Бу эшкә хәйран калырлык,
Олтаны кәгазь калынлык,
Акча юк бит тагы алырлык,
Юкка кидем башмагымны.
Башмак башы бик зур тишек,
Әйтерсең лә ачык ишек,
Кияргә инде буны ничек,
Мә, ал кире башмагыңны!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.