Latin

Шигырьләр - Габдулла Тукай

Süzlärneñ gomumi sanı 3972
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2323
25.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
37.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кярханәдә Көндез эш, кичен эш, Бер минут юк тыныч, Аждаһа-машина! — Карарга куркыныч. Җәһәннәмдәй эссе, Кайнаган җиз, бакыр. Эшлидер, тик эшли Эшче мискин, факыр. Аргайгандыр үзе, Саргайгандыр йөзе; Бөкрәйгәндер биле, Нурсызланган күзе. Ул төтен, ул төтен! — Алып та булмый тын! Көпчәкләр дөберди, Чыгарырлык котың. Качасиде моннан, Бу ямьсез тәмугтан! Әллә кай җирләргә, Ямь-яшел кырларга; Шул җирләргә: кайда Сайрый кошлар, анда Арыш, богъдай үсә, Җир җиләкләр пешә.


Мужик йокысы (Шагыйрь мәшһүр Кольцовның шигыреннән тәрҗемә вә икътибас ителмештер) Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитте, һәм үсте Чирәмнәр йортында; Тор, уян,күтәрел! Үз-үзеңә кара: Кем идең, кем булдың? Нәрсә бар милкеңдә? Ындырда юк орлык, Иген юк урырлык; Атың бар бик начар, Өч тәңкә торырлык. Игенең урмаган, Кибәнең куймаган, Син үзең дә ялкау, Хатының «булмаган». Исеңнән чыгарма: Сине бай вактыңда Дустларың мактады Алдыңда, артыңда; Син кайда барсаң да, Урның иде түрдә, Акчасыз күп артык Тыныч яту гүрдә. Синдә мал беткәнне Дустларың белделәр; Алдыңда, артында Кул чабып көлделәр. Урмаган арышың Ята кырда ятим; Хәтерең калмасын, Бер-ике сүз әйтим: Урмаган арышың — Берьеллык табышың; Аны җил коядыр, Чыпчыклар җыядыр. Инде кыш та керде, Игенне бетерде; Чаналар астында Ак карлар шытырдый. Үзендә ялкаулык, Хатнында аңкаулык; Кайда кышка азык Ачлыктан сакларлык? Күршеләр йөк төяп Калага саттылар һәм, җыйгач күп запас, Бот сузып яттылар. Җиктеләр пар аттан, Өй салып нараттан; Синең йортта аш юк Туярлык таракан. Синең өй балчыктан, Бөкрәйгән карчыктай; Кимреп иске ипи, Ашыйсың тансыктай. Хатының, балаң ач, Ашарга булмагач; Бу көнне күргәнче, Өеңне ташлап кач. Күршеләр бай булды, Ашлары май булды; Син,ялкау, йоклагач, Янчыгың сай булды. Иттеләр өмәләр, Җыйдылар гөмбәләр; һәр михнәт соңында Рәхәтле көн дә бар. Тик яткач, Ходаем Бирми мал сәбәпсез: Бишмәтең таланган, Күлмәгең сәдәпсез. Хак сүзне әйткәнгә, Киң күңлең тарайса, Урныңнан кузгалма, Йоклый күр, алайса. Хөррият хакында Кайда китте цензурлык, Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борлып, Ерак анлар калдыя. Тигез булды законда Татар, урыс, япон да; Ак алъяпкыч, зипун да Там азатлык алдыя. Барча цензур ябылгач, Дәрткә дәрман табылгач, Кызыл кара ясаган Кярханәләр бөлдия. Күп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды, Намнаре бакый булды Та кыямәт тидия*. Шәкерт, студент — бары, Дарга асылганнары, — Сез бу арысланнары Онытмагыз тидия. Кызганмады малларын, Корбан кыйлды җаннарын, Җан биргәндә, шатланып, Көлә-көлә үлдия. * Исемнәре мәңге калды. Там — тулы. Кярханә — мастерская, завод-фабрика. Инде китте элгәре Зынҗырланган телләре, Милләтнең былбыллары Сайрап-сайрап тордыя. Китте хәсрәт, әләмнәр, Иркенләде каләмнәр; Булсын күп-күп сәламнәр Рухларына тидия. Мәмнүн булсын рухлары, Изге булсын духлары; Боларның ах-ухлары Хөрриятне бирдия. Дусларга бер сүз Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим, «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим; Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,— Җебем — кара, инәм каләм булсын имди. И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; Мәдәният мәйданында урын алыйк,— Егла-тора алга таба атлыйк имди. Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк; Диңгез якасында торып, без сусамыйк,— Хөрриятнең диңгезләре ташый имди. Чиновниклар безнең канны бик күп имде, Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде! Мәзлүмнәргә якты, нурлы көннәр килде,— Азатлыкның кояшы тугъды имди. һәр милләтләр Максудларын хасил итә*, Депутатлар ясап, Петербургка китә; Инде нәүбәт без бичараларга җитә,— Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр, Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр; Бу хөррият — Манифесте государьдыр,— Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди. Зынҗырланган — чылбырланган. Әләм — ачыну. Мәмнүн булу — шатлану. * Теләкләрен тормышка ашыра. Мэзлум — җәберләнгән (кеше). Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, Дин эшендә башчы иттек без аларны; Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны Абразауный егетләргә тәмам имди. Барып керик хөрриятнең кочагына, Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына; Бу егетләр безне дөнья оҗмахына Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди! Иттифакъ хакында Күрен патша хәзрәтен, Җуйды халык хәсрәтен; Күргәч фетнә кәсрәтен, Киңлек бирде, бәдәвам. Файдаланыйк киңлектән, Ваз кичик мин-минлектән; Көчле-көчсез тиңлектән Файда алыйк, бәдәвам. Тырышыйк, и хас вә гам, һәр көн үзгәрә заман; Җитәр, йокламыйк һаман, - Таңнар атты, бәдәвам. Кызганамын сезләрне, Ник ачмыйсыз күзләрне? Киләчәктә бәхетләр Көтә безне, бәдәвам. Итик, дустлар, иттифакъ, Бетсен, кадалсын нифакъ; Тәнемез айрым булса да, Бер җан булыйк, бәдәвам. Якты көннәр алдале, Җәһел безне алдалый; Бүлик без бер алманы Биш кисәккә, бәдәвам. Җыйналып мәҗлес ясыйк, Бер-беремездән качмыйк; Наданлыкка юл ачмыйк, — Бик күп изде, бәдәвам. Кайчанга чаклы татар Ушбу уйкуда ятар; Бер-берсенә ук атар, Иттифакъсыз, бәдәвам. Ачыйк иттифакъка юл: Ушбудыр иң тугьры юл; Сыңар җиңнән ике кул Чыгарыйк без, бәдәвам. Гафил — ваемсыз, пассив (кеше). Абразауный (образованный) — укымышлы. Тәрәкъкый — прогресс, алга китү. Иттифакъ — берләшү. Кэсрәт — күплек. Хас вә гам — әдәбиятта борынгыдан килә торган тәгъбир: «барыгыз да, барлык халык» мәгънәсендә. Нифакъ — икейөзлелек. Алдале — алда әле. Җәһел — наданлык. Яз галәмәтләре Язлар җитте, карлар эри башладылар, Толыплылар толыпларын ташладылар; Киемсезләр иркен йөри башладылар, Тунсызларга нурлы көннәр килде имди. Ката, чана табаннары ял итәләр, Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр. Трантаслар, велосипед, кареталар Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди. Каткан, туңган агачларны хәзер кара: һәрбересе яшәрешеп яфрак яра; Бу урманнар бакча булыр бара-бара, һәр агачта сандугачлар сайрар имди. Җиде кат боз астындин чыгар бака, Баткакларга, балчыкларга бата-бата; Куе камыш арасындин бака-бака: «Бака-кака, бака-кака», — диер имди. Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша, Берсен-берсе аңлашмыйча такылдаша; Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша: Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди. Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраләрдә йомшак сәба җиле исә; Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә, Үткән гомер бер-бер искә төшә имди. Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып, һаваларда кошлар оча болыт-болыт; И Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт, Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди! Уйкуда — йокыда. Бака-бака — (бага-бага), карый-карый. Мантыйк — формаль логика. Сәба җиле — таң җиле. Гамькин — кайгылы. Фазлың берлә — рәхмәтең белән. Кечкенә генә бер хикәя Бар иде бездә Сафи атлы кеше, Бик юаш, бичара, беркатлы кеше. Тире сатып, җон алып чыккан теше, — Бар эше шул, юк кеше берлән эше. Тиргәше юк, сугышы юк, төртеше; Рәнҗеми, таякласа да бер кеше. Дине таза, бик каты тәкъва кеше, Дикъкате бар, диндә бик әкъва кеше. Бик матур корылмыш иде тормышы, Яхшы иде, бик чибәр көн күрмеше. Бар иде бер Фатыйма нам хатыны; Язамын бу хатының бер катыны. һәр эштә бу Фатыйма уңган иде; Мактыймын: уңган иде, булган иде. һәм дә ямьсез түгел иде төскә дә, Модный форма күлмәк иде өстә дә. Бу хатынның һәйбәтилә гайрәте һәр заманда җәлеп итәрди хәйрәте. Сафи — абыстай иде, бу — абзыйдыр, Дөньяда мондый Сафилар азмыдыр? Сафи абзыйга бөтенләй баш иде, Сафи — муен, Фатыйма апай — баш иде. Хатының бер катыны — хатынының бер гадәтен. һәйбәтилә гайрәте — курку сала торган гайрәтлелеге. Җәлеп итәрди хәйрәте — хәйран итә иде. Тәкъва — изге. Әкъва — өстен. Нам — исемле. Сафи абзыйны изәр көрпә кеби, Кабарып үзе ата күркә кеби. Сафи абзыйга орышны мул бирер, Сафи абзый һәр заманда юл бирер. Башын иеп, арык ат кеби торыр, Фатыймасы аргамак кеби торыр. Фатыйма апай тарлана һәрнәрсәгә, һәм диер: бу нәрсәгә, бу нәрсәгә? Йә самавыр яки чәйнек шелтәсе, Лампа янмый — кыска икән филтәсе. Күз ачырмас, Сафи абзыйны талар, Әллә кайдан фетнә чыгарыр, табар. Монда язаем бәланең бәгъзесен, Мең дә берсен, бәгъзесеннән бәгъзесен. Берзаманда Фатыйма апай иренә: — Ушбу эшләрне китер! — ди, — җиренә: Калфагым искерде, яңасы кирәк, Энҗесе дә, мәрҗәне дә бик сирәк. Күрмисеңме син фәләннең килнени, Куфта кигән, мин алардан киммени? Мин дә сөямен киемне бик кенә, Ник миңа да алмыйсың син, ник кенә? — Шул сүз илә мескен ирен төрткәли, Каршы әйтсә, яңагына сөрткәли. Сафи абзый китәдер башны бөгеп, Күзләреннән эссе күз яшьне түгеп. Бәгъзесен — кайберсен. Сарф итеп базарда актык тиенени, Кайтадыр алып хатынның киемени. Күп тә яздым, кариэм, сез ардыгыз һәм чыдамас мәртәбәгә бардыгыз. Инде язам Фатыйманың тормышын, Нә рәвештә тормышын һәм йөрмешен. Бер көне килде моңа карчык явыз, Бәдбәхет, йөзе кара, бер җалмавыз. Ушбу карчык йөрмеш иде аздырып, һәр хатынны тугъры юлдан яздырып. Монда да килде бу көн бу карчыгым, Муйнына асып мәкерләр капчыгын. Диде: «Кызым, мин сине бик кызганам, Кызгануымнан йөримен, кузгалам. Син, кызым, нурлы йөзем, бик яшь әле, Яшьлегең дә җир йөзенә фаш әле. Яшь хәлендә торма бу картың илән, Сөймә картыңны, утыр артың илән. Гомреңне үткәрмә, торма ир илән, Ир илән торганчы, тор син чир илән. Торма бер көн дә ирең берлән, кызым, Тормасана, йолдызым, и кондызым! Ник торасың син ирең берлән, кызым? Үтә кайгыда кичәң һәм көндезең. Бер тиенгә тормый бу картың синең, Яшьлегең, матурлыгың — алтын синең. Яки, ирең йоклагач, яшьләрне тап, Бер сүзе җәүһәргә алмашларны тап. Яшь егетнең куйны — оҗмах, агъзы — бал, Йөзләре алсу-кызылдыр, буе — тал». Ушбу сүзләр Фатыйманы җилкетә, Яшь йөрәк — җүләр йөрәкне селкетә. Берничә көннәр соңында Фатыйма Йөртә башлады егетләр катына. Бер егет үбә килеп, ике егет, Фатыйманың да кала аузы җебеп. Кайвакытта баргалыйдыр бакчага: Гыйффәтен сатарга юк-бар акчага. Ала башлады егетләр куйнына, Йоклый иде кул салубән муйнына. Ирене дә санламыйдыр бер дә һич, Сафи — абыстай икәнен әйттем ич. Кичә-көндез уйнамак та уйнамак, Уйнамакның ахрыны юк уйламак. Сафи абзый хатынына ялына, Белсә дә һәм белмәмешкә салына. Хатынының һәр эшеннән күз буа, Кара карганы сабын берлән юа. «Юкны әйтәсез, — ди, — сез, Фатыйма пакь, Пакь хатын— судан, дәхи дә сөттән ак». Сафи булмыш Фатыйма апайга мөрид, Шул сәбәптән тәфгале һәп ма төрид. Кариэм — укучым. Гыйффәт — намус, кыз сафлыгы. Мөрид — иярчен. Тәфгале һәп ма төрид — (Фатыйма) ни теләсә, шуны эшли. Ничә кәррә ятлар илә күрделәр, Хатынын солдатлар илә күрделәр, — Сафи абзыем һәмишә аклыйдыр, Хатынында бер гаеп тә тапмыйдыр. Бу рәвештә үтте-китте биш сәнә, Соңра алтынчы сәнә килде янә. Бу сәнә дә Фатыйма — шул Фатыйма, Чакыра, йөртә егетләр катына. Сафи абзый да һаман аермыйдыр, Хатының бу хәленә кайгырмыйдыр. Фатыймаң шулай дисәң — инанмыйдыр, Бу эшә ниндәй йөрәкләр янмыйдыр. Нишләсен? — Бар бер угыл, бер кыз бала, Әнкәсе киткәч, болар үксез кала. Ничек аерсын тизүк юлдашыны һәм гомерлек ярыны, кулдашыны. Шул сәбәптән итә алмыйдыр талак, Гомрене тәнҗис итә, итә һәлак. Сафи абзый аңламыйдыр шәргый дә, Кунмамыш башына шәргың мәргый дә. Шәргың исе кермәгәндер борнына, Тире урнашмыш шәригать урнына. Суфилыкка Сафи абзый суфидыр, һәр намазны соңга калмый укыйдыр. Буш суфи нигә ярый дин белмәгәч, Борнына диннең исе дә кермәгәч? Белсә дин, Фатыйманы тотмас иде, Көн саен агулы ут йотмас иде. Тотмас иде каршысында фәхишә, Фәхишәлек кайсы диндә якыша? Куркъканы: үксез кала ике бала. Нигә куркыйм? Калсын унике бала! Шул иде һәр дәмдә халь вә хадисә*, Кичмәде шул хәлдә сале садисә**. Фатыймабыз шул эшендә даимә, Бар эше шул — каимә һәм наимә. Күршеләрнең рәнҗиерди җаннары, Түзмәерди җаннары, вөҗданнары. Чөнки күршедә көнен-төнен зина, — Иҗтимагь итмәз зина берлән гыйна***. Күршенең аш булмас иде ашлары, Түгелерди бу эшә күз яшьләре. Күршеләр сабриттеләр, сабриттеләр, Ахырында Сафины җәбер иттеләр. Кәррә — тапкыр. Һәмишә — һаман. Сәнә — ел. Хатының — хатынының. Тәнҗис итә — пычрата. Шәргый дә — шәригатьне дә. Шәргың мәргый дә — шәригатьне саклау кирәк дип уйлау да. Шәргың — шәригатьнең. * һәрвакыт булып тора торган хәл. ** Шул хәлдә алтынчы ел узып бара. *** Фәхеш белән байлык-муллык бергә сыешмас. Даимә — дәвам итүче. Каимә һәм наимә — уяу чакта да, йоклаганда да. Рәнҗиерди — рәнҗи иде. Түзмәерди — түзми иде. Диделәр: «Син яхшылык берлән аер, Ушбу шахшыдан канатыңны каер. Югыйсә син тиз барырсың судлара, Гомрең үтәр судлара, подсудлара». Кариэм, уйлап кара бу нинди ир? Мондый ирне йотмый түзгән нинди җир? Ушбу тәнбиһләр соңында, чар-нәчар, Сафи абзый хатының гаибен ачар. «Кит хәзер, — ди, — инде миннән ихтыяр, Карчыгың кайда чакырса, шунда бар». И хатын, чүплеккә төшкән йолдызың, Бәхтияр итмәс сине карт дуңгызың. Фатыйма китте алубән ястыгын, Муйнына асып азык-су капчыгын. Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт*, Пишкадәм остазымның рухы шат. * Гарәпләрдә шигырьнең нинди үлчәүдә (шигъри иҗекләр саны — ритм буенча) язылганын күрсәтүче традицион алым (бетем). Тэнбиһ — кисәтү. Чар-нәчар — ирекле-ирексез. Бәхтияр — бәхетле. Пишкадәм — мәдрәсә тәмамлап, шунда мөгаллимлек итүче яки хезмәт урыны көтеп ятучы. Бәхре сани Мондыйн соңра Фатыймапай ирсез калды, Ашсыз-сусыз һәм дә йортсыз-җирсез калды; Инде карыйк, нишләр икән, чирсез калды, Калган гомре ничек үтәр, карыйк имди. Инде иркен чыгып йөри урамлара, Барып ята яфрак асты урманлара, Исеме керде хикәячек, романлара, Үткән хәлен көйләп-көйләп язам имди. Эш үткән шул, бик күрәсе килә ирен, Балаларын, гомер иткән йортын-җирен; Белде инде карт шәйтанга булу килен, — Бигрәк тә начар эш икәнен сизде имди. Ялгыз йөри бакчаларда, урманнарда, Очырыйлар салкын яңгыр-бураннар да; Гомер итә, бүре кеби, урманнарда, — Урман — еем, урыс — ирем, диер имди. Бу көнгәчә булган хәлне монда яздым, Яза-яза артык язып китә яздым; И Фатыйма, кызганамын — нигә аздың? Азмаганны һичбер каләм язмас имди. Тагы ниләр күрсең, шуларны язарым, Язу язмактан ма гадә юк базарым; һич әксүксез, язарым дигәч язарым, — Башланган эш ташланмаса кирәк имди. Бәхре сани — икенче үлчәүдәге (шигырь). Күрсен — күрерсең. Ма гадә — башка. Әксүксез — киметмичә, яшермичә, тулысымча. Сорыкортларга Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар; Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй! Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр; Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май! Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр; Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре, ай-һай! Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен; Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!» Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак; Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай! Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар; Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай* бабай] Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак; Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай. Ярыйк, дустлар, ярыйк, дим, чөнки безнең бәхтебез шунда; Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай. Җитәр инде, җитәр инде, давайте, сызганыйк җиңне; Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмай. һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга; Бетер! Сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай! Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай! * Тарихи вә милли татар исемедер. (Г.Тукай искәрмәсе.) Икъбал — якты киләчәк. Мәгальурра вә билбанзай — «ура», «банзай» дңп кычкырып. («Банзай» сүзе японнарда бездәге «ура» диясе урында әйтелә.) Калан — калган. Эзе дә калмаган диннең, басып киткән мәҗүсиләр; Моны сизгән мөселманга чыдау мөмкинме җан җанмай? Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин; Боларның мәсләге — безне талау бит, бер дә коткармай. Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай. Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай; Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай. Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм, Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай. Бу мәзһәб — бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб*; Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай. * Бу юл — алтын юл; котылуны теләсәң, шул юл белән бар. Мисле — кебек. Мәсләк — тоткан юл. Вастрок (острог) — төрмә. Бең кәррә — мең тапкыр. Салик — тарафдар. Кемне сөяргә кирәк Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә? Үзең аусаң да, аудармый сөяргә? Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң? Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң? Бу дөньяда сине кем иркәли соң? Бәлаләрдән сине кем киртәли соң? Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт? Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?* Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый? Синең якты көнең кемнәргә тансык? Кирәксә, яшь җиренә кара кан сык! Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә? Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә? Кем үлчи барыйшын синең барыйшка? Бөтен сүзен, эшен синең карышка? Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә, Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә. Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем: Үзеңне сөй! Ярат үзеңне-үзең! Көз Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Мисале зәгъфыран саргайды урман, Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр; Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр. Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем. Кояш та яктысын киметте шактый; Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты. Колакны шаулата инде суык җил, Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил. Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез, Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез. Мәзарстанга охшап калды кырлар, Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар. Үлеп торсам иде мин алты айдай, Эреп бер йокласам мин сары майдай. Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам, Торып тагы яшел җирдә утырсам, — Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле, Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле. * Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең! Качан китәр кичең, килер нәһарең? Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч? * Зур кайгың кемнәргә генә зур булып күренә соң? Мөшкил — читен. Зәхмеңгә—җәрәхәтеңә, авыруыңа. Барыйш (барыш) — файда. Җәһед— тырышлык. Мисале зәгъфыран — зәгъфран кебек. Тәәссеф — үкенеч. Золмәт — караңгылык. Мисле — кебек. Мазарстан — каберлек. Бәһар — яз. Нәһар — көндез. Государственная Думага («Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә) Ник бик тиз беттең син, Дума, Ник җир-ирек алмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?* Ник бик яшьләй картайдың соң, Ник мәңгегә калмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Ник безне кызганмадың соң, Коллыктан коткармадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Залим башлыкларны тотып, Ник йөрәген ярмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Ник куылдың син үзең соң, ,,; Ник кумадың үзләрен? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Ник баш бөктең залимнәргә, Ник тыңладың сүзләрен? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Ач-ялангач мужикларга Кайда ирек, кайда җир" * «Бумы» сүзе «Дума» белән рифмалаштыру өчен «бума» рәвешендә кулланылган. Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Бирәм дидең, вәгъдә бирдең. Күрсәт җирең? Кайда? Бир! — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Депутатларны кудылар, Черки төсле, көш тә көш! — Ах син, Дума, Дума, Дума, Иткән гайрәтең бума? Самый важный генерал да Түлке күрсәтте күкеш, Ах җанашым, Дума, Дума, Кыйлган гайрәтең бума? Әйдә, дустлар, бер тибрәник, Акны Тәңре яклар бит. — Ах син, Дума, Дума, Дума, Барлык гайрәтең бума? Караны бер көн каралтып, Акны бер көн аклар бит. — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума? Үз-үземә Телим булырга мин инсане гали, Тели күңлем тәгали биттәвали. Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм? Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы «в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге «әгъдәм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да, бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә. Инсане гали — бөек кеше. Тәгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүне. Валлаһе әгъләм—иң яхшы белүче Аллаһ. Мактанышу («Бакырган» нан) Ишан, ишәк өкешер, Өкешмәктә мәгънә бар; Ишәк әйтер: «Мин баймын, Миндә нукта җөгән бар». Ишан әйтер: «Үкермә, Мин синнән дә бай әле: Минем чалмам астында Ат урларга җөгән бар. Син булсаң да нукталы, Бик мактанма, туктале; Мин мактаныйм, син тыңла, Минем сүзне тот әле. Мине ишан дигәннәр һәрберсе синдәй ишәк, Минем изгелегемә һичберсе китерми шәк. Анларны мин нукталыйм, һич кызганмыйчук талыйм; Зур корсаклы байларны Каезламый туктамыйм. Булсаң син хайван надан, Синнән бигрәк мин надан; Ялкаулык та наданлык — Бүләк безгә Алладан. Без халыкны алдыйбыз, Агуны без «бал» дибез; Корсак тулгач, милләткә: — Син аш-сусыз кал, — дибез. Татарларны мин җигәм, Минем кулымда җөгән; Ник җикмәскә, татарлар Җебегән бит, җебегән. Сиңа сүзем шул, ишәк: Яхшы булыр килешсәк; Йөзик ялган эчендә, Син каек бул, мин — ишкәк. Булчы син миңа мөрит, Мине аркаңда йөрет; Ачыйк гамәл кибете, Игътикяфләргә керик». Өкешү (өкенешү) — мактанышу. Шәк — шик. Игътикяф — уразадан соңгы ун көнне мәчеттә уздыру. Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр 1 Күп яттык без Мәдрәсәдә Аңламадык Бер нәрсә дә; Селкенмәдек Таш төсле без, Җилбер-җилбер Җил бәрсә дә. 2 Чаршау кордык, Кояш безгә Нурын чәчеп Җибәрсә дә; Каршы тордык, Кудык, безгә Яктылыктан Ни килсә дә. 3 Юрган ябып Йоклап яттык, Уйганмадык, Таң атса да; Уйланмадык! Бәхтемезнең Кояшы ба- еп батса да. 4 Гамьсез яттык, Сасы җирдә Чергән тирес- тәй черсәк тә; Чирканмадык, Бу хәлләрдән Вакытсыз гүр- гә керсәк тә. 5 Кибеп беттек, Саргайдык без, Корып беттек Таяклардай; Иснәп нәҗес Ләззәтләндек Бөтенләй кыр- гаяклардай. 6 Әхлак, вөждан, Инсафларны Сөреп чыгар- дык истән дә; Бозылдык шул- кадәр начар, Уздырдык без Иблистән дә. 7 Ашсыз-сусыз, Утын-шәмсез Тар җирләрдә Яттык сасып; Гаетләрдә Төш күргәндә, Коендык без Бозга басып. 8 Капчык ясап Җиләннәрдән, Байлар саен Теләндек без; Урам саен Йөгергәләп, Капка саен Терәлдек без. 9 Күрде милләт Арзан безне Агачтан я- ки таштан да; Яурупада Газиз бит без Күз өстендә- . ге каштан да. 10 Оят сатсак та, ач булдык, Азган-тузган Кызлар төсле. Бетләп яттык Ачлыктан без Бетләгән <...> <...> төсле. 11 Укып мантыйк, Булдык палач, Чәйнәп сагыз- лар лач та лач; Ни он түгел, Камыр түгел, — Булдык без пеш- мәгән калач. Яурупа — Европа. Мантыйк — формаль логика. 12 Ялкаулыкмы Кирәк бездә, Аңкаулыкмы Кирәк бездә; Булган, пешкән, Уңган шәкерт Меңнән бердән Сирәк бездә. 13 Яшь көннәрне Наданлыкка Корбан иттек тә чалдык без; Суган саттык, Борчак аттык, Бәрбәр булдык: Сач алдык без. 14 Байлар итте Бүләк безгә Аксак-туксак, Калган кызын; Шуларга кол Булдык, галля- мә булгач, ки- чен, көндезен. 15 Очраса без- гә тол карчык, Хатыннар гәр, Йортка кердек; Гөнаһ һич кыйл- масак та, без Җәһәннәмгә — Утка кердек. 16 Ни хурлыклар, Ни зилләтләр Күрмәдек без Бу милләттән; Күрми изде, Мискин! безне Күзендә бул- ган гыйлл эттән. 17 Хурлау түгел Татарларны Бу сүзләрдән Безнең максуд; Күзсез булгач, Нишләсеннәр: Дөньяда юк Сукырга суд. 18 Сүз юк күзсез Татарларга, Сүз бар күзле Хәзрәтләргә. Чакырмыйлар Халыкны без- нең хәлне аз- маз рәтләргә. Бәрбәр — парикмахер. Галлямэ — бик белгеч. 19 Күрдек аклар- дан тик корсак, Алай борсак, Болай борсак; Ай-һай, тирән Бирән корсак, Туймас корсак, Тулмас корсак. Зилләт — түбәнлек, мәсхәрә ителү. Гыйлләт — авыру. 20 — Ислах! — дидек, Күңел гәрчә Ислах булмас- ны сизсә дә; Кузгалмадык Почмаклардан, Җаннар бик күп- тән бизсә дә. 21 Хуш, хуш! хәзрәт- ләр, без киттек; Сездән изге- лекләр көттек; Көтмәдек тү- гел, күп көттек; Киттек шул без, Инде киттек. 22 Алга, алга! Алга табан, Алга, дустлар, Басыйк табан; Моңгар чаклы Җәһел безне Артка тарткан да алдаган. 23 Әйдә халык- ка хезмәткә, Хезмәт эчен- дә йөзмәккә; Бу юлда һәр- төрле хурлык- ка, зорлыклар- га түзмәккә! Шагырьгә (Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең, бер нәсыйхәте) Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме? Шигырь язмак белән шагыйль диләрме? Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң? Аны аңлаучылар анлар микән соң? Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә, Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә: Гомердә син бу ат берлән аталма, Торып җирдән, сәмалардан ат алма. Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу».— Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр, Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр. Ислах— төзәтү, реформа. Җәһел — наданлык. Зорлык — авырлык. Шагыйль — шөгыльләнүче. Сэма — күк (сәмави — күкнеке). Тәнбиһ — кисәтү. һәрдәм — һәрвакыт. Мөхәррир —язучы. Бөһтан— яла, нахак сүз. Хәсәд — көнчелек. Сәд— киртә,, тоткарлык. Тартар кошы сайрый (яки татарский марш) Тора татар! тора татар! Уйкудан тиз тора татар; Тора! тора! тора татар, Баш күтәргән бер татар! Үтте төннәр, ай батар, Чулпан калкар, таң атар! Тора татар, ди, тора татар, ди. Сайрый тартар: «Тар-тар-тар». Тор! Тартыш! Тиз бар, татар... Тор! Селкен! Кузгал, татар! Алга адым сал, татар; Бул син галиел-гальдән гали, Сезнең бит икъбал, татар, һәрбер милләт җиз торбаны Сезне кушып тартадыр; Кычкырталар: торалар, торалар! Тора татарлар — тора татар! Гыйльмә рәгьбәт сал, татар, Ит син шуны алтатар; Корсын туплар! Мәктәпләр — Безнең арсенал, татар. Надан булу — гъәр, татар, Аңгар дөнья тар, татар; Алсаң өлеш һәр фәннән, Бәхтең булыр яр, татар, һәрбер акбашка алданмас, һичшиксез, алдар татар; Курыкма, зинһар, аздырмый һәрбер тар чалбар, татар. Үтсен кышлар сездән дә, Ачылсын язлар, татар; Сайрасын былбылларың, Чалынсын сазлар, татар. Чыксын шәмсең, эрсен кар, Шалтырап аксын ермаклар; Ятмасын мәңге, җитәр! — Мисле сәлеҗ Сангатар. Галиел-гальдән гали — иң югарылардан да югары. Икъбал — якты киләчәк. Гыйльмә рәгьбәт — гыйлемгә күңел. Гъәр — гарьлек. Шәме — кояш. Мисле сэлеҗ Сангатар — Сен-Готард (Альп) тавындагы кар кебек. Теләнче Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә, Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша. Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра; Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора. Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне, Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне. Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен; Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»! Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде, Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде. Берзаман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары Бу сукыр картның Казан, ланкирмән, Әстерханнары. Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары,— Кайсын алсаң, шунсы хәзер: гөлләреме, аллары? Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, — Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары! Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим? Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием. Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре, Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре. Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап. Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары,— Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре? Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен; Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»! Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала; Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала. Ә шулаймы? — Акча барда бар да дуст шул, бар да яр, Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр! Мәфтүн — иярчен. Әфсүн — серле дога. Син булмасаң И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый,— Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң! Мәүҗә-мәүҗә улмазди, болганмазди гыйшкың диңгезе,- Рихе сар-сар төсле, син болгандыручы булмасаң! Әкләнердем беркадәр мин шәмсә йә бәдрә бакыб,— Анлари хөснеңлә ләшәй сандыручы булмасаң! Тәрк идәрдем вәхшәти, — тик кәндеңә тартып бәни, Кяинатә каршы ям-ямландыручы* булмасаң! Халисән коллык идәрдем Тәңрия, дәрвиш кеби,— Күңлеми тәшвишлә шәйтанландыручы булмасаң! Җаныма касд әйләмәздем хәсрәтемдәй гяһе гяһ,— Кәндеми кәндемгә дошманландыручы булмасаң! Кайвакыт Мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем,— Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң! Шигърә биңзәрде бераз биһудә әшгарем бәнем,— һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң! * Робинзон рисаләсен укыганларга мәгълүмдер (Г. Тукай искәрмәсе). Мәүҗә — дулкын. Рихе сар-сар — бик каты суык җил. Шәмсә йә бөдрә — кояшка йә тулган айга.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.